ЯҢА КИТАПЛАР
Москвада үткәрелгән татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы уңае белән татар шагыйрьләренең күп кенә
АНТОЛОГИЯ
ТАТАРСКОЙ
ПОЭЗИИ
Таткнигоиздат
1957
китаплары рус телендә ба-сылып чыкты. Бу җыентык-
* лар арасында «Татар поэзиясе антологиясе» үзенең эчтәлеге һәм күләме белән дә, матур милли орнаментларда бизәлеп чыгуы белән дә аерылып тора. Моңа ка-дәр чыккай җыентыклар совет чоры поэзиясен генә эченә алалар иде, алар да тулы түгелләр иде. Антологиядә совет чоры поэзиясе бик тулы бирелгән; рус уку-чылары күп кенә татар ша-гыйрьләренең исемнәре белән беренче тапкыр очраштылар (Шамун Фидаи, Ярлы Кәрим, Әбрар Сәгыйди, Кәрим Әмири, Ибраһим Иосфый, Апуш, Хәсән Туфан, Д. Фәтхи һ. б.). Ан-тологиядә Октябрьгә кадәрге татар поэзиясенә дә киң урын бирелгән. Галинең «Йосыф вә Зөләйха» поэмасыннан да (XIII гасыр), Мөхәммәдьярның «Төхфәи Мәрдән», «Нуры Сыдур> поэмаларыннан да (XVI гасыр) өзекләр бар. Мәүлә Колый, Утыз Имәии, Габделҗаббар Каидалый, Гали Чокрый, Акмулла, Яков Емельянов, Курмаши, Н. Думави, Дәрдемәнд, С. Рәмиев, Шәехзадә Бабич кебек шагыйрьләрнең тәрҗемәләре урнаштырылган. Антологиядә татар халык поэзиясе үрнәкләре — җырлар һәм бәетләр дә бирел-гән.
Татар шагыйрьләренең әсәрләрен тәрҗемә итүдә тәрҗемәчеләрнең зур коллективы катнашкай. Антологиядә Д. Бедный, М. Исаковский, А. Ахматова, А. Алигер, П. Антокольский, М. Луконин, С. Маршак, М. Светлов кебек кү-ренекле рус шагыйрьләренең тәрҗемәләре дә, С. Лип- кин, Н. Сидоренко, И. Френкель, Л. Мартынов, Р. Моран, Б. Дубровин, Л. Хаустов кебек оста тәрҗемәче-ләрнең дә тәрҗемәләре бар. X. Госманның «Татар поэзиясе» исемендәге кереш сүзе укучыларны кыскача татар поэзиясенең озын тарихы белән таныштыра.
Антологиянең төзүчесе — М. Львов. Тәрҗемәләрнең редакторлары — Н. Сидоренко һәм С. Хәким. Тираж — 8000. Бәясе — 22 сум 50 тиен.
Татар халкының бай музыка мирасы бар. Бу мирас халыкның үзе чыгарган әсәрләрен дә, композиторлар тарафыннан тудырылган төрле жанрдагы әсәр-ләрне дә үз эченә ала. Татарның милли музыкасы теоретик яктан да, тарихи яктан да әле җитәрлек өйрәнелмәгән. Күренекле ком-позиторларның иҗатларын өйрәнү, аларны пропагандалау, халыкка җиткерү эше дә тиешле югарылыкта тормый, музыка белгечләре бу өлкәдә бик сүлпән эшлиләр. Таткнигоиздат тара-фыннан татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы уңае бе- * ләп Татарстан композиторлары турында чыгарылган китаплар бу өлкәдә эшнең җанлана төшүе турында сөйлиләр. Я. Гиршманның Салих Сәйдәшев турындагы монографиясен дә, «Совет Татарстаны композиторла-ры» исемле коллектив тара-фыннан төзелгән җыентыкны да укучылар бик кирәкле китаплар буларак каршы алачаклар. Я- Гиршманның китабы татар хал-кының сөекле композиторы Салих Сәйдәш евның тормыш һәм иҗат юлы, аның күренекле әсәрләре белән таныштыра. «Совет Татар-станы композиторлары» исемле җыентыкны төзүдә 11 автор катнашкай. Китап Татарстанда иҗат итүче композиторлар турындагы очерклардан һәм биографик белешмәләрдән тора. Авторлар мәкаләләрен музыкаль анализга артык кермичә, гади, аңлаешлы телдә язарга тырышканнар. Китапта һәрбер композиторның иҗаты һәм тормышы, күренекле әсәрләре турында белешмә табарга мөмкин, һәр мәкаләнең алдында композиторның фотосы бирелгән. Очерклар Хронологик тәртиптә
