Логотип Казан Утлары
Поэма

ТАШЧЫ


Әлмәт шәһәренең беренче нигез ташын салышучы ташчы Касыймов- ка багышлыйм.
Чабабыз төнгә карап, Җем-җем биешә утлар.
— Туып килә яшь калаг ГЭСтан ут алды йортлар...
Дулкынлана ят юлчы, Сөйләшергә сүз тапмый, Күтәрелеп кузовтан, Мине кысып кочаклый.
Без шәһәргә керәбез, Аерылабыз бер чатта... Шат юлчы кем иде соң? Исемен дә белмим хәтта.
Телик шулай булуын: Кайта ди ул ерактан Күрергә дип авылын, Ни шатлык — Шәһәр калыккан!
1
Бар ул, андый шәһәр бар:.
Төшмәсә дә картага.
Ун меңләгән халкы бар — Кайгы, шатлык татыган.
— Белсәң иде: кем салган
Беренче ташын аның?
— Андый эшкә бик җиңел- Кулы Касыйм аганың.
Чандыр гына бер абый, Яше илледә бардыр;
Җыерчыклы, чал чәчле...
Яшьли матур булгандыр.
4
Бик яраткан сүзе бар, Дәшәр ул сиңа: «иркә».. Әнә килә үзе дә, Озын гомерле икән.
Иске кепка башында, Аякта резин итек, Кул ы 11 ку й га и кашына, Күзәтә нидер көтеп.
— Килә! —ди ул, елмаеп. Көтеп алынган бит ул!
— Килә, килә, яшь бетон!
— Озын гомерле бетон!
— Аудар, шофер, шушында, Көрәкләр уйнап торсын.
— Бетон заводы безне Гел шулай сыйлап торсын!
Уттай егетләр, кызлар Йортка нигез салалар. Таштан, сыек бетоннан Тула бара кысалар.
йөк артыннан йөк килә, Бушатып кына өлгер. Куша Касыйм, зык килә, Гүя оста дирижер.
Белә шул бетон холкын — йомарлап тот минутын: Тик шунда чыдамлыкка, Ныклыкка мең ел оттың!
2
Югалды с а м ос в а л л а р, Тынып калды эш кинәт.
Ялтырый кулда портсигар: — Кем көйрәтә, я, көйрәт.
Утырыша егетләр,
Ә кызлар?
Эх-ма, сезне!
Төзәтенә, сыйпана...
Җидесенә бер көзге.
Җыя Касыйм һәммәсен;
- Кызкайларым, бирегә!
Практик эштән, янәсе, Күчик теориягә.
Ул түгел гади ташчы, Ташчы-бригадир, диләр, Озын сүзнең кыскасы, Калганын үзе сөйләр.
5
Маңгаен сыйпап алды. Җыерчыгын шомартып... (Әле моңа кадәрле Читләтеп йөрде картлык.)
— Яшь бетон ни, бәби ни,— Коендырасың һәр көн;
Бер ай тәрбия сорый, Пешми эш ордың-бәрдең..
Ул шуннан ныгый-ныгыйг Азау чыга уртына.
Аннан аны алалмый Тубың түгел, чуртым да...
Тыңлый яшьләр мавыгып, Кызлар аска караган. Әйтеп куя елмаеп Бер матуры арадан:
— Касыйм абый, бәбинең Булмый ла азау теше...
— Бу бит тик пример өчен, Бу — бетон, анысы — кеше. Бетон ныгый гомергә, Сизми, иркә, картлыкны, Кирәк икән, күтәрә
Сиксән катлы таш йортны»
Күчкәч таш темасына, Сүз тагын да җәелә... Андый чакта бер читтә Торсын такта чәең дә.
3
Транспортерлар зыр килә — Өскә менә ак ташлар. Чүкеп, сыйпап, сихерләп Шәһәр сала якташлар.
Якын балаң шикелле, Бары да якын йөрәккә. ...йөри Касыйм өйрәтеп - Күрсәтеп тә, сөйләп тә.
Күзли Ташчы Ташчыны — Бөтеркәч сары башны... «Вәт бит, иркә, шомарган.. Оста утырта ташны».
«Иркә» сизми, сүгенә...
(«Шулай итсәң нык була», в Тамйк кыра Касыймич, Ташчы егет шып була.

