Логотип Казан Утлары
Публицистика

МУСА ҖӘЛИЛНЕҢ ИҖАТ ЛАБОРАТОРИЯСЕННӘН


М. Җәлилнең шагыйрьлек таланты тоткынлыкта язган шигырьләрендә бөтен тулылыгы белән ачылып китте: алар укучыларны эчтәлекләре белән дә, югары шигырь культурасына ия булулары белән дә сокландыралар. Бу шигырьләрне тыныч күңел белән генә укып булмый: алар яшәү, тормыш, кешеләр турында уйландыралар, төрле хисләр, тойгылар уяталар. Укучы белән шагыйрь арасында туган бу тыгыз бәйләнешне, шигырьләрнең зур тәэсир итү көченә ия булуларын тик талант һәм тормыш материалының үзенчәлеге белән генә аңлату тулы булмас иде. Уй һәм хиснең шигырь чаралары белән тирән итеп ачылуына ирешү өчен Муса Җәлил күп хезмәт куйган, төрмә шартларында да әсәрләрен кат-кат эшләгән. М. Җәлилнең төрмәдә шигырьне ничек язуы турында шагыйрь белән бер камерада утырган бельгияле Андре Тиммерман болай дип сөйли: «Көн саен иртән мин кырынган арада Муса гадәттә «Фелькишер беобахтер» газетасыннан ертып алынган кәгазь кисәкләренә нидер яза, ертып ташлый һәм яңадан яза иде. Мин кырынып бетергәч, ул язуыннан туктый, һәм без рәсемнәр ярдәмендә сөйләшә башлый идек... Төшке аштан’соң без яңадан тел өйрәнә башлый идек, ә сәгать дүртләрдә Җәлил яңадан язарга тотына иде» Ч
Немец шагыйре Иоганнес Бехер поэзия турындагы язмаларында («Новый мир», 1953, № 11) ша-
1 «Совет әдәбияты» 1956, № 11. гыйрьнең хезмәте турында сөйләп, шундый бер мисал китерә: язучы үлем түшәгендә ята. Менә ул күзләрен ача һәм калтыранган, хәлсез куллары белән кулъязмасын ала, кирәк сүзне эзләп таба да, аны сызып, башка сүз язып куя. Бу — аның үлем алдындагы иң соңгы хәрәкәте, иң соңгы эше була. М. Җәлилнең үлем карары чыгарылганнан соң да төрмәдә дистәләгән шигырьләр язуы, үлем көткәндә аларны кат-кат эшләве әлеге таләпчән язучыны, үз эшенә зур җаваплылык белән караган, үлгәндә дә әсәрләре турында уйлаган язучыны искә төшерә. Сугышка кадәр язган әсәрләрен эченә алган бай архив материаллары, әсәрләренең күп санлы вариантлары М. Җәлилнең дә кирәкле бер сүзне табу өчен меңләгән тонна сүз рудаларын актарып чыгарга иренмәүчән, эзләнүчән, тынгысыз характерлы шагыйрь булуы турында сөйлиләр.
Әдәбиятның эчке законнарын ныграк, тирәнрәк аңлаган саен шагыйрьдә бу сыйфат арта, көчәя бара. Беренче чор иҗатына караган әсәрләренең архивта башлыча бер генә вариантта очравы, ә 30—40 елларда язган шигырь, поэмаларының вариантлары күп булуы очраклы түгел: бу — шагыйрьнең елдан-ел үсә баруын, эстетик зәвыкларының тирәнәюен күрсәтә.
Бер мәкаләдә генә Муса Җәлилнең бөтен әсәрләренең туу тарихына, аларның вариантларына тукталу һич тә мөмкин түгел. Биредә сүз, нигездә, Муса Җәлилнең бер әсәре — «Алтынчәч» поэмасы, шагыйрь-

98
мең «Алтынчәч» поэмасын ничек язуы турында гына барачак. Әсәрне кат-кат эшләү, тормыш материалын ныклап өйрәнү кебек сыйфатлар «Алтынчәч»тә аеруча ачык күренә.
Муса Җәлил тормыш материалын турыдан-туры шул тормыш эчендә кайнап, геройлары арасында яшәп тә, китаплар аша укып та өйрәнгән. «Балыкчы кыз» либреттосын язганда шагыйрь балык промыслосына, диңгез тормышына карагай күп хезмәтләрне укып чыккан. Ә «Алтынчәч» поэмасын язу әчеп М. Җәлилгә Казан ханлыгы чорындагы халык кузгалышлары турындагы документларны гына түгел, гомумән, тарихка, этнографиягә, археологиягә, телгә караган бик күп материалларны, йөзләгән китапларны өйрәнеп чыгарга туры килгән. М. Җәлил укыган китаплар арасында Соловьевның «История России с древнейших времен» (I том), Карамзинның «История государства Российского» (V том), Лавис һәм Рамбоның «Всеобщая история» (I—II том), Греков һәм Якуповскииның «Золотая Орда», Тизенхаузенның «Сборник материалов, относящихся к истории Золотой Орды» (I том) исемле китаплар бар. М. Җәлил Казан татарлары тарихына караган китапларны аеруча ныклап тикшергән. Ул китаплар арасында Н. Баженевның «Казанская история» (I кисәк, 1847 ел), П. За- ринскийның «Очерки древней Казани» (1877 ел), П. Рычковның «Опыт Казанской истории древних и средних времен» (1767), Спераискийның «Казанские татары» (1914), М. Ху- дяковның «Очерки по истории Ка-занского ханства» (1923), Березии- ның «Ханские ярлыки» (II том) китапларын да очратырга оула.
