Логотип Казан Утлары
Повесть

АВЫЛДАШЫМ НӘБИ


Кинәт туктаган вагонның дөберт итеп селкенеп куюыннан уянып киттем.
Таң атып килә иде. Станциядәге утлар учакта көл арасындагы күмерләр кебек кенә җемелдиләр. Паровозлар уфылдавы, юлчыларның кабалана-кабалана бер-берсенә кычкырулары ишетелә.
Вагонда барысы да йоклыйлар. Тик күрше купеда гына берәү йокысы күптән качкан тавыш белән сөйли:
— ...Менә шулай, дустым... Мин аны сөяргә һич хакым юклыгын да. миңа аны сөяргә һич ярамаганлыгын да яхшы беләм. Ләкин нишлим соң?.. Уйлап кына кара, мин инде балалар атасы, балаларымны үлеп тә яратам. Аларпы ятим итеп аз гына күз алдына китерсәм дә, тетрәп ки- тәм мин. Их, дускай, менә шулай яшисең инде... Алда күпме гомерем бардыр, ә йөрәгемне мин инде егерме җиде яшемдә үк кабергә күмдем...
— Да-а... — дип суза калын гына икенче бер тавыш һәм шаулатып иснәп куя. — Күңелле хәл түгел, малай...
— Әйтмә!.. Белмим инде, нәрсә булып бетәр бу... Белмим.
— Син, туган, теге вакытларда, мәктәптә укыганда ук әле, шулайрак идең шул... Ничек кенә дип әйтим?.. Артык нечкә күңелле дип әйтимме... Барысын да күңелеңә артык якын аласың син, барысын да йөрәгең аркылы үткәрәсең...
Беразга икесе дә дәшмәделәр.
— Вөҗданыма аз гына да каршы килә алмыйм шул мин...—диде йокысы качкан тавыш.
— Менә шул инде алайса, — диде калын тавыш, бераз көттереп. — Бу мәсьәләне дә үз вөҗданың хәл итәр дип уйлыйм мин. Башкача бернинди дә киңәш бирә алмыйм. Чөнки, туган, мондый вакытларда ни яхшы киңәшче — үз вөҗданың.
Шырпы сызган, уфылдап төтен өргән тавыш ишетелде.
— Кара, яктырып та бетә икән ич, — диде калын тавыш, иснәвен тыя алмыйча сакаулана-сакаулаиа.— Бераз черем итеп алырга иде, кайтып җитәргә дә күп калмаган.
— Әйе шул... Син, дускай, ачуланма инде, тәки йокы бирмәдем сиңа... Поезд сузып-сузып кычкыртты да йолкып алып кузгалып китте.
Таң алдыннан ишетелгән менә бу очраклы сөйләшү миңа нигәдер авылдашым Нәбине, аның беренче карауга бик гади дә, әмма шактый катлаулы да булган язмышын хәтеремә төшерде.
26
Беренче буле к
— Нәбигә эш — кәләш тә, калач та аңар...
Эш арасында ул еш кына әнә шулай дияргә ярата торган иде. Бары тик Нәбигә, Нәбинең үзенә генә билгеле булган бер мәгънә салып, хәйләкәр генә, шул ук вакытта шактый моңсу елмаеп әйтә ул бу сүзләрне. Төптән юан, базык гәүдәле, уң күзе мәңгегә йомылып, сул күзе дә кызарыбрак торган, каш турыларын тирән яра җөйләре чуарлаган бу кеше бик тә сөйкемле күренә бу вакытларда. Әнә сез аның күпләр йөз чөереп кенә маташтыра торган тирес түгү, араннар чистарту кебек эшләрне генә дә ничек чын рухлану белән башкарганын күрсәгез икән. Себерке- сәнәк аның кулларында бик җитез һәм бик күндәм җанлы нәрсә кебек уйнаклап тора. Себеркесен күз иярмәслек тизлек белән шундый җиңел итеп, җиргә тидерер-тидермәс кенә селтәп җибәрдеме, анда инде ялап алгандай чисталык кала. Сәнәген дә, бер дә көчәнмичә, өемгә төртеп- төртеп кенә алгандай итә ул, ә инде олау күз ачып йомганчы төялеп тә бетә.
Аның тик торганын бер генә минутка да күрмәссең. Хәтта берәр йомыш белән урамның теге очына барган арада да мең төрле эш табып өлгерә. Әнә бер малай-шалай салам алып кайтып килә. Нәби, килеп җитүгә, ат башыннан тотып ала.
— Тишек борын, кайтып җиткәнче сәнәк очына эләктерерлек тә саламың калмый ич синең бу килештән, — ди ул һәм, башка бер сүз дә әйтмичә, олауны төзәтергә тотына. Бастырык бавына эләктереп куелган сәнәкне алып, як-яктан төрткәләп куя, бастырыкны чишеп бәйли һәм олау шунда ук сокланып карардай җыйнакланып кала, атның да адымнары җиңеләеп китә... Ул арада Нәбинең күзе бер йортның яртылаш ауган рәшәткәләрен күреп ала.
— Гөлҗиһан! Рәшәткәләрең Нәбигә сәлам бирә монда, чыгар әле балтаңны, —ди ул һәм лапаска кереп, үзе үк балтаны табып алып чыга да эшкә дә тотына. Тегесе, көтелмәгән бу ярдәмченең күңелен күрергә дип, кабалана-кабалана баздан катык-сөт күтәреп чыкканчы, Нәби инде эшен бетереп, әнә арырак, үзе кадәр чиләкләр күтәреп килгән бер кызыйга коедан су чыгарырга булышып ята...
Кайчан гына йоклый да, кайчан гына ял итә торгандыр ул — белгән- күргән кеше юк.
— Нәбинең бер күзе егерме ел буе йоклаганга, икенче күзенә ярты сәгать черем итеп алу да бик җитә, — ди ул үзе.
Черем итүе ярты гына сәгатьме, артык яки кимме, белмим, әмма бер күзеннән мәхрүм калуы дәверен бераз гына арттырыбрак җибәрә җибәрүен. Даулыярныкылар бу вакыйганы ае-елы белән бик яхшы хәтерлиләр. Хәтерләмәскә мөмкин түгел аны...
Уйлап кына карагыз, үзе кебек үк бик тә эшчән чибәр генә хатыны белән алма кебек тәгәрәп йөргән шомырт күзле нәниләрен сөеп туя алмыйча чөкердәшеп яшәгәндә, Нәбиебез, кинәт кенә баш ташлап, бик яман эчүгә сабыша. Моңарчы эчү түгел, аракы исенә дә җене чыга торган бу кешенең бер дә көтмәгәндә болай юлдан язуына авыл халкы чын- чынлап борчыла башлый. Нәрсә булды Нәбигә? Хатыны Сәрвәр башта күз яше белән, аннары яман тел белән, соңрак, йодрыклары белән дә тәэсир итеп карый Нәбигә. Авылдагы җитәкчеләр, укытучылар, ак сакаллы картлар һәрберсе үз үгетләре, үз әр-киңәшләре белән киләләр. Нәби мондый «эшкәртүләрдән» соң атна-ун көн алны-ялны белмичә ат урынына эшләп йөри дә яңадан лаякыл исерек. Хәтта күз ачкысыз буранлы, үзәгеңә үтәрдәй суык кышкы бер көндә аның алты чакрым ераклыктагы Ашыт базарыннан салган баш белән бил тиңентен ялангач көе чатыр чабып кайтканлыгын сөйлиләр. Бу вакыйганың шау-шуы тынып тө өлгерми, кешегә моңарчы тырнак очы белән дә чиертмәгән Нәби түбән очньш
27
Шакирын санын җыя алмаслык итеп кыйнап ташлый. Ул да булмый, Нәби исерек көе Ташкичүнең текә ярыннан мәтәләп барып төшә һәм әнә шунда инде бер күзен чыгара...
Күзен чыгара һәм шул көннән башлап кырт кискәндәй эчүен дә ташлый. Бөтен башы марлега чорналган көе больницадан качып кайтып, элеккедән дә битәр эшкә ябыша.
— Шул газиз күзеннән мәхрүм калырга гына котырган икән, бичара...— диләр авылда. Ә Нәбинең үзе беләк бу турыда сүз ачсаң, ул, каядыр читкә караган килеш, ачулы гына әйтә:
— Аккош, ярыннан калса, таш кыяга атылып төшеп, башын да бетерә әле... — ди һәм шуннан бүтән инде бер генә сүз дә аннан1 ала алмыйсың. Тик сыңар күзе генә, бөтен эчке яшерен хәсрәтен, гүя хәзер бер үзе калгач яшерә алмый башлагандай,ииәлүле тирән моңсулык белән карый.
Әмма эш өстендә Нәбинең йөзе тагын шул ук олы тынычлык белән балкый. Бу вакытта бөтен эчке мөләемлеген сыңар күзе бер үзе дә бик тулы чагылдыра аның, ул чакларны үзе бер дә көлмичә генә эчеңне катырырлык үткен сүзләр әйтеп көлдерә торган элекке тыныч шаянлыгы да кире кайта аның...
Аннары шул: Нәбинең «юлдан язып» йөргән вакытларында күзгә күренеп сула башлаган Сәрвәр, шулай ук күзгә күренеп, бик тиз тазарып та китә. Ләкин элекке шундый да йомшак телле, ягымлы хатыннан, хәзер инде, алыштырып куйгандай, шактый әче телле усал хатынга әверелә...
Сугыш башланып китә. Ул вакытта мыексыманы яңа шытып килгән килеш бригадир булып эшләп йөргән Кашшаф әле дә бик еш искә ала: әгәр дә, ди, Нәби абый белән Сәрвәр апа булмаса, валлаһи, колхозның ярты басуы чәчелмичә-урылмыйча, ярты болыны чабылмыйча-җыелмый- ча калыр иде ул елларда, ди. һәм бу сүзләрдә, мин әйтер идем, һич тә әллә ни арттыру юк. Нәби бригаданың бөтен атларын бер үзе карый, Сәрвәр фермада өч-дүрт кеше өчен сыер сава. Шуның өстенә, чәчү җиттеме, Нәби орлыкны басуга үзе ташый, чәчкечкә утырып үзе чәчә. Сәрвәр алыштыргысыз орлык чистартучы, олаулар төяүче. Печән өсте җиттеме, Нәби болынның бер башында, Сәрвәр икенче очта көнгә яртышар гектар печән чабалар. Ә инде уракка төшкәч, алар бөтенләй дә өйләренә кайтмыйлар. Нәби лобогрейкада, Сәрвәр көлтә бәйләүдә көн озын баш күтәрмичә эшлиләр дә, төнне Нәби ике-өч ат белән ашлык төяп загот-зернога китә, Сәрвәр әвендә төнге сменага ашлык сугуда кала. Кечкенә Гали дә шунда: малайлар белән эскерт тирәсендә саламны казып кереп кача-кача уйнап йөри дә, иптәш малайлары кайтып беткәч, үзе ясаган салам ояда, молотилка җырын тыңлый-тыңлый, изрәп йокыга китә... Кайбер төннәрне, әтисенә ияреп, заготзернога ук та китеп бара ул. Әле дә хәтеремдә, шулай бервакыт таң алдыннан, Нәби, башка олаучылардан эшен әллә никадәр алдан бетереп, әвен янына кайтып туктады. Гали дә барган икән, ат туктар-туктамас арбадан сикереп төште дә йөгереп килеп әнисен кочаклап алды.
— Әни, кайтканда әти җыру җырлады...—дип кызу-кызу сөйләп китте ул, — «Зөһрә-ә сылу-у» дип җырлады, «ай да ялгыз, мин дә ялгыз» дип җырлады...
Сәрвәр апа теге баштагы көшелләргә таба китеп баручы иренә шундый бер эчке зәһәр ачу белән карап куйды, уңган яулыгын тиз генә әйбәтләбрәк бәйләде дә, улын күтәреп алып, аның нәни башын яңагына кысты.
— Сылудыр шул... Зөһрәсе, — диде. — Без генә менә шулай бер сөйкемсез сөяк булдык инде, улым.
Гали әнисенә күзләрен тутырып карап куйды.
— Нигә сөйкемсез сөяк булдык, әни?
— Белмим шул, улым, белмим, нигәдер... Үзем дә белмим...
28
— Нигә белмисең, әни?
— Юк. улым, син түгел, менә мин генә бер сөйкемсез сөяк...
— Нигә син генә, әни?
— Әй. улым... — диде Сәрвәр һәм бу «нигә»ләрдәи котылу өчен бугай, ашыга-ашыга куеныннан яртылаш бәрәңге кушып пешерелгән ипи сыныгы чыгарып, улына тоттырды:
— Карының ачкандыр, улым, менә, кабын ал, — диде.
...Теге башта Нәби көшелдән капчыкларга ашлык тутыручы кызларга ниндидер мәзәк сүз әйтте ахры, кызлар шаркылдашып көлеп җибәрделәр...
