Логотип Казан Утлары
Публицистика

АНТОЛОГИЯДӘГЕ БОРЫНГЫ СҮЗЛӘР ТУРЫНДА


Татарстан китап нәшрияте «Татар поэзиясе антологиясе»!! бастырып чыгарды һ Бу зур күләмле, матур милли орнаментлар белән бизәлгән, төзүчеләр һәм редакторлар тарафыннан күп хезмәт куеп чыгарылган китапны укучылар зур шатлык һәм горурлык хисе белән укыячаклар. Антология — татар халкының борынгы һәм хәзерге әдәбиятын өйрәнү буенча зур хәзинә. Антологиягә совет чоры шагыйрьләре генә түгел, борынгы, XIII—XIX гасырларда яшәгән бик күп татар шагыйрьләренең әсәрләре кертелгән. Мәсәлән: XIII гасыр башында Кол Гали тарафыннан язылган «Йосыф-Зөләйха» китабыннан һәм шагыйрь Мөхәммәдь-ярның 1539 ичы елда язылган «Төх- фәи Мәрдән» һәм 1542 нче елда язылган «Ыуры-Сыдур» исемле поэмаларыннан өзекләр алынган. Шулай ук XVII гасырда яшәгән Мәүла Колый һәм XVIII—XIX гасыр шагыйрьләре: Утыз Имәни, Һибәтулла Салихов, Габделҗәббар Канда- лый, Гали Чокрый, Акмулла, Яков Емельянов, Әхмәт Курмашиларның әсәрләре кертелгән.
Антологиягә кергән әсәрләрнең шактый гына өлешендә төрки, гарәп, фарсы телләреннән кергән бик күп сүзләр бар. Аларга бит саен тәрҗемә һәм аңлатмалар бирелгән. Менә шул аңлатмалар, аларның бирелеше турында берничә сүз әйтәсе килә.
Аңлатмаларда чит сүзләрнең кайсы телләрдән кергән икәнлекләре күрсәтелмәгән. Ә бу укучылар өчен бик кирәк. Антологиянең ахырында
1 Казан, Таткнигоиздат, 1956. кыскача сүзлек булса, тагы да яхшы булыр иде. Гарәп, фарсы һәм борынгы төрки сүзләренең борынгы һәм XIX гасыр, хәтта XX гасыр башларында язылган әсәрләрдә бик еш очравын игътибарга алып, ае-рым сүзлек басу кирәклеге дә көн тәртибендә тора. Китапта хәзер телдә кулланылмый торган сүзләрнең дөрес язылышына, аларга аңлатмалар бирүгә төзүчеләр тарафыннан игътибар биреп җиткерелмәгән. Конкрет мисалларга тукталыйк: 45 биттәге «Баекъ Мисыр газизе бәнвен белгел» сүз тезмәсендә «баекъ» сүзе «бөек» дип аңлатылган. «Баекъ» — төрки сүз ул, «билгеле, ачык» дигән мәгънәдә генә кулланыла. 46 биттә «Бөти язып, Мисыр таба кеше салды» юлында «бөти» сүзенә аңлатма бирелмәгән. «Бөти, бөтек» — борынгы төрки сүз. Бу сүзне без хәзер «хат» сүзе белән аңлатабыз. Шул ук биттәге «ялавыч» сүзен «хәбәрчеләр» дип аңлату дөрес түгел. Яла-выч — үзе борынгы төрки сүз, «илче» дигән мәгънәне аңлата. «Сарай эчрә тәхет орып ултырди имди» юлында «орып» сүзен «менеп» дип алганнар. Бу сүзне «куеп, төзеп» дип тәрҗемә иткәндә төгәлрәк була. «Һәзар чәндан арзу берлә эстәюр- мән» юлында тик «Һәзар чәндаи» сүзенә аңлатма бирелгән. Ә «Арзу берлә эстәюрмән» (дөресе «нстәюр- мән») «Мең төрле теләк белән теләрмен» сүзләре укучыларга аңла- ешсыз калган. 48 биттә «Мопча сәфәр рәнҗем кому заег улды» юлы бөтенләй тәрҗемәсез калдырылган. Бу — «Моның чнкле юл газабымның барысы да юкка чыкты» дигән сүз. «Тартдылар, Йосыф илә тиң