КОМПОЗИТОРЫ
СОВЕТСКОГО
ТАТАРСТАНА
Таткнигоиздат
1957
урнаштырылган. Җыентык Татарстанның олы буын композиторлары — С. Сәйдәшев һәм В. Виноградов
120
турындагы очерклар белән ачыла. Аннан сон иҗатлары 1920—30 елларда башланган композиторлар турында мәкаләләр китә (М. Мозаффаров, А. Ключарев. Н. Жиһанов, Ф. Яруллин, Җ. Фәйзи, 3. Хәбибул- лин). Җыентыкта Р. Яхин, X. һәм А. Валиуллиннар, Ә. Бакиров, Ә. Монасыпов кебек яшь композиторлар турында да, Татарстанда иҗат итүче, татар көйләренә нигезләп әсәрләр туды-ручы рус композиторлары (Ю. Виноградов, М. Юдин, А. Леман, Э. Черкасский, О. Лундстрем һ. б.) турында да очерклар бар. Китапның бер бүлеге үзешчән композиторларга багышланган. Анда һәвәскәр композиторлардан Ш. Мәҗитов, М. Рахманкулова, С. Са- дыйкова, Ф. Туишев, X. Булатов, С. Хисматуллин». Е. Хисамов турында белешмәләр бирелгән.
һәр ике китап рус телендә. «Совет Татарстаны ком-позиторлары» җыентыгының төзүчесе — 3. Хәйруллина. Я. Гиршман редакциясендә. Бәясе — 5 сум 35 тиен.
Бари Рәхмәтнең балалар өчен язылган әсәрләре аны балаларның сөеп, яратып укый торган шагыйрьләреннән берсе итеп танытты. Күптән түгел Татарстан китап нәшрияте Бари Рәхмәтнең зурлар өчен язган шигырьләрен туплап, «Шигырьләр» исемле китабын чыгарды. Бу җыентык шагыйрьнең төрле елларда язган шигырьләрен эченә ала һәм 40 елдан артык әдәби иҗат белән шөгыльләнгән карт шагыйрьнең иҗади йөзен шактый тулы чагылдыра. Бу китап Бари Рәх-мәтнең «олылар» әдәбиятына да билгеле бер өлеш кертүен, шактый үзенчәлекле шагыйрь булуын күрсәтә.
Бари Рәхмәтнең иҗат эшчәнлеге Октябрь револю-циясенә кадәр үк башлана. Җыентык шагыйрьнең 1916 елда язган «Кадерле вакыт» исемле шигыре белән ачыла. Гражданнар сугышы елларында Бари аганың каләме тагы да үткенәеп, активлашып китә. «Кызыл Армия» газетасында аның шигырьләре еш басыла.
Ирекне җан теләп алган Юлым белән барам алга, Барам һәм тиз җитәрмен Изге максат, якты идеалга.
Телим тиз ярлы халкымны
Сәгадәттә күрергә мин, Телим һәм шул матур юлда Батырларча үләргә мин,— дип яза ул һәм халыкны изге көрәшкә күтәрелергә, яуланган бәхетне, ирекне якларга чакыра. Патриотизм темасы Бари аганың бөтен иҗат юлы буенча кызыл җеп булып сузылган.
Бари аганың лирикасы тормышның күп якларын чагылдыра. Табигать турындагы шигырьләре («Зәңгәр күл», «Яз килә» һ. б.) аны
БАРИ РӘХМӘТ
ШИГЫРЬЛӘР
Таткнигоиздат
1957
табигатьнең матурлыгын оста күрә һәм образлы юлларда оста күрсәтә белүче шагыйрь булуы турында да сөйлиләр:
Чүпелдәшеп үбешә карлар белән Язгы шаян кояш нурлары. Сүтелеп бетә инде җир- бабайның Ап-ак кардан сырган юрганы.
