Логотип Казан Утлары
Хикәя

ӘЛМӘТТӘН ХАТЛАР

1. ЮЛ КЕШЕСЕ
Әлмәт шәһәренең нефтьчеләр гостиницасында, зур гына, иркен генә бер бүлмәдә, мин өч кешенең бик мавыгып сөйләшеп утырган чакларына туры килдем. Аларның икесе шофер иде, ахрысы, — өсләрендә майлана төшкән зәңгәр комбинезон, аякларында биек резина итекләр иде. һәм бу икәве бүлмә уртасына куелган түгәрәк өстәл янында бер-берсенә кара- каршы утыралар, ак эскәтер өстендә яткан зур кара кулларыннан, тыныч кына сөйләтүләреннән һәм баһадирларча буй-сыннарыннан ниндидер тыенкы бер көч сизелеп тора иде. Ә өченчесе, бу ике баһадирны тагын да зурайтыбрак күрсәтү өчен юри куелгансыман, чандыр гәүдәле иде, озынча какча битен исәпсез-сансыз җыерчыклар бизәгән, бите төсле үк җыерчыклы озын муенында таушала төшкән көрән галстук килешсез генә эленеп тора иде. Ул үзе дә әлеге баһадирлар кебек өстәл янында тыныч кына утырып тормый, аягүрә басып, өстәл өстендә яткан проекткамы, нәрсәгәдер нечкә озын бармагы белән төртеп күрсәтә-күрсәтә, кырыс тавыш белән, нервланып сөйли, хәтта вакыт-вакыт онытылып китеп, яшел- ле-күкле тавышларга да күчә иде.
Ун-унбиш минуттан шофер дигәннәрем урыннарыннан кузгалдылар; галстуклы кешенең ачы кырыс тавышыннан ялыккан төсле, ашык-пошык кына саубуллашып, тиз генә чыгып киттеләр. Тегеләр чыгып киткәч, ул берникадәр вакыт үз алдына уйланып тәрәзәдәй карап торды. Урамда караңгы төшкән иде инде. Бөтен тирә-як, шәһәр өсте электр утлары белән чуарланган иде.
Аннары ул, нидер исенә төшкәндәй, җитез генә бүлмә эченә борылды һәм үз-үзенә сөйләнгәндәй әйтеп куйды:
— Буфет ябылгандыр инде, мөгаен?—диде һәм тумбочкасыннан чы- тырдавыклы ак кәгазьгә төргән күмәч кисәге алды.
— Ябылган шул инде, — дидем мин, әкрен генә, гүя бу өлкән яшьтәге абзыйның кулына коры күмәч сыныгы тотып, бер стакан кайнар чәй эчүдән мәхрүм булып басып торуына мин гаепле идем. Минем аңа ничек булса да ярдәм итәсем килеп китте, һәм шунда күңелемә килгән акыллы уйдан шатланып:
— Туктагыз әле, абзый кеше, дежурный бар ич монда. Неужели ул безгә берәр чәйнек чәй кайнатып бирмәс, — дидем.
Мин ялгышмаганмын, гостиница дежурные — шат чырайлы, яшь кенә кыз, хәлне аңлатып биргәч, авырсынмый-нитми безнең йомышны үтәде. Бер ярты сәгатьтән инде без әлеге абзый белән, өстәл кырыенда кара- каршы, бик иркенләп кайнар чәй эчеп утыра идек. Чәй аны җылытып җибәрде бугай: йөзенә нур керде. Хәзер инде ул элекке кебек үк ябык йөзле дә, элекке кебек үк кырыс чырайлы да булып тоелмады, йөзендәге

.84
исәпсез күп җыерчыклары да бик ул кадәр күзгә ташланмас булды, әйтерсең, алар кайнар чәйдән эреп юкка чыктылар.
— Кай яклардан буласыз, абзый? — дидем мин сүз башлап җибәрер әчеп. — Командировкага килгәнсездер инде, нефть эшләре беләндер, әйеме? — дип тә өстәп куйдым. Әлмәт гостиницасында торган һәммә кеше нефть эше белән йөридер кебек тоела иде миңа.
— Москвадан килдем, юл кешесе мин, туган...
Беренче мәлгә мин «юл кешесе» дигән сүзнең мәгънәсен аңлап җиткерә алмадым. Нәрсә әйтергә тели ул моның белән: гомерем юл йөреп уза димәкче буламы, әллә узып барышлый гына Әлмәткә сугылдым диме? ?4инем аптырабрак карап торганны сизгәч:
— Сезнең якларга юл сузабыз без, энекәш, таш юл,— диде ул, күңелле итеп. — Куйбышев белән Уралны тоташтырабыз!
— Бәхетле кеше икәнсез алайса сез,—дидем мин, күршемнең Уралга юл салу турындагы сүзләреннән әсәрләнеп, балаларча сөенечле беркатлылык белән. — Мәскәүнең үзеннән үк килгәнсездер, алайса?
Күршем үзләре турында, үзләре башкара торган эш турында иркенләп, җәелеп сөйләп бирде. Ул үзе юл проектлаштыру экспедициясе начальнигы Андрей Владимирович Бялкин булып чыкты. Экспедициядә унике кеше бар икән, бая кергән егетләр, чыннан да, шоферлар икән. Кыш көне әле алар әзерлек эшләре алып баралар, ә язын, карлар эреп, җирләр кипкәч, шушы бер мең чакрымнан озынрак магистральне проект- лаштыруга керешәчәкләр икән.
Без сөйләшкән арада ишектән кайтып кергән озын буйлы яшь кенә егет тә безнең янга килеп утырмый булдыра алмады.
Андрей Владимирович, сүзеннән туктап, егетнең көмеш кысалы тарак белән чәчен таравын карап торды. Аның әле яңакларына бер кат та пәке тимәгән, вак-төяк бала йоннары гына бар, ә борын астында сызылып кына кара мыек чыгып килә, ул аны кырмаган, аңа әле мыекның бик кадерле чагы, күрәсең.
Егет чәчен тарап бетереп, урындыгын авыштырып якынрак килеп утыргач, Андрей Владимирович тагын да җанланыбрак сөйләп китте:
— Кайда юл бар, кайда машиналар чабып йөри, анда безнең кирәгебез юк. Без тормыш юк җиргә киләбез. Безнең эшнең хикмәте шунда, егетләр. Әмма юл төзелеп беткәннән соң, ике-өч ел үткәч, шушы тирәләрдән кабат узарга туры килсә, хайран каласың: юл буена йортлар күчеп утырган, бакчалар үсеп киткән, будкалар, резервуарлар, тагын әллә нәрсәләр калкып чыккан. Кайчандыр балта-көрәк тотып, мең мәшәкать белән юл ярып узган җирләреңне танымыйча шаккатып карап торасың. Тик мәшәкатьләрнең эзе җыерчык булып маңгайга сызылып кала.
— Озак саласызмы инде сез бу юлны?
