Логотип Казан Утлары
Публицистика

МУСА ҖӘЛИЛ — ЛЕНИН ПРЕМИЯСЕ ЛАУРЕАТЫ


Татарстан язучылары, сәнгать һәм культура работниклары, респуб-ликабызның барлык хезмәт ияләре бу көннәрдә зур шатлык кичерә. Апрель аенда, юлбашчыбыз Ленин туган көндә, рус әдәбияты һәм сәнгатенең атаклы вәкилләре Г. Уланова, С. Коненков, Л. Леонов һәм С. Прокофьевлар белән беррәттән, халкыбызның герой улы шагыйрь Муса Җәлилгә Ленин премиясе бирелде.
Муса Җәлил поэзиясенең бөек юлбашчы Ленин исемендәге премия алу кебек зур хөрмәткә лаеклы булуы — культурабызда олы бәйрәм ул. Бу факт барлык совет халкының, партиябезнең һәм хөкүмәтебезнең татар шагыйре Муса Җәлил иҗатын бөтен халык хөрмәтенә лаеклы зур бер казаныш итеп бәяләүләрен күрсәтә. Бу премиянең Москвада уздырылачак татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы алдыннан бирелүе безне аеруча куандыра.
Халкыбызның көчле рухлы, батыр улы, талантлы шагыйре Муса Җәлил фашистлар тоткынлыгында, коточкыч газапларга карамастан, дошманнар белән тиңсез көрәштә җиңеп чыга.
Аның Ватанны сөюе, үз халкының җиңәчәгенә ышанычы шулкадәр көчле, фашизм тырнагында үлем камерасында үткәргән иң авыр көннәрендә дә, гомеренең иң соңгы минутларында да иленә, халкына булган сөю тойгысы йөрәгендә изге ялкын булып яна. Туган илгә булган кайнар мәхәббәте шагыйрьгә үлемсез җырлар тудырырга илһам бирә. Муса үлемне җиңә, ул үзенең бурычы үтәлгәнен белеп, геройларча үлә.
Муса Җәлил җырларындагы илһам, көч һәм гүзәллек үз Ватаны каршындагы тирән җаваплылык тойгысыннан килә.
Төрмә камерасы рәшәткәсе аркылы, Берлин күгенең сөреме аша ул таң яктысын, туган Ватанын, аның калаларын, чын күңеленнән яраткан ватандашларын — җиңү көнен җиткерү өчен зур корбаннар бирүче, көчләрен кызганмыйча көн-төн хезмәт итүче совет кешеләрен күрә. Күңеле белән шагыйрь аларның хезмәт җырын ишетә, ятим калган сабыйларның күз яшьләрен күрә — ул, зур художник буларак, үз халкының тормышын бөтенләе белән күреп, тоеп, шигырьләрендә—көрәшүче халыкның иң изге, иң мөкаддәс уй-тойгыларын чагылдыра.
Шуңа күрә дә аның әсәрләре күңелдә зур, гүзәл тойгы — бөек гражданлык тойгысы — үз Ватаның белән горурлану хисе тудыра, сугыш уты кабызучы кара көчләргә, ләгънәт фашизмга каршы көрәшкә чакыра.
Аның гаҗәп үзенчәлекле, гүзәл поэзиясе, татар әдәбиятында гына калмыйча, күп милләтле совет әдәбиятының алтын фондына керде.
Шагыйрьнең әсәрләрен барлык совет кешеләре сокланып укый. Аның ялкынлы патриотизм белән сугарылган җырлары киң катлау укучылар күңелендә урын алдылар. Муса Җәлилнең шигырьләре Советлар Союзының күп республикаларында, халык демократиясе илләрендә меңнәрчә тираж белән басылды.