Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШАГЫЙРЬ


Муса Җәлилнең Моабит төрмәсендә язылган шигырьләре 1953 елда матбугатта чыкканнан соң, уку-чылардан дистәләрчә хатлар килде. Аларда шагыйрьнең фашистлар тот-кынлыгында ничек яшәвеи, ничек көрәшүен белүче яки белүе мөмкин булган хәрби әсирләрнең адреслары күрсәтелгән иде. Хат алышу баш-ланды... Ләкин яңа мәгълүматлар бик читенлек белән җыела иде, фактлар бөртекләп туплана барды. Ул фактларның күбесе Моабит дәфтәр-ләрендә язылган шигъри документ-ларны раслыйлар, тик һичбер яңа нәрсә өстәмиләр иде. Чыннан да шагыйрь хаклы булган:
Әкияттәге серле йомгак булып, Җырым калды сүтелеп юлымда, Сез табарсыз килеп шушы эздән Мине соңгы йөрәк җырымда.
Аның җырларын никадәр игътибар белән укысаң, шулкадәр «безнең авыр яшерен көрәшне» «җанлы әкият» итеп сөйләрлек материал табыла.
Шул яшерен көрәштә катнашучы-ларның үзләрен сөйләтсәң иде менә. Аларда никадәр көрәш детальләре бардыр. Тик кайдан табарга соң ул кешеләрне. Әллә алар чыннан да һәлак булып беткәннәрме? Юк! Фашистларда тоткынлыкта яшәгәндә Муса Җәлил оештырган яшерен коммунистлар партиясе төркемендә эшләүчеләрнең кайберләре исән булырга тиеш. Фашистлар аларны атып та, асып та бетерә алмаганнар булыр. Чөнки төрле истәлекләр, шулай ук Моабит дәфтәрләрендәге шигырьләр бу яшерен оешманың бик
ЭЗЕННӘН
сак һәм конспирация кагыйдәләрен бик нык саклап эш итүе турында сөйлиләр һәм аларны бер сатлык җан гына фаш итеп бетерә алмавын әйтәләр.
Муса Җәлилнең яшерен оешмасы бик киң таралган булган һәм һәр группада дүрт-биш кешедән артык булмаган. Төркемнәр арасында йөргән элемтәчеләр аерым кешеләр белән генә эш иткәннәр. Шуңа күрә гестапочылар барлык катнашучыларны да ачып бетерә алмаганнар һәм, үзеннән-үзе билгеле, аларны үтереп тә бетерә алмаганнар.
Хәрби әсирләр үзләренең хатла-рында Муса Җәлилнең Берлиндә яшәгән чорында Ыадеев белән бик якын булуын һәм аның күп нәрсәгә ачыклык кертүе мөмкин икәнен язалар иде. Ниһаять, соңгы вакытта аның адресы ачыкланды һәм Назиф Надеев тиздән Казанга кунакка киләчәген белдереп хат та язды, күреп сөйләшергә вәгъдә дә итте.
1956 елның җәендә мин Муса Җә-лилнең Моабит төрмәсендә язылган шигырьләре җыентыгын укып чыккан бер иптәштән хат алдым. Ул үзенең хатында китапны басып чыгару өчен рәхмәт әйтү белән бергә, үзендә бик кирәкле материаллар булуын да язган иде. Картадан карап кына кайда икәнен белеп булмый торган, әле яңа төзелеп ята торган Алмалык шәһәрендә яшәүче бу иптәш— Гарәф Фәхретдинов белән хат алышу башланды. Ара ерак — Фәхретдинов Үзбәкстанда яши, хатлар тиз генә килеп тә җитми, вакыт уза тора, килгән хатлар кытык-

7. -C. Ә.‘ № 5.
ландырып кына калдыралар. Аңарда нәрсәдер бар, тик сүз уртасында бер фикерне өзеп икенчегә күчүе берни дә бирми... Тының белән тартын аласыңмыни кирәкле кешене? Ә үзең барсаң? Чыннан да кирәкле материал табып булырмы соң? йөрү мәшәкате акланырмы?
Фәхретдиновта Муса Җәлилнең берничә шигыре бар, анысы ачык. Ул безгә «Вислага» һәм «Шагыйрь» исемле шигырьләрне җибәреп, алар- ның җыентыкта да булуларын әйткән иде инде. «Вислага» исемле шигырь «Двинага» исеме белән Моабит циклында басылган. Фәх- ретдинов шушы ике шигырьнең Польшада Демблии крепостенда язылганлыгын әйтә. «Муса Җәлил миңа алариы әйтеп торып яздырды» — ди. Шуның белән бергә Фәх- ретдинов үзенең яшерен оешма эшенә катнашмавын яза, чөнки Демб- линдә әле яралары төзәлмәгән, үзе көчкә генә сөйрәлеп йөрегән. Димәк, бу иптәш тә Мусаның яшерен оешмасында катнашмаган кебек иде.
Моннан соңгы язышуларыбыз бер-нәрсә дә бирмәде. Үзендә булган шигырьләрне ул берәмләп кенә, өзек-өзек кенә җибәрә һәм минем сорауларга теләмичә генә җавап бирә. Ләкин мин аңарда булган шигырьләрне башка юл белән алдым. «Совет әдәбияты» журналы редакциясенә аның тормыштагы сеңлесе Хаибекова иптәш 16 шигырь китереп бирде.
Бу шигырьләрне җентекләп карап чыгу гаҗәпләндерде. Кайдадыр укылган кебек иде алар. Ләкин кайда? Алиш шигырьләре арасында алар юк. Гыймранов дәфтәрләрендә бармы икән? һәм мин Гыймранов- ның майланып, таушалып беткәй блокнотын актарырга тотынам. Блокнот карандаш белән язылган һәм инде лупа да ярдәм итәрлек түгел. Шулай да мин андагы шигырь-ләрнең һәркайсын укып чыктым. Гыймранов бу шигырьләрне «Лите-ратурная газета» редакциясенә тап-шырганда алариың Муса Җәлил та-рафыннан язылуын әйткән. Минем гаҗәпләнүенә каршы, Фәхретдинов тарафыннан язылып алынган ши-гырьләрнең беразы Гыймранов
биргән текстлар белән очрашалар. Шулардай «Әниемә» шигыре С. Лип-ким тәрҗемәсендә «Литературная газета»да басылып та чыккан.
Бу—гаҗәп хәл. Фәхретдинов Муса Җәлил белән үзенең Демблинда очрашуы турында һәм шигырьләрне Демблии крепостенда алуын әйтә иде. Гыймранов исә шагыйрьне Едльняда (Радом янында) очрап, шунда күчереп алынганлыгын раслый иде.
Димәк, бу шигырьләр яки бик күп таралганнар яки алар Муса Җәлилнеке дә түгелләр?
Узган ел мин Гыймранов белән очрашканда, аның сүзләрен язып алдым. Бернәрсә мине гаҗәпләндергән иде. Гыймрановның Муса Җәлил дип ышанган кешесе икенче бер кешегә охшый, без белгән Мусаның кыяфәте, кыланышлары күз алдына килеп басмый иде. Гыймранов, мәсәлән, Мусаның татар легионы киемендә булуын әйтә. Чынында исә Муса Җәлил бервакытта да ул форманы кимәгән һәм легионер бул-маган. Гыймранов Муса Җәлилнең тәмәке тартуын раслый һәм мин аңа портсигар ясап бирдем, — дип сөйли...