— Урал юлынмы? Болай ул биш елга исәпләнелгән. Ә проектын аның экспедиция дүрт-биш ай эчендә эшләп бетерә, ягъни кайдан үткәрсәң җайлырак, турырак икәнен эзлибез, мөмкин кадәр кыскарак итәргә тырышабыз. Ә юлда төрле нәрсә очрый. Кайчагында берәр агайның йорты, алма бакчасы туры килә. Ни әйтсәң дә агай кызганыч, алма бакчасын ул гомере буе кадерләп үстергән, шуннан куаныч тапкан. Ялына ул, гозерләнә, иптәш начальник, ди, зинһар өчен тимәгез, ди... Андый каралтыларга кул селтәп, юлны читкәрәк борырга да була булуын, ләкин мондый «читкә боруларның» дәүләт җилкәсенә күпмегә төшүен исәпләп карасаң, күңел сызлануы белән бик исәпләшеп торырга туры килми. Үзегез уйлап карагыз: асфальт юлның бер километры бер миллион сумга төшә.
Мин гаҗәпләнүемнән ах иттем:
— Бер километр юлмы?! Автомашиналар узып йөри торган шушы гап-гади таш юлның бер километры миллион суммы? Ул исәптән тимер .юл күпмегә төшәргә тиеш?!
85
— Менә монда инде син, энекәш, ялгыштың. Тимер юл ул, беләсең килсә, таш юлдан күп өлеш арзангарак төшә. Аның бәясе миллионнар белән түгел, меңнәр белән генә исәпләнелә.
— Ничек инде ул алай? Нишләп тимер юл арзанрак булсын инде?
— Әйе, әйе, тимер юл арзанрак. Беренчедән, аның дамбасы тар, таш юлның яртысы кадәр генә, икенчедән, аңа таш-мазар җәяргә кирәкми. Таш юлның бер километрына меңләгән йөк таш кирәк, аны каяндыр чыгарырга, төзелә торган юл буена китерергә, вакларга, әйбәтләп, тигез итеп түшәргә, шул вак таш өстенә асфальт җәеп чыгарга кирәк әле. Болариың барысына күпме кеше көче, күпме хезмәт кирәк. Менә кая китә ул миллионнар. Аннары бит без дә — юлны эзләүчеләр дә — расход тотабыз, әлеге мең чакрымны узганчы бер миллион бик иркен чыгып китә. Безгә кадәр ииде бу юлны бер экспедиция эзләп чыкты. Алар бер миллион тотты инде...
Мин тагын гаҗәпкә калдым. Бер мәртәбә проектлаштыргач, нигә инде тагын бер миллион артык расход тотарга? Шул уй белән мин егеткә карадым, ләкин ул иягенә таянып, шомырт кара күзләрен елтыратып, бер дә исе китмәгәндәй тыныч кына утыра, «мыек» очын да селкетми иде.
Андрей Владимирович эшнең нәрсәдә икәнен аңлатып бирде.
— Бу очракта без артык расход тотмыйбыз, киресенчә, дәүләткә файда китерәбез. Алдагы экспедиция проектлаштырган юлны безнең экспедиция -ким дигәндә унбиш километрга кыскарта ала. Кара акыл белән генә исәпләгәндә дә, дәүләткә ундүрт миллион сум файда дигән сүз ич бу. Ә инде безнең эшнең спецификасына керсәң, мәсьәлә тагын да ачыклана төшә: әгәр бер грузовик, уртача алганда, километрына 35 грамм бензин тота дип исәпләсәк, унбиш километрга 525 грамм бензин ким китә. Ә тәүлегенә бу юлдан бер түгел, мең машина узса, — узачак та узачак ул, чөнки юл Куйбышев аша Москва белән тоташа, — 525 килограмм бензинга экономия. Мең машинага 15000 км. юл кыс-кара. Уртача алганда бер шофер көненә 300 километр уза дип исәпләсәк, димәк, 50 шофер кимрәк кирәк, аларны без икенче урында, икенче бер магистральдә файдалана алабыз. Менә бит кайда дәүләт күләмендәге арифметика!
Соңгы сүзләр иягенә таянып утырган егетне дә кузгатып җибәрде:
— Димәк, сез юлның профиленә бик нык игътибар итәргә тиеш буласыз, — диде ул бер өлкәдә эшләүче коллегасы белән сөйләшкәндәй.
— Абсолютно дөрес, — дип җавап бирде Андрей Владимирович,— юлның профиленә бик нык игътибар итәргә туры килә, юл узган урында профиль никадәр тигез булса, чокыр-чакыр никадәр кимрәк булса, юлның озынлыгы да шулкадәр кими төшә, шуңа күрә без тигезрәк урыннарны сайларга тырышабыз да.
— Алай булгач, йөз километр тип-тигез юл үткәрү — сезнең өчен иң идеаль юл булачак. Шулаймы? — дидем мин, инде үземнең дә мәсьәләне аңлый башлавымны күрсәтмәкче булып.
Андрей Владимирович елмайды.
— Ялгыштың, туган. Андый юл шоферлар өчен иң куркыныч юл ул. Иң күп авария әиә шундый идеаль юлларда килеп чыга. Шофер андый юлдан бер уза, ике уза, өч уза, аңарда бу урынның куркынычсызлыгы турында рефлекс барлыкка килә, ягъни шофер дикъкатлелеген югалта, йокьнмсырый һәм машинаны һәлакәткә алып бара. Безнең эш, туган, акча исәпләренә генә түгел, психологик факторларга да корылган...
— Менә бит ул ничек...—дидем мин, ялгышкан булуымнан уңайсызланып. — Карагыз әле, Андрей Владимирович, сез бу эштә утыз ел эшлим дидегез бугай, ә семья хәлегез ничек соң сезнең? Ул сезнең белән гел шулай күченеп йөримени?
86
Шул чакны әкрен генә ишек шакыдылар, моңа барыбыздан да тизрәк «мыеклы» егет әйләнеп карады һәм беренче булып җавап бирде.
— Рәхим итегез.
Ишектә бөдрә чәчле, бик чибәр бер хатын-кыз башы күренде, һәм ягымлы күкрәк тавышы:
— Хәйдәр, чыгып кер әле, бер генә минутка, — дип дәште.
— Күрдеңме?—диде Андрей Владимирович, Хәйдәр чыгып киткәч, һәм миңа карап серле генә елмайды. — Инженер егет бу. Геолог-разведчик, университет тәмамлаган. Ә тегесе — яшь хатыны. Иптәшен яраткач, иреннән калмый күченеп йөри. Уңайлы квартира да, мамык түшәкләр дә таләп итми. Аяз күк йөзе, чылтырап аккан чишмә, юллар, мәшәкатьләр алар өчен үзе бер дөнья бит әле. Яшь чагында без дә шулай идек: рәхәтен дә, михнәтен дә бергә кичердек. Малайлар үсә башлагач, укудан аермас өчен хатынны шәһәргә урнаштырырга туры килде. Хәзер .Москвада яши.
Без әле бу кичне тагын бик күп нәрсәләр турында сөйләштек. Андрей Владимирович сәгать унике тулганда гына йокларга ятты, минем әле йоклыйсым килми иде, арыган кешегә комачауламас өчен, мин коридорга чыктым.
Кайсыдыр бер бүлмәдән әкрен генә, моң гына музыка тавышы ишетелә, радио камерный концерт тапшыра иде бугай.
