МОСКВАДА ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ҺӘМ СӘНГАТЕ ДЕКАДАСЫ
Башкалабыз Москва декадага килүче татар сәнгате һәм әдәбияты вәкилләрен бик җылы каршылады. Берничә көн алдан ук инде Москва урамнары 24 майда татар әдәбияты һәм сәнгате «декадасы ачылачагын белдергән һәм Татарстан театрлары- нын кайда нинди спектакльләр куясын игълан иткән матур-матур афишалар белән бизәлгән иде.
«Правда». «Известия», «Советская Россия» һәм башка үзәк газеталар, татар сәнгатенә һәм әдәбиятына җылы бәя биреп, башкалада татар артистларын һәм язучыларын каршылау турында мәкаләләр, рецензияләр, рәсемнәр бастырдылар. СССР Культура министрлыгы тарафыннан чыга-рыла торган «Телеведение» газетасы 24 майда Москва телеведеннесе буенча Н. Жиһановның «Алтын чәч» операсы күрсәтеләсен язды. Башкала тамашачылары татар декадасы башлануын зур кызыксыну белән көтеп алдылар. 2 4 м а й д а К. С. Станиславский һәм В. И. Немирович-Данченко исемендәге музыкаль театр бинасында, декаданы башлау спектакле буларак, М. Жәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры артистлары Мәскәү тамашачыларына композитор Н. Жиһановның «Алтынчәч» операсын күрсәттеләр. Театр залы тамашачылар белән шыгырым тулы иде.
Спектакль башланыр алдыннан театр коллективын башкаланың сәнгать работниклары делегациясе тәбрикләде. РСФСР- ның атказанган сәнгать эшлеклесе Л. В. Баратов Татарстан артистларын зур бәйрәм белән — Москвада декада башлану белән котлады.
Татарстанның атказанган артисткасы Г. Сәйфуллина үзенең җавап речендә, дусларча һәм туганнарча каршылаган өчен кайнар рәхмәт белдереп, Москвалыларга чын күңелдән сәлам тапшырды.
Әйтергә кирәк, театрларыбыз Москва та-машачылары алдына шактый бай репертуар белән бардылар. Декада көннәрендә алар башкаланың җәмәгатьчелеген һәм сәнгать сөючеләрен 19 постановка белән таныштырдылар.
М. Жәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры К. С. Станиславский һәм В. И. Немирович-Данченко исемендәге театр сәхнәсендә «Алтын чәч» операсыннан тыш, Чайковскийның «Евгений Онегин» операсын, Ф. Яруллинньщ «Шүрәле» балетын, X. Вәлиуллпнныц «Самат» Һәм Н. Җиһановның «Җәлил» исемле яңа операларын күрсәтте.
2 9 м а й д а «Җәлил» спектаклендә партиябез һәм хөкүмәтебез җитәкчеләре Н. А. Булганин, Л. М. Каганович, Г. М. Маленков, А. И. Микоян, В. М. ГЛолотов, Н. С. Хрущев, Л. И. Брежнев, Д. Т. Ше-пилов, Н. М. Шверник, А. Б. Аристов, Н. И. Беляев, РСФСР Министрлар Советы Председателе М. А. Яснов, шулай ук КПССның Татарстан Өлкә Комитеты секретарьлары 3. И. Муратов, С. Г. Батыев, Татарстан Верховный Советы Президиумы Председателе С. Н. Низамов, ТАССР Министрлар Советы Председателе С. М. Шә- рәфиев, СССР Культура Министры Н. А. Михайлов һәм Татарстанның Культура министры X. Б. Рәхмәтуллин иптәшләр булдылар.
Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры коллективы Москвадагы Үзәк балалар театры бинасында К. Тинчу- ринның «Зәңгәр шәл», Н. Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин» һәм «Зифа», Т. Гыйззәтнең «Шомлы көннәр», М. Әмирнең «Миң-лекамал», Шекспирның «Король Лир» по- становкаларын куйды. В. И. Качалов исемендәге Казан Зур драма театры артистлары тамашачылар алдына Р. Ишморатның «Үлмәс җыр», М. Елизарованың «Юность буревестника», А. Афиногеновның «Мать своих детей», А. Толстойныц «Царь Федор Иоаннович», М. Горькийның «Старик» спектакльләре белән чыктылар.