11 к е н ч е б у л с к
Сугыш алып килгән иң авыр хәсрәт, әлбәттә, корбаннар...
Ирләре, уллары ут эченә киткән, кайберләре инде бернинди юату да ярдәм итми торган җан тетрәткеч кәгазь кисәге дә алган хатыннар* Сәрвәргә яшерми-нитми көнләшү белән еш кына әйтәләр иде:
— Бигрәк тә изге сәгатьләрдә кавышкансыз икән, Сәрвәр җаным... Улыгыз да үз бәхете белән туган икән...
Сәрвәр, ахирәтенә кушылып, офтанып куя. Чем-кара күзләрендә яшь бөртеге.
— Әлегесен шулай да бит, җаным... Алдагы бәхетебезне генә барыбызга да тигез бирсен инде. Сугышлар гына тизрәк бетсен... — ди.
...Кояшлы май иртәсе иде. Инеш буендагы зифа таллар алсу-зәңгәр төстәге искиткеч нәфис шәлъяулык бөркәнгәннәр, ә биек яр өстендәге яшел бүрекле мәһабәт нарат алтыису-комачтаи киенгән иде. Үзләре күренмәс бик күп кошлар, иртәнге тынлыкны бозмаска тырышып кына, чут-чут сайрашып куялар, фермада бик күп сөт җепләренең чиләкләргә тоташып тигез генә безелдәүләре тышкы якка ук ишетелеп тора иде.
Бу көтелмәгән шатлык хәбәрен бирегә Гали алып килде. Үзе абына, үзе ыштанын күтәрә, үзе җиңе белән борынын сөртә һәм үзе кычкыра:.
— Әни. сугыш беткән! Сугыш беткән, әни!..
Сыер савучылар аны шунда ук чолгап алдылар.
— һай, юравың юш килсәче!
— Кайдан ишеттең? Кем әйтте?
— Уф, йөрәгем әллә нишләп китте... Җүнләбрәк сөйлә әле.
Шунда улы артыннан йөгереп килүче Нәби дә килеп җитеп, радиодан тапшырылган бу шатлыклы хәбәрне ачыклап сөйләп бирде.
Беразга тып-тыи булып калды. Тик утлыкларына өлешләп кенә салынган каралган арыш саламы күшәүче сыерларның мыш-мыш килүләре генә ишетелә иде.
— һай, авызыңа бал да май, дөрес инде алайса?
— Энем җаным, сөенчесенә ни генә бирик! икән сиңа?
Аңа җавап биргәндәй, үксеп елап җибәргән тавыш ишетелде:
— Хәйрулла-ам... Син генә... Син генә күрмәдең ич бу көнне... Кайтмассың микәнни инде...
йөрәк бәгырен телгәләп чыккан бу ачы сагыш авазы башкалар күңелендәге сызлаулы җәрәхәтләргә дә очлы ук булып кадалды.
— Сәлихҗаным, күз нурым... Кайларда гына башыңны салдың...
— Әтием... Син генә юк ич...
Тик Сәрвәр генә ни әйтергә дә белмичә сүзсез басып калды. Иреннәре сизелер-сизелмәс дерелди, кара күзләре аска текәлгән иде. Кинәт У^ хәле бетеп егыла башлагандай ике куллап иренең җиңеннән чытырдатып тотып алды һәм башта пышык-пышык, аннары тыела алмыйча үкси- үкси елый башлады.
— Җүләр генә булдым, карт... Синең сүзенне тыңламыйча гына
29
харап булдым. Инде менә... туар иде. Ир малай буласы иде бит... һай, иик кенә тыңламадым икән сине...
Нәби бик ачулы кыяфәт белән җиңен тартып алды, ләкин Сәрвәр -бер дә тарсынмыйча, аның иңбашына башын салып, үкси бирде.
— Авыр елларда... Имгәк кенә булыр дигән булдым шул. И-и, ник кенә тыңламадым... Ник кенә тыңламадым...
— Тыңламадың шул, карчык. Бик әйттем кана... Җә, җитәр, тукта инде. Кеше көлдермә. Җә...
Ләкин берәү дә көлми иде. Инде өйләренә таралышканда, иренең кайгылы кәгазен авылда иң беренче булып алган Гөлҗиһан апа гына хәлсез бер тавыш белән әйтте:
— И Сәрвәр, синдә ул кайгы... Көзен шиңсә, язын чәчәк ата, дигәндәй... Синең нәрсә! Без генә инде менә шулай корырбыз...
Авылда уңган гимнастеркалы ирләр, егетләр көн саен күбрәк күренә башлады. Кичләрен немец аккордеоны «Идел бит ул, киң бит ул» көенә сыздыра, кибет алдында юл тузанын, аерылышу еллары ачысын «юучы» берише агайлар, күкрәк сугып, «тыл күселәренең дөньясын туздыру», «ал да гөл яшәү» турында антлар бирәләр иде...
Хәер, антлар аек баштан да шактый күп бирелде. Зәңгәр гимнастерка өстеннән күк плащ кигән район вәкиле килә дә, авылның бөтен активын чатыр чаптырып, зур җыелыш җыя. Бик каты кул чабып, тиешле урыннарда аягүрә басып, озын хат кабул итәләр: «...Ант итәбез сиңа, бөек юлбашчы!..»
Әмма мондый антлар белән генә әлеге «ал да гөл» тормыш тиз генә килмәде әле... Икмәк үстереп, өстәлдә бәрәңге өстенлек иткән еллар булды. Әлеге кибет алдында шау итеп күкрәк суккан агайлар шыпырт кына шәһәрләргә шылу, тегеидә-монда акчалы эшкәрәк урнашу ягын карадылар...
Басуларда өр-яңа тракторлар, комбайннар ел саен күбрәк күренә, ә прицепщик, су ташучы булып эшләргә авыл бетереп кеше эзләргә яки үсмерләргә, хатын-кызларга тапшырырга туры килә иде. Йөзләрчә шәһәрләр, меңләгән завод-фабрикалар бөтен дөньяны таңга калдырган тиңдәшсез героик хезмәт белән күзгә күренеп сугыш хәрабәләреннән тор- гызылдылар, ә Даулыярның сыер, дуңгыз фермалары ярым кыйшаеп, түбәсеннән яңгыр үтеп утыра, ә янасы ике-өч ниргә салган килеш ята иде.
Ә язын яңадан күк плащлы әлеге район вәкиле килә, яңадан зур җыелыш җыела. Бик каты кул чабып, тиешле урыннарда, әлбәттә, аягүрә басып, яңадан озын хат кабул итәләр.
Нәби гадәттә җыелышларда утырырга яратмый, әмма районнан яки шәһәрдәй берәр кеше килгән җыелышларның берсен дә калдырмый иде. Шулай да ахырга кадәр үк утырырга түземлеге җитми иде үзенең.
Алдан язып тоттырган кәгазьләрен тотлыга-йотлы га укып чыгучы ораторлардай соң, әлеге вәкил бик җитди һәм бик арган кыяфәт белән залга күз йөртеп чыга:
— Ягез, иптәшләр, тагык кемнәр сөйләргә тели?
Шуны гына көтеп утырган Нәби тизрәк кул күтәрә.
Вәкил кырын күзе белән генә президиумга карап куя, йөзе тагын да җитдиләнә.
— Сүз бирелә иптәш... Кем әле фамилиягез?
— Иптәш Сәмигуллин Нәбиулла.
— Сүз бирелә иптәш Сәмигуллиига.
Нәби, бүреген култык астына кыстырган килеш, торып баса, бер кулы белән тирләгән маңгаен сөртеп ала, тамак кырып куя.
30
— Иптәшләр! һм-м... Миңа китәргә рөхсәт итегезне, атларым зарыга торгандыр, — ди ул һәм, шарык-шырык килүче яшьләрне сүгә-сүгә, ишеккә таба юнәлә.
— Нәрсә авызыгызны җырган буласыз? Өйрәнгәнсез теге, атларны гәҗит укытып кына куаларга... Иртә таңнан тагын камыт кияселәре бар ул атларның...
...Мондый җыелышлардан соң Нәби шактый вакыт, бөтенләй диярлек сүздән калып, уйчанланып йөри торган иде. Берәр көннән соң, кичен конюшняның кечкенә өендә, аякларын мичкә терәп, шундагы тәбәнәк, сәкедә чалкан яткан килеш, кинәт кенә әйтеп куя:
— Юк, җәмәгать, буш бугаз булып чыкты бу адәм дә.
— Кемне әйтәсең, Нәби абый?
— Әлеге, теге хатны язып килгән кеше... Сукыр бер тиенлек тә файдасы тимәячәк аның...
— Әмма синең грамота гына җитенкереп бетми, Нәби абый. Син. булсаң, язып карар идең, ә?.. Болай, газет укыйсың да укуын, язу ягына гына чама сай шикелле... — дип, кайсыдыр шаяртырга маташа. Ләкин Нәбинең шаяртырга һич тә исәбе юк. Артыннан энә белән төрткәндәй, кинәт сикереп торып утыра да кулларын болгый-болгый кызып сөйләп китә.
— Ә менә синең грамотаң да бар, нигә язмыйсың соң? Ә-ә, менә язмыйсың шул. Әгәр беләсең килсә, язып та пычагым да тоҗыра алмыйсың син. Ник дигәндә, грамотаң булса да, акылың чамалырак әле синең. Шуның кебек, менә бу вәкил кисәгенең дә акылы шуның ише генә, күрәсең. Җыен шапырынкы сүзләр язып тутырган да, шуны акыллы сүзләр яздым дип белә инде үзенчә. Әгәр акылы булса, килсен иде дә ул, менә- синең белән киңәшсен, минем белән киңәшсен, менә Хөсәен кордаш белән,. Фазылҗан абзый белән киңәшсен иде. Акылга акылны куша торгач, чын бер акыл килеп чыгар иде. Файдасы да тияр иде андый хатның... Утырмас идек инде сугыш беткәнгә инде өченче елда да һаман бәрәңге күмәче кимереп... Ә-әй, үзебез булмаган без. Әйтергә иде аңа, йөрмә монда җыен, буш сүзләрең белән, менә безнең сүзләрне, безнең җан әчеткән нәрсәләрне яз син, аннан соң кул күтәрербез, дияргә иде. Ә-әй, үзебез мәми авызлар без...
Нәбидән күбесенчә гел мәзәк сүзләр генә ишетергә гадәтләнгән һәм. менә хәзер дә ул сүз башлауга авызларын ерырга җыенган шундагы кешеләрнең йөзләре кинәт җитдиләнеп китә. Бүлмәдәге болай да балта асып куярдай булган зәп-зәңгәр тәмәке төтене тагын да куера төшә.
— Чыннан да, егетләр, артыграк күпертү китте бездә.
— Барысын да ал да гөл итеп күрсәтергәрәк ярата башладылар.
— Ничә ел инде хезмәт көннәрен түшәмгә асын киптерәбез... Бушка кемнең чабата туздырасы килсен ди... Әнә шулар турында язарга иде.
— Халык шәһәргә, тегендә-монда агыла... Болай барса, тиздән авылда ат җигәргә дә кеше калмый бит инде.
— Шешә-патша бик яман өстенлек итә башлады. Анысын да язарга кирәк.
Моңарчы сүзгә катнашмыйча гына почмакка чүгәләгән хәлдә трубкасын көйрәтеп утыручы Шакир ашыкмыйча гына торып баса да трубкасын саргайган тырнагына кага-кага берәүгә дә төбәп карамыйча эре әйтә:
— Башыгызны катырып утырмагызны, җәмәгать. Мондый контр сүзләр өчен, беләсезме нәрсә?.. — Ул, бармакларын аркылы-торкылы куеп, рәшәткә ясап күрсәтә. — Менә! Кереп утырганыгызны сизми дә калырсыз...
Беразга уңайсыз тынлык урнаша. Нәби, кашларын җыерып, ишеккә- карап куя.
— Кайсыгыз ишекне ачык калдырды соң? — ди ул. — Эт кергән ич монда, эт! Фу, сасысы! Борынны яра...
31
Кемдер пырхылдап көлеп җибәрә. Нәби, фонарен алып, атлары ягына чыгып китә, Шакир авыз эченнән нәрсәдер мыгырданып кала.
Нәби яңадан әйләнеп кергәндә, Шакир инде чыгып киткән, әңгәмә төрле мәзәк сүзләргә күчкән. Нәби, сүзгә катнашмыйча, үз урынына барып ята. Шактый озак түшәмгә карап тын гына яткач, чын ярсулы тавыш беләк әйтә:
— Тфү! Контр, имеш!.. Маңгайдан җан тирләреңне агызып, кулларга нке иңле сөял үстереп әйткән сүз бервакытта да контр булмый ул, беләсең килсә! Бервакытта да!.. Контр, имеш... Менә синең ише ипине баллы тел дә сулагай кул белән табарга өйрәнгән шомалар өчен куркынычтыр ул, андый бүки. Ә безгә... Юк! Совет һәрвакыт ипине тир түгеп ашаучылар ягында ул, беләсең килсә. Менә! Контр, имеш...