М. Җәлилгә борынгы халыкларның көнкүрешләрен, телләрен өйрәнергә Каюм Насыйри әсәрләре дә, Туктамыш һәм Сәхип-Гәрәй ярлыклары да, Кодекс-куманикус та, Рад- лов һәм Будагов сүзлекләре дә, «Тарихы эль әнбия», «Мәхәббәтиа- мә» дә, «Тәвәрихы Болгария» да, «Йосыф вә Зөләйха» да булышкан. Менә шуңа да шагыйрь
5 М. Җәлил. Иҗат дуслыгы. «Кызыл Татарстан», 1941, 20 апрель.
6 «Җик-Мәргән» эпосының хәзергә бер генә варианты билгеле. М. Җәлил «Алтын- чәч»не язганда шушы варианттан файдалана. Бу эпосны халыктан әдәбиятчы Фәйзи д Вәлиев язып ала һәм әдәби стильләштереп «Аң» журналының 1916 ел, № 14 санында «Фәйзи» имзасы белән бастыра.
7 М. Җәлил. «Алтынчәч» турында язмалар. КФАН архивы..
«Алтынчәч» турындагы язмаларында: «Мин тарихта һәм халык иҗатында бик озак казындым» дип язган.
Шагыйрьнең архивында Алтын Урда*,. Казан, Касыйм, Астрахан ханлыгына һәм татар, төрки әдәбиятына караган бик күп тарихи хезмәтләрдән күчереп алган өземтәләр бар. Мәсәлән, бер дәфтәргә М. Җәлил борынгы халыкларның җырларын, мәкальләрен, фразеологик сөйләмнәрен күчереп алган:
Агачка караса — агач яфрак ярды. Җиргә караса — җир яшәреп үлән
җибәрде. Чәчен тараса — җәүһәр коелды. Җиргә төкерсә — алтын коелды.
Борынгы хал ы кл а р ның тор м ы ш - көнкүрешләрен, телләрен төрле чыга н а кл арда н җеитекл әп ө й р ән ү, М. Җәлилгә борынгы татар халкы тормышы, көрәше турында эстетик ышандырырлык әсәр тудыруга ярдәм иткән. Халыкның бөтен тормыш тәҗрибәсе, тарихы, теле, фольклоры, әдәбияты шагыйрьгә ярдәмгә килә.
М. Җәлил «Алтынчәч» поэмасын халык иҗаты материалларыннан файдаланып язган. Әмма бу — халык иҗатын турыдан-туры кабатлау түгел, шагыйрь Пушкин, Лермонтов, Некрасов, Тукай традицияләреннән оста файдаланып, үзе поэтик кыюлык күрсәтеп, бөтенләй яңа ориги- ( наль әсәр иҗат итә. Авторга, «бу әкиятләрнең темасын һәм мотивларын файдаланган хәлдә, әсәрнең сюжет җебен, образларын һәм вакыйгаларын башлыча үз хыялыйда иҗат итәргә туры килә» L
ЛА. Җәлил поэмага нигез итеп татар һәм башкорт халыклары арасында таралган «Җик-Мәргән» эпосын 5 6 ала. Эпоста хезмәт халкының омтылышлары, үзләрен изгән кара көчкә каршы көрәшләре «тарихи дөрес, художестволы кызыклы, оригиналь» 7 чагылыш тапкан.
99
М. Җәлил поэмада социаль ачык-лыкны, тирәнлекне тагы да көчәйтә. Бу Тугзакны сурәтләүдә дә күренә. Эпоста Тугзак яу башының бикәсе итеп бирелсә, М. Җәлил аны ярым күчмә ярлы авылда ил агасы булган һәм Казан ханлыгына каршы көрәштә үлгән батырның тол хатыны итеп күрсәтә.
М. Җәлил поэманың беренче ва-риантларында (шулай ук 1939 елны «Совет әдәбияты» журналында ба-сылган вариантында да) Тугзак җәйләвен хан гаскәре басып алу кү-ренешен нәкъ эпостагыча бирә. Анда яу басканда батырлар йоклап калалар. М. Җәлил табигать күренешен, Тугзакның шомлануларын да эпоска якын рухта сурәтли. Әмма соңгы вариантта М. Җәлил «Җик-Мәргән»- нән шактый ераклаша: төнге табигать күренешләрен, Тугзакның борчылу, шомлануларын төшереп калдыра. Дошман, батырлар йоклаганда түгел, ә бәби туе үткәреп ятканда килеп баса. Бу рәвешле сурәтләү әсәрнең идея эчтәлеген тагын да ти-рәнәйтеп җибәрә. Чөнки монда җәйләү халкының, Тугзак улларының батырлыгы, ирек, азатлык сөюләре, характер сыйфатлары ныграк ачыла.