Минзәлә колхоз-совхоз драма театры һәм Казан шәһәренең Киров районындагы Культура сараеның үзешчән сәнгать коллективы Ленин комсомолы исемендәге театрда М. Фәйзинең «Галиябану», Ю. Әми- невнең «Язылмаган законнар» драмаларын һәм композитор Ж. Фәйзинең «Башмагым» музыкаль комедиясен күрсәттеләр.
Республикабыз театрларының спектакльләре Москва тамашачылары каршында зур уңыш казандылар. Үзәк газеталарда по- становкаларга һәм артистларның уеннарына зур бәя биргән күп кенә рецензияләр һәм мәкаләләр басылды.
Декада көннәрендә Татарстанның дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе артист-
125
лары, авыл, үзешчән сәнгате көчләре, нефтьчеләр хоры, Казан шәһәренең берләшкән хореография -коллективы, Казан консерваториясенең яшь талантлары башкаланың таләпчән тамашачыларын татар халкының җыр һәм бию сәнгате, музыкасы белән таныштырдылар. Артистларыбызның һәм үзешчән сәнгать көчләренең чыгышлары һәр җирдә уңыш белән үтте. Үзәк матбугат аларның башкару осталыгына югары бәя бирде. 3 1 майда. СССР художество залларында Татарстанның рәсем сәнгате күргәзмәсе ачылды. Республикабызда рәсем сәнгате бары тик Бөек Октябрь революциясеннән соң гына үсеп җитеште. Күргәзмәгә 90 художникның 700 гә якын рәсем, картиналары куелды. Болар арасында авыл, колхоз темасына, нефтьчеләр тормышына, бөек юлбашчы Ленинга, М. Горькийга, Тукайга, герой шагыйрь М. Җәлилгә, Ф. Шаляпинга багышланган картиналар, сокланып карарлык бик күп табигать күренешләре һәм матур-матур натюрмортлар бар. Күргәзмә художникларыбызның зур иҗат уңышын күрсәтте.
Декадада татар әдәбияты белән танышуга бүгенге татар совет әдәбиятын тикшерүгә зур урын бирелде.
2 5 майда башкаланың М. Горький исемендәге Үзәк культура һәм ял паркында татар әдәбиятының декада күргәзмәсе ачылды. Биредә дүрт зур залга татар әдәбиятының классиклары Г. Тукай, Г. Камал, Г. Ибраһимов, Ф. Әмирхан, Ш. Камал һ. б. ларның иҗаты белән, совет власте елларында татар совет әдәбиятының ирешкән уңышлары белән таныштыра торган бик күп экспонатлар куелган иде. Күргәзмәдәге фотолар, документлар, кулъязмалар, китаплар, картиналар һәм иллюстрацияләр Татарстанның 140 тан артык язучысының, шулардай — һ. Такташ, Ф. Кәрим Г. Ку- туй, К. Тинчурин, К. Нәҗми, Г. Бәширов, Ә, Фәйзи, Т. Гыйззәт, Н. Исәнбәт, С. Хәким һәм башка бик күпләрнең, башлап язучы һәм яшь авторларның иҗатын, шулай ук тәрҗемәчеләрнең, тәнкыйтьчеләрнең, әдәбиятчыларның эшен яктырта.
Күргәзмәдә герой шагыйрь Муса Җәлилнең тормыш юлын һәм иҗатын күрсәтүгә зур урын бирелгән. Шагыйрьнең Моабит дәфтәре битләре төшерелгән фотокопияләр аеруча кызыксыну тудыра.
Биредә шулай ук гарәп, латин һәм рус шрифтында басылган күп санлы китаплар белән бергә, борынгы татар әдәбияты истәлекләре булып саналган кулъязмалар һәм беренче басма китаплар: «Кисекбаш», Кол Галинең «Йосыф вә Зөләйха» поэмасы һәм башкалар бар иде.