Мин Д1уса Җәлилне 1928 елдан бирле беләм, тик бер вакытта да аның тәмәке тартуын хәтерләмим. Теше бик каты сызлаган вакытта, тәмәке тартырга киңәш иткән чакта да ул тәмәке тартмады. «Үз гомеремдә мин берничә тапкыр тартырга өйрәнергә тырышып карадым, ләкин булдыра алмадым»,—ди иде ул.
Хәер, авыр шартларда, пленда чакта, билгеле, аның тартырга өйрәнгән булуы мөмкин. Шуңа күрә мин үзем белгән иптәшләрдән — пленда Муса белән очрашкан кешеләрдән шул мәсьәләне ачыклауларын сорадым, һәркем Мусаның Берлинда да, башка җирдә дә тәмәке тартмагаилыгын беравыздан раслады. Димәк, шулай икән, Гыймранов белән сөйләшкән кеше Муса Җәлил булмаган? Ә соң ул Радомда булганмы? Әгәр булса, ул кайчан булган, булмаса — шигырьләре анда нинди юллар белән килеп чыккан? Бәлки аларның берсе дә Муса Җәлил шигырьләре түгелдер?
97

98
Гыймранов алып кайткан шигырь- ләрнең авторы Муса Җәлил булуына шик тотучылар мин генә түгел иде. Гыймрановның кем дә булса башка бер кеше белән очрашуы Һәм шигырьләрне дә аңардан алган булуы мөмкин. Ул бит шагыйрьнең, фамилиясен сорамаган да, белми дә. Мин тагын Фәхретдпновка хат язам. Саклык белән генә барлык шикле сорауларны ачыкларга тырышам. Ләкин кызганычка каршы, я аңа минем хатым ошамаган, яки башка бер сәбәп белән Фәхретдинов бик кискен җавап бирә:
«Туган, сез үзегезнең хатыгыз белән нигә мине борчыйсыз? — дип яза ул. — Сез сорарсыз да, сорарсыз, мин язармын да язармын. Алдап язсам да сез сорарсыз, дөрес язсам да сорарсыз. Мин аңлыйм, хәзерге көндә сезгә кирәкле материаллар миндә саклана. Ләкин сез моның катлаулы булуын яки төшенмисез, яки төшенеп тә һаман сорашасыз. Мин әйттем бит, башка сорамагыз, дип һәм мин җавап та бирә алмыйм...»
Мәсьәләне ачыклау өчен Фәхрет- диновның янына барырга кирәк иде. Үзен күреп сөйләшкәндә, билгеле, барысы да ачыкланыр. Җитмәсә үзе дә кырт кисеп, бөтенләй отказ да биреп куймый; «күзгә-күз карашып» сөйләшкәндә, нәрсәдер әйтергә теләге барлыгын яза... һәм мин барырга җыендым. Миндә аның адресы юк иде. Моңа кадәр хатларны мин до востребование белән почтага җибәрә идем.
Беренче мөмкинлек булу белән мин Ташкентка очып киттем. «Кызыл Үзбәкстан» газетасы редакциясендәге иптәшләр К. Узаков һәм Янгын Мирзаев миңа ярдәм итәргә хәзер торалар иде. Л1иңа автомашина бирделәр һәм мин үзбәк шагыйре Я. Мирзаев белән бергә Алмалыкка чыгып киттем.
Үзбәкстанның табигате матур, юлы яхшы. Ләкин аның табигатенә сокланып, онытылып йөрергә миңа мөмкинлек булмады. Мине бик күп мәсьәләләр борчый иде.
Алмалыкка якынлашкан саен бор-чылуым көчәя, дулкынлануым сизелә бара. Башыма бик күп шикле сораулар тула. Юкка бармыйммы мин, әгәр Гарәфне мин биредә таба алмасам? Әгәр ул миңа, хатында кисәткән кебек, бернәрсә дә сөйлә- мәсә? Ул кая да булса киткән булса?
ДАирзаев минем шикләнүемне сизә һәм:
— Ни өчен сез аны алдан кисәтеп куймадыгыз, — ди. — Сез аңа почтада безне каршы алуын сорап язган булыр идегез, — дип өсти.
Әйе, мин бу турыда уйладым Ләкин һичбер кисәтүсез килүне яхшырак күрдем. Чөнки аның кискен хаты минем баштан чыкмый иде.
Менә Алмалык шәһәре...
Без почта бүлегенә килеп туктадык. Мирзаев һәм мин почта начальнигына үзебезнең гади булмаган үтенечебезне әйтәбез, безгә ярдәм итүен сорыйбыз. До востребование бүлегеннән хатларны карыйбыз.
Аның исеменә чыннан да биредә бер хат ята икән, кемдер Уфадан яза.
— Күптән ятамы? — дип сорадым мин почта кызыннан.
— Шактый инде... Сез көтегез, ул бу хатны алырга килер, сез аны шунда күрерсез,— ди миңа кыз.
— Ә бәлки ул бер атнадан, яки унбиш көннән соң гына килер...
Мин Фәхретдпновның кайда эш-ләвем белми идем, бары аның эшче! төзүче икәнлеген генә беләм. Безгә ярдәм итәргә хәзер торган почта начальнигы — яшь үзбәк егете най-ларгадыр шалтыратып алды, поч-тальоннарын чакырып китерде... һичбер нәтиҗә күренмәгәч, яңадан Фәхретдпновның хатларын карыйбыз. Почта начальнигы, кинәт:
— Соң ул биредә түгел, бу бит Соцгородта, — диде. Без шул вакытта гына шәһәрнең зурлыгын һәм аның Алмалык, Алтын, Соцгород исемле районнарга бүленгәнлеген белдек. Берничә ел эчендә шәһәр 25 мең кешегә үскән икән. Соцгород ның инде үзенең элемтә бүлеге бар икән.
Без Соцгородка киттек. Соцгородта почта бүлегендә чыннан да аны белүчеләр бар иде. Дөрес, аның кайда торуын белмиләр.
— Бер-ике йорт аша гына бер
7* 99
яшь кыз тора, ул алар белән аралаша, ул табып бирер,—диделәр, һәм чынлап та күз ачып йомганчы унсигез яшьлек бер кыз алдыбызга килеп басты һәм үзенең Фәхретди- новны белүен әйтте.
— Фәхретдиновның исеме Гарәф-ме?— дип сорадым мин. Чембари- сова исемле кыз, нәкъ аның Гарәф икәнен һәм үзләренең кардәше булуын сөйләде.
Гарәф үз йортында тора икән. Кечкенә генә йорт. Якты гына ике бүлмә. Түшәме тәбәнәк. Ләкин бу бүлмәләр бик зәвык белән җыелганнар, чиста, һәр нәрсә үз урынында. Тәртиплелек, семья җылылыгы бөркелеп тора.
Без килеп кергәндә, яшь кенә бер кыз идәннәр юып йөри иде. Ул Гарәфнең балдызы булып чыкты. Хатыны өйдә юк, шимбә көн булганга, әтиләрендә мунча ягып йөри икән. Гарәф бүген эштән иртә кайтырга тиеш. Ләкин аңа мунча керергә туры килмәде. Аның эштән кайтуына без инде көтеп тора идек һәм көне буе, төне буе ул безгә үзенең башыннан үткән вакыйгаларын сөйләүдән бушамады. Әйе, минем дүрт мең километр җир очып килүем юкка гына булмаган... Мин Муса турында бик күп материаллар таптым.
