Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАРСТАН ХУДОЖНИКЛАРЫ


Татарстан художниклары Москвада татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында үзләренең иҗат җимешләрен күрсәттеләр. Татарстан дәүләт музее безнең республика художникларының әсәрләре белән халыкны киңрәк таныштыру өчен быел зур күргәзмә оештырды. Күргәзмәдә художниклар үзләренең соңгы җиде-сигез ел эчендә иҗат иткән төрле жанр әсәрләре белән катнаштылар.
Иң элек портрет жанры турында әйтергә кирәк. Портрет жанры безнең художниклар иҗатында көннән- көн зур урын ала бара; бу яхшы хәл, чөнки художник портрет әсәрендә кешенең тышкы кыяфәте, йөз сызыклары, күз карашы, позасы аркылы аның эчке дөньясын аңлый һәм күрсәтә белергә өйрәнә. Оста итеп портрет яза алган художникка зур тематик картиналар иҗат итү күп өлеш җиңеләя.
Татарстан художниклары арасыннан соңгы елларда байтак портретчылар үсеп чыкты.
В. И. Куделькин соңгы биш-алты ел эчендә күп кенә портретлар эшләде. Аның портрет әсәрләре арасында без фән эшлеклеләренең, сту- дент-яшьләрнең, һөнәр мәктәбе укучыларының һәм башка аерым кешеләрнең образларын күрәбез. Ху-дожник портрет эше иҗатында ке-шеләрнең һәркайсының аерым шәхескә хас, тышкы һәм эчке сыйфатларының үзенчәлекләрен күрсәтеп бирергә тырыша.
Менә студентка Ким Ден Ок портреты: китап-дәфтәрләр куелган өстәл янында, уку эшеннән тукталып, уйга калган хәлдә, кара чәчле корея кызы утыра. Аның йөзендә, күз карашларында югары уку йортларында тәрбия алып, җитди фикерләр иясе булып җитешү чагыла. Аның ачык төсләрдәге милли киеменең фактура йөзе, портрет язуда кулланылган буяулар колориты тот-наклы тоннарда башкарылган. Портрет әйбәт тәэсир калдыра. «Яшь художница» дигән икенче бер эшендә художникның профессиональ осталыгы арта баруын күрәсең. Зур тәрәзәле якты бүлмәдә, өстәл янында, муенына кызыл галстук бәйләгән пионерка, баскан хәлдә, рәсем ясый. Аның зур, акыллы күзләре читтәге натурага тегәлгәннәр, уң кулында кисточка, ә сул кулы белән альбом кырыен тоткан. Портретның буяулары ачык, сабый художникның күңелендә якты, шатлыклы уйлар белән тәңгәл килә. Ләкин әсәрдә, кайбер җитешсезлекләр дә бар. Рәсемче кызның художник алдында махсус торуы, позировать .итүе сизелә. Куделькин әнисенең портретында, туган анага булган якынлык, мәхәббәт тойгысын күрсәтә алган: аның күз карашларында ниндидер ягымлылык, җылылык сизелә.
Художник соңгы елларда нефть районнарында булды һәм анда этюдлар эшләде, атаклы нефть эшчесе Г. 3. Гайфуллин портретын язды. Былтыр художник Казан га
91
лиме — ветеринария фәннәре докторы К. Г. Боль портретын тәмамлады.
С. А. Ротницкнй декада күргәз-мәсендә 30 дан артык живопись һәм рәсем эшләре белән катнашты. Ләкин ул үзенең иҗади йөзен күбрәк портрет жанрында тапты. Художник үзенең әсәрләрендә Татарстанның сәнгать һәм фән эшлекле- ләрен гәүдәләндерде. Аның шул портрет эшләре сериясеннән бигрәк тә игътибарга лаеклылары — Е. Н. Павловский, В. А. Кондаков, укытучы П. П. Перимов, Е. Е. Жилина портретлары.
Ротницкий нефть эшчеләренең об-разларын чагылдыра торган пор-третлар өстендә дә эшли. Үткән җәйне нефть районнарында башкарган этюдлары нигезендә ул оператор А. Гаязов, А. Хамутский; өлкән бораулау мастеры М. Белоглазов портретларын язды.
