Логотип Казан Утлары
Публицистика

СУГЫШЧАН ҺӘМ НӘФИС, КӨЧЛЕ ҺӘМ ХИСЛЕ


Туй аркасында бик күп туннар тегелде—декадага хәзерләнгән һәм чыгарылган китаплар исемлеге җи-тәрлек тулы түгел дип зарланырга һич тә урын юк шикелле. Шигырь яратучылар өчен дә бик күп яңа бү-ләкләр бар. Хөрмәтле укучылары- бызның аларны бәяләү сүзе, шагыйрьләргә дусларча киңәше һәм теләкләре үз вакыты белән тулысыңча әйтелер әле. Ә менә поэтик китапларның берсе һәм арада иң зуры- сы турында чын йөрәктән һәм һәр урында берта- выштан әйтелгән куанычлы фикерне инде ишетәбез дә: «Мондыйның әле бездә булганы юк иде! Искиткеч зур һәм ямьле букет бу! Менә ул нинди икән безнең сугышчан һәм нәфис поэзиябез!»
«Татар поэзиясе антологиясе» ки-табын (Таткнигоиздат, 1956 ел, 914 бит) сокланып һәм дулкынланып кулларыбызга алгач, без барыбыз да шулай куандык, шундый күңелле уйлар кичердек.
Әйе, зур —чөнки аның битләре буйлап шагыйрьләр армиясенең зур парады (96 штык!) уза һәм җырның гасырлар аша үткәй зур юлы (XII йөздән башлап!) сузыла; чөнки аның һәр юлына туган халкыбызның тормышын, көрәшен һәм ки-черешләрен чагылдырган зур фикерләр һәм хисләр салынган; һәм, ниһаять, аны хәзерләү һәм башкару өчен төзүче һәм редактор иптәшләр, издательләр һәм полиграфистлар хуплауга һәм хөрмәткә лаеклы зур хезмәт куйганнар.
Әйе, ул ямьле — чөнки букетка һәр шагыйрьнең шигырь бакчасыннан иң яхшы чәчәкләрне генә сайлап алырга тырышылган, чөнки аңарда гүзәл поэтик образлар һәм саф тел күр-кәмлеге бар. Ә чәчәкләрнең тамыры исә халыкчан җирлеккә нык береккән, чәчәкләр гасырлардан га-сырга, еллардан елга үсеп килгән матур традицияләргә үрелеп үскәннәр. Озак көтеп алынган, күләмле һәм бай бу китап уңае белән бик күп уйланулар, бәхәсләр һәм фикер алышулар буласы ачык. Аның уңышлыкла- рын анализлап һәм кимчелекләренә тукталып гомумән дә, конкрет тема-ларга багышлап та әйтеләчәк сүзләрне көтәргә кирәк. Кайберәүләр, бәлки, китапны оештыруның җитешсез якларына (зур хезмәттә аннан азат булуы кыен) махсус тукталырлар. Әйтик, мәсәлән, китапның басма мәйданын бүлешүдә кайбер гаделсезлекләр (шигырь ветераннары Фәйзи, Туфан, Баттал, Маннур әсәрләренә дә, поэзиягә әле яңа гына килүче Г. Афзал шигырьләренә дә тигез итеп нәкъ 7 шәр бит урын би-релгән), кайбер авторларның әле һаман архивтан «казып» чыгарылмавы һәм бу басмадан читтә калулары, һәр бакчадан чәчәк, һәр куактан яфрак эләкми калмасын дип,
120
гербарий төзү тәртибендәрәк талымсыз эш итү очраклары (шигырь язып караганнар икән, әйдә, барысы да антологиягә керсен, янәсе...), букетка дип сайланганнар арасында буш чәчәкләрнең дә ара-тирә күрен- гәләве (694 биттәге «Ак төн», 852 биттәге «Архитектор» кебек шигыр- ләр), һичшиксез, искә алынырга, тәнкыйть ителергә тиеш.
Ләкин антология турында сөйлә-шүләрнең иң кирәклесе һәм җитдие, барыннан да элек, поэтик мирасы-бызның эчтәлеге һәм формасы, ху-дожество «серләре», традицияләр үсешенә теге яки бу шагыйрь керткән кыйммәтле өлеш, поэзиянең төп үзенчәлеген билгели торган ха-рактерлы сыйфатлар турында сөй-ләшүләр булыр, әлбәттә. Бу җыелма чын мәгънәсендә әдәби осталык мәктәбе бит.
Бу чыгышта китерелгән кайбер күзәтүләр һәм уйланулар шушы зур сөйләшүнең кечкенә бер кереше бу-ларак кына әйтеләләр.
Билгеле булганча, шигырь—ке-шелек культурасының иң югары ка- занышларыннан берсе ул. Аның ма-териалы — кеше хисе, кеше йөрәге. Шигырь илһамланып язылырга һәм укучыны илһамландырырга тиеш. Бары тик шул чакта гына ул тормышка мәхәббәт, Ватан һәм халык интереслары белән яну, заман су-лышын чын йөрәктән тою хисләрен кузгата һәм үстерә ала. Теләсә нинди чор поэзиясенең, теләсә нинди шагыйрь иҗатының төп сыйфатын, безнеңчә, шушы изге хәкыйкать бил-гели.
Татар поэзиясе дә шигырьнең сән-гать коралы буларак максатын, ша-гыйрьнең тормыштагы урынын һәм иҗат чыганакларын үзенең беренче авазларын янгырата башлаганда ук бик ачык аңлап һәм әйтеп куя.
Нәчәләр сүзләп бу җиһандин кәчтеләр, Сүзләмәкдин парча дөрләр сачтылар.
Моннан 400 ел элек яшәгән шагыйрь Мөхәммәдъяр үзенең «тәкый гарзын» (чын теләген һәм хисен) шундый юллар белән сөйли башлый. «Парча дөрләр» — энҗе бөртекләре дигән сүз. Биредә шагыйрь, һичшиксез, халык иҗаты энҗеләрен (әйтем һәм .мәкаль, әкият һәм җыр, бәет һәм такмакларны) күздә тота. Аннары ул үзен дә шушы бөртекләр үрнәгендә «хикәят кылырга», шигырьне «ил күңеленә йомшак» итәргә, җәяне нык тартып, сүзләр угын туры төбәп атарга — ягъни халык чәчкән «парча дөрләр» үткенлегеннән һәм тапкырлыгыннан өйрәнеп язарга чакыра.
«Ни өчен шигырь яздың?» дию-челәргә Гали Чокрыйның (1826— 1889): «Хәлемнән килгәнне эшләдем, күңелемдә барны кешеләргә бирдем», — дигән җавабында һәм аның замандашы булган икенче шагыйрьне халыкның Акмулла дип атап йөртүендә шулай ук бик гыйбрәтле мәгънә бар. «Туры әйтүче» дигән бу исемне шагыйрь тормышта хаклык һәм дөреслек яклаганы өчен, «сандугачтай телләрен акча кискән» сатлык җан җырчылардан ачы көлгәне өчен, динчеләр белән түрәләрнең кәефен сакларга тырышмыйча, барлык гаделсезлекләрне туп-туры әйтеп биргәне өчен ала.
Мәйданга «шагыйрьлек белән чынлап авырып», «күкрәктән дөньяга зур тәрәзә» ачып, дулкынланмыйча тора алмаган «өлкән диңгез» һәм «хәзрәти Пушкин вә Лермонтовлар» кояшыннан нур алган ай булып Тукай килә. Килә дә: Җырлыймын, ләкин җырымнан файда бармы халкыма?» — дигән бөек сорауны куя. Шагыйрьнең халык кичергән ачы хәсрәт көйләрен көйләп, яманлыкларны сүгеп һәм изге эшне мактап язган «күңел кузгата, аның иң нечкә кылларын тибрәтә» торган ялкынлы җырлары нәкъ шул сорауга җавап булып туалар. Шигырьдә яшәргә тиешле йөрәк җылысы турында исә ул болай диде:
Менмәмен мин, ходай кушса, мич башына, Шигырьләрдән килер мина кирәк җылы.
Тукай замандашларының һәм шә-кертләренең үзенчәлекле иҗатында; бу фикернең киңәйтелүен, тулылан-дырылуын күрәбез.
Миргазиз Укмасый:
Җырлар идемме җырымны Ил өчен җан янмагач?!
121
Гыйффәт туташ:
Рәтләнер шигырем, үсәр күкрәктә гөлләр, чәчәкләр, Эчтәге хис мәнбәгы бозлап суынган бул- маса.
Шәехзадә Бабич:
Ап-ак алтын җырларымны җырламыйм данлык өчен, Җырлыймын алтын илемчөи, үз туган
халкым өчен...
Мәҗит Гафур и:
Язармын мин шигырьләрне йөрәк бәгърем каны берлән, Ачармын матбугат сугышы Халыкныц дошманы берлән!
Шагыйрь Габдулла Кәримов (Ярлы Кәрим) шигырьләренең берсендә халык образы очсыз-кырый- сыз киң басу картинасы белән тиңләштерелә. Авторның «мин шунда үскән гөлчәчәкләрне һәм бодайларны сөям, фәкать шуларга гына бил һәм баш иям, җырларым өчен шуннан икмәк һәм аш җыям» дип белдерүеннән, бер дә икеләнмичә: ә кырның билчәне һәм әремнәре исә шигырь кояшы уты белән көйдерелергә тиеш, — дигән нәтиҗәне дә ясарга кирәк.
Шигыремдәге чынлык, ут һәм сөю — Яшәвемнең бөтен мәгънәсе.
...Шигырь булып чыга үч ялкыны Яраланган лачын йөрәктән.
...Гомерем минем моңлы бер җыр иде, Үлемем дә яңгырар җыр булып.
Моабит төрмәсенең таш капчыгында язылган бу җырларны хәзер бөтен дөнья белә. Герой Җәлил дошманны шундый утлы шигырьләр белән җиңде. Дуслар өчен исә Муса җырларында иркәләүчән җылы моңнар бар. Без аның «татлы суы белән гөлчәчәкле җирне сугарган» чишмәгә карап җырлавын искә төшерәбез. Кечкенә генә чишмәнең көмеш суларын эчеп нинди зур болыннар яшәрә, күпме ак каеннар яфрак яра. Шагыйрь шуңа чын кү-ңелдән соклана һәм үзенең дә татлы теләген сөйли:
Теләр идем мин дә...
Гомерем юлый
Чишмә төсле җырлап үтәргә, Җырым беләи җирне сугарырга, Күңелләрне бакча итәргә.
Әйе, безнең иң яхшы шагыйрьлә-ребез үз йөрәкләрендә «бала булып туган» (Г. Кутуй), көрәшләрдә «дәртләр давылы кузгата һәм үлемгә каршы курыкмый бара» торган (Ә. Фәйзи), «кешеләрнең күңел почмагына энҗедәй якты салган» (Ш. Маннур) иң яхшы җырлары белән туган җиребезне мул сугарыштылар һәм сугарышалар.
Канлы сугыш кырларында Фатих Кәримнең җырны һәм йөрәк ялкынын үзенә кояш дип йөртүе, соңгы сулышын алганда да: «Тирән сулыш алып, дуслар, ярсып җырлыйсы килә» диюе җырның куәтле корал икәнлеген раслау иде. Сугышта һәлак булган яшь каләмдәшебез Мансур Гаязның шагыйрь хезмәтен поэтик бәяләве эчтәлекле һәхМ матур:
...Күчердең син бөек сәнгатькә
Каләм белән йөрәк каныңны...
Гали Хуҗиевның шагыйрь гомере файдалы җылы яңгыр булып үтсен иде, дип теләве, Сибгат Хәкимнең поэзия учагы гомер буена сүнмичә янсын өчен аңа «җыеп чыбык салырга» (яңа хисләр өстәргә диеп укыйк!) килгәнлеген белдерүе, шигырьнең көчен һәм шагыйрьнең бурычын аңлатып, шулай ук бик табигый һәм матур яңгырадылар.
Халык үзенең бик күп еллар буена караңгылыкта һәм сыкрап, экс-плуататорлар кул астында җәберләнеп һәм дини агулар белән исер- телеп, азатлыкка сусап һәм шуңа өметләр баглап яшәвен йөрәктән кайнап чыккан иң яхшы җырларында һәм бәетләрендә җырлаган:
Авыр тормыш алып барам, Җилгә каршы барган күк.
... Кеше белми, мин әйтмимен, Эчем яна төтенсез.
Бер өстәлдә алты түрә Ашадылар башымны.
... Дус-иш белән бергә эш иткәндә Теләкләргә тизрәк җитәрбез.
Борынгы һәм Октябрьга кадәрге поэзиябез дә халыкның әнә шул моң-зарын күрсәтүне һәм өметләрен җырлауны үзенә төп темаларның берсе итә. Кандалый, Думави һәм Тукай, Бабич һәм Башмаков һәм башка шагыйрьләрнең, иҗаты халыкның «йөрәк маен сызган» патша түрәләрен, «абыстай белән икәүләп мужик сыртын игәүләп» яшәгән
122
муллаларны һәм ишаннарны, татар кызларын һәм хатыннарын «баганага сөяп киптерүче», туры килгәндә хәтта «фәрештәнец үзеннән дә канат каерырга» әзер торган комсыз байларны ачы нәфрәт белән фаш итә.
Дини үгет-нәсихәттән һәм әдәпкә өндәүләрдән ерак китә алмаган, әхлак нормалары турында аны социаль җирлеккә бәйләмичә генә сөйләгән булсалар да, борынгы шагыйрьләр иҗатында ук инде туры- лыклык һәм гаделлек, намуслылык һәм мәгърифәтлелеккә күп кенә гыйбрәтле әсәрләр багышлана:
Сән яхшылык кыйл, яхшылыкда бар мәза, Кем яманлпгъ кынлса, ул табкан җәза.
Мөхәммәдъяр
... Сүзем кадерледер дип, улма мәгърур. Үзем яхшы булам дип димә элек, Ничә ирләр әләкдин булды һәлак.
Утыз И мәни
Иң эүвәл пакьләу кирәк эчнең керен. Эчтә тулып ятмасын сасык эрен.
Тышкы тәһарәт алу белән эш бетмәйде, Булмсаа чын тәһарәт әүвәл эчтән.
Акмулла
Бюрократлар һәм рвачлар, яла-гайлар һәм әләкчеләр, яла ягучылар һәм алдакчылар колагына көн саен тукып торган тәнкыйть сүзләребездә без бүген дә нәкъ шул фикер һәм теләкләрне конкретлаштырып, кат- гыйрак итеп куябыз бит.
Поэзиябезнең инде күптән килгән хезмәткә өндәү («Игенчелек гали эшдер — кыйлыр булсаң» — Мә үл ә Колый), тырышлыкны мактау («Кем ирер иргә олуг һөнәр, ул һөнәр ирер кешегә таҗ сэр» — Мөхәммәдьяр), гыйлемлеккә чакыру («Гакылга нур биргән уку, мөкаддәс уй биргән уку, су юкта су биргән уку, уку, уку, уку...» — Сәгыйть Рәмиев) кебек гүзәл традицияләре белән дә горурланырга кирәк.
Халыкка, аның батырлыгына һәм бөек иҗатчы икәнлегенә тирән ышану шагыйрьләрне халыкның киләчәгенә дә ышаныч һәм өмет белән карарга өйрәтә. Тукайны: «Юк, кояшым, мин беләм, син батмагансың мәңгегә» дип җырларга шул ышаныч рухландырган, әлбәттә.
Тормыш караңгылыгын бетерү өчен исә көрәшергә, «җылап көй итмәскә, җимереп көл итәргә» (299 бит), дулкыннардан ишелми торган «таш тау кебек нык» күкрәкле булырга кирәк, һәм шагыйрь Габдерахман Сөнгати көрәшче күкрәге турында җырлый:
Кыялардан каты бул сип, күкрәк, Хәят дулкыннары бәрелсен, Чәчелеп кнре кайтсын тамчы-тамчы,..
Бөек Октябрь кояшы поэзиянең дә яңа юлларын яктыртты. Инде со-циалистик сәнгать армиясе солдатлары булып, шагыйрьләр Ленин партиясе идеяләре һәм Ватан даны өчен көрәшнең алгы сызыгына басалар. Яңа һәм зур башлангычлар, гигант планнар һәм бөек бурычлар, заманның яңа һәм кайнар сулышы турында сөйләү өчен яңача яңгырарга тиешле тавыш һәм интонацияләр эзләнелә һәм табыла.
Советлар Республикасына каршы кул күтәргән дошманнарның «үз каннары белән борыннарын юган» еллар... «өзек юлларны ялгау һәм төзек итмәк өчен, туктаган барлык поездны гөрләтеп йөртмәк өчен» (Әбрар Сәгъди) армый-талмый эшләгән көннәр һәм төннәр... «Коммуна тимерлегендә» куәтле индустрия кою... «Машиналы күмәк тормыш» (Сирин) төзүләр... «Корыч мушка аша дошман күзәтергә остару» (Җәлил)... Башта килеп тешләгәне өчен фашист-этне «таза күсәк белән» дөмбәсләү һәм «көнбатышка якты кояш алып барган» (Исхак Закиров) җиңү юллары... Боларның барысы да шагыйрьнең ярсулы йөрәге аша үттеләр һәм халык күңеленә онытылмас җыр итеп салын-дылар. Хәзер аларны көрәшләр һәм җиңүләребезиең поэтик елъязмасы итеп антология битләрендә укуы кү-ңелле.
Ватанның җиңүләре һәм каза-нышлары белән горурлану хисләрен Ватанга, туган җиргә булган тирән һәм чиксез мәхәббәт сүзләреннән аеру һич мөмкин түгел. Сөеклебез Тукайның: «Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә, хәтеремдә мәңге калыр туган җирем» дигән матур аккорды хәзер бик күп буын ша
123
гыйрьләрнең яңгыравык авазларыннан торган куәтле симфоник оркестр булып ишетелә. Оркестрда һәр тавышның үзенә хас моңы һәм әһаңы бар:
Туган-үскән җирем өчен Соц тамчы каным фида.
һич ялгышмыйча таныйбыз — бу Дәрдмәнд тавышы.
Менә болары Исәнбәт, Кутуй һәм Маннур речитативлары: «Туган җирдә һәр таш җырлый, кул изи һәрбер агач»... Туган илдән киткәндә «Эчкән суың тәме авызда минем»... «Хисләрем мең сүзлек була, әйтергә телим берне: ул — Ватан...»
Әхмәт Исхак исә күккә менеп ай булган моңлы кыз — Зөһрә турындагы легенданы көйли. Шагыйрьгә «туган җирен ташлап китүенә ул үкенә төсле тоела». Максуд Сөндек- ле үзенең кабык бишектә тирбәлгән бала чагын сагынып җырлый һәм туган як урманының зифа буйлы юкәсен искә төшерә — чөнки ул юкә «өстендәге соңгы бишмәтен салып аңа бишеккә биргән». Миналар шартлавы һәм туплар гөрелтесе арасыннан Фатих Кәрим кычкырганы ишетелә кебек:
Үлем турында уйлама, Илең турында уйла, Илең турында уйласаң, Гомерең озын була.
Сугышның ерак юлларын үтеп, илләр азат итешеп читтә йөргән чак-ларда фронтовик шагыйрьләр күз алдына Ватан үзенең барлык ягымлы билгеләре, йөрәкләргә сеңгән конкрет сыйфатлары белән килеп баса:
Күпме авыллар узылган,
Берсе дә Кырлай түгел.
С. Хәким.
Туган кырны барып кочаклаган Иртән искән җилгә көнләшәм.
Ш. Мөдәррис
Үбеп үт, ай, анам — Иделне!
Сәлам әйт, ай, шаулы Казанга,..
Ә. Маликов
Җылы бөркеп яткан буразнаның Очы күренмәгән буйларын, Туган җирләремнең Күгәрчен түшедәй
Күпереп яткан симез балчыгын Уйладым...
Ә. Давыдов
Исән калырмын дип ышандырсам, Бәлки, ялгышырмын, хуш, анам. Әмма Туган илнең исән һәм сау Калуына мең кат ышанам!
3. Мансур.
Кыен еллар кичергәндә илем, Бер кабым да аерым капмадым. Россия каршысында минем Йөзем-битем сөттәй пакъ калды.
X. Камалов.
Ватанга мәхәббәт — ул, барыннан да элек, аның дошманнарына нәфрәтле булу дигән сүз. Ә безгә һәм безнең дусларыбызга атом бомбалары белән янаучы, халыкларның тыныч тормышын бозарга маташучы андый дошманнар җирдә бар әле. Халык ул янауларга һәм сугышка каршы үзенең поэзия коралы белән дә көрәшә. Чөнки шигырь — бомба ул, шигырь — көрәшче ул.
Совет — кешеләрне бөлгенлеккә Салган сугышларга каршы, Бездә сугыш маршыннан элек Уйнадылар солых маршы.
Мәҗит Гафуриның бу сүзләре моннан күп еллар элек әйтелделәр. Ә яшь шагыйрь Шәүкәт Галиев океан артына һәм Европаның фашизм оясы әле туздырылмаган почмакларына бүген күз сала һәм менә нәрсә күрә:
...Әтиемә төбәп атучыга
Бүген анда атом бирәләр...
Борчылмыйча күзәтеп булмый моны. Мәхмүт Хөсәеннең «Сугыш дисәм, тирән кичереш белән тетри минем һәрбер тамырым» дигән ярсулы белдерүе бик урынлы: халыклар ишетсеннәр һәм сак булсыннар, ут белән уйнаучыларга юл куелмасын, чөнки авыр сугышларның «яра булып йөрәкләргә сызылганы, дары булып битләргә сеңгәне» бар инде. Атомчыларга бердәм булып һәм кыю җавап бирергә кирәк, чөнки бердәмлек — көч ул. Кытай мәкале бик дөрес әйтә: әгәр халык бердәм булып сулыш өрсә — давыл кубар, әгәр дуслар бердәм булып аяк типсә— җирләр тетрәр.
Бу урында татар поэзиясенең об-разлар тукымасы дуслык һәм туганлык турындагы хисләрнең дә нинди нык җепләреннән эшләнгәнен әйтмичә үтү мөмкин түгел.
124
Беренче сүзне тагын халыкның үзенә бирик:
Тауда булыр таргыл таш, Тарыкса, күздән чыгар яшь. Тар култыктан ук тисә, Тартып алыр карындаш; Карындашың юк булса, Далада калыр ялгыз баш.
Моны кем һәм кайчан уйлаганы яки җырлаганы безгә билгеле түгел, ләкин без аның изге теләген яхшы беләбез: көрәшләрдә булышучы һәм яныңа ярдәмгә килүче дусларың булсын!
Моннан 300 еллар элек шагыйрь Мәүлә Колый йөрәгендә эшкәртелеп һәм баетылып шул ук фикер яңадан халыкка кайта:
Карендәшсез кешеләрнең сердәше юк, Дошманнарга каршы торса — юлдашы юк, Күңелендәге эшне кыйлса — кулдашы юк...
Тукай җырлары исә халыкка ка- рендәшләр арасында иң батыр һәм иң олы йөрәкле кардәшнең бөек рус халкы икәнен, аның белән бөек дуслык хисләрен гүзәл образ белән әйтеп бирде:
...Рус белән тормыш кичердек сайрашып. Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып;
... Без туган бер җепкә бергә теркәлеп...
Безнең көннәрнең тиң хокуклы халыклары арасындагы какшамас дуслык гимннарын барлык шагыйрьләр иҗаты яңгыратты. Хәсән Туфан, мәсәлән, бөек рус халкына: «Әллә синдә кояш бармы, әнкәм бармы?» дигән сокланулы сорау белән мөрәҗәгать итә һәм шунда ук, язмышым салкыннарга тарыганда, синнән бик күп җылылар алдым, дип ачык җавап та бирә. «Рус шәһәрен ярсып яклаганда» Гадел Ку- туй күзләренә Казан каласы күренә, ә Зыя Мансур җырлары Украина якларына юллана:
Илбасарлар сиңа ташланганда, Мин — якташы Һади Такташның, Бөек Кобзарь туып-үскән җирне Үз күкрәгем белән яклаштым.
Бөек социалистик революциядән соңгы беренче елларда ук шагыйрьләр дуслык җырының киңәйгән го-ризонтлары турында сөйлиләр:
Рус, татары, болгары, Немец, французлары — Ярлы халыкның бары Берләшүдә, бәдәвам.
Г. Камал.
Сүзләр хак булды. Шуны раслаган поэтик рапортлар Бөек Ватан сугышы барышында төрле илләрдән бер-бер артлы килеп тордылар:
Килдем, Болгария, яклап сине Коткарырга дошман кулыннан.
Аннары фашизм коллыгыннан азат ителгән Польшадан һәм Че- хословакиядән, аннары Венгрия һәм Румыниядән, аннары Югославия һәм Албаниядән, аннары Германиянең үзеннән шундый ук рапортларны ишеттек.
Азатлык армиясе йолдызларында ялтырап килгән нурлар Азия илләре күгендә дә якты таң булып ка-бындылар, һәм хәзер, Фатих Кәрим әйткәнчә:
Зәңгәр күктә ничә йолдыз булса. Безнең дуслар, җирдә шулчаклы.
Кечкенә бу мәкаләдә китерелгән-нәрдән чыгып кына да антологиябез эчендә нинди зур хәзинәләр ятканын күз алдына бастырырга мөмкин. Ни-кадәр тема күтәрелгән һәм художество чаралары ярдәмендә хәл ителгән! Киң катлау укучы масса өчен моңарчы бөтенләй диярлек билгесезлектә яткан күпме каләм осталары белән таныштык! Әдәби осталык турында, поэтик технологиянең аерым элементлары (образлар эшләнеше, әдәби алымнар, ритм, рифма һ. б.) турында төпле һәм җентекле сөйләшүләр өчен моңарчы кул тимәгән ничаклы яңа материал!
Бу зур букет һәр шагыйрьне аның үз чәчәге турында да тирән уйландырыр. Чыннан да, менә алар бөтенесе бер бәйләмгә куелдылар, бик күп бизәкләр һәм хуш исләр бергә кушылды. Ләкин шулар арасыннан үзеңнекен танып алырга буламы соң? Аның бүтәннәрнеке белән һич тә буташтырмаслык нинди аерым билгеләре бар? Синең чәчәгең ку-шылудан букетка нинди ямь һәм нинди аңку өстәлде? — Шулай уйланмаска һич мөмкин түгел. Чөнки

без барыбыз да әдәби осталыкны күтәрергә тырышабыз һәм аның, әдәби осталыкның, гасырлар буена тудырылган художестволы тәҗрибәне белү һәм уртаклашу, барлык яхшы шагыйрьләрдән өйрәнү, поэтик фикерләр арсеналына үзеңнән өлеш кертү, яңа чор һәхМ яңа бурычлар таләп иткән яңа сүзеңне әйтү икәнен ачык беләбез. Традиция дигән нәрсә мәңгегә әзер килеш бирелгән, үзгәрешсез һәм катып калган стандарт түгел ул, әзерне кабатлаулар һәм әзергә иярүләр белән аны берничек тә үстереп булмый. Бу турыда Зыя Ярмәкинең бик дөрес һәм оста әйткән сүзләре бар:
Әй, күңелсез бу барыш, нинди барыш, Тик сукыр тәкълит белән уйсыз барыш! Ул яза дип бу яза, тоткан каләм, Бу — сугыш мәйданына уксыз барыш!
Ләкин сугыш мәйданына уксыз гына түгел, ә бәлки очы үткерләмәгән, тупас уклар белән дә бармыйлар. Шуңа күрә дә талантны халыкка хезмәт иттерү бурычы барыннан да элек үз-үзеңә рәхимсез та- ләпчәнлекне, шигырь укларын зур сабырлык белән һәм һич тә көч кызганмыйча үткерләүне, һәртөрле тынычлану һәм масаюлардан азат бу-луны таләп итә.
Һич риза булмыйм үземнән язганымнан соңра мин;
һәр заман күз алдыма кимлек вә нокса- ным килә...
Яз язу, ләкин кызыкма һичвакыт шөһрәткә син;
.Бик төренмә иртәгүк ертык булыр чүпрәккә син.
Тукай әнә шулай эшләгән һәм безгә менә шундый киңәшләр калдырган.
Антологиядә шундый һәм шушы характердагы бүтән киңәшләр дә китерелгәннәр. Шуңа күрә дә, мәсәлән, Ә. Давыдовның шунда ук: «...бәлки ашыгамдыр, тигез төшми юллар шигырьдә» дигән бер раславы күпләр өчен бераз сәер яңгырар шикелле. Дөрес, шагыйрьнең матур һәм яхшы теләге бар: «Зур моң ташкыннарын калдырасым килә бу җирдә» ди ул. Ләкин хәкыйкать бүтәнчәрәк бит — ташкыннар гына калдырырга түгел, юлларны да тигез төшерергә кирәк! Бервакытта да, бигрәк тә шигырьдә, сан өчен сыйфатны корбан итмиләр...
Сүз җае килгәннән әйтелгән кечкенә бу реплика да, бәлки, ишетелми калмас.
Сүзне антология чыгу шатлыгын тагын бер кат уртаклашу белән шул урында тәмамларга мөмкин. Аның сугышчан һәм нәфис, көчле һәм хисле иң яхшы шигырьләре үрнәгендә безнең бай тәҗрибәле поэзиябез тагын бик күп шундый әсәрләр бирер дип ышанырга кирәк.
Язучылар җәмәгатьчелеге тагын бер нәрсә турында киңәшләшсең иде: уңышлы чыккан бу китапны хәзерләү һәм эшләү тәҗрибәсен файдаланып, поэмалар тупланган антологияне һәм берничә томлы хикәяләр җыелмасын шундый ук характерда чыгару турында уйларга кирәкмиме икән?