Кемдер дүртенче каттан Аваз салды шикелле...
— Сагындырдың, карт шайтан, Бер хәл белеп кит инде.
Ала Касыйм кесәдән Чылбырлы зур сәгатен...
Әллә иске дусларда Уздырсынмы әбәтен?—
Менә дүртенче каты Салынасы бинаның. Уч төбендә шикелле Тирә-ягы дөньяның...
— Уз түрдән,
Утыр, Касыйм,
Йомшагын сайлап ташның.
— Каты чәй белән сыйлыйм Хәзер Касыйм — чал башны.
Күрешә пар кул биреп, Күзләргә туры карап.
— Менә, иске дуслар да Куя, дим, кайчак ярап.
Көлә Касыйм аннары Кеткелдәп, җылы итеп.
Карый ул яшьрәкләргә Кызы я улы итеп.
Кан саумыймы, Мәшүдә, Кай көнне беләкләргә?
Рәнҗемә, таш эшенә Мин җүләр өйрәткәнгә.
— Тормыш ничек, Ермолай, Үсәме шаян малай?
— Саумы, Самат-ветеран, Булдымы квартираң?
«Ветеран» дип дәшә ул Күптәнге танышларга.
Иң башлап килгән алар Шәһәрне салышканда.
Берсе — Сергей, бригадир, •Әнә, брезент костюмнан.
Кул кысыша ике ир...
— Саумы,
иркә, чукынган.
Яратты Касыйм аны, Шундый һөнәр иясе!
Таныштырды ал арны Ашхабад фажигасе Ч
Уттай кызган һавада Йөрделәр зур бүректән. Каралдылар чуендай, Әйтерсең, чын төрекмән.
Җан өргәч Ашхабадка, Тоттылар юл бирегә — Девон фонтаны аткан Татарстан иленә.
— Кирәк шәһәр салырга, Буйлатып Зәй буйларын!
...Я, Касыйм дус,
Ник тындың, Кая очты уйларың?
Хәтерлимсең, бу төштә Көнбагышлар урманын, Комбайннар ашыгып Алтын бодай урганын?
Хәзер башка күренешләр, Исми дала җилләре.
Әйләндердең баш-күзне, Эх, син, девон чибәре!
Кайда соң теге гараж, Син, Касыйм, нигез салган? Шәһәр шуннан башланган — Шуннан ул тизлек алган.
Шуннан бит килгән, килгән Бульдозерлар юл ярып;
Юк, гараж күренми дә, Чатта калган югалып.
Иске район үзәге Күренә мескен булып. Ә син, шәһәр — гүзәлем, Кай ара үстең туып!
Тудың, тик көлеп түгел, Көйсезләнеп, карышып. Шат йөзле Касыйм агай йөрде сарыга сабышып.
— Кирәк цемент!
— Агач!
— Таш!
Тордылар тозлап канны.
Калса йөк батып юлда, йөрәкләр сызлап янды.
1 Ашхабадта 1943 елдагы җир тетрәү вакыйгасы.