Менә оператор А. Гаязов портреты; яшьлек энергиясе, тормыш дәрте белән тулы күзләр, кояшта каралган көчле куллар. Болар барысы портретта гәүдәләнгән кешенең кыю йөрәкле ир булуы турында сөйлиләр. Ләкин тулаем алып караганда, портретның художество көче, живо- $ пись техникасы, күп яхшырак башкарылган әсәр күрәсе, килү теләген калдыра.
Портрет сәнгатендә матур гына эшләре белән художник Семенов та күргәзмәләрдә катнашып килә. ДА. И. Семеновның портрет исемлеге зур түгел, ләкин художник бу өлкәдә бик кызыксынып эшли. Семеновның яңа эшләреннән, декада алды күргәзмәсендә катнашкан «Укучы кыз» һәм «Фая апа» дип исемләнгән портрет эшләре игътибарга лаеклы. Гомумән художникның соңгы елларда башкарган портрет эшләрен яхшылап караганда, аның профессиональ осталыгы да үсә ба-руы күзгә ташлана. Ләкин шул ук вакытта художникның иҗат эшендә аңа комачаулый торган сәбәпләрне ч дә күрсәтеп була, ул җитдирәк ком-позицион мәсьәләләр куярга кыенсына, шуңа күрә аның портретлары күбрәк кешенең тышкы сыйфатын охшатып күрсәтү беләнрәк чикләнеп калалар. Мисал өчен якташыбыз — ике тапкыр Советлар Союзы герое И. Г. Столяров портретын алырга мөмкин. Художник Столяровның күңел кичерешләрен канә-гатьләнерлек гәүдәләндерә алмаган. Без аның йөзендә герой образын күрә алмыйбыз; аның герой икәнлеген дә күкрәгендәге йолдызлары гына күрсәтәләр.
Республикабызның производство тормышын, авыл хуҗалыгын, культура үсешен һәм башка шундый әһәмиятле якларын тематик әсәрләр тулырак чагылдыралар. Татарстан художниклары арасында тематик әсәрләр өстендә эшләүчеләрнең саны күп түгел, әмма шулай да бүген бу өлкәдә дә шактый гына уңышлар бар.
Художниклар Харис Якупов, Лот-фулла Фәттахов, Алексей Бурлай- лар соңгы җиде-сигез ел эчендә яхшы әсәрләр иҗат иттеләр.
Татарстанның танылган худож-никларыннан А. Бурлай күргәзмәгә үзенең егермегә якын эше белән катнашты. 1949—1951 елларда Бурлай немец фашистлары тарафыннан җимерелгән Днепрогэсны торгызуга, Куйбышев ГЭСын төзүчеләрне күр-сәтүгә багышланган ике әсәр язды. Картиналарның «Н. С. Хрущев Днепрогэсны торгызучылар арасында» исемлесендә, художник Днепрогэсның гигант корылмасыннан бер күренешне картина фонында сурәтләп, алгы планда зур бер төркем төзүчеләрне күрсәтә һәм алар арасында иптәш Хрущевны гәүдәләндерә. Икенче полотнода, «Куйбышев ГЭСын төзүчеләргә байрак тапшыру» исемлесендә, художник төзү эшендә алдынгылыкны яулап алып баручы эшчеләрнең образларын сурәтли. Картинаның фоны гигант төзелешләр белән үзгәргән Идел буен чагылдыра; һәр ике әсәрнең нигезендә социалистик чорның мактаулы төзүчеләре образларын, аларның гомуми максатка омтылышта бердәм көрәш тойгысын күрсәтү идеясе ята.
Бурлайның табигать күренешләрен чагылдырган пейзажлары арасында соңгы пке-өч ел эчендә башкарылган, «Соры көн», «Көз», «Бо-
92
рискино», «Ялгыз каен» дигән этюдлары бар. Пейзаж эшләрендә художникның профессиональ белеме көчлерәк, буяулары саф күренә, табигатьне үткенрәк күзәтеп сурәтли белү сизелә. Катлаулы композицияле зур тематик эшләрдә художник кыю эшли алмый, зур полотноларында аның рәсем белеме, живопись культурасы якларыннан күп җитеш- сезлекләр табарга мөмкин.
