ШЕКСПИР СОНЕТЛАРЫ ТАТАР ТЕЛЕНДӘ
Моңарчы башка кайбер телләрдәге, мәсәлән, немец, инглиз, француз телләрендәге әсәрләр татар теленә рус теле аша тәрҗемә ителәләр иде. Әлбәттә, тәрҗемә аша тәрҗемә итү әсәрне оригиналдан бик ераклата, хәтта теге яки бу бозуларга да илтергә мөмкин иде. Соңгы елларда бездә рус шагыйрьләрен генә түгел, башка милләт шагыйрьләрен дә оригиналдан тәрҗемә итү практикага кереп бара. Мәсәлән, шагыйрь Шәрәф Мөдәррис В. Шекспир сонетларын турыдан-туры инглиз теленнән тәрҗемә итә («Совет әдәбияты» журналы, 1956 ел, 2 һәм 10 саннар).
Шекспирны оригиналдан тәрҗемә итүнең уңай ягы шунда күренә, тәр-җемәдә бу бөек шагыйрьнең әйтергә теләгән идеясе, уй-фикерләре генә түгел, образлар системасы да мөмкин кадәр тулысынча сакланган. Хәтта рус телендә С. Маршак саклый алмаган образлар һәм канатлы сүзләр дә Ш. Мөдәррис тәрҗемәсендә — татарчада иркен саклана алган. Менә, мәсәлән, Сигезенче сонеттан беренче куплет һәм аның
С. Маршак тарафыннан ясалган тәрҗемәсе:
Music to hear, why hcar'st thou music sadly?
Sweets with sweets war not, joy delights in joy: Why lov’st thou that which thou receiv’st not gladly, Or else rccciv’st with pleasure thine annoy?
Ты — музыка, но звукам музыкальным Ты внемлешь с непонятною тоской.
Зачем же любишь то, что так печально, Встречаешь муку радостью такой?
Биредә В. Шекспирның афоризм формасындарак әйтелгән
«Sweets with sweets war not, joy delights in jou>.
(«Татлы татлыга дошман түгел, шат-лык шатлыкка юаныч таба») юлы тәрҗемә ителми төшереп калдырылган, ә Ш. Мөдәрристә инде ул мөмкин кадәр сакланырга тыры- шылган:
Син үзең җыр, нигә көйдән моңланасың? Ямь белән ямь һич тә инде дошман түгел! Ник бәхеттән ж.аның бизеп сызланасың, Ник хәсрәтне гел хуш күрә синең күңел?
Ш. -Мөдәррис тәрҗемәсендә мон-дый уңышлы урыннарны күп санарга мөмкин. Ш. Мөдәррис тәрҗемәсендә образлар системасы гына түгел, шигырьнең ритмик агышы, рифмалашу тәртибе дә нәкъ оригиналдагыча диярлек. Ләкин шунысын әйтмичә ярамый, ара-тирә бик үк татарча яңгырамый торган юллар да очрый: бу хәл тәрҗемәнең кыйммәтен төшерә алмаса да, аның сыйфатына зарар китерә. Мәсәлән, менә бу юлларны татарча бик шәп яңгырый дип әйтеп булмый, алар авыррак аңлашылалар да:
Токымыңда саф гүзәллек гөлең белән 1 угрылыгың үрелеп үсәр, чәчәк атып.
(Ундүртенче сонет).
Әгәр шул чак балаң булса синең яшьтә, Җырдан элек карар бар да шуңар башта.
(Унҗиденче сонет).
Кайгы китәр, шатлык китәр, юртак вакыт. Теләгәнең эшли бир син, кылма рәхим!
(«Кылма рәхим» диләр микән? — Унтугызынчы сонет).
Алып бар син аның тапсыз гүзәл төсен, Килер буып өлге итсен шушы килеш!
(Кая алып бар? — Унтугызынчы сонет).
Монды й кытыр шыл ыкл а р «Совет әдәбияты» журналының 2 нче санына урнаштырылган тәрҗемәләрдә. Күрәсең, Ш. Мөдәррис аны үзе дә сизә. 10 нчы сайдагы тәрҗемәләрдә инде андый җитешсезлекләр күзгә чалынмый. Шекспирның калган со-нетлары да шулай тәрҗемә ителсә, бик яхшы булачак.
Ш. Мөдәррис инглиз теленнән генә түгел, немец, чуваш һ. б. телләрдән дә тәрҗемә итә (мәсәлән, Г. Гейне, «һарцка сәяхәт», *К. Иванов, «Нарспп» һ. б.). Мондый әйбәт башлангыч киләчәктә тагын да киңрәк колач алырга тиеш. Чөнки тәрҗемә элекке чорларда якынчарак тәрҗемә итү төсендә булса (мәсәлән, Г. Тукайның күп кенә тәрҗемәләре), хәзерге көндә адэкват тәрҗемә принцибы алга куела: тәрҗемә эчтәлек ягыннан гына түгел, образлар системасы, форма, шигырь үлчәве, ритм-рифмасы ягыннан да мөмкин кадәр нәкъ оригиналдагыча булырга тиеш.