Күргәзмәне москвалылар зур кызыксыну белән карадылар. Анда өч көн эчендә генә дә өч меңнән артык кеше булды. 2 7 майда язучылар союзында прозаик С. Антонов председательлегендә татар прозасы әсәрләре буенча фикер алышу башланды.
СССР язучылары союзының конференц- залында өстәлләрдә татар язучыларының Декада уңае белән басылып чыккан романнары, повестьлары, хикәяләре, очерклары. Татар һәм рус телләрендә 170 исемнән артык китап басылып чыккан. Болар арасын-да Ә, Фәйзинең «Тукай» романы, И. Газиның рус телендә чыккан «За городом, за Казанью» («Гади кешеләр») романы, Ф. Хөснинең шулай ук рус телендә басылган «Любовь под звездами» («Авыл өстендәге йолдызлар») повесте, Ә. Еники, М. Әмир, Р. Төхфәтуллин хикәяләре һәм башка прозаикларның әсәрләре бар.
Дискуссия вакытында асылда югарыда әйтелгән авторларның әсәрләре тикшерелде.
Г. Гулиа үзенең чыгышын И. Гази һәм Ф. Хөсни әсәрләрен анализлауга багышлады.
— Татар прозаикларын без көчле әдәбиятчылар отряды итеп карыйбыз. Бу — олы, чын әдәбият, — диде ул. — И. Гази да, Ф. Хөсни дә тормышны тирәнтен белеп язалар. Миңа бигрәк тә аларның әнә шул сыйфаты ошый. Икенче сыйфат — зур гражданлык тойгысы. «Гади кешеләр» романы эшчеләр сыйныфы турындагы аз романнарның берсе. Әсәр зур кызыксыну белән укыла. Г. Гулиа «Литературная газета»дагы В. Рунин рецензиясендә геройларның шәхси тормышы белән производство якларының табигый үрелү мәсьәләсенең артык га- диләштерелүен билгеләп, чыннан да романдагы геройларның тормышы хезмәт производствосыннан беркадәр ясалма рәвештә аерып куелган, диде.
С. Антонов та шул фикерне яклады.
— И. Газиның китабы «уңышлы» яки «уңышсыз» дип аерып әйтү өчен бик катлаулы, — диде ул. — Бездә «производство темасына язылган роман» дип ялгыш әйтәләр. Тема һәрвакыт кешегә кайтып кала, ә производство—материал ул. Эчке бер тема булмаса, әсәр һичшиксез оттыра. Производство мәсьәләсе кешенең язмышы белән бәйләнгән булса, ул шәхси проблемага әйләнгән булса, аның теләсә ниндие ту-рында язарга мөмкин. «Кеше» темасы табылса, производствосы материалын урнаштыру дәрәҗәсенә дә дөрес караш табыла. И. Гази авыр, яңа юл белән бара. Ул нефть эшен, кешеләрнең производстводагы үзара мөнәсәбәтләрен төгәл белә, һәм шунда аның көче. Ләкин И. Газиның төп герое кем соң? Анысын мин әйтә алмыйм. Мин гомуми мәсьәләне генә куйдым. Минемчә, эчке бер теманы табарга, артык нәрсәләрне алып ташларга кирәк. Шул чагында роман килеп чыгачак.
Ф. Хөснинең «Авыл өстендә йолдызлар» повесте да тикшерүчеләрнең уңай бәясен алды. /М. Бубеннов повестьтагы характерларның истә калырлык икәнен, тәнкыйтьче И. Гринберг геройларның производстводагы эшләре һәм шәхси тормышлары мәсьәләсе тыгыз үрелгәнлеген әйтте.
Яшь прозаик Р. Төхфәтулинныц хикәяләрен башкала язучылары гади көнкүреш материаллары аркылы бүгенге көннең актуаль мәсьәләләрен күтәрә торган үзенчәлекле әсәрләр дип бәяләделәр.
126
Ә. Еникинең «Саз чәчәге» повестына карата
капма-каршы фикерләр булды. С. Антонов, А.
Борщаговский, Ф. Хөсни, И. Нуруллин «Саз
чәчәгонец уңышлы әсәр булуы турында сөйләделәр.
Ә. Фәйзинең «Тукай» романы һәм М. Әмирнең
сатирик хикәяләре турында фикерләр аз булды.