Татарстанның һәм РСФСРның ат-казанган сәнгать эшлеклеләре ху-дожниклар Лотфулла Фәттахов белән Харис Якупов соңгы җиде-си- гез ел эчендә иҗат эшләре белән бик нык алга киттеләр. Аларның живопись һәм графика эшләре — аерым алып тикшерүгә лаеклы зур иҗади хезмәт.
Харис Якуповның соңгы елларда иҗат иткән зур әсәрләреннән: «Художник мастерскоенда», «Хөкем алдыннан», «Язучы Шәриф Камал портреты», «Анам портреты» дигән эшләре; Лотфулла Фәттаховның «Игеннәр өлгерде», «Утырышл ашканнар», «Болелыциклар», «Колхозда күчмә лаборатория», «Яшьлек» дигән эшләре бу художникларның иҗатларындагы зур казанышлар турында сөйлиләр.
1954 елны Якупов, Муса Җәлил образын гәүдәләндерүгә багышланган «Хөкем алдыннан» дигән әсәре өстендә эшләде. Художник әсәрнең эчтәлеген ачуда ике төп мәсьәләне куя: бердән, ул патриот-коммунист Муса Җәлилнең героик образын гәүдәләндерүгә омтыла, ә икенче яктан, дошман лагере вәкилләре-не- мец фашистларының йөзен күрсәтә. Картинада, сул якта, беренче планда кулларын артка куйган Җәлил басып тора. Аның йөзе тыныч, торышы батырларча, дошманнарга те-кәлгән кара күзләрендә ачу аралаш нәфрәт күренә.
Җәлил йөзендә без; турылыклы, батыр, бирешмәс һәм чыдам коммунист образын күрәбез.
Уңда — язу өстәле янында немец фашистлары; алар өчәү. Беренче планда, бөтен авырлыгы белән креслога батып, сигара тартып, фашист генералы утыра. Генералның алга чыккан ияге, зур борыны, калын бите, Җәлилгә эзәрлекләп, сынап караган усал күзләре, сул кулына бәйләгән шомлы свастика фашистларның ерткыч йөзләрен күрсәтә торган караңгы символ булып күзгә ташлана.
Харис Якуповның күргәзмәдә 40 ка якын живопись һәм графика эшләре күрсәтелде. Художникның аерым зур полотноларыннан тыш, портрет эшләре, пейзаж этюдлары да аның зур иҗади мөмкинлекләрен күрсәтәләр. Якупов өзлексез эзләнә, профессиональ белемен күтәрү өстендә эшли. Ул күптән түгел яңа әсәрен —татар семьясында герой ананы тәбрикләүгә багышланган картинасын тәмамлады.
Лотфулла Фәттахов шулай ук тематик жанр өлкәсендә эшли; ул авыл —колхоз тормышын чагылдыруга багышланган картиналар язарга ярата; аңа колхоз тормышы якыннан таныш, үл үзе крестьян семьясыннан чыгып, бала чакларын авылда уздырган кеше. Аның «Игеннәр өлгерде» дигән зур картинасы художн и к иҗатыiгд а м а кт аулы урынны, алып тора. Әсәрен язар өчен кирәкле материалларны — этюд эш-ләрен художник Арча районының Кәче авылында башкарды. Шунда аның колхоз алдынгыларының портрет — этюдларын да язды. Шул' этюд эшләре нигезендә, югарыда исемләнгән зур полотносын иҗат итте.
«Игеннәр өлгерде» картинасында художник басу мәйданын, иркен колхоз кырларының үзенә бер төрле матур табигатен күрсәтү белән бергә, шул бай уңышны үстерүче колхоз кадрларын гәүдәләндерә. Алгы планда колхоз алдынгыларының бер төркеме: агроном, комбайнер, колхоз председателе, иген эшендә тәҗрибәле колхозчы карт һәм башкалар. Аларның йөзләре дә, кием-нәре дә татар кешеләренә хас итеп бирелгән, болар татар авылы кешеләре. Шул ук вакытта безнең илнең намуслы колхозчыларына хас сыйфат, игеннәрнең язмышы өчен борчылу да сизелә.