Бари ага мәхәббәт һәм семья матурлыгы турында да матур шигырьләр тудырган («Нурга төргән бүләк», «Уян, аппагым», «Сау бул, бәгърем, дидем», «Без кайтырга чыктык» һ. б.). Укучы аларны зур ләззәт белән укыячак.
Бари Рәхмәтнең зурлар өчен язган шигырьләренә дә юмор хас. Юмористик характерда булмаган шигырьдә дә халыкчан юмор элементы шигырьне бизәп, балкытып җибәрә. Менә «Сугыш беткәч» шигыре. Шигырьдә немец фашистларын җиңгән совет сугышчысының сугыш беткәч өенә кайтуы турында тасвирлана. Менә ул өенә кайтып керә:
Бәгърем минем багана күк авып, Бердән кочагыма ташланды.
Үзе елый, улым, кызым елый, Трио белән елау башланды.
— Әбәү! Ташла, дим. Син елый дип, улың, кызың елый, Ай, алла, дим, нигә елыйсың? Киткән чакта еладың
«китәсең» дип, Инде «ник кайттың» дип елыйсың?
Нигә елыйсың?
Җыентыкта Бари аганың юмористик һәм сатирик шигырьләре дә зур гына урын алып тора.
Китапның редакторы X. Камалов. Бәясе 2 сум.
Казанда яшәүче һәм иҗат итүче рус язучыларының берсе булган Тамара Янның бу өченче китабы. Яшь шагыйрә инде укучыларга «Идел шигырьләре», «Лирик шигырьләр» исемле җыентыклар бүләк иткән иде. Тамара Ян рус укучыларын татар поэзиясе белән таныштыру буенча да эш алып бара —татар шагыйрьләренең әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итә. Ул «Татар поэзиясе антология»- сенә кергән шигырьләрне, герой шагыйрь, Ленин премиясе лауреаты Муса Җә-
121
лил әсәрләрен тәрҗемә итте.
Тамара Ян рухланып һәм чын күңелдән яна образлар эзли, аны кеше гомеренең ин шау-шулы, күңелле чоры— онытылмаслык студентлык еллары мавыктыра.
ТАМАРА ЯН
КЛЕНОВЫЙ |
ЛИСТОК I
Тамара Янның «Өрәнге яфрагы» («Кленовый листок») исемле җыентыгына аның төрле елларда язылган төрле шигырьләре туп-ланган. Китап үзендәге әсәрләрнең эчтәлекләре буенча күптөрле булуга карамастан, күз алдына ниндидер бер җыйнак, бөтен бер әйбер булып килеп баса. Чөнки андагы шигырьләрнең барысын яшьлек темасы берләштерә.
Китап дүрт бүлектән тора.
Беренче бүлеккә В. И. Ленинның студентлык елларына багышланган шигырьләр урнаштырылган.
Икенче бүлектәге шигырьләр совет студентларының тормышларын, уй-хисләреи чагылдыралар. Мондагы лирик герой, университет студенткасы, нечкә хисле, шат күңелле, үзенең бәхетле чорда яшәвен аңлаган, тирән итеп кичерә белә торган меңнәрчә совет кызларының берсе.
Бу бүлектәге шигырьләр яшьлек һәм, әлбәттә, мәхәббәт темасына язылганнар. Монда университетны тәмамлап хезмәткә китүче, аудиторияләрдән чыгып зур тормышка аяк басучы яшь белгечләрнең күңел кичерешләрен, омтылышларын, киләчәккә булган матур өметләрен дә күрәсең.
Өченче бүлеккә төрле жанрдагы, төрле характердагы шигырьләр тупланган. Монда һинд халык әкиятеннән файдаланып язылган «Кемнең кулы матуррак» дигән әкият тә, кеше сокланып карарлык уллар үстергән ана образы да, туган ил образы да бар.