Эпоста дошман ерткыч характерлы итеп сурәтләнә. Ул бөтен ыругны канга батыра, малны талый:
«Аларның алтыи-көмешләре, ук- җәяләре бар да дошман көймәләре өстенә төялеп йөзеп китте. Күптән түгел Тугзак әбинең туры атуларына сөенеп торган шук туруннарының өстендә хәзер ерткыч ала каргалар, тилгәннәр очып йөриләр иде».
М. Җәлил дошманның ерткычлыгын реалистик күренеш, оста детальләр аша ача (Тугзак улларының гәүдәләрен крепость нигезенә күмдертүе, Тугзакның күзен чокыту, табан астын ярдыртуы һ. б.), дошманның конкрет-җанлы образын тудыра.
Яу вакытында Тугзакның тугызынчы килене ике яшьлек баласы белән качып котыла. Әмма ул кайгыдан үлә. Җик исемле баласы исән кала. М. Җәлил эпостагы бу вакыйгага тирән социаль эчтәлек сала. Тугзак, киләчәктә дошманнан үч алу өчен, нәселе саклансын өчен, килене Каракашны үзе озата. Бу күренештә Тугзакның, Каракашның патриотизмы, ә дошманның кансызлыгы ачыла. Хан атарга боера. Каракаш та, көймәче дә үлә, тик Җик кенә исән кала.
Эпоста Җикнең дошманын тануы, ханга каршы көрәшкә кузгалуы тү-бәндәгечә бирелә: Җик, йөри торгач ата-бабалары яшәгән эргә янына барып чыга һәм шул урында йоклап китә. Төшендә ул әтисен күрә. Әтисе аңарга дошманнан үч алырга куша. Җик, атасының ук-җәясен алып, тугайда йөргән иясез аргамакка атланып, Казан ханлыгына ясак түләгән башкортларны җыеп, ханга каршы көрәшкә чыга. Хан гаскәрен җиңеп, ханга ясак түләүдән коткара. «Җик-Мәргәннең исеме тиз арада җырларга кушылып әйтелә башлады. Җикнең исемен ишетү күп батырларның эчен кайната, аның үзен күрү алариы куркыта. Урал ягы аръягында булган кыргыз батырлары, Җаек буеның атаклы бәйләре, Казан ханының атаманнары аның туры угына очраудан куркалар иде» дип языла эпоста Җик турында. М. Җәлил эпоста язылган менә шушы халык һәм хан арасындагы көрәшне поэманың төп сюжет сызыгы итеп ала һәм поэманы халыкның җиңүе белән тәмамлый.
Ә эпоста вакыйгалар дәвам итә. Хан, күп гаскәр җыеп, Җик-Мәргән- гә ташлана. Бу сугышта Җик җиңелә. Аны Казанга алып кайтып, зур таш сарайга ябып куялар. Әмма мәргәнлеге белән ул хан кулыннан да котыла. Хан ауга баргач, бер күлдә ялгыз аккош күрә. Ул аккошны үтермичә генә атып, сарай күленә җибәрергә куша. Әмма берсенең дә батырлыгы җитми. Ахырда төрмәдән Җпк-Мәргәнне чакырырга мәҗбүр булалар. Җик хан теләген үти һәм шуның өчен ирек ала. Җик- Мәргән яңадан Агыйдел буена, туган җирләренә кайтып китә. Эпос шуның белән тәмамлана. М. Җәлил бу вакыйгаларны сюжет тукымасына кертми.
Шул рәвешчә, М. Җәлил поэмадагы ирек, азатлык өчен барган көрәш сызыгын сурәтләүдә «Җик-Мәргән»нән файдалана. Әмма эпостагы вакыйгаларны поэмага ул
100
механик рәвештә генә күчереп утырт-мый, бәлки әсәрнең идея эчтәлеген ачуга, халык героизмын күрсәтергә ярдәм иткәннәрен генә сайлый.
М. Җәлил татар халык әкияте «Алтынчәч»нең дә сюжетыннан фай-далана, бу әкияттәге вакыйгаларны, детальләрне «Җик-Мәргән»нең темасы белән органик бәйләп, бөтенләй яңа ситуацияләр, вакыйгалар тудыра. Алтынчәч белән Җик мәхәббәтенә һәм Алтынчәч белән хан мөнәсәбәтенә бәйләнешле вакыйгалар эпоста бөтенләй юк: алар шагыйрь фантазиясендә менә шушы ике әкиятне органик берләштерү аркасында туалар. М. Җәлил «Алтынчәч» әкиятен дә бик нык үзгәртеп, әсәр эчтәлегенә җайлаштырып куллана.
«Алтынчәч» әкияте татар халкы арасында күп таралган әкиятләрнең берсе. Бу әкиятнең төрле эчтәлектәге төрле вариантлары бар.