Менә бервакыт Гарәфнең хатыны Халидә ханым: — Кайта,— диде. Урта яшьләрендәге, озын буйлы, какча гәүдәле, брезент комбинезоннан бер ир кешенең җиңел генә атлап, ишек алдына килеп керүен мин тәрәзәдән күрдем. Ул кулларын селтәп кем беләидер сөйләшә иде. Тиздән өйгә керде һәм без таныштык. Берничә минуттан соң ул киемнәрен алмаш-тырды һәм минем каршыма килеп утырды. Ул беркадәр уңайсызлана иде шикелле. Шул ук вакытта минем килүемә шатлана да кебек тоела һәм, сезнең хезмәтегезгә хәзер- меи, дигән кебек, миңа карап елмайды.
Аның яңаклары озынча, бер күзе бераз сәеррәк карый, бу — күрәсең, сугыш вакытының эзләре булса кирәк, бу аңа җитдилек бирә. Аз гына шадрасы да бар һәм алар, ничектер, аңа ятышып торалар.
Без аның йорты, хуҗалыгы, бала- чагалары турында сөйләшеп алдык. Ул бу йортны үзе салып кергән икән.
— Алмалыкка килгәч, шушында- гы җирле материаллардан оештырып эшләп кердем, — диде ул. — Менә хәзер өч балам бар, кызым Рита хәзер мәктәпкә йөри башлады.
Гарәф үзе арматурщик булып тө-зелешнең тимер-бетон цехында эшли икән.
Мин килгән вакытта үз алдыма бик кечкенә мәсьәлә куеп килгән идем. Редакциягә килгән шигырьләрнең авторлары кем, алар кайчан язылганнар — шуларны ачыклау белән минем вазыйфам төгәлләнә иде. Мин аларны ачыкладым. Моның өс- тенә Гарәф Фәхретдинов Муса Җәлилнең биографиясе турында, аеруча аның яшерен оешмада эшләве турында бик күп материал бирде. Моңа кадәр үзе турында бернәрсә дә сөйләмәгән бу тыйнак иптәш, ачылып китеп, үзенең Л1уса Җәлил оешмасында эшләве турында да сөйләде.
Аның сүзләреннән нәкъ җанлы Муса килеп баса, шагыйрь һәм көрәшче безнең каршыбызда кебек, шул ук вакытта ул әкияттәгечә ерак...
Гарәф Фәхретдинов үзе Татарстанда туган. 1920 елда Яңа Пис- мән районының Карабаш авылында крестьян семьясында туып, 1935 елда җидееллык мәктәпне бетереп, Уфага киткән. Уфада ул Театр техникумына керергә омтылган. Ләкин яшьлеге сәбәпле, аны алмаганнар. 1936 елда аның ата-анасы Урта Азиягә күчеп киткән, алар белән Гарәф тә киткән. 1940 елда аны Армия сафына алганнар. Бөек Ватан сугышын ул Украинада каршылаган. Киев өчен барган сугышларда Фәхретдинов берничә тапкыр яраланган һәм авыр яралы хәлдә, аңын югалткан килеш, дошман кулына эләккән.
Гарәф уннарча концлагерьларда була. Сигез тапкыр кача, ләкин фа-шистлар аны тоталар, кыйныйлар, тозлы суга утырталар. Тозлы суның яралы тәнне ничаклы телгәләвен ул үзе генә белә. Аны яңадан чәнечке
100
ле чыбыклар белой чолганган конц-лагерьга ташлыйлар. Хәле авыр, яралары бик акрын төзәлә. Ашарга берни диярлек бирмиләр, ләкин яшәү теләге бик көчле. Шуның өстенә ул әле үзенең тавышын да югалтмаган икән. Гарәф яхшы җырлый. Аның җырлары әсирләргә ошыйлар. Чөнки бу җырлар туган ил турында, семья турында искә төшерәләр, аның җылы, ягымлы сүзләре ерактагы туганнарны, дусларны хәтерләтәләр. Әнә шул кайгылы, моңлы җырлары өчен Гарәфне поварлар яхшырак ашатырга тырышалар — берничә кашык баланданы (шулпаны) артыграк салалар. Бу аны котылгысыз үлемнән коткара.
1942—1943 елның кышында Гарәф Муса Җәлил белән очраша. Висла елгасы буендагы (Польша) Демблин крепостенда була бу хәл.
— Мин Кельце концлагереннан китереп ташланган идем. Демблин крепостенда Батталов, Курмашов исемле егетләр повар булып эшлиләр иде. Ә поварлар анда бик дәрәҗәле кешеләр булып исәпләнә, чөнки азык алар кулында. Без ята торган блокта Гумеров та (Муса Җәлил дә) бар иде.
Крепость су белән чолганып алын-ган, стенасы калын һәм тышкы дөнья белән бәйләнеш тоту турында уйларлык та түгел. Әсирләр блок- баракларда торалар. Эштән соң Гарәфнең җырлары яңгырап китә. Аның җырларын аеруча яраткан поварлар Гумеровны зур шагыйрь дип сөйлиләр. Әле башта Гарәф бу сүзләргә артык әһәмият бирми.
— Кечкенә буйлы, яңаклары эчкә баткан Гумеров туберкулез белән авырган кешене хәтерләтә иде, — ди Фәхретдинов. — Ул коңгырт иде, минем шикелле бик тиз сөйли иде, гаҗәп оста итеп мандолинада уйный иде. Ул нинди генә көйләрне белмәде икән? Бер кеше дә ул белгән чаклы җырлар белми, менә шундый иде ул безнең Муса.
— Шулай була иде, без көйне бе-ләбез, ә сүзләрен белмибез, Муса шунда ук бер бит кәгазь ала да, безгә җырларны язып бирә. — Менә шуны җырлагыз, — ди. Әгәр инде көйне белмәсәц, ул шунда ук мандолина ала да, күз ачып-йомганчы көйне уйнап күрсәтә.
Фәхретдинов кабатлап-кабатлап Муса Җәлилнең җырлары һәм ши-гырьләре бик күпләрне туган илне тагын да ныграк сөяргә, Ватан өчен соңгы тамчы каныңа кадәр көрәшергә өйрәткәнлеген басым ясап әйтә.
Менә хәзер Гарәф белән күзгә-күз карашып сөйләшкәндә, мин көләч шагыйрьне, аның поэзиясенең бөтен көчен чын мәгънәсендә тагын бер тапкыр тойдым. Муса үзенең барлык поэзия көчен көрәш коралы итеп файдалана, фашизмга каршы көрәшкә буйсындыра. Ул көрәшне шагыйрь буларак башлый, аның шигырьләрен лагерьларда гими рәвешендә башкаралар.
— Аның җырлары пленныйларга бик нык тәэсир итә иде,— ди Гарәф,— кешеләр елыйлар иде һәм йодрыкларын йомарлыйлар иде.
Муса Җәлил шигырьләренең әһә-миятен күрсәтү өчен бер хәлне истән чыгарырга ярамый. Демблин крепостенда совет кешеләре чебен урынына кырылалар, йөз кешелек команда — немецлар аны капут команда дип йөрткәннәр —үлекләр күмү белән генә шөгыльләнгән. Ачлык, салкынлык, фронтта алган яралар өстенә — фашистлар камчысы, аларның җәбер, золымнары әсирләрнең нинди дәһшәтле хәл кичерүләрен ачык күрсәтә. Шул шартларда яшәүче әсирнең уйларын үлемнән читкә алып китәргә кирәк, аны яшәү турында уйландырырга кирәк, алай гына да түгел, аның күңеленә яшәү өмете урнаштырырга кирәк, җанына очкын салырга кирәк. Ул очкын сүнмәсен өчен, ул дөрләп, ялкынланып кабынсын өчен, ниһаять, дошманга каршы атакага күтәрелсен өчен һәм аны җиңеп чыксын өчен коры сүз, салкын сүз җитми. Каныңның кайнарлыгын тойдыра торган утлы сүзләр кирәк.
