Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХРОНИКА

ГЕРОЙ ШАГЫЙРЬ МУСА ҖӘЛИЛГӘ ЛЕНИН ПРЕМИЯСЕ БИРҮГӘ БАГЫШЛАНГАН МИТИНГ
24 апрельдә Опера һәм балет театры бинасында Советлар Союзы Герое Муса Җәлилгә Ленин премиясе бирү уңае белән тантаналы митинг булды.
— Муса Җәлилгә Ленин премиясе бирелү — бөтен татар совет культурасының, татар әдәбиятының һәм совет поэзиясенең зур бәйрәме. Бу — партиябез һәм хөкүмәтебезнең ленинчыл милли политикасының гүзәл чагылышы,— диде КПССның Татарстан Өлкә Комитеты секретаре С. Батыев, митингны ачып.
Аннары сүз Татарстан язучылар союзы правлениесе председателе Г. Бәшировка бирелде.
— Муса Җәлил иҗаты барлык совет кешеләренең рухи хәзинәсе булып әверелде,— диде Г. Бәширов үзенең чыгышында.— Аның әсәрләре тугандаш республикаларда, халык демократиясе илләрендә зур тираж белән чыгарыла һәм яратып укыла. Илебез сәнгатенең күренекле вәкилләре С. Т. Коненков, Л. М. Леонов, С. С. Прокофьев, Г. С. Уланова белән бергә татар совет шагыйре Муса Җәлилгә
«СОВЕТ ӘДӘБИЯТЫ» ЖУРНАЛЫН
21 мартта Азнакай районы, Сәпәй авылы клубында «Совет әдәбияты» журналына багышланган әдәби кичә булды. Кичәдә «Кызыл байрак» колхозы членнары, механизаторлар, укытучылар — барлыгы 180 кеше катнашты.
Җидееллык мәктәп укытучысы С. Са- дынкова үзенең чыгышында журналның соңгы саннары сыйфат һәм эчтәлек ягыннан шактый яхшыруы турында сөйләде, укытучыларга, укучыларга көндәлек эштә файдалы күп кенә материаллар басы-луын әйтте. Шулай ук, кимчелек рәвешендә, журналда басылган драма әсәрләренең авыл сәхнәләрендә кую өчен яраклы булып бетмәвен, клублар каршындагы үзешчән коллективларга журналның аз игътибар бирүен билгеләп үтте.
Кичәгә катнашучылар Сәпәй авыл клубы каршындагы драмтүгәрәк членнарының журналда басылган әсәрләрне укуларын зур кызыксыну белой тыңладылар.
Соңыннан түгәрәк членнары драматург М. Әмирнең «Хуҗа Насретдин колхозда» комедиясен куйдылар.
Ленин премиясе бирелү — безнең барыбыз өчен зур шатлык.
Казан мехкомбинаты эшчесе М. Хәми- дуллин, Советлар Союзы Герое, подполковник Л. Агиев, В. И. Ленин исемендәге Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы Казан дәүләт университеты студенткасы Нәзриева, шагыйрь Ә. Давыдов үзләренең чыгышларында Муса Җәлил иҗатына шундый зур бәя биргән өчен партиягә, хөкүмәтебезгә һәм киң җәмәгатьчелеккә зур рәхмәт хисләрен белдерделәр.
Митингта ТАССРның халык артисткасы
B. Павлова М. Җәлилнең «Вәхшәт» шигырен укыды, В. И. Качалов исемендәге Зур драма театры артистлары «Үлмәс җыр» спектакленнән, Опера һәм балет театры артистлары Н. Җиһановның «Җәлил» операсыннан өзекләр башкардылар. Шагыйрь
C. Хәким Муса Җәлилгә багышланган «Бер язмышта туган дуслык» шигырен сөйләде. Соңыннан шагыйрь Г. Паушкии илебезнең төрле почмакларыннан килгән котлау телеграммаларын укыды.
УКУЧЫЛАР КОНФЕРЕНЦИЯЛӘРЕ
Шушы кичә уңае белән Сәпәй китапханәсендә «Совет әдәбияты» журналына карата китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәгә татар совет язучыларыиың башта журналда басылып чыккан күренекле әсәрләре, журналның аерым саннары һәм редколлегия членнарының фото-рәсемнәре куелды.
22 мартта Азнакай район китапханәсендә уздырылган укучылар конференциясендә 200 гә якын кеше катнашты. Чыгыш ясаучылардан Азнакай район китапханәсенең актив укучысы Кәримова «Фәнни темалар» бүлегендә басылган материаллар-ны яратып укуы турында сөйләде. М. Әмирнең «Ялантау кешеләре», И. Газиның «Гади кешеләр», Т. Җуравлевның «Комбайнчылар», Ф. Хөснинең «Авыл өстендәге йолдызлар», Ә. Еникинең «Саз чә-чәге», Н. Фәттаховның «Сезнеңчә ничек?» һәм башка әсәрләргә тукталды, аларның укучылар арасында киң таралуын әйтте. Азнакай урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укучысы Нәзирә Хаппанова, «Совет әдәбияты» журналында басылган атак-

лы француз язучысы һәм җәмәгать эшлек- лесе Луи Арагонның татар әдәбияты турындагы мәкаләсенә тукталып, М. Җәлнл иҗатының прогрессив дөнья әдәбияты тарихында үзенә мактаулы урын яулап алуы турында сөйләде. Аннан соң ул журналда татар әдәбияты классиклары иҗатына һәм алар иҗатындагы аерым проблемаларга карата язылган хезмәтләргә, әдәби-тәи- кыйть материалларына аз урын бирелүен, соңгы елларда, бигрәк тә 1956 елда, проза әсәрләренең аз басылуын тәнкыйть итте.
