Логотип Казан Утлары
Шигърият

САМОЛЕТ БЕЛӘН САУБУЛЛАШУ


Сау бул, һава кошым!
Җир өстенә — Төзелешкә күчте бюджетым. Сагынырмын инде очуымны, Күтәрелеп карап күк читен. Сине җанлы итеп сөйдем, дисәм, Бу — искереп беткән сүз инде.
Юк, син үзең —
ясаучыларыңның Канатланып очкай сөюе.
Беләм, очкан чакта масайсам да, Чакырымнарны санап, миллионлап, Конструкторың ул юлларны Алдан билгеләгән микронлап.
Очуыбыздагы һәр җиңеллек Зур авырлык белән табылган; һәр хәрәкәтебез, юлыбызны Авиазавод күргән алыннан.
Эш сыйфатың иң югары булгач, Мин иң түбән очкан чакта да, Җиргә бәрелмәдең, сугышларда Канатларың яраланса да.
«Зәңгәр күктә, кояш нурларында Очам» диеп кайчак әйттем мин;
Сине иҗат иткән кешеләрнең Күз нурында очтым ләкин мин.
Шулай булгач, ничек телем барсын «Күктән төштем» диеп әйтергә! — Кешегә булган мондый хөрмәт өчен Башым күктә минем, хәзер дә!