Логотип Казан Утлары
Повесть

XIV ЙӨЗ ШАГЫЙРЕ СӘЙФ САРАИ ҺӘМ АНЫҢ ЗАМАНЫ


Төрки телләрдәге язма әдәбият, өлешчә алганда, татар әдәбияты, татар әдәби теле шактый катлаулы үсү, формалашу юлын үткән.
Төрки телдәге беренче язма истә-лекләр булып V—VIII йөзләргә караган Орхон-Енисей кабер ташлары санала. Бу язма истәлекләр иң элек Енисей елгасы бассейнында, аннары Монголиядә Орхон елгасы буеннан табыла, шуңа күрә аларны Орхон-Енисей язма истәлекләре дип атыйлар. Соңрак мондый истәлекләр табылган урыннар күбәя, алар хәзерге Кыргызстан җиреннән дә табыла. Шунлыктан бу истәлекләрне еш кына рун язмалары дип атап йөртәләр.
Беренче бөтен дөнья сугышы ел-ларында Көнчыгыш Төркстан җир-ләрендә мани дине эчтәлегендәге, өлешчә, суд-хокук эшләренә бәйлә-нешле аерым китаплар һәм кәгазь фрагментлар табыла.
Төрки кабиләләрнең язма теле формалашуының башлангыч чоры хакында безгә билгеле булган нәрсәләр, асылда, әнә шулар. Болар әле әдәби әсәрләр түгел, язу һәм тел үрнәкләре генә.
Төрки кабиләләрдә, рун язуы белән бергә, уң яктан өстән аска таба вертикаль языла торган икенче бер язу — уйгур язуы да яшәп килгән. Соңыннан монголлар һәм маич- журлар тарафыннан кабул ителгән бу язу согдлардан чыккан, ягъни Урта Азиядәге Зәрәфшаи үзәнендә барлыкка килгән булса кирәк. Шул язу белән язылган дини эчтәлекле беренче язма истәлекләр V йөзгә кайтып кала. Соңга таба эчтәлеге белән будда диненә караган кулъязмалар, суд-хокук эшләренә бәйләнешле документлар, аерым-аерым әдәби фрагментлар барлыкка килә. Шул язу белән язылган, чыи мәгънәсендә әдәби истәлек булып саналырлык иң беренче зур истәлек — Баласагунлы Юсеф Хас-хаҗип тара-фыннан 1069 елда иҗат ителгән «Ку- тадгу белег» әсәре. Гаруз дип аталган гарәп-фарсы шигырь үлчәвендә язылган дидактик эчтәлекле бу шигъри әсәр хәзерге Казахстандагы Чү елгасы буенда язылган булса кирәк. Безгә мәгълүм бу әсәрнең өч күчермәсе гарәп язуы белән, берсе уйгур язуы белән язылган. Бу әсәрнең телен карлук-уйгур теле диләр. Автор исә үзенең телен «төрки» тел дип атый. Бу истәлекнең культура тарихына карагай әһәмияте аның гомумән төрки телдә язылган беренче зур әдәби әсәр булуында.
Соңга таба XII гасырның азагында яки XIII йөзнең башында (Е. Э. Бертельснең исәпләве буенча) Фәрганәдә булса кирәк, бәлкем, Көнчыгыш Төркстандадыр, «Кутадгу белег» башлаган әдәби традицияне үстереп һәм шушы истәлекнең теленнән XV йөздә Урта Азиядә формалашкан чыгтай теленә күпер салып, Әхмәт Әдипнең «Әтибәтөл хәкаикъ» исемле әсәре иҗат ителә. Бу да дидактик эчтәлекле шигъри әсәр. Шагыйрь үзенең телен кашгарча, ягъни уйгурча дип атый.
XIV йөздә Урта Азиядә «Кыйсас- әл-әнбия» («Пәйгамбәрләр турын
93
дагы кыйссалар»), «Тәфсир» («Коръән аңлатмасы») һ. б. лар языла.
Шушы истәлекләрнең теле җир-легендә Урта Азиядә хәзерге көндә борынгы үзбәк теле дип аталган чыгтай әдәби теле формалаша. Монысы төрки халыкларның әдәби теле туу һәм үсүендәге бер сызык.
XII гасырның урталарында Сыр- дәрья елгасының түбәнге агымы бу-ендагы культура үзәкләрендә Әхмәт Ясәвинең мистик шигырьләре — хикмәтләре тарала башлый. Бу ша-гыйрьнең беренче шигырьләре халык теленә якын гади телдә «бармак» үлчәве белән язылган. Ясәви хикмәтләренең башлангыч үрнәкләре шаман шигырьләре булган булса кирәк. Бу территориядә, Урта Азиянең эченәрәк күчеп киткәнче, бер тирәгәрәк тупланып, угыз кабиләләре яшәгәннәр. Шуңа күрә Ясәвинең күчмә кабиләләргә мөрәҗәгать ителгән шигырьләре катнаш кыпчак-угыз телендә язылып, алар- да кыпчак элементлары өстенлек итә. Ясәви телендә уйгур теле йогынтысы зур түгел. Шагыйрьнең беренче шигырьләрендә гарәп-фар- сы элементлары да аз. Культура тарихы ягыннан Ясәви шигырьләренең әһәмияте шунда: бу хикмәтләр язылу белән XII йөздә төрки халыкларның икенче бер әдәби теле — угыз-кыпчак телләре нигезендәге әдәби тел барлыкка килә.