Өченче бүлек
Нәбинең өе инде шактый тузган иде. Түбәсенең төньякка караган кыегы яшькелт төскә, кояшка кашлак ягы соргылт-кара төскә кергән,, нигез бүрәнәләре черегән, идән такталары песи йөргәнгә дә сукранып калалар иде.
Сәрвәр сүз җае чыккан саен Нәбинең колагына тукый килде:
— Өеңнең стеналары өстеңә җимерелеп төшми торып, кымшана бел-мәссең ахры инде син... Әнә Гөлҗиһан, тол хатын башы белән, нинди итеп өй торгызды. Ир заты була торып, хурланыр идең бераз гына, валлаһи...
— Нигезе нык булсын, шатлык белән гомер итәргә булсын, әйдә.
— Кеше нигезне ныгыта-а... Үзеңнең нигезең генә көлгә әйләнеп, бара анда. Берәүгә дә күктән яумый инде, ничек итсә итә, җүнәтә... Бераз гына безгә дә кайгыртырга вакыттыр ла шәт...
Әмма Нәбинең йөзендә алай кайгырту галәмәте бик күренми. Табак тулы «чикмәнле бавырсак»ны калын итеп киселгән икмәк белән бик тәмен белеп үз юлына озата бирә. Табак төбе күренеп, бер-бер артлы өч-дүрт чокыр чәйне дә каплап куйгач кына, урындыгын этеп, читкәрәк китеп утыра да ашыкмыйча гына тәмәке төреп кабыза.
— Син, карчык, бер дә гәҗит укымыйсың ахры, — ди бик җитди генә. — Хәзер өйне заводта гына ясап чыгаралар бит. Әбәү, әллә белмисендәме?.. Ул стеналар, ул ишек-тәрәзәләр, мин сиңа әйтим, барысы да әзер. Машинага төяп апкайтасың да — шалт-шолт — оештырып та куясың...
Сәрвәр сулагай кулын гына селти.
— Төяп китерәләр ди сиңа менәтерә. Көтеп утыр!
Әтисе сөйләгәнне авызын ачып тыңлап торган Галинең күзләре ялтырап китә.
— Әти! Әти дим. Мичен дә шулай күтәреп кенә кертеп утыртасымы?
— Мичен алай күтәреп кенә кертеп утыртасы түгел бугай... һәркем үзенә ошагаичарак итеп чыгарасы диебрәк сөйләделәр... Анысына менә шушы иске мичне сүтсәк, Хөсәен кордаш чыгарып бирер әле. Үзенеке кебек итеп чыгарса, харап та шәп булачак ул. Ике-өч ярка утын белән өй дә җылыпа, аш-су да пешә. Бик акыл белән эшләгән. Тик менә... Кадакларын гына ничек җүнәтәсе булыр. Анысын бирмиләр ди бугай...
Гали урыныннан ук сикереп тора.
— Әти, сельпога кадаклар кайтты бит, үзем күрдем.
— Китче! Нинди кадаклар, тимерме?
— Тимер кадаклар инде. Үзем күрдем. Менә моның шаелары да., моның шаелары да бар.
Нәби телен шартлатып, башын чайкап куя.
32
— Их, тимер кадаклар булгач, булмады инде алайса. Алтыннанмы, көмештәйме кирәк диделәр кадакларын.
— Нигә... алтыниан-көмештән, әти?
— Шулай кирәк; ди шул менә... Ну, зыян юк, менә сип бераз үсә төшкәч, барыбер табарбыз без аны.
— Әй, баланың башын катырып утырмачы инде юк белән, — ди Сәрвәр һаман да шулай ачулы, ләкин инде бөтенләй зыянсыз ачулы тавыш белән.
Ләкин соңга табарак Сәрвәрнең өй турындагы хәсрәтен болан җиңел генә басып булмый башлады. Нәби, Хөсәен кордашы белән кул алмашка эщли-эшли, нигезнең черегән бүрәнәләрен алмаштырып, идәннәрне ныгытып, ничек тә бу өйне әйбәт кенә торырлык хәлгә китергән иде инде китерүен. Әмма Сәрвәр моның белән генә һич тә канәгатьләнмәде. Бул- гач-булгач, әнә Шүрлек Шакирныкы кебек алты-җиде тәрәзәле, кухня ягы аерым, чиста ягы аерым өй булсын ул. Моның ише, өең урам хуры булып түгел, ә авыл күрке булып балкып утырсын. Шуңа да ирешмәгәч соң, без кемнән ким!.. Аннары бит, бераз гына алдагы көнең турында да уйларга кирәктер ләбаса! Менә хәзер, беләктә көч, йөрәктә дәрт бар чакта аяк киенеп калмасаң, картлык көнендә ятырсың аннары... суык мич башында, черегән матчаң сынып төшеп, кайчан гына сытып үтерер икән дип...
Көн-төн тукый торып та иренең башындагы «әллә юләрлек, әллә үҗәтлек» шаукымын һичничек куып чыгара алмагач, Сәрвәр яңа өй салу хәсрәтен бөтенләе белән диярлек үз кулына алды. Председательләр алмашкан бер чуалчыграк вакытта фермадагы эшен ташлады да, бригадир башка эшкә әйтсә, аны тиз-тиз әшер-өшер генә китергәләп, тизрәк авылдан җиде километрдагы урманчылыкка чаба торган булып китте. Анда бик тырышып зелпе тамыры җыю, яшь агачлар төбен йомшарту, ботак-чатак яндыру кебек эшләрдә йөрде. Шуның бәрабәренә уңайлырак җирдән бер өйлек бүрәнә кисеп алу хокукын яулап алды ул. Нәби белән барып, бер көн эчендә бер өйлек агачны дөбердәтеп кисеп тә кайттылар. Инде менә ташырга, буратырга, ишек-тәрәзә кысалыклары, такталыклар хәзерләргә, мүген, кадакларын, тегесеи-монысын юнәтергә кирәк иде. Кыскасы, Хөсәен абый әйтмешли, өй дигән саен өяргә дә өяргә кирәк иде...
Әмма Сәрвәр өяргә чын-чынлап керешкән иде.
Сыерга тырышырбызмы дип алган кыш чыккан бозауларын сатып, Чепья базарыннан ике кечкенә дуңгыз баласы күтәреп кайтты. Көзгә капчык ук булмаса да, букча төбен шактый калынайтырлык акча булачак болар. Станция халкы бик тә файда итә икән ул мыркылдыклардан. Аннары, Хөсәен абыйдан күреп, ярты бакчаны тутырып суган утыртты. Монысы да акчаны бәрәңге саткан ише генә бирмәячәк. Ишек алдын өч- дүрт оя чеби, шыбырдаган үрдәк бәбиләре тутырды. Тик ала каз гына нигәдер киреләде: башка елларда тугыз-униан һич ким чыгармаганны, быел, оялмыйча, ике бөртек бәби ияртеп йөри...
Нәби моңарчы өйгә ашап-эчү, бераз черем итен алу өчен генә кайта да, калган барлык вакытын атлары янында яки колхозның башка эшләрендә үткәрә иде. Хәзер иртә-кич шактый гына вакыт өйдә дә юанмыйча булмый башлады. Бу чучкаларга землянка казырга, ашарларына хәзерләргә кирәк, иртән торып чыгуга чыяк-чыяк килеп бер көтү чебиләр аяк атларга ирек бирмичә чолгап алалар, ул арада бакылдашып үрдәк бәбиләре су буеннан тезелешеп кайтып килә...
Галине дә, мәктәптән кайтып сумкасын куюга, әнисенең бетмәс-төкәнмәс эш-йомышлары көтә.
— Әйдә, улым, тизрәк аша да дуңгызларны карап апкайтырсың. Тау .астына төшеп киткәннәр иде, кеше бакчасына керә күрмәсеннәр. Болай

да бөтен күршеләр белән әчелешле булып бетәм бугай инде шулар аркасында... Әнә, үрдәкләр дә кайтыр, чебиләрне дә ашатасы бар.
Сәрвәрнең үзенең, өйдәге эшләрдән тыш, көн саен тегендә-монда чабасы бар иде. Станциягә бара торган олы юлга чыгып, машина күзләргә кирәк. «Чумарага» хирес берәр шоферны очратып, бүрәнәләрне ташытып бетерәсе бар. Фәлән авылда идәнлек такталар сатучы бар икән, арзанрак бирсә, алып куйганда зыян итми. Мүген, кадакларын да берәү дә китереп бирмәс, хәзердән кайгыртмыйча ярамый...
Кичен, йөрүдән һәм эштән дә бигрәк, үзенең бетмәс борчулары белән тәмам талчыккан Сәрвәр Нәбине уттан алып, суга салып сүгәргә тотына иде.
— һай, мин дә ирем бар дип йөрим, ичмасам... Бигрәк тә кайгырта белмисең инде, китче кит! йөрисең шунда башыңны җүләрлеккә салып. Көн-төн колхозда, көн-төн колхозда... Аңа карап, бик кинәндерәләр үзеңне, бер дә харап. Аз гына шунда юлга чыгып, берәр шофер белән сөйләшсәң, ирләрне ирләрчәрәк тыңларлар иде. Китче кит, бигрәк инде...
Нәби идәндә аякларын сузып утырган килеш аны сүзсез генә тыңлый. Тик ара-тирә: «Әйе шул... Әйтәсең юк» дип сүз кыстыргалап куя, гүя, Сәрвәр аны түгел, ә башка берәүне шулай тетеп сүгә иде.
Сәрвәр тәмам эчен бушатып бетергәч кенә, Нәби тирән генә бер сулап куеп, әйтә:
— Шул, әлеге дә баягы, кем, карчык... Бер дә гәҗит укымыйсың бит син...
Сәрвәр чак кына кулындагы тәлинкәсен атып бәрми.
— Әй-й, пычагыма кирәк иде гәҗитең! Шул гәҗитчә яши-яши, өең ө.стеңә җимерелеп төшә дә инде...
— Менә, менә, әгәр бераз гына гәҗит укысаң, бер дә болан сөйләмәс тә идең син. Беләсеңме шуны, хәзер безнең заводларда һәр минут саен бер машина — выжт! — ясалып кына тора бит! Әллә белмисең дәме?.. Безнең колхоз да илнең бер ятиме түгелдер ләбаса, иртәме- соңмы, безгә дә шуның берсе кайтып җитә дигән сүз ич. Әллә һаман да шулай хан заманыннан калган иске полуторка белән калырбыз дип беләсеңме?.. Прицепләре-ниләре белән менә дигән машиналар кайтыр әле. Рәхәтләнеп ташырбыз.
Гали дә, авызын ерып, сүзгә кушыла:
— Тик алтын кадаклар гына кирәк диме, әти?
Ләкин Нәбинең йөзе, киресенчә, җитдиләнә генә.
— Илдә чыпчык үлми, улым. Ил баеса, без дә баербыз,— ди ул, тирән генә сулап куя:—Чыннан да, Сәрвәр, юкка гына үз-үзеңне шулкадәр бетерәсең... Барысы да берьюлы булмаса соң, тора-бара җае чыгар иде әле...
Шулай да алар бервакыт бик каты сүзгә килештеләр.
Дүртенче бүлек
Безнең колхозда элек-электән, сугышка кадәр үк инде урнашкан шундый бер тәртип яши: хезмәт көне минимумын тутырган һәрбер колхозчы хуҗалык елына дүрт мәртәбә аттан үз кирәгенә файдалана ала, ә инде шуннан артыкта ат кирәк булып чыга икән, анысы инде аерым мәсьәлә.
Шушы тәртипне беренче мәртәбә керткәндә, колхозның беренче пред-седателе һәм оештыручысы, егерме биш меңче Хафизов Нәбигә әйткән иде (авыр туфрагы җиңел булсын, шул кадәр дә төпле, шундый да кешенең күңеленә үтеп керә белә торган кеше иде ул):
— Артель членнарына ат бирүдә менә шундый-шундый тәртип булачак, Нәби туган, — дигән иде. — Бу тәртипне саклауда сине... Ничегрәк
з. с. Э. № 5.
33

34
дип әйтергә?.. Баш комиссар кебегрәк кеше итеп сайларга исәп бар. Без сиңа ышанабыз, үзең ничегрәк карыйсындыр тагын...
Соңыннан бу турыда ул колхозның гомуми җыелышында да әйтте һәм Нәбине, бердәм кул күтәреп, «баш комиссар» итеп сайлап та куйдылар.
Менә егерме елдан артык инде, Нәби бу ышанычны изге итеп саклый.
