Логотип Казан Утлары
Хикәя

КӨННӘРДӘН БЕР КӨННЕ


Колхоз көтүе моннан ике атна элек Зөянең аръягына, яшь нарат урманы арасына күчерелгән иде. Аида көтүлек мәйданы да зур, үлән дә яхшы, аннары, эчерим дисәң, суы да ерак түгел. Сыерлар урман арасына, иркенлеккә, куе булып, кара кучкылланып үсеп торган яшь үләнгә барып кергәч, икенче көнне үк сөтләрен күбрәк бирә башладылар, хәтта, ферма мөдиренең әйтүенә караганда, каймаклары да шактый арт- ЕГЫ. Тик менә Зөя аръягына барып йөрү генә бераз ераграк. Әле ярый, хәзергә колхоз машинасы буш. Иртә белән дә, кич белән дә, күз ачып йомган арада, дөбердәтеп илтеп ташлый, дөбердәтеп алып кайта.
Сыер савучыларның күбесе авыл уртасына, колхоз идарәсе янына җыелалар, машинага шунда утыралар, аннары, юл уңаенда, Фәрхенур исемле хатынның түбән очтагы дүрт тәрәзәле, салам башлы йортына кагылалар, аның җил капкасы янына килеп туктыйлар.
Фәрхенур аларны бервакытта да көттерми, машина тавышын ишетү белән өеннән ашыгып чыга, улы өйдә булмаган чакларда шундый ук ашыгычлык белән, ләкин кабаланмый гына чолан ишеген бикли, ачкычын каядыр шунда, бусага янындагы бер тишеккә кыстыра, аннары, резина галошлары белән нык-нык басып, машина янына йөгереп килә, ирләрнеке кебек зур куллары белән аның бортына тотына. Машинага төялгән кызлар аны — вакытсыз чал керә башлаган кара чәчле, зур карасу күзле, моңсу карашлы, озын буйлы хатынны — шунда ук үз яннарына тартып алалар. Хатынның толымнарына тагылган чулпы тән- кәләре, бер-берләренә бәрелеп, чыңларга да, тынарга да өлгерми, машина, төчкереп, пошкырып, урыныннан кузгала... һәм аның артыннан урам буйлап тузан күтәрелеп кала...
Менә бүген дә машина килеп туктады. Бүген дә Фәрхенур, үзе бәйләгән, инде бераз искерә төшкән, кояшта, җилдә төсен шактый югалткан күк фуфайкасын киеп, өеннән ашыгып чыкты, гадәте буенча, ишеген бикләргә тотынды. Кызлар аңа, яңгыравык тавышлары белән берберләрен бүлә-бүлә, нәрсәдер әйтеп кычкыра башладылар, кирәкми, ишегеңне бикләмә, өеңдә генә утыр дигәисыман, кулларын селкергә тотындылар.
Шофер янында ферма мөдире утыра икән. Ул, кабина ишеген ачып, гәүдәсен яртылаш чыгарды да кызларга карап кычкырды:
— Әй, сез, саескан көтүе, нигә ул кадәр чәрелдисез!.. Әйтсәгез, берегез генә әйтегез!.. Болай сезне шайтан да аңларлык түгел...
Кызлар кычкыруларыннан туктадылар, ләкин шунда ук, үзләренең саескан көтүе икәнен төшенеп алып, пырхылдап көлеп җибәрделәр. Кайсыдыр, ярым үпкәләп, ярым назланган тавыш белән әйтеп куйды:
— Бигрәк инде син, Бәдретдин абый, хәзер кушамат тагасың...
Кабинадан әле һаман башын чыгарган килеш торган Бәдретдин абыйлары машинага таба ашыгып килүче хатынга таба борылды:
9
— Кара әле, Фәрхенур ана, председатель сиңа бүген бармаска кушты. Беркая да китмәсен, өендә генә утырсын, диде. Нигәдер кирәк икән син аңа.
Фәрхенур баскан җирендә туктап калды:
— Нигә икән? Белмәдеңме?—диде.
— Юк, белмәдем.
— Килергә әйтмәгәндер бит?
— Әйтмәде. Үзе килеп китмәкче була.
Фәрхенур бераз уйланып торды.
— Ә минем сыерларны кем савар икән? — диде ул аннары.
Моңа инде кызлар җавап бирделәр:
— Бер дә борчылма, Фәрхенур апа, үзебез саварбыз.
Кабина ишеге ябылды. Машина урыныннан кузгалды. Тагын аның артыннан өерелеп, тузан күтәрелеп калды.
Фәрхенур, берникадәр вакыт урыныннан кузгалмыйча, уйланып басып торды. «Нигә өйдә утырырга кушты икән? Нигә кирәк булдым икән?» — дип уйлый иде ул.
Гадәттә, председатель үзенә кирәк булган кешеләрне идарәгә чакыртып ала, шунда сөйләшә, йомышы булса, шунда куша. Ә Фәрхенурга нигәдер ул өендә генә утырырга, беркая да чыгып китмәскә кушкан. Менә бу хәл Фәрхенурны беркадәр аптырашта калдырды.
Беренче минутларда ул колхоз идарәсенә барырга, председательне күреп, үзенең аңа нигә кирәк булганын белергә теләгән иде, ләкин шунда ук бу уеннан кайтты, кинәт борылып, өенә кереп китте: «Әгәр кирәк икән, үзе килсен. Чакырмый торып, нигә барып йөрим»,—диде ул күңеленнән. Аның председатель янына барасы, аның белән очрашасы килми иде. Чөнки ул аны яратмый иде. Яратмый дию генә аз, ә дошман күрә иде.
Фәрхенур менә шул Кылый Хәбип аркасында әллә никадәр күз яше түкте, бик күп төннәр елап үткәрде, йокы күрмәде, аннан да бигрәк, аның мәрхәмәтсез теле аркасында районга ниндидер кешеләр каршына барды, аннан боегып, бер көн эчендә берничә яшь картаеп, күзләре шешенгән, кызарган килеш кайтты.
Алар арасындагы бу дошманлык күптәннән килә иде.
... 1942 елның иң авыр көннәре иде. Бөек Ватан сугышының беренче атнасында ук фронтка киткән Әхтәмнән, Фәрхенурның иреннән, хат килми башлады. Ә Фәрхенурның төн йокыларын калдырып язган үз хатлары, укылмыйча, иренең кулына барып җитмичә, кире әйләнеп кайттылар. Ул хатлар, үзләре белән бергә, аның салам түбәле өенә шомлы билгесезлек белән, ниндидер әле аңлашылып җитмәгән, аңларга мөмкин булмаган, ләкин инде йөрәкне искиткеч әрнетә, газаплый торган ачы хәсрәт алып кайттылар. Шулай да бу шомлы билгесезлек, авыр хәсрәт уты арасыннан кайбер минутларда, сүрән генә булса да, өмет чаткылары да ялтырап киткәли иде: бәлки, ул икенче частька күчкәндер, хат язарга вакыты юктыр; бәлки, кем белә, яраланып, госпитальгә- мазарга кергәндер, Фәрхенурны куркытмас, аны борчымас өчен генә< хат язмый ята торгандыр... Була бит шундый хәлләр: озак вакыт хәбәр килми тора да, аннары кинәт шатлык хатлары яварга керешә, йөрәктәге әрнүләрне, борчылуларны кул белән алып ташлагандай була, кеше яңадан туа, беләкләренә, кан тамырларына яңа көч тула, җиргә нык итеп, каты итеп басып йөри башлый.
Озак та үтмәде, хат килде. Ләкин бу хат Әхтәмнән түгел, ә аның белән бергә, бер көнне сугышка киткән Әсәдулладан, әлеге Хәбибулланың абыйсыннан, авылда йөргән кушаматы белән әйткәндә, Кылый Хәбилнең абыйсыннан иде.
