Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕРЕНЧЕ ТӘЭСИРЛӘР, БЕРЕНЧЕ ЙОМГАКЛАР...


Безнең декаданың тарихы озын. Беренче тапкыр декадага әзерләнә башлаганда, Виль Ганиев, Гариф Ахунов, Илдар Юзеев, Рафаэль Төх- фәтуллин кебек яшьләрне берни дә борчымаган да, дулкынландырмаган да. Алар әле ул вакытта «Такташ абый»ларының шигырьләрен ятлап, колхоз авылының инеш буйларында каз куып йөргән малайлар. Ә хәзер... Мәскәүдә язучылар Союзы бинасының конференц-залында утырганда, мин бу яшьләрнең йөзләрендә уйнаган төрле сызыкларны укырга тырыштым. Алар имтихан тоталар иде. Бер атна буе рус язучылары безнең әдәбият турында үзләренең фикерләрен сөйләделәр. Зал артык зур түгел, ләкин яңгырашы көчле. Бөтен әдәбият дөньясының игътибары шушы залга юнәлгән шикелле, синең турыда әйтелгән сүзләрне колач җитмәс киң Ватаныбызның һәр почмагында ишетеп торалар ке-бек. Чыннан да, тезләрең калтырап тора икән, гаҗәп түгел. Бавырыңнан тотып, йөрәгеңне селкетә башлаганнар икән — йөзеңә нинди генә тимгелләр чыкмас. Ләкин, молодец безнең яшьләр! Сынауны әйбәт уздылар. Тез буыннары калтыравын сиздермәделәр.
Үз гомерләрендә «күпне күргән», мактау һәм хурлауны да, бәрәңге ашагандагы кебек, «тыныч» кына йотып барган картлар турында сөйләмим мин. Аларның йөзе рәхәтлектән елмайган һәм алар чебен тешләвең дә, корт чагуын да сизәрлек хәлдә түгелләр иде! Күбесенчә алар үзләренең үпкә һәм шатлыкларын соңыннан, син көтмәгән вакытта бел- дерүчән булалар.
Хәер, үпкәләүчеләр булмады түгел.
— Ник минем исемне оныттың? Ярты сәгать сөйлисең — бер телгә* алмыйсың...
— Бер газетада да мин үз фамилиямне очратмадым...
Декаданың уңышын үз фамилиясенең ничә тапкыр кабатлануы белән билгеләүчеләр бар әле...
Тарих турында сөйли башлаган идек бит. Әйе, 1941 елда, декадага әзерләнеп йөргәндә, безнең арабызда Гадел Кутуй, Нур Баян, Абдулла Алиш, Муса Җәлил кебек тынгысыз, ярсу йөрәкле иптәшләребез бар иде. Ул вакытта Муса белән Кутуй нинди дәрт белән, нинди ашкыну белән әле язучылар Союзында, әле сәнгать эшләре идарәсендә, әле редакцияләрдә, әле театрларда эшләп йөриләр иде, һәрнәрсәгә аларның кулы җитә, һәр эшкә алар өлгерәләр иде. Бу декадага хәзерләнүдә алар безнең арада була алмадылар. Ләкин алар декадада катнаштылар. Аларның әсәрләре килде, йөрәк җылысы килде. Алай гына да түгел. 1941 елда декадага олы фикерне эченә алган, халыкның тарихи хәрәкәтен тулы чагылдырган, якты әдәби образлар алып бару белән янып йөргән Муса Җәлил — бу декадага үзе үлемсез образ булып барды. Ул җырда да, сәхнәдә дә, музыкада да, сынлы сәнгатьтә дә яңгырады.
Декадага безнең якындагы дусларыбыздан — замандашларыбыздан тыш, элекке буын язучылар, хәтта борынгы буын язучылар да бардылар.
— Тукай, Ибраһимов, Такташ, Ф. Кәрим, Җәлил кебек соклангыч язучылар — шәрә җирдә үсмәгәннәр икән, татар әдәбиятының бай традициясе, бай мирасы бар икән!—диделәр безнең өлкән туганыбызның вәкилләре.
Декаданың йомгагы турында сөйләгәндә — безнең бай мирасыбыз искә алынмый калмас.
Бу мираска ныграк игътибар итәргә кирәклеген, аның әһәмияте зурлыгын фикер алышулар да күрсәтте, китап күргәзмәсе дә әйтеп бирде.