«Яшьлек» исемле әсәрендә художник кеше йөрәгендә мәхәббәт тойгылары уяна башлаган вакытны, кс-
93
шснец язын, аның чәчәк аткан ва-кытын гәүдәләндерә. Табигатьтә яз: алма агачлары чәчәк ата. Яшь кенә бер кыз кәйлә алып бакчага эшкә чыккан булган, почтальон аңа хат китергән. Ул, кәйләсен җиргә куеп, дөньясын онытып хат укый. Алма агачлары чәчәк ата, кызның йөрәгендә дә яшьлек чәчәк ата—ул кемнедер сөя... Хәтта күп нокталар ' куеп, әйтер сүзен әйтеп бетермәгән егет турында «Нәрсә әйтергә тели икән?» — дигән кебек бер тойгы укыйсың. Әсәрнең идеясе матур: ул тормыш турында, яшьлек һәм мәхәббәт турында сөйли. Шул идея нигезендә аның композицион төзелеше дә бик матур уйланган. Әсәр караучыда тирән тәэсир калдыра.
Л. Фәттахов шулай ук декада өчен «Сабан туе» дигән зур әсәрен тәмамлады. «Сабан туе»н иҗат итәр өчен художник этюд материаллар җыюда зур хәзерлек эше алып барды. Бу соңгы эшне художникның зур иҗади казанышларыннан исәпләргә мөмкин.
Лотфулла Фәттаховның графика сәнгате өлкәсендә эшләве, татар матур әдәбияты әсәрләренә башкарылган нллюстрация-рәсемнәре аерым 4 алып тикшерелергә лаеклы зур иҗади хезмәт. Харис Якуповка һәм Лотфулла Фәттаховка Татарстан АССР- ның һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәр бирелде.
Художник Е. Е. Зуев,. үзенең эш-ләре белән күптән түгел генә күр-гәзмәләрдә күренә башлады, ә шулай булса да ул караучыларга үзенең яхшы натюрморт әсәрләре белән таныш инде. Чыннан да: Зуевның картиналары үзләренең реаль дөрес-лекләре, көчле художество сыйфат-лары белән табигать биргән ма-турлык һәм байлык белән файдала-нырга өндиләр, алар кешедә таби-гатькә булган мәхәббәтне көчәйтә-ләр. Художникның декада алды күргәзмәсендә «Җәй», «Көз», «Гөм- бәләр», «Чәчәкләр» дигән һәм башка эшләре күрсәтелде.
Татарстанның танылган художни-гы II. Д. Кузнецовка быел шулай ук РСФСРның һәм Татарстанның ат-казанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәр бирелде. II. Д. Кузнецов халыкка үзенең индустри-аль пейзажлары белән яхшы таныш. Ул шәһәр күренешләрен, шәһәрнең төрле машиналар һәм халык хәрәкәте белән кайнап торган, мәһабәт ар-хитектура төзелешләре белән бизәл-гән урамнарын гәүдәләндерергә ярата. Художник үзенең әсәрләрендә күбесенчә Москва күренешләрен су-рәтли. «Яна Москва», «Комсомол мәйданы», «Свердлов мәйданы», «Москва елгасы буенда», «Москва, Гум», «Москва шәһәренең Ленин тауларыннан күренеше» дигән пей-зажлары художникның 1956 елны язган пейзаж әсәрләре.
Кузнецов Татарстан табигатен һәм Казан шәһәре образын күрсәтә торган әсәрләр өстендә дә бик күп эшли. Аның 1955—1956 елларда язган пейзажларыннан «Казан Кремленә күренеш», «Март кояшы» дигән картиналары, күп сандагы этюд эшләре, архитектура һәйкәле буларак, Казан Кремленең матур ансамблен гәүдәләндергән пейзажы — игътибарга лаеклы әсәрләр. Художник, кар эри башлаган вакыттагы язгы табигатьне «Казан Кремленә күренеш» пейзажында бик матур сурәтли. Менә «Март кояшы». Бу картинада Татарстанның табигатькә бай, матур урыннарыннан берсе — «Васильево» урманының бер почмагы сурәтләнә: март аеның салкын, аяз көннәреннән берсе; җирне каплаган калын карның кеше аягы тимәгән урыннарындагы йомшак катлавы. Язгы һава, кояш нурлары, агачлардан кар өстенә сузылып төшкән озын күләгәләр — аның детальләрне күрә, күзәтә белүче һәм шул күзәтүләрен матур итеп күрсәтә белүче булуын да әйтеп торалар.