Мәҗит Гафури язып алган вари-антын әкият-легенда дип атарга мөмкин. М. Гафури бу әкиятне халыктан язып алган һәм аны әдәби стильләштереп «Хан кызы Алтынчәч» исеме астында «Аң» журналының 1914 ел, № 16—17 саннарында бастырган. «Җик-Мәргән» эпосында халыкның үзен изүчеләргә каршы көрәше яктыртылса, «Хан кызы Алтынчәч» әкият-легендасында халык-ның чит басып алучыларга каршы көрәше * сурәтләнгән. Әдәбиятчылар бу легендада татар халкының XII гасырда монгол басып алучыларына каршы көрәше поэтик формада чагылган булырга тиеш дип карыйлар.
Муса Җәлил Алтынчәч образын тудыруда нигездә шушы әкияттән файдалана. Әкияттә Алтынчәч — матур, гүзәл кыз гына түгел, батыр, герой кыз да. Ул бай рухлы, нык характерлы кеше. Үзенең дошманы белән көн итүгә караганда, ул көрәшеп үлүне артык саный һәм туган иленең азатлыгы өчен батырларча көрәшә. Поэмадагы Алтынчәч халыкның рухи байлыгын, матурлыгын, батырлыгын гәүдәләндерә. Шагыйрь Алтынчәчне бөтенләй башка чорда (XVI йөздә), башка ситуацияләрдә (сыйнфый көрәшкә бәйләп), башка мөхитта (Алтынчәч хан кызы түгел, ә
8 М. Җәлил бу әкиятне М. А. Васильевның 1924 елда чыгарган «Памятники та- £ тарской народной словесности» исемле китабында очрата. Бу әкият 1914 елда Казан губернасы, Тәтеш өязендә язып алынган.
9 М. Җәлил. Автордан. «Алтынчәч», 1941 ел, Татгосиздат.
ярлы крестьян кызы) сурәтли, тик ул әкияттәге Алтынчәчнең төп характер сыйфатларын гына ала.
Халыкта алтын чәчле кыз турында башка әкиятләр дә бар. Мәсәлән, Муса Җәлил поэмада «Туктар» исемле әкият сюжетыннан да файдалана L Бу әкияттә Зөләйха исемле, алтын чәчле гүзәл хатынның кер юганда бер бөртек чәчен төшереп калдыруы һәм шул чәч бөртегенә карап, патшаның алтын чәчле кызны эзли башлавы һәм аны үзенә хатынлыкка алуы турында сөйләнелә. Әкияттә патша явыз кеше, халык дошманы буларак сурәтләнә: ул Зө-ләйханың ире аучы Туктарны төрмәгә яптыра, Зөләйханы үзенең сараена алдырта. Туктар улы Хәмит ярдәмендә төрмәдән ычкыну белән патшаны үтерә, аның бөтен гаскәрен кырып ташлый. Бу әкияттә халыкның үзен изүчеләргә каршы социаль көрәше, изүчеләргә нәфрәте әкият формасында тасвирланган. М. Җәлил хан образын тудыруда «Туктар» әкиятенең сюжет җепләреннән оста файдалана (1-акт, 1-картина). Ләкин драматик әсәр өчен җитәрлек материалны эпос та, әкият тә биреп бетерә алмый. Шуңа да күп кенә нәрсәләрне шагыйрьнең үзенә иҗат итәргә туры килә. «Бу иҗат итү — башка татар халык ’ әкиятләренең J сюжетларын һәм аерым элементларын файдалану, аларны «Җик-Мәргән» темасы һәм сюжеты белән органик бәйләү, шул нигездә аларны үстерү, әдәби эшләү һәм шулай ук теманы чишү өчен кирәк булган дәрәҗәдә яңа образлар, вакыйгалар өстәү тәртибендә барды»,8 9 — дип яза автор үзе бу турыда.
М. Җәлил поэмада татар халык әкиятләрендәге бик күп мотивларны, вакыйга-эпизодларны оста худож-никларча төп сюжетка бәйләп җибәрә. Мәсәлән, поэмада алтын каурый темасы бар: Җик Алтынчәчкә алтын каурыйлар бүләк итә. Бу моментны автор 1912 елда, элекке Уфа
101
өязендә язып алынган «Алтын каурый» әкиятеннән, ә сихерле аккош темасын «Алтын кош» әкиятеннән 10 файдалана. Батырның табигать тарафыннан үстерелү темасы күп әкиятләрдә очрый (мәсәлән, «Каһарман Катил» әкияте). Тугыз батыр темасы «Айса улы Амәт» эпосында бар. Пәһлүан-дию белән ялгыз көч сынашу да татар халык әкиятләрендә нык таралган традицион алымнарның берсе.
Муса Җәлил «Алтынчәч» поэма-сында, Җик-Мәргән сюжетына бәйләп, Елан-тау һәм аждаһа мотивын да файдалана. Бураш карт халыкка Җикнең әтисе Янбулатның аждаһага каршы көрәштә һәлак булуы турында сөйли. Сюжеттагы бу темага материал итеп шагыйрь иске Казан турында татар халкы арасында нык таралган легендаларны ала. Бу легендаларны беренче тапкыр Каюм Насыйри язып ала һәм үзенең 1880 елны 1881 ел өчен чыгарган календаренда урнаштыра.