Муса Җәлилнең җырларын, ши-гырьләрен әсирләр кайнар темпера-ментлы йөрәк сүзләре дип кабул иткәннәр. Шул рәвешчә, шагыйрь, поэзияне штыкка тиңләп, көрәш башлап җибәргән; аның җырлары— көрәшнең көндәлек барышына кара-
101
та иң кирәкле корал булып туганнар.
Чыннан да, җыр — әсирләр арасында үзенең урынын тапкан. Ул солдатның йөрәгенә барып кергән, ул солдатның гражданлык хисләрен үстергән, аны стройга китереп бастырган, ниһаять, көрәшкә күтәргән, ул аның җиңүенә ышаныч биргән, Ватан өчен батырлык ясарга канатландырган һәм аны герой ясаган.
Гарәф Фәхретдинов — Муса Җә-лилнең җырларын пропагандалаучы һәм ул соңыннан яшерен оешмада да нигездә җырчы буларак катнаша. Җыр аны Мусага, Курмашовка якынайта. Ләкин Демблин крепостенда Гарәф Мусаның зур шагыйрь булуына әле ышанмый. Ничек инде шундый зур кеше мондый бәхетсезлеккә килеп очрар икән дип уйлый идем,— ди ул.
Демблин крепостенда Муса Җәлил Гарәфкә «Вислага» һәм «Шагыйрь» исемле шигырьләрен әйтеп торып яздырган. Моабит дәфтәрләрендә «Двинага» исеме белән 1943 елның октябренда күчерелгән бу шигырь, күрәсең, соңыннан төрмәдә утырган вакытта, яңадан эшләнгән һәм исеме үзгәртелгән. Фәхретди- новта бу шигырьнең беренче варианты бар. Аның алтынчы строфасы түбәндәгечә:
«Йөрәк давыл тели, кул богаулы;
Ә күңелдә канлы үч таша, йөгерек дулкыннарның кочагына Син ал, Висла, мине ичмаса».
Бу шигырьдә әсирләрнең күңелендә ничек үч үскәне, нәфрәт хисләренең ничек ташуы гәүдәләнә. Алар давыллы көрәш телиләр.
Көннәрдән бер көнне шушы иске шинель кигән, тәбәнәк, ләкин зур йөрәкле кешене каядыр алып китәләр. Агач башмакларын шакылдатып коридорны яңгыратып атлавы, шомлы булып, колакта чыңлап кала. Муса кояшта янып беткән пилоткасын кия, противогаз сумкасын аса, ләкин язган шигырьләрен үзе белән аламы-юкмы — анысын берәү дә белми. Аны кая алып баралар, эшкәме, допроскамы —бу турыда да белүче булмый, һәм шуннан соң Мусаны крепостьта берәү дә күрми.
❖ * ♦
Фәхретдинов Муса Җәлил белән яңадан бөтенләй икенче шартларда очраша. Ләкин Муса белән нәрсә булган соң? Аны кая алып киткәннәр? Ул турыда Гарәф бернәрсә дә сөйләми, чөнки ул аны белми. Ләкин без башка иптәшләрнең истәлекләреннән аның кайда булганлыгын беләбез.
Демблиннап соң Мусаны Берлинга алып киткәннәр һәм аңа фашистлар матбугатында катнашырга тәкъдим ясаганнар. Бу хактагы материаллар инде матбугатта булганлыктан (Г. Кашшаф. «Муса Җәлил». Таткнигоиздат, 1956 ел), без Муса Җәлилнең бу чорына тукталып тормыйбыз.
Алмалыктан кайтканнан соң миңа Нәзиф Надеев белән очрашырга туры килде һәм ул байтак кына яңа хәбәрләр сөйләде. Аеруча Мусаның яшерен оешмада эшләү тәртибе турындагы истәлекләре әһәмиятле.
Нәзиф Надеев, Гарәф Фәхретдинов кебек үк, 1941 елда Киев чолга-нышында немецлар кулына эләккән. 1943 елның башында Надеев һәм У. Халитов конвой белән Берлинга китерелгәннәр, төнне бер камерада уздырганнар. Иртә белән алар ишек яңакларында, стеналарда, сәндерә такталарында төрле телдә язылган язулар күргәннәр. Шул язулар арасында Муса Җәлилнең дә кызыл карандаш белән язылган исеме һәм өй адресы булган.
Надеевны һәм Халитовны Вустрау лагерена җибәргәннәр. Бу лагерьдан ике километр ераклыкта аерым зон- дерлагерь (ябык лагерь) булган һәм Муса Җәлил шунда ябылган. Аннан әсирләрне бары тик якшәмбе көннәрдә генә, расписка белән генә чыгарганнар. Нәзиф үзенең Муса белән очрашуын шулай сөйли:
— Бу бик дулкынландыргыч күрешү булды, без — элекке дуслар— бер-беребезнең кочагына ташландык һәм бик каты еладык. Мусаның беренче сүзләре шулар булды: без синең белән бертуган кебек. Беренчедән, синең әтиең минем укытучым, икенчедән, без икебез дә партия членнары, өченчедән, безне бәхет
102
сезлек тагын да якынайта. Син аң-лыйсындыр, безнең хәлебез гаҗәп авыр. Без ерткычлар өненә килеп эләктек. Монда безне хурлыклы ач үлем көтә. Моннан чыгу юлы бары бер генә: ул — көрәш. Кулларымны чишеп, бераз ирек алу өчен мин бу лагерьдан чыгарга ризалык бирдем, ләкин ахырына кадәр көрәшергә. Мин яшерен оешма төзим һәм ышанам, син аның членнарыннан берсе булырсың. Башкача безне Ватан кичермәс...
Ыадеев, билгеле, яшерен оешмага тартылучының беренчесе дә, соңгысы да түгел. Инде бик күп конц-лагерьларның агулы һавасын иснәгән Муса һәркайда көрәшкә атлыгып торган патриотларны тапкан һәм алар белән эшне ничек җәелдерү кирәклеген мең кат уйлаган. Хәзер аңа төрле лагерьларга сибелгән патриотларны тупларга, организацион яктан бер үзәккә буйсындырып, ныклы план белән җитәкчелек итәргә кирәк. Ә моның өчен аның үзенә дә иркен хәрәкәт итәрлек эш урынында булырга кирәк, һәм Муса Җәлил «әсирләр арасында культура- агарту, музыка, үзешчән сәнгать эшләре белән җитәкчелек итү яшерен партия эше өчен файдалы булыр» дип уйлый һәм шул эшкә керешә. Лагерьларда культура-агарту эшләре үткәрү сылтавы белән Муса Җәлил лагерьдан-лагерьга йөреп, үзенең кешеләрен тапкан һәм аларны капеллаларга, үзешчән сәнгать коллективларына туплый алган.
Бара тора яшерен оешманың үзәк штабы да туплана, һәм ул лагерь-лардагы төркемнәр белән җитәкчелек итә. Шунысы характерлы, Муса Җәл ил, кул ьту р а - а га рту э ш л әренә кирәклек сылтавы белән яшерен оешма өчен кирәкле кешеләрне тиешле урынга күчереп йөртә алган.
Шулай, мәсәлән, бервакыт көтмә-гәндә, Демблии крепостеннан 13 ке-шене алып киткәннәр.
— Бу 13 кеше арасында Курма- шов, мин, Батталов, Хәсәпов, Хиса- метдииов иптәшләр бар иде, — дип сөйли Фәхретдинов. Бу төркемне ачык лагерьга — Радомга (Польша) китергәннәр.