Мин, диванга утырып, уйга калдым. Күз алдымда әле һаман да бу чандыр кешенең, юл кешесенең, кыяфәте басып торды. Ул хәзер инде беренче тапкыр күргән, очраклы рәвештә юлларыбыз туры килгән ниндидер билгесез кеше булып түгел, бәлки күптәнге танышым, якын дустым кебек тоелды, күңелемдә аңа карата ихтирам хисе артканнан арта барды. Аның кыяфәте белән бергә мин асфальт юлларны күз алдыма китердем. Әлмәт белән Бөгелмәне, Әлмәт белән Баулыны, Лениногорски- ны, башка шәһәрләрне һәм буровойларны тоташтырган ул юллар менә шушы Андрей Владимирович кебек тынгысыз кешеләр — юл йөрүдән, далада, кырда кунудан курыкмаучы кешеләр кулы беләк үткәрелгән бит. Ул юллардан хәзер торба төяп, цемент төяп, балчык төяп күпме грузовик уза, нефтьчеләрне төяп, вахта машиналары уза.
Төзеләсе юллар да күп әле. Әлмәткә килгәч, мин байтак кына нефтьчеләрне, бораулау осталарын күреп сөйләшкән идем. Алар, төзек юллар булмау сәбәпле, буровойларга язын-көзен тездән баткак ерып йөрергә туры килүен, шуның аркасында бригадаларның бик хәлсезләнүләрен сөйләгәннәр иде.
Күңелгә Маяковский сүзләре килде. Әйе, «Совет илендә шундый кешеләр бар чагында» юллар да булачак, бакчалар да чәчәк атачак, шәһәрләр дә үсәчәк.
Мин әйләнеп кергәндә, Андрей Владимирович йоклый иде инде: кулларын ак мендәргә таратып ташлаган, күзләрен йомган, йөзенә аз гына елмаю чыккан иде. 2. КАРТ МАСТЕР БРИГАДАСЫНДА
Әлмәттә нефтьчеләрнең иң күп очраша торган урыны — автовокзал. Иртәнге җидедән алып төнге дүрткә кадәр — тәүлек буена дияргә мөмкин — бирегә вахта машиналары бертуктаусыз килеп-китеп торалар. Алар нефтьчеләрне вахталардан алып кайталар, шәһәрдән утыз-кырык чакрым ары урнашкан ерак буровойларга алып китәләр.
Март аеның аяз бер иртәсендә, автовокзал каршында ундүрт-унбиш кеше, башкалардан читтәрәк, иренеп кенә тегене-моны сөйләшеп торалар иде. Громкоговорительдән Закир Гарипов исемен ишетү белән, алар кинәт җанланып, шау-гөр килеп, кыяфәте бик үк өметле булмаган авто-
87
бус эченә тула башладылар. Бик үк өметле булмаган дип шуңа әйтәм, чөнки буровикларны алып барырга тиешле әлеге автобус зур шәһәр урамнарында көязләнеп йөри торган кызыл итәкле, бил турысыннан өске ягы аксыл-сары төскә буялган өр-яңа автобуслар кебек чибәр түгел, ә инде яшәсен яшәгән, ашыйсыи-ашаган, кайчандыр матур булган буяулары инде хәзер уңып, төссезләнеп, бөтен җире корымга, майлы тузанга, мазут сөременә буялып беткән иде; тәрәзә пыялалары кылтыр-кылтыр килеп тора, ә кайбер өлгеләренең аскы-өске читләре ватылып-кителеп төшкәй, алгы өлешендә купкалаган калайлары мотор гөрелтесеннән кош канаты кебек җилпенә иде. Кыскасы — бу машина нефтьчеләрне дүрт-биш чакрымга да алып барып җитә алмас, үзе дә ишелеп төшәр, нефтьчеләрне дә коеп бетерер кебек тоела иде.
Ләкин нефтьче егетләр аны-моны уйлап тормадылар, әллә ни арада автобус эченә кереп тулдылар. Соңгы кеше булып менгән егерме биш яшьләрендәге чибәр йөзле кара егет шапылдатып ишекне ябуга, автобус бәйге көтеп ярсыган чаптар кебек, кисәк кенә бер йолкынып алды да, кузгалып та китте.
Вахта машинасына читтән килеп кергән кеше, нефтьчеләрнең киемнәре буенча, әле беренче карауда бернәрсә дә аера алмас, алар аңа барысы бер төсле, барысы бер калыпка суккандай тоелыр иде: барысының өстендә майланып, шомарып беткән брезентовка, барысының җилкәләрендә колхоз бригадирлары тагып йөри торган төсле кыр сумкасы, барысының да бүрек колакчыннары куян колагы кебек тырпаеп тора. Аерылса бары бер кеше аерыла: шофер янында утырган, күрер күзгә илле яшьләрендәге агайның гына бүрек колакчыннары төшерелгән, өсте- нә кигән киеме дә брезентовка түгел, дубка суккан кара тун, тун өстеннән билен кызыл пута белән буып куйган, ә тун изүеннән башкаларны-кы кебек чылбыр изүле свитер, яки чуар ковбойка күренми, бәлки бик пөхтә итеп уралган, авыл кешеләре чорнап йөри торган йомшак ак шарф күренеп тора. Аның бөтен кыяфәте: мин авыл кешесе, мин әле авыл гадәтләрен ихтирам итәм, дип әйтә кебек. Бу — бораулау остасы Закир Гарипов, яше белән дә, эшләгән эше белән дә бригаданың иң өлкән кешесе. Бүген ул үзенең нефтьче егетләренә игътибар итәргә оныткан, тәрәзәгә төбәлеп, үз алдына уйланып бара: бәлкем ул бирегә, Татарстан җиренә, туган-үскән якларына кайтып, борауларга тотынган чакларын, 1950 елгы авырлыкларны исенә төшергәндер. Ул чакта вахталарга барганда күбесенчә җәяүләп яки тракторга утырып ташбака адымы белән йөрегәннәр. Берәр-икешәр атна кульбудкада кунып эшләргә туры килгән чаклар да булган. Кем белә, бәлки аның күңеле аннан да арырак вакытларга, беренче мәртәбә нефть эшенә тотынган 1931 елларга әйләнеп кайткандыр.
1931 елда ул Урал тауларында, Верхнечусовские Городкида яши иде, үзенә күрә бер һөнәре дә бар: олаучы булып эшли иде. Зур гына, таза гына гәүдәле, ягымлы итеп елмаеп сөйләшә торган Абдулла Сабирҗа- нов — ир уртасы кеше—аның якын күршесе, киңәшчесе һәм дусты иде. Урал якларына Татарстанның Чүпрәле районыннан килеп чыккан бу абзый 1923 елдан бирле нефть эшендә эшләп, җир бораулау буенча байтак кына гыйлемлек җыйган иде. Әйтә бу бер заман Закирга: карале, дустым, ташла син бу дилбегәңне, күч син минем буровойга, мин сине җир куенында яткан серләрне ачарга өйрәтермен, ди. Закир ул чагында яшь әле, типсә тимер өзәрлек таза егет — егерменең теге ягына күптән түгел генә аяк баскан. Җитә калды моңа бу сүз, семьясы да ул кадәр ишле түгел, гел чыркылдап көлеп йөри торган хатыны Сәрби бар да, бер сабый баласы — кызы бар. Абдулланың үзенә карата гел яхшылык кына эшләп торганын белгәнгә һәм үзенең дә шундый кызыклы дөньяларны карыйсы килгәнгә күрә, риза булды бит әй Закир. Риза булды да эшкә кереште.