к элмәде» юлындагы (49 бит) «тарт- дылар» сүзенә дә аңлатма бирелмәгән. Бу — «үлчәү белән үлчәделәр» дигән сүз. Шул ук биттәге «әлван тун» — искәрмәдәгечә «төрле төстәге тун» түгел, «төрле кием» дигән сүз. Борынгы төрки телдә «тун» сүзе кием мәгънәсендә йөргән. 58 биттә «Кылма фозуль» сүзе «хакына кермә» дип алынган. Гарәп телендә «фозуль» сүзе «артык» мәгънәсендә йөри. Бу җөмләдә — «артык китмә, арттырып җибәрмә» дигән сүзгә туры килә. Шул ук биттә «ән- дәр» сүзе «дөрес» дип алынган. Бу сүз гарәпчә булганда «аз гына, сирәк очрый торган», фарсыча булганда «башка» һәм урыны белән төрки телдәге «дә» кисәкчәсе мәгънәсендә йөри. Бу очракта контекстта «аз гына» дигән мәгънәгә туры килә. 60 биттә «сәрвәридан» сүзе искәрмәдәгечә «яхшы, матур холыклы» түгел, ә «борчулы кыяфәтле, шелтәләү күренешле» дигән сүз. Шул ук биттә «Ләбләрендин кыз мисри мөнфә- гыйль»гә дөрес мәгънә бирелмәгән. Ул «югалып кала» түгел, «тынычсызлана, борчыла» дигән мәгънәгә туры килә. «Сүзе ширин, маһеру де- лараи дик» юлында орфографик яктан кайбер сүзләр дөрес язылмаган. «Маһру... дилараи» дип язарга кирәк иде. Бу юлның мәгънәсе дә дөрес аңлатылмаган. Ул «сүзе татлы, күңел юатучы ай йөзле шикелле» дигән эчтәлеккә туры килә. 61 биттә «...яхшылыкта бар мәза» юлында «мәза» сүзе «файда, уңай» дип алынган. Асылда бу сүз «тәм, ләззәт» мәгънәсендә йөри. 67 биттә «Күни сүзләгән кешени хак уңар» юлында «уңар» сүзе «уңга җибәрер» дип алынган. Бу сүз «угәр» — мактар (алла мактар) дип бирелсә дөресрәк булыр иде.
81 биттә «чалыш» сүзе — өйрән, кабул ит, дип бирелгән. Бу сүз асылда «тырыш, эшлә» дигән сүз. 86 биттә «Бигөман» сүзе — «уйламыйча» дип тәрҗемә ителгән. Ә 88 биттә «гөман» сүзен үзләре үк «шикле» дип алганнар. Фарсы телендә «на», «би» кисәкчәләре юклык билгесе функциясен үтиләр. Мәсәлән, би-ча- ра, би-гайбә, би-хисап сүзләрендә «би» кушымчасы татар телендәге юклык билгесе «сез»гә туры килә. «Ha-кәс, на-чар, на-хак» сүзләрендә «на» кисәкчәсе татар телендә кулланылган юклык билгесе «түгел»гә туры килә. Шулай булгач, «бигөман» сүзен «шиксез» дип кенә тәрҗемә итәргә кирәк. 88 биттә «зар» сүзе — «елый-елый» дип аңлатылган. Безнең телдә шул сүз тамырыннан «зарлану» сүзе ясалган. «Зар» сүзен — «көеп-япып» дип алу бу урында дөресрәк булыр. 115 биттә «кәй» сүзен «кай, кайбер» дип аңлатканнар. Кәй — «әшәке» дигән сүз. 301 биттә «фикрән» сүзе «рухым белән» дип алынган. «Фикер» сүзе бервакытта да «рух, җан» мәгънәсендә йөрми. «Фикрән» — «уем, фикерем белән» дигән сүз.
Антологиядә гарәп, фарсы теленнән кергән һәм укучыларга аңлашылмый торган күп кенә сүзләргә аңлатма бирелмәгән. Шир (арслан), истирахәт (ял итү), мокатдәм (элек, борын), һәнүз (әле дә), мөҗәссем (гәүдәләндерелгән) һ. б. кебек сүзләрнең мәгънәләрен аңлату кирәк иде.
Кайбер чит сүзләр хәреф хаталары белән язылган. Мәсәлән, көстах- лык сүзе «кәстахлык» дип (58 бит), • ниһал сүз «нәһәл» (60), тоюр сүзе «таюр» (61), таҗисәр сүзе «таҗсәр» (66), мәкян сүзе «мәкан» (73), сөрур сүзе «сәрур» (108), дү- зәх сүзе «дәүзәх» (255), мөбһәм сүзе «мөбәһһәм» (306), дип язылган.
Әлбәттә, антологиядә борынгы сүз-ләргә бирелгән аңлатмаларның җи- тешсезлеге болар белән генә чикләнми. Югарыда әйтелгәннәрдән тыш та аңлатма бирелмәгән яки мәгънәләре дөрес булмаган күп кенә сүзләрне, юлларны очратырга мөмкин.
Бу кимчелекләр борынгы татар әдәбиятының ныклап өйрәнелмәвеннән дә, тел белгечләрен, бигрәк тә борынгы төрки тел белән яхшы таныш кешеләрне файдаланмаудан да килеп чыгалар. Антологиянең икенче басмасын хәзерләгәндә, әй- / телгән кимчелекләр кабатланмасын иде.
Ә. БУЛАТОВ. С. НОГМАНОВ