10
Әсәдулла әтиләренә язган хатында Әхтәмне дә телгә алган: бик каты сугышлар булды, көненә алты-җиде тапкыр атакага бардык, дигән. Шул атакаларның ’берсендә Әхтәмне югалттык. Соңыннан бөтен жирне бетереп эзләдек, мәгәр үле гәүдәсен дә, тере гәүдәсен дә таба алмадык, пленга бирелде булса кирәк, дигән. Алан дисәң, безнең ротадан пленга төшкән кеше булмады шикелле. Үзебез дә аптырадык, нәрсә дип әйтергә дә белмибез, дигән. Фәрхенурга әйтегез, бик өзгәләнмәсен, кем белә бит әле аны, дигән.
Бәлки, бу хат шулай гына, игътибарсыз гына калган да булыр иде. Ләкин берничә көннән соң Әсәдулланың бүләкләнгән хәбәре килде.
Әсәдулланың әтисенә — Гыймади картка—бу җитә калды. Ул үзенең балалары белән мактанырга ярата торган кеше иде. Мактанганда, коры мактау белән генә калмый, ә аларны һәрвакыт башкалардан өстен, югары, булдыклы итеп күрсәтергә тырыша, хәтта моның өчен башкаларны кимсетүдән, хурлаудан да тартынмый идс.
Гыймади карт, шул ике хатны кулына алып, йорттан йортка кереп диярлек, Әсәдулланың батырлыклары турында сөйләп йөри башлады. Аның мактанчык теленнән, үзе теләсә дә, теләмәсә дә, Әсәдулла бернәрсәдән дә курыкмый торган батыр солдат булып, Әхтәм исә, куркак булып, түбән җанлы кеше булып, хәтта, мылтыгын ташлап, кеше-кара күрмәгән арада дошман ягына качкан хаин булып чыга иде.
Бу хәбәр шул мәгънәдә бөтен авылга таралды, хәтта кайберәүләр, аеруча, гайбәтче хатыннар, үзләреннән тагын әллә ниләр өстәп, аңа канат тагып жибәрделәр.
Фәрхенур, моны ишетеп, кара янды, тамагыннан аш үтмәс булды. Ул моның ялган икәнен белә, Әхтәменең бервакытта да, беркайчан да, теләсә нинди хәлдә дә Ватанына хыянәт итмәячәгенә бөтен җаны-тәне белән ышана, үзенә ничек ышанса, аңа да шулай ышана иде. Әмма бу кара хәбәрне туктатырлык, аны авызлыкларлык көч юк иде анда.
Фәрхенур аз сүзле, тыйнак хатын иде. Шулай да ул ындырда, халык арасында, Гыймади картны очраткач, оялып тормады, аның янына кыю гына барды, күзләренә карап туп-туры әйтте:
— Гыймади абзый, мин сине авылның акыллы, өлкән бер карты дип санап йөри идем, ә син гайбәтче хатыннардан да начаррак кеше икәнсең, — диде.
Гыймади Фәрхенурның ни өчен мондый сүзләрне әйткәнен белсә дә, белмәмешкә салышып, гаҗәпләнгән тон белән сорады:
— Тукта әле, киленчәк, нигә син миңа тиктомалдан болай бәйләнергә тотындың әле? Нәрсә турында әйткәнеңне һич тә аңламыйм.
— Бик аңлыйсың, Гыймади абзый. Тик юри генә аңламаган булып кыйланасың. Алайса, менә шул: нигә минем Әхтәмем турында дөньяда булмаган ялганны таратып йөрисең?
Гыймади карт, мактана белгән шикелле, сабыр була да белә иде. Балаларын мактар өчен ул бөтен нәрсәдән файдаланырга, кирәк икән, ачуы ташып чыкканда да сабыр булып күренергә тырыша иде.
— һе, — диде ул, сүзнең нәрсә турында барганлыгын әле хәзер генә аңлагансыман булып. — һе, Әхтәм турындамы?—диде һәм тирә-ягына каранып алды. Алар янына инде ындырда эшләүчеләр җыела башлаганнар иде. Үзенең Әсәдулласы белән тагын бер тапкыр мактанып алыр өчен ул моны бик уңай момент итеп тапты һәм, сүземне ишетәләрме икән дип, янындагы кешеләргә карап ала-ала, кычкырып сөйләвендә дәвам итте: — Син, киленчәк, юкка чәпчемә. Әхтәм турында мин бары Әсәдулла язганны гына сөйләдем. Ак сакалым белән арттырып, ялганлап торыр хәлем юк. Нишлисең бит... Берәүләр арслан кебек сугыша дигәндәй, икенче берәүләр куак астына поса дигәндәй... каннан да килә торгандыр инде ул. Минем Әсәдулла белән Әхтәм бөтенләй икесе ике кеше булып чыкты шул. Генераллары да әйтә ди: менә ничә ел сугышам, әмма
11
Әсәдулла кебек батыр солдатны күргәнем юк иде, дип әйтә ди. Исемең дә арслаи, үзең дә арслаи икәнсең, дип әйтә ди. Ягъни мәсәлән, Әсәдулла дигән исем, безнеңчә әйткәндә, алланың арсланы була инде. Кечкенәдән үк белеп кушканбыз икән үзенә. Үпкәләмә, киленчәк, күңелеңә а-выр алма: Әхтәм монда гына кукраеп йөргән икән ул. Анда бөтенләй икенче кеше булып чыккан. Нишлисең, монда инде безнең гаеп юк. Әй- тәм бит, каннан да килә торгандыр дип. Берәү арслаи булып туа, берәү куян булып туа дигәндәй...
Фәрхенур, ачуын тышка чыгармаска, үзен тыярга теләп, никадәр генә тешләрен кысып торса да, йөрәгенә түзә алмады, кызып китеп, бер минутта барысын да чыгарып салды.
— Син карт шайтан!—диде ул аңа искиткеч зәһәр итеп. — Бер аягың җирдә, икенче аягың гүрдә, шулай да авызың белән дөньяны сасытып йөрисең! Колак ишетмәгән ялган хәбәрләр таратасың! Оятың кайда синең, җир бит!..
Иренә булган ышанычның зурлыгы, татып бетерелмәгән мәхәббәтнең көчлелеге, йокысыз үткәргән төннәрнең авырлыгы, күз яшьләренең ачысы белән тулган әрнүле сүзләр иде бу. Гыймади карт, бу зәһәр сүзләрле ишетеп, таш кебек катып калды, телен әйләндереп бер сүз дә әйтә алмады. Бу тыйнак хатынның авызыннан шундый сүзләрнең чыга алуына ышанмый иде әле ул.
Бер читтә, кулына сәнәк тотып, картның кече улы Хәбибулла басып тора иде. Ул атасының мыскылланганын, чамасыз хур ителгәнен, хәтта сүзсез катып калганын күреп, Фәрхенур янына атылып килеп җитте, кадарга, өзгәләп ташларга әзер булып, сәнәген күтәрде, әмма хатын баскан җиреннән кыл кадәр дә кузгалмады. Бу минутта ул бөтен нәрсәгә, тартышырга, каршы торырга, тешләре-тырнаклары белән сугышырга, дөреслек өчен үз-үзен корбан итәргә әзер иде.
— Нигә син әтине мыскыллыйсың!—дип акырды аңа Хәбибулла.— Әти гаеплемени монда! Абый язып җибәргән аны... Кирәк икән, укып күрсәтермен...
Хатын аңа утлы күзләре белән текәлде һәм, тешләрен кысып, шундый ук зәһәр ачу белән әйтте:
— Кылый дуңгыз! Әллә син кылый күзләрең белән дөрес укый бе- ләм дип уйлыйсыңмы? Язуга түгел, кешегә дә туры карый белмисең син!.. Сиңа ак нәрсә кара булып, ә кара нәрсә ак булып күренә.