Н. Ф. Катанов татар мәгърифәтче-сенең бу хезмәтләрен рус теленә тәрҗемә итеп бастыра 11. Иске Казан турындагы легендаларның берсендә бер батыр егетнең еланнар яшәгән урынга барып, саламга ут төртеп, еланнарны яндырып бетерүе, әмма бер еланның егетне куып җитеп үтерүе турында сөйләнелә. М. Җәлил бу материалны үзенчә эшкәртеп, әсәрнең зур социаль эчтәлек йөртә торган деталенә әверелдерә, төп сюжет сызыгына кушып җибәрә. Җикнең әтисе халык канын эчүче еланнарга каршы сугышта — аждаһа белән сугышта үлә. Шагыйрь Казан ханы янында исән калган аждаһа еланны Кулупай образында сурәтли.
М. Җәлилнең халык иҗатында очрый торган вакыйга, мотив, тема, детальләрне оста итеп файдалануына, тирән идея нагрузкасы йөртә торган детальгә әверелдереп, әсәрнең төп сюжет тукымасына кушып җибәрүенә тагын бер мисал китерергә мөмкин. К. Насыйри җыйнаган әкиятләрнең берсендә яңа Казан салуга бәйләнешле рәвештә түбәндәгечә хикәя кылына: Казан ханы крепость төзүчеләргә беренче очраган кешене крепость нигезенә салырга боера. Осталарга
10 М. В аси л ьев. «Памятники татарской народной словесности». Казань, 1924 г.
11 а) Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете. Том XXX, выпуск 3, 1920 г. Казань, б) проф. Катанов. «Татарские сказки и легенды о старой Казани, 1921 г. г. Казань.
беренче булып ханның үз улы очрый. Төзүчеләр аны кызганалар һәм шул тирәдә чабып йөргән бер этне тотып салалар. М. Җәлил борынгы халыкларның гореф-гадәтләрен чагылдырган бу легендадан крепость нигезенә кешене күмеп калдыру мотивын файдалана. Әмма ул бу детальне этнографик бизәк өчен генә алмый. Бу деталь поэмада Мәмәт ханның явызлыгын тагын да кабарынкырак итеп күрсәтү өчен ярдәм итә:
Мин бу тауда калга торгызам...
Калга диварының нигезенә
Тугзак батырларының гәүдәләрен салыгыз... Тугзак нәселеннән бер исән зат калмасын...
— ДИ хан.
М. Җәлил «Алтынчәч» поэмасын язганда көнчыгыш халыкларының эпосы белән дә танышкан һәм андагы кайбер мотивларны файдаланган да. Мәсәлән, архивта шагыйрьнең ойрот халыкларының эпосы белән таныш булуын күрсәткән материаллар бар. Тел-стиль чараларын тудыру өчен ул «Таһир-Зөһрә» кыйссәсен дә, «Алпамша» эпосын да, «Йосыф вә Зөләйха» поэмасын да өйрәнгән.
М. Җәлил башка халыкларның фольклорыннан татар халкы өчен хас булган мотивларны гына, милли үзенчәлекләргә каршы килмәгәннә- рен генә сайлый, һәрбер халыкның фольклорында шул милләтнең тарихы, үзенчәлекләре, аерым сыйныфның дөньяга карашы, уй-тойгылары гәүдәләнә. Ләкин моннан тыш фольклорның башка халыклар өчен кызыклы булган ягы, гомуми кешелек тойгыларын, уйларын, кешелек җәмгыятенең билгеле бер этаптагы торышын чагылдырган ягы бар.
Татар, башкорт, казакъ, үзбәк, ойрот, монгол һ. б. халыкларның борынгы фольклор материалларында шул чорның күп халыклары өчен уртак булган моментларны күрергә, мөмкин. М. Җәлил башка халык
102
фольклорының менә шул ягыннан — билгеле бер тарихи чор кешеләренең уртак сыйфатларын, шул чордагы халыкларның тормышларын, ке-шеләрнең дөньяга карашларын, образлы фикерләүләрен көнчыгыш халыклары арасында нык таралган «Таһир-Зөһрә» кыйссәсениән дә, ойротларның «Когутай» эпосыннан да, монголларның Чыңгыз хан турындагы легендаларыннан да өйрәнгәнһ Бу өйрәнүләр шагыйрьгә поэмадагы геройларның милли үзенчәлекләрен һәм гомумкешелек сыйфатларын тагын да тирәнрәк ачарга, калкурак итеп күрсәтергә ярдәм иткәннәр.
М. Җәлил «Алтынчәч» поэмасын 1935 елның ноябренда яза башлый һәм 1936 елның августында тәмамлый. Академик Асафьев, поэма-либ- реттоның планы, сюжет эчтәлеге белән танышкач ук, әсәрнең матурлыгына сокланып болай дигән:
«Гомумән планга зур гына үзгәртүләр кирәк. Ләкин бу төзәтүләрдән соң ул хәзерге матурлыгын һәм ори-гинальлеген югалтыр дип куркам. Миңа ул бик тә ошый».