— Немецларга мине,—ди Фәх-ретдинов,— Казан филармониясенең артисты дип тәкъдим иткәннәр. Гәрчә минем Казанда булганым юк иде.
Бу вакытка кадәр Муса Җәлил Радом лагерена аяк та басмаган. Ләкин фашистларның усал ниятен бик нык аңлаганга күрә, Радомда оештырылган легионны таркату өчен коммунистик ядро булдыру максаты белән үз кешеләрен Радом капелласына туплаган. Бу капелла Хисаметдпнов җитәкчелеге астында Муса Җәлил планы буенча эшләгән.
Надеевка исә Муса Вустрау лаге-ренда калырга кушкан.
— Син биредә калырсың,—дигән аңа Муса, — кешеләрне өйрән, бигрәк тә яңа килүчеләрдән Ватанга турылыклы кешеләрне исәпкә ал, алар арасында аңлату эшләре алып бар. Бер төркем эмигрантлар, милләтчеләр өере һәм аларның пычрак пропагандасы кая алып баруын әсирләр белсеннәр. Фашистларга ияргән аерым сатлык җаннарның пычрак йөзләрен ачык күрсеннәр.
Татар эмигранты (завод хуҗасы фашист) татар эшчеләрен үзенең Познаньдагы заводына сораган. Не-мецлар аңа 25 кеше җибәрергә бул-ганнар. Муса Җәлил, шушы хәлдән, файдаланып, Познаиьга китүчеләр исемлегенә Халитовны да керткән һәм Халитовка поляк эшчеләре белән элемтә тотарга һәм шунда са- батажлар оештырырга дигән мөһим заданиеләр биргән.
Кайвакыт кирәкле кешеләрне Муса төркеме Берлинга чакыртып алган. Бу турыда Фәхретдинов сөйли. Аларны, мәсәлән, 1943 елның май башында Радомнан Берлинга чакырганнар. Нәкъ шул вакытта Ра- домиаи беренче батальон фронтка озатылган һәм алар, фашист офицерларын үтереп, тулы килеш безнең якка чыкканнар. Берлинга чакырылган артистлар группасын Муса Җәлил каршылаган һәм бер-ике көн алар Берлинда экскурсиядә булганнар.
— Мин бары шул вакытта гына, — дип сөйли Фәхретдинов, — Муса Җәлил һәм аның дуслары — артистлар: Хисаметдипов, Басыйров
103
(Батталов), Хәсәнов, Курмашов, Сәйфелмөлүков иптәшләрнең яшерен группада эшләүләрен белдём. Алар Муса җитәкчелегендә эш алып барганнар икән. Курмашов тарафыннан мин дә шул ук группага тартылдым.
Яшерен оешманың эше бик нык саклыкны сорый. Фәхретдинов яшерен оешманың эше турында беркем белән дә, хәтта Муса Җәлил белән дә, сөйләшергә тиеш булмаган. Кур- машовтаи башка беркемне дә белергә ярамаган. Барлык заданиеләрне ул Курмашов аркылы гына алган һәм аны гына таныган.
Муса исә аңа артист итеп карый һәм үзенең шигырьләрен эстрадада башкару өчен тәкъдим итә. Берлинда булган бер-ике көн эчендә Муса Җәлил Фәхретдиновка үзенең җырларын һәм шигырьләрен биргән. Соңыннан Гарәф аларны хәрби әсирләр арасында башкарып йөргән. Гарәф әле дә бик күп җырларны хәтерендә саклый.
Билгеле, артистлар группасы бары Муса Җәлил шигырьләрен генә башкарып йөрмәгән. Татар халкының авыз әдәбияты бай, классик әдәбиятында гаҗәп матур хәзинәләр саклана. Муса—үзе дә шул поэтик мираста җитлеккән халык шагыйре — уңай традицияләрдән бик оста файдалана белә. Ул халык җырларын әсирләрнең настроениесе- нә, көннең кадагына туры китереп, җырларның эчтәлегенә аерым буяулар салып тәкъдим итә. Әсирләр — халык арасында бик популяр җырларны авызларыннан төшермиләр. Шуның өстенә әсирләр үзләре татар совет язучылары язган әсәрләрне үзгәртеп башкаралар. Шундыйлардан, мәсәлән, К. Тннчурин әсәрләрендәге җырларны санарга мөмкин. К. Тии- чуринның «Ил» мелодрамасында чалгычылар җыры бар. Аның эчтәлеге чалгычының хезмәт настроение- сен, үзенең көченә ышанычын белдерә. Әсирләр бу җырны хор белән башкарганнар, ләкин аның эчтәлеге көрәш—дошманга каршы нык тору идеясен чагылдырган. «Кур-кытмый безне шул печән өсте, их!»— сүзләре, припевта түбәндәгечә җыр-ланган:
Куркытмый безне, эх, шул көрәш таңы, Безнең каршыда, эх, юк булыр бары. Алга кара, алга атла, алда дошман бар. Бер, ике, нык шалтырасын, әйдә, дуслар, бәр...
Язучыларның популяр иҗатларын көрәш шартларына һәм бурычларына яраклаштырып үзгәртү, шул рәвешчә, әсирләрнең үзләре тарафыннан эшләнгән. Бу да — әдәбиятның көрәш коралы буларак актив хезмәт итүенә тарихи бер мисал.
— Безнең артистлар группасы, — дип сөйли Фәхретдинов, — немецлар тарафыннан беркадәр авторитет белән файдалана иде. Алар бу группаны интеллигентлар группасы дип йөртәләр, берәр кешене эшкә билге-ләгәндә дә шушы төркемнең фикерен сорыйлар иде.
Безнең группаның башында Хи- саметдинов тора. Ул җитди, акыллы, урта яшьләрдәге кеше. Үзе Алма Атадан. Профессиясе буенча ветврач. Группа аны бик ярата иде. Ул бик сак һәм эшне белеп йөртә иде. Немецларның ышанычын ул яшерен оешманың эше өчен файдаланды. Мәсәлән, немецлар безгә легионерлар арасында газета укучы табарга кушалар. Икенче төрле әйткәндә, пропагандист табып бирергә кушалар. Хисаметдииов группасы бу эшкә Сәйфелмөлүковиы тәкъдим итә, ягъни шул ук безнең яшерен оешмадагы иптәшне тәкъдим итә.
Газета укыган вакытта,—дип дәвам итә Фәхретдинов, — безнең иптәшләр инде алдан ук беләләр, кемне бу группага укырга кертергә, кемне кертмәскә, кайбер шиклерәк булган кешеләргә төрле эш кушыла, алар газета укырга кертелмиләр. Бәлки алар сатлык җаннар да булмаганнардыр, ләкин безнең саклыгыбыз нәкъ шундый чараны күрергә мәҗбүр итә иде. Алар утын кисәргә яки башка берәр эшкә җи-бәреләләр, ә пропагандист газетаны үзенчә укый. Ул газета уку вакытында Советпнформбюросы материаллары белән таныштыра. Яшерен группаның листовкасын тарата. Листовкалар Берлинда басылалар.
104
Фәхретдинов ул листовкаларның эчтәлеген хәтерли. Алар рус һәм татар телләрендә басылганнар. Бер листовка болан башланган:
«Хөрмәтле иптәшләр, без нинди генә җәфа чиксәк тә, безне барыбер ил онытмас. Фашистларның алдавына ышанмагыз. Алар барыбер җиңеләчәк. Менә, мәсәлән, фәләнчә числода Совинформбюро белдерүе түбәндәгечә...»