Соңга таба бу әдәби тел Хорезмда тагын да үсә, Алтын Урда дәүләте төзелеп, Хорезм шуңа кушылганнан соң, бу дәүләттә формалашкан әдәби телнең нигезе итеп менә шул тел алына.
XIV гасырда Алтын Урдада шушы әдәби тел җирлегендә әдәби эшчәнлек киң колач җәя. Алтын Урда дәүләтендәге әдәбият үсешенең һәм әдәби тел формалашуның башлангыч чоры безгә күп кенә сәбәпләр аркасында билгеле түгел. Проф. А. П. Смирновның 1956 елның декабренда Казанда Идел буе халыкларының борынгы һәм урта гасырлар тарихы археологиясе буенча җыелган конференциядәге докладында әйтелгәнчә, «Алтын Урда язма истәлекләрен өйрәнү эше Идел буе археологиясенең онытылып калган бер сәхифәсе булып тора. Алтын Урда чоры СССР халыклары тарихының авыр сәхифәләреннән берсе. Алтын Урда язма истәлекләрен археологларның эш планнарына кертү юлы белән генә һәрьяклап өйрәнергә мөмкин. Алтын Урдадагы кабер өслекләренең төрлелеге халыкның төрле этник элементлардан торганлыгын күрсәтә. Сарай-Бату, Сарай-Береке һәм Увек шәһәрләре урынын ныклап казу эшен оештыру Советлар Союзы халыкларының культура тарихындагы күп кенә мәсьәләләрне ачыкларга мөмкинлек бирәчәк».
Проф. А. П. Смирновның бу сүзләре бер үк дәрәҗәдә татар теле һәм татар әдәбияты тарихына да карый.
XIV гасыр — төрки тел дөньясының Алтын Урда өлешендә үзенә бер әдәби тел барлыкка килеп, шул телдәге әдәбиятның шактый үскән чоры.
XIV гасыр — Сарайда һәм илнең башка культура учакларында, шулай ук илдән читтә дә, мәсәлән, ч мәмлүкләр Мисырында, бик күп галимнәр, шагыйрьләр, язучылар яшәгән һәм иҗат иткән чор. Ул заманда, дини һәм дидактик эчтәлекле әдәбияттан тыш, чын мәгънәсендә дөньяви эчтәлекле матур әдәбият үсеп китә. Суд эшләре, хәрби эш буенча китаплар языла.
XIV йөздә Алтын Урдада һәм аның белән тыгыз бәйләнештә булган Мисырда фарсы теленнән төрки әдәби телгә күп кенә әсәрләр, нигездә художество әсәрләре, тәрҗемә ителә. Фарсы теленнән шулай ук бөтен дөнья әдәбиятының гүзәл әсәрләре саналган Сәгъдинең «Бө- стан»ы һәм «Гөлстан»ы, Низаминың «Хөсрәү вә Ширии»ы, Фирдәүсинең «Шаһиамәсе» һ. б. лар тәрҗемә ителә. Гарәп галимнәре, атап әйткәндә, Мисыр телчеләре, төрки халыкларның, төрки кабиләләрнең, шул исәптән Алтын Урда җирендәге төрки халыкларның, телен өйрәнәләр. Шуның нәтиҗәсендә ул чорда әлеге халыкларның гарәп галимнәре тарафыннан язылган һәм шул замандагы төрки телләрнең торы
94
шын күрсәтә торган грамматикалары, сүзлекләре барлыкка килә.
Ул чорларда Алтын Урда дәүләтендә иҗат ителгән әдәби язма истәлекләрнең күпчелеге бүгенге көнгә кадәр сакланмаган. Сакланып калганнары да табылып бетмәгән әле. Табылганнары тулысынча өйрәнелмәгән һәм матбугатка чыгарылмаган. Ул заманда иҗат ителгән күп кенә әдәби әсәрләр төрле сәбәпләр аркасында бөтен дөньяга чәчелгән.