М. Җәлил эш процессында поэмага зур үзгәрешләр кертә: кайбер кү-ренешләрне бөтенләй төшереп калдыра, кайберләренең урыннарын үзгәртә, әсәрнең идея эчтәлеген тирәнәйтә торган яңа вакыйгалар, детальләр өсти. Беренче вариантта күренгән матурлыгы һәм оригинальлеге төзәткән саен ныграк ачыла бара. М. Җәлил поэманы 6 ел яза һәм соңгы, унберенче вариантын 1941 елны гына тәмамлый. Нәтиҗәдә тагын да эчтәлеклерәк, матуррак һәм үзенчәлеклерәк поэма туа 12 13.
Поэманың беренче вариантында ук шагыйрьнең халык иҗаты әсәрләрен файдаланудагы кыюлыгы, сюжет төзүдәге осталыгы күренә. Социаль характердагы конфликт образларның характерын тулы итеп ачарга ярдәм итә. Конфликт бер- берсенә капма-каршы ике сыйныф: изелүче халык белән тархан, мирза, ханнар арасындагы антагонистик каршылыкка корылган.
12 М. Җәлил. «Алтынчәч» турында каралама кәгазь. Архив (КФАН), № 6 папка.
13 Поэманың 11 варианты СССР фәннәр Академиясенең Казан филиалы тел-әдәбият һәм тарих институтында саклана.
Образлар да ике лагерьга аерылалар. Бер якта: Тугзак, Җик-Мәргәи, Алтынчәч, Каракаш, Бураш һ. б., икенче якта — Урмай, Кулупай һ. б. Беренче вари-анттагы конфликт, образларның бү-ленеше соңгы вариантларда да саклана. Шулай да сюжет эчтәлегендә шактый зур үзенчәлек һәм аерма бар. М. Җәлил соңгы вариантларда конфликтны тагы да кискенләштерә, драматизмны, хәрәкәтне көчәйтә, вакыйгаларны бер-берсеиә тагы да ныграк бәйли. Төрле характердагы үзгәртүләр, төзәтүләр нәтиҗәсендә сюжет эчтәлеге тагы да байый, җан- лылыгы һәм кызыклыгы арта төшә, композицион бөтенлек көчәя.
Поэманың беренче вариантында шагыйрь халык үчен һәм халык ба-тырының батырлыгын күрсәтүне төп бурыч итеп куя. Әсәрнең композициясе һәм вакыйгалар менә шул идеяне ачуга ярдәм итәләр. М. Җәлил беренче өч картинада Тугзак эргәсенең хан гаскәре тарафыннан туздырылуын сурәтләсә, соңгы өч картинада халыкның Җик-Мәргән җитәкчелегендә сыйнфый үч алуларын күрсәтә. Соңгы вариантларда халык патриотизмын чагылдыруны максат итеп куйгач, шагыйрь вакый-галарны үзенең идеясенә ярашлы рәвештә үзгәртә. Бу үзгәреш компо-зициядә дә чагыла: 1938—39 елгы вариантларында шагыйрь беренче өч картинадагы вакыйгаларны ике кар-тинага, ә соңгы вариантта пролог итеп кенә калдыра. Соңгы вариантларда Л1. Җәлил халык тормышын һәм социаль каршылыкны, сыйнфый көрәшкә кузгалуның тирән тарпхи- социаль сәбәпләрен ача торган яңа ситуацияләр, вакыйгалар, детальләр өсти. Мәсәлән, беренче вариантта хан образы поэмада гәүдәләнми, вакыйгаларда күренми, халык дошманнары образыннан тик Кулупай һәм Урмай образлары гына ачыла. Урмай Бураш картның улы һәм үзенең абыйсы Курмайны үтереп, аның кызы Алтынчәчне урлап, хап янына качкан шымчы булып гәүдәләнә.
103
М. Җәлил соңгы вариантларда бөтенләй яңа образ — Мәмәт хан об-разын кертә, Урмай һәм Кулупай образларын да үзгәртә. 1938—39 елгы вариантларда автор Урмайны Бураш картның улы итми, шулай да ул хыянәтче буларак сурәтләвендә дәвам итә: Тугзакның кияве Урмай, Тугзакиың батыр улы Алмазны үтереп, хан янына кача һәм ханга ирек сөюче халыкның кайда яшәвен сөйли. Соңгы вариантта Урмай образын халык вәкиле итмичә, югары сыйныф кешесе — тархан итеп кенә сурәтли.
Беренче вариантта автор хан <са- ;рае тормышын, дошман образларын вакыйга-күренешләрдә күрсәтмәсә, ■соңгы вариантларда ханның сарайдагы тормышын аерым картина итеп кертә, шушы картинада Алтынчәч белән ханны турыдан-туры очраштыра.