Типографиядә латин шрифты белән басылган мондый листовкалар барлык лагерьларга да таратылганнар.
Нәзиф Надеев, Познань шәһәренә газета укучы, «тәрбияче» булып ки-тәргә боерык алгач, Муса Җәлилгә килгән.
— Нәрсә эшләргә миңа, без бит болан да инде Ватан каршында гаепле кешеләр, ә алар минем муендагы муенчакны тагын да тыгызрак тарталар...
Муса игътибар белән тыңлагач, Надеевка болан ди:
— Бик яхшы, Нәзиф, син үзеңне тоттырма, ризасызлыгыңны белдермә, бу эштән баш тартма, бу безнең эшне җәелдереп җибәрү өчен кирәк. Познань шәһәрендә фашистлар татар лагере оештырырга уйлыйлар. Ә безнең эш анда большевистик ядро булдырудан гыйбарәт. Бу лагерьны сугышчан единицага әверелдерергә, фашизмга каршы көрәшү өчен һәм Совет Армиясен данлыклы рәвештә каршы алу өчен без моннан торып ныклы көрәш алып барырга тиешбез.
Нәзиф ДАусада көне буе була. Муса ул вакытта Берлинда Шарлот- тенбургта кечкенә генә бер бүлмәдә тора. Ул Назифка үзенең шигырьләрен укый. Кызганычка каршы, Нәзиф инде аларның эчтәлеген оныткан. Бары бер шигырьнең генә эчтәлеге хәтерендә калган. Бу бик үткен ачы сатира—эпиграмма булган. Муса аны легионнар оештыруда фашистларга лакейлык иткән ак эмигрантка карата язган. Аның лагерьларда исереп, кешелектән чыгып йөрүеннән көлеп, аны мыскыл итеп язылган шигырь булган ул.
Шул ук көнне Муса Нәзифны яшерен оешманың киңәшмәсенә алып киткән. Алар иң элек зоология бакчасыннан ерак түгел «Тер- гартен» ресторанында утырганнар. Иәзифне ул Абдулла Алиш белән, «Вечерняя Москва» газетасының элекке корреспонденты Әхмәт Симай белән таныштырган. Өченче кеше — апың элекке укучысы инженер Фоат Булатов булган. Соңыннан Надеев Булатовны Халитов белән очраштырган.
Шул рәвешчә, алар ресторанда биш кеше булганнар. Кешеләрне шикләндермәс өчен анда 15—20 ми-нуттан артык утырмаганнар һәм зоология бакчасының паркына кит-кәннәр.
— Бу кояшлы якты көн, 1943 елның 25 июль тирәләре пде, — ди Нәзиф.
Киңәшмәдә Муса Җәлил ак эми-грантлар комитетына каршы актив көрәшү кирәклеге, Берлин группа-сының яшерен эшләрен активлаштыру кирәклеге турында кайнар рәвештә сөйләгән. Берлин группасын ул түбәндәге кешеләрдән билгеләгән: М. Җәлил, А. Алиш, Булатов, Симаев. Анда шулай ук башка кешеләрне дә яшерен группага тарту мәсьәләсе каралган. Киңәшмәдә булган һәрбер кеше Мусадан конкрет задание алган. Надеевка, мәсәлән, Познаньга баргач, совет патриотлары ядросы булдыру, поляк эшчеләре белән элемтә тоту һәм Мусаның күрсәтмәләре буенча эш башлап җибәрү өчен хәзер булырга кушылган. Күрсәтмәләрне ул соңыннан бирергә булган. Алиш һәм Симайга фашистларга каршы листовкалар хәзерләргә кушылган. Муса үзенең тиз көндә Радомга барасын белдергән һәм листовкаларны үзе белән бергә алып китәсеи әйткән. Болардаи тыш Алишка аерым бер күрсәтмә бирелгән. Ул газетада эшләүче шушы төркемнең вәкиле буларак, газетада советка каршы мәкаләләрнең чыгуына ничек кенә булса да тоткарлык ясарга тиеш булган. Шушы утырыштан Надеев Муса Җәлил белән бергә кайта. Надеев болай сөйли:
— Юлда мин аңардан, Муса, әйт әле, синең үзәк белән яки башка
105
подпольный оешмалар белән бәй-ләнешең бармы, — дип сорадым.
Бөтен Европа халыклары өстенә үзенең дәһшәтле караңгы шәүләсен салып торган фашистик дәүләткә каршы дүрт-биш кешенең генә хәрәкәт итүе бераз сәеррәк тоелган,' күрәсең. Чыннан да, шундый зур эш, изге көрәш башланган икән — аның нинди тармаклар белән үсеп, җәелеп киткәнлеген дә күз алдына бастырырга кирәк ич! Ләкин Муса «сер»ие ачып салмаган. Ул Надеев- ка болай дип җавап биргән:
— Әйе, бәйләнеш бар, ләкин син миңа ничаклы гына якын булма, конспирация өчен мин сиңа бернәрсә дә әйтә алмыйм.
Шул рәвешчә, Муса Җәлил бик зур эш алып барган. Киңәшмә булган кичне Надеев Познаньга киткән, ә берничә көннән Муса Җәлил Радомга юнәлгән. Шунысы характерлы, Муса Җәлил, яшерен группада актив эшләүче курку белмәс совет патриотларына әсирлектән качарга ярамаганлыгын төшендереп, болай сөйләгән:
— Без качарга һәрвакыт өлгерербез, ләкин көрәшергә кирәк, фашистик стройны аның эченнән торып шартлатырга кирәк. Шушыннан торып без данлыклы Совет армиясен каршы алырга хәзерләнергә тиешбез. Аның көрәш юлын җиңеләйтү — безнең бурыч. Совет Армиясе якынайганда, монда куып китерелгән совет кешеләре барысы да Гит- лерга каршы көрәшкә күтәрелеп чыксыннар. Менә шулай эшләргә кирәк...
Радомга Муса Җәлил үзе генә килмәгән. Аның белән бергә немец хәрби киемендәге озынча буйлы бер татар егете дә булган. Ул беркадәр шадра, ябык, чәчен артка тарап йөри икән, тик бер көлтә чәче маңгаена кайтарылып төшеп торган. Хәрби киемдәге бу егетнең зур чемоданы газеталар белән тулган, алар бөкләнмичә генә салынганнар. Газе-талар арасына яшерен оешма тара-фыннан чыгарылган барлык листов-калар салынган. Күрәсең, Муса Җәлил Совет Армиясе командова- ниесе белән бәйләнеш тотарга уйлаган. Бу егетне кирәкле документлар белән коралландырып, немец офицеры формасында аны фронт аркылы чыгарырга булганнар. Бу егетнең исеме ничек, Мусадан башка беркем дә белмәгән.
Радом лагеренда легионерлар эшкә чыгып киткәннән соң Муса Җәлил, Хисаметдинов, Курмашов һәм Сәйфелмөл үков — дүртәү киңәшмр уздырганнар. Фәхретдинов аларның киңәшмәдә булуларын күргән һәм үзе сакта торган. Киңәшмә беткәннән соң, бернәрсә дә булмаган шикелле, аларның төркеме яңа җырлар өйрәнергә, репетицияләр ясарга керешкәннәр.
— Икенче көнне зур чемоданлы офицер егет инде юк иде, —ди Фәх-ретдинов.— Аны фронт аша озату өчен лагерьдан дүрт-биш кеше качты.
Фәхретдинов шул качучыларның икесе шофер булуын хәтерли, ләкин исемнәрен белми. Ул шоферлар юлда немецларның автомашиналарыннан файдалану өчен кирәк булганнар. Ләкин бу зур чемоданлы егет безнең якка чыга алганмы, әллә һәлак булганмы—билгеле түгел.