88
Нефть эшендә кешеләр кадерле ул чагында, бпк дәү ындыр табагы кадәр буровойның төрле-төрле җиһазлары белән таныштырып, дөбер- дәү-шатырдауларына күнектереп, берәр атна йөрткәннән соң, әйттеләр, әйдә инде син, дустым, җиләсрәк җиргә мен, диделәр, верховой итеп вышка түбәсенә менгезеп җибәрделәр. Ташкүмерен тпрән-тирән шахталарга төшеп чыгарырга кирәк дип әйтәләр иде, нефть дигәннәрен дә бик тирәндә, бик аста, диләр иде, әмма аның монысын чыгару өчен караңгы базларга төшәргә һич кирәк түгел икән, җир өстеннән торып кына да чыгарып була икән нефтьне. Алай гына да түгел, нефтьне аны әле җил оясына менеп урнашып, җәен рәхимсез кояш кыздыруына, кышын ачы бураннарга чыдап чыгарырга кирәк икән.
Гап-гади крестьян малаеның мондый хәлләрне күргәне бар идемени?! Юк иде. Революциягә кадәр крестьян малаена дөньяда яшәү өчен ике юл бар иде: әгәр инде бәхетең булып, аз-маз җиргә тиешсәң, атыц- сыерың булса, син тешең-тырнагың белән шул җиреңә ябыша идең, әгәр инде алары булмаса, тамак ялына байларга бил бөгә идең, яки бәхет эзләп, зимагур булып, Урал, Себер, Донбасс якларына чыгып китә идең. Ләкин кара сакалың кая барсаң да артыңнан калмый йөри иде.
Ул чагында беркем дә бәхет менә шушында, үзебезнең ата-бабалар- ның маңгай тире тамган, ата бабалар каны түгелгән җирдә, аяк астында ятадыр дип уйламаган...
Автобус чаба да чаба. Иртән иртүк бульдозерлар көрәп киткән асфальт юл кара тасма булып артка йөгерә. Юл чатларында, борылмаларда резервуарлар, промысел вышкалары күзгә чалыигалап кала. Тау буйларында, уйсурак җирләргә тезелгән факеллар ялкын телләрен суза- суза каршы алып, яулык болгый-болгый озатып калалар. Шофер яхшы атка атланып чабуның рәхәтен белгән чабышчы кебек, руль өстеиә иелә төшеп, машинаны җил иркенә җибәргән. Машина, үз тизлегенә үзе куангандай, тигез юлдан элдертә генә.
Закир агай, тәрәзәдән йөзен алып, нефтьчеләргә таба борыла,, аларның чырайларына карап уйларын белмәкче була. Нефтьче егетләр буровой юлларында йөрүгә күнегеп беткәннәр инде, алар машинага утырып алу белән, дөньяларын онытып, гәп сугарга, уен-көлке сөйләшергә тотыналар, аларның күбесе яшьләр, егерме биш белән утыз арасындагы кешеләр. Алар, Закир Гарипов белән Абдулла Сабирҗанов кебек, бораулауның беренче примитив ысулларын да, авыр сугыш елларында тәүлекләр буена эшләүне дә, еллар буена бер скважина белән азаплануны да күрмәгәннәр. Ә бит андый чаклар да бар иде. Күптәнмени әле,. Гариповлар вышкаларны да үзләре монтажлыйлар иде. Ставропольдә1 разведка өчен бораулаганда гел шулай булды бит. Хәзерге яшьләргә* рәхәт аларга! Аларның күбесе хәтта ротор белән бораулауны да, колак тондыргыч ротор үкерүен дә күрмәде, буровойларда турбобур эшли баш-лагач килде.
Автобус ниндидер бер сикәлтәгә туры килде бугай, бик каты сикертеп җибәрде. Арткы скамьяда утырган төп кебек таза егет — Савинов вахтасының верховое Борис Жарков — чак кына йөзтүбән килеп төшми калды. Аңардан шаулап көләргә, үртәргә тотындылар. Бу көлүнең сәбәбен Гарипов бик тиз төшенеп алды, чөнки Борис, үзара сүз чыкканда: бөтен бәхетсезлек минем башыма ябырыла, мин бу фани дөньяга каргышлы сәгатьтә туганмын, ахрысы, дип «зарланып» йөри иде.
Егет бу юлы да үзенең егыла язып калуын шул бәхетсезлегеиә юрады, алгы утыргычның терәгенә ныграк тотынып алгач:
— Иртән генә хатын белән тиргәшеп чыккан идем, шуның каргышы? төшкәндер, — дигән булды. Нефтьчеләрнең күбесе, мәзәк ишетергә җыенып, кызыксынулы йөзләрен Бориска таба бордылар, тегесе гомуми игътибардан үсенеп китеп, җәелеп сөйләргә тотынды:
89
— Дөньяда рәхәт яшим дисәң, өйдәшләр белән яшә икән. Бер квартирада өч семья торабыз: һәркайсыбызда икешәрдән генә дә алты бала, көненә өчәр мәртәбә генә кечкенә йомыш белән чыгып керсәләр, утыз алты тапкыр ишек ачылып ябыла дигән сүз. Аннары дөньяның астын- өскә китерә торган, бер-беренә юл куйгысыз өч хатын; кухняга унар тапкыр чыга, унар тапкыр керә дип исәпләсәң дә, өчесенекен бергә кушкач, ул буладыр алтмыш, баштагы утыз алтыны да китереп ялгасаң, аның барысы буладыр — туксан алты! Инде туларның барысы тыныч шартларда түгел, бер-беребезгә үпкәләшкән, даулашкан, нервлар бер өч мәртәбә киеренкерәк вакытта эшләнә дип исәпләсәк, ягъни бу санны тагын өчкә тапкырласак, ул буладыр... буладыр — тәүлегенә 288 мәртәбә! Шулай итеп безнең бүлмә ишеге, семья башлыкларыиың кайту-ки- түләреи исәпләмәгәндә дә, тәүлегенә 288 мәртәбә ачылып ябыла булып чыга.