4-бүлектә исә шагыйрәнең Казан яшь тамашачылар театрында уңыш белән барган «Анютины глазки» исемле драматик әкият — поэмасы бирелгән.
Бу драматик әкияттә урман каравылчысы кызы Ашота туган халкын әсир итәргә теләгән дошманнарга каршы көрәшүче каһарман Елисейны коткару өчен искиткеч матур зәңгәр күзләрен бүләк итә. Анюта басып торган аланлыкка аның күзләренең истәлеге булып «Анютины глазки» — миләүшә исемле чәчәкләр үсеп чыгалар. Елисей дошманнарны тар-мар иткәннән соң чибәр-чибәр кызлар аның күңелен яуларга ты-рышалар. Ләкин Елисей берәүгә дә игътибар итми, үзенә күзләрен бүләк итеп сукыр калган Анюта- ны үзенә тормыш юлдашы итеп сайларга теләвен әйтә. Анюта аның тәкъдимен кире кага, үзен кызгана гына дип белә, ә Елисей аны чын күңеленнән ярата. Аның мәхәббәтенең чынлыгын раслап Анютаның күзләре күрә башлыйлар. Пьеса шундый шатлык белән күтәренке рухта тәмамлана.
Китап күләме белән артык зур түгел, 154 бит. Беренче биттә шагыйрәнең рәсеме бирелгән, Б. Л. Җелез- новның сүз башы бар. Ки-тапның бәясе 2 с. 20 тиен.
сакчадагы гөлгә сине Тиңләр идем яшьлегем, Гөлләр көзен саргаялар Ә син мәңге яшь минем.
«Яшьлек» җырын эстрада концертларында, кичәләрдә еш ишетергә туры килә. Ул хәзер халыклашып, халык җыры булып киткән. Бу матур җырның авторы — Зыя Мансур. Сүзләрне сайлауда гадилек, халыкның образлы фикерләвенә якын ха-лыкчан образлылык, һәр шигырьдән бөркелеп торган лирик җылылык, тормыш һәм яшәү турында фәлсәфи уйланулар, шигырь эле-ментларын — ритм, рифма, композицияне шигырьдәге уй-хисне ачу өчен оста куллануы Зыя Мансур шигырьләрен укучыга якын итә. Авторның «Язгы ташкыннар», «Омтылу», «Казан җыры», «Ләйсән» исемле
җыентыклары белән укучылар яхшы таныш. Декада алдыннан гына шагыйрьнең яңа җыентыгы — «Уйланулар» исемле сайланма әсәрләр җыентыгы басылып чыкты. Бу җыентыкка 3. Мансурның төрле елларда язылган иң яхшы шигырьләре тупланган. Китап шагыйрьнең иҗади йөзен һәм үсешен шактый тулы чагылдыра. Зыя Мансур — лирик табигатьле, уй- ланучан шагыйрь. Бу сыйфат аның шигырьләрендә дә ачык сизелә. Җыентыкта яхшы лирик шигырь-ләрне, җырларны күп табарга мөмкин. Соңгы елларда Зыя Мансур уңышлы юмористик һәм сатирик шигырьләр дә тудырды. Җыентыкның бер бүлеге «Сэнди Мәндиев һәм башкалар» шагыйрьнең менә шундый шигырьләреннән тора.
Зыя Мансур поэтик формалар, яңа алымнарны табу буенча туктаусыз эзләнә. Ул рус һәм көнбатыш поэ-
ЗЫЯ МАНСУР
УЙЛАНУЛАР
Таткнигоиздат
1957
зиясеннән дә, көнчыгыш поэзиясеннән дә, Назим Хикмәт һәм Маяковскийдан да тырышып өйрәнә һәм
122
длариы үз шигырьләрендә уңышлы куллана. Шуңа да җыентыктагы шигырьләр үзләрендәге тормыш материалының эчтәлеге белән генә түгел, ә поэтик алымнарның, шигырьдәге инто- наңион-ритмик рәсемнәрнең байлыгы белән дә аерылып
Әгәр дә без әдәби мира-сыбызның бик борынгы чорларына караган әсәрләренә күз салсак, аларда бернинди тыныш билгесе дә куелмавын күрербез. Татарча язмаларда тыныш билгеләрен беренче буларак куллана башлау XIX йөз азакларына туры килә. Ләкин бу чорда әле тыныш бил-геләрен куллануда эзлеклелек булмый. Тыныш билгеләрен азмы-күпме системалаштырып язу, аларның куелу урыннарын ачык-лау — бары Октябрь рево-люциясеннән соң гына — Габдрәхман Сәгъдинең «Үз телемезчә мөкәммәл сарыф—нәхү» (1917), М. Кор- бангалиев һәм X. Гаптелбә- дигънең «Ана теле нәхүе» (1919), Н. И. Ашмарннның «Татарчада тыныш тамгалары» (1929) дигән хезмәт-ләре басылып чыкканнан соң гына юлга салына.