Бу юлы инде Хәбибулла, телен йотып, нәрсә әйтергә белмичә, аптырап калды. Берничә секундтан соң гына ул, үз-үзен тыя алмыйча, гыжлап кычкырды:
— Әйтсәм, әйтим алайса, абыйның тагы бер хаты бар: синең Әхтәмең фашистларга сатылган!.. Хаин, сатлык җан хатыны син! Белмәсәң, бел!..
Бу сүзләр ялган иде. Ләкин әтисе кебек мактанчык булып үсеп килгән Хәбибулла кайбер минутларда телен тыеп кала алмый иде.
Ындыр табагындагы кешеләр Фәрхенурны үкереп елап җибәрер дип уйлаганнар иде. Әмма ул еламады, күз яшен чыгармады, бары кинәт борылды да, кара көеп, башын аска иеп, кыйнап ташланган кешесыман авыр-авыр атлап, өенә таба китте.
Нишләргә белми бераз басып торганнан соң, ындырдагы хатыннар арасыннан ике солдатка, кулларындагы тырмаларын ташлап, аның артыннан йөгерделәр. Куып җитеп, култыклап алдылар, өенә илтеп куйдылар. Фәрхенур аларның үгетләп әйткән сүзләренә дә, юатып әйткән сүзләренә дә ләм-мим җавап бирмәде. Тик өйгә кайтып җиткәч, әлеге ике солдатка чыгып китәргә дип ишек ачкач кына алар артыннан ниндидер эчке, көчсез, ләкин ялварып чыккан сыкранулы тавыш белән әйтеп калды:
— Зинһар өчен, алар сүзенә ышана күрмәгез!.. Барысы да ялган...
12
Сугыш бетте. Әхтәмнең, үле хәбәре дә, тере хәбәре дә килмәде. Фәрхенур, гаризалар биреп, никадәр генә эзләтсә дә, аның үлгәнлеген дә, тере, икәнлеген дә ачык әйтә алмадылар. Әсәдулла да кайтмады. Әгәр ул исән-сау кайтса, Әхтәмнең аңа билгеле булган соңгы сәгатьләре турында аңардан инәсеннән җебенә кадәр җентекләп сорашырАмын дип өметләнеп торган иде Фәрхенур. Ләкин ул кайдадыр еракта, илебез өчен барган каты сугышларның берсендә һәлак булды. Шулай итеп, Фәрхенурның Әхтәме, аның сөекле ире, татып бетерелмәгән беренче һәм соңгы мәхәббәте хәбәрсез югалды. Аның төсе булып бары улы гына калды. Хәзер инде ул, зур булып үсеп, буйга җитеп килә. Аннары Фәрхенур күңелендә, аның тынычсыз йөрәгендә, кай сәгатьләрдә бик азга гына кабынып китә торган өмет белән тирән өмстсезлектән торган буш-лык калды.
Еллар үтте. Гыймади карт үлде. Хәбибулла да сугышка алынган җиреннән солдат хезмәтен тутырып кайтты, берничә ел Казанда укыды, аннары кайдадыр хезмәт итте, хәзер инде менә үз авылында икенче ел колхоз председателе булып эшли.
Фәрхенур Хәбибулланың, үз сүзләре белән әйткәндә, Кылый Хәбилнең председатель булып сайлануын күңеленнән борчылып, хәтта шомланып каршы алды. Аның белән мөмкин кадәр очрашмаска тырышты. Хәбибулла уңае туры килгәндә, ачуы чыкканда, тагын бөтен халык алдында аңа: «Хаин кеше хатыны син! Ирең фашистларга сатылган синең!..»— дип акырыр, аның күңелендәге иң мөкатдәс нәрсәне, иренә булган изге мәхәббәтне, тапсыз ышанычны аяк астына салып таптар, мыскыллар кебек тоела иде аңа. Ләкин, аллага шөкер, мондый хәлнең әле булганы юк.
Алар очрашмыйлар түгел, — очрашалар. Кайвакытларда аңа Хәбибулла йомыш куша, тик бервакытта да ул үзенең йомышын Фәрхенурга туры карап әйтми, аның кечкенә үткен күзләре һаман бер читкә, икесе ике якка юнәлә. Әллә инде ул аңа карарга теләми, әллә инде аның кылый күзләре һаман шулай бер читкә юнәләләр. Ничек кенә булмасын, Фәрхенур бу күз карашыннан, үзе дә сизмәстән, сискәнеп китә, һәм ниндидер бер салкын нәрсә аның йөрәгеннән алып аяк табаннарына хәтле чемердәп төшә.
Хәбибулла, председатель булганнан соң, Фәрхенурга нәрсә белән булса да зарар итте, аңа аяк чалды дип әйтеп булмый. Шулай да бер нәрсә хатынның күңеленә бик нык урнашып калды. Фәрхенур колхозның алдынгы сыер савучысы иде. Савылган сөтнең күләме белән дәг сыйфаты белән дә колхозда әле аны узган кеше юк. Шул тырыш хезмәте өчен ул, һәр елны диярлек, кайбер иптәшләре белән бергә, авыл хуҗалыгы алдынгыларының я район киңәшмәсенә, я республика киңәшмәсенә бара иде. Еш кына бүләкләр дә алып кайта иде. Хәтта бер тапкыр аны Москвага Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсенә дә җибәреп кайтардылар.
Элек шулай төрле җирләргә бара, дөнья күреп, тәҗрибә туплап кайта иде. Хәзер инде менә, Кылый Хәбип председатель булганнан бирле, аның беркая да барганы юк. Башкалар, эштә аның белән тиңләшерлек булмасалар да, баралар, бүләкләр алып кайталар...
Фәрхенур бу турыда уйларга теләми, дөресрәге, йөрәгендәге әрнүеи тирәнәйтергә, шомлануын көчәйтергә теләми ул. Барысын да онытасы, барысын да исеннән чыгарасы килә аның. Тик бер генә нәрсәне, иренә булган ышанычны, беренче мәхәббәтнең кабатланмас матур хатирәләрен күңеленең иң тирән җирендә тап төшермичә саклыйсы, гомеренең соңгы көненәчә чәчми-түкми алып барасы килә аның.
Еллар үтә, авыр кайгының ачысы кимегәннән-кими, ераклашканнан- ераклаша... Ләкин нигә сон. бу — тел ярасының ачысы кимеми дә, ерак-
13
лашмый да! «Кылыч ярасы төзәлер, тел ярасы төзәлмәс»,—дип, белеп әйткәннәрме икән әллә картлар?
Инде Гыймади картны җирләгәнгә дә күп еллар үтте, Хәбибулла да ир уртасы булып килә, бала-чага үстерә, колхозның бөтен эшен үз кулында тота, шулай да Фәрхенурның күңелендәге әрнү бетми, ындыр табагында ишеткән сүзләр аның колагыннан китми, мыскыллаулар онытылмый...
Менә шуңа күрә дә ул председательне дошман күрә иде.
Фәрхенур өйгә кергәч тә күңеленә тынычлык таба алмады. «Нигә кирәк булдым икән мин аңа? Нигә өйдә генә утырырга кушты икән?..»— дигән уй борчый иде аны.
Бу тынгысыз уйдай арынырга теләгәндәй, ул, җиңнәрен сызганып, итәкләрен кыстырып, өй эшенә кереште. Кулына дымлы чүпрәк алып, мич каршындагы, тәрәзә өсләрендәге, тәрәзә төпләрендәге тузаннарны сөртте, эленеп торган, күптән кагылмаган, селкенмәгән кием-салымнарны, ишек алдына алып чыгып, кагып, селкеп керде, яңадан үз урыннарына элеп куйды. Ләгән белән су алып кереп, башта сәкене, аннары идәнне, чыра пычагы белән кыра-кыра, гәрәбә төсле сап-сары итеп юып чыгарды. Сәкегә, сандык өстенә паласларны яңадан җәйде, түшәкне, мендәрләрне күпертеп өеп куйды.