һичшиксез, бу культура, бу әдәбият шул заманда Алтын Урда дәүләтендә яшәгән бик күп төрле халыклар, төрки кабиләләр тырышлыгы белән барлыкка килгән. Шуңа күрә без бу культураны, бу әдәбиятны тудыруда хәзерге татарлар, башкортлар, үзбәкләр, казахлар, төрекмәннәр, нугайлар, каракалпакларның һәм башка төрки халыкларның бабалары актив катнашканнар дип саныйбыз. Димәк, бу кыйммәтле культура һәм әдәбият памятник- лары уртак байлык булып тора. Шулай да чыгтай телендә язылган әдәбиятның турыдан-туры варислары хәзерге үзбәк халкы, беркадәр дәрәҗәдә төрекмәннәр булган кебек, Алтын Урдада иҗат ителгән әдәбиятның да турыдан-туры варислары булып нигездә хәзерге татарлар белән башкортлар саналалар.
Югарыда без Алтын Урда халкының этник яктан чуар булганлыгын әйткән идек. Днепрдан башланып һәм Кырымны үз эченә алып, Идел аръягына, Иртышка чаклы барып җиткән Дәште-кыпчак дип аталган зур территория бөтенләе белән Алтын Урда составына кергән. Мон- гол-татар кабиләләре килгәнче, Иделнең урта һәм түбән агымнары буенда берничә кыпчак ханлыгы булган, төньякта төрки болгарлар яшәгән. 1240 елда шул җирләрдән узган Карпининың сүзләренә караганда, ул заманда Хорезмда, күчеп килеп, төбендә фарсы телләреннән булган хорезмлыларның телен төр- киләштерүче кыпчаклар һәм угызлар яшәгәннәр, һәм андагы халык команча сөйләшә торган булган.
XII йөзнең башында Идел буйлап Болгар дәүләтенә чаклы килгән гарәп тарихчысы әл-Аидалуси әл- Гариати түбән Идел буендагы Сак- син шәһәренең төп халкы ислам динен тотучы кырык угыз ыруыннан булган төрекмәннәрдән торуын әйтә. Ул заманда кыпчаклар арасында шаман дине өстенлек иткән. Монгол-татарлар килеп, Алтын-Ур- да төзелгәннән соң, Сыр-дәрья елгасының түбәнге агымы буендагы культура учаклары, елганың уң як яр буена урнашкан Сыгнак, Сай-рам, Җент һ. б. шәһәрләре белән бергә, шулай ук Хорезм да шушы Алтын Урда составына кушылганнар, һәм халкы кыпчак-угызлардан торган түбән Идел буе шәһәрләре, төньяктагы Болгар дәүләте белән бергә, яңа дәүләт барлыкка килүдә культура чыганагы булып хезмәт иткәннәр.
XIII йөздә монгол-татарл арның күчеп килүләре яулап алу төсендә була. Монголларның төп массасы үз илендә калып, килгәниәренең күбесе кире Монголиягә кайтып китә. Табигый, шулай булганда, бу җирләрне монголлаштырганнар яки та-тарлаштырганнар дию мөмкин түгел. Яңа этник төркемнәр килгәннән соң да айда төп халык булып кыпчаклар, ә көньякта угыз-кыпчак- лар кала. Гарәп тарихчысы әл-Гомә- ри бу хакта түбәндәгеләрне яза: «Борында бу дәүләт кыпчаклар иле булган, инде аларны татарлар яулап алгач, кыпчаклар аларга буйсынып яши башлаганнар. Соңыннан татарлар алар белән кушылып, туганлашып киткәннәр, һәм җир аларның табигый һәм раса сыйфатларын үзенә буйсындырган, кыпчак җиренә килеп утырганга, алар белән гаилә мөнәсәбәтенә кергәнгә һәм алар җирендә торып калганга, татарлар, кыпчаклар белән бер нәселдән чыккандай, бөтенләй кыпчак булып киткәннәр». (В. Т. Тизенгау- зен. «Алтын Урда тарихына караган материаллар җыентыгы». 1 т., 213— 214 битләр).
Шулай итеп, бирегә килеп урнашып калган монгол-татарлар аз гына вакыт эчендә бөтенләй төркиләшәләр, дөресрәге, кыпчаклашып китәләр. Бу процесс шундый тиз була, XIII гасырның азагында һәм XIV йөздә үк инде монда үз эченә
95
кыпчак элементларын күбрәк, угыз элементларын азрак алган төрки әдәби тел формалаша. Ләкин кыпчакларның күчмә халык буларак башлыча далаларда, культура учакларыннан читтә яшәгәплекләрен дә истә тотарга кирәк. Алар, бик зур территория биләп торуларына да карамастан, Алтын Урда дәүләте халкының күпчелек өлешен тәшкил итә алмаганнар. Өстәвенә культура үзәкләрендәге халыкның составы бик чуар булган, һәм кыпчаклар шул культура үзәкләренең берсендә дә күпчелек тәшкил итмәгәннәр. Саф кыпчак әдәби теле барлыкка килмәве, кыпчак теленең, үз эченә берникадәр угыз, өлешчә, уйгур элементлары һәм архаизмнар алып, шул заманда формалашкан әдәби телнең нигезенә генә салынуы әнә шул фактлардан чыгып аңлатылса кирәк.