Н. Д. Кузнецов үзенең иҗат темалары белән бәйләнешле чынбарлыкны ныклап өйрәнә. Ул художникның иң ышанычлы өйрәтүчесе, профессиональ эщендә консультанты табигать һәм тормыш үзләре икәнлеген яхшы аңлый. Шуңа күрә дә художникның әсәрләрен халык яратып карый
Татарстанның танылган пейзаж художнигы — атказанган сәнгать эшлеклесе К. Е. Максимов халыкка
94
үзенең бик күп пейзажлары белән билгеле. Аның урманнарын, чәчәкләр һәм фрукталар натюрмортларын күргәзмәдә бик яратып карыйлар. Максимов яхшы рәсемче, ләкин живопись эшендә аңа җитди мәсь-әләләрне хәл итү өстендә зуррак таләпләр куеп эшләргә киңәш бирәсе килә. Табигатьне-натураны үткен күзәтә белү өстенә, аны реалистик сәнгать юлы белән эмоциональ тойгылар аша дөрес чагылдырырга тырышырга да кирәк.
Татарстан художниклары Идел буенда яшиләр, ләкин аларның иҗа-тында, бүгенге көнгә кадәр, бөек Идел елгасын гәүдәләндергән, яхшы әсәр дип исемләрлек бер генә дә картина юк. Художниклар: А. Хуторов. А. Архипов, А. Писаренко, А. Прокопьевларныц этюд эшләре генә бу өлкәдәге өзеклекне бетерә алмыйлар, әлбәттә.
Татарстанның яшь һәм талантлы художникларыннан С. О. Лывин Татарстан табигате образы өстендә эшли. Аның иҗатында кышкы таби-гатьне гәүдәләндерү зур урын ала. Бу күргәзмәдә художник Казан шәһәренең матур архитектура һәйкәлләрен кышкы табигать фонында күрсәтә торган соңгы эшләрен дә куйган иде. Лывинның «Колхозара электростанция» исемле картинасы да табигатьне гәүдәләндерүдә матур башкарылган. Әсәрдә кышның җепшек көне, беренче планда кар эреп су җыелган урын; шундый үзгәреш моментлары Лывинның барлык пей-зажларында сизгер күзәтү белән талантлы эшләнәләр. С. О. Лывин иҗат эшендә таләпчән художник, ул уңышлар белән алга бара һәм яхшы пейзаж художнигы булачак дигән өмет тудыра.
Живопись өлкәсендә татар хатын-; кызларыннаи Гайшә Рахманкулова эшли. Рахманкулова төрле темалар белән кызыксына: ул балалар образын чагылдыруга багышланган картиналар яза; студент-яшьләр образларын күрсәткән эше белән дә күргәзмәдә катнаша. Декада алды күргәзмәсендә ул Казандагы балалар ял бакчасын күрсәткән ике эшен, пейзаж, натюрморт һәм портрет эшен дә күрсәтте. Соңгы 6—7 еллар эчендә Рахманкулова сизелерлек алга китте, ләкин аның алдымда җитди мәсьәләләр тора әле: ул үзенең профессиональ белемен күтә-рергә тиеш, аңа үзенә карата та- ләпчәплекие арттырырга кирәк: рәсем белемен, живопись культурасын тагы да күтәргәндә ул яхшырак әсәрләр яза алыр иде.
Г. Д. Мелентьев 1956 елны берничә портрет һәм тематик әсәрләр язды. Аның соңгы эшләре, бигрәк тә п о ртр етл ары, художн ик 11 ы ң иҗади үсүен белдерәләр. Үткән елны Мелентьев «В. И. Ленин һәм Анна Ильинична белән Кукушкино авылында» дигән картина язды. Картинада: бер яшь студент, кулында аның ачылган китап, ул үзе янындагы кызга, китапта язылган сүзләр белән бәйләнешле темага сүз белән мөрәҗәгать итә. Мондый композиция гомумән студент-яшьләр темасына туры килерлек композиция. Ләкин монда без Ульяновны ялкынлы яшь революционер итеп күрергә телибез. Мәсьәләнең бу ягы ачылып җитмәгән. Бу әсәр художникның, яшь Ленин образы өстендә эшләүдә, җитди эзләнүләрнең бер варианты булып калган. Мелентьев бу темага * яңадан кайтып, икенче төрле композиция нигезендә, яки берничә ва-риантлар белән үзенең иҗади көчен сынап карарга тиеш.