Автобус эчен тутырып кинәт яңгыраган көлү мотор гөрелдесен күмеп китте. Борис үзе көләргә уйламады да, авыз кырыен гына кыймылдатып алды да, сүзен дәвам иттерде:
— Анысы әле нервлар яшь безнең. Утыз яшендә әле ул тәүлегенә йөз түгел мең мәртәбә ишек ачылуга да түзәргә була. Аннары, күршедә салынып ята торган өч катлы йортның чарлагыннан үземә бик шәп бер квартира бирәбез дип торалар. Түзмимме соң, түзәм, ике дә уйламыйм, тик менә шунысы начар: кайчагында өч семьяның әйберләре саташып куйгалый. Бар курыкканым шул: хатыннар гына даулашмаса ярар иде дим. Җенем сөймәгәне күрше белән күршенең даулашып яшәве. Кичә төнлә шулай төнге вахтадан кайтып кердем, һәммәкәй җирдә тынычлык, тынлык, шылт иткән тавыш та юк. Аллага шөкер, мин әйтәм, ул-бу юк икән әле, иминлек икән әле дим. Мәшәкатьләмим әле боларны, мин әйтәм, ут яндырмыйча гына тамак ялгап алыйм әле, дим. Өстәл астыннан бер кастрюль эзләп таптым, капшап карыйм: җылы, кашык белән эченә разведка ясап алам: калҗасы шәп — бер кило булыр. Ничек әле, мин әйтәм, хатын алай бик юмартланып киткән минем, дим, нинди яхшылык өчен шулай сыйларга уйлады икән, дим. Ярый, хуш. Эшкә тотындым: вахтадан соң арылган, ачыгылган, бер утыруда бер килолы калҗаны, бер кострюль ашны ялтыраттым да, корсакны сыпырып, йокларга яттым. Хатын гадәтенчә, йокы аралаш: «Фу, шул бензин исеңне, тегендәрәк кит әле!» — дип мыгырданып карады, аңар да исем китмәде, нәрсә — тамак тук, күңел хуш дигәндәй, урынга башны төртү белән, мәрткә киттем дә бардым. Шундый тыныч йокладым, шундый рәхәт йокладым, башка чакта иртәгесен мендәрдән башны ала алмыйча тилмерә торган идем, бу юлы хатыннарның быдыр-быдыр сөйләшүенә уянып киттем. Шуннан ярар, юрганның кырыен гына кузгатып, күзнең берсен генә ачып карыйм, ни күрәм: минем хатын белән күрше хатыны өстәл буена басканнар, гаҗәпкә калып кулларын кушырганнар, өстәл өстендә торган кострюльнең капкачын әле берсе ача, әле икенчесе...
Көлү өянәге тагын автобусны дер селкетте. Бу юлы Закир агай да көлми булдыра алмады:
— Нәрсә, Борис, әллә күршенең ашын ашап куйгансыңмы? — диде ул, елмаеп.
— Менә шунда да шул бәла, Закир Гарипович, кеше ашын ашап куйганмын, каһәр. Ә хатыннар мин ашагандыр дип башларына да китермиләр, мәчегә сылтыйлар.
«Ничек бер кило итне ашап бетерде икән, ничек шартламады икәнг бәдбәхет», — ди күрше хатыны.
«Ите ит инде аның, күрше,—ди минем хатын, — шундый бер чиләк сыешлы кострюль белән ашны ничек ашап бетергән диген әле син».
Минем инде моңа түзәр хәлем калмады, дөресен әйтеп бирми булдыра алмадым. Әй хатыннар ябырылды, әй хатыннар чәбәләнде — чыдап
90
кына тор! Ярый әле, буровойга барыр вакыт җиткән иде, аниан-мониаи гына киен дә — сыз мин тизрәк! Ашалган ит ашалган инде, үлгән артыннан үлеп булмый, базардан алып бирермен әле...
Борис сөйләп бетергәч, егетләр әллә ничек моңсуланып киттеләр.
Закир агай верховойның төп кебек таза гәүдәсенә, бик тырышып кырганнан соң да сакал урыннары зәңгәрләнеп калган йомры иякләренә, бит урталары алсуланып, сәләмәтлеге ташып торган чибәр йөзенә эчке бер соклану, ярату белән карады. Үзе басынкы табигатьле, аз сүзле булса да, шат күңелле егетләрне ярата иде мастер. Алар ничектер коллективны яшәртеп торалар, авыргарак туры килгән чакларда да боегырга ирек бирмиләр. Борисның, чыннан да, шәхси тормышы көйләнеп җитмәгән әле, ул армиядән моннан берәр ел элек кенә кайтты, запастагы офицер ул; кайткач та, кая барып сугылыйм икән дип каңгырып йөрмәде, буровиклар мәктәбен тәмамлап чыкты да буровойга эшкә килде. Әнә аның белән янәшә утыручы бораулаучы Сафиуллин Гафиятнең дә квартира ягы бик үк мактанырлык түгел: хатыны, үзе, ике баласы — дүрт җан баракның кечерәк кенә бер бүлмәсендә яшиләр. Менә авызын бөребрәк, кара күзләрендә очкыннар уйнатып, гел елмаеп сөйләшә торган слесарь Ваһап Галләмов квартирадан да, эшеннән дә зарланмый, ләкин аның семьясында да бер кыйты як бар — балалары юк. Зәңгәр күзле юаш помбур Гафан Төхфәтовның үз йорты бар, тәгәрәшеп өч баласы үсеп килә; башкаларның таза базык гәүдәләре янында бөтенләй малай гына кебек тоелган, очлы борынлы һәм үткен карашлы Мөгаллим Сая- ховның да үз өе барт ул да балаларым аз дип зарлана алмый.
Гафият бригадада күптәннән, аның беренче көннәреннән диярлек. Аңа әйбәт уңай квартира алып бирү турында Гарипов мастер буларак та, шәһәр советы депутаты буларак та сөйләште, даулашты да. Аңа, бәлкем, тиздән булыр, ә Бориска бераз түзәргә туры килер әле, син ашыгу белән генә түгел шул: Татарстанның нефть районнарында эшләүче 24 мең нефтьченең барысын берьюлы квартиралы итү җиңел эш түгел ул. Бу якларда йортлар никадәр тиз, никадәр күп салынмасын, барыбер нефтьчеләргә төткәзеп булмый, һәркөн нефть кешеләрне күбрәк таләп итә, һәркөн нефть колачын киңрәк җәя. Ә йорт салучылар төзелеш планын елның елында үтәп җиткермиләр, нефтьчеләр каршында әле һаман бурычлы булып кала бирәләр.
Автобус, асфальттан чыгып, тар гына урман юлына борылды һәм ике ягына да биек итеп, эскертләп өелгән кар көртләре эченнән бара башлады. Юлның тигезлеге бетте, адым саен тирән казылмалар, чокыр- чакырлар очрады, андый казылмалардан узганда, автобус арткы скамья- да утыручыларны рәхимсез рәвештә чөяргә кереште.
Бер казылмада кинәт мотор сүнеп китте. Шофер кабинадан кар өсте- нә сикереп төште, аның артыннан нефтьчеләр дә коелдылар. Шофер секретный йозак белән бикләп куйган капот капкачын ачты да башы белән эчкә таба сузылды, аның артыннан тагын өч-дүрт егет мотор янына «кереп» киттеләр. Берсе аннан, берсе моннан карады, «әйдәле, танкист, әйдәле дизелист!» дип, шаярышып, көлешеп, машинаның авыру җирен эзләп таптылар, шофер өскә менеп газ бирде, астан көпчәк яныннан берсе кәкре ручка белән терсәкле валны әйләндереп җибәрде, мотор гөрт итеп кабынып китте. Ул арада көпчәкләр шактый ук утырган булып чыкты. Таза-таза егетләр — унбиш-уналты кеше барысы берьюлы җыйнаулашып этеп җибәргәч, машина, көпчәкләр өзлексез әйләнүдән җылынып эрегән карны сиптереп, кузгалып китте.
Барыр җир дә әллә ни ерак калмаган иде инде. Бераздан буровойлар гөрелтесе ишетелә башлады, автобус һәр буровой янында өчәр-дүртәр кешене коеп калдыра барды.
Соңгы буровой янына җиткәндә, машинада биш-алты кеше генә, Гарипов бригадасының бер вахтасы гына калды.
