Логотип Казан Утлары
Очерк

ДЕВОН АЧЫККАНДА


I
Тирә-ягын куе урман чолгап алган сөзәк калкулык түбәсендә бөтере- леп-бөтерелеп янган озын телле якты факел кинәт «күзекте». Ни булгандыр үзенә, көннәрнең берендә моның сулышы кысыла башлады: бар көченә сузылып, алсу яулыгын болгап ала да, менә сүнәм, менә сүнәм дигәндәй, бүрек чаклы гына калып, өзгәләнергә тотына... Бер ике минуттан иренеп кенә тагын бер мәртәбә яулык болгый; дулап барган атны зур көч белән авызлыгыннан тартып, арт аякларына чүктергән кебек, тагын сүрелә, тагын өзгәләнергә тотына...
Әйтерсең, аның шаукымы сукты, берничә көннән күрше факеллар да шулай йолыккаланып, өзгәләнеп янарга керештеләр. Күз күреме җирдә факеллар биюе башланды.
Таш кала өстендәге төнге күренеш кинәт үзгәреп калды.
Әле кичә генә дистәләрчә факел ялкыныннан күк йөзенә кабынган алсу шәфәкъ тирә-якиы балкытып, тирбәлә-тирбәлә яна иде. Салкынча, тыныч төннәрне, һава куерып хәрәкәтсез калганда, дистәләрчә факеллардан күк гөмбәзенә таба ут баганалары күтәрелеп, йолдызларга тоташыр иде. Хәзер инде шәфәкъ, төн авырлыгын күтәреп тора алмаган төсле, җиргә сыешты, кечерәйде.
Миңлебай юлы өстеннән узып йөрүчеләр бу хәлгә ни дип әйтергә белми аптырап калдылар.
II
Җәйге көннәрнең берсендә яшь оператор Гали Ризванов промысел конторасына ашыгып килеп керде. Ул бик борчылган иде, кыяфәте өметсез иде. Сәбәбен сорадылар.
— 272 номерлы холыксызлана, — диде оператор, авыр көрсенеп,— нефть без теләгәнчә килми. Әллә трубаларга түбәнрәк парафин утырдымы дип, контроль кыргыч төшердек, штуцерларны тикшердек, аннары манисһольд линияләрен чистарттык. Алай да булмагач, скважинага кайнар пар җибәреп, «мунча керттек» — берсенең дә файдасы тимәде.
Ул, беразга тукталып, үзен тыңлап торучы промысел мөдиренә, өлкән инженерга карап алды:
— Монда парафин гаепле түгел, ахрысы, — дип имән бармагы белән җиргә таба күрсәтте. — Аста нәрсәдер бар, нефть дөньясында үзгәреш башланган булса кирәк,—диде.
6. „с. Ә.“ 6. 81
Бу кичне промысел конторасында өч кеше — мөдир, өлкән инженер һәм оператор бик озак сөйләшеп утырдылар.
Факелларга күз тию, скважиналарның фонтаннары кимү — Әлмәт якларында беренче булып борауланган, беренче булып нефть бирә башлаган Миңлебай ятмасында катлам басымының кимүе иде. Әлбәттә, көне-төне эшләүче скважиналар меңнәрчә тонна нефть биреп торганда, факелларда тәүлегенә ун меңнәрчә кубометр газ янганда, катламдагы басымның кимеми хәле юк, моның нәтиҗәсе кайчан да булса бер җир өстенә килеп чыгачак иде, ләкин алай ук тиз булыр дип көтмиләр иде әле аны.
Менә ул көн килеп җитте. «Нишләргә? Димәк, тиздән нефть чыгару азая», — дигән хәвефле уй чикәләрне кысты, йөзләрне караңгылады.
Фонтан кимү хәбәре идарә начальнигы Евгений Александрович Мазанов өчен аяз көнне яшен суккан кебек булды. Моны ишеткәч ул аптырап каушап калды, күзлеген бер салып, бер киеп, үзе дә сизмәстән, чәчләрен түбәсендәге такырына таба сыйпый-сыйпый, зур өстәл артында шактый утырганнан соң, кечерәк тыгыз гәүдәсен ишекле-түрле йөртергә тотынды, кабинетка берәүне дә кертмәскә кушты.
Болай борчылу өчен сәбәпләр бар иде. Инженер буларак, ул бик яхшы сизеп торды: нефтьнең фонтан булып агуы аның газ беЛән бергә булуына, ул газның нефтькә басым ясап торуына бәйләнгән. Шул газ басымы кимедеме, фонтанның да көче кими, ә тора-бара аның бөтенләй бетеп куюы мөмкин.