Муса Җәлил Радомда ун көннән артыграк «культура» эшләре алып барган, артистлар группасы белән шөгыльләнгән. «Шүрәле» исемле му-зыкаль комедияне сәхнәгә куярга хәзерләгән. Фәхретдинов «Шүрәле» комедиясенең Радомда язылуын рас-лый, аны опера дип таный. Аның үзенең җырлары, көйләре бар иде, ди. Муса Җәлил, «Салкын чишмә», «Печән өсте», «Дисәнә», «Дүдәк» һ. б. халык көйләрен файдаланып, күтәренке рухлы, халыкның көчен, зирәклеген һәм кара көчләрне җиңеп чыгуын раслый торган патриотик опера тудырган. Фәхретдинов «Таң» җырының нәкъ шушы әсәрдә булуын раслый.
Муса Җәлил Фәхретдиновка үз кулы белән язып «Таң маршы» һәм «Кайту маршы» исемле җырларны тапшырган.
— Ул бик тиз яза, блокнот битләре бик тиз тула иде, шунда ук ул аны ертып ала да, миңа тапшыра иде, — дип сөйли Фәхретдинов. — Аның ике блокноты бар иде, алар шигырьләр белән тулган иде. Берсе

J06
гарәп, берсе латин шрифты белән язылган иде,—ди.
Мин Фәхретдиновның дәфтәрләрен җәеп салам һәм аңардан бу шигырьләрнең кайчан һәм нинди шартларда язылуын сорыйм. Болар — Муса Җәлил шигырьләреме, әллә аңа башка шагыйрьләрнең дә иҗаты катнашканмы? Фәхретдинов үзе белгәнне сөйли. Әйе, аларны ул күңелдән ятлаган. Җырчы буларак башкарып йөргән. Шигырьләрне ул кемнән күчереп алуын да ачык әйтә. «Әниемә» исемле шигырьне ул Муса Җәлилнеке түгел дип катгый рәвештә раслый. Бу шигырь Гыйм- ранов тарафыннан Муса Җәлил әсәре дип тәкъдим ителгән.
Фәхретдиновның сөйләүләреннән миңа бер нәрсә ачык аңлашыла. Хәрби әсирләрнең бик күбесе үзләренә ошаган җырларны һәм шигырьләрне бер-берсениән күчереп ала торган булганнар. Шигырь аларның рухи азыклары булган, йөзләрчә, менңәрчә кешеләр җырдай аерылмыйлар, аны күчереп алалар, ятлыйлар һәм һәрбер буш вакытта аны укып баралар. Шуның өчен дә Муса Җәлилнең шигырьләре бик күп тарала һәм аларның кайберсе Гыймра- нов блокнотына килеп керүе гаҗәп түгел.
Фәхретдинов бик күп шигырьләрне Курмашов аркылы алган.
— Бәлки бу шигырьләр аның үзенеке булгандыр? Курмашовны яшь башкорт шагыйре дигән сүзләр йөри бит!—дип сорыйм мин Фәхретди- новтан.
— Юк, Курмашов шагыйрь түгел иде, — дип җавап бирә Фәхретдй- нов.— Курмашов, Батталов кебек үк, Муса Җәлил шигырьләрен укып башкаручы иде. Ул минем яшьләр тирәсендә, башкортка охшаган кеше, ләкин ул җырлый белми иде. Ул бик оста укый иде. Декламатор буларак, чыгышлар ясый, шуңа күрә кайбер тыңлаучыларда аның шагыйрь булуы турында фикер калуы бик мөмкин. «Дания» шигырен ул миңа бирде. Күчереп алырга кушты һәм соңыннан җырларга тәкъдим итте. Кем шигыре ул — мин анысын белмим. Чөнки Курмашов миңа кисәтү ;ясады, тикшермә, — диде ул. — Шулай да булуы мөмкин, «Дания» шигыре бәлки башка исемдә булгандыр. Аны Курмашов үзе алмаштырып куйган булуы, Дания аның якын кешесе булырга мөмкин. Күчереп алучылар күп кенә шигырьләрне шулай үзләренчә үзгәртәләр иде. Ләкин мин шуны раслыйм, Курмашев- таи алган барлык шигырьләр—алар Муса Җәлилнеке. Чөнки безнең группада Муса Җәлилдән башка шагыйрь юк иде. Яңа шигырен язып бетергәннән соң Муса гадәттә бу шигырьне кемгә бирергә, кем тарафын-нан аны сөйләтергә яки җырлатырга дип сорый иде. Мәсәлән, «Ирек» маршы. Ул Муса Җәлил тарафыннан Радомда язылды. Тик мин аны Курмашовтан башкару өчен күчереп алдым, ягъни шигырь аның аркылы миңа тапшырылды.
— Менә «Үлгән улыңнан хат» исемле шигырь. Ничек ул Мусаныкы булсын икән? — дип сорыйм мин, — аның эчтәлеге үк ААусаныкы булмаска тиеш дип әйтеп тора. Чөнки Муса Җәлилнең әнисе инде күптән үлгән. Аның үзенә дә 25 яшь кенә түгел...
Күрәсең, мин Фәхретдиновның бик авыру җиренә кагылдым. Ул хәтта урыныннан кузгалып куйды. Күзлә-реннән очкыннар чагылып китте. Әллә ул миңа ачуланды, әллә башка сәбәп белән, — ничек шуны да аңламыйсыз, дигән шикелле карап куйды.
— Бу шигырьне миңа безнең хор җитәкчебез Хисаметдинов бирде, — дип сөйли башлады Фәхретдинов-.— Ул миңа бу шигырьнең мәгънәсен менә болай дип аңлатты; Ана сүзе— ул Ватан. 25 яшь тулган чакта җибәрдең син мине кулыңнан, дигән сүзләрне — Ватанга 25 яшь тулды дип аңларга кирәк. Бу бит—1942 елда иде һәм без — хәрби әсирләр— инде анабыздан аерылганбыз, Ватан— ана безне үлгән дип исәпли, кайтып күренсәк тә инде ул безгә ышанмас. Ә менә без — синең улларың, синең сөтең белән туенган ул-ларың хаклык өчен соңгы тамчы каныбызга чаклы көрәшербез. Менә нәрсә турында сөйли ул шигырь, һәм без, сугышчан эшебезне башкарабыз дип ышанып, аны хор белән

107
дә, аерым төстә дә җырлап йөрдек.
Бу шигырьнең аерым строфалары Гыймраиов блокнотында да бар. Ләкин инде алар башка шигырьләр белән бергә аралашканнар булса кирәк, һәм характеры белән дә, гомуми рухы белән дә ятышып тормаган юлларны эченә алалар.
Фәхретдинов кайбер строфаларның сүзләрен инде оныткан булуын, аерым сүзләрнең башка сүзләр белән алмаштырылган булуын яшерми, шуңа күрә анда да хата булырга мөмкин. Шулай ук Л4уса Җәлилнең күп кенә шигырьләрен инде ул оныткан. Чөнки яшерен оешманың фашистлар тарафыннан фаш ителүенә кадәр ул алариы ятлап калырга өлгерә алмаган. Оешма ачылганнан соң аның блокнотларын юкка чыгарганнар. Шушы җырларны башкаручы буларак, үзенең күңелендә бик күбесен саклап калган. Бу хәл аңа соңыннан бу җыр-ларны кәгазьгә күчереп язарга мөм-кинлек биргән.