Дискуссиядә классик әдәбиятның уңай
традицияләрен өйрәнү, дәвам иттерү мәсьәләсенә
шактый зур урын бирелде. Бүгенге татар балалар
әдәбиятының торышы канәгатьләнерлек булмавы
әйтелде.
Фикер алышуда С. Антонов. Г. Гулиа,
В. Шкловский, М. Бубеннов, Н. Богданов, В.
Ковалевский, С. Трегуб. И. Гринберг, Н. Чертова, А.
Борщаговский, В. Ардов, А. Мусатов, А. Талвир, Г.
Кашшаф, Ф. Хөсни, А. Әхмәт. И. Нуруллин Һ. б. лар
катнаштылар.
2 9—3 0 майда СССР Язучылары союзында татар
поэзиясе тикшерелде. Утырышны ачучы шагыйрь М.
Луконин да һәм күп кенә чыгып сөйләүчеләр дә татар
поэзиясенә югары бәя бирделәр.
— Татар совет поэзиясе һәрвакыт алгы сызыкта
булып килде. Ул сугышчан, солдат поэзиясе,
гражданлык юнәлешен ачык чагылдырган поэзия.
Бүгенге татар шагыйрьләре тормышның зур, үткен
темаларын күтәрәләр. Бусы, әлбәттә, «интим»
лириканы «гражданлык» лирикасына каршы ку-
ярга кирәк дигән сүз түгел. Гомуми эш һәм шәхси
хисләрнең бердәмлеге, шагыйрьнең
күңелендәгеләр ил тормышына кушылган булуы
белән көчле дә татар поэзиясе,— диде П.
Антокольский үзенең чыгышында.
Дискуссиядә 22 әдәбиятчы катнашты.
Шагыйрьләребез С. Хәким, Ә. Давыдов, Ә. Hex ак.
С. Баттал, Г. Хуҗи, X. Камал һ. б. ларның әсәрләре
турында бик күп конкрет фикерләр әйтелде.
Аларның уңышлары белән бергә кимчелекләре дә
ачылды.
Тәрҗемәче С. Липкин декада уңае белән
басылып чыккан «Татар поэзиясе антологиясенә
тукталды. Ул да, башка иптәшләр дә антологияне
тагын да яхшырта төшеп, зуррак тираж белән
Москвада бастырып чыгарырга кирәклеген
әйттеләр. Әдәбиятчы Ә. Нәҗип һәм язучы М.
Максуд татар шагыйрьләренең әсәрләрен рус уку-
чысына яхшырак итеп җиткерү өчен оригинал
телен белә торган кешеләрдән тәрҗемәчеләр
хәзерләү кирәклеген әйтеп чыктылар.
Поэзиябезне тикшерү уиышлы үтте. Тик бер
кимчелеге булды: анда X. Туфан, Ә. Фәйзи, Ш.
.Маннур, М. Садри, Ш. Мөдәррис, 3. Нури кебек
шагыйрьләребез иҗатына карата бер фикер дә
диярлек әйтелмәде.
3 1 майда Язучылар союзында татар
драматургиясе әсәрләрен тикшерү булды. Р.
Ишморатның «Үлмәс җыр», Г. Минскии- ның
«Дуслык чишмәсе», Ю. Әминевнец «Язылмаган
законнар» исемле пьесаларын тикшерүдә 14 язуны
катнашты.
2 июньдә «Молодая гвардия» журналы
редакциясендә «Совет әдәбиты» журналы
тикшерелде. Зур уңышлары белән бергә
журналның эшендә кимчелекләр дә күрсәтелде.
Журналга ярдәм кирәклеге турында да күп сүз
булды.
Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы шагыйрь
Муса Җәлил исеме белән аерылгысыз бәйләнгән.
Аның бөек патриотлык, гражданлык тойгысы белән
сугарылган ялкынлы шигырьләре поэзиябезнең
җәүһәре булып тора. М. Җәлил үзенең үлемсез
җырлары белән бөтен дөньяга танылды.