Бүгенге көндә матур әдәбият әсәрләрен, фәнни-популяр брошюраларны җентекләп укыганда, берүк төрле синтаксик конструкцияләр янында төрлечә куелган тыныш билгеләре булуы яки кирәкле урыннарда аларның куелмавы кебек фактлар татар телендә әле тыныш билгеләренең кайбер очракларда сиземләү, ин-туиция белән генә куелуы турында сөйлиләр.
1\. Сабировның Татарстан
Я. И. Перельман — тех-никаның, физиканың, астро-номиянең, математиканың кызыклы мәсьәләләренә ба-гышланган әсәрләр циклы белән танылган язучы. Аның «Фокуслар һәм юанычлар», «Кызыклы физи-ка», «Кызыклы арифметика» кебек әсәрләрен татар укучылары үз вакытында яратып укыдылар. Күптән тү- торалар. Менә «Сабыйларны яклап» шигыре. Бу ак шигырь белән язылган. «Кайта алмый калган солдат бәете» бәет жанрындагы поэтик алымнардан файдаланып, 5—5 үлчәве белән язылган. «Совет җире турында җыр», «Яшәде ул,
* * *
китап нәшриятендә басылып чыккан «Татар телендә тыныш билгеләре» дигән хезмәте фикер алышу, кайбер бәхәслерәк мәсьәләләрне бергәләп чишү, ниһаять, уртак фикергә килеп, ха-кыйкатькә ирешү, ягъни татар телендә тыныш билгеләрен фәнни- җирлектә стабильләштерү юнәлешендә
К. САБИРОВ
ТАТАР ТЕЛЕНДӘ тыныш БИЛГЕЛӘРЕ
Таткпигоиздат
1957
язылган беренче тәҗрибә булып тора.
Автор язу тарихында тыныш билгеләренең тоткан урынына, аларның үсеш тарихына кыскача тукталып үткәннән соң, җөмләдә һәм бәйләнешле текстларда тыныш билгеләрен ачыклауда телчеләрнең нинди принциплардан чыгып эш иткәнлек- ләрен (логик яки идео-график, синтаксик, ритмик- мелодик яки интонацион,
* * *
гел Таткнигоиздат Я. И. Перельманның «Кызыклы математика» дигән әсәрен укучыларга тәкъдим итте. Биредә күп төрле башваткычлар, математик трюклар, исәпләүгә һәм үлчәүгә карата файдалы киңәшләр һәм практик мисаллар очратасың. Аларның күбесе кечкенә хикәяләр рәвешендә бирелгән. «Уеннардагы маяшәр һаман да», «Каенсар», «Чебеннән фил», «Җиңүче яз», «Чын дус» шигырьләрен генә чагыштырып караганда да поэтик алымнарның муллыгы күренеп тора.
Җыентыкның редакторы X. Камалов. Бәясе — 2 сум 65 тиен.