Югач, җыйгач, тәрәзәләрне ачып җилләндергәч, өй эче иркенәеп, ма-турланып, җиңеләеп китте.
Фәрхенур өен чиста, җыйнак тотарга ярата иде. Карап тотканда, ■белеп урнаштырганда, өй эчендәге өч урындык, сәке өстендәге калайлы яшел сандык, ике тәрәзә арасындагы шкаф, аның пыяла капкачлары аркылы күренеп торган савыт-сабалар, түр башындагы алача тышлы түшәк белән мендәрләр, төрле ситсы калдыкларыннан кораштырып сырылган юрган, — кыскасы, аның хуҗалыгындагы әйберләр, гәрчә алар инде шактый искергән, әүвәлге төсләрен югалткан булсалар да, өйне бизәп тотарга җитәрлек дип уйлый иде ул. Бу салам башлы, дүрт тәрәзәле өйнең эчен ул кеше күзенә бары пөхтә һәм пакь итеп кенә күрсәтергә тели иде. Хәзер дә ул, сыер саварга бармыйча, өенә кире әйләнеп кергәч, күнегелгән гадәте буенча, өен җыештырып алды: аның өенә чит кеше киләчәк.
Өйне тәмам җыештырып бетергәч, идән уртасына басып, сынаулы карашы белән бөтен нәрсәне бер кат күзеннән кичергәч кенә ул килергә тиешле кешенең кем икәнен аермачык төшенде. Ул бит аның дошманы иде.
Фәрхенур шунда ук, каядыр ашыккандай, тиз генә тәрәзәләрне япты, элгечләрен эләктерде, әлеге «чит кешене» өенә кертмәү теләге белән ишек алдына чыкты.
Урамда аның өенә таба килүче берәү дә күренми иде. Бары колхоз идарәсен карап-җыештырып торучы, тыгыз чагында ара-тирә йомышка- фәләнгә дә йөрүче Гадәмбану гына, кулына таяк тотып, күлмәк итәкләрен җилфердәтә-җилфердәтә, урамның аргы ягыннан ашыгып узып бара иде.
— Гадәмбану җанкисәк, кара әле, тукта әле. Кая ул кадәр чабасың?— диде аңа Фәрхенур. Авылда бу хатынга бөтен кеше «җанкисәк» дип эндәшә иде, чөнки ул үзе кирәк урында да, кирәкмәгән урында да җанкисәгем сүзен чамадан тыш куллана иде.
Җанкисәк, аңа борылып карап, кулын гына селтәде:
— Юк, юк, җанкисәгем, печтик кенә дә вакытым юк. Әйтмә дә, дәшмә дә, җанкисәгем, туктый алмыйм. Әле болай да перчидәтел колак итемне ашап кына тора: киткән җиреңнән әйләнеп кайта белмисең, ди, җанкисәгем. Тамчы да вакытым юк, җанкисәгем. Озынборын Сабир-
14
ларга барам. Аны^ чакырырга җибәрде. Хәзер үк килеп җитсен, ди. Ни пычагыма кирәк булгандыр, җанкисәгем...
Җанкисәк, печтик кенә дә вакыты юклыгын аңлатырга теләп булса кирәк, кырт кына борылды да Фәрхенурлар капка төбенә килеп басты һәм такылдавында дәвам итте:
— \'зең унлап кара, җанкисәгем, каян вакытым җитсен минем: тегесен дә кара, бусын да кара, идәнен дә себер, идәнен дә ю, теге очка да чап, бу очка да чап. Көн озын чаба-чаба балтыр итләрем калмый, җанкисәгем, төи буе ыңгырашып чыгам. Ыңгырашып чыгам дигәч тә, җанкисәгем, дөресен әйтим, ыңгырашырга да вакытым юк...
Фәрхенур менә шул «ыңгырашырга да вакыты булмаган» Җанкисәктән сорашып белде: каяндыр, Казаннанмы, әллә тагын да зуррак җирдәнме бер начальник килгән икән. Килеп төшкәч тә, председатель беләи икәүдән-пкәү генә калып, сөйләшеп утырган. Нәрсә сөйләткәннәрдер. Җанкисәк барысын да белеп бетерми. Шулай да бернәрсәне бик ачык ишеткән: әлеге начальник Фәрхенурның ире турында — Әхтәм турында председательдән бик җентекләп сорашкан.
— Әй, Фәрхенур җанкисәгем!—дип кычкырып җибәрде Гадәмба- ну. — Мин бит сиңа моны әйтмәкче түгел идем. Шуңа күрә дәшкәч тә туктамадым. Әй, бу тел дигән нәрсәне, кымырҗый да тора бит. Фәрхенур җанкисәгем, хәерлегә генә була күрсен инде. Ул Кылый сиңа бик каныккан кеше бит. Әллә ни этлек эшләп ташламаса ярар иде... Нигә инде шулай кыланырга аңа! Әллә кайчан онытылып беткән нәрсәләрне айкап чыгарырга!..
Фәрхенур инде аның нәрсә сөйләгәнен ишетми дә, аңламый да иде. Ике кулын күкрәгенә кушырып куеп, туңгансыман җыерылып басып тора, тез буыннарының вак кына калтыравын тыя алмый иде. йөрәге дә, атылып чыгарга теләгәндәй, каты-каты тибә иде...
Гадәмбану тагын нәрсәләрдер әйтте дә китеп барды. Фәрхенур аның киткәнен сизми дә калды диярлек, чөнки ул әле генә ишеткән шомлы хәбәрнең ихтыярына бирелгәннән бирелә бара иде.
Кайчандыр Гыймади карт белән аның улы салган йөрәк ярасы төзәлмәгән иде, аның сызлавы, әрнүе басылып, онытылып кына торган икән. Хәзер менә ул яңадан ачылды, яңадан уянды. Бу яраның яңадан ачылуын, Әхтәм турындагы ул хәбәрләрнең яңадан кузгатылуын, яңадан аның шулай хурлыклы сүзләр белән телгә алынуын көтмәгән иде ул. Шундый көтелмәгән хәл аны бөтенләй аптырашта калдырды.
«Кайчан да булса бер явызлык эшләр дип уйлаган идем, — диде ул күңеленнән председатель турында. — Чыннан да эшләгән икән. Шулай да моны көтмәгән идем мин... Менә бит дөньяда нинди кешеләр була. Бер каныксалар, каныгалар. Оныта алмыйлар...»
Бу минутта ул үзен кызганудан яисә куркудан бигрәк, дөньяда шундый эчкерле кешеләрнең, түбән җаннарның булуына, аларның җир йөзендә, кешеләр арасында йөрүенә чын күңеленнән әрнеде: «Ничек җир йотмый икән аларны?» — диде ул күңеленнән.
Ул председатель белән дә, әлеге, каяндыр килгән начальник белән дә очрашырга туры киләчәген, очрашмыйча калу мөмкин түгеллеген яхшы белә иде. Ләкин күңеленең кай җирендәгедер бер көч аны хәзер, менә бу сәгатьтә, шундый тынычсызланган, борчылган хәлдә очрашмаска өнди иде.
Хатын, шул көчкә буйсынып, нишләгәнен артык уйлап тормыйча, акыл белән эшләүдән бигрәк, күнегелгән гадәте буенча, Зөя аръягына, сыерлары янына китте. Башта ул, бернәрсә турында да уйламыйча, бары йөрәгендәге әрнүнең көчәйгәниән-көчәя баруын гына сизеп, кызу- кызу атлап барды, авылдан чыккач, бер-ике тапкыр артына да әйләнеп карады. Аның артыннан килүче кеше юк иде. Каршыда сузылып яткан
15
вак-вак күлләр белән чуарланган кыр да буш иде. Бары олы юлдан гына кемдер җиккән ат белән колхозга таба кайтып килә иде.