Колхозның барлык башка тармакларында, председательдән алып әвен мөдиренә кадәр, ул чаклардан бирле кырыкмаса кырык кеше алмашынды, кешеләр алмашкан саен, чыпчыкның да үз бизмәне дигәндәй, һәртөрле тәртипләр һәм тәртипсезлекләр дә үзгәрә торды. Ә Нәби үз урынында, аның белән бергә, аңа ышанып тапшырылган тәртип тә как- шамыйча-бозылмыйча яши.
Кемгә кайчан ат кирәк, кем күпме аттан файдаланган да күпме фай-даланасы калган — болар барысы да Нәбинең күңелендә, ташка уеп язылгандай, исәпкә алынган. Тәртипне читләтеп үтеп, хәйлә-мазар корып та маташа алмыйсың. Бервакыт шулай Шакир колхоз тимерчелегенә күмер алырга дип ат җигеп китеп, ике көн урманда үзенә бүрәнә чыгарып яткан. Кайткач, правлениедә: «Яндырган күмерләре беткән иде, көтеп яттым. Баргач-баргач, эшемне эш итәсем килде» дип, тегеләрне ышандырып та бетергән. Күпмедер вакыттан соң, Нәби янына нәрсә өчендер үзенә ат сорарга килә бу. Нәби тегене сүзсез генә башыннан аягына кадәр карап чыга, озаклап тәмәке төреп кабыза.
— Бүген иртә белән бәрәңге ашаганда берәр нәрсә тамагыңны ярып үтмәдеме? Сизмәгәнсеңдер?—ди бер дә исе китмәгән кыяфәт белән.
— Әйдәле, Нәбиулла, телеңә салынып торма. Китәсе бар.
— Алайса, сизмәдең, ә?.. Их, бик тә алама булган ул сизмәвең. Бәрәңгегә кушып, оятыңны да йотып җибәргәнсең бит син! Ичмасам, сизмәгәнсең дә...
— Уйнап сөйләшсәң дә уйлап сөйләш син, Нәбиулла, кара аны,— ди Шакир, бик тыныч булырга тырышып. Тик маңгай тамырлары гына бармак юанлыгы булып бүртеп чыга. — Ни хакың бар синең кешедән көләргә! Синнән тиешсезгә сорамыйлар бит. Ике мәртәбә ат алдыммы, тагын ике аласым калды.
— Икегә икене кушсаң, нәкъ дүрт була ул, кордаш. Икесен сорап алсаң, икесен, теге... күмер саклап ятканда алдың. Бүрәнә чыгардың. Бетте.
Шакирның маңгай тамырлары тагын да бүртә төшә.
— Кем әйтте сиңа бу ялганны! Кара аны, таптырып китерермен мнн!
— Кем әйттеме? Ат, малкай, кайту белән үк әйтте инде аны миңа, — ди Нәби һәм ашыкмыйча гына үз эшенә китеп бара...
Әгәр дә инде үз хокукыннан файдалануга игътибарсызрак карап йөрүчеләр булса, Нәби үзе ат җигеп, өенә килеп җитә иде.
— Фазылҗан абзый, ел үтеп бетә, ә синең әҗәтең кала бит. Бер дә эш-йомшың юк икән, әйдә, Хөббениса апаны утырт та кырларга-болын- нарга хозур кылып булса да йөреп кайт бер. Арган сөякләргә шифасы тияр. Минимумың әллә кайчан арткан, полный хакың бар... Бу атны ошатмасаң, әнә, Саврасканы җигеп китерәм...
...Беркөнне Сәрвәр Нәбине гадәттәгечә сукранып түгел, ә бик тә ягымлы йөз белән каршылады. Идәннәр сап-сары итеп юылган, өй эче дә яктырып киткәндәй булган, борынны яшь әтәч ите салып пешерелгән тәмле аш исе кытыклый, Галинең дә авызы колагына җиткән иде.
— Эһем-м...—диде Нәби, килеп керүгә. Ишек катында басып калган килеш учы белән авызын сыйпап куйды.
— Әйдә, шаккатма, чишен, юын. Токмачым куерып бетә,—диде Сәрвәр.
— Әти! Бер әтәчне кыхх...— диде Гали, бармагы белән муенын сызып.
з* 35
Аш янында бик күңелле генә уен-көлке сөйләшеп утырдылар. Аш ашалып бетеп, өстәлгә калҗалап туралган ит белән бәрәңге килеп утыргач кына, Сәрвәр җайлап-җайлап дөнья хәсрәтен китереп кыстыра башлады:
— Карале, атасы, бу бүрәнәләрне ат белән ташымыйча булмас ахры аларны. Машинасы да очрамый, аннары, бу яңгырлардан соң машина белән урманга кереп тә булмый диләр...
— Ташырга иде шул. Көннәр дә көзгә авыша, — диде Нәби дә чын кайгыртучанлык белән.
Сәрвәр иренең бу теләктәшлегеннән бөтенләй канатланып китте.
— Чынлап тотынсаң, сиңа бернәрсә түгел инде ул, Нәбиулла. Бер талпынып алсаң, хәзер кайтарып бетерәсең ич син аны. Ничек тә, атлар да үз кулыңда...
— Үз кулыңда дип... Закон барыбызга да бер бит.
— Әй, закон! Кешеләр әнә бик закон дип кенә тормыйлар әле.
Нәби кулындагы сөяген күтәргән килеш аңа карап куйды.
— Кемнәр инде ул... кешеләр?
— Әбәү, айдай төшкәй кеше кебек сөйләшеп утырмачы... Әллә бөтен кеше дә өйне бик закон белән генә ' сала дип беләсеңме? Син генә инде...
Нәби, күзләрен кыса төшеп, хатынына туп-туры карап торды.
— Күзгә төтен җибәрергә маташма монда, яме!..—диде ул каты гына.
— Я-я, әйттем исә кайттым, әйтеп кенә бактым,—диде Сәрвәр һәм тирән генә сулап куйды.
— Әйтеп тә бакма син миңа андый кыек-мыек сүзләрне,— диде Нәби, тавышын тагын да күтәрә төшеп.
Сәрвәр дәшмәде. Нәби дә сүздән калды.
һәм алар кичкә кадәр бер-берсеиә бер сүз дә дәшешмәделәр.
Кичке чәй янында гына Сәрвәр сүз башлады:
— Өй турында кайгыртырга күңелеңдә башка нәрсә шул синең... — диде. Күзләре дымлы иде. — Зөһрәң төшеңә керә торгандыр шул, бичара гашыйк. Болай итеп яшәгәнче, әйдә, сүзеңне әйт тә, син үз юлыңа, мин үз юлыма... Сөеклең белән кавышырга киртә булып яшәгәнче, миңа да... Их, үтте гомерем...
Нәби сүзсез генә өстәл яныннан торып китте, тәрәзә янына килеп, шундагы гөлләргә карап торды, аннары Галигә таба борылып, әйтте:
— Әйдә, улым, ашап туйсаң, сабагыңны кара.
һәм, кинәт нидер исенә төшкәндәй, тиз-тиз киенде дә чыгып та китте.
...Ул төи уртасы авышкач кына кайтып керде. Керүгә ашыга-ашыга Галине уятырга тотынды.
— Гали, улым, тор әле, тор!.. Җә, мәрткә китмәгәнсеңдер ич ул ка- дәре, уян инде. Әйдә, тор, киен әле.
Гали, йокысы белән исергән килеш, мыш-мыш килә-килә, чалбарын башына кияргә тотынды.
— Чү-чү! Чалбар белән башны түгел, оят җирне каплыйлар. Саташтырма бервакытта да.
Ниһаять, Галинең чалбары үз урынын тапты.
— Җә, нәрсә соң инде?—диде ул, күзләрен уа-уа.
— |Әйдә, кәгазь-каләм ал да яз әле. Мин әйткәнне яз. Түлке башыңны үз урынында тотып яз, баягы кебек чалбарга тыгып түгел. Башың һәрвакыт чалбарыңа караганда алдан йөрсен, ишетсен колагың! Әйдә, яза башладык...
Алар таң атканчы утырып, бүрәнәләрне ат белән ташуда ярдәм сорап, правлеииегә озын итеп гариза яздылар.
36
Б ишенч е булек
Сугыштан соңгы елларда Сәрвәр тагын бер эшкә бик хирес булып китте: авылда кайсы гына семьяда бала туса да, Сәрвәр, паштет пешереп, аларга бәбәй ашы илтергә йөгерә торган иде. Кайткач, өйдә дә бөтен сүзе шул турыда була иде аның.
— Шул кадәр дә әтисенә охшап туар икән, валлаһи. Суйган да каплаган инде менә. Ул нәни йодрыкларын менә болай иттерә-иттерә авызына кабып ятулары! Яман терчә буласы... Тупылдатып бер сөймәкче идем үзен, күзем тимәгәе дип, җәтрәк киттем яныннан...
Сәрвәрнең бу эчкерсез куанычы шунда ук Нәбигә дә йогып өлгерә.
— Кара син аны. ә! Кеше кисәге бит. Болай, әнисенең кәефе ничек соң? Шулаймы... Ә исемен, исемен кем дип кушканнар?
Ләкин бераздан соң аның сыңар күзе моңсуланып кала. Сәрвәрнең туктаусыз сөйләвен, инде әллә ни сорашмыйча гына тыңлап утыра-утыра да әйтә:
— Ә менә безнеке кемгә... Әтисенәме, әнисенәме охшар икән?.. Менә шуны әйт син миңа.
Сәрвәрнең дә кара күзләре күңелсезләнеп китә.
— Нишлим соң инде, Нәбиулла... Күрәсең, бик тә рәнҗүе төшкәндер дим мин теге... булачагының дим... Һай, җүләр генә булдым шул. Нишлим соң?..
Бервакыт шулай Сәрвәр, авылга быел гына килгән укытучыларның беренче көтелгән шатлыкларын котлап, аларга бәбәй ашы илтергә китте дә, аннан гадәтенчә куанычлы сүзчәнләнеп түгел, ә нигәдер бик боек күңел белән кайтып керде. Бүрәнәләрне ат белән ташу турысында беркөнге сүзгә килешүдән соң болай да араларына кырау төшкән вакытлар иде бу, шуңа күрә Нәби Сәрвәрнең кайтуын аеруча көтеп алган иде.
— Алай-болай, бәбәй ашына таракан төшмәгәндер ич үзе?—диде Нәби уенчан да, сага юл ы да тавыш белән.
— Таракан төшмәсә, корт төшкән ди әнәтерә, — диде Сәрвәр һәм көянтә-чиләкләрен алып суга чыгып китте.
— Их, харап кына иткән икән алайса, — диде Нәби. Башын кашып, шунда бераз басып торгач, кызу-кызу атлап ишек алдына чыкты, кулына себерке алды...
Сентябрь кояшы инде үзенең ярты битен офык артына яшергән, җир өстенә кичке салкынлык төшкән иде. Өй түрендәге биек карт усак, сирәкләнеп калган зәгъфран яфраклары белән лепелдәп, нәрсәдер сөйли иде.
Болындагы тәмле куе кәлшә белән, басулардагы киң иркенлек белән тәмам туенып-рәхәтләнеп, ашыкмыйча-әлсерәмичә генә көтү кайтты. Инде менә атлар да эштән кайта башлар, аларны каршыларга, кайтышларына башак болгатып куярга кирәк. Ләкин Нәби бүген, гомерендә беренче мәртәбә, бу чирек гасыр буе диярлек тайпылышсыз үтәп килгән эшенә ашыкмады. Күңеле аның нигәдер тынычсыз, шул ук вакытта нәрсәдер көтә дә кебек иде...
Әнә Сәрвәр, бер кулына алюмин миски, бер кулына бәрәңге кабыгы тутырган табак күтәреп, кәҗә саварга чыкты. Нәби ак кәҗә алдына бая ук җыеп куйган бер кочак әрекмән яфрагы китереп салды, утырып савар өчен кечкенә бүкән дә китереп куйды.
— Әйдә, сыер саугандагы кебек, рәхәтләнеп утырып сау, карчык, — дИДе. — Безнең кәҗә тегенди-мондый сыерларны гына сугып ега әле ул.
— Кәҗәне макта, сыер сау. Сыер алып биргәч куярсың бу кәнәфиеңне, яме...
Сәрвәрнең бу дорфа гына җавабы да, аның бер кулына миски, бер кулына табак тоткан килеш, аягы белән бик уңай гына бүкәнне читкәрәк этеп куюы да Нәбигә кинәт бик сөйкемле булып китте...
37
...Ул атларны кичке караудан да бүген гадәттәгегә караганда иртәрәк кайтты. Бик ашыгыч эше бар кебек, кабаланып килеп керде. Гали инде яткан, өй эче тын, Сәрвәр унлы лампаны янына ук тартып, өстәл янында нәрсәдер тегеп утыра иде. Нәби, килеп керүгә, аның нәрсә тегүенә игътибар итте. Карасана, шундый да кечкенә, куш уч кадәр генә нәни күлмәк түгелме сон? Әйе, бала күлмәге ич...
Нәбинең йөрәге лепелт-лепелт итеп тибеп куйды.