Соңгы вариантларда халык белән хаким сыйныфның каршылыгы да җайлы һәм мавыктыргыч вакыйгаларда ачыла. Беренче вариантта Алтынчәч образы һәм Алтынчәчкә бәйләнешле вакыйгалар бик пассив сурәтләнгән, Җик һәм Алтынчәчкә бәйләнешле мәхәббәт коллизияләре статик хәлдә бирелгән. Җик белән Алтынчәчнең мәхәббәте IV картинада күренә: Алтынчәч аудан Җикнең кайтуын көтә һәм аны сагынып җырлый, ә Җик Алтынчәчне сагынып аудан кайта һәм үзенең Алтынчәчне яратуы турында җырлый. Аннан соң Алтынчәч алтынчы картинаның ахырында гына, Җикнең Кулупай белән көрәш моментында гына килеп чыга.
Автор беренче вариантта мәхәббәт темасын халык көрәше белән бәйлә-нештә сурәтли алмый. Соңгы вари-антларда мәхәббәт темасы халык патриотизмы темасы белән бергә үрелеп, драматик коллизияләр белән тулы, гаҗәп бай, кызыклы һәм тирән эчтәлекле сюжет сызыгы булып үсә. Алтынчәч образы бу юлы калку итеп, төп образларның берсе булып тасвирлана. Алтынчәч һәм Җик мәхәббәте, Алтынчәч белән хан ара- с ы н д агы ко и ф л 11 кт җа нл ы в а к ы й га - ларда, хәрәкәттә, кызыклы ситуа-цияләрдә ачыла.
Лирик сюжет сызыгы I актның беренче картинасыннан ук башлана: карурманда кызлар белән җиләк җыйганда Җикне күреп, Алтынчәч аңа гашыйк була. Шушы ук картинада хан Урмайга чишмә суына алтын чәч бөртеге төшеп калган кызны табарга, эзләргә боера. Икенче картинада Алтынчәчкә бәй- .ләнешле ситуация тагы да куера һәм ул халык белән ханнар арасындагы каршылыкны символик планда ача: хан егетләре авылның иң матур кызы Алтынчәчне урларга телиләр, әмма аны Җик коткарып кала. Соңгы вариантларда Алтынчәч һәм Җик мәхәббәте төп сюжет сызыгы — халык көрәшенә караган вакыйгалар белән бәйләнештә тасвирланган. Алтынчәч белән Җикнең мәхәббәтенә хан каршы төшә. М. Җәлил бу каршылыкны социаль- сыйнфый антагонизмның бер чагы-лышы итегг сурәтли. Хан егетләре .Алтынчәчне урлыйлар. Ләкин III актның беренче картинасында сарайда хан Зелән очрашуда Алтынчәч үзенең иреккә омтылуы, Җиккә булган мәхәббәтенең көчлелеге белән ханны җиңеп чыга. Соңгы вариантларда изүгә* каршы Җик кенә түгел, Алтынчәч тә актив рәвештә көрәшә, героик натура булып әверелә. Сюжетта лирика белән героика органик рәвештә үрелеп китә.
«Алтьгичәч» поэмасының беренче вариантында хәрәкәт бик акрын бара, геройлар да җитәрлек актив түгелләр. Мәсәлән, Тугзак эргәсенең тар-мар ителүен автор беренче вариантта өч картинада тасвирлый. Беренче картинада Тугзак улларының аудан кайтулары һәм Җик туу уңае белән уздырылган бәби туе, икенче картинада — Тугзак егетләренең хан гаскәре белән сугышулары һәм җиңелүләре, ә өченче картинада Каракашның Җикне алып, көймәгә утырып, дошман кулыннан качуы сурәт- ләнелә. Вакыйгаларга динамика, сөйләшүләргә ачыклык, кыскалык җитми. Мәсәлән, беренче картинада аучыларның кайту күренеше —50 юлда, Җикнең тууы турындагы хә-бәр —30 юлда, Алмазның үлеме ту-рындагы хәбәр—103 юлда, Җиккә исем кушу —45 юлда, Тугзакиың
104
аждаһа турында сөйләве —85 юлда бирелә. Лк Җәлил шушы 313 юлда тасвирланган вакыйганы соңгы ва-риантта зур осталык белән 100 юлда сурәтли, ул гына да түгел, өч карти-надагы вакыйгаларны прологка сый-дыра. Нәтиҗәдә хәрәкәт, драматизм көчәя, вакыйгалар бик тиз һәм кызу алышынып торалар.
М. Җәлил хисләрнең көчле чагы-лышына, кичерешләрнең тирән булуына да нык игътибар итә. Әмма әле беренче вариантта ул бу осталыкка ирешеп җитә алмый. Мәсәлән, Тугзакның батыр улы Алмазның ауда вакытта арслан тырнагыннан үлү вакыйгасы бишенче картинадагы төп драматик ситуация булып тора. Бу вакыйга 103 юлда бирелә. Әмма бу вакыйга әсәрнең төп идеясен ачуда бернинди роль уйнамый. Бу очракта драматизм үз максат буларак яши кебек. 1938—39 елгы вариантларда М. Җәлил ’ Алмазның үлеменә тирән эчтәлек сала: Алмаз хыянәтче Урман тарафыннан үтерелгән булып күренә һәм бу Урмай образын ачарга ярдәм итә. 1940 елгы вариантта шагыйрь Урмай образын үзгәртү белән бу драңатик ситуацияне бөтенләй төшереп калдыра. Соңгы вариантларда конфликт үткенәю белән бергә драматизм да көчәя.