73
М. Горький исемендәге культура һәм ял паркында, зур бер павильонда китап күргәзмәсе оештырылган иде. Аны меңнәрчә кешеләр карады. Бу — үзе безнең бай әдәбиятыбызның миниатюр эшләнгән тарихы иде. Бу тарихны Москва халкы күрде, аңа югары бәя бирде. Ләкин ул вакытлы бер күргәзмә булып кына калмаска тиеш. Аны зур альбом— тарих төсенә кертеп, күп тираж белән бастырып чыгарырга кирәк. Ул һәрбер мәктәпнең залын бизәп торсын, ул һәрбер китапханәдә, уку өйләрендә, клубларда булсын!
Русларда — һәр тәкәрлек үз сазлыгын мактый,—дигән мәкаль бар. Бездә дә шундыйрак хәл булды. Прозаиклар — безнең жанр алда, беренчелек бездә, дип кычкырдылар, шагыйрьләр исә, хискә бирелеп китеп, киресен күрсәтмәкче булдылар.
— Нинди баш белән безнең поэзияне артта, дияргә мөмкин? Такташны, Фатих Кәримне, Муса Җәлилне биргән поэзияме?!. Менә бит бездә шундый шагыйрьләр бар...
һәм ярсып-ярсып сүз көрәштергәндә, берничә иптәшнең башына классиклык таҗын кидереп тә куйдылар. Ярый, без бик шат, декада безнең күзебезне ачты, янәшәбездә классик утыра икән ләсә! Тик шунысы кызык, мактау сүзләре арасында, ачы хакыйкать тә бик үткен һәм кинәяле итеп әйтелде — янәсе, борыныгызны чөймәгез, менә бу якка да игътибар итү кирәк бит әле!
— Шулай да, җәмәгать,— диде бер иптәш тәмәке тарткан арада,— чорыбызның олы вакыйгалары эченә керергә кыюлык җитенкерәми!
Кызык хәл бит ул, мактау сүзен һәркем ярата, кәефләнеп утырасың, үсеп киткәндәй буласың. Ә менә ачырак сүз ишетелә башласа, анысы миңа карамый, дип уйлыйсың, ул сүзләрне күршең адресына җибәрергә тырышасың...
— Әйе, кимчелекләр дә бар безнең,—дип дәвам итте өлкән прозаиклардан берсе. — Мәсәлән, әдәби тәнкыйть артта безнең...
«Мәсәлән»гә мисал итеп, һәркайчан әдәби тәнкыйть искә алына. Язмышың шулай булгач, нишлисең инде! Артта шул. Бик күп мәсьәләләрне күтәреп чыга алганы юк әле аның... Осталык та җитми, белем дә. Әдәби тәнкыйтьнең торышы һәм проблемалары турында миңа «кереш доклад» ясарга туры килде. Күнегелгән гадәт буенча, мин күбрәк кимчелекләребез турында сөйләдем, һәм гаҗәп... Татар әдәби тәнкыйтен тикшерүгә көчле тәнкыйтьчеләр, зур белгечләр килгән иде. Иң кызыклы, иң квалификацияле тикшерүләрнең берсе булды бу!
— Сез кимчелекләрне күпертеп күрсәтәсез!—диделәр безгә, һәм татар әдәби тәнкыйтенең җитлеккән булуын, профессиональ югарылыкта булуын, кыю рәвештә Союз күләме аренасына чыга алуын әйттеләр. «Совет әдәбияты» журналын тикшерү вакытында да әдәби тәнкыйтьнең көчлелеге күрсәтелде...
Декадага кадәр, тәнкыйтьченең шагыйрь янәшәсендә утырып торырга хакы бармы-юкмы, дип үз-үзенә сорау бирүчеләр аз идемени? Ничек инде, романтик болытлар өстендә очып йөрүче канатлы шагыйрьләр •(«канатлар кирәк!» дигән сүзләрне әдәбият тикшерү мәҗлесләрендә прозаиклар да еш кулландылар!) җирдән атлап баручы тәнкыйтьчеләр белән янәшә утырсыннар?!. Тикшерү күрсәтте — тәнкыйтьчеләр дә шул ук бер арбага җигелгән әдәбият хезмәтчеләре икән!
Мәсьәлә — кем алдан бара? — дип кычкыруда түгел. Бердәм көрәштә. Ә гомуми җитешсезлек шактый зур һәм һәркемнең күзенә ташлана.
Тикшерү мәҗлесләрендә мин, декадада катнашучы буларак, эшләнмәгән эшләр өчен борчылып утырдым. Коллективта көч тә бар, талантларга җитәрлек — ә байтак эш яки өстән-өстән генә эшләнгән, яки бөтенләй кул тимәгән. Балалар әдәбияты өчен без барыбыз да борчылырга тиешбез икәнг прозаиклар да, шагыйрьләр дә, драматурглар да, тәнкыйтьчеләр дә. Ә ул һәркемнең күзеннән төшкән. Аның иң аяныч-

лысы шунда — безнең барыбызның битен кызартып төртеп күрсәттеләр:
— Ни карап торасыз сез, балалар әдәбияты дөрес юлдан бармый бит! — диделәр.