— Нәрсә, әллә бәбәй ашына бәбәй күлмәге дә өстәмәгәнсең дип әйтеп җибәрделәрме үзеңә укытучылар?—диде Нәби, күңелле көлемсерәп.
— Әй, тузга язмаганны сөйләмәче, — диде Сәрвәр. Бераздан соң, тирән генә сулап куеп, әйтте:
— һәй, пар күгәрченнәр күк чөкердәшеп тә яшиләр соң ул укытучылар... Бар бәхетле кешеләр дөньяда. Ире хатыны өчен, хатыны ире өчен үлеп тә торалар инде менә! Үзләре болай бер дә төчеләнмиләр дә, әмма әллә кайдан сизелеп тора. Исем китеп карап утырдым. Менә, ичмасам, үз бәхете белән туган бала... — Сәрвәрнең күзләрендә, бу көннәрдә менә ничәнче тапкыр инде, тагын яшь күренде.
— Безнеке генә менә... Әтиле ятим булыр инде...
Нәбинең йөзендә кинәт курку да, шатлык та берьюлы чагылып китте.
— Ни сөйлисең син, Сәрвәр?.. Нинди әтиле ятим ул?
— Беркөнне үк әйттем бит инде, Нәбиулла. Барыбер онытасың юк синең шул... Зөһрәңне. Болай яшәгәнче... ичмасам, монысы бөтенләй дә белмәсен әтисен. Үзенә җиңелрәк булыр...
Сәрвәрнең яшьле күзләре моңсулана бара, ә Нәбинең йөзе яктырган- нан-яктыра иде.
— Алайса, карале... Бу нәни күлмәк үз нәниебезгә булып чыктымыни әле? Кара инде сип, ә... И-һи, бигрәк бетеки... Карале, чыннан да, бераз зуррак кирәкмәсме микән ул, Сәрвәр? Бигрәк нәни. Үз нәниебезгә диген, ә! Дөресме инде бу?
Сәрвәр яшь аралаш елмаеп куйды.
— Баштарак үзем дә ышанмый йөрдем...—диде, бөтенләй яшь киленнәрчә оялып әйтте.
— Кара син, ә! Сәрвәр, беләсеңме нәрсә?
— Нәрсә?
— Әйдә бер самавыр куеп, чәй эчеп җибәрик, булмаса, ә? Күзне күзгә текәшеп дигәндәй...
— Төн уртасында нинди чәй инде ул... Шашмачы!
— Булса соң... Төне дә үзебезнеке ич. Юк, юк, син кузгалма, мин үзем куям самавырны. Шундый да тәмле бер чәй эчертим әле үзеңә... Үз нәниебезгә диген, ә? Кара син...
...Алар тәрәзәсендә ул төнне бик озакка кадәр ут сүнмәде.
Алтынчы бүлек
Дөньяга яшь бала туа... Никадәр олы куаныч, никадәр мул күңел сафлыгы тудыра ул үзе белән! Бу шатлык, бу сафлык бала үзе дөньяга килгәнче шактый алдан ук та туып өлгерә.
Нәбиләр өендә дә туачак нәнинең шатлыгы һәм сафлыгы үзе дөньяга килгәнче шактый алдан туды.
Нәби кичен эштән кайтышлый иң элек Уймалы басмасында итекләрен юуны, аннары, өйгә кергәнче абзар-лапас тирәсендәге эшләрне бетереп куюны гадәт итеп алды. Бу вакытта аның сыңар күзе һәм күз кырыйларындагы вак-вак җыерчыклары болай гына карауга күреп тә булмый торган эчке бер бәхетле елмаю белән балкый, хәтта авыз эченнән генә ишетелер-ишетелмәс ниндидер бер көй дә ’сузгалап куя иде. Әмма өй ишеген ачып керүгә аның йөзе тагын гадәттәгечә җитдиләнеп
38
китә, шулай да җитдилек пичектер җылы иде, аны менә шулай мич каршына кулыңны куеп җылыткан кебек җылытып булыр төсле иде.
Сәрвәр сүзгә саранланып, хәрәкәтләре салмакланып китте. Хәзер инде Нәбине дә кич саен әрләми, элеккечә, өй салу мәшәкате белән дә алай чатыр чапмый иде. Шулай да бик еш сораштырып тора:
— Ничек соң, идарәдә безнең гаризаны карамадылар микән әле? Та- шытып бирерләр микән соң инде ул бүрнәләрне? Көз дә җитеп бетте.
Нәби бик ышанычлы итеп җавап бирә:
— Ташытырлар, ташытмаска хаклары юк. Берәү дә ел саен өй салмый. Гомергә бер килгән хәсрәт икән, ничек тә ярдәмгә килергә тиешләр.
Ләкин идарәдә Нәбинең гаризасын карауны шактый озакка суздылар. Ул вакытта председатель әлеге «Коры куык» Әгъләм идеме, әллә «Момент» Бикбаев иде микән — хәтеремдә дә калмаган. Бик еш председательләр алмашкан чаклар иде ул, аларның эшләреннән бигрәк, әнә шул кушаматлары гына истә...
Соңга табарак, Сәрвәрнең түземлеге чыгырыннан да чыккалап куя башлады.
— Районга барам да, райкомга керәм дә әйтәм мин бу хәлне. Нинди сансызлык ди инде ул шул кадәре дә!.. Бигрәк тагын.
Нәби аны юата башлый:
— Кирәкмәс, Сәрвәр. Кеше өстеннән жалу белән йөрү яхшы түгел. Менә бераз гына эшләр сыегайсын, һич тә хәл итмичә калмаслар. Бер дә борчылма. Тик менә... Хәлдән килгәнчә, колхоз эшенә чынлабрак кул тыксаң иде син. Юкса, бу елларда сүрәнләнә башладың. Аннары аяк терәп сорарга яхшырак була ул. Анысы, хәлдән килгәнчә генә дим... Мондый чакта артыгын көчәнү дә ярамас. Саклана күр тагын...
Көннәр бер-бер артлы үтте. Көзге былчыраклар башланды. Идарәдә Нәбинең гаризасын канәгатьләндерүне һаман сузып килделәр.
Беркөнне Нәби, төшке ашка кайткач, әйтеп утырды:
— Районнан бер кеше килде әле. Теге, вәкил булып йөрүче. Менә шуңа әйтеп карарга исәп бар гариза турында. Ул әйтсә, идарәдә дә тыңламый калмаслар.
Бу фикерне Сәрвәр дә бик хуплады:
— Әйтергә кирәк, әйтергә. Бераз шулай өстән кымтырыклап торма- салар, безнекеләр колхозчы турында кайгырта беләләрмени алар.
Район кешесе хәзер инде өстенә хром пальто кигән, теге вакытларга караганда шактый тазарып, калынаеп киткән, чырае тагын да җитдиләнгән иде. Ул Нәбине бик игътибар белән тыңлады.
— Ала-ай,— дип сузды ул, Нәби сөйләп бетергәч, һәм кесәсеннән зур гына блокнотын чыгарып, анда нәрсәдер язып куйды.
— Сезнең үтенечегез бик хаклы, әлбәттә. Правление ярдәм итәргә тиеш... Кем әле? Ә, әйе, Сәмигуллин. Беләсезме нәрсә, иптәш Сәмигул- лин... Үз интересың турында уйлаганда, иң элек җәмәгать интересын беренче планга куеп уйларга кирәк бит ул. Иң беренче җәмәгать интересы, аннары инде үз интересың... Безнең алдынгы колхозчы крестьяннар нәкъ әнә шулай итәләр дә. Менә, шуннан чыгып, без дә уйлап карыйк инде. Әле колхозның бәрәңгесе алынып бетмәгән, туңга сөрәсе бар, кыш борын төбендә... Бергәләп уйлап карыйк. Әгәр без атларны шул эшләрдән аерып, сиңа бүрәнә ташып йөри башласак, нәрсә килеп чыгар? Менә бит ул ничек, иптәш... э-эм, кем әле? Ә, әйе, Сәмигуллин... Менә шулай бит ул, иптәш Сәмигуллин.
Район кешесе тагын бик озак нәрсәләрдер сөйләде, әледән-әле Нәбинең иңбашына зур кулы белән сугып-сугып та куйды, Нәбинең янына ук килеп утырып та, идән буйлап йөренә-йөренә дә сөйләде ул.
Нәби аны сүзсез генә тыңлады.
39
— Сезнең үтенечегез, әйтәм бит, бик хаклы, бик урынлы, кем... иптәш Сәмигуллин. Ләкин... Менә күрдегез бит ничек... — Ул кулы белән авызын каплап, иснәп куйды. — Менә минем дә атна буе инде җүнләп йоклаган да юк. Бер колхоздан кайтып өлгермисең, икенчесенә китәргә кирәк. Әнә кызны укырга урнаштыру артыннан йөрисе бар, шуңа да вакыт тими. Быел унны бетергән иде. Баллың тулмый дип институтка алмаганнар. Үзем барып сөйләшмичә булмый. Кая анда йокларга вакыт... Менә бит ул ничек. Иң беренче җәмәгать интересы, аннары үз интересың...
Нәби урыныннан торды.
— Йокларга кирәк иде сезгә, иптәш. Битәр йокламыйча йөрисез, битәр. йокларга кирәк,—диде ул һәм кызу-кызу атлап чыгып та китте.
Бу сөйләшү турында кайтып әйткәч, Сәрвәр, бөтен сабырлыгын җуеп, кызып китте.
— И-их, сиңа ышанган мин җүләр. Күңелемә һаман килә иде аны, безне дә кеше рәтенә тыгарлар микәнни дия идем... Ачуым ачу, билләһи, иртәгә үк юлга чыгам да, күпме сораса шуны биреп, алам да китәм бер машинаны. Актык күлмәгемне сатып булса да түләрмен. Ачуым ачу!..
Иртәгесен җир өстен җиңел чә катырган, шактый көчле җил чыккан, һавада җәйге тополь мамыгы кебек сирәк-сирәк кенә кар да оча иде.
Нәби эшкә китешли әйтеп китте:
— Син, җүләрләнеп, мондый һавада м’ашииага чыгып йөри күрмә тагын, — диде.
Сәрвәрнең кичәге ярсуы әле һаман да басылып җитмәгән иде.
— йөрәгемә түзә алмасам, бик ышанып та бетмә, — дип калды.
Нәби төшке ашка кайтканда ишектә ачкычсыз гына.ачыла торган зур «ялганчы йозак» эленеп тора иде.
— Башлары уйлап бетергәнче, аяклары йөгерергә дә тотына шушы- ларның, — диде Нәби һәм, өйгә кереп тормастан, авыл яныннан үтә торган олы юл ягына таба атлады.
Иртәнге кар инде биткә бәреп ява торган вак яңгырга әйләнгән, аяк асты лычкылдап торган тайгак былчырак иде.
Нәби Сәрвәрне мондый көндә тилереп йөрүе өчен эченнән генә сүгә- сүгә барды. Шул ук вакытта аңа хатыны бик тә кызганыч булып китә, ләкин ул шунда ук бу нечкә күңеллелегеннәи оялгандай, «әллә мин куштыммы сиңа шушындый эт чыкмаслык көндә котырып йөрергә» дип, яңадан эченнән генә сүгенергә тотына иде...
Менә олы юл буендагы пар имән турысы. Кайчандыр чыннан да бер- сеннән-берсе тазарак пар имән үсеп, хәзер инде шуның ялгызы гына калуга карамастан, һаман да халык телендә «пар имән» дип йөртелә торган бу урын тирә-як авыллар өчен машина көтү урыны, шоферлар өчен үзенә бер станция булып хезмәт итә.
Сәрвәр биредә юк иде.
Үтүче машиналар да күренмәде.
Нәби урман ягына таба карап, шактый гына шунда басып торгач, акрын гына атлап кире кайтып китте... Бераз барган саен артына боры- лып-борылып карый иде.
— Үзем дә инде... Ныклабрак әйтәсе калган икән аны иртән...—дип, хәзер инде Нәби үз-үзеи сүгеп кайтты.
Кашки, ныклабрак әйткән булсачы...
Кичкә кырын Нәби тизрәк эшен бетереп, өйгә кайтырга ашыгып йөргәндә, конюшняга атылып-бәрелеп күрше егете Сәгыйть килеп керде. Өсте-башы, бите-кулы былчыракка буялып беткән, яңагыннан саркып кан ага иде.
— Нәби абый! Нәби абый... Тизрәк!—дип кычкырып җибәрде ул. Нәби эсселе-суыклы булып китте.
40
— Нәби абый... Машина ауды... Тизрәк! Мин сикереп өлгердем. Сәрвәр апа... Өстенә бүрәнә тәгәрәде... Тизрәк!
Минут ярым да үтмәгәндер, Нәби нәсел айгырын җигеп тә өлгерде, тарантаска аягүрә баскан килеш атны бар көченә куалый-куалый чыгып та чапты.