Район газетасы работнигы Миргалнева II. Фәттахның «Сезнеңчә ничек?» романындагы уңайлы һәм кимчелекле якларга тукталды. Әсәрдәге геройларның — студентларның, яшь буын вәкилләренең сөйләмен артык дәрәҗәдә гадиләштерелеп бирелүен романның кимчелеге итеп күрсәтте.
13 апрельдә В. И. Ленин исемендәге республика китапханәсендә үткәрелгән укучылар конференциясендә эшчеләр, укытучылар, студентлар, китапханә работниклары, язучылар һәм Москвада чыга торган «Молодая гвардия» журналы сотруднигы А. А. Шамаро катнашты.
Фикер алышуда беренче сүзне эшче кыз Борһанова алды. Ул журналда басылып чыккан әсәрләрдән Н. Исәнбәтнең «Муса Җәлил» трагедиясен, Г. Әпсәләмов- ның «Йөрәк таш түгел» хикәясен, Н. Фәттахның «Сезнеңчә ничек» романын, Г. Аху- новның «Яшьлек яме» повестен яратып укуы турында сөйләде. Аннары журналда* басылган әсәрләр арасында производство- эшчеләре тормышын сурәтләгән материалларның аз булуын әйтте. Фрезеровщик Шәрәфетдинов та соңгы елларда язучыларның эшчеләр тормышына аз игътибар итүләрен тәнкыйтьләде.
Китапханә хезмәткәре Байчурова «Сезнеңчә ничек?» романында авторның телгә саксыз карашы турында сөйләде. Андагы геройларның (студентларның) әдәби телгә ятышсыз сөйләмнәрен күрсәтеп, ышандырырлык мисаллар китерде.
Конференциядә болардан тыш пенсионер Әхмәтҗанов, университет студенты Хисмә- туллнн, Казан авыл хуҗалыгы институты студенты Әхмәтҗанов, Шәйхетдинова, Ла- тифуллин, Сафина һәм башка иптәшләр чыгыш ясады. Аларның һәркайсы, журналда басылган аерым әсәрләргә тукталып, уңышларын һәм кимчелекләрен күрсәтте-ләр. Укучы Шәйхетдинова журналның «Әдәби тәнкыйть», «Хроника», «Безнен календарь» һәм «Декада алдыннан» бүлекләрендә басылган материалларны аеруча зур кызыксыну белән укуын әйтте, ул бүлекләрне тагы да киңәйткәндә әйбәт булыр иде дигән теләк белдерде.
Соңыннан язучылардан X. Туфан, Ә. Фәйзи, Ф. Хөсни, Г. Хуҗиев, Ә. Давыдов, М. Хөсәен әдәбиятның кайбер мәсьәләләренә каната укучыларга үзләренең фикерләрен белдерделәр, яңа әсәрләрен укыдылар.
ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫНА ЧЛЕНЛЫККА КАБУЛ ИТҮ
1957 елда Татарстан язучылар союзында берничә яшь язучы һәм кайбер әдәбият белгечләре союзга членлыкка кабул ителделәр. Язучылар союзы правлениесенең февраль аендагы утырышында шагыйрьләрдән Илгиз Кәлимуллин һәм Геннадий Паушкнн, правлениенең 21 марттагы утырышында язучылардан М. Н. Елизарова. Гариф Ахунов һәм филология фәннәре кандидаты, татар фольклоры белгече Хәмит Ярми союзга член итеп алындылар.
ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ
Тәнкыйтьчеләр секциясенең 26 апрельдә үткәрелгән чираттагы утырышында Гази Кашшафның «Муса Җәлил» исемле аерым китап булып басылып чыккан монографиясе тикшерелде. Тикшерүдә әдәбият белгечләре, югары уку йортларында әдәбият укытучылар, язучылар, аспирантлар һәм студентлар катнашты. Кереш сүзне доцент Хатип Госман ясады. X. Госман һәм фикер алышуда катнашкан Л. Җәләй, М. Максуд, Б. Гыйззәт, И. Нуруллин, Н. Гыйззәтул- лин, М. Җәләлиева, Р. Ишморат, Г. Халит һәм башка иптәшләр китапта Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлы шактый тулы чагылуын, герой шагыйрьнең зур рухн батырлыкка, иҗади бөеклеккә ирешүендәге үсешен ышандырырлык итеп сурәтләнүен билгеләп үттеләр. Шулай ук авторга ки-тапның киләсе басмасында искә алу өчен кыйммәтле киңәшләр әйтелде.