ШИГЫРЬЛӘР
ХИСАМ КАМАЛОВ
★
Күзләреңдә синең зәңгәр моң, Ә йөзеңдә күксел күләгә. Матурны, әйт, кем яратмый соң? Аңа кирәк кыйбат түләргә... Күзләреңдә шуңа зәңгәр моң.
Яратмаган сине агроном, Сиңа гына гүзәл күренгән... Арыш эчендәге чүп үлән — Күк чәчәкне өзгәндәй өзгән, Яратмаган сине агроном.
Матур ярлар хисең алдагач, Урта ярның чыга кирәге, йөрәк сөя сине, аяныч, һаман әле... Авыр иңрәве, Сөйгән ярлар хисең алдагач.
Рамчы мин, такта шомарттым, Бөдрәләрең кебек сап-сары йомычкасы сары наратның Шул бөдрәгә күмеп кулларым, Сагышымны инде тараттым...
Өзек кылдан өзек көй чыга. Син тагын да мине ташларсың, йөрәк сөйсә, кушмый намусым. Чая күзләреңдә булса да Түгелергә торган зәңгәр моң.
ИЛДАР ЮЗЕЕВ
★
ФОРМУЛА ЯТЛАП ЙӨРИ КЫЗ
Формула ятлап йөри кыз Китаплар арасында, Иртәгә бит имтиханда Бишлене аласы бар.
Бер алга таба атлый ул, Бер артка атлап куя.
61
Ярты сәгатьләп йөри дә, Формула ятлап туя.
Бер рәсем ала түшеннән, Текәлеп карап тора.
Их!
Нәрсәсе бар бу күзләрнең, Шулкадәр яраттыра? Нигә ул аның рәсемен Күңелендә саклап йөртә? Имтихан искә төшә дә Кыз тагын атлап китә. Бер алга таба атлый ул, Бер артка таба атлый, Формулалар белән бергә Егетнең рәсмен ятлый.
ГАМИЛ АФЗАЛ
ЧИШМӘ БУЕНДА
(Җыр)
Чишмә буйкаенда көтеп тордым Күк читендә айның калкуын, Салкын йолдыз кебек салкын кызлар Аңлыймыни йөрәк ярсуын!
Вәгъдә биргәч, үпкәләшү эшмени, Үпкәләшеп йөрер кичмени?
Йокымсырап яткан талны иеп
Уяу яфракларын тирбәтәм, Чәчәкләргә төшкән чыклар кебек Яшем төшәр сиңа килмәсәң!
Чишмә буе гел чирәм, ай, Гөлчирәм, Күрешмичә ярны кем сөйгән?
Сандугачлар тынды куакларда, Ай калыкты урман өстеннән; Җанга бәхет эзләп бу якларда Юкка гына йөрәк җилкенгән.
Өмет бетте дигәч, ни күрәм, аһ, ни күрәм! Көлә-көлә килә Гөлчирәм.
ШӘҮКӘТ ГАЛИЕВ
★
АҢА
Йолдыз сүнсә дә яктысы еллар буе Килә диләр, әле шуны уйлап яттым;
Яшь чагымда сүнгән мәхәббәт йолдызым!
Килеп тора миңа һаман синең яктың...
Төшкә кереп газаплыйсың нигә мине, йөрәгемне һаман шулай теләсең ник? Син яшьлегем белән бергә калдың инде — Аның кире кайталмасын беләсең бит...
Кызларны гел сиңа охшатып йөдәп бетәм, Оныткан да төсле үзем, эзләмим дә...
Юкка гына охшатмыймдыр, ахры, рәсмең Тирән сеңгән күңелемә, күзләремә...
«Бар иде бит аннан матурлар, яхшылар, Ничек, диләр, сине шул кыз табындырган?» Мин күрмәдем синең начар якларыңны, Мәхәббәтең, ахры, күзне чагылдырган...
1956.
РӘШИТ ГӘРӘЙ
☆
УЧАК ЯКТЫСЫ
Гаҗәпләнәм: «Таныш урыннарны Сагынмыйм», — дип әйткән кешегә. Киң күкрәкле туган илебезнең Яшәсәм дә кайсы төшендә—
Тар инешле сөйгән авылымның Матурлыгы китмәс күңелдән. Балачагым шаулап үткән җирләр Истәлекләр белән күмелгән.
Телим икән җырын ота алам Су буенда үскән талларның, һавасы ук башка — яшьлегемдә Тай өйрәтеп йөргән аланның.
Шул аланда өлгер пионерлар Хәзерләнә учак ягарга. Яннарында куна калыр өчен Нинди хәйлә эзләп табарга?
Куаклыктан чыбык ташыргамы Мактый-мактый лагерь тормышын, Уйнаргамы әллә кулга алып Быргычының көмеш быргысын?
5. ,с. Ә.“ № 5.
65
Юк, кирәкмәс!
Барыбер беркемнең дә Исе китмәс минем хәйләмә.
Соң шул инде элек тагып йөргән Галстукны кабат бәйләргә.
Соң шул инде...
Нәрсә әйтсәң дә бит
Өч дистәне барам тутырып.
Лагерьларда язган көндәлекнең һәрбер юлын сагынып укырлык.
Серләремне сөйләп танышырга Күнеккәнмен малай чагымнан... Китмәс өчен алан уртасында Тергезелгән учак яныннан
Бүләк итәм нәни дусларыма Җырларымның булган чаклысын... Учак яна, мине алып килгән Сукмакларга сибеп яктысын.
Учак яна...
Алсу ялкыннары
Әллә каян балкып күренә.
Әнә шулай балкып янсаң иде Кешеләрнең күңел түрендә.
МӘҖИТ РАФИКОВ
Маңгай тирен түктермәгән хезмәт Чүп үләннәр баскан кыр кебек; Ватан белән яшәмәгән йөрәк — Җырланмыйча үлгән җыр кебек.