Алда юл уртасыннан ук ике кеше бара иде. Нәбинең:
— Таптал!—дип кычкырып җибәрүе булды, берсе шунда үк читкә сикерде, икенчесе, күн пальтолысы, артына борылып карады да кулын сузып нәрсәдер кычкырды, Нәби туктамагач, чак кына ат астында калмыйча, канауга тәгәрәде. Әлеге район кешесе иде бу.
Әмма Нәби, никадәр генә ашыкмасын, соң иде инде...
Җиденче бүлек
Бу пар -имән яныннан мин бервакытта да тыныч кына үтеп китә алмыйм.
Хәзер — нәрсә! — бу юлга таш җәелгән, машиналар кала урамындагы кебек, тыз да быз үтеп кенә торалар. Дәүләткә ашлык тапшыру вакытларында заготзерно юлына ат җигеп чыгуны башыбызга да китермибез хәзер. Колхозның үз машиналары гына өлгермәсә, автоколоннадан, кирәк икән, берьюлы биш-алты машина соратабыз. Сельпога товарны да, почтага газета-журналларны да машина ташый. Хәтта печән, саламын да машина я трактор белән генә ташый башладык...
Ә бит әле кайчан гына, менә безнең буын үскән вакытта гына да, бөтенләй икенче хәл иде. «Таш җәелмәгән, язын-көзен арба күчәре күмелерлек үзле былчырак була торган әшәке юл иде бу. Хәзер без «тартар арбасы» дип көлеп кенә карарга гадәтләнгән полуторка машинасы да, мондый былчыракта түгел, җәйге коры вакытта да сирәк кунак иде бу юлда.
Яшьтәшләрем һәм хәтта бездән дә яшьрәк малайлар белән сугыш елларында шушы юлдан былчырак ярып, җеп бөртекләребезгә кадәр чыланып, ат белән заготзернога ашлык ташып йөргәннәребезне һич онытасым юк. Ярты төннән чыгып китә идек, кырык чакрымны әйләнеп кайтканчы, тагын төн уртасы җитә иде. Кабырга араларына карга ояларлык булган атлар, чыбыркы белән түгел, ник шунда бастырык белән куаламыйсың, үзенең аяк башыннан аяк башына атлавын белә. Җил, яңгыр. Тешләр тешкә тими. Шуңа да карамастан, биш-алтыбыз тиңентен берәм- берәм йокыга куерып китәбез дә, атлар, басуда калган арыш, солы чүмәләләрен эзләп, төрлесе төрле якка таралышып та китәләр иде. Караңгыда юлны таба алмыйча, таң атканчы адашып йөргән вакытлар да шактый булды.
һәм менә күшеккән кул-аяклар тәмам сизмәс хәлгә килеп, бу каһәр төшкән юлның һәм караңгылыкның очы да-кырые да юктыр кебек тоела башлаганда, үрне күтәрелүгә, алда әлеге пар имән күренә. Шәфкатьле ата белән газиз ана кебек, кочакларын җәеп каршы алалар иде алар безне.
— И балакайларым, җанкисәкләрем, кайтасызмыни? Бик җәфалан-гансыздыр, күз нурларым, — диярләр төсле иде алар. ДАенә хәзер безне зур, көчле кул-ботаклары белән кочаклап алырлар да күкрәкләренә кысарлар, кайнар сулышлары белән безне иркәләп җылыта башларлар төсле иде...
Без, малайлар, ир заты кисәкләре, ничек тә юл газабын ат белән кичтек/ Ә менә авылдашларым — хатын-кызлар бу юллардан җәяүләп, кечкенә арба яки чана тартып та күпме үттеләр ул елларда! Язын, нәкъ юл өзекләрендә, колхозга хәбәр килеп төшә: ссудага чәчүлек орлык бирелә, заготзернодай барып алыгыз. Ссуда бирүләре бик шәп булган,
41
ләкин ничек барып алырга? Болай да санаулы гына калган атлар белән чыксаң, мондый ни арба, ии чана юлында кайтып та җитә алмаячаклар, кайтып җитсәләр дә сабанга җигәрлек чамалары калмаячак. Нишләргә? Әйдә, кечкенә чана белән ташырга.
һәм бер километрга кадәр сузылган кечкенә чаналар колоннасы юлга чыга, һәр чанада икешәр-өчәр пот ашлык, күп җирләрдә чананы былчырактан өстерәргә, бераз баргач, бил тиңентен салкын ташу суын ерып чыгарга кирәк. Апалдрның өсләреннән пар күтәрелә... Ниһаять, алда — пар имән. Әйдәгез, хатыннар, кызлар, ял итеп алабыз!
Никадәр генә хәлдән таеп армасыннар, араларында берәү шаян сүз белән күңелләрен күтәреп җибәрүче чая теллесе дә табыла. Төенчегеннән бәрәңге алып капкалый-капкалый, башын мәзәк кенә кырын салып, такмаклап әйтеп җибәрә:
Ай бәрәңге, һай бәрәңге, Вай бәрәңге, җанашым. Аппарасың, ә кайтканда Калтыратасың тез башын.
Уф!..
Арган йөзләрдә, ирексездән, елмаю чагыла. Ә пар имән, ботакларын моң гына тирби-тирби, аларны тыңлап тора.
...Армиядән кайтканда бу пар имән турысына җитәрәк, мин, ирексездән, кызурак атлый башладым. Алда — күпме шатлыклы очрашулар... һәм менә бу пар имән белән очрашу да миңа шундый ук сагынылган күрешү иде. Ләкин нәрсә бу? Пар имән урынына ялгыз имән генә чал башын иеп, миңа сәлам бирә...
Их, кайсы кансызның кулы күтәрелде икән бу парны аерырга?
Миңа кызганыч, бик кызганыч булып китте бу ялгыз калган чал имән.
Бар бит дөньяда бозланып каткан йөрәкләр.
Хәер, андый каткан йөрәкләрнең агач язмышы белән генә түгел, кеше язмышы белән уйнарга да бер дә исләре китми...
Нәби ике-өч ел эчендә күзгә күренеп картаеп китте. Чәчен, сакал- мыегын кырып йөргәнгә генә сизелми, юкса, сентябрь кыравы төшкәндәй, чал башлы ул хәзер. Әмма таза әле. Үзе карый торган атларга печәнен- саламын үзе ташый. Атлар өчен яңа тораклар төзелә, Нәби биредә дә балта чаба. Ул арада булмый, аның фермада эшләүче хатыннарга араннар чистартуда булышып йөргәнен күрәсең. Ул яктан әледән-әле хатыннарның шаркылдап көлеп җибәрүләре ишетелә башлый. Нәби һаман да шул ук мәзәкчән.
Соңгы вакытларда ул бөтенләй диярлек өенә дә кайтмый башлады. Шунда, конюшня өендә генә йоклап ала иде.
Өй дигәннән, Нәбинең әле һаман да шул иске өе. Бик тырышса, яңа өйне ничек тә оештырып чыга алган булыр иде ул. Күрәсең, шундый фаҗигага китергән эшкә кулы бармаган, күңеле тартмагандыр инде... Буралык бүрәнәләрен Сәрвәр үлгән елның икенче елында шунда урманда килеш бик арзан гына бәягә сатып җибәргән дип сөйдәделәр/Булса да булыр, Галине бик тә киендерде Нәби ул елларны. Әле алтынчы-җи- денче классларда гына укыганда ук яхшы сукно костюмнан, бобрик пальтодан йөри иде ул малай. Җиденче классны тәмамлаган елны ук малай култык астына унике телле гармои кыстырып, хром итеге кунычларын тубыкка кадәр үк җыерып төшереп, кечкенә козыреклы кепкасын кырын салып йөри башлады.
Элегрәк елларны укытучылар Гали турында:
— Шуклыгы булса да, болай, зирәк малай ул үзе. Бигрәк тә математикадан әйбәт алдыра,—дип сөйлиләр иде. Ләкин малай җиденче
42
классны тәмамлауга, әтисе күпме геиә әйтеп караса да, артык укырга теләмәде. Әмма эш белән дә алай бик кинәндермәде. Хәер, кәефенә килгәндә, алны-ялны белмичә, лобогрейка белән көнгә алты-җиде гектар иген урып ташлау дисеңме, тонналап ашлыкны җилкәсеннән үткәреп, заготзернога машиналар төяп озату дисеңме — теләсә иииди эшнең борынына чиертә иде үзе. Киң җилкәле, озын гына зифа буйлы булып, күзгә күренеп үсеп тә китте. Әтисе кебек, бөтеи эшкә кулы да ябышып тора иде.
Ләкин... Ни дип кенә әйтим? Бу ташып торган көч еш кына ярларны җимер гәл әп тә ташлый иде шул...
...Бервакыт, Шакир иртән торып чыкса, үзенең колач җитмәслек юан бүрәнәләрдән эшләнгән зур капкасы урынында түнәргә торган мескен җил капка күрә. Күзләре маңгаена сикерә Шакирның. Бер мәлгә бөтенләй телдән кала. Аннары гына бөтен урамны яңгыратып сүгенергә, кемнәргәдер янарга тотына.
Шул ук иртәне авылның икенче очындагы Фазылҗан абзый исә үзенең һаман да яхшылап төзәтеп куярга кулы җитми йөргән җил капкасы урынында өр-яңа зур капка күрә. Хөббениса апа белән эчләре катканчы бер рәхәтләнеп тә көләләр.
— Нинди изгелекләребез өчен геиә шулай тырыштылар икән безнең өчен әүлияләр,— ди Фазылҗан абзый, көлүдән күзләррнә тыгылган яшьләрен сөртеп өлгерә алмыйча.
Тагын да шулай бервакыт, югары очның Карун Д^өхәммәтҗан, мунчасына ягарга сорап кергән күршесен, ык-мык итенеп, кире борып чыгарган икән, иртәгесен, ни күзе белән күрсен, мунча миче урынында җилләр генә исә. Сыңар кирпече дә калмаган, ичмасам. Дөнья бетереп, мич эзләп йөри ди бу. Җитмәсә, очраган берсе:
— Ни, Мөхәммәтҗан абзый; мичең ак идеме, әллә кара идеме? — дип,
— Зурлыгы ни чамадарак иде соң ул мичеңнең? Кесәгә сыярлык идеме, куенга тыгарлык идеме? — дип, кайнаган канына тоз салалар ди моның. Ә берничә көннән соң, тагын өр-яңа могҗизага дучар була бу: иртән торып чыгуына, югалган мич төп-төзек килеш ишек алды уртасында утыра, морҗасыннан сузылып төтен дә чыга икән...
Кайсының шулай кулы кычыта да, көче ташый соң? Хәер, авылда бу әллә ни сер түгел иде: Гали эше болар. Ул моны үзе дә артык яшереп маташмый, әмма аларны үзе генә эшлиме, әллә башка егетләр дә булышамы — бу турыда инде аннан ләм-мим сүз ала алмыйсың. Аннары, дөресен әйтергә кирәк, мондый адашкан капкалар, кача-кача уйнаучы мичләр шулай ук төннәрен, һич сүз әйтергә урын калдырмаслык итеп, акыллыланып, үз урыннарына кайтып та утыралар иде...
Күпме сүз, күпме әр ишетмәде Нәби улы аркасында. Еш кына штрафлар да түләргә туры килгәләде. Әмма Галинең чираттагы могҗизасы турында килеп әйтсәң, Нәби башта кет-кет көлә генә, аннары, авыр гына сулап куя да әйтә:
— Нишлим соң инде, туган?.. Камыр батырны авылдан сөргән кебек, кулына бүрәнәдән юл таягы юнып биреп, ил гизәргә чыгарып җибәрмәссең бит инде... Болай да ятим калдык, — ди.
Бу дуамал авылдашым аркасында миңа да шактый эләкте ул елларда. ВЛКСМ райкомына чакырып, берничә мәртәбә кыздырып чыгардылар үземне:
— Үзең пленум члены, үзең район газетасы работнигы, понимаешь, ә авылдашыңның шушындый хулиганлыкларына юл куясың. Авызыңны ерасың әле, җитмәсә... Давай, давай, дускай, сиңа туган авылыңда политик тәрбия эшләре белән чын-чынлап шөгыльләнергә вакыт. Юкса, бюрога куябыз мәсьәләне...
һәм мин шөгыльләнергә тотындым.
43
Иң беренче чара итеп, менә мондый «индивидуаль беседа» үткәргән- легемне яхшы хәтерлим.
— Карале, Гали дус, бөтенләй дә совет яшьләренә хас булмаганча кыланасың бит син кайчак.
Гали, бер тәлгәштәге шомыртлар күк Сәрвәр апаныкына охшаган чем-кара күзләре белән каш астыннан гына карап куйды.
— Ярамый бит алай, Гали. Үзең өчен үк бик күңелсез бетүе мөмкин.
Тагын шул ук каш астыннан гына ачулы караш.