Муса Җәлил Радомда әдәбн-му- зыкаль эшләр белән шөгыльләнеп һәм яшерен группаның эшен җитәкләп атиа-уи көннән артык торган. Ул баракта артистлар белән бергә яшәгән һәм алар «Шүрәле»не инде куярга хәзерләнгәннәр. Ләкин әсәрне сәхнәгә куйганчы аларга немец командованиесеннән рөхсәт алырга кирәк булган.
— Ләкин, көтмәгәндә, — дип сөйли Фәхретдинов, — Муса Җәлилне Берлинга чакырып алдылар һәм ул немец конвое астында Берлинга китте.
Аның китүе шулкадәр тиз була. Радомда калучылар бернәрсә дә белми калалар.
«Шүрәле» кулъязмасы һәм башка шигырьләр Курмашевның мендәр ас-тында калганнар.
Икенче көнне иртә белән барлык артистлар «Шүрәле»ие тикшерү өчен дигән сылтау белән лагерь админи-страциясенә чакырылалар. Бөтенесе дә килеп беткәч, немец капитаны Леикес керә һәм әсирләргә бармагы белән төртеп күрсәтеп, русча:
— Менә болар немец халкының дошманнары, аны сатучылар. Кур- машов, чыгыгыз!—дип боерык ясый.
Җыйналган төркем арасыннан бе-ренче булып Курмашов чыга, аны шундук анадан тума чишендереп алалар, тикшерәләр һәм кулга алалар. Аннан соң Хәсәновны, Хисамет- диновны, Сәйфелмөлүковны шундый ук юл белән тентиләр һәм кулга алалар.
Немец капитаны иң әшәке оятсыз сүзләр белән җыелган артистларның тетмәсен тетә. Оешманың баш-лыкларын кулга алалар, калганнарын баракка кайтаралар, алар арасында Фәхретдинов та була.
— Без баракка кайтып кергәндә, — дип сөйли Фәхретдинов, — аның бөтен җире асты-өскә килгән иде инде. Немецлар безнең мендәр- ләребезнең, матрацларыбызның һәрбер саламын бөртекләп тикшереп чыкканнар. Барлык кулъязмаларыбыз, блокнотлар җыеп алынган иде. Курмашовта сакланган Муса Җәлилнең кыйммәтле кулъязмалары да алар кулына эләккән иде.
Икенче көнне шундый арестларның барлык җирләрдә дә булуы беленә. Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Фоат Булатов һәм башкалар инде гестапочылар тарафыннан кулга алыналар.
Бераздан Радомдагы лагерь бөтенләй таркатыла һәм барлык татарларны Франциядәге лагерьларга җибәрәләр.
Муса Җәлилнең Моабит дәфтәрендә 12 кешенең исеме язылган. Алар арасында Радомнан кулга алынган дүрт кеше бар. Боларның барысын да фашистлар хөкем иткәннәр...
Андре Тиммермаиның истәлеклә-рендә («Литературная газета», 13 ок-тябрь, 1956 ел.) шагыйрьнең биогра-фиясен ачыклый торган кыйммәтле материаллар бар. Андре Мусаны 1944 елның августында очратуын сөйли. Ул чакта әле Муса исән булган. Ләкин шуннан соң Муса Җәлилне һәм аның иптәшләрен фашистлар яңадан Моабит төрмәсенә кайтарганнар булырга тиеш. Фәхретдинов шулай сөйли:
— Ачык хәтеремдә юк,— ди ул,— 1944 елның апрель ае булса кирәк,

пычрак вакыт иде. Моабит төрмәсеннән безнең лагерьга (Франция) Хисаметдииовиы кайтардылар. Хи- саметдинов миңа Муса Җәлил һәм башка иптәшләрнең ничек җәзала-нуларын сөйләде. Ул үзе дә кеше түгел иде инде. Ул басып тора алмый иде. Без аны лагерьның лазаретына урнаштырдык. Хисаметди- нов миңа «без төрмәдә нинди авыр шартларда яшәсәк тә бер-беребез белән сөйләшә алдык. Ә менә Мусаның язарга һичбер мөмкинлеге булмады», — диде. Ул миңа Муса Җәлилнең «Соңгы сүз» исемле җырын әйтеп торды, мин аны язып алдым. Шагыйрь исеменнән Хисаметдинов васыять итеп, шигырьне сакларга һәм туган илгә алып кайтырга кушты.
Тар урамнар, күксел утлар, Тышта карлар явалар, Өч ят аны, автоматлар алып, Аны кырга алып баралар.
Бу, Муса Җәлилнең соңгы —җә-залау алдыннан чыгарган шигырьләре булырга мөмкин.
Фәхретдинов Франциядәге Ле-пию лагереннан качып, француз парти-заннары белән бергә Сопротивление группасында, фашистларга каршы көрәшеп йөргән.
Аның кулында Овернидагы француз властьлары тарафыннан бирелгән мактаулы язу да бар. Анда «батыр солдат Байнс янындагы көрәшләрдә... иптәшләренең чигенүен саклап торды, үзенең тормышын куркыныч астына куеп, сугыш вакытында яраланган үзенең группа начальнигын алып чыкты» диелгән. Бу батырлыгы өчен Фәхретдиновка Парижны алганнан соң орден бирелергә тиеш булган, ләкин ул Париж азат ителгәнче совет Посольствосын эзләп табып, Посольство ярдәме белән Италия, Мисыр, Төркия аша туган илгә юнәлгән.
Муса Җәлилнең төрмәдән иреккә — әсирләргә, Германиягә куып китерелгән совет кешеләренә бер хат җибәрүе билгеле. Бу — җәзалау алдыннан язылган хат һәм аның 1944 елның сентябрь яки октябрь айларында язылган булуын әйтәләр. Билгеле, хатның оригиналы сакланмаган, ләкин аны бик күп кеше укыган һәм үл күпләрнең хәтеренә сеңеп калган:
«Туганнар!
Без дошманыбыз тарафыннан Моабит төрмәсенә ташландык. Салкын тар камерада үлем хөкеменең җиренә җиткерелүен көтеп ятабыз. Ләкин безгә үлем куркыныч түгел, чөнки фашистларның кабере казылган, алар инде Советлар иленнән куып чыгарылганнар, Прибалтикага гына ябышып тора алмаячаклар. Без илебезне азат итү юлында һәлак булабыз, азат совет халкы җиңү бәйрәмендә безне дә искә алыр.
Үтенечем шул: миңа чиста күлмәк кирәк, сез аны минем квартирадан табарсыз. Күңелем саф, намусым чиста булгач, тәнемне дә чиста кием каплавын телим.
Аннан соң, кемгә булса да исән- сау илгә кайту бәхете килсә, Совет иленең азатлыгы өчен көрәштә һәлак булган татар улларыннан туган илгә, халкыбызга, семьяларыбызга бездән сәлам тапшырыгыз һәм озын, рәхәт, тигез, шат гомер теләвебезне җиткерегез!
Хушыгыз!
Муса Җ ә л и л».
Бу сәлам күптән инде халыкка да, семьяларына да иреште. Совет халкы җиңү бәйрәмендә генә түгел, һәрвакыт батыр улларын истә тота, алариы хөрмәтли, олылый һәм алар үрнәгендә яңа буыннарны батырлык рухында тәрбияли.
Муса Җәлилгә Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән тиңдәшсез батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелгән иде, 1957 елда аның үлемсез җырларына илебезнең иң югары бүләге бирелде: Моабит дәфтәрләренә тупланган шигырьләр Ленин премиясе белән бүләкләнделәр. Бу — Муса Җәлил шигырьләренең поэтик көчен бөтен ил таный дигән сүз!