Фәрхеиуриың хәзер беркем белән дә очрашасы килми иде. Әгәр очрашса, берәрсенең җылы сүзен ишетсә, үзен мескен итеп тояр да, тыела алмыйча, елап җибәрер шикелле иде аңа. Күз яшен берәүгә дә күрсәтергә теләми иде ул.
Хатын олы юлдан бер якка, сулга борылды, әле яхшылап салынып җитмәгән, шулай да инде шактый йөрелгән, аяк эзләре белән чуарланган сукмак белән китте. Бу сукмак вак-вак күлләр арасыннан үтә, урыны- урыны белән кибеп тә бетмәгән иде. Гадәттә, елның бу вакытында моннан бары күн итекле кешеләр белән яланаяклы малайлар гына йөриләр иде.
Фәрхенурга берничә җирдә шактый пычрак урынны үтәргә, тубыкка хәтле батарга туры килде, ләкин ул боларның берсенә дә яхшылап игътибар итмәде, ашыгыч эше булмаган, билгеле бер максатка юнәлмәгән кешесыман баруында дәвам итте. Тик күпер төбенә барып җитеп, Зөя- нең шаулап, тулып акканын күргәч кенә аягындагы галошын һәм оекларын юарга кирәк икәне исенә төште.
Галошын, оегын, аякларын һәм битен-күзен югач, аңа ничектер җиңел булып китте. «Тукта әле, нигә бу кадәр борчылам соң мин?—диде ул үз-үзенә. — Ярый, килсеннәр, тикшерсеннәр, аның турында әллә нәрсәләр әйтсеннәр... Барыбер ул минем Әхтәмем булып калачак. Бернәрсә дә үзгәрмәячәк. Ул минем күңелемдә... Ул монда туган, монда үскән, монда эшләгән... Мондагы бөтен нәрсәдә аның эзе бар...»
Ул, авылга таба борылып, урыныннан кузгалмыйча, берничә минут аңа тынып карап торды. Өйләргә, каралтыларга, бакчаларга, урамнар буйлап тезелеп киткән өянкеләргә кояшның соңгы кызгылт нурлары төшкән, — алар алсуланып, нурланып торалар. Кояшка таба караган тәрәзәләр исә, күзне чагылдырырлык булып, ялкынланып яналар. Шул ялкынлы тәрәзәләр арасыннан ул үзенең салам башлы өен табарга тырышты, ләкин таба алмады. Аның өе йөзләрчә йортлар арасына кереп югалган иде. Ә менә мәктәп, клуб, колхоз идарәсе куе агачлар арасында утырсалар да, үзләренең яшел түбәләре белән бөтен авылны бизәп, аеруча нурланып, зур булып, мәһабәт булып күренеп торалар. Авыл кырыендагы ферма абзарлары да үзләренең ак стеналары белән ялтырап күренәләр...
Фәрхенур мәктәп, клуб биналарыннан, ферма абзарларыннан күзләрен ала алмыйча торды. Аларны салганда төзү бригадиры булып аның Әхтәме эшләгән иде. Нинди яратып, балаларча шатланып йөргән иде ул...
Аңа инде бик күп еллар үтте. Ул көннәр Фәрхенур күңелендә бик еракта калган, ләкин гомердә дә онытылмый торган бик матур томанлы күренешләр булып кына сакланалар. Ә менә мәктәп, клуб биналары, ферма абзарлары, Әхтәмнең көче, маңгай тире салынган төзелешләр, кичке кояш нуры астында ап-ачык булып ялтырап торалар. Алар тагын бик күп еллар шулай колхозны бизәп торырлар, тик Әхтәм генә юк...
«Монда аның эзе генә түгел, бик күп нәрсәдә аның көче, маңгай тире, хезмәте бар, аның төсе бар, — дип уйлавында дәвам итте ул.— Колхозны Әхтәмнәр аякка бастырдылар, алар ныгыттылар. Әхтәмнәр колхозы бу. Аның колхозы...»
Бу турыда Фәрхенурның электә дә күп мәртәбәләр уйлаганы бар иде. Ләкин әле аның моны бервакытта да бу кадәр ачык итеп, тулы итеп, физик рәвештә тоярлык итеп күз алдына китерә алганы юк иде. Әнә алар, ул бригадир булып, тырышып салдырып йөргән мәктәпләр, клублар, терлек абзарлары, тагын башка әллә никадәр биналар...
Бу уй, моны аңлау, моны тою хатынга ниндидер бер эчке көч, моңа кадәр билгеле булмаган бер горурлык алып килде. Ул, үзе дә сизмәс-
16
гән, башын күтәреп җибәрде һәм, гадәтенчә, нык-иык басып, нарат урманына таба китте.
Фәрхенур, галошын яланаягына киеп, юеш оегын кулына тоткан килеш көтүлеккә барып кергәндә, сыер савучылар инде, эшләрен бетереп, кайтырга җыеналар, сөтле бидоннарны, икәү-икәү күтәреп алып, машинага төниләр иде.
Сыер савучылар аның килүенә гаҗәпләнеп карадылар.
— «Марс» иртә белән бик күңелсез калган иде. Авырып-нитеп китмәдеме икән дип, хәлен белешергә килдем, — диде ул аларга.
«Марс»ны сауган кыз шунда икән.
— 1Ок, Фәрхенур апа, бер дә авырый кебек күренмәде. Сөтен дә күп бирде. —диде.
Хатын, аңа бертөрле дә җавап бирмичә, яшь нарат урманы эченә кереп китте. Кайсыдыр аның артыннан кычкырып калды:
— Хәзер китәбез, Фәрхенур апа, тизрәк бул.
— Китегез, кит. Мин кайтмыйм. Монда, салашта гына кунам, — диде ул аларга.
Фәрхенур агачлар арасына кереп киткәч, әлеге, «Марс»ны сауган, куе кара чәчен яулык белән артка җыеп бәйләгән кыз — янындагы хатыннарның берсенә әйтте:
— Фәрхенур апа үзе авырмыймы икән әле? Нигәдер кәефе юк төсле. Тавышы да үзгәргән... Әллә инде председатель белән сүзгә килешкәннәр...
— Килешерләр дә шул, — диде аның янындагы хатын, — нигә ки-лешмәскә. Хәбибулла инде аны икенче тапкыр бүләксез калдырды. Дө-реслекмени бу? Беренче чиратта аңа тиешле иде. Киңәшмәләргә дә җибәрми.
— Монда Хәбибулла абый гына түгел, Бәдретдин абый да гаепле, — диде ак яулыклы кыз.
Бәдретдин аларның сөйләшкәннәрен ишетеп тора икән.
— Кем гаепле? Минме? Нигә кирәкмәгәнне такылдыйсыз икәнсез!— диде ул һәм, аларга ачуланып булса кирәк, юл өстендә комачаулап торган буш бидонны аягы белән тибеп җибәрде. — Сөйләгәч, белеп сөйләргә кирәк. Фәрхенур апа өчен мин кем белән генә талашмадым. Хәтерегездәдер, җыелышта да әйттем: бездә яхшы эшләүчеләрне күрә белмиләр, дидем. Әйтсәм әйтим инде алайса: . шуннан соң Хәбибулла абый мине, бер үземне туры китереп, бик каты орышты: «Нәрсә син, әллә башыңа ат типтеме, плендагы кешенең хатынын яклыйсың», — ди. Якласа, мин әйтәм, әллә син аның пленга ничек бирелгәнен күреп тордыңмы? дим. «Күрмәсәм дә беләм мин,—ди. — Син шуны уйлап кара: кешеләр кайттылар. Ә ул, күрәсең ич, кайтмый. Үлгән хәбәре дә юк. Кем белә, бәлки, американнарга хезмәт итеп ята торгандыр», — ди. Менә сөйләш син аның белән. Аңа ни генә әйтмә, үз бер тиене бер тиен.