8
Таш Чу пайда I табылды, Төзүчедә дәрт артты.
Кими тау күз алдында. Үсә шәһәр күп катлы.
Үсә, үсәргә дигәч, Җимереп мең киртәне.
Нәрсә дисең, Касыйм дус, Мактанырга пртәме?
Сүз сезгә, бригадирлар. Оста барда телең тый... Серләшә икәү алар, Башкалар читтән тыңлый.
— Алай, Сергей, бармый эш?
— Төртелде бара торгач, «Вот шулай!» кирәк агач.
— Трест, дим, ни караган?!
— Тормый шул эш аңардан.
— Казан?
- Мәскәүгә язган, Сораталар ЦК дан...
— Минемчә, Сергей, болай: Заводны гөрләтергә, Тимер-бетон җиһазлар Ясауны өлгертергә.
Шәп итеп директорның Басарга койрыгына, Йөрмәсен кырын карап, Бөтен ил боерыгына.
Кушылды сүзгә Самат: —
— Әйттем мин ничә кабат, Туалет юлы калмаган, Проектта каралмаган.
Күр дә тор, монтажчылар Килерләр лом күтәреп; йөрерләр йорт төзелгәч Канал-мазар үткәреп.
Тишәрләр, кызганмыйча, Көзгедәй стенаны, Бу бит җилгә җибәрү Никадәр көч, суманы.
Күрә Касыйм Саматның Бик хаклы үртәлгәнен.
— Белми сул кул кайчакны Уңы ни үтәгәнен.
— Җитте, дуслар, фәлсәфә, Алыйк тамак чылатып.
I Ч у п а й — шул исемдәге авыл янындагы тау.

Кояш тора түбәдә, Күзәтә йөзен чытып.
Утыралар шаулашып, Утыргычка таш алып. Рус, татары, чувашы... Була казагын танып.
Стена бар — кендектән, Юк тәрәзә, юк ишек. Утыралар биектә — Кош юлыңда чәй эчеп.
4
Җиләс җил сөеп тарый, Маңгай чәчен Биҗанның. Егет берәүгә карый. Туры китереп җайны.
Биҗан ул кран йөртә, Иң биектә утыра.
Берәү җирдә «бишек»кә Тезеп ак таш тутыра.
«Бишек» менә һавага Талгын гына, ип кенә... Уйлары күп Биҗанның, Әйтсен ничек дип кенә.
Гүя «бишек» — чын бишек, Җан сөйгәне — түбәндә, — Таш түгел, бәби салган, Ак ефәккә төргән дә.
Тирбәтә аны егет, Бөтен илгә күренеп.
...Үсә таш йорт күп катлы Мәхәббәткә үрелеп.
йөрәккә йөрәк дәшә, Ташка ла таш тезелә.
Үсә йорт, үсә яшьләр, Калмый Касыйм үзе дә.
Калмый да, бирешми дә;
Булсын иде теге чак, Уен-көлке аралаш Сибәргә учлап борчак!
Юк, азып, борчак сибеп Күп шаярмаган Касыйм. Ятим өйдән еракка Алып киткән яшь башын.
«Утырдым поезд читенә, Төтен сирпи битемә.

10
Күз ачып, күзләр йомганчы Җиттем илнең читенә.
Тайга, тау-таш арасы ла, Уйный аю баласы...» Маңгайга тар эз салып, Туган Сучан каласы.
Касыйм өйрәнчек ташчы. Шунда калган эш башы.
Ак палатка, җир идән... Юк киртә яратканда: Килен булып Сәрвәре Төшмәсме палаткага.
Яктан-якка күченеп, Азмы юллар йөрмәде.
Энә каян — җеп шуннан, Диде генә Сәрвәре.
Михнәт арты шатлык бар, Барган юлдан кем туктар: Кыргый дигән якларда Юкка балкымый утлар!
Алма кебек ике ул Үстерделәр бәхеткә:
Равиль — бер дигән шахтер, Тормыш көтә Сәхип тә,
Көтә белеп, ямь табып, йөрми гомер яндырып.
Аяк баскан юлларда Уза факел калдырып.
Бораулый ул җир шарын, Девоннан нефть таба... Дөрес мактый улларын, Шапырмый Касыйм ага.
*
Сәрвәр апа иренә Әйткәләп килде мәгәр: «Уф, суынмый күңелдә Баба нигезе шулкадәр...
Җыеныйк туган якка, Дәшәрбез оланнарны. Сары яфрак булырмын Күрмичәи туганнарны...»
• Изге икән теләге, Әллә ризыгы тарткан...
Биш көнлек юл, күп дисәң, Әлмәткә Ашхабадтан.