91
Егерме биш ел нефтьче булып эшләве дәверендә, Закир Гарипов буровойга йөзләрчә, меңнәрчә тапкыр килгәндер, бу аның өчен иң гадәти, иң күнегелгән бер эш иде, әмма шул ук вакытта ул һәрбер килгәндә яңа, башкача, беренчесенә ошамаганча була иде. Вахта машинасы буровойга якынлаша башлау белән, ул үзендә эчке бер дулкынлану, каушау кичерә иде.
«Буровой әйбәт эшләде микән, ул-бу булмады микән, бәла-казага очрамадылар микән?»—дигән уй бу юлы да аның күңелен кузгатып узды.
Буровой нишләптер дәшми иде.
Егетләр культбудкага сумкаларын, артык-портык әйберләрен куйга- лаганчы, ул төнге вахтаның эшен карарга дип буровойга йөгерде.
Бораулаучы Василий Гречановский, бөтен битен кара төк баскан, озын борынлы, грузин кыяфәтле кеше, буровой капкасыннан арып-ал- җып килеп чыкты, ротор тирәсендә кайнашучы башка егетләрнең дә өстеннән пар күтәрелә иде.
— Ну, ничек?
Мастерның беренче сүзе шул булды, һәм ул артык бер сүз дә дәшмичә бораулаучының йөзенә төбәлде.
— Ярыйсы,—диде Гречановский, бик үк җәелеп китмичә, — проход- каиы өч йөз егерме бишкә җиткердек, әлерәк кенә кондуктор төшерә башладык... бораулаган чакта суны өзеп асрадылар, юкса кондукторны төшереп бетерергә исәп иде.
Мастерның эченә җылы йөгерде, индикатор янына китте:
— Каяле, провокатор нәрсә күрсәтә?
Диаграмма сызып, вахтаның ничек эшләвен күрсәтүче бу приборны бораулаучылар үзара шаярышып шулай дип атыйлар.
Ул арада Сафиуллин вахтасы да буровойга килеп керде, күз карашлары белән, бер-ике сүз белән, төнге вахтаның хәлен сорашып белгәч, егетләр иркен сулап, вахтага басарга әзерләнделәр. Авария-мазар булмауга барысы да шатландылар.
Мастер слесарь Ваһаповны вышка түбәсенә винтларны карарга, ныкмы икәннәрен тикшерергә менгереп җибәрде, юкса кайвакыт вышка түбәсеннән төшкән кечкенә генә бер кадак та кешене имгәтергә җитә кала.
Гафият эш урынына килеп басты һәм сабыр гына иптәшләренә карап алды, йөзе аның чын татар малайларына охшаган: табигый каракуч- кыл, күзләре кара, кашлары да кара һәм ул куе кашлар бераз борын турысына тартылып торулары белән аның кыяфәтенә кырыслык бирәләр, ләкин кабарынкы бите һәм табигать бер дә кызганмыйча ике кешелек итеп биргән калын, юаш иреннәре әлеге кырыслыкны алып ташлыйлар.
Гафият буровойга илле беренче елны, бернинди тәҗрибәсез, берни белмәгән килеш килгән нде. Ул да Закир агай узган юлны узды: верховой булды, помбур булды, инде менә бораулаучы булып күчте. Буровой белән бер вахта буена җитәкчелек итү, миллион сумлык җиһазга һәм кешеләрнең исән-сау эшләүләренә бер вахта буена җаваплы булу аның өстеиә йөкләнде. Җир асты «капризларын» да күзәтеп барырга тиеш әле ул. Тормоз рычагы янына баскан бораулаучы — ул ике мең метрга якын тирәнлектә әйләнүче турбинаның холкын күңел күзе белән күреп торучы кеше. Менә шундый бораулаучыларыңның күз карашына буйсынып эшләүче бердәм коллективың булганда, үзеңә һич тә көне-төне буровой сагалап ятуның кирәге юк, әгәр инде егетләрең төпле түгел икән, син аларда акыл белән эш итү, һәрбер хәрәкәтең, һәрбер кыланышың өчен үзеңне җаваплы итеп тою хисе тәрбияләмәгәнсең икән, синең кадерең шулкадәр генә. Ул чагында мастер исемен күтәреп тә йөрмә. Ул ча
92
гында син каккан казык кебек буровойда көне-төне басып торсаң да берни дә тоҗыра алмыйсың.
Ихтимал, Закир агайның сөенеп искә алырлык зур бер эше менә шушыдыр, авыр чагында җебеп төшми торган, бердәм эшли белә торган, акыллы, дисциплиналы коллектив тәрбияләүдер...
Гафият, тормоз рычагын күтәреп, механизмнарны ходка җибәрде, идарә пультларына кагылып алды һәм шул вакыт бөтен буровой эчен тутырган, астан караганда тегәрҗеп юанлыгы гына булып күренгән дистәләрчә корыч арканнар хәрәкәткә килде, кыймылдашырга, чайкалырга тотынды. Ике егет — помбур белән буровой эшчесе — корыч арканнарның берсенең башына беркетелгән ике җәпле кармак беләи бүрәнә юанлыгы кара торбаның биленнән эләктереп алдылар. Корыч аркан киерелеп тартылды һәм ярты тонналы торбаны җиңел генә, җай гына буровой капкасыннан алып кереп китте.
Егетләр торба башына элеваторны киертеп, чаңгылдатып бикләп алдылар, әкиятләрдәге коточкыч зур кыслага охшаган тали блогы, кармавычлары белән эләктереп, торбаның аргы башын югары күтәрде; торба турайды, аягүрә басты, аның эченнән яньчелмәгәнме яисә башка берәр хәл булмаганмы икәнен билгеләү өчен салынган шаблон — бер пот чамасындагы дүрт аяклы тимер — чаңгылдап җиргә килеп төште. Егетләр торбаның аскы башын буровой капкасына бәйләп куйган сүс аркан беләи тотып алдылар, бауны кулдан ычкындырмаган хәлдә, һавада асылынып, чайкалып торган торбаны ипләп кенә, әкрен генә скважинадагы торба турысына китереп туктаттылар һәм торбаны торбага ялгарга керештеләр.
Машина белән кеше арасында калган корыч торба буровиклариың акыллы хәрәкәтләренә буйсынып, астагы торбага борылып керде. Сафиуллин янә тиешле рычагына, идарә пультларына китереп басты. Хәрәкәт кискенрәк булды бугай, торба ротор авызына чыкырдап керә башлады.
Ул да түгел, югарыда тали блогы чайкалып китте, тимергә тимер зыңгылдап бәрелгәне ишетелде, вышка атламаларыннан бозланып каткан кар шыбырдап коелып төште.
— Әкренрәк сез, егетләр, чамалап, — диде вахта эшен карап торган мастер, шелтәле дә, киңәш тә биргән тавыш белән.
Сафиуллин чыгырның хәрәкәтен киметте, тали блогына тагылган торба әкрен генә, тавышсыз гына забойга сеңә барды һәм бераздан ул бөтенләй ротор авызына төшеп утырды.
Егетләр тали блогының «кармавычларын» элеватордан ычкындырдылар, Гафият кранны япты, кайдадыр эчкәре кысылып яткан һава бик каты чыжылдап куйды, әйтерсең, бөтен буровой: «ах, бу да булды!» ди- гәнсыман уфылдап тын алды.