Димәк, Алтын Урданың әдәби телен формалаштыруда, аның культурасын, әдәбиятын тудыруда һәм үстерүдә, югары катлаулары шәһәрләрдә яшәгән, төркиләшкән татарлардан тыш, болгарлар, кыпчак, угыз вәкилләре һәм Мәвәрәннәһер- нең төрле шәһәрләреннән Алтын Урдага килгән башка төрки кабиләләрнең аерым вәкилләре актив катнашканнар. Шуңа күрә дә без XIII—XIV гасырлардагы Алтын Урда әдәби телендә төрле диалект элементларын очратабыз. Алтын Урда әдәби теле берничә диалект йогынтысында формалашкан. Авторның кайсы кабиләнеке булуына карап, ул иҗат иткән әдәби әсәр дә билгеле бер дәрәҗәдә шул диалект эле-ментларын чагылдыра. Соңга таба андый элементларның күбесе, кайсы диалектныкы булуына карамастан, әдәби телгә кереп, нормалашып кит-кәннәр.
Шулай итеп, XIV йөздә Алтын Урда дәүләтендә формалашкан әдәби тел Идел буенда, Хорезмда, Сыр-дәрьяның түбән агымы буенда һәм Иделдән көнчыгыштагы җирләрдә яшәүче күп кенә төрки кабиләләрнең — хәзерге татар, үзбәк, казах, башкорт, каракалпак, нугай бабаларының әдәби теле була. Бу телгә Идел тамагында һәм Хорезмда яшәүче угыз кабиләләре шактый зур йогынты ясаганнар.
Шушы телдә күп кенә художество әсәрләре һәм дини, дидактик эчтәлекле әдәбият иҗат ителгән. Бу телне гарәп, фарсы филологлары өйрәнгәннәр, аның грамматикаларын һәм сүзлекләрен төзегәннәр. Мәсәлән, «Әттөхфәтөз Зәкия», Ибие Моханна, Әбу Хайян хезмәтләре һ. б. лар шундыйлардан.
Шушы телдә Сыр-дәрьяның түбәнге агымы буенда Харазмииың «Мәхәббәтнамә»се языла. Сәгъдинең «Гөлстан»ы тәрҗемә ителә, Ак Урдада булса кирәк кыпчак Котби тарафыннан Низаминың үлемсез әсәре «Хөсрәү вә Ширин» тәрҗемә ителә, дини эчтәлекле «Нәһҗел фә- радис» дигән китап һ. б. лар языла. Дәүләтнең төрле кабиләләрдән оешуы, бигрәк тә авторның билгеле бер кабилә кешесе булуы, аның әсәренең телендә дә чагылмый калмый. Мәсәлән, Котбиның 1342 елларда Ак Урда ханы Тәпи бәк вакытында тәрҗемә иткән «Хөсрәү вә Ширин»енә (моның бердән-бер кү-чермәсе Парижда милли китапханәдә саклана) уйгур әдәби теленең йо-гынтысы, Харазмииың шул ук Ак Урдада 1353 елда Тәни бәкнең Сарай шәһәрендә ханлык иткән туганы Җани бәк вакытында язган «Мәхәббәтнамә»се белән чагыштыр-ганда, күп өлеш зуррак. Котби әсәренең кайда язылганлыгы билгеле түгел. Без романның Тәни бәк вакытында язылганын бары тик багышлау өлешеннән генә беләбез. Бу романның безнең көнгә чаклы сакланып килгән начар копиясе шул ук XIV йөздә Мисырда кыпчак. Берке-факиһ тарафыннан күчерелгән. 1353 елда язылган «Нәһҗел фә- радис»кә килгәндә исә, уйгур әдәби традициясенең аңа булган йогынтысы тагын да зуррак. Сәгъдинең «Гөлстан»ы тәрҗемәсе шушы язма истәлекләр арасында кыпчакчарак булуы белән үзенә аерым бер урын алып тора. Бу истәлекләрнең нигездә кыпчакча язылуы исә ал арны бер- берсенә якынлаштыра. Югарыда әйтелгәннәрдән ул заманда Алтын Урда составына кергән җирләрдә һәм аның белән тыгыз бәйләнештә торган Мисыр кыпчаклары арасында
96
Урта Азиядәге «төрки» телдән, Раб- гузи теленнән, Әхмәт Әдип теленнән аерыла торган үзенә бер әдәби тел формалашканлыгы ачык күренә.
Бу хәл хан тәхете өчен үзара барган туктаусыз сугышлар да, Алтын Урданың Ак һәм Күк урдаларга бүленүе дә һәм алар арасындагы сугышлар да биредәге культураның үсешен, «төрки» телендәге матур әдәбиятның үсешен туктата алма- ганлыгын күрсәтә. Бу әдәбият төп дәүләттән читтә дә, аерым алганда, Мисырда, Кече Азиядә, Сүриядә үсеп, яшәп килә. Мәсәлән, шушы әдәбиятның аерым вәкилләрен без Кония сараенда да очратабыз. Проф. Үзлүк Ускударда Сәлим-ага китапханәсендә 56 нчы номер белән 1386 елда астраханлы Мөхәммәт исемле берәү тарафыннан язылган калын җыентык сакланганын әйтә.