Мелентьевның икенче бер эше — семьядагы җитешсезлекләрне тән-кыйтьләүгә юнәлдерелгән «Ташлап китте» дигән картинасы кешедәге авыр психологик кичерешләрне аңлата һәм караучыларны дулкынландыра. Бу әсәрендә художник иҗади мәсьәләне ярыйсы гына канәгатьләнерлек үти алган.
Г. Д. /Мелентьевның эшләрен җен-текләп караганда, аңарда зур иҗади мөмкинлекләр барын күрергә мөмкин. Ул кешедәге психологик кичерешләрне аңлап, зур тойгы белән чагылдыра алыр аде дигән өметле фикердә каласың. *
Яшь художник Искәндәр Рәфиков күргәзмәдә беренче мәртәбә катнаша. Ул үзенең иҗат эшен уңышлы адымнар белән башлады. Күргәзмәдә Рәфиковның портрет эше —
95
1S03 ел революциясендә катнашкан карт татар революционеры Ситдик ага Хөснетдлнов портреты куелды. Рәфиков портрет сәнгатендә натураны дөрес күзәтә белә, портрет әсәренеп. композициясен әйбәт төзи.
Каз а н художество у ч и л и щесы ида скульптура бүлеге булмавы Татарстанда бу төр сәнгатьнең артта калуына сәбәпче булды. Бездә хәзер скульптура өлкәсендә И. Новоселов, Н. Васильев һәм В. Маликов иптәшләр эшли. Күрәсез, хәлнең торышы бик күңелле түгел. Васильев һәм Маликовлар быел декадага яңа скульптура әсәрләрен эшләп өлгерттеләр. Васильев татар язучысы Галимҗан Ибраһимов портретын, Маликов татар революционеры Мулланур Вахитовның портрет бюстын эшләде, һәр ике портрет — скульпторларның җитди иҗади хезмәтләре. Мулланур Вахитов портретын скульптор зур пафос белән эшләгән; без бу бюстта зур ихтыяр көченә ия булган мәшһүр татар революционерының ялкынлы образын күрәбез. Маликов, Мулланур Вахитовның йөзен уңышлы башкарган, әмма бюсты (күкрәк, иңбашлары) пластика башкарылуы ягыннан канәгатьләндерми, тупасрак күренә.
И. А. Новоселов 1956 елны яңа портрет әсәрләре өстендә эшләде. Ул татар совет композиторы Салих Сәй- дәшевнең портрет бюстын уңышлы тәмамлады. Скульптор аның пор-третында йөз охшашлыгын дөрес күрсәтү белән бергә, зур сәнгать эшлеклесен чагылдыра. Композиторның күз карашыннан, йөз сызыкларыннан киеренке иҗат белән мәшгуль сәгатьләре күз алдына килә. Хәзер Новоселов икенче яңа әсәре — Муса Җәлил портреты өстендә эшләвен дәвам итә.
Күргәзмәдә моңа кадәр исеме ка-раучыларга таныш булмаган яшь скульптор, татар кызы Рада Нигъ- мәтуллина «Балыкчы малай» дигән зур күләмдәге скульптура фигурасы белән катнашты. Яшь скульпторның беренче уңышлы чыгышын котлыйбыз.
Декада күргәзмәсенең графика 4 Зуррак күләмдә эшләнгән графика әсәре.