1 июньдә башкаланың Чайковский исемендәге
концерт залында шагыйрьгә багышлап зур кичә
үткәрелде. Залда утыручыларга мөрәҗәгать итеп,
язучы К. Симонов болай диде:
— Бүгенге кичә — безнең уртак тормыш һәм
шигърият дустыбыз Муса Җәлил кичәсе, аның
шигырьләре, дуслары кичәсе. Шигырь язучы яки
шигырь яратучы һәркем Муса Җәлилгә — героик
биографияле кешегә — Ленин премиясе лауреаты
дигән бөек дәрәҗә бирелгәч, чын күңеленнән дул-
кынланды. Бу исем — күңелендә Муса образын
йөрткән һәркем өчен кадерле. Бу — аның барлык
татар туганнары һәм иптәшләре өчен, барлык поэзия
һәм әдәбият өчен кадерле исем. Муса Җәлилнең
иҗаты, тормышы, поэзиясе, батырлыгы һәм Ватан
каршындагы җаваплылык тойгысы үз гомерен
халыкка багышлаган һәрбер шагыйрьнеке кебек
бергә үрелгән.
Тын калган залда шагыйрьнең шигырьләре
яңгырый. Аларны СССР ның халык артисты М. И.
Царев, РСФСРның атказанган артистлары В. Сомов,
Б. Телегин, артистлар А. Виноградова, В. Токарев,
шагыйрьләр Ә. Давыдов һәм В. Державиннар
укыйлар.
Германия Демократик Республикасының
Язучылар союзы беренче секретаре Макс
Циммерингка сүз бирелә.
— Без Муса Җәлилне зурлап искә алу кичәсе
көнендә Москвада булуыбызга бик сөенәбез, — ди
ул. — Немец халкы Җәлил белән әле күптән түгел
генә чын-чыннан танышты: быел аның немец теленә
тәрҗемә ителгән беренче шигырьләре басылып
чыкты. Шул шигырьләрдән без аның фашист
ерткычлары кулыннан һәлак булган зур шагыйрь
икәнен күрдек. Муса Җәлил Моабитта иҗат иткән,
шигырьләрендә Демократик Германияне, Маркс,
Либкнехт, Тельман Германиясен мактап җырлый.
Немец халкы бу кеше алдында бик зур бурычлы.
Җәлил алып барган көрәш Германияне азат итү
эшенә булышты. Без немец халкын Муса Җәлилнең
тормышы һәм иҗаты белән тагын да якынрак
таныштыру өчен бөтен мөмкинлекләребез белән
тырышачакбыз.
Кичәнең концерт бүлегендә артистлар У. Әлмиев,
Ф. Насретдинов, М. Булатова М. Җәлил сүзләренә
язылган опералардан җырлар һәм арияләр
башкардылар. Шулай ук Татар дәүләт җыр һәм бию
ансамбле дә чыгыш ясады.
Халкыбызның атаклы улы Муса Җәлилгә
багышланган кичә совет кешеләренең туганнарча
дуслыгын, Коммунистлар партиясе белән
бердәмлеген күрсәтә торган ачык бер мисал булды.
Декада көннәрендә татар әдәбияты һәм
сәнгате вәкилләре Москва хезмәт ияләре белән күп
кенә очрашулар үткәрделәр. Алар Лихачев
исемендәге автомобиль заводы, электр лампалары
заводы, «Париж коммунасы» фабрикасы, «Красная
роза» комбинаты эшчеләрендә һәм хезмәткәрлә-
рендә, Москва янындагы «Новая жизнь» колхозында
һәм башка күп кенә урыннарда кунакта булдылар.
Ленин орденлы машиналар төзү заводында Г.
Әпсәләмовның «Алтын йолдыз» һәм «Газинур»
романнары буенча укучылар конференциясе булды.
4 июньдә СССР Зур театр бинасында татар
сәнгате һәм әдәбияты декадасына катнашучыларның
йомгаклау концерты булды. Татарстанның халык
артисты Г. Шамуков москвалыларга чын күңелдән
сәлам сүзләре белән мөрәжәгать итте.
Концерт традицион «Сабан туе» белән башланды.
