Логотип Казан Утлары
Хикәя

ПЛАЦДАРМ


Бу юлы мин армия штабына бер художник белән бардым. Художник безнең Брянск фронтына, сугыш турында язачак картинасы өчен сюжет эзләп, кичә .Москвадан самолет белән килгән иде.
Аның белән без фронтның иң кайнар участогына килеп эләктек — Ока елгасының уң як урындагы плацдарм өчен каты сугышлар бара иде. Армия командующиенең күзәтү пунктына килгәч, художник, үзе әйтмешли, мәһабәт бер картина күрде. Аста, еракта-еракта, елга аръягындагы сугыш кыры уч төбендә кебек күренеп тора иде. Аның әле бер читендә, әле икенчесендә артиллерия залпыннан ут төрткеләре типчелеп китә. Юл буйлап кечкенә генә танклар үрмәли. Ә шулар алдында, биешкән кебек, тузан баганалары күтәреп, немец снарядлары ярыла.
— О! Мондый шәп сюжетны уйлап та табалмассың!—ди художник, кәгазьгә карандаш белән тиз-тиз сызгалап. — Баталия! Берни өстәмичә,, булганынча киндергә күчереп кенә аласы иде. Уйлап чыгарасы түгел! Әнә теге уенчык хәтле генә танклар да, әнә теге бәләкәй генә атлы да... Карале, кая чаба ул шулай?
Таудан бик бәләкәй булып күренгән атлыдан чак кына арттарак кинәт җирдән төтен катнаш тузан болытчыгы бөркелде.
— Әрәм иттеләр! Үтерделәр!—диде художник, тетрәнеп.
Әмма ул арада тузан таралып та бетте, ә атлы, берни булмаган кебек, каядыр үз юлы белән җилдертә бирде.
Безнең янда гына, күрше үр артыннан, «Катюша» ата башлады. Сна-рядлары утлы ук булып күккә кадалдылар. Ә беравыктан Ока аръягында немецлар төпләнеп алган җимерек авыл урынында кап-кара төтен- тузан баганалары калыкты.
Юлдашым, сокланып бетә алмыйча, бу күренешне киндергә ничегрәк иткәндә әйбәтрәк төшереп булыр икән дигәндәй күзе белән чамалый- чамалый:
— Искиткеч картина!—диде.
Әйе, күргән кадәресе белән бик канәгать иде ул. Художникка шунда калып, рәсемнәрен сызгалый башларга да мөмкин иде. Шулай да минем аны моннан карап кына күренми торган солдатлар янына алып барасым килде. Мин аңа: плацдарм ягына чыкмыйбызмы? дидем. Художник, бик үк теләмәсә дә, барырга риза булды.
Аргы якта җир өсте снарядлар белән казылып беткән иде. Юл кы-рыендагы снаряд чокырларына, янып, ватылып, машиналар авып калган. Бөтен җир өсте үлекләр белән тулган. Юл читендә тапталып беткән киндер басуы кырыенда өч үле ята: берсенең төптән үк кулы өзелгән, икенчесе куллары белән каилы корсагын кысып тоткан. Өченчесе алар- ны аякларыннан ремень белән бәйләп тоткан, — бусы, яралы иптәшләрен сугыш кырыннан алып чыкканда, снайпер пулясы тиеп, һәлак булган ахры.
61
I
Юлда яралы кулын марля белән бәйләгән бер лейтенант очрады. Тартырга тәмәке сорады. Мин тәмәке төреп биргән арада ул үз взводының әле яңа гына әнә теге авылга бәреп керүен сөйләп алды.
Авыл дип әйтерлеге дә калмаган ул авылга бик кыенлык белән барып җиттек. Анда өйләр түгел, өйләрнең нигезләре дә калмаган — бөтенләй ватылган, кырылган иде. Солдатлар тирән базларны блиндаж иткәннәр. Урамнарда, елан кебек бөтерелеп, буш пулемет ленталары аунап ята, кая карама, — озын койрыклы балык төсле кызыл миналар күрәсең. Адым саен аяк астында тапталып яткан немецчә газета-журнал битләре очрый.
Художникның күзенә шундый бер кәгазьдәге чибәр генә хатын-кыз рәсеме чалынды. Без бу рәсемне барып алып карамакчы да булган идек, кинәт үзәкне өзәр дәрәҗәдә сызгырып узган снаряд тавышыннан якындагы бер базга төшеп сыенырга мәҗбүр булдык. Базда таратып салынган салам өстендә автоматчылар ята иде: озакламый аларга сугышка керәсе, шуңа күрә күбесе, сүзсез калып, соңгы тапкыр тәмәке тарта. Малайлар төсле япь-яшь чырайлы бер лейтенант, кәгазен ватык тегермән ташы өстенә куеп, хат яза. Зәңгәр карандашы очын ул төкрекли- төкрекли, һәр сүзен малайларча тырышып, батырып-батырып яза иде.
Баскыч буйлап базга башын фуражка астыннан бинт белән бәйләгән бер майор, аның артыннан тузанланып беткән плащ-палаткалы сержант төште. Алар белән таныштык.
Майор, сержантны күрсәтеп:
— Менә моның рәсемен ясагыз, беренче ротадан бер ул гына калды, — диде.
Кемдер тишектән:
— Иптәш майор! Борисовны алып килдек. Кай төшкә күмик?—дип кычкырды.
— Менә бит, — диде майор кайгылы тавыш белән.—Аның да рәсемен ясарга иде. Москва кешесе иде. Да... Хатынына хәзер ни дип җавап языйк инде? Хатыны кичә генә язган иде бит...