Ул чорда Алтын Урда дәүләтендәге тарихи-культура обстановкасы, халкының этник составы, культура катлауларының кайсы кабиләдән чыгышы әнә шундый була.
Мисырга килгәндә исә, биредә XIV гасырда Алтын Урдадан килгән кыпчаклар озак вакытлар буена дәүләт белән идарә иткәннәр. Мисыр Алтын Урда белән политик, экономик һәм культура ягыннан тыгыз бәйләнештә, дуслык мөнәсәбәтендә булып, анда кыпчакларның зур колониясе була, һәм монда да Алтын Урда әдәби телендә әдәби әсәрләр иҗат ителә.
XV йөздәге гарәп галимнәре Рәмзи белән Әл-Айни XIII—XIV гасырларда Мисырда яшәгән, гарәп, фарсы, төрек телләрен яхшы белгән һәм шул телләрдә язган күп кенә төрки шагыйрьләрнең, галимнәрнең һәм динчеләрнең исемнәрен телгә алалар. Кыпчаклар арасыннан чыккан бу төрки шагыйрьләрнең, төрки галимнәрнең хезмәтләре, һичшиксез, Мисырда сакланып калган булырга тиеш. Бу язма истәлекләрне өйрәнгәндә безнең өчен Ак Урданың да, Күк Урданың да культура тормышыннан бик күп яңа нәрсәләр ачылыр иде.
Алтын Урда белән Мисыр арасында культура-экономика һәм политик бәйләнешләр көчәю нәтиҗәсендә соңга таба Мисырдагы кыпчак факториясе шактый үсеп китә. Бу колониядә Алтын Урдадан килгән бик күп галимнәр, шагыйрьләр яшәп, гарәпчә язу белән бергә, үз ана телләрендә дә иҗат итәләр. Бу мәкаләдә без шул шагыйрьләрнең берсе турында укучыларга кайбер мәгълүматлар бирергә уйлыйбыз.
Сүз XIV йөзнең икенче яртысында яшәгән талантлы шагыйрь Сәйф Сарай турында бара. Аның үз замандашлары һәм үзеннән соңгы шагыйрьләр теле белән чагыштырганда гадирәк телдә язылган искиткеч матур оригиналь газәлләре һәм Сәгъдинең «Гөлстан»ы тәрҗемәсе безгә соңгы елларда гына билгеле булды.
Бу мәкаләдә без мәсьәләнең та-рихына киң тукталмыйча, күптән түгел генә табылган һәм татар әдәби теле, татар әдәбияты тарихы өчен зур әһәмияте булган кыйммәтле бер язма истәлеккә кыскача характеристика биреп үтәбез.
1915 елда ук, венгер галиме Тори Җозифнең мәгълүматына таянып, «Turkijat Macmuasb» Голландиядә Сәгъди «Гөлстан»ының төрки телен-дәге иң борынгы бер тәрҗемәсе сакланганын язган иде.
1950 елда доктор Фәридун Нәфиз Үзлүк медицина работникларының Голландиядә булып узган халыкара конференциясенә катнаша һәм Голландиядә чагында Лейден ки-тапханәсеннән әлеге кулъязманы таба. Проф. Үзлүк кулъязманың фотокопиясен төшереп алып, кыскача кереш сүз белән 1954 елда Әнкарада бастырып чыгара.
Әлеге кулъязманың басмасында шактый техник кимчелекләр бар. Күп кенә урында оригиналның битләре буталган. Басылып чыккан фотосыннан күренгәнчә, кулъязма тулаем яхшы сакланган, кайбер аерым сүзләр, шагыйрьнең үз шигырьләре һәм кайбер замандашларының шигырьләре урнаштырылган соңгы битләр генә начар укыла. Бәлки, монысының сәбәбе начар басылудадыр.
Кулъязма барлыгы 372 биттән

тора, һәр биттә 13 әр юл. Кулъязма бик матур итеп мәмлүк нәсхс беләи язылган. Проф. Үзлүкнең әйтүемә карагайда, кулъязма Сүриядә эшләнгән аксыл сары төстәге ефәк кәгазьгә авторның үзе тарафыннан язылган.
Ку лъяз м а н ы ң беренче битендә фарсы һәм төрки телләрендә Мәх- м үд Гөлста и и н ы ң, « Гөлста и » н ы ң тәрҗемәсе шагыйрь Сәйф Сарайның һәм тагын бер билгесез шагыйрьнең аерым шигырьләре урнаштырылган. Шагыйрь Мәхмүд Гөлста- нииың дүрт юллык шигыре әзербәй- җан ханы улы Әхмәтнең Мисырга килүенә багышланган, ягъни үзенең язылуы беләи 1393 елга кайтып кала.