$
❖ «•
һәрбер буровойның үз тарихы, үз сәхифәсе бар. Бер караганда барысы гел бертөсле булырга тиеш иде кебек: бер үк тирәнлектә, бер үк горизонтта яткан нефть катлавын бораулыйсың, инструменты да, кешеләре дә бер үк, ләкин бер генә скважина да икенчесенә охшамый.
1950 елны Азнакай районында, Мальгабуш авылы янында 37 номерлы скважинаны — Татарстанга килгәч, беренче скважинаны—тиз бораулап бетерделәр, әмма үзләштерү канга тоз салды. Кораттажчылар бөтен эшне боздылар да куйдылар. Инде менә нефть килер дип пулемет-пер- фараторлардан аттырдылар — юк кына бит нефть: торба я өстәнрәк, я нефть катлавының астыннанрак тишелгән була; күзләрне бәгрәйтеп нефть көтәләр, зарыгып көтүдән йөрәк сулкылдап сызлый башлый, — кая ул нефть! — тозлы су атыла да килеп чыга. Нефть фонтанын аттыра алмыйча ике ай буе азапландылар.
93
Ә бит әле ул чакта, хәзерге төсле, авырлыкларга түзәргә өйрәнгән ныклы бригада юк иде, егетләр яшь, тәҗрибәсез иде, чыдамлылык дигән сыйфат чамалы, нервланалар, сүгенәләр, аларның көйсезләнүе мастерның йөрәген тырный иде. Өстәвенә өйгә кайткач, Сәрби апаң да җанны ашый: гомерем үтте, юньле-рәтле тормыш күрмәдем, ди, чегән төсле, гомер буе күченеп йөрергә язган ахрысы, ди. Хатынының сүзләрендә дә хаклык бар иде. Чөнки байтак күченеп йөргәннән’ соң, ниһаять, алар Куйбышевта, унике ел нефтьче булып эшләү дәверендә, әйбәт кенә төпләнеп алганнар, иркен генә квартиралары бар, йорт кирәк-ярагын да булдырганнар иде. Татарстанга күчә башлагач, кайсын сатып, кайсын күршеләргә биреп калдырырга туры килде. Ишле семья белән, төенчекләрен күтәреп, буш далага килеп төштеләр. Ни дисәң дә өйдәге авырлык хатын-кыз өстенә өелә: берсеннән-берсе кечкенә җиде бала, бораулаучы егетләр килгәч, чыгып тезеләләр, агай: кечесен олырагы күтәргән, олырагы аннан да олырагын күтәргән. Боларны ашату, боларны йоклату, боларны сугышсалар, елашсалар аеру — барысы да Сәрби апаң өстендә. Ә икенче семья, монысыннан да ишлерәк һәм монысыннан көйсезрәк семья — бораулаучылар семьясы — Закир агаң өстендә. Куйбы- шевтагы бораулаучыларын бирмәделәр аңа, Татарстанга килгәч, яңа бригада җыярга туры килде. Егетләр яшь иде, аларны өйрәтергә, аларны эшләгән эшеңнең һичшиксез барып чыгачагына ышандырырга, буран- кыҗан вакытларда күңелләрен сүрелдермичә, рухларын төшермичә сакларга кирәк иде. Бәхетсезгә вакытсыз дигәндәй, икенче скважина бик авыр булып чыкты, катлауланулар башланды, аны бораулау нәкъ бер елга сузылды. Егетләр менә кайда чыныктылар; чыныкмаганнарын, ың-гырашучыларны, тәртип бозучыларны мастер рәхимсез рәвештә куды.
Бригадада кем калды? Ваһап Галләмов — Үзбәкстанны, Памир тауларын гизгән дизелист; Николай Ветров — элекке сугышчы, солдат; Гафият Сафиуллин — элекке шахтер; Гафан Төхфәтов белән Әнвәр Каша- пов — Совет армиясе мәктәбен узып чыныккан егетләр. Шулар тирәсенә башка малайлар, нык характерлы, эшкә җәптәш авыл малайлары тупланды. Болар бригаданың ныклы тоткасы булып кына калмады, бәлки шушы ныклы бригада Әлмәт ягына, Миннебайга күчеп килгәч, башка бригадаларның да үрчеп китүенә сәбәп булды. 1952 елда инде Закир агай, яңа бригада оештыру өчен, үз бригадасыннан ике бораулаучы, ике помбур бүлеп бирә алды.
Дөрес, бригаданы бүлгәләүгә мастер ике кулын җәеп, рәхим итегез, дип тормады. Ни дисәң дә, бригада үзе дә яңарак кына көч җыйнап, яңарак кына тернәкләнеп килә иде әле. Әгәр берәр дорфа начальник әйткән булса, бригадаңны икегә бүлик, безнең кешеләр җитми дисә, эш приказ тәртибендә барса, Закир агай якын да килмәгән булыр иде, әмма сораучысы сорый белеп сорагач, юл куймый булдыра алмады. Яшь кенә булса да бик ихтирамлы, кешеләрнең хезмәтен күрә белүче, тәмле теле белән җаныңны эретеп җибәрә торган инженер Рафак Миңгәрәев, ул чагында бораулау конторасы начальнигы, бригадага үзе килде, аларның һәрберсе белән әйбәтләп сөйләште,- хәлнең авырлыгын аңлатып бирде һәм Закир агайның шулкадәр якын итеп килгән кешегә каршы әйтергә теле әйләнмәде. Аның каравы Миңгәрәев үзе дә ярдәм итте инде: мастерга квартира кирәк булгач, буровойдан кайтмый яткан Гариповны эзләп үзе килде дә, ай-ваеиа карамый, Әлмәткә куып җибәрде; хәзер үк чап, диде, машинасын бирде, синең урыныңда үзем карап торам, юкса квартирасыз каласың, диде. Күрәсең, яхшылыкка яхшылык белән кайтарасы килгәндер. Тагын шунысы да бар, инженер дөрес әйткән икән, бригада аңа карап көчсезләнмәде, киресенчә, ничектер яшәреп, яңарып китте. «Картлачлар» урынына яшьрәк бораулаучылар басты, һәм бригада үз дәрәҗәсен саклау өчен көрәшә башлады.
1952 елны 516 номерлы скважинаны бораулаганда моңарчы күрел
94
мәгән уңышка ирештеләр. План буенча 114 көн бирелгән иде, керн алып,, бик мәшәкатьләнеп борауларга кирәк иде. Шуца карамастан, 62 көнгә алдан бетерделәр. Егетләргә премия рәвешендә мул гына акча да эләкте.
Китте шуннан егетләр дәртләнеп!
Бригадалар арасында барган ярышка да килеп кушылдылар, вахта белән вахта ярыша башлады.
Татарстан җире рекордчыларга ярлы түгел, Гарипов Әлмәт якларына кайтып эшкә тотынганда ук инде, аның Мөгаллим Гыймазов, Газим Гайфуллин. Юдин кебек атаклы кешеләре бар иде, алар янына тагын бераз соңрак Мотаһар Нургалиев, Михаил Белоглазов, Иван Моржавин кебек кыю йөрәкле яшьләр өстәлде.