Ике сәгать чамасы вакыт үтеп, тынлык урнашкач, алгы сызыкка киттек. Авыл башына җиткәндә безнең алга янәшә генә ике снаряд төшеп шартлады. Берсе сарайга эләкте: сарайның түбәсе җимерелеп, җиргә тияр-тимәс асылынып калды. Икенче снаряд бер олауга эләгеп, аны тет- кәләп ташлады. Ике атны үтерде: берсе, корсагыннан күксел эчәкләрен чыгарып, арт аякларын калтыратып ята иде әле. Олау янында, күкрәге каты яраланган сержант, кулларын як-якка ташлап яткан хәлдә күзләрен күккә текәп, соңгы сулышын ала иде. Кечкенә генә санитарка кыз, аның өстенә иелеп, томпоннар белән сержантның канын туктатырга тырыша иде.
Якында гына, чокыр буенда, ике солдат, берни булмаган кебек, җиләк ашап йөри.
— Менә кайда ул варенье кайнатырга, — ди берсе.
— Юләр,—диде икенчесе. Үлән сабакларын кулы белән аерып, төптән җиләк эзли башлады. — Сугышта каян шикәр аласың?
Аста, чокыр эчендә, уртасына кызыл тәре ясалган ап-ак флаг күрдек: санитария пункты иде бу. Снаряд ящигы өстенә күлмәксез килеш бер яралы утырган. Санитарка кыз, яралының алдына тезләнеп, пинцет белән сакланып кына аның култык асты турысыннан снаряд затыкларын чүпли иде.
Художник, планшетыннан ашыга-ашыга кәгазь чыгарып:
— йа хода, ни күрәм!—дип куйды.
Юлдашым бу тамашаны рәсемгә төшергән арада, мин, тәмәке тартып алыйм дпп, чокыр кырыена утырдым. Яраланган сугышчы танкист икән. Кыз аның беләгендәге, култык астындагы яраларны санап чыкты, — унбиш ярасы бар икән, — һәм бер уч снаряд китеге күрсәтте.
62
— Ярар, җитәр. Бик ваклары гына калды инде. Аларын медсанбатта алырлар,— диде ул, танкистка күлмәген кияргә булышып. — Бара беләсеңме?
— Кая? — диде яралы егет.
— Кая булсын, медсанбатка инде.
— Тузга язмаганны сөйлисез. Мин анда киткәч, кем кабызыр минем машинаны? — диде танкист...
Без плацдармнан сул як ярга кич белән соң гына кайттык. Художник, йөреп һәм күп тамашалар күреп, шактый арыган иде, күрәсең. Кайтканда бер дә сөйләшмәде һәм кыяфәтенә караганда бүтән бернигә дә гаҗәпләнмәс кебек иде. Әмма юлда художникны шаккатырган тагын бер кызыклы хәлгә очрарга туры килде. Дөрес, мин үзем генә булсам, бәлки, сугышта күп очрый торган андый хәлгә игътибар да итмәгән булыр идем.
Безнең алдан үргә каршы бер төркем яралылар менеп бара иде. Ашык-пошык кына бәйләгән бинтларыннан кан саркып тама; берсе яраланган сул кулын сакланып кына икенче кулы белән тоткан. Икенчесе аркасына авыр йөк күтәргән кебек бөкрәйгән, өченчесе, уң аягы белән аксый төшеп, башын марля белән урап бәйләгән тагын бер иптәшен култыклап алып бара иде. Барысы да тиргәнә, сүгенәләр, нәрсә хакында тиргәнгәннәрен ишетмәсәк тә, аты-юлы белән сүгенүләре колакка ачык ишетелә иде.
Художник мине:
— Артларыннан җитик әле,—дип ашыктыра башлады.
Бу көнне мин һәрнәрсәгә, юлдашыма ияреп, яңа әйбер күргән кебек, исем китеп караган идем, бу юлы да юлдашым шушы гадәттәге яралылар арасыннан берәр шаккатырлык нәрсә күрер әле дип уйладым.
— Аларга сызлансалар да, сыкрансалар да урынында, ә бит менә күр әле син аларны: атасы-анасы белән сүгенәләр!—диде художник, миңа якынрак килеп.
Без яралыларның артларыннан килеп җиттек.
Арадан берсе, яралы кулын тотканы, бәхәсне дәвам иттереп:
— Шулай сугышалармыни? Безнең рота ут эченә кереп китте, ә . сезнекенең кымшанырга исендә дә юк,—диде.
Үзенә бер төрле бу кызыклы бәхәс шактый озакка сузылды. Берсе икенчесенә бүгенге сугышның нигә уңышсыз булганын исбат итәргә тырышты. Башы яраланган солдат: «Катюшалар нәкъ вакытында ата алмый калдылар» дип, ачынып тиргәнеп барды.
Художник, нәрсәдер уйлана-уйлана:
— Юк, мондыйлар җиңелми,—диде.
Кичен, караңгы төшә башлагач, без команда пунктыннан сугышның тагын да искиткеч бер яңа картинасын күрдек. Эңгер караңгылыгында елга аръягында утлар сикерешә иде. Художник әйтмешли, гаҗәп бер иллюминация иде бу. Мин художникның, эзли торгач, яңа картинасы өчен сюжет табуына сөенеп:
— Ул картинагызны кайчан ясыйсыз соң?—дип сорадым.
— Беркайчан да ясамам ахры,—диде художник.
— Нигә?
— Нигәме? — диде ул ачулы бер төс белән.— Сугышны рәсемгә югарыдан карап түгел, түбәннән күреп ясарга кирәк, — диде.
Фикерен төшендем мин аның. Дөрес, шушы тау башында гына торсаң, әнә тегендә, авыл янында, сержантның үлеп ятканын, әнә теге чокыр буендагы яралы танкистның яңадан сугышка кергәнен беркайчан да күрмәссең.
X. Я х и н тәрҗемәсе.