Чайкала «бишек» күктә, Өлгер генә таш бнреп. Узыша эш, Касыймның Китә күңеле эреп.
Карый сөеп Биҗанга, Яшьләр тормышы кызык...
Әллә күз кыса аңа, Әллә ул болай кысык.
Ни дисен моңа егет, Тик кранын боргалар... (Шәһәрдә күп краннар, — Кунганмыни торналар).
Отвес тоткан кулына, Карый Касыйм, тикшерә. Әйбәт эшлисең кебек, Ә күңелгә шик керә.
Сул күзе чынлап кысык, Хәзер бөтенләй йомган... Оялтыр төсле әйтеп: «Стенаң кыек булган».
Дәшми оста, баш кага, Ә Сәеткә шул җиткән: «Яратты Касыйм ага». Авызы колакка җиткән.
Ала меңенче ташны, Карый, капшый, уйната, Каймак яккан шикелле, Эремәгә чылата...
һәм утырта бер тында, Тантана бар йөзендә: Сафка басты гади таш, Мең булмаса, йөз елга.
Аргы башта кем — Касыйм, Бирге башта да Касыйм, Өлгерми эш чагында Кашырга да чал башын.
Ару сизелә кайткач, йомшак түшәккә яткач, — Баласымак куана, Билен Сәрвәр уганда.
5
Көз инде,
Бераз салкын, Зыңгылдап тора һава. Яшь имән, усаклардан Алтын өлгеләр ява.

12
Ул агачлар урманнан Килде бу язда гына. Күченеп гомерлеккә, Түгел бик азга гына.
Тели шуны Сәрвәр дә,— Кирәк нигез корырга. Вакыт инде безгә дә Кеше кебек торырга.
Алды ала кәҗәсен, Бер оя каз үстерде.
Әллә ничек, кунды дәрт, Өй алдына төс керде.
Кайтса менә Равиле Үз дигән килен алып, Торыр иде апаңның Керфегеннән нур тамып.
Ник кайтмасын, бездә дә Таш күмере табылган. Кайтып тора якташлар Баку нефте ягыннан.
Уйлый-уйлый шул хакта Коймак өлгертте чәйгә, Турап куйды закуска...
— Я, картым, утыр әйдә.
Бүген кызыл якшәмбе, Туган көн икән тагы.
Әйе, дуслар, Касыймның Иллесе тулган чагы.
Аны зурлап, матурлап Калган пч билгелисе. Әллә ничек, эш белән Җиткән көн сизелмичә.
Сизмәгәндер трест та, Әйтмәгәнсең дусларга. Эчми Сәрвәр, кала тик Үз-үзеңне кыстарга.
Татарда юк шул гадәт — Туган көнне үткәрү. Хараммыни дустыңны Хөрмәтләп тост күтәрү?!
Чөкердәшә икәүсе, Касыйм кызара төшкән... Ике йөз җитеп узган, Аяктан язар «өчтән».
Җырлый ак самовары, Их, чәенең хуш исе. Аның тәмен, ләззәтен Белми әле күп кеше.
13
Тукта, Касыйм, бу ни эш, Күңелең тулган?
Ир ич син!
Нигә туган көнеңә, Үкенмисендер ич син?
Юк ла, кем, болан гына, Юк бер дә шаккатасы.
Ул җыена урамга, Җыен, Сәрвәр апасы.
Киттеләр яшь урамнан, Асфальт суынмаган да. Юк тормыш бу йортларда Тәрәзә куелмаганга.
Бульварда гөлләр түгел, Әрем үсте быелга.
Гөл үрчетү җәрингә Пионерлар уенда.
Бу урам, бу биналар
Күрә беренче көзне.
Нур сибә күктән кояш, Котлыйм дигәндәй сезне.
Менә яңа таш кибет, Ничек күрмисең кереп. Юк әле аның ише, — Әлбәттