ШИГЫРЬЛӘР
БАЙРАК
Җилфердәп чакырып байрак. Ут, төтен, тузан аша, Вәхшәтне куып барды, Сугышны баса-баса.
Искергән дәүләтләрнең Иелгән байраклары Тузанда аунап тагы Тапталып калды бары.
Яңаның иске белән Көрәшен алга төбәп, О, ничек кискен, кырыс Балкый бу — йомшак ефәк.
Давылны-җилие кичеп, Хаклыкны яклап бары, Шул байрак кебек булып Балкы, җан, балкы, балкы!
23
КАВИ НӘҖМИ
Сии кайда, иркәм?
— Кич җитте, бәгърем, Кайт инде өйгә! — Дип әйтми беркем... Мин — ялгыз көйгә Диңгез читендә йөрим, уйланам. Көмеш төтендәй Ерак ай яна.
Киндер җилкәннәр йөзәләр күктә. Сыйпап җилкәмнән Кичке җил үтте.
Җил түгел, гүя Аркамнан шулай, Тын гына сулап, Шатлыгым сөя.
Артыма борылып Карар идем дә, Куркам: булыр дип Тау җиле генә... Җил шул бу... Алда — Тирбәнә җилкән. Ә соң син кайда? Син кайда, иркәм?
14. II. 1935
«Ореанда»
Үткән идек шушы урыннан, Ак гөмбәзле сарай кырыннан. Эссе иде пляж, ә диңгез — Шундый якты зәңгәр һәм тигез. Хәзер инде анда сулкылдап Улый фәкать суык дулкыннар. Гүя алар ташлы кыяга Гыйшык тотып, яшьләр коялар. Ләкин миңа хатлар аркылы йөрәгеңнән килгәч яз җыры, Ни эшем бар суык диңгездә? Болай да бит дөнья киң безгә! Болай да бит безгә мәңге яз. Болай да бит безнең күк аяз. Шулай булгач, төкер суыкка! һәм кайгырма, Кави, бер юкка!
19.11.1935 ел.
«Ореанда».