— Политукуларга да йөрмисең, колхоз эшенә дә чыккан көнне чыгасың, чыкмаган көнне юк.
— Минем хезмәт көне минимумы тулган инде. Тагын нәрсә...
— Минимум бит ул иң аз норма дигән сүз, Гали. Ә безнең яшьләр иң алдынгы булырга, авангардта барырга тиешләр.
Галинең күзләре түшәм почмагына, аннары тәрәзәгә таба текәлделәр.
— Үзеңнең политик белемеңне күтәрүгә болай гамьсез карау да бер дә ярамый. Баштагы ике дәрестә генә булгансың да, шуннан бирле эзен дә юк. Пигә инде алай, Гали?
— Йокым килде...
— йокым килде! Ә төне буе җыен тәртипсезлекләр тудырып йөрергә бер дә йокың килми.
— Килми. Сөйләгәндә генә йокы килә минем.
— Менә сиңа кирәк булса! Ничек инде ул алай?
— Соң... кызык түгел. Бөтен сөйләгәннәре шул: элек начар иде, хәзер яхшы, элек халыкны изгәннәр, хәзер азатлык. Бөтен сөйләгәннәре шул. Мәктәптә үк укыган инде аны.
— Алай гына түгел бит, Гали. Мәсәлән, халыкара хәлләр турында да өйрәнелә анда.
Галинең күзләре яңадан түшәм почмагыннан тәрәзәгә таба йөгереп үтте.
— Анысы да шул... Без тынычлык яклы, капиталистлар сугыш тели, без тынычлыкны ныгытабыз, капиталистлар сугыш хәзерли. Көн саен кабатламасалар да, бик яхшы билгеле ич инде. Кояш яктымы? Якты. Төн караңгымы? Караңгы. Шуның шикелле...
— Их, Гали, бигрәк җиңел аңлыйсың син мәсьәләне. Төбенә-нигезенә төшенергә кирәк бит ул... Менә болай бит.
һәм мин, үземчә мөмкин кадәр аңлаешлырак птәргә тырышып, пҗти- магый-политик белемнәрнең әһәмияте турында, азатлыкның бөек көрәшчеләре турында, халыкара хәлләр турында сөйләп киттем. Гали мине игътибарлы гына тыңлый, һәм мин, бу игътибар белән рухланып, аның саен телгә юмартлана бара идем.
Кинәт, бу очсыз-кырыйсыз лекциямнең иң ялкынлы җиренә җиткәндә, без утырган өстәлнең нәкъ уртасында бер телем икмәк пәйда булды һәм, чикерткә кебек сикергәләп, күздән дә югалды.
— Нәрсә инде бу, Гали?
— Ничек, нәрсә?
— Менә бу... Нинди фокус ул тагын?
— Нинди фокус ди? Әллә күзеңә күренәме? — Гали, кулларын кушырып, тыныч кына утыра, ә күзләре — чын-чынлап гаҗәпсенү белән карый иде.
Мин, әллә чыннан да күземә күренде микән, дип уйлап куйдым да сөйләвемне дәвам иттем.
Озак та үтмәде, әлеге икмәк телеме өстәл буйлап тагын шундый ук •сәяхәт ясап үтте.
44
Бу юлы Гали шаркылдап көлеп җибәрде.
— И-и, кара инде, чыннан да, ипи җанашым килгән ич... Барысы турында да сөйлисең, минем турыда гына сөйләргә онытасың, дип сиңа* үпкәләве микән әллә аның? Ипинең дим... Безнең колхоздагы хезмәт көненә тигән ипи, ахры. Әнә бит бер чите китек. Килога да тутырып җиткезмәдегез дип кителгәндер инде, җанкисәгем...
Көләргә дә, ачуланырга да белмәдем.
— Әкәмәт тә бер фокусник инде син үзең, ә, Гали?
Ләкин миңа авылдашымны тәрбияләү белән озак шөгыльләнергә туры килмәде. Озакламыйча Гали читкә, Себер ягындагы бер төзелешкә вербовать ителеп, эшкә китеп барды.
Әнә шуннан соң инде Нәби өенә юньләп кайтмый башлады, чәчләрендәге көмешкә дә шушы елларда баеды. Үзенең:
— Нәбигә эш — кәләш тә, калач та аңар, — дигән сүзләрен дә аеруча еш әйтә башлады.
Сигезенче бүлек
Нәбинең ялгыз калуына инде җиденче елга китте.
Күп вакыйгалар булды бу елларда.
Бөек Кытайда азатлык кояшы балкыды. Партиябезнең тарихи XX съезды булып үтте. Шәхес культы нәтиҗәләрен бетерү буенча партия кискен чаралар күрде. Даулыярда быел һәр хезмәт көненә ике кило ашлык, ике ярым сум акча бүлделәр. Председатель булып икенче ел инде Кашшаф Әсәдуллин эшли. Бик төпле егет, минем кордаш малай. Мәктәптә бер партада утырып укыдык без аның белән, колхозда үзебез җиккән атларны бер-беребездән яшерә-яшерә төннәрен килеп ашатып йөри идек...
Бу көннәрдә Нәби турында авылда еш кына мондыйрак хәбәрләр йөри башлады:
— Ишеттеңме әле, күрше, Нәби өйләнә ди бит.
— Китче!.. Хәер, вакыт, бик вакыт. Тол калдым дигәч тә ул кадәр; шул гомердән бирле инде... Өсте-башы караулы, тамагы тәрбияле булыр, ичмасам. Юкса, тормышының бигрәк рәте-чираты калмаган иде... Кемне ала ди соң?
Кемне алуы турындагы хәбәрләр төрлечәрәк булды. Берәүләр авылның Гөлҗиһанны ала икән дип сөйләделәр. Икенчеләр күрше авылдан алып кайтырга йөри бугай ул дип юрадылар. Болардан тыш кандидатуралар да телгә алынды.
Башкасы башка, әмма авыл халкы Нәбинең Гөлҗиһанга өйләнүен бик хуп күрделәр. Нәрсә, яшьләре ягыннан да бер чамадалар, икесе дә эшкә бик булганнар. Холыклары ягыннан да берсен дә яманлый алмыйсың. Менә дигән тиңнәр! Пар күгәрченнәр күк гөрләшеп яшәрләр...
Пар күгәрченнәрне кавыштыру юлында йөрүче бик күп ирекле яучылар да табылды.
Гөлҗиһан ягыннан җавап башта бер дә уңайга булмады.
— Әй, юкны сөйләмәче! Картаеп беткәч, нинди кияү ди инде ул, — дип әйтә икән диделәр. — Улың-кызың җитеп бетсен дә, үзеңдә кияү хәсрәте булсын тагын... Юк, әйтмә, җаным, әйтмә, булмас ул...
Әмма хатыннар аз гына да өметләрен өзмәделәр:
— Сөйләгән була шунда! Кайчаннан бирле инде Нәби өчен эченнән генә көеп йөргәнен әллә белмиләр дип уйлый микән ул?.. Яшь кызлар кебек, ил-күздәп яшерә-яшерә яулыклар, янчыклар да чигеп куйды ич инде. Хәтта чаршауларга кадәр хәзерләде...
45
Нәбинең нияте турында исә болайрак сөйлиләр иде:
— Нияте юк түгел ди дә түгелеп, тик болай гына Гөлҗиһанга йортка барып керергә хурлана бугай. Ифрат та намуслы халык бит ул.
— йортка керәсе килмәсә, ике өйне бер итәрләр тагын. Нәбинең дә кесә сай булмаска тиеш быел. Уңыш та әйбәт кенә тиде, улыннан да килгәли бугай.
— Берегез дә белмисез, җәмәгать. Нәбинең егет чакта үлеп гашыйк булып та кавыша алмый калган кызы бар ди бит аның... Шуны чамалап йөри ди ул.
— Әй-тәм җирле, Гөлҗиһанның борыны зур дип әйтеп әйтә ди... Ай- яй, бигрәк назлы кияү булып чыкты әле бу.
Әмма хәбәрләр шулай читкәрәк тайпылып ала да яңадан Гөлҗиһан тирәсенә килеп бәйләнә иде.
— Күрдегезме әле яшь кәләшнең яшь кияүгә биргән бүләген? Ука да ефәк белән чиккән янчыктан гына төрә тәмәкене хәзер Нәби абзаң...
— Әһә! Баллар әчи алайса!. Кемнән, шул Гөлҗиһаннан микән?
— Шуннан инде. Безнең ферма хатыннары сандыгына салган бөтен приданын белеп торалар аның... Юри генә тәмәке төрергә сораган булып, бер карале син ул янчыкны. Шундый да матур, искитмәле менә! Бигрәк тә оста икән.
— Әйдә, изге сәгатьтә кавышсыннар инде. Вакыт, бик вакыт.
Бервакыт, район үзәгендәге кибеттә Нәбинең бик нәфис зәңгәр бизәкле косынка алып торганын күргәч, мин дә чак кына: «Менә яхшы, Нәби абый!» дип кычкырып җибәрмәдем. Тик Нәбинең яулыкны куенына тыкканда әле беренче очкыннар кабынып килүче үсмер кебек биктә уңайсызлануын, хәтта кызарып та китүен күргәч кенә тынып калдым һәм тизрәк читкәрәк киттем. Болай бүләк алыш-бирешкә киткәч, була инде бу. Бәхет һәм тигезлек сезгә!
Ләкин көтмәгәндә генә авылда бик тә сәер хәбәр таралды:
— Беләсезме, кызлар, Нәби абыйның кемгә күзе төшеп йөри ди? Рәм- зи-ягә!.. Менә кемгә!
— Китсәнә! Сөйләмә юкны! Кызы кебек пч ул аның...
— һай, үләм! Үзенә күрә генә түгел тагын.
— Менә син карт җүләр!.. Ай, карт тиле...
— Бер яшьлектә, бер картлыкта ди.
Озын керфекләре астыннан бик җитди дә, әмма бик шат елмаеп җибәрергә дә әзер булып караучы зур гына коңгырт күзле, бик җитез дә, әмма бик сабыр-салмак та хәрәкәтле бу кыз — Рәмзия — безнең авылда әле җәй көне генә күренә башлады. Быел гына үз авылларында унынчы классны бетереп, безнең колхоздагы трактор бригадасында учетчик булып эшли башлавы аның.
Безнең авылда бик тиз үз кеше, якын кеше булып китте ул. 1\ай арада белеп бетергәндер, беренче көннәрдән үк һәркемнең исемен кушып исәнләшеп йөри башлады, һәркемнең хәл-әхвәлен дә бик белеп сораштыра иде: «Аякларың бик сызламыймы, Фазылҗан абзый?», «Улыңнан хат киләме, Фәридә апа?», «Миңлегөл сәлам әйтеп җибәргән иде, кабул итәрсең микән, Шамил?»
Тракторчылар аны барысы да «безнең Рәмзия» дип кенә йөртәләр, ■өлкәнрәкләр, туган сеңелләре кебек күреп, аның белән бик ягымлы сөй-ләшәләр, ә үз яшьтәше чамадагыраклар, ничектер өлкән апалары кебек итеп, аның янында бик тыйнак кыланалар пде.
Нәбинең Рәмзиягә «күзе төшеп йөрү» турындагы сәер хәбәр кайдан килеп чыкты икән? Менә моның өчен түгел микән... Тукта, үз белгән- жүргәнемне тәртибе белән генә сөйлим әле.
46
Тугыз ынчы б ү л е к
Нәбинең шундый бер гадәте бар иде. Ул авылга килгән һәр яңа кешене үзенчә сыный, бигрәк тә эш белән сынап карый иде. Әгәр бу сынауны лаеклы үтсәң, син инде Нәби абзаңның ышанычлы дусты, хөрмәтле иптәше буласың. Әгәр сынауда сынатсаң, иң яхшысы — тагын да кабат көлкегә каласың килмәсә, Нәби абзаң тирәсендә чуалып та йөрмә, күзенә дә чалынма.
Бервакыт, әллә районнан, әллә шәһәрдән үк микән килгән бер лектор, ат караучылар белән беседа үткәрергә дип, конюшняга сугыла. Нәбн ат җигәргә җыенын йөри икән. Лектор, баш ат караучы нтеп, аңа мөрәҗәгать итә.
— Бик яхшы, бик хуп,—ди Нәби. — Менә Саврасканы гына җигеп куйыйм да хәзер җыелып алабыз. Бпк яхшы, рәхмәт килүегезгә.
Кулына камытын тоткач, кинәт кенә кабалана башлый.
— Ах, мин фураж складын ачык калдырганмын бит, тайлар кереп тулмагае. Мәгез әле, иптәш, җигә генә торыгыз әле, тиз генә бикләп килим, — ди.