Дөресме бу, дөрес булса — ни дәрәҗәдә дөрес, — бу мәсьәлә хәзер һәрбер язучыны җитди тикшеренү—бәхәскә алып керергә тиеш! Язучылар союзы үзенең барлык көчен шушы өлкәгә тупласа, безнең коллектив бу жанрны да алга алып чыкмасмыни?!
Декада уңышлы узды, бу — бәхәссез, хәтта көткәннән артык уңыш белән барды ул. Москва халкының алкышлавына чпк-чама юк иде. /Мактау сүзләре кунакка хөрмәт итү йөзеннән генә сибелмәделәр. Алар чык күңелдән, хаклы рәвештә әйтелделәр. Ләкин болар безнең башыбызны әйләндерә алмыйлар, әйләндермәскә тиешләр. Димәк, без тагын да яхшырак эшли алабыз, тагын да югарырак сәнгать үрнәкләре бирә алабыз!
Драматургияне алыйк. Сәхнәләрдән күрсәтелгән әсәрләр — триумф белән бардылар. Н. Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин» исемле комедиясе Татар Дәүләт Академия театры тарафыннан гына унбиш ел эчендә 1700 (мең җиде йөз!) тапкыр сәхнәгә менгән! Бу бит драматургның искиткеч таланты турында сөйли. Шулай да безнең А^осквага алып барган сәхнә әсәрләребез арасында бүгенге көн төшеп калган иде. Соңгы елларда язылган яңа әсәрләр — «сынау»ны уза алмадылар, декада репертуарына кертелмәделәр. Без элекке еллар хисабына, кичәге осталык хисабына чыктык! Драматурглар бу хакта уйланмый калмаслар, билгеле.
Проза, поэзия, драма, тәнкыйть, «Совет әдәбияты» журналы махсус тикшерелделәр. Бик күп әсәрләр телгә алынды, бик күп мактау һәм ачы сүзләр әйтелде. Без аларның һәркайсы да дөрес әйтелгән дип карамыйбыз. Тәнкыйтькә тәнкыйть белән карарга кирәк. «Совет әдәбияты» журналын тикшергәндә бер яклылык та сизелми калмады. Язучылар Союзының Милли комиссиясе, һәрбер жанр буенча зур язучыларның әсәрләре махсус тикшерелә, дип уйлап булса кирәк, журналны тикшерүгә башлап язучыларның иҗатын гына чүпләп алган. Ә бу хәл журналның чын йөзен күрсәтүгә комачаулык итте. Шулай булуга да карамастан, бик кыйммәтле фикерләр әйтелде.
Үзеннән-үзе билгеле, бер үк җыелышта яки икенче вакытта, бер үк әсәр буенча капма-каршы фикерләр сөйләнде. Журналны тикшергәндә, мәсәлән, Г. Минскийның «Дуслык чишмәсе» пьесасына бик каты бәрелделәр, ә драматургияне тикшергәндә—мактап чыктылар...
Декаданың йомгаклары һәм сабаклары турында әле без күп сөйләшербез. Мондый сөйләшү кирәк. Бигрәк тә әдәбиятыбыз каршында торган аерым проблемалары буенча сүзне дәвам иттерәсе бар. Бу — бары беренче тәэсир, башлангыч сүз генә, беренче дулкынлану гына.
Ләкин бер нәрсәне онытмаска кирәк: сөйләшү җитди һәм гыйльми булырга, принципиаль булырга тиеш! Юкса, безнең җыелышларда, җәберсенгән күңел белән чыгып, сүзне икенче якка таба борырга омтылучылар да булмый түгел. Үпкәләү хисе дөрес нәтиҗә чыгарырга да, дөрес эш планы сайларга да ярдәм итми...
Әйе, без, әдәбиятыбызны тагын да югарырак баскычка күтәрү өчен иҗади дискуссияләр башларга кирәк, дибез!
Татар совет әдәбиятының бүгенге торышына югары бәя бирелде:
— Татар совет әдәбияты — дөрес юнәлештә, социалистик реализм нигезендә югары күтәрелә, ул — партияле, сәламәт, халыкчан әдәбият!— диделәр безгә. Безне бу бик нык дулкынландыра һәм рухландыра. Шуңа күрә иҗат итү дәрте моңа кадәр күрелмәгәнчә кайный. Яңа проблемалар өстендә эшлисе килә!