катнаш принциплар) күрсәтә һәм бу өлкәдәге ялгышларны ачып бирә. Автор татар телендә тыныш билгеләрен куюда төп принцип итеп синтаксик принципны сайлый. Шушы катлаулы принциптан чыгып, ул тыныш билгеләрен 3 зур группага: җөмлә азагында куела торган тыныш билгеләренә, гади җөмлә эчендә куела торган тыныш билгеләренә һәм кушма җөмләләрдәге тыныш билгеләренә аера. Аерым положениеләрне 1\. Сабиров әдәбияттан алынган ышандыргыч мисаллар белән дәлилли һәм эзләнүләр —тикшеренүләр аркасында табылган яңа грамматик төшенчәләр (кыстырылма сүз һәм кыстырылма җөмләләр, тезем һ. б.) янындагы тыныш билгеләренә дә туктала, алар- ны үзенчә чишә. Гомумән, «Татар телендә тыныш билгеләре» дигән хезмәт татар теле белеменең бер кечкенә генә ачыклыгын капларга, бу өлкәне тагын да җентекләргә, уйлашырга этәрсә, икенчедән, ул татар теле укытучыларына, нәшрият- матбугат работникларына һәм студентларга файдалы кулланма булачак.
Китап катыргы тышта 3000 данә тираж белән басылып чыккан. Бәясе 5 сум 55 тиен.
тематика» дигән бүлекне алып карыйк. Зурларның да, яшьләрнең дә буш вакытларда өстәлгә чат-чот бәреп домино уйнарга яратуларын беләбез инде. Ләкин менә шул домино белән әллә никадәр башваткычлар, фокуслар эшләргә мөмкин булуын бик күпләребез искәреп җиткермибездер әле. Ял сәгатьләрендә яки
пароходка, поездга утырып анда-монда барганда бу мавыктыргыч башваткычлар вакытны күңелле итеп уздырырга мөмкинлек бирә-ләр.
15 ле уенны (башкача әйткәндә, такенны) да күпләр белә торгандыр. Аның белән дә кызык кына вакыйгалар бәйләнгән бит. Биредә 1 дән 15 кә кадәр сан сугылган шашкаларны шудырып күчерү юлы белән тәртипкә китерергә кирәк. Беренче карашка бу мәсьәләне бик җиңел чишеп бу-ладыр төсле. Ә чынлыкта бик ансат түгел икән. Бу уенны уйлап табучы Самуэль Лойд «Ныо-Йоркта- гы бер газета издателеиә якшәмбе номеры өчен чишелми торган бер мәсьәлә тәкъдим итә; мәсьәләне чишүчегә 1000 доллар бүләк вәгъдә ителә». Китапны укып без бу мәсьәләнең бөтенләй чишелми торган очраклары да булуын белә-без.
Китапның «Туфан турындагы әкият һәм математика» дигән бүлеге дә бик кызыклы. Биредә автор дини китапларда язылган әкиятләргә карата ике сорау («1. Иң биек тауларына кадәр җир шарын бөтенләй күмеп китәрлек көч-
Я- ПЕРЕЛЬМАН
КЫЗЫКЛЫ
МАТЕМАТИКА
Таткнигоиздат
1257
ле яңгыр булырга мөмкин- ме? 2. Нух көймәсенә җир өсте хайваннарының барлык төрләрен дә сыйдырырга мөмкин булырмы?») куя да, математик исәпләүләргә нигезләп, биредә «тузан бөртеге хәтле дә дөреслек юк» дип җавап бирә.
«Великан саннар турында хикәяләр» бүлеген карасак, беренче карашка бик гади генә булып күренгән вакыйгалар турында сөйләп, автор укучыны великан саннар дөньясына алып кереп китә... Ун кеше өстәл янына ничә төрле утырырга мөмкин? Менә шуны төптән уйлап карамаган кешеләрне хәйләкәр официант «төп башына» утырта. Көн саен килеп урыннарыгызны алышып утырыгыз, ә яңача ал-машып утыра алмый башлагач, мин сезне көн саен бушлай сыйлый башлармын, ди ул... Ә исәпләп карасаң боларга 3628800 төрле утырырга кирәк икән; димәк алар 10 000 ел буе көн саен ашханәгә йөрсәләр генә бушлай ашау бәхетенә ирешкән булырлар иде.
Җыентыкта әнә шундый 130 лап мавыктыргыч мәсьәлә урнаштырылган.
Китап бик бай иллюстра- цияләнгән һәм катыргы тышка төпләп чыгарылган. Күләме 194 бит, бәясе 3 сум 80 тиен.
124