М. Җәлил поэма финалын тасвир-лауга, финалның тирән мәгънәле булуына бик нык игътибар иткән. «Алтынчәченең төрле вариантларын чагыштыруда бу бик ачык күренә.
1936 елгы либретто сюжетының планында Алтынчәчне Урмай уктан атып үтерә.
М. Җәлил либреттоның беренче вариантында финалны сюжет пла- нындагыча түгел, ә үзгәртеп сурәтли: Алтынчәч исән кала. Тугзак Кулу- пай белән очраша, Кулупай, аны күргәч, калтырап төшә. Тугзак үч алу турында сөйли һәм халыкны көрәшкә чакыра:
«Туруннарым, артка чигенмәгез!
Җиңәр өчен алга барыгыз!
(Тугзак җыры барган чакта Алтынчәч Мәргән кочагына ыргытыла. Алар күрешәләр, үбешәләр. Тугзак ариясе беткәч, Мәргән яңа кылыч күтәреп) Егетләр, алга!
Хор. Алга!
(Кулупайга ыргытыла — һәм аны
14 М. Җ ә л и л. «Алтынчәч», Архив (КФАН)г.
сугып ега. Хан гаскәре кача. Мәргән егетләре куып китәләр. Быргычы быргы уйный)».14
1938 елгы вариантта шагыйрь фи-налны башкачарак тәмамлый: Тугзак белән Кулупай түгел, хан очраша. Тугзак ханны буып үтерә: «Тугзак ханны буа, хан калтырап төшә. Шул хәлдә бар да хәрәкәтсез калалар. Берничә секунд хәрәкәтсез җанлы картина. Ут сүнә. Ут янганда еракта—томан эчендә Идел күренә. Идел буенда ташка басып Җик Иделне күзәтә. Идел буйлап Аккош өстендә йөзеп Алтынчәч килеп чыга. Ул ярга чыга. Җик белән кочаклашалар. Бу картина әкрен генә томан эчендә югала. Караңгылана. Сәхнә яктырганда, фонда Казан Кремле-нең сәгатьле башнясы күренә. Башында кызыл байрак җилгә җилферди. Алгы планда әкиятче әкиятен сөйләп бетерә. Аны пионерлар уратып алганнар. Әкиятче:
Шуннан сон яшь батырның Данлыклы туе булды. Балы комалаклы булды. Кымызы куе булды’.
Мин дә шул туйда идем 4
Туйганчы итеп эчтем.
Тик балы авыз буйлап Авыздан агып төште. Балакайлар, бигайбә, Әкиятем шунда бетте».
М. Җәлилне бу финал да канә-гатьләндерми. Чөнки монда әсәрнең тирән идеясе йомылып калына, поэма әкият булып әверелә. Шуңа да 1938—1939 елгы башка вариантларда автор әкиятче образын һәм кызыл байраклы Казан Кремлен бөтенләй төшереп калдыра. Бу композицион алым, кызыклы булса да, бу очракта үзен акламый, әсәрнең фәлсәфи идеясен тагы да калку итеп- күрсәтергә ярдәм итми. Тугзакның ханны буып үтерү күренеше дә натуралистик планда бирелгән. Иң ахырда Җик белән Алтынчәчнең икесен- - аерып күрсәтүдә дә тирәнлек җитеп бетми. М. Җәлил соңгы вариантларда финалны халык тантана

сы белән тәмамлый. Хан гаскәре кача. Тугзак ханны качкан чакта ук белән атып үтерә. Аккошка утырып, Алтынчәч килеп төшә. Барысы бергә җиңү турында җырлыйлар. М. Җәлил һәр төзәткән саен финалдагы вакыйгаларның мәгънәләрен тирәнәйтә, финалны эчтәлеккә тыгыз бәйләнешле итеп төзи.
М. Җәлилнең «Алтынчәч» поэма- ь сын язу тарихы, әсәрнең идея эчтәлеген тирәнәйтү, художество сыйфатын камилләштерү буенча күп көч салып армый-талмый эшләве, халыкның иҗатыннан һәм классик әдәбияттан оста файдалануы бик гыйбрәтле мисал. Поэтик талант өстеиә менә шундый тырыш, зур хезмәт, туктаусыз эзләнү «Хат ташучы», «Алтынчәч» кебек поэмаларны, Моабит циклы кебек гүзәл шигырьләрне тудыруга китерде.
Шагыйрьнең архивы бай. Әмма әле ул тиешенчә өйрәнелмәгән. Иҗат лабораториясен, аерым әсәрләренең язылу тарихын, вариантларын өйрәнү ML. Җәлилнең әдәби осталыгын ачарга, идеялелек һәм художестволылык өчен көрәшүен күрсәтергә нык ярдәм итәчәк.