Безнең уебызча, кулъязманың бе-ренче битендәге дүрт юллык ши-гырьнең исеме «эддин»гә беткән (алдагы өлеше танылмый) билгесез бер күчерүченеке булуы Үзлүкнең «кулъязма авторның үзенеке» дигән фикерен расламый. Шулай да кул ъ я з м аның Сүриядә эшләнгән ефәк кәгазьгә мәмлүк язуы нәсех белән язылуы, Голландиядә күптәннән бирле саклануы аның борынгырак чорга, XV гасыр заманына караганлыгын сөйли.
Беренче биттә урнаштырылган тексттан без «Китабы Гөлстани бит төрки»нең гариб шагыйрь, ягъни чит җирдә яшәүче, Сарай кешесе Сәйф тарафыннан язылганын һәм аның химаячесе Әмир Тайхас бәккә — Мисыр сараеның баш хаҗибы- на багышланганын беләбез.
Шагыйрь, оригинал те ксты н ы ң бер өлешен тәрҗемә иткәннән соң, арага үзенең оригиналь шигырьләрен һәм чәчмә кушымталарын кертә. Мәсәлән, шагыйрь үзенең ни сәбәптән тәрҗемәие эшләргә алынганлыгы турында үз теле үрнәген бирә торган түбәндәге чәчмә
14 әбъяте гәриб — искиткеч бәетләр.
15 ә ш F а р и F ә җ и б—матур шигырьләр.
16 F ә р у з F и л м е — классик әдәбиятта кулланылган гарәп-фарсы шигырь үлчәве.
17 тәкәттуге— шигырьнең үлчәвенә туры китереп, өзек өзек укылуы.
18 ф и л .х а л — тиз, шул минутында.
° м ө б а р ә к нәфәсен —игелекле сүзен.
20 к ә ү и — көчле.
21 йганәкә әлаһо — алла си на ярдәм бирер.
22 һиммәт — ният, яхшы теләк.
23 рәгбәт — теләк.
24 гәжаиб — кызык.
25 гәраиб — төрле.
26 и ә с а и х — насыйхәтләр, үгетләр.
27 әнуаг — төрле.
28 л эта и Ф — латыйфалар.
10 м ө рәттәб - төзелгән.
30 м ө з ә й й ә н — зиннәтләпгән.
юлларны яза. Моны без бернинди үзгә-решсез тулы килеш китереп үтәбез:
«Элек яз күпләрендә бер күн, бустан эчендә, гүлләр арасында, бер ничә зариф1 галимләр белән утороб, инша14 15 гилмендән бәхәс кы-
1 зариф —оста сүзле.
2 и и ш а — язма әсәр. лыб, әбъяте гәриб1 вә эшгари гә- җиб2 укодом исә, ул галимләрнең олосы гәруз гилмендән16 бер мушкел бәйтнең тәкәттуген17 соал итте. Филхал18 жәуабын ишетеп, әйтте: әй әдибе гәриб, сиңа бер муафик нәсихәтем бар, кәбул килсаң хәйр булгай. Әйттем: бойорон. Әйтте: Шәйх Сагди .Гулөстан“ын төрки тәрҗемә кылсаң бер сахибедәүләт атына, ядгарең җиһанда калсон дип. Ул гәзизнең мөбарәк нәфәсен19 кабул итеп әйттем: инша-әллаһө тә- гала, әмма кууәтем зәгиф торыр анин кәүи20 мәгналарына. Әйтти: йганәкә әлаһо21, әй әдибе гәриб. Мән дәгы тәңрегә тәүәккәл кылып. һиммәт22 билен рәгбәт 23 24 иле белән баглап башладым тәмам булгай дип инша әллаһо тәгала. Бу китап аты ул сәбәбдән .Гөлстан- булды кем гәжаиб11 һикайәт вә гәраиб25 нәсаих26 27 вә әнуаг1* ләта- иф28 белән мөрәттәб29 үә мөзәй- йән 30 булоп торыр".
Шул рәвешчә, шагыйрь тәрҗемәгә керешә. Аннары, чигенү рәвешендә, үзенең 72 бәет күләмендәге тагын бер зур гына оригиналь шигырен китерә. Укучыларны шагыйрьнең шигъри теле белән таныштыру өчен шул оригиналь шигырьдән өзекләр китерәбез. Шигырь унбер иҗекле гаруз үлчәве белән язылган. Бу үлчәүдә икенче иҗек кыска. Үлчәве өч рөкөнле кыскартылган рәмәл дип атала. Бу үлчәүдә ачык һәм кыска иҗекләр түбәндәгечә чиратлашып килә: — -V |-V- — |—V —