— Ул кылый нәрсә белә соң, — диде әлеге хатын. — Сугыш күргән кешемени ул. Безнең ирләр акупта ут йотып йөргәндә, Саратауда склад саклап ятты ич ул... Зерә Фәрхенурны кыерсытырга ирек бирәбез без, зерә...
Сыер савучылар инде машинага төялә башлаганнар иде. Мотор, аларны алып китәргә әзер икәнен белдереп, дерелди, калтырый һәм тонык кына үкерә иде.
Ак яулыклы кыз белән әлеге хатын да иптәшләре янына йөгерделәр.
Инде караңгы төшеп килә, сыерлар да, гадәтләре буенча, берәм-сәрәм туплауга җыела башлаганнар. Үләнгә бераз чык төшкән, салкыны аякка үтә. һавага, яшь әрем исе беләнме, әллә башка берәр үлән исе беләнме аралашып, нарат исе, чаер исе таралган.
Фәрхенур «Марс»ның гадәтен белә иде. Саудырганнан соң ул һәр- кайчан көтүлекне бер кат әйләнеп чыга, туплауга соң гына кайта. Бу
2. с. Ә. № 5. 17
юлы да ул аны бер читтән, яшь наратлар арасыннан эзләп тапты. Сыер аны аяк тавышыннанмы, әллә исеннәнме таныды, мөңгерәп каршы алды.
— Сагындыңмыни? — диде аңа хатын һәм, гадәтенчә, иркәләп, аның мүгез арасын кашырга кереште. Сыер, аны сагынганлыгын, яратканлыгын белдергән төсле, кытыршы теле белән Фәрхенурның кулын, аннары фуфайкасын ялап алды.
«Марс» ул карый торган сыерлар арасында иң яратканы, шуның өс- тенә иң сөтлесе, иң акыллысы да иде. Кайвакытларда Фәрхенур аңа кешегә эндәшкән кебек эндәшә, хәтта аның белән сөйләшкәләп тә ала иде. Андый чакларда сыер, акыллы күзләрен зур итеп ачып, керфеген дә какмыйча, аңа карап тора иде.
Бүген ул аның бары муеныннан гына кочып алды, теле белән бернәрсә дә әйтмәде, чөнки күңеле нечкәреп, елап җибәрүдән курка иде.
Шулай ул, аның муеныннан кочып, башын ике мүгез арасына куеп, бернәрсә дә уйламаска тырышып, берничә минут басып торды. Сыердан аңа җылы бәрелә, йои исе, тир исе килә, — менә бу җылы, күнегелгән, якын булып тоелган йои исе, тир исе аның күңеленә тынычлык урнаштырды.
«Марс» берникадәр вакыт шулай кузгалмыйча торганнан соң, я җитәр инде дигәнсыман, башын чайкап куйды да аяк астындагы үләнгә сузылды. Яшь, сусыл үләнне, шыртлатып умырып ала-ала, ашарга тотынды.
— Ашыйсың киләмени, туймадыңмыни әле?—диде аңа Фәрхенур.— Аша алайса, аша. Көтеп торам.
Хатын, аның ашаганын көтеп, аның артыннан әкрен генә атлый-ат- лый, агачлар арасыннан туплауга таба китте. Куерак агачлар арасыннан үткәндә, яшь наратлар аңа үзләренең яшел ылыслы инәләре белән орыналар, аның я битен, я кулларын тырнап, авырттырып калалар, ләкин ул аларга игътибар итми, бернәрсә турында да уйламаска, иртәгәге очрашуны күз алдына китермәскә тырышып, сыер артыннан әкрен генә бара иде.
Көтүчеләр, калган сыерларны эзләп, ара-тирә чыбыркыларын шарт- латкалап, агачларны аралап уздылар.
— Хәзер кайтарам,—диде Фәрхенур аларга. — Бераз ашасын әле.
Тагын күпмедер вакыт узды. Көтүчеләрнең, терлекләрнең тавышлары инде туплау янында иде.
Караңгыда салашлар янында учак яктысы күренде. Дежурныйлар, көтүчеләр белән бергә, чәй кайнатырга керештеләр, ахры.
Ерактан, авыл ягыннан ниндидер машинаның гүләгәне, яшь урманга таба якынлашканнан-якынлашкаиы ишетелә башлады. Бераздан, ниндидер бер урында, агачлар арасыннан аның фаралары да ялтырап күренде, ләкин алар шунда ук күздән югалдылар. Машина уңгамы, сулгамы борылды булса кирәк... Юк, борылмаган, туп-туры урманга таба килә икән. Бераздан аның караңгылыкка хәнҗәр кебек кереп кадалган нуры тагып ялтырап алды.
Машинаның урман авызына, салашлар янына туктаганы ишетелде. Кешеләр нәрсәдер сөйләшкәләп алдылар. Фәрхенур аларның сүзләрен аермачык ишетеп бетермәсә дә, килүченең кемнедер сораганын төшенде. Шунда ук көтүче малайның яңгыравык тавышы ишетелде:
— Фәрхенур апа-а-а, сине чакырала-ар!.. Фәрхенур апа-а!..
Хатын, тынып, туктап калды. «Марс» та, ашавын ташлап, башын күтәрде.
«Димәк, бүген үк очрашырга туры киләчәк», — диде ул үз-үзенә һәм мыскыллауны, хурлауны ишетергә генә түгел, ә үзен якларга, Әхтәмен якларга, аның намусын якларга, кирәк икән, аның өчен бөтен көче белән тартышырга, сугышырга әзер булып, сыерын куа-куа, тавышка таба китте. Бу минутта ул тешләрен кыскан, башын югары күтәргән пде.

J8
Күңеле дә аның моңа кадәр булмаган дәрәҗәдә тыныч иде. Хәтта ул моңа үзе дә гаҗәпләнде.
Машина янына барып чыкса, анда, учак тирәсендәге кешеләр арасында, Хәбибулла басып тора. Учак телләренең тынычсыз яктысы аның өстенә дә төшә, аның я аягындагы итеген, ә башындагы кепкасын, я озынчарак тар битен караңгылык эченнән күрсәтеп-күрсәтеп ала.
Председатель, Фәрхенурны күрү белән үк, кешеләр арасыннан чыгып, аңа таба килә башлады:
— Фәрхенур апа, кая югалдың син? Бик ерактан килгән кунак көтә бит сине, — диде.
Барыннан да бигрәк, хатынны беренче чиратта председательнең ягымлы мөнәсәбәте, Фәрхенур апа дип эндәшүе гаҗәпләндерде. Ындыр табагындагы вакыйгадан соң аның бервакытта да Фәрхенур апа дип эндәшкәне юк иде. Бары ул, кыек күзләре белән бер читкә карап, аңа әйтәсе йомышын әйтә дә, шунда ук аның яныннан салкын гына борылып китә иде.
— Әхтәм абый турында бик яхшы хәбәр алып килгән ул, — диде председатель.
— Әллә исәнме?!—дип кычкырып җибәрде хатын һәм, дөньядагы бар нәрсәне онытып, хәтта председательгә булган дошманлыгын, нәфрәтен дә онытып, аның янына килеп басты.
Хатын Әхтәмнең исән түгеллегенә инде бик күптән ышанган иде. Әгәр ул исән булса, Фәрхенуры янына, улы янына, үзенең туган авылына җиде кат җир астыннан да кайтыр иде, кайтмый калмас иде дип уйлый иде. Шулай да ул кайтарып сорады:
— Әллә исәнме?!.
— Исәнен исән түгел дә, шулай да бик яхшы хәбәр.