Бораулау тизлеге аена 400—500 метрдан 2000—3000 метрга кадәр сикерде! Әле күптән түгел генә ел буена бораулана торган скважина бер ай эчендә, хәтта кайбер очракларда аннан да тизрәк бораулана башлады.
Гарипов беркайчан да рекорд артыннан кумады, әмма аның бригадасы намуслы эше белән, алган йөкләмәсен, әйткән сүзен җилгә очырмавы белән хөрмәт ителеп килде. Узган елны аның бригадасы һавалар торышы бик әшәке туры килгән, буровой юллары ерып чыккысыз баткакка әйләнгән чакта да, рекордчыларның байтагысын вәгъдәләрен үтәмәгән чакта да, сүзен сүз итте, коммунист-мастер ил-көн каршында йөзенә кызыллык китермәде, унбер мең метрын җиренә җиткереп бораулап бетерде.
Билгеле, тормыш булгач, төрле чак була: шатлыклы чагың да, кайгылы чагың да. Закир агайның егерме биш ел нефть эшендә эшләве дәверендә кайгылы-борчулы чаклары булмады түгел — булды. Ләкин алар- ның инде күбесе онытылган, күбесен болай хәтергә төшерәсе килми, ә менә шатлыклы чаклары күңелдән китми саклана. Быел март аенда аның өчен ике түгәрәк дата бергә туры килде: быел аңа илле яшь тулды һәм шушы вакытка ул илле мең метр җир куенын бораулады. Шуларның барысы турында уйласаң, күңелдә бераз моңсу да, сөенечле дә булып китә. Моңсу шуңар — чөнки гомернең инде арслан тотардай гайрәтле чаклары узып киткән, сөенечле шуңар — чөнки ул гайрәтле чаклар җилгә очмаган. Илле мең метрның вышкалары, эшләгән эшнең истәлеге булып, җир өстендә, илнең төрле өлкәләрендә утырып калганнар. Ул вышкалардан җир астына, нефть ятмаларына туры юллар сузылган, ул юллар буйлап илгә нефть килә, байлык килә.
Бүген культбудкада, буровойның эшләве күренеп торган түр тәрәзә каршына утырып, бер тәүлек эчендә эшләнгән эшне нәрәткә теркәгәндә, Закир агай әнә шуларны күңеленнән кичерде.
Сафиуллин вахтасы көндезге сәгать икеләргә кадәр әйбәт эшләде, егетләр эш белән шулкадәр мавыгып киткәннәр, хәтта ашауларын да онытканнар иде. Яшерен-батырын түгел, эш алга китеп торган чакта һәрбер вахтаның күбрәк эшләп, күбрәк бораулап каласы килә. Материаль кызыксындыру принцибы әле күп кенә механизмнарны хәрәкәткә китерә. Кондукторны төшереп бетерсәләр, бораулый башларга иде исәпләре. Ләкин аяк астыннан көтелмәгән бәла килеп чыкты.
Мастер буровойның тигез генә гөрелдәп эшләвен, ара-тирә элеватор белән шаблонның чаңгылдап куюын һәм бер торбаны ялгап бетергәннән соң, буровойның, авыр сулап, чыжылдап тын алуын тыңлый-тыңлый, язу- сызу эшләре белән утырды, аннары, язулары беткәч, буровой хуҗалыгын барларга дип ишек алдына чыкты.
Берничә көн инде аның су саклый торган җир амбарга эче пошып йөри иде. Бульдозерлар бу амбарны бик уңайлы итеп казымаганнар,

аның суны бик иркен әйләндереп йөртер чамасы күренми иде. Егетләр бушрак арада канау казыйсы булыр, дип уйлады мастер. Әкрен генә пар бөркеп яткан буровой белән насос бүлеген тоташтырган манифольд торбалары яныннан узып, балчык измәсе хәзерләүче машина янына туктады. Слесарь Галләмов ул машинаның моторы янына өелгән карны, тирләп-пешеп, көрәп ята иде. Мастер егетләрнең эшне үзләре белеп эшләүләренә сөенде.
«Тиздән балчык измәсе ясый башларга кирәк, су белән бораулап бетерүгә, измәгә күчәрлек булсын».
Кызыл балчык алып килгән машинаны кабул итте. Балчыкның яртысы гел кар гына иде, аңа бик каты кәефе китте, анысыннан тынычланып өлгермәде, кайдандыр токны өзделәр. Ни барысы биш-алты торба калгач, кондукторны төшереп бетереп булмады.
Мастер телефоннан бөтен нокталарны әйләнеп чыкты, сорады, гозерләнде, таләп итте, ләкин токның нәрсәдән бетүен дә, кайчанрак җайланачагын да әйтә алмадылар.
Мастер, бөтенләй кәефе китеп, буровой күперенә күтәрелде: буровойның көчле механизмнары, энергиядән мәхрүм иткәнгә үпкәләгәнсыман, тынып калган иде.
Гафият вахтасы, ток юклыктан файдаланып тамак ялгап алгач, егетләре белән су амбарын рәтләргә чыкты, тиздән дүрт егетнең балталары, ломнары туң җирне зыңгылдатып ватарга, канау казырга тотындылар.
Токны вахта ахрына кадәр бирмәделәр.
Бораулаучы Николай Ветров вахтасы килгәндә дә буровойда тын иде әле. Мастер, яңа вахтаның күңелен төшермәс өчен, борчылганын күрсәтмәде. Ветровны яктырып каршы алды һәм, беренче эш итеп, аңа — бригаданың иң яхшы бораулаучысына ВЦСПС Президиумының почет грамотасын тапшырды.
Карарны тантаналы шартларда, ике вахтаны бергә җыеп укыдылар.
Ничектер сүрән йөзләр ачылып, төшенке күңелләр күтәрелеп китте. Мастер, кызлар кебек юаш, басынкы, оялчан бораулаучының кулын кысты, ә башкалар бу вакытта күңел кузгаткыч, тантаналы бу минутларның шаһиты булып тын гына тордылар, соңыннан барысы берьюлы шаулашып Ветровны котларга, тәбрикләргә тотындылар.
Закир агай Ветровка үзенә ышанганнан да болайрак ышана һәм аны күптән инде мастер булырга лаеклы кеше дип йөри иде. Бүген буровойдагы катлаулы эшләрнең барысын да ул аңа тапшырып калдырды.
— Тырыша күр инде, Николай Иванович,—диде, — мин үзем дә калган булыр идем, иртәгә безнең шәһәр советы сессиясе башлана, — диде.
Гафият вахтасы кайтып киткәннән соң да, мастер байтак вакыт Ветровка торбаларны күрсәтеп, яңаларын китерсәләр, инвентарь кенәгәсенә теркәп барырга, ток мәсьәләсендә начальствога тынгылык бирмәскә, дип киңәшләр әйтеп йөрде, аннары кызыл балчык китергән соңгы грузовикның кабинасына утырып, шәһәргә кайтырга чыкты.
Бер ун чакрымны сөйләшми генә кайттылар. Җир өстенә эңгер инде, кар өсләре зәңгәрләнде, агачлар ачык сызыкларын югалта бардылар, шул мәлне кинәт, ялт итеп, урман эчендәге бер буровойда утлар кабынды.
Карт мастерның шундук күңеле яктырып, тынычланып калды, бу Га- риповлар буровое иде.
Әлмәт, март.

96