7. C. Ә. № 4.
97

98
,Әй жиһане гнлму, өстәде һөнәр, Мәгрифәтнен мәнбәги1 сахиб назар- Гөл теләсә хатыйрыц тулы табак Бу „Гөлөстанымлап“ укы бер в зрак31 32 33. Гөл жәмалы34 бер ничә көндә кичәр, Бу „Гөлөстан* даныма күнөл ачар. Ул гәжанб кем гәраиб35 монда бар, „Хосраво-Ширин* 36 эчендә канда бар, Бу ләтанф багы, бостан ы дорор, Болбол мөгәннийе37 гөлөстаныдорор. Бу сыйфатлар берлә күзләргә тул об Нн гажәб булса масабихәл — колоб. Төркигә кылыб гәжәмдән38 бу кнтаб Мәгрифәткә ачты сикез трлө наб.
Хәйр итеб булган мәликләр39 намдар40 41 Китте куйыб һәр бере бер ядгар. Игу11 аты калса ирнең яхшырак, Сунра калгынча тулы алтын рәуак 42. Ядгаре кал га кемнең игу ат, Үлмәс ул ир, кемдә булса бу сыйфат.
Бу ,Гөлөстан“ багбаны ул әдиб, Кем Сәраи Сәйф нрер нәзме43 гәриб. Югарыдагы өзекләрдән күренгәнчә, шагыйрьнең теле бик гади һәм заманына күрә һәркем өчен аңлаешлы. Гарәп-фарсы элементлары, архаизмнар бик аз.
355 — 356 битләрдә шагыйрьнең оригиналь шигырьләре урнашты-рылган, һәм шунда тәрҗемәнең кайчан тәмамлануы һиҗри елы белән 793 елда, ягъни 1391 елда икәнлеге күрсәтелгән.
Сәйф Сарай, Сәгъдинең шигырь-ләрен тәрҗемә итү белән генә чикләнмичә, аларны иҗади үзгәртә, киңәйтә, Сәгъди шигырьләренең башына яки ахырына үзенең оригиналь бәетләрен өсти, мондый очракларда ул гадәттә бу шигырьләргә үзенең тәхәллусын — әдәби псевдонимын өсти. Мәсәлән, тәрҗемәченең тәхәллусы белән язылган бәетләрне 159, 261, 274 һ. б. битләрдә очратабыз.
Мондый өстәмәләр гадәттә үгет- нәсихәт төсендә язылган. Мәсәлән, 272—274 битләрдәге хикәядә Сәгъди җитмеш яшьлек бер картның өйләнүе һәм ике көннән соң моның талаш белән бетүен яза. Сәйф, хикәянең эчтәлеген сөйләп, картка мондый сүзләр белән мөрәҗәгать итә:
Тотоп Сәйф Сәраи кыз ирене Латыйфа сүзләде күзләп йиреие: Әя әхмак күйәү йнтмеш нәшәрсәң, Илең 1 тетрәр, ничек энҗе
31 мәнбәги — чыганак.
32 сахиб назар — зирәк, ерактан күрү чән.
33 в а р а к — бит.
34 жәмал — матурлык. 6 F ә ра и б — матурлык.
36 XJV чор шагыйре Котби әсәре.
37 мөгәннийе—жырчы.
38 гәжәмдән — фарсы теленнән.
39 мәликләр — патшалар.
40 намдар — атаклы, л.әшһүр.
41 игу — яхшы, изге.
42 рәуак — сарай, палата.
43 нәзме - шагыйрь.
тишәрсең.
Кулъязмада Сәгъдинең «Гөлс- тан»ы тәрҗемәсе ахырына моңарчы безгә исемнәре дә, әсәрләре дә билгеле булмаган сигез төрки шагыйрьнең аерым газәлләре өстәлүе кулъязманың кыйммәтен тагын да үстерә. Бу шагыйрьләр арасында без проф. Күпрүлүзадә тарафыннан әзербәйҗан шагыйре дип саналган Хәсән оглын да очратабыз. Әзербәйҗан әдәбиятчылары аиы үзләренең дөньяви әдәбиятларына нигез салучы дип бәялиләр. Сәйф тәрҗемәсенә аның безгә әзербәйҗан әдәбиятыннан билгеле булган газәле өстәлгән.
Бу шагыйрьләрнең шигырьләренә һәм теленә күз йөртеп чыгып, Сәйф, Котби, Харазми шигырьләре белән чагыштырып караганда, аларның Алтын Урда әдәбиятына якын мө-нәсәбәттә булганлыклары күренә. Ихтимал, алар үзләре дә Алтын Урдага караган җирләрдән чыкканнардыр. Кулъязмада шагыйрьләрнең һәр газәленнән соң шуларга җа- вап-нәзирәләр төсендә шагыйрь Сәйф Сарайның художество кыйммәтләре һәм теленең аңлаешлы булуы ягыннан соклангыч газәлләре урнаштырылган. Кызганычка каршы, бу газәлләр, фотолары һәм басылулары начар булу сәбәпле, бик кыен укыла, күп кенә урында танып та булмый. Шагыйрь Сәйф тарафыннан Мәүлана казый Мох- син, Исхак, Мәүлана Гыймад Мәү- лави (әдәби псевдонимы — кол Гыймади), Әхмәт хуҗа Сарай, Харазми, Габделмәҗит, Тоглы хуҗа, Хәсән оглы кебек шагыйрьләрнең әсәрләре бирелгән.