Бу яхшы хәбәрне аның Хәбибулла авызыннан ишетәсе килми иде. Шуңа күрә ул, бернәрсә дә әйтмичә, машинага таба борылды. Машинаның ящигына утырырга дип, аның кырыена куллары белән тотынды, ләкин кайсыдыр аны, култыклап алып, кабинага, шофер янына утыртты. Кешеләр аңа ниндидер яхшы, җылы сүзләр әйтәләр, әмма ул алар- ның берсен дә төшенеп, аңлап бетерми иде. Ничектер, аңа хәзер бөтен нәрсә төш кебек тоела иде. Хәтта соңыннан да, еллар үткәч тә, бу турыда уйлаганда, бу минутларны ул томанлы, ләкин гомердә дә онытылмый торган бер төш шикелле итеп күз алдына китерә торган булды.
/Машина кузгалып киткәч, кайтканда, шофер да аңа нәрсәләрдер әйтте. Фәрхенур аның бары берничә сүзен генә аңлады.
— Бөтен авыл шаулый... Барысы да Әхтәм абый турында сөйлиләр,— дигән сүзләр иде алар.
Фәрхенурларның капка төбендәге бүрәнә өстендә берничә кеше утыра иде. Машина килеп туктагач, Фәрхенур кабинадан чыккач, кешеләр урыннарыннан тордылар. Берсе, кием-салымы белән башкалардан аерылып торганы, караңгыда алар арасыннан чыкты да, Фәрхенурга кулын биреп, русчалап, Фәрхенур Сәмитовпа дип күреште, үзенең Васильев фамилияле кеше икәнен әйтте.
Алар өйгә керделәр. Председательдән һәм читтән килгән кунактай башкалары ишек алдында бераз таптанып басып тордылар да, ашыкмый гына сөйләшә-сөйләшә, өйләренә таралдылар.
Фәрхенурның улы колхозга урман кисәргә киткән иде. Бүген дә кайтмаган икән.
Фәрхенур, мич кашына куйган шырпы тартмасын кармалап табып, асылмалы лампаны кабызып җибәрде. Кунаклар сүрән, саргылт ут яктысында стена буендагы урындыкларга утырдылар. Хатын,, кулларын алъяпкычы астына яшереп, мич янына барып басты. Аның йөрәге, ниндидер билгесезлекне көтеп, бу юлы инде яхшы билгесезлекне көтеп, каты-каты тибә иде.

2* 19
— Утырыгыз, нигә басым торасыз, — диде Васильев һәм кулы белән сәкегә күрсәтте.
Хатын, караңгы төндә аның өенә килеп кергән бу билгесез кунакның, гомерендә беренче тапкыр Фәрхенур Сәмитовна дип аңа олылап эндәшүче кешенең калын, саңгырау тавышына буйсынып, сәке кырыена барып утырды һәм сынаулы күзләре белән аңа карап алды. Чәченә чал керә башлаган, урта буйлы, кнңчелрәк битле, кырык биш-илле яшьләрендәге кеше иде бу.
Кунак сүз башларга ашыкмады. Ба-шта ул, нәрсәдер эзләгәндәй, бөтен өйгә, стеналарга күз йөртеп чыкты, хәтта шкаф шүрлекләрендә тезелеп торган савыт-сабаларга да карап алды. Шуннан соң гына ул:
— Фәрхенур Сәмитовна, минем сезнең авылга ни өчен килүем турында, бәлки, председатель иптәш сөйләгәндер инде сезгә, — диде һәм янында утырган Хәбибуллага карады.
— Юк, сөйләргә өлгермәдем әле. Бары Әхтәм абый турында яхшы хәбәр алып килүегезне генә әйттем, — диде председатель.
. — Алайса, миңа яңа баштан сөйләргә туры килә икән, — диде кунак һәм Фәрхенурга төбәп карагай килеш бераз тынып торды, аннары күзләрен яңадан өй буенча йөртеп чыкты. — Сез мине гафу итегез, Фәрхенур Сәмитовна, әллә ирегезнең рәсеме дә юкмы?
Өйгә кереп, ут кабызганнан бирле кунакның авызына өтәләнеп карап торган, аның ашыкмавына, сабырлыгына инде бераз борчыла да башлаган хатын шунда ук урыныннан сикереп торды.
— Нигә булмасын, бар. Аның рәсеме булмыймы соң! Тик мин аны хатлары белән бергә сандыкта саклап тотам,—дип әйтә-әйтә сәкегә менде, сандык өстеннән түшәкне, мендәрләрне алып куйды, тәрәзә өс- тенә сузылып, ачкычны алды һәм калай сандыкны шыңгырдатып ачып җибәрде. — Нигә булмасын, бар. Аның рәсеме булмыймы соң!—диде ул тагын бер мәртәбә. Исле сабын исе белән һавасыз яткан кием-салым исен аңкытып торган сандык төбеннән бер төргәк чыгарды һәм аны калтыраган куллары белән ашыгып чиште: — Менә аның монда берничә рәсеме бар... Бездә рәсемнәрне стена-га куймыйлар... Менә хатлары да...
Кунак белән председатель инде сәке янына килеп басканнар иде. Кунак өчпочмаклап төргәләнгән, укый-укый таушалып беткән конвертсыз хатларның берсен кулына алды һәм җиңеләеп киткәнсыман раслап әйтеп куйды:
— Безнең часть адресы. Ржев янында идек.
— Әйе,—диде хатын, — кояш бата торган якта. Москвадан ерак түгел, дип яза иде.
Кунак, ут яктысынарак килеп, бер сүз дә әйтмичә, күзләрен дә йоммыйча, Әхтәмнең рәсеменә озак карап торды. Еллар үтү белән саргая төшкән рәсемдәге егет — төз, зифа буйлы солдат аңа таныш иде.
Кунак рәсемне хатлар өстенә куйды. Хатынга күтәрелеп карады. Хатын, сәкегә менеп тезләнгән килеш, өйдә чит кешеләрнең барлыгын, идәнгә төшәргә, сәкедә таралып яткан әйберләрне җыештырырга кирәклеген онытып, зур карасу күзләре белән аңа өзелеп карап тора, аның сөйләгәнен көтә иде. Ләкин бу минутта кунакның сүз әйтерлек көче юк иде: аның тамагын нәрсәдер буа, тамак төбенә килеп утырган ниндидер төер сөйләргә ирек бирми иде.
— Фәрхенур Сәмитовна, — диде ул, ниһаять, һәм аның калын, саңгырау тавышы калтыранып китте, ирексез килгән күз яшьләрен күрсәтмәс өчен ул бер читкә борылды. — Фәрхенур Сәмитовна, мин сезнең ирегез Әхтәм Шакиров белән бергә пленда булдым... Үземнең исәп калуым өчен мин аның алдында бик зур бурычлы. Мин генә түгел, минем иптәшләрем дә...
Хатын кинәт сулыгып җибәрде һәм, яулыгын маңгаена төшереп, башын аска иде. Күз яше аңа да сөйләргә ирек бирми иде.
20
— Әйтегез әле, зинһар, пленга ничек эләкте ул?—диде бераздан.
—Яраланып эләкте. Ярасы болай зур түгел ндс. Әмма каты контужен булган иде. Чак аңына килде. Үлә дип тордык.
Хатын, Васильевның нәрсә сөйләгәнен яхшы төшенсә дә, үзе җитәрлек русча сөйли белми иде, шулай да сорарга теләгән сүзләрен ул ярым русчалап, ярым татарчалап булса да аңлатырга тырыша иде. Бер тапкыр. сүз таба алмыйча аптырап торганда, Хәбибулла аның сүзләрен русчага тәрҗемә итеп бирмәкче булды, ләкин хатын шунда ук аны күз карашы белән туктатты. Моны кунак та сизеп алды булса кирәк, шуннан соң ул, хатынның сүзләрен аңлап бетермәгән вакытта да, нәрсә әйтә соң дигән караш белән Хәбибуллага борылып карамый башлады.
