Логотип Казан Утлары
Юлъязма

ЯҢА ДИҢГЕЗ ДУЛКЫННАРЫҢДА


Юл язмалары
БОРЫНГЫ ЕЛГАНЫҢ ЯШЬЛЕГЕ
Д1енә мин тагын Иделдә.
Әүвәл-әүвәлдән халык җырларында мактап җырланган бу олы елганы, күпме генә карасаң да, күреп туя алмыйсың; мондагы кебек мәһабәт матурлык, мондагы кебек чиксез-кырыйсыз киң тугайлар, куе урман белән капланган биек таулар, сихри сарайларның диварлары кебек, күккә күтәрелгән текә таш кыялар башка беркайда да юктыр һәм булмас та кебек. Аның яр буйларында моннан күп еллар элек булып үткән зур тарихи вакыйгаларның җанлы шаһитлары — тау-ташлар, борынгы калалар һәм авыллар, соңгы елларда безнең күз алдында үсеп чыккай яңа, яшь шәһәрләр һәм гигант гидроэлектростанцияләр, суларын дулкынлатып йөзгән ак пароходлар, төрле йөк төягән баржалар, эш сөючән һәм кунакчыл кешеләр — һәммәсе күңелгә якын. Күп гасырлар моң-зар елгасы булып килгән һәм елдан-ел кибә, саега барган чал Идел хәзер үзе дә күзгә күренеп яшәрә, зур сулы диңгезгә әверелә! Хәзер ул, язгы ташу вакытындагы кебек, тулып күтәрелгән һәм урыны-урыиы белән ярларыннан чыгар, тугайларга җәелер хәлгә җиткән. Көнчыгыштан сизелер- сизелмәс кенә искән иртәнге салкынча җил урманнардан, басулардан үлән, яфрак исе алып килә. Кәрван кузгаткан дулкыннарда калкавыч маяклар чайкалып кала.
Идел буенда барган зур төзелешләрне, дөньяда тиңе булмаган гидро- узелларны күргәч, илнең сулышы, илнең йөрәк тибеше күз алдына тагын да ачыграк булып килеп баса.
«Адмирал Ушаков» теплоходына мин төнлә утырган идем, караңгыда елганы да, теплоходның үзен дә, кешеләрен дә рәтләп күрә алмаган идем. Шуңа күрә менә бүген иртән, йокыдан уянгач та, өстемә киенеп, палубага чыктым һәм, яңа Иделне күреп, таңга калдым...
Безнең кәрван Аргы Устье турысыннан үтеп бара. Казанга килгән пароходлар әле былтыр гына шушында туктый, пристаньнан шәһәргә эләгү өчен бистә һәм бушлыклар аша сузылган алты километр араны үтәргә туры килә иде; шуңа күрә дә: «Казан Идел буе шәһәре булса да, Иделдән еракта», —дип тикмәгә генә әйтмиләр иде. Хәзер табигатьнең бу гаделсезлегенә чик куелды. Казан порты яңа урында, шәһәр янында. Быел яңа диңгез сулары Казанны өч яктан чорнап алды. Шәһәрне судан саклау дамбалары Япа бистә ягыннан башланып вокзал, Кремль буйларыннан үткәннәр һәм ерактан ук мәһабәт булып күренәләр. Менә күп тә үтмәс, әйләнә-тирәсендә яңа диңгез дулкыннары чайкалган Казан Идел буендагы иң матур шәһәрләрнең берсе булыр.
77
Мин елга ярларыннан күземне алмый карап барганда, теплоход кү-перчегеннән урта яшьләрдәге бер ир кеше төште һәм, минем белән кул биреп күрешкәннән соң:
— Иделгә таң калып торасызмыни? — диде һәм, үз соравына үзе җавап биргәндәй:—Әйе, күз алдында яшәрә безнең Иделкәй, — дип өстәп тә куйды.
Гел ачык һавада, кояшта йөрүдән битләре кара-кучкылланып беткән урта яшьләрдәге бу кеше — «Адмирал Ушаков» теплоходы капитаны Леонид Васильевич Пушкарев. Мин аның белән төнлә теплоходка утыргач та танышкан идем. Төнге вахтада торуга карамастан, аның эречән йөзендә ару-талу күренми. Салынкы кашлары астында бераз кысыла төшкән соргылт күзләре елмаеп карыйлар.
— Әле күптән түгел генә Казан белән Кама тамагы арасы, безнең брат әйтмешли, ләгънәт төшкән участок иде, — дип сүзен дәвам итте ул. — Бер тапкыр шулай, мин штурман булып эшләгән чакта, тоз төягән зур бер баржаны давыллы төндә сайга утырттык... Үз көчебез белән генә чыгара алмагач, ярдәмгә зур-зур дүрт буксир җибәрделәр. Биш пароход белән тарта-йолкый торгач, мескен баржаны какшатып җибәрдек, ярыкларыннан эченә су керә башлады; тозны чылатып харап итә яздык. Ахыр чиктә, берничек тә барып чыкмагач, йөкчеләр, краннар китертеп, ике мең тонна тозны икенче баржага бушатырга мәҗбүр булдык. Күпме вакыт әрәм китте, күпме расход тотылды! Башка пароходлар, кәрваннар, юл ачылганны көтеп, тик торырга мәҗбүр булдылар... Мондый күңелсез хәлләр Иделнең башка участокларында да еш була иде. Ә хәзер бөтенләй үзгә...
Чыннан да, хәзер Иделдә барысы да башкача: елга үзе дә, андагы эш шартлары да. Әле кайчан гына пароходлар баржаларны буксир белән тартып йөртәләр иде, башкача мөмкин дә түгел шикелле иде. Ә берничә ел моннан элек менә шушы «Адмирал Ушаков» теплоходының капитаны Пушкарев баржаларны эттереп йөртү методын куллана башлады. Иске- чә эшләгәндә пароход көпчәкләре кузгаткан дулкыннар буксирга тагылган баржаларга барып бәрелә, алариың юлын бик нык тоткарлый иде. Баржалар пароходтан алда барганда, андый тоткарлыкка урын калмый. Кәрванның йөрү тизлеге күп өлеш арта, өстәвенә әле ягулыкка экономия ясала. Хәзер Иделдә һәм башка елгаларда да судноларны эттереп йөртү ысулы елдан-ел күбрәк кулланыла.
«УШАКОВ» КАПИТАНЫ
Без Кама тамагына төшеп җиткәндә, кояш инде шактый югары күтәрелгән, елганың уң ягындагы тау битләрендә зәңгәрсу рәшә күптән уйный башлаган иде. Бу тирәләрдә суның агымы бөтенләй сизелми. Елганың уң ягындагы киң тугайлар, куе әрәмәләр дә күренми. Алар су астында калганнар. Ике бөек елганың—Идел белән Каманың ничек берберенә тоташканын да күрерлек түгел.
Дистәләрчә пароходлар, баржалар белән тулган Кама тамагы рейды зур шәһәрнең үзәк урамын хәтерләтә. Кәрваннар, теплоходлар өзлексез килеп-китеп торалар. Киң фарватерның ике ягында да рәт-рәт баржалар тезелеп киткән. Моңарчы түбәндә, тау итәгендә торган дебаркадерлар хәзер, су арткач, югары күтәрелгәннәр. Шунлыктан булса кирәк, кайчандыр бик биек булып торган шәрә түбәле Лобач тавы да хәзер ничектер тәбәнәкләнеп калгандай күренә. Ияләшмәгән кешегә тагын шунысы да гаҗәп: элек рейдтагы баржалар һәммәсе дә борыннары белән агымга каршы торалар иде. Ә хәзер, агым булмагач, алар елгага аркылы тезелгәннәр һәм бөтен рейд диңгез портына охшап калган.
«Адмирал Ушаков» рейдка туктауга, зур гына баркаска утырып, пристаньнан диспетчер килеп җитте һәм, үзебез алып төшкән дүрт баржа
78
янына, тагын икене тагарга приказ китерде. Ә үзе шаярткандай итеп капитанга:
— Әгәр кодрәтеңнән килсә, тагын өчне өстәргә мөмкин. Әнә алар' сезнең белән янәшә, барысы да бергә торалар, — дип безнең кәрван янындагы баржаларга күрсәтте.
Безнең капитан аның шаяртуын күрмәде дә, күрергә дә теләмәде. Кулына тиз генә җиз рупорын алды да:
— Палубаларындагы бүрәнәләрне күргәч тә, безне көтеп торуларын аңладым... Алар янына килеп туктавыбыз да тикмәгә генә түгел, — дип җавап кайтарды һәм беренче штурманга баржаларның һәммәсен дә бер төркемгә җыеп бәйли башларга команда бирде.
Шаяртып сөйләргә ярамаганлыкны диспетчер хәзер генә аңлап алды һәм бик җитди чырай белән:
— Ата-баба күрмәгәнне әйтеп тә тормагыз, һич тә мөмкин түгел, — диде ул, кинәт рәсми тонга күчеп. — Шундый зур-зур тугыз баржаны бирә алмыйм мин. Аннары, иптәш Пушкарев, сез сабый бала түгел. Артыгын кыланып, батырланып йөрүне ташларга кирәк. Дәүләт милке бит ул: бәла-казага тару булсаң, күпме байлыкның башына җитәчәгеңне аңлыйсыңмы!? Иделе дә әүвәлге Иделмени, чын диңгез бит, әнә ничек җәелгән. Давыл купса — кая барып ышыкланырга белмәссең!
Без, теплоход күперчегендә торучылар, барыбыз да ул күрсәткән якка борылып карадык. Елга, чыннан да, бик киң җәелгән, чите-кырые да күренми аның. Давыл чыкса, нинди дулкыннар күтәреләсен һәркем яхшы аңлый. Ә моңарчы сабыр гына сөйләшкән Леонид Васильевичның кинәт ачуы кузгалды.
— Юк, диспетчер иптәш, без берәүне дә шаккатырырга уйламыйбыз, — диде ул. — Зур су бер көнгә генә килмәгән, давыллар киләчәктә дә булыр. Аңа карап, кул кушырып тормабыз бит!.. Бүредән куркып урманга керми торган халык түгел без. Алабыз булгач — алабыз...
һәм ул әйткәнчә булды да. Радио буенча идарә начальнигы белән сөйләшкәннән соң, ниһаять, баржаларның һәммәсен дә алырга рөхсәт бирелде.
һәркайсы икешәр-өчәр мең тонна йөк күтәрешле тугыз баржа, төркемгә җыйнап, бер-береиә корыч арканнар белән тарттырып бәйләгәч, кәрван озын-озын өч урамнан торган зур авылга охшап калды. Каюталар, тау-тау өелгән бүрәнәләр, корыч трубалар аша кәрванны берьюлы күрергә дә мөмкин түгел. Теплоход рубкасына күтәрелгәч кенә, кәрванның башы кайда да, койрыгы кайда икәнлеген бераз чамаларга мөмкин. Ә Леонид Васильевич монда да туктап тормады.
— Юк, дуслар, болай булмый. Әйдәгез чардакка күтәрелик,—диде һәм, тимер траптан рубка түбәсенә менеп, кечкенә генә будка эченә кергәч, елмаеп әйтеп куйды: — Менә бит, нинди шәп, бар дөнья ачык күренә. Югыйсә, күз йомып барган шикелле була иде...
Капитан Пушкаревның көлеп чардак дип атаган бу өстәмә рубканы куйдыруын мин моңарчы да ишеткән идем. Сүз уңаенда, мин кызыксынып сорагач, Леонид Васильевич ул турыда үзе сөйләп бирде...
Ул вакытта «Адмирал Ушаков» баржаларны эттереп йөртә генә башлаган чак була әле. Яна алымның беренче рейсларда ук өстен яклары күренә. Ләкин шунысы бик җайсыз, кәрваннан артта барган теплоходның капитаны да, рулевое да баржаларның каюталары һәм палубаларында өелгән йөкләре аша фарватерны күрә алмыйлар. Алар әле уң, әле сул күперчеккә чыгып сузылып-сузылып карыйлар. Аптырагач, Леонид Васильевич бер көнне рубка түбәсенә менеп басарга мәҗбүр була. Шуннан рулевойга юл күрсәтеп бара башлый. Кояш кыздырса да, коеп яңгыр яуса да, җил чыкса да — гел шунда, күркә кебек, өстә торырга туры килә. Көзге салкыннар кергәч, кайбер капитаннар мондый хәлгә түзә ал- ?лыйча, яңача эшләүдән ваз кичмәкче дә булалар...
79
Пушкарев алай гына чигенергә теләми. Авыр булса да түзә, аннары штурманнар һәм рулевойлар белән җыелып киңәшкәннән, уйлашканнан соң, алар затонда торганда рубка түбәсендә кечерәк кенә будка ясыйлар, өстәмә штурвал куялар һәм кәрван белән шуннан торып идарә итә башлыйлар.
Командалар йөзмә магазиннан азык-төлек алган арада, юлга чыгарга да вакыт җитте. Теплоходта да, баржаларда да һәркем үз урынында. Капитан гудок кычкыртып алды да:
— Якорьларны күтәрергә!—дип команда бирде.
Аның сүзләре, баржадан-баржага күчеп, шунда ук гигант кәрванның аргы башына да барып җитте. Кешеләр, берсен-берсе ашыктыра-ашык- тыра, чыгырларны әйләндереп, якорьларны күтәрергә керештеләр. Ул арада теплоход винтлары да хәрәкәткә килде. Якорьлары җирдән аерылган кәрван сизелер-сизелмәс кенә кузгала, юл уңаена борыла башлады.
Үзе бер авыл хәтле зур кәрванны һәр яктан гаҗәпләнеп карап калалар. Рейдта очраган пароходларның командалары, пассажирлары, безгә хәерле юл теләп, кул болгап үтәләр. Моны «Ушаков»ның үз кешеләре дә, баржаларның командалары да сизәләр һәм чын күңелдән горурланып бер-беренә әйтеп куялар:
— Бара бит! Әйбәт барабыз...
— Әйе, шәп барабыз... Давыл гына бөтен эшне бозып ташламасын... Әле күптән түгел генә Ульяновск һәм Ставрополь арасында «Байкал»ны бик нык селкегән. Баржалары әле дә булса ремонтта бугай...
АЙЛЫ КИЧТӘ
Теплоход һәрвакыт юлда. Күрмәгән-белмәгән кешегә анда эшләүчеләрнең тормышы күңелсездер, бертөрледер, гел юлда булу ялыктырадыр: алар, эштән башка, берни дә күрмиләрдер, белмиләрдер шикелле. Ә чынлыкта исә кешеләр биредә дә тәүлегенә сигез сәгать эшлиләр, ял итәләр, күңел ачалар, сөяләр, көнләшәләр, бер сүз белән генә әйткәндә, авылларда, шәһәрләрдә торучылардан бер дә ким яшәмиләр.
Менә кич җитәрәк безнең кәрвандагы баржаларның берсендә кемдер баянда вальс сузып җибәрә. Күп тә үтми, башка баржалардан да, теплоходтан да яшьләр шунда җыелалар һәм иркен палубада парлашып- парлашып бии башлыйлар. Алар барысы, ял итәргә чыккан кебек, бәйрәмчә киенгәннәр. Безнең теплоход матрослары, апалы-сеңелле Наташа белән Галя, эш вакытында чалбар киеп йөргәнгә, бераз ирләрсыман күренәләр иде. Хәзер пардан киң итәкле зәңгәр күлмәктән, биек үкчәле сары туфлялардан булгач, икесе дә гаҗәп матураеп киткәннәр; өзлексез биюдән икесенең дә битләре алсуланган. Моны бер мин генә түгел, өлкән рулевой Вәли Касыймов та күрә булса кирәк. Ул көндез үзе белән бер вахтада торучы Галяга эш вакытында шактый кырыс дәшсә дә, хәзер аны өрмәгән урынга да утыртмый. Ике сүзнең берендә:
— Галочка, Галочка!—дип кенә тора һәм, баян уйный башлауга, аны алып калырга ашыга.
Аларга дәшми генә бераз карап торганнан соң, Леонид Васильевич та түзмәде:
— Эх, булмаса булган икән, — дип Наташа белән биергә кереште.
Яшьләр танцадан туктаган арада, Вәли килеп капитанның колагына пышылдап кына нидер әйтте һәм люк читендә шаярып, көлеп утырган кызларның берсенә күрсәтте. Леонид Васильевич:
— Әйе, әйе, үзем дә шуны әйтмәкче идем, Кама тамагында алган баржадан бит ул, — дип җавап бирде һәм һәркемгә ишетелерлек итеп кычкырып дәште: — Дуслар, Рая Ишбулдинаны сорыйбыз... Биесен әле бер...
80
Рая кыстатып тормады. Баян җиңел, йөгерек көй уйный башлауга, хатын-кызлар төркеменнән җиңел генә аерылды да, бөгелә-сыгыла һәм аяк очлары белән генә баса-баса, мәйдан тирәли узды. Җыйнак гәүдәле булгангамы, ул җиңел йөри һәм, су өстендә уйнаклаган акчарлаклар кебек, менә-менә очып китәдер, аның аяк тавышлары да шунлыктан ишетелмидер шикелле тоела... Ләкин менә баян кинәт дәртләнеп китә, көй уңаена кызның да хәрәкәтләре кыюлана: җиңел гәүдәсе күз иярмәслек тизлек белән бөтерелеп-бөтерелеп ала, аяк баскан эзләрендә ут чыгарырдай, өздереп, җилкенеп бии башлый...
Уен-көлке, күңелле җырлар палубада озак дәвам итте...
Инде шәфәкъ бата, маякларда утлар алына. Ураксыман кыйгач ай, төнге күктә бер ялгызы калырга теләмичә, суга төшә һәм, кәрван кузгаткан дулкыннарда чайкала-чайкала, безнең белән янәшә бара...
Яшьләр каюталарына ашыкмыйлар әле. Бераздан без капитан белән баржаларны карап йөрибез, әле анда, әле монда күләгәдә парлашып утыручылар күзгә чалынып кала. Алгы баржаларның берсендә без Вәли белән Галяны ай яктысында ачык таныйбыз. Егетнең эчке бер шатлык белән:
— Галочка, бәгърем, беләсеңме нәрсә, Леонид Васильевичка бүген хат килде. Мине укырга кабул иткәннәр, — дип әйткән сүзләре ишетелә. — Әгәр ул киңәш бирмәсә, мин бүтән укымаска булган идем инде.
— Барырга кирәк, Вәли, укырга кирәк... Тик син анда Казан кызларына күзең төшеп, мине оныта күрмә...
Без берни дә күрмәгән һәм ишетмәгәндәй, читтән генә үтеп китәргә ашыктык. Бераз сүзсез баргач, Леонид Васильевич үз-үзенә сөйләнгәндәй:
— һөнәр мәктәбеннән килгәндә бу егет чандыр гына бер малай иде.— диде. — Әнә нинди баһадир булып үсте. Идел шулай инде ул, чыныктыра... Кызы да- әйбәт... Тормышта бер-беренә ышанычлы юлдаш булырлар.
Караңгыда үзләре күренмәсә дә, тагын кемнәрнеңдер акрын гына серләшеп утырулары колакка чалынып китә. Без тагын, күрмәгән, ишетмәгән булып, тиз генә китеп барабыз. Ләкин кызларга төнлә бик соңга калып йөрергә рөхсәт ителми. Әнә кайсыныңдыр әнисе:
— Рәисә, кызым, кер инде. Йокларга вакыт!.. Иртәнге вахтага чыгасың бар. — дип дәште.
Бу — бая оста биегән кызның, Рәисәнең әнисе, шкипер Ишбулдина тавышы. Бөтен кәрванда бердәнбер хатын-кыз шкипер ул, үткен һәм кыю хатын. Үз эшен яхшы белә икән. Көндез Кама тамагы рейдында кәрванны бәйләгәндә үз баржасын уртага куярга тәкъдим иткән иде ул. Вакыт күп китә дип, ул вакытта капитан аның белән килешергә теләмәде, ләкин иртәгесен бик үкенергә туры килде.
ДАВЫЛ ДА ҖИҢЕЛДЕ
Икенче көнне, Ульяновскины үткәч тә, иртән иртүк көньяктан каты җил исә башлады, дулкыннар кузгалды. Бу тирәләрдә су тагын да күбрәк күтәрелгән һәм әллә кайларга кадәр җәелгән. Сыртларында ак күбекләр кайнатып, бер-бер артлы тәгәрәп килгән дулкыннар баржаларның бортларына бәрелә, палубаларга сикерә. Моңарчы, бер судио кебек, тигез генә барган кәрванның баржалары төрлесе-төрле якка чайкала. Берсе югары күтәрелгәндә, икенчесе түбән төшә яки кара-каршы авышып ала. Алар үзара бәрелешкәндә, бер-беренең бортларын, палуба чикләрен вату, зур аварияләр килеп чыгу куркынычы бар.
Бу — бөтен Идел күләмендә хәл ителергә тиешле зур проблема. Чөнки нык конструкцияле яңа баржалар, пароходлар булу белән бергә,

Иделдә элегрәк елларда төзелгән һәм мондый зур дулкыннарда йөртүгә исәпләнмәгән суднолар да күп. Аннары яңа шартларда йөртү, баржаларны бер кәрванга бәйләү алымнары да табылмаган әле.
Дөрес, капитан Пушкарев баржаларны үзе ясаткан махсус талреплар ярдәмендә бер-беренә тарттырып ныгыта һәм аның кәрваны, бер баржадай, нык бәйләнгән була. Бу тәҗрибәсе турында ул «Су транспорты» журналында да язып чыккан иде.
Менә хәзер, шушы каты давылда, аның ныгытмалары тагын сыналачак. Леонид Васильевич моны ачык аңлый һәм баржалардан бер генә минутка да күзен алмый. Ә җил көчәйгәннән-көчәя, мачталарга, ванта- ларга бәрелеп улый, сызгыра, дулкын сыртларыннан өзеп алган күбекләрне, тамчыларны рубка тәрәзәләренә чәчрәтә. Бертуктаусыз бәреп торган дулкыннардан калган су, кире агып төшәргә өлгермичә, палубаларда кайный, өелгән бүрәнәләр, юан трубалар арасында шаулый.
Шул чак без барыбыз да иң алдан бара торган баржаның борыны бераз сулга караганын күрәбез. Башка баржалар да, кәрваннан аерылырга ниятләнгәндәй, әле бер, әле икенче якка тайпылалар. Рулевой да:
— Кәрван рульгә качар буйсына, сулга авыша башлады, — дип хәбәр итте.
Леонид Васильевич, рубкада үз урынында өлкән штурманны калдырды да, бер төркем матрослар, рулевойлар белән баржаларга китте. Башлап бара торган баржага килеп җиткәч тә:
— Уң яктан бавы бушаган икән, хәзер рәтләрбез,—диде дә өлкән рулевой Касыймовка ломнар китертергә кушты.
Баржа шкиперы, җил очырып алып китәрдәй чандыр гәүдәле, чытык чырайлы кеше, кинәт кычкырып көлеп җибәрде:
— Леонид Васильевич, нәрсә син тузга язмаганны сөйлисең!? Трибунадан тантаналы вәгъдә бирү түгел бит ул, алай бик ансат кына рәтләнергә... Җайлау турында уйлама да инде... Иделдә 45 ел йөзәм, хәзер түгел, элек тә, елга сай вакытта да мондый хәлдән котылуы мөшкел була торган иде.
Давыл каты үкерсә дә, Леонид Васильевич аның ачы сүзләрен яхшы ишетте һәм, һич тә искәрмәстән, үзе дә шикләнеп куйды. Ләкин ул моны берәүгә дә сиздермәде. Борчылырлык берни дә булмагандай, ышанычлы һәм көр тавыш белән:
— Шкипер агай, Иделдә картайган кеше бит син!.. Бик тиз котың очмасын... Менә бу нәрсә монда тикмәгә генә куелмаган бит, — дип тал- репка күрсәтте.
Арттагы суднога сул яктан сузылган корыч аркан болай да нык тартылган. Матрослар, ломнар белән коралланып, талрепны бора башлагач, аркан, скрипка кылыдай, чыңылдап тагын да катырак тартылды һәм баржа да аз-азлап турайды. Моннан соң инде башта бик чәпчегән шкипер да, күзләренә ышанмыйча, хәйран калып карап торды. Матросларның үзенә көлеп карауларын күргәч, бик эшлекле чырай белән, борын астыннан гына нидер мыгырдана-мыгырдана, тиз генә китеп барды ул.
Ул арада Ишбулдина кызы Рәисә килеп җитә. Аларның җил ягында урнашкан баржасына да каты эләгә икән. Эчендә йөге аз булганга, дулкыннар аны ансат кына чайкыйлар һәм, күтәргән саен, җимереп ташлардай, күрше баржага китереп оралар. Леонид Васильевич ирексездән: «Бу хатын кичә бик дөрес әйткән икән... Әнә ничек селки үзен»,— дип әйтеп куйды.
Хәер, шкипер Ишбулдина үзе дә каушап калмаган. Баржасы күршесенә бик каты бәрелмәсен өчен, бау белән бәйләп, берничә урында ике арага юан-юан бүрәнәләр төшергән. Бу эш белән маташкан арада аның баржа койрыгындагы көймәсен бортка бәрә башлаган. Касыймов белән Рәисә дулкыннар өстендә туктаусыз биеп торган һәм эченә су тула башлаган көймәгә сикереп төштеләр дә, аны ике урыннан бау белән аркы-
6. .с. Ә.“ № 5.
81
лыга бәйләп алдылар. Моннан соң инде көймәне палубага күтәреп кую авыр түгел.
Барлык баржаларны да үз күзе белән күреп һәм ныгытып чыккач кына капитан, бераз тынычланып, теплоход рубкасына менде. Давылның һаман көчәя баруын күргәч, мотористларга: «Самый полный!» дип команда бирде ул.
Түбәндә машина катырак үкерә башлый, теплоходның бөтен корпусы дерелди, кәрван да җәһәтрәк бара. Хәзер инде баржалар, дулкыннар килеп бәрелгәнне көтмиләр, ә үзләре алариы таптап, изеп калдыралар.
Давылга каршы көрәш төшкә кадәр дәвам итә. Бары тик Криуш таулары ышыгына кергәч кенә җил дә, дулкыннар да хәлсезләнә, кәрван тыныч кына бара башлый.
Теплоход палубасында һәм баржаларда уен-көлке ишетелә. Анда кем-неңдер давылдан күңеле болганган икән. Матрослар шуннан көләләр. Рубкада да кешеләрнең йөзендә шатлыклы елмаю туа. Моңарчы сүзсез генә барган өлкән штурман:
— Леонид Васильевич, талреплар бүген нык сыналдылар, ләкин чы-дадылар, — дип елмайды.
Капитан аның сүзен хуплап:
— Әйе, болай булгач, инде ышанырга мөмкин, — диде ул. — Димәк, безгә яңа диңгез дулкыннары да куркыныч түгел.
Караңгы төшкәндә без инде Жигули таулары буена барып җитәбез. Караңгыда алар үзләре күренмиләр. Биек елганы буып торган гигант плотина һәм гидроузел утлары гына күзләрне камаштырып балкыйлар. Шуңа күрә булса кирәк, плотина үзе дә бетоннан һәм таштан түгел, ә миллионлаган якты йолдызлардан өеп төзелгәндәй җемелдәп