Атаклы шагыйрьләргә бирелә торган «мәүлана» титулына караганда, югарыда санап кителгән шагыйрь-ләрнең беренчесе һәм өченчесе үз 1 Илец — кулың.

заманнарында күренеклерәк шагыйрь булган булырга тиешләр. Моннан башка «мәүлави» титулы шагыйрь Гыймадның Җәләлетдин Руми тарафыннан төзелгән дәрвишләр берегеннән булуын да күрсәтә. Шагыйрь Гыймад үз тәхәллусына тагын «кол» сүзен куша, һәм бу сүз шагыйрьнең үзен Сыр-дәрья шагый-ре— XII йөз мистигы Әхмәт Ясәвигә һәм аның шәкерте Хәким ата Бакыргаиигә иярүче, алар иҗатын дәвам иттерүче итеп санаганлыгын күрсәтә.
Әлеге әйтеп кителгән шагыйрь-ләрнең шигырьләрендәге үлчәүләр һәм рифмалар төрле-төрле. Шагыйрь җавабын кем шигыренә карата язса, шул шигырьдәге үлчәүне һәм рифмаларны куллана.
Китапның ахырында шагыйрьнең биш газәле, ике фәрде һәм дүрт робагые урынлаштырылган. Калган текстларны —370 битнең кырыена,
371 битнең ахырына язылганын һәм
372 битне бөтенләй танып булмый.
XIV йөздәге Алтын Урда әдәбияты буенча табылган кыйммәтле ис-тәлекләрнең берсе әнә шундый.
Кем булган соң ул шагыйрь Сәйф? Нинди тарихи шартларда яшәп иҗат иткән?
Тәрҗемәсенең һәм оригиналь шигырьләренең теленә караганда, Сәйф Сарай үз заманына күрә сәләтле генә шагыйрь булган. Сәгъдинең «Гөлстан»ы кебек зур әсәрләрнең шигъри тәрҗемәсен бирү, шагыйрьнең Каһирәдәге галимнәр белән әңгәмә алып баруы, аның белемле кеше икәнлеге турында шәехнең әйткән сүзләре Сәйф Сарайның заманына күрә укымышлы кеше булганлыгын күрсәтә. Үзе иҗат иткән шигырьләреннән исә аның, үз чорындагы бик күп шагыйрьләрдән үзгә буларак, гади һәм аңлаешлы әдәби телдә язган иң зур шигъри сүз осталарыннан берсе икәнлеге хүренә.
Шагыйрьнең үзе иҗат иткән башка әсәрләре һәм тәрҗемәләре безгә билгеле түгел. Без аның шигырь иҗаты һәм теле турында «Гөлстан» тәрҗемәсенә аралаштырып язылган аерым бәетләреннән, шигырьләреннән һәм тәрҗемәнең ахырына өстәп, башка шагыйрьләрнең газәлләренә җавап рәвешендә язылган газәлләреннән чыгып кына фикер йөртә алабыз.
Шагыйрьнең тәрҗемәсе дә һәм үз шигырьләре дә эшкәртелгән телдә язылганлыгын искә алсак, мондый гүзәл әсәрләрнең кинәт кенә тума- ганлыгын, шагыйрьнең үзенә чаклы иҗат итүчеләрдән өйрәнгәнлеген һәм, ниһаять, Сарайда һәм Алтын Урдага караган җирләрдә, ягъни Идел буенда, Сыр-дәрьяның түбәнге агымы буенда, Әзербәйҗанда һәм культура, экономика һәм политик яктан Алтын Урда белән тыгыз бәйләнештә булган Мисырда дөньяви матур әдәбиятның ул заманда шактый нык үскәнлеген күрәбез. Шагыйрь Сәйф Сарай Сарайда яшәп иҗат иткән һәм соңыннан, ханнар арасында сугышлар көчәя башлагач, үз илләреннән китеп, Мисырдагы кыпчак факториясендә иҗат иткән шагыйрьләрнең берсе булган булса кирәк.
Безнең алда торган иң якын бу-рычларның берсе — бабаларыбыз- дан калган кыйммәтле әдәби мирасны өйрәнү. Бу әдәби язма истәлекләрне җентекләп тикшереп, үзебезнең фәнни кулланышка кертү һәм әдәбиятыбыз, әдәби телебез тарихындагы яңа сәхифәләрне язу әдә- биятчыларыбызның, телчеләребез- нең кичектергесез бер бурычы булып тора.