Васильев яңадан урынына утырды. Хатын да сәкедән төште, мич янына барып сөялде, кулларын кушырып, күкрәгенә куйды һәм, Хәбибуллага туп-туры карап, раслатуны таләп иткән ниндидер бер горур, тантаналы тавыш белән һәр сүзенә басым ясап әйтте:
— Хәбибулла, әгәр инде бик тәрҗемә итәсең килә икәң, алайса, Васильев иптәштән тагын бер кат сора: минем ирем — Әхтәм Шакиров пленга үзе теләп бирелдеме, ягъни фашистларга сатылдымы, юкмы?
Председатель бу өйгә килеп кергәннән бирле гадәттәге тынычлыгын югалткан һәм үзенең монда артык, кирәксез кеше икәнен бөтен күңеле белән сизә иде. Шулай да ул, борчылганын сиздермәскә тырышып, Фәр- хенурның сүзләрен Васильевка тәрҗемә итте.
Васильев, бу сорауга бик гаҗәпләнеп, кулларын җәеп җибәрде, хәтта урыныннан сикереп торды.
— Ни дигән сүз бу?!—диде ул, бер председательгә, бер Фәрхенурга карап. — Ни дигән сүз бу?!. Иптәш председатель, Фәрхенур Сәмитовнага әйтегез, аңлатып бирегез: Әхтәм Шакировның, шундый батыр солдатның, патриотның үзе теләп пленга бирелүе мөмкинме соң! Ул бары контужен хәлендә генә пленга эләкте. Әйтегез: бирелмәде, ә эләкте.
Хатынга бу сүзләрне тәрҗемә итеп торуның кирәге булмады. Ул утлы күзләре белән өтеп алырлык итеп Хәбибуллага тагын бер карады да шуннан соң инде аны бөтенләй онытты: монда бар идеме ул, юк идеме, — аның өчен барыбер иде. Хәзер ул бер генә кешене, аның ире белән иң авыр көннәрне бергә үткәргән, бергә көрәшкән, бергә сугышкан кешене генә белә, аны гына таный иде.
Фәрхенур, кулларын кунакка таба сузып, ялварып һәм бик иык ачынып әйтте:
— Васильев иптәш, ни өчен сез бу турыда моңа кадәр хәбәр итмәдегез?! Шуны белә торып, нигә бер хат кисәге язып җибәрмәдегез?!—диде.
— Адресыгыз булмады, Фәрхенур Сәмитовна. Ирегезнең бары фа-милиясен генә белә идем,—диде Васильев һәм мөмкин кадәр гади итеп, аңлашылырлык итеп сөйләп бирде.
Алар пленда кеше җаны күтәрә алмаслык газап чиккәннәр. Ачлыкка, газапка, кыйналуларга, үлемгә карамастан, бары бер уй белән генә яшәгәннәр: качарга, качарга, партизаннарга барып кушылырга... Качу эшен оештыручыларның берсе Шакиров булган.
Кара күзләре белән бер ноктага карап торган хатын, аның сүзен бүлеп, сорады:
— Нигә качмады соң ул? Әллә кача алмадымы?
— Кача ала иде. Әгәр качса, иптәшләр калачак иде. Качучыларның юлын ул соңгы чиккә кадәр саклады... Шунда һәлак булды.
Хатын Васильевның сөйләгән сүзләреннән генә түгел, аның күз ка-рашыннан, әйтергә теләп тә, әйтә алмаган яисә әйтелмичә калган сүзләреннән дә ниндидер бик мөһим нәрсәне аңларга теләп, аның күзләренә текәп карап тора иде. Кунак моиы сизеп алды, сөйләвеннән туктады. Әмма хатын соравын тиз бирмәде. Тик бераздан соң гына ул ниндидер

бер эчке, ерактан, күкрәктән килгән моңсу тавыш белән әкрен генә сорады:
— Белмәдегезме, үлгәндә бик газапланмадымы икән?
Кунак сәке өстенә салып куйган эшләпәсен ни өчендер кулына алды, аны бераз караштыргалап тотып торды да урынына кире куйды, тик шуннан соң гына җавап бирде:
. — Мин үзем күрмәдем. Әмма күргән кешеләрдән ишеттем: газапланмаган... кинәт үлгән...
Бу сүзләрне ишеткәч, Хәбибулла нигәдер Васильевка күтәрелеп карап алды, аннары яңадан башын түбән иде.
Васильев, үлем турында сөйләмәскә, сүзне икенчегә борырга теләп булса кирәк, Шакировның адресын таба алмыйча йөдәгәнлеге турында сөйләргә кереште. Әле ярый, бәхеткә каршы, быел, Москвага баргач, бергә хезмәт иткән бер иптәшен очраткан. Шул иптәше әйткәи: Шакиров Зөя буендагы авылларның берсеннән түгелме икән, Зөя елгасын еш телгә аладыр иде, дигән. Менә шулай итеп, Васильев, эзли-эзли, ниһаять, бу авылга килеп чыккан.
Кунак, тагын бераз сөйләшеп утырганнан сон, иртәгә, улыгыз кайткач килермен дип вәгъдә биреп, саубуллашып, Хәбибулла белән бергә чыгып китте.
Хатын, аларны озаткач, нишләргә белмичә, берничә секунд чамасы идән уртасында басып торды да кинәт аңына килгән һәм нәрсәнедер эшли алмый калуы өчен үкенгән төс белән почмакка ашыгып керде, мич алдында торган самоварын кулына алды, ләкин шунда ук аны кире куйды. «Чәй дә эчерә алмый калдым, — диде ул, күңеленнән үкенеп.— Бәлки, аның ашыйсы-эчәсе килгәндер...»
Фәрхеиур яңадан түргә чыкты. Әлеге, кунак торып киткән урындыкка барып утырды һәм, сәке өстендә яткан хатларга, рәсемнәргә карап, тынып калды.
Васильев белән Хәбибулла, урамга чыккач, караңгыда берникадәр вакыт сөйләшми бардылар. Авыл инде йоклаган, тик аида-санда, кайбер өйләрдә генә саргылт ут шәүләләре елтырап күренә иде.
Хәбибулла Васильев, төшкән йорт капкасы төбенә җиткәч кенә сүз башлады:
— Нигә сез Әхтәм абыйның фашистлар тарафыннан бик каты газаплап үтерелгәнен әйтмәдегез? — диде.
— Әйе, аны бик каты газаплап, хәтта телгәләп үтергәннәр. Ләкин үзегез уйлап карагыз, аны әйтеп, Фәрхеиур Сәмитовнаны нигә тагын бер кат утка салырга? Бусы да җиткән аңа, — диде Васильев.
— Күтәрә ала торган хатын ул.
— Шулай булса да...
Алар, үз уйларына бирелеп, бераз сүзсез басып тордылар. Тик аерылып китәр алдыннан гына Хәбибулла үкенгән, күңеле газапланган тавыш белән әкрен генә әйтте:
— Мин ул хатын алдында бик зур гаепле, — диде.
— Гаепле булгач, гафу үтенергә кирәк. Үтенергә кирәк, — диде аңа Васильев.
Хәбибулла, кунак белән саубуллашканнан соң, өенә турыдан, бакчалар артыннан гына китте. Ә бу вакыт түбән очта, дүрт тәрәзәле, салам башлы өйдә Фәрхеиур, иренең бердәнбер төсе булып калган, үз кулы белән тегеп биргән, аңа бәйрәмнәрдә генә кидертә торган чиккән күлмәген кочаклап, аны күз яшьләре белән чылатып, тыела алмыйча, үкси- үкси елый иде. Аның бу күз яшьләрендә чамасыз кайгы да, ире өчен горурлану да, үзенең хаклыгын тагын бер кат тою да һәм бернәрсә белән дә тутырырга мөмкин булмаган күңел бушлыгы да бар иде.
1957