сәнгате бүлегендә карандаш, каләм, акварель һәм башка техникаларда башкарылган, ике йөздән артык станковая 4 графика, әдәби әсәрләргә иллюстрацияләр, сатира, юмор һәм плакат эшләре күрсәтелде. Графика сәнгате бүлегендә аерым алып тикшерерлек яхшы рәсем эшләре дә булды. Графика бүлегендә дә Татарстан графика сәнгате художникларының соңгы алты- җиде ел эчендә башкарылган әсәрләре күрсәтелде, туларның байтагы элекке күргәзмәләрдә катнашкан эшләр. X. Якупов Мәҗит Гафури- ның «Кара йөзләр» әсәренә, В. Г. Короленконың «Сукыр музыкантына, халык әкиятләреннән: «Акыллы үлмәс», «Хәйләкәр төлке», Ә. Фәйзинең «Пугачев Казанда» дигән әсәренә иллюстрацияләр ясаган иде. Зур темперамент белән башкарган бу рәсемнәр художникның графика сәнгатендә һәм иллюстрация эшендә дә зур иҗади мөмкинлекләре барлыгын күрсәтәләр. Якупов халык әкиятләрен иллюстрацияләүгә, әкият геройлары тудыруга күп көч куя, балалар өчен аңлаешлы, ачык төсләр кулланып, һәр әсәрнең төп моментын ачып бирә.
Л. Фәттахов Г. Бәшировның «Намус», Кави Нәҗминең «Язгы җилләр» романына, бу әсәрләрнең әдәби образларын тирәннән аңлап, яхшы иллюстрацияләр ясады. Гомумән, Якупов белән Фәттахов иллюстрация эшендә дә үзләрен көчле художн и кл ар итеп тан ытты л а р: алар китапка рәсем ясауның бик җаваплы эш икәнен, икенче автор ролен бик тирәннән аңлыйлар.
Художник — графиклар: В. В. Ка-рамышев һәм Л. П. Ивановлар В. Шишковның «Угрюм река»сына бик яхшы иллюстрацияләр әзерләгәннәр. Бу художниклар әдәби әсәрнең идеясен һәм образларын матур һәм дөрес итеп, шул ук вакытта һәр- кайсы үзенчә гәүдәләндерәләр.
И. II. Холмогорцеваның «Аю ничек трубка тапкан» дигән әсәргә эшләнгән рәсемнәре—ә безнең балалар әдәбиятының иллюстрация кө-

чей баета торган яхшы рәсемнәр. Графика бүлегендә талантлы ху- дожник А. Я- Маңксвичның «Миклухо-Маклай» кино-фильмепә акварель техникасында башкарылган 25 данә миниатюрасы шулай ук әйбәт тәэсир калдыра.
М. К. Мавровская графика сәнгатендә күптән эшли һәм соңгы елларны ул матур гына графика эшләрен күрсәтте.
Талантлы художник Э. Б. Гельмс- ка, сынлы сәнгать өлкәсендәге зур хезмәте өчен, 1956 елны Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесс дигән мактаулы исем бирелде. Э. Б. Гельмсның иҗади темалары күп төрле, ләкин ул күбрәк театр постановкалары өстендә эшли, ул асылда театр художнигы, әмма аның юмористик-сатирик рәсемнәре, по-литик плакатлары да уңышлы. Ул «Чаян» журналында да актив катнаша. Гельмс балалар әдәбияты өчен дә бик матур, күңелле рәсемнәр эшләде, художник бу өлкәдә күбрәк төрле хайваннарны, бигрәк тә ерткычларны матур гәүдәләндерә. Аның иҗатында үзенең эшләнгән стиле бар. Графика техникасы күп төрле: ул акварель белән дә, каләм, карандаш белән дә, гуашь, темпера кулланып та эшли.
Т ата рста н художн и к л арының де-када күргәзмәсе безнең республикада талантлы һәм көчле художниклар барлыгын, художникларның иҗаты, нигездә, республикабызның йөзен чагылдыра торган темаларга ко р ы л г а н л ы гы н күрсәтте. Л ә к и н безнең художниклар республикабыз алдында бурычлы әле: эшчеләр тормышын, колхоз авылы кешеләрен, укучы яшьләрне, балаларны һәм республикабызның атаклы кешеләрен чагылдырган тематик әсәрләр бездә хәзергә бармак белән генә санарлык. Бу җитешсезлекләр якын киләчәктә, һичшиксез, бетәр дип ышанабыз, чөнки бездә шуның өчен кадрлар да, мөмкинлекләр дә җитәрлек.