Ат җигеп бетерерлек вакыт үткәч, Нәби әйләнеп килә. Теге мескен әле һаман да атка камыт киертеп маташа икән. Камытының чөйлек бавын аска каратып тоткан да, һичничек киертә алмый, ат тыпырчына, лектор сикергәли, үзе тирләп-пешеп чыккан, каракүл якалы затлы пальтосы атның башак апарасы сыланган танавына тиеп, буялып беткән, якасы төсле үк каракүл бүреге бер читтә аунап ята...
Нәбине күрүгә лектор ачулы гына тавыш белән әйтә:
— Карагыз әле, иптәш, үзенеке түгел ахры, бу камыт кечерәк бит, — ди.
— Ах, каһәр генә төшкән икән,—ди Нәбн, — мин аны киптерергә җылыга куеп торган идем, куырылып китте микәнни соң... Харап кына иткәнмен икән алайса, бик яхшы камыт иде. Кая соң, икенчесен алып чыгыйм булмаса.
һәм зур гына икенче камыт күтәреп чыгып, лекторга тоттыра.
— Менә монысын киертеп карыйк инде алайса.
Лектор, бу камытны күтәреп, ат янына бара башлый. Ләкин шул арада Нәби бик җәһәт кенә аны узып китә дә күз иярмәслек тизлек белән әлеге «куырылган» камытны атка киертеп тә куя һәм лекторга борыла:
— Кем, әй, бер атка ике камыт киертеп булмас инде ул, — ди бик җитди һәм бик тыныч тавыш белән. — Анысын әнә атның койрык ягына гына киертеп карамасагыз... Мәйлегез тагын...
Җиденче яки унынчы классны тәмамлап, колхозда эшли башлаган яшьләргә дә Нәби шушыңа охшашрак сынау үткәрә торган иде.
Рәмзия дә үтте бу сынауны.
Биредә эшли башлавының беренче көннәрендә үк, отчет-фәлән белән микән МТСка барып кайтырга дип, Нәби янына ат сорарга килә Рәмзия. Нәби яңа гына печәннән кайткан икән.
— Бик әйбәт, кызым, бик хуп,— ди Нәби,— менә печәнне генә урнаш-тырыйк та, үзем җигеп озатырмын... Хәзер менә, күз ачып йомганчы...
һәм ул Рәмзиягә тырма китереп тоттыра.
— Әйдәле, кызым, бик тиз генә ыргытып ташлыйк әле шуны печәнлеккә,— ди.
Рәмзия тырманы алмый.
— Сәнәк юкмы соң, Нәби абый? Икебез дә ыргытыр идек.
Нәбинең сизелер-сизелмәс кенә хәйләкәр елмайган йөзе җитдиләнә- төшә.
— Бар, кызым, бар. Сәнәк тә бар. Менә! — Ул кызга кыскарак кына саплы сәнәк китереп бирә.
47
Рәмзия ялт итеп печәнлеккә күз төшереп ала да:
— Әй, Нәби абый, — ди, — үзең көн саен урман буеннан печән ташыйсың, шушыңа бер озынрак сап та җүиәтмәгәнсең.
Нәбинең йөзе яктыра.
— Ай, кызым, ялгышлык миндә,—ди.— Кара инде мин тиле-милене. . Тирес сәнәген китергәнмен ич мин сиңа. Бар, кызым, бар, озын сайлысы да бар.
Алар эшкә керешәләр. Рәмзия сәнәгенә һич тә Нәбинең үзеннән ким эләктерми, бик җиңел чөеп җибәрә, түкми-чәчми.
Сәләтлене сәнәк тотуыннан ук күрен була ди. Менә шушы кечкенә генә эш Рәмзиягә Нәбинең сынавын лаеклы үтәргә җитә кала. Ул хәзер аны бик үз итеп, «Рәмзия сеңелем» дип йөртә башлый, туры килгәндә аңа һәр эштә һәрвакыт ярдәм итәргә генә тора. Хәтта әллә ни йомышы булмаса да, тракторчыларның кыр вагонына да бик еш барып йөри башлый ул.
Бу бригадада миңа да еш кына булырга туры килә.
Бервакыт, көн озын пар сөрүче тракторчылар янында чуалдым да, кичкә табарак, Рәмзиядән саннар чүпләргә дип вагонга килдем. Өске сәкедән күренеп торган ике пар аякларны исәпләмәгәндә, Рәмзия вагонда үзе генә иде, уртадагы куна тактасы кадәр генә кечкенә өстәлдә үзенең исәп-хисаплары белән утыра иде.
Мин Рәмзиядән бригаданың эш күрсәткечләрен сораштыра башладым. Рәмзия, кашларын җыера төшеп (ә күзләре чак кына елмая иде), башы белән өстәге аякларга ымлады да пышылдап кына җавап бирде. Нинди генә сан сорасаң да, ул бер дә кәгазьләрен актарып-нитеп тормый, күңелдән генә җавап бирә иде.
Безнең сөйләшү бер урында гына бармады. Рәмзия ведомостька ике- өч сан утырткан саен, йөгереп вагон алдына чыга, анда тракторның ниндидер иске частьлары өстеиә утыртылган зур аш казанын ачып карый, астындагы утка утын өсти дә яңадан вагонга керә, үзе эшеннән аерылмыйча гына минем белән сөйләшүен дәвам итә иде.
Бераздан соң аның күзләрендә эчке бер борчылу чагыла башлады, үзе чыккай саен авыл юлына таба карап-карап куя иде.
— Китереп җиткезмиләр генә бит,— диде ул соңгы чыгуында, — смена алмашыр вакыт җитә, ә ашарга әзер түгел. Белеп торалар беткәнен, әйтеп тә җибәрдем. Нишлим инде?.. Мәхмүзә апаның баласы авырый, поварлыкны үзем алып калган идем. Нишлим инде?
Вагонның кечкенә тәрәзәсе кояшның саубуллашу нурлары белән ал- тынсу-кызгылт төсләргә керде. Якында гына чут-чут итеп шәүлегән кош сайрап куйды.
Рәмзия казаны яныннан елар дәрәҗәгә җитеп керде.
— Су кайнап чыкты, һаман китермиләр... Нишлим инде?
Мин урынымнан сикереп тордым.
— Мин киттем, Рәмзия, кайтуга җибәрәм.
— Син кайтып җиткәнче дә бит әле...
— Мин бик тиз, Рәмзия, йөгерәм генә.
Шул вакыт вагон янына җигүле ат килеп туктаганы ишетелде. Шунда ук кычкырып та җибәрделәр:
— Рәмзи-и-яү!
Рәмзия, кая басканын белмичә, атылып йөгереп чыгып китте.
— Нәби абый килде, Нәби абый!
Мин дә чыктым. Рәмзия инде казанга ярма салырга йөри, Нәби казан астындагы утны дөрләтеп маташа иде.
— Ай гамьсез дә халык инде бу Зариф,—ди Нәби. Никадәр ачу белән сөйләсә дә, тавышында эчке бер җылылык сизелә. — Әйләнеп кайтырга да вакыт инде, нигә күренми икән соң бу дип йөрсәм, турыларын
48
нан узганда, исем китте: атын капка төбенә бәйләп куйган да мунча чабынырга кереп киткән!.. Ай ваемсыз да халык соң...
— Ә мин борчылып беттем. Каннар су белән генә сыйлармын микәнни инде дим... — Рәмзиянең күзләре инде яңадан шат очкыннар белән балкый, аның менә үзе генә белгән бик кызык яки бик шатлыклы бер хәбәре бар да, ул шуны әйтеп җибәрмичә көчкә генә тыелып тора кебек иде.
— Шуннан соң утыр да чап! Пар имән ягына чыкмыйча, әвен артыннан турыдан гына элдерттем.
— Күңелемә килгән иде аны. Ичмасам, Нәби абый да килми дим...
Үземчә аларга булышырга дип, мин дә шунда яткан балтаны алып, чыбык-чабык турарга тотындым. Ләкин Нәби абый килеп, минем кулдан балтаны алды.
— Каяле, улым.
Мин учак янына чүгәләп, таяк белән утны рәтләргә тотындым.
Тагын Нәби абый килеп җитте.
— Кая, энем, биреп тор әле таягыңны...
Шунда мин биредә үземнең ничектер артык икәнлегемне сизеп алдым. Таякны Нәби абыйның кулына бирмичә, җиргә куйдым да озаклап папирос алып кабыздым һәм, акрын гына атлап, вагонга кереп киттем. Ишекне япмадым, ябасым килмәде...
Бераз шунда өстәл өстендәге газета-журналларны караштырып торгач, ишек янына килеп, бусагага утырдым.
Караңгы төшеп килә. Зәңгәрсу-кара күк йөзендә беренче йолдызлар җемелди. Каршы як офык читендә алтынсу-кан кызыл бик зур ефәк әләм сизелер-сизелмәс кенә җилферди: анда юка гына болыт астыннан ай калкып килә.
Салкынча да, җылымса да йомшак җил чәерле нарат исе катнаш әчкелтем төтен исе алып килә. Казан астындагы учактан төшкән кызгылт яктылык инде тараеп калган. Бу яктылык артындагы кап-кара басу, юл буендагы кап-кара зелпе куагы юка гына күксел кара пәрдә аша күренә кебек. Берсе шактый ерак, берсе якындарак ике трактормын тигез генә гөрелдәве ишетелеп тора.
Рәмзия белән Нәби абый, учак янына янәшә утырып, күзләрен утка текәгәннәр. Янып торган утка карап торсаң, сине уйчан бер моңсулык биләп ала. Боларның күзләре дә уйчан һәм якты-моңсу иде.
— Авылга кайтканың бармы Рәмзия?—ди Нәби абый, утка текәлгән килеш.
— Икенче атна инде кайта алганым юк. Бушап булмый бер дә, Нәби абый.
— Алай әнине онытырга ярамый, Рәмзия сеңелем. Вакыт табарга кирәк.
— Бу атнада бернигә карамыйм, кайтам. Үзем дә сагынып беттем инде әнине.
— Шулаймы?.. Хәтерен калдыра күрмә әниеңнең, Рәмзия сеңелем.
Беразга сүзсез генә утырдылар.
— Авырмыймы соң әниең?—диде Нәби. — һаман да шулай гел йөгереп кенә йөриме?
— Авырмый да... Алай бик йөгерә дә алмый инде. Үзе болай зар- ланмаса да, соңгы елларда какшабрак китте.
— Шулаймы? Ешрак кайтырга кирәк, Рәмзия сеңелем, булышкалар- га кирәк.
— Рәхмәт, Нәби абый, яхшы сүзеңә.
Шунда якындагы тракторның гөрелдәве кинәт тынды. Икесе дә башларын күтәреп шул якка таба карадылар.
— Нигә туктады икән бу?.. Әле сменага бераз вакыт бар иде ич, —

диде Рәмзия һәм сикереп торып, казанын караштыра башлады. Нәби абый да торып басты.
Ул арада трактор яңадай тигез генә гөрелди дә башлады.
— Котым чыкты, өлгерә алмыйммы дип торам,—диде Рәмзия, яңадай урынына килеп утырды.
— Колаклар чукракланып калгандай була шул туктаса,—диде Нәби абый.— Төннәрен якындарак эшләгәндә трактор тавышы ишетелми башласа, йокымнан сискәнеп уянам мии. Шул кадәре дә ияләнел- гән...
— Ә мин, беләсеңме, Нәби абый, тракторны йөртә беләм бит хәзер. Беркөнне ике гектардан артыграк сөрдем... — Рәмзиянең тавышы чын эчкерсез сабыйларча шатлык белән яңгырый иде.
— Шулаймы? Бик шәп, кызым, бик хуп. Машина заманы хәзер... Тиздән менә бөтен-бөтен эшне дә машина белән генә эшли башларбыз әле. Сез түгел, мин үзем дә бөтен тракторларын-комбайннарын җиң сызганып өйрәнә башларга иде дип, җилкенеп-җилкенеп куям.
— Әйдәме, үзем өйрәтәм, Нәби абый, — диде Рәмзия, бик җитди.
— Әйдә! —диде Нәби дә шундый ук җитди тавыш белән.
Шунда алар икесе берьюлы, үзләренә генә билгеле уртак бер куаныч белән рәхәтләнеп көлеп җибәрделәр.
Аннары икесе дә беразга тынып калдылар.
— Кайтсаң, әниеңә сәлам әйтерсең, — диде Нәби абый.
— Түкми-чәчми, суытмый-нитми тапшырырмын.
Рәмзия учактан төшкән ялкында эсселәнеп китте булса кирәк, юка шәл-яулыгын салып куйды, аннары жакет изүен чишеп, эчтән иңбашына гына салган юка косынкасын алды да чәчләрен җыештырып бәйләп куйды. Мин бу зәңгәр бизәкле бик нәфис косынкадан күзләремне ала алмыйча катып калдым. Әлеге, беркөнне Нәби абый район кибетеннән алган косынка иде бу. һич ялгышасым юк — шул!.. Чөнки минем үземнең дә бу косынканы алырга бик кызыгып, витринадан озак кына карап торганым бар иде...
(Ахыры бар)