Хор чыгышлары биюләр, жыр һәм музыка
номерлары белән алмашынды. Биредә
профессиональ артистлар да, үзешчән халык иҗаты
талантлары да үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.
Халык тормышыннан алынган матур кү-
ренешләрне— «Авыл биюе»н (Бондюг районының
Азнн исемендәге колхозы), «Кияү каршылау»ны
(Казан предприятиеләре работниклары коллективы),
Г. Тукай шигыре буенча эшләнгән сатирик биюне
(Татарстан филармониясе ансамбле группасы) һәм
бигрәк тә Буа, Әгерҗе үзешчән сәнгате
коллективларында катнашучылардан М. Алимова,
һәм К. Нәбиуллин башкаруындагы көлкеле «Самовар
белән бию»не зал- дагылар бик ошатып карадылар.
«Идел буе биюе» тамашачыларга бигрәк тә ошады.
Биредә татар, рус, мари, чуваш, мордва, башкорт,
удмурт биюләре башкарылды (Татарстан
филармониясенең җыр һәм бию ансамбле).
Нефтьчеләрнең һәм авыл хезмәт ияләренең
үзешчән сәнгать түгәрәкләрендә катнашучылар
күмәк җырларны бик яхшы башкардылар.
Тамашачылар Татарстанның халык артистлары М.
Булатова һәм Ф. Насретдинов, республикабызның
атказанган артистлары 3. Хисмәтуллпна һәм Р.
Билалова, Казан консерваториясе студенты И. Ишбү-
ләков башкарган халык җырларын, классик
композиторларның һәм хәзерге татар
композиторларының операларыннан алынган
арияләрне яратып тыңладылар. Казан
консерваториясе студенты скрипкачы М.
Әхметовныц чыгышын кул чабып каршыладылар.
Татарстанның атказанган артистлары Н. Юлтыева,
А. Нарыков һәм артист
С. Хәйруллии Ф. Яруллинның «Шүрәле»
балетыннан өзек башкардылар. Шулай ук Н.
Җиһановның «Алтынчәч» операсыннан бию
күрсәтелде.
Татарстанның атказанган артисты Н. Провоторов
герои шагыйрь Жуса Җәлилнең «Минем җырларым»
дигән ялкынлы шигырьләрен укыды.
Концертның ахырында концертка катнашучылар
барысы сәхнәгә җыелдылар. Сәхнә өстендә зәңгәр
күк балкый, артта нефть вышкалары күренә. Казан
Кремле силуэты, өстендә, матур кояш кебек, РСФСР
гербы күтәрелә. Концертны алып баручының сүзләре
яңгырый:
«Рәхмәт сиңа, бөек партиябез, Рәхмәт сиңа
бөтен йөрәктән. Көрәшләрдә син дәрт, рух
бирәсең, Көч бирәсең безгә хезмәттә!»
Концерт республикабызның милли культурасы
бәйрәменә, халыклар дуслыгы бәйрәменә әверелде.
Концертны тыңларга партиябез һәм хөкүмәтебез
җитәкчеләре Н. А. Булганин, К. Е. Ворошилов, Л. М.
Каганович, А. И. Кириченко, Г. М. Маленков, А. И.
Микоян,
B. М. Молотов, М. 3. Сабуров, Н. С. Хрущев, Г.
К. Жуков, Л. И. Брежнев, Д. Т. Шепилов, Е. А.
Фурцева. Н. М. Шверник, А. Б. Аристов, РСФСР
Министрлар Советы Председателе М. А. Ясное.
СССР Культура министры Н. А. Михайлов,
КПССиың Татарстан Өлкә Комитеты секретарьлары
3. И. Муратов һәм
C. Г. Батыев, Татарстан АССР Верховный Советы
Президиумы Председателе С. Н. Низамов, Татарстан
АССР Министрлар Советы Председателе С. М.
Шэрэфиев, Татарстан Культура министры X. Б.
Рахматуллин иптәшләр килде.
Концертка Москвадагы илчелекләрнең һәм
миссияләрнең башлыклары килгән иде.
Башкалада булып узган декада бөек Ленинның
милли политикасы нәтиҗәсендә чәчәк аткан
республикабызның югары, культура дәрәҗәсен
күрсәтте.