Бу турыда берләшмә күләмендә сөйләшүләр, исәпләүләр күптән баш-ланган иде инде. Берәүләр моңардан әллә ни өрекмәскә киңәш бирделәр. Скважиналар фонтанланудан туктаса, нефтьне насослар белән суыртырга мөмкин дигән фикерне әйттеләр. Нигә, нефтьне бу рәвешле чыгару бар, Баку якларында бу ысул күптән кулланыла. Ләкин аның икенче ягын истән чыгармаска кирәк: болай чыгарылган нефть фонтан белән аттырганнан күп өлеш кыйммәткә төшә, өстәвенә аның яртылашы мәңгегә үзе барлыкка килгән урында, ком-таш тишекләренә утырып кала, насосның аиы суыртып алырга көче җитми.
Икенче берәүләр Башкортстан нефтьчеләренең тәҗрибәсен кулланырга, девонда басымны даими саклар өчен катламга су куйдыру кирәклекне әйттеләр, аның файдалылыгын исбат иттеләр. Ләкин әле бу яңа нәрсә—аны яклаучылар әлләни күп түгел иде.
Шактый вакыт узып, күп сүзләр сөйләнелде, ниһаять, мәсьәлә хәл ителде. Идарә каршында тирәли суландыру конторасы оештыру турында боерык алынды. Хәзер шушы конторага директор табарга кирәк иде.
III
Геннадий Иванович Рябовны идарә начальнигы бик ягымлы каршы алды. Аягүрә басып, якындагы урындыкка утырырга тәкъдим итте, хәл- әхвәл сорашты, хәтта балаларның исәнлеге белән дә кызыксынды.
Гадәттә кешеләр белән мөгамәләдә әллә ни зур ихтирамлылык белән аерылмый торган, киресенчә, еш кына ордым-бәрдем сөйләшергә ярату- чач Мазановның бүген бик ягымлы сөйләшүе Рябовны бераз шиккә калдырды. «йомшак җәя, берәр җитдирәк нәрсә бар, ахры»,—дип уйлап алды ул. Аннары, билгесезлек алдында һәркемдә дә була торган эчке киеренкелек белән, болай да кысыграк күзләрен тагын да кыса төшеп, начальникка текәлде. Тегесе дә күзлеген маңгаена күтәрде, Рябовка беркавым сынап карап торгач, ашыкмый гына сүзен башлады:
— Геннадий Иванович, мин сезне бер йомыш белән чакырткан идем,— диде, өстәлендәге кәгазьләрне бер читкәрәк этәрде, — без сезне башка эшкә күчерергә ниятләп тора идек...
82
Рябов промыселда өлкән инженер булып эшли, ул эшләгән промысел планын әйбәт кенә үтәп килә, һәм аның шушы эшеннән күчү турында уйлап та караганы юк иде. Елдан артык өлкән инженер булып эшләү дәверендә инде ул кул астындагы кешеләр белән дә яхшы ук танышып, дуслашып алган иде. Гомумән ул үз эшеннән канәгать иде, аннары аның тыныч табигате атлаган саен күченүне дә яратмый. Шуңа күрә идарә начальнигының бу сүзен ишеткәч, аның йөзенә ризасызлык билгесе чыкты. Идарә начальнигы моны күрде, шуңарга ахрысы, кереш сүзне кыскарак тотып, мәсьәләне кабыргасы белән куярга ашыкты:
— Без сезне,. Геннадий Иванович, тирәли суландыру конторасының директоры итеп куярга булдык, — диде.
Инженер «бу нинди аңлашылмау?» дигәндәй, Мазановка күтәрелеп карады. Нефтьле катламга су кудыру, скважиналарның фонтан бәреп торуларын озайту турында инженерлар арасында әледән-әле килеп чыга торган кайнар бәхәсләрне күп мәртәбә тыңлаганы бар иде аның. Баку якларыннан килгән нефтьчеләрнең күбесе моңа ышанмыйлар: бер ишесе бу яңа нәрсәгә ахмаклык дип караса, икенче берсе үзенең фикерен ачык әйтмичә, мыек астыннан гына елмаеп йөри иде. Бу карашларның килеп чыгуы да юкка гына түгел.
. Баку тирәләрендәге ятмаларда җир асты сулары девондагы нефтькә кушылып, зур бәлаләр, зур азаплар тудыра икән. Нефтьне судан аеру бик мәшәкатьле икән. Шуңа күрә анда «су — нефтьнең дошманы» диләр. Ә монда белә торып, үз кулың белән суны нефтьнең эченә кудыр, бергә катнаштыр. Бу ни дигән сүз була инде!
Тик яшь белгечләр, әле җитәрлек тәҗрибәләре булмаса да, яшьләргә генә хас дәрт, аларга гына хас энергия белән бу алымның реаль икәнлеген исбат итәргә тырыштылар. Туймаза, Баулы нефтьчеләренең бу эштәге уңышларын күрсәттеләр.
Әмма шунысы ачык, әлегә кадәр катламга су кудыру турында төгәл генә бер кулланма да, бер күрсәтмә дә юк. Бу метод чыннан да нефть чыгаруда зур борылыш ясый торган перспективамы, әллә аның зарардан башка берние дә юкмы? Моны кешеләргә күрсәтергә, исбат итәргә кирәк иде әле.
Дөресен генә әйткәндә, Рябов үзе дә бу эшкә әлләии зур өмет багламый иде, шуңа күрә аңа, идарә начальнигының хәтерен калдырмас өчен, уйлап карыйм әле, уйламыйча гына булмый бит, дип әйтергә дә, төрле сәбәпләр табып, баш тартып йөрергә була иде. Ләкин ул бер төрле уйлап, икенче төрле сөйләргә гадәтләнмәгән иде.
Беркавым сүзсез утырдылар.
Рябовның күз алдына күптәнге танышы — урта буйлы, үзенең кырык яшенә карамастан, җитез хәрәкәтле, девонга су кудыру идеясенә җаны- тәне белән бирелгән тынгысыз җан, тирәли суландыру конторасының баш инженеры Разак Закиров килеп басты, аның акыллы соры күзләреннән очкыннар чәчрәтеп: «Иртәме, соңмы, барыбер кудырырбыз, бездән башка нефть чыгара алмассыз», дип өзеп-өзеп әйткән сүзләре искә төште.
Начальник, Рябовның тын утыруын, аның икеләнүе дип уйлап, үгетләү тавышы белән:
— Мин уйлап чыгармадым, берләшмәдән куштылар, югарыдан куш-канны үтәми булдыра алмыйм мин, — дип сүзен дәвам итте.
Рябовны үгетләү артык иде инде, ул риза булды.
IV
Кечерәк кенә кабинетта ике як стена буйлап кешеләр^тезелешеп утыр-ганнар. Тәмәкене дә күп тартканнар, халык әйтмешли, оалта элеп куярлык булган.
6* 83
Баш инженер әледән-әле Миңлебай мәйданының схемасы эленеп торган стена янына килеп, кызып-кызып сөйли.
Ишектән кергән Геннадий Ивановичны ул шундук абайлап алды һәм йөзе-күзе белән елмаеп:
— Безнең полкта тагын берәү артты, иптәшләр, — диде һәм башкаларга Рябовның директор булып килүен белдерде. — Вывескасыз магазин кебек, директорсыз күпме яшәргә була, — дип шаяртып та куйды.
— Күптән вакыт иде, күптән,— диештеләр бүтәннәр. Рябов, киңәшмәнең эшен бүләргә теләмичә, почмактагы буш урынга барып утырды.
Закиров, җыерылган куе кашлары астындагы үткен күзләре белән һәркемне үтәдәи-үтә күрергә тырышкандай карап, сөйләвеи дәвам итте. Рябов баш инженерның үз-үзеиә бик ышануын һәм шул ышанычны ке-шеләргә дә йоктырырга теләвен күрде һәм, бу кешедә оештыру сәләте бар, моның белән эшләве күңелле булыр әле, дип нәтиҗә ясады.
Закировны идарәдә «тәвәккәл кеше» дип йөртәләр иде.
Бервакыт, әле ул промыселда өлкән инженер булып эшләгәндә, Тай- суган янындагы бер скважинада авария булу турында хәбәр итәләр. Ун- унбиш минут та үтми, Закиров мастерны алып килеп тә җитә. Операторлар скважина янындагы кое тирәсенә җыелганнар. Кое дигәч тә ул сулы кое түгел, бетонлап эчләнгән чокыр, анда скважинаның шудырма биге урнаштырылган. Шул бикнең бер ягыннан нефть ага башлаган да, чокыр тулып, бикне күмгән. Хәзер үк чарасын күрмәсәң, нефть елга булып Зәйгә агачак. Ә чарасы шул: я скважинаны берничә көнгә фонтанлаудан туктатырга, я...
Закиров оператордан:
— Нефть кайсы яктан бәрә башлады?—дип сорый, җавап алгач, шунда ук чишенеп ташлый да, трусиктан гына калып, нефтьле коега башыннан төшеп чума. Бер чума, чыгып тын ала, ике чума, ә өченчесендә шудырма бикне ябып чыга. Аннары ике чиләк соляр мае белән коена да, йөгереп барып күпер өстеннән Зәйгә ташлана.
Икенче очракта — берничә скважинадан килгән нефтьне җыючы зур резервуарның төбеннән нефть саркый башлый. Моңардан котылу өчен скважиналарны эштән туктатырга, резервуардан ягулыкны агызып бетерергә һәм анда бензин парлары калмаслык итеп, кайнар пар белән юарга кирәк була. Моңа ким дигәндә ике-өч көн вакыт китәчәк, нефть чыгару да бик күп кимиячәк. Закиров эшнең шул ягын уйлый да, сварщикка:
— Давай, ябыштыр!—ди.
Тегесе күзләрен акайтып, ишеткән сүзләргә ышанмыйча, аңа карап тора. Өлкән инженер тагын:
— Нәрсә карап торасың, давай, эшлә,—дигәч:
— Минем әле якты дөньядан туйганым юк,—дип ирония белән җавап кайтара. Нефть белән тулы резервуар шартлар да, мин күккә очармын, дип шүрли ул.
Закиров озак уйлап тормый, үзенең дә тормышы куркыныч астында икәнне күрсәтер өчен, резервуар өстенә менеп китә дә, аякларын салындырып утыра һәм сварщик үзенең эшен бетерми торып шуннан төшми.
Менә шундый кыю йөрәкле ул Закиров. Менә шуның өчен аны тәвәккәл, дип йөртәләр һәм ялгышмыйлар да. Чыннан да тәвәккәл, куркусыз кеше ул.
Операторлар, машинистлар, электромонтерлар иртәгә нинди эшләр ' башкарасыларыи белен, өйләренә таралышкач, кабинетта Рябов, за- киров һәм өлкән геолог Теплов кына калдылар.
Баш инженер, һаман ишскле-түрле йөри-йөри, гүя бөтен сөйләгәннәргә йомгак ясагандай:
— Егетләр эшләргә тиешләр, эшли алалар, эш үзебездән, начальстводай гына тора, — диде. Тирән генә сулыш алып, Рябовка борылды:
84
— Вот шулай, Геннадий Иванович, оешуыбызга тиздән ярты ел, һаман өч скважина тирәсендә әйләнәбез, көне-төне насос белән су суыртабыз, күпме пычрак ^су суырттык инде, ә кудырырга тотынсаң, җир астына, нефтькә таба бер генә грамм да су үтми. Скважиналар бөтенләй кабул итмиләр суны. Төзүчеләр дә бик акрын кыймылдыйлар. Үзәк станциянең дә, ярдәмче станцияләрнең дә кайчан төзелеп бетәсе билгеле түгел. Корылмаларыбыз вакытлы, механизмнар вакытлы...
Закиров тынып калды, аннары читтән ишетмәсеннәр дпгәнсымаи, тавышын әкренәйтә төшеп:
— Кешеләр җир астына су кудырып фонтанны ишәйтеп булуга ышан-мыйлар. Ничек ышансыннар соң, әле бит безнең аны кешеләргә күрсәткәнебез юк, — диде.
Баш инженер тагын бер авыр гына көрсенеп алды, өлкән геолог Теп- ловның ач яңаклы, чандыр йөзенә, тыныч күзләренә карады.
Теплов әкрен генә башын селекте, маңгаена төшкән чәчләрен ипләп кенә артка сыпырып куйды һәм үзенә хас тыныч, салмак тавышы белән сөйләп китте.
— Әйе, ышанмыйлар шул. Әле мондагылары ышанмау бер хәл, әнә чал сакаллы галимнәр дә: барып чыкмас бу эш, Зәй суын скважиналарга кудырып булмас, нефтьле катлам аны кабул итмәс, диләр.
Теплов бер вакыйганы җентекләп сөйләп бирде.
Январь ахырларында ул, «Татнефть» берләшмәсеннән берничә кеше белән бергә, Казанга барган икән. Фәннәр Академиясенең Казан филиалында нефть чыгару мәсьәләсенә багышланган бер киңәшмәдә катнашкан. Анда кайбер галимнәр әйткәннәр: Зәй суын катламга кудырып булмаячак, дигәннәр. Зәй суын кудырганда, нефть урнашкан көпшәк комташ тишекләрендә эмульсия хасил була, имеш; катламның үткәрүчәиле- генә зыян килә, имеш; аннары ул суны да үткәрмәячәк, нефтьне дә җибәрмәячәк, имеш.
Ләкин бу нефтьчеләрнең күңелен сүрелдермәгән, алар үз фикерләрендә калганнар, тегеләргә кул селкеп кайтып киткәннәр һәм ныклап эшкә керешкәннәр.
Аларның һәр икесен зур дикъкать белән, бүлдермичә тыңлап торган Рябов, Теплов сөйләп бетергәч, тыйнак кына:
— Күршеләргә барып карасаң, сорашсаң, киңәшсәң бер дә артык булмас иде шикелле,—диде.
— Баулыларның эше белән кызыксынып торам мин. Шулай да Баш- кортстанга бер-ике көнгә барып кайту комачауламас иде, — диде Закиров.
— Безгә, пожалуй, Туймазадагы кебек су чистарту комбинаты төзергә рөхсәт итмәсләр, — диде Теплов сүзен дәвам итеп, — анда нәрсә генә юк: суны кислородсызландыру җайланмасы дисеңме, тимер кушылмасыннан арындыру җайланмасы дисеңме, тагын әллә ниндиләре — бар да бар. Шундый тырышып чистарткач, андый су ком-таш катламына гына түгел, тимер катлавына да үтәр, ләкин ул су үзе нефтькә караганда кыйммәткәрәк төшә. Әгәр катламга спирт кудырырга кирәк дигән булсалар, честное слово, тизрәк кудырган булырлар иде.
Өчесе дә җиңелчә генә көлешеп алдылар.
Өйләргә таралышыр алдыннан Закиров тагып насослар-турында сүз кузгатты.
Безнең насослар скважинага су кудырганда басымны алтмыш атмосферадан арттыра алмыйлар. Минемчә, аны йөзгә җиткерергә, моның өчен скважина янына өстәмә насос куярга кирәк.
Бу турыда иртәгә идарә начальнигы Мазанов белән сөйләшергә булып, сәгать унике тулып беренчегә киткәндә аякка калыктылар.
85
Ул елны кар күп яуды, кырларны, яланнарны калын юрган булып каплады, урман эчләренә тулды, авыллардагы каралты-кураларны күмеп китте. Көнаралаш диярлек күтәрелгән күз ачкысыз бураннар буровой юлларын машиналар түгел, тракторлар да үтмәслек итеп басты, кешеләрне якын җибәрмәскә теләгәндәй, скважиналар тирәсенә зур-зур көртләр өйде. Юл көрәүчеләргә эш күбәйде.
Алддн очлы борыны белән карны сөзеп, бульдозер уза, аның артыннан өсте ябулы машина килә. Ул әле тыгызланып җитмәгән юлда бераз алга тәгәри дә, көпшәк урында алгы тәгәрмәчләре белән төшеп бата. Бер алга, бер артка ыргылып та чыга алмагач, кузовтан шыбырдашып кешеләр төшәләр, машинаны сарып алалар да:
— Бер-ике, алдык, бер-ике, күтәрдек, — дип, көйләп кычкыра-кычкы- ра, машинаны алга этәләр. Утырып бераз баргач, тагын төшәләр...
Әлмәттән күп дигәндә унбиш километр ары иңкүлеккә урнашкан 49 номерлы скважинага ике-өч сәгать буе киләләр.
Биредә скважинадан су суырту дәвам итә. Тракторга көйләнгән күтәрткечкә штанглар аркылы тоташтырылган клапанлы поршень скважина көпшәсе буйлап хәрәкәтләнә: аска төшкәндә үзе өстенә чыгып калган суны, өскә менгәндә үзе белән бергә өскә күтәрә, чыгарып түгә. Нефтьчеләр телендә моны сваблау дип атыйлар. Шулай итеп забой тирәсе зонасын чистарталар, су кудырырга әзерлиләр. Ләкин бу бик акрын бара торган эш. Бик тырышканда да тәүлеккә 70—75 сваб кына күтәртергә мөмкин.
Скважина янында ук насос тора. Килүчеләр кайсы ачкыч, кайсы чүкеч тотып шуның тирәсендә кайнаша башлыйлар, аңа корыч җиңнәр беркетеп, насосны көйлиләр. Бу — басымны йөзгә кадәр күтәрер өчен куелган өстәмә насос. Өч-дүрт сәгать азапланганнан соң насос көйләнеп бетә.
Э’шкэ керешәләр. Моторлар гүли-гүли әйләнә, һава чыңлый, аяк астында җирнең җиңел генә тетрәнгәне сизелә.
Барысы да манометрга текәлгәннәр, аның стрелкасы циферблат буенча акрын гына шуыша. Закиров бөтенләй приборга йотылган. Гүя аның өчен дөньяда башка нәрсәнең әһәмияте юк, башка нәрсә яшәми. Мөмкин булса ул үзе дә насосның бер кисәгенә әйләнеп, басымны күтәрергә булышыр иде.
Басым күтәрелә, җитмешкә, сиксәнгә, туксанга җитә... Ниһаять, йөз атмосфера! Ләкин скважина кешеләр ихтыярына буйсынырга теләми.
йөзе тагын да җитдиләнгән баш инженер бер сүз дә дәшми, манометрга карап тик тора, ә башында уйлар өере. Бу өметләр дә юкка чыкты, җилгә очты. Никадәрле вакыт, никадәрле хезмәт заяга китте. Янә чиге-чамасы булмаган сваблау, забойдан пычрак су суырту башлана, янә тиргәшә-тиргәшә киңәшүләр, геологиягә нигезләнгән исәпләүләр, уйланулар башлана.
VI
Тормышта әле фаҗига бетмәгән, әле уйламаган-көтмәгән җирдән, аяк астыннан килеп чыккан аяныч хәлләр үзәкне өзеп, бәгырьне телеп алалар.
Кояшлы май ае җиткән иде. Әйләнә-тирәдән хуш ис аңкый, җиләс җил кипшергән туфрак исен, әчкелтем бензин исләрен әллә кайларга кадәр ташып йөри иде.
Девонга су кудыруга хәзерлек тизрәк бара башларга, нәтиҗәләре якын арада күренергә тиеш иде. Бу эшне тормышка ашыруга иң күп көч
86
куйган кеше Разак Закиров аеруча канатланып, аеруча дәртләнеп эшли иде. Шушы тынгысыз инженер фаҗпгага очрады.
Конторага ул хәзер сирәк килә, күбрәк вакытын насос станцияләре тирәсендә, факеллары сүнәр-сүнмәс янган промыселларда үткәрә, тырылдавык айгырына мотоциклга атланып ала да, шашкан тизлек белән, тузан өермәсе күтәреп, Әлмәт юлларында очып йөри.
Алар башлаган эш турысында халык арасында йөргән ачы сүзләр аны күбрәк уйларга, күбрәк чабарга, кыскасы—тагын да тынгысызлана төшәргә мәжбүр итте.
Халыкның авызы капчык түгел, аны бәйләп куеп булмый, халык сөйли бирә:
— Девонга ничә чиләк су салдылар икән?
— Басымны чамалап күтәрсеннәр иде, Әлмәтне күккә очырмасыннар тагын!
— Ни өчен акча түлиләр ул әрәм тамакларга?
Мондый авыз ерулар, ачыктан-ачык теш ыржайтулар күбәйгәннән- күбәя бара, алар Закиров кебек кайнар табигатьле, ярсу йөрәкле кешеләрне генә түгел, Рябовтай сабыр директорның да ачуын китерә башлаганнар иде инде.
Алар көн дими, төн дими эшләделәр, хәтта ял көннәрен дә оныттылар, житмәгән материалларны, механизмнарны эзләп, Бөгелмәгә, Бау- лыга чаптылар; киңәштеләр, сораштылар, катламны ни өчеи су кабул итмәве серенә төшенергә тырыштылар.
Менә бүген дә, якшәмбе көй булуга карамастан, Рябов скважиналар янына, ә Закиров Баулыга китәргә булдылар.
Анысын әйтеп, монысын күрсәтеп йөри-йөри, баш инженер вакытның узганын сизми дә калды. Бервакыт кулындагы сәгатенә карап, ике стрелканың да уникегә таба үрмәләгәнен күргәч, ашыга, кабалана башлады: бүген барып кайтмасаң, башка көннәрне вакыт булмас. Тизрәк китәсе иде, ләкин кемнәндер машина сорарга кирәк, әле анысы кайчан була. Закиров мотоцикл белән барырга булды. Тик шунысы бар: директор аның мотоциклда пожарга чапкандай дуамал йөрүен, башсызлыгыи күреп, аңар мотоциклда йөрүне тыйган һәм машинаны сарайга бикләтеп куйган иде.
«Ярар бер юлга ачуланмас әле, үзем өчеи йөрмим бит», — дип уйлады бүген Закиров һәм сарайдан машинаны чыгарып, бензины барлыгын карады, дөбердәтеп кабызды, аннары тиз генә менеп атланды да, асфальт юлдан жил уйнатып, Бөгелмәгә таба очты.
...Рябов кичен өенә кайтып, чәй янына утырган гына иде, бөтен бүлмәне яңгыратып, телефон шалтырады.
— Тыңлыйм, — диде директор.
Трубка беравык, тып-тын калып, дәшми торды, аннары ишетелер ишетелмәс кенә: '
— Бу кем? — дип сорады.
— Мин бу, мин, — диде Рябов.
— Рябовмы... чынмы? Туктале, пичек, үзеңме?
— Соң үзем булмый, кем булсын... Нигә гаҗәпләндең?
Телефон трубкасыннан тирән итеп көрсенгән тавыш ишетелде.
— Карале... ни... Геннадий Иванович... Бу ничек була инде? Миңа әле генә әйттеләр... Ни диделәр... Кара син аны... Син исән икәнсең бит... Үзе генә иде микәнни?.. J
Геннадий Ивановичның йөрәге жу итеп китте, йөзе көл кебек агарды, телефон трубкасын тоткан кулы, бизгәк тоткандагыдай, колак янында бик каты дерелдәргә тотынды. «Мотоциклны алды микәнни, хәерсез?» дигән уй яшен тизлеге белән күңеленнән узды.
87
Хәлсезләнгән кулыннан тез башына килеп төшкән трубкадан промысел мөдире бу вакытта Закировның мотоциклда һәлак булуын сөйли иде. Зур йөрәкле, ару-талуны белмәгән, тынгысыз инженер юк иде инде.
— Эх, Разак, Разак,—диде Рябов тирән кайгы белән,—дөньяда ашыгып яшәдең, ашыгып-кабалаиып эшләдең, анда китәргә дә ашыккан икәнсең...
Vi
Кыш кергәндә конторада эшләр шәптән.түгел иде. Катлам басымы көннән-көи кимеде, берничә скважина инде фонтанлаудан бөтенләй туктады, бериичәсе үләр-үлмәс кенә азапланды.
Төзүчеләр бу вакытта үзәк станцияне өлгерттеләр, берничә ярдәмче станция төзеделәр, аларны насослар, моторлар һәм башка җиһазлар белән җиһазладылар. Чистартылган Зәй суын девонга кудыру өчен үзәк станциядән ярдәмче станцияләргә калын-калын торбалар үткәрелде.
Контораның оештырылуына бер ел булды дигәндә, шулай да нефтьчеләр бер мәртәбә елмаешып алдылар, 49 номерлы скважина тәүлегенә 250 кубометр су кабул итте. Ләкин шатлык озакка сузылмады, ун көннән скважина холыксызлана, чыгымлый башлады, тагын биш көннән тәмам күбенде булса кирәк, суны кабул итүдән бөтенләй туктады. Мәсьәлә хәзер ачык иде: димәк, бу скважина тирәсендәге катламның су үткәрү- чәнлеге бик чамалы. Димәк, күпме генә азаплансаң да нәтиҗәсе уңышлы булмаячак.
Үкенечкә калмасын дип, тагын берничә тәҗрибә ясадылар: скважинаның забой тирәсендә фугаслы торпедалар шартлаттылар, скважинадан көне-төне пычрак су суырттылар, забойны юдырдылар. Кудырыла торган суны әчеләндереп карадылар. Әмма девон суны һаман кабул итмәде.
һәрнәрсәнең уңай ягы булган кебек бу мәшәкатьләрнең дә бер уңай ягы булды: катламга рәтләп су кудырылмаса да, суландыручылар исәп- сез-хисапсыз мәшәкатьләрнең, уңышсызлыкларның сәбәпләрен эзләргә, эшләнгән эшкә анализ ясарга өйрәнделәр.
Бу авыр азаплар, озак уйланулар, вакыт-вакыт була торган икеләнүләр, ниһаять, үз-үзенә, башкарыла торган эшнең кирәклегенә, дөреслегенә, перспективасына нык ышану нәтиҗәсе — тәҗрибә туплау иде.
Су кудыручылар кырык тугызлы белән эш барып чыкмагач,.яңа скважина таләп иттеләр: геологик шартлары икенче төрле булган скважина белән эш итәргә теләделәр.
Озак даулашудан соң аларга 86 номерлы скважина бирергә булдылар. Эшләр хәзер шунда бара.
Рябов конторада шушы скважинаның геологик мәгълүматларын тикшереп утырганда, ишектән, бер кулына кәгазь тоткан, икенче кулындагы яулыгы белән күз яшьләрен сөртә-сөртә, баш бухгалтер килеп керде.
— Нәрсә, әллә бирмәдеме?
Урта яшьләрдәге бу хатынның хәтерен бик нык калдырганнар икән.
Ул, яшьләрен йота-йота, гарьләнеп:
— Бирмәү генә түгел, кабинетыннан сүгеп чыгарды, — диде.
Директор сабырлыгын җуйды, кызарыиып-бүртенеп урыныннан сикереп торды, каты итеп өстәлгә сукты:
— Эх...—теленә килгән яман сүзне чак кына әйтми калды, бухгал- терның кулыннан кәгазьне йолкып диярлек алып, идарәгә, Мазанов яны- л на чыгып китте.
Күзе-башы тонган Рябовны күргәч, начальник һөҗүм буласын сизде булса кирәк, аягүрә торып, Геннадий Ивановичны сөзәргә теләгәндәй, башын бөгеп, күзлек пыялалары өстеннән карады:
— Иптәш Рябов, минем сезне чакыртканым юк.
88
— Ә мин чакыртмас борын килергә булдым, нигә сез заявкага КУЛ куймыйсыз?
— Сез булдыксызларга нинди акча тагын?
— Без булдыксыз икәнбез, анысын аерым тикшерерләр, ә эшләгән эшләргә хезмәт хакы түләргә кирәктер бит!
Моцардан котылып булмас дип, ахрысы, Мазанов йомшара төште.
— Күпме кирәк соң?
— Менә карагыз, монда язылган, — Рябов кулындагы кәгазен начальникның өстәленә ташлады.
Заявкага күз салуга начальник ике кулы белән дә башын кочаклады.
— Сез мине пычаксыз суясыз; бер тиенлек файдагыз тигәне юк бит, күпме акча тоттыгыз инде, — диде ул, ыңгырашып.
— Анысын сез исәпләгез, — диде Рябов, коры гына, — безнең сиксән алтылыга барасы бар. Ә эшчеләр янына килеп, күңелләрен күреп китү сезгә дә харам булмас иде.
VII
6 март. Бу көнне кешелек тарихында бәлки дөньяны шаккатырырлык әллә ни зур вакыйгалар булмагандыр. Әмма девонга су кудыручылар бу көнне чиксез дулкынланып, 86 номерлы скважина янына җыелдылар. Бүген биредә алар өчен дөнья күләм тарихи вакыйгалардан да зуррак нәрсә көтелә. Бүген алар ел ярымга сузылган катлаулы эшләргә нәтиҗә ясарга — скважинага су кудырып карарга җыелдылар.
Озакка сузылган-карлы-буранлы салкын кыштан соң, йөзен ачыбрак, ягымлырак елмайган язгы кояш җир йөзенә тантана белән карый, нефтьчеләрнең эшлекле җитди кыяфәтләренә сөенечле бер ашкыну да өсти иде.
Шәһәр ягыннан, асфальт юл буйлап, бер-бер артлы җиңел машиналар очып килде. Контора директоры Рябов, өлкән геолог Теплов һәм мәрхүм Закиров урынына Баулыдай килгән инженер Николай Мальцев машинадан төштеләр.
Мальцев яшь әле, егерме биш яшьләрдән дә ары түгелдер. Тормыш биографиясе дә зур түгел әле аның: урта мәктәп бетергән, институтта укыган, дәүләт имтиханнарыннан соң «Татнефть» берләшмәсенә направление алган һәм Баулы промыселларында эшләгән.
Тормышта көн саен булып тора торган яңалыклар, үсеш-үзгәрешләр аны да читләтеп үтмәгән, алдагы планнарына үзгәреш керткән. Ул нефтьче инженер булырга, фәкать нефть белән генә эш итәргә уйлаган. Бау- лыга килеп төшсә, ни күрсен: фонтанның гомерен озайту юлын уйлап тапканнар. Катламга су кудыралар, басымны күтәрәләр. Нефть белән эш итәргә дип килгән Мальцев менә шунда су холкын өйрәнергә керешкән.
Әлмәткә ул инде шактый тәҗрибәле, җитлеккән белгеч булып килде. Килгәннең икенче көнендә үк җиң сызганып эшкә кереште һәм менә бүген контораның башка җитәкчеләре белән бергә, эшнең нәтиҗәсен карарга, озак әзерләнгән сынауны үткәрергә килде.
Барысы да әзер.
Насослар тагын бар көчкә әйләнә. Монометр стрелкасы 65 атмосфера күрсәтә. Тик расходометр гына тормыш билгесе күрсәтми, стрелка селкенми.
Чү! Ул аз гына тайпылып куйды. Менә тагын... Бераздан ул, текә тауга менгән кебек, кырын гына, авыр гына шуыша башлады.
Дөрес, дөрес. Бернинди шик юк: скважина су кабул итә! Стрелка күтәрелә, салмак кына, җай гына күтәрелә һәм аның шушы салмак адымы күңелләрдә соклану өермәсе уята.

Җпл кискән кырыс йөзләргә кинәт озак михнәтләрнең, зарыгып көткән минутларның бүләге булып шатлык җәелә. Кешеләр, сөенечләрен уртаклашып, шаулашырга, бер-берсен юатырга тотыналар.
— Беренчесе белән!
— Уңыш белән!
Рябов, икесе нке якта торган, Мальцев белән Тепловның кулларын капшап тапты, авырттырырлык итеп кысты һәм тыенкы гына:
— Җиңү белән сезне, дуслар,—диде.
Җавап итеп, тегеләр дә икәүләп бердәм аның кулын кыстылар.
• Идарә начальнигы Евгеши! Александрович Мазановныц да авызы колакларына җиткән иде.
Кичкә таба скважина җиде йөз илле кубометр су кабул итә башлады, ә төн урталарына меңгә җитте. Ачыккан девон суны йотты да йотты, эчте дә эчте.
Бу чын җиңү иде!
Суландыргычларның хәтерендә бик озак сакланырлык 1954 елның 6 мартыннан соң су кудыру скважиналары бер-бер артлы сафка керделәр, Миңлебай мәйданын түгәрәкләп дагаладылар, тирәләделәр. Девон суны күбрәк эчкән саен, басым арта барды, тынып калган скважиналар җанландылар, тагын фонтанлап тибә башладылар, ә башкалары, фонтанлаудан туктарга өлгермәгәннәре, юмартлана төштеләр, нефтьне мулрак бирергә тотындылар.
«Күз тигән» факелларга да җан керде, иркенләп сулап җибәрделәр.
Вакыт үтә. Тормыш белән бергә кешеләр дә үсә. Геннадий Иванович. Рябов хәзер промысел мөдире булып эшли, ә Николай Мальцев, яшь булуына карамастан, яңа оештырылган «Азнакайиефть» идарәсенә җитәкчелек итә.
Алар урынына су кудыру эшенә башкалар килде, катлам басымын саклау уңышлы дәвам итә, методны куллану исәбенә миллионнарча тонна нефть чыгарылды инде. Бүгенге көндә чыгарыла торган нефтьнең яртылашы су исәбенә алына.
Яңалык туганда җаиы-тәне белән эшләгән, аның өчен көрәшкән өчен Рябовны, Мальцевны нефтьчеләр яратып сөйлиләр, Разак Закировны хөрмәтләп искә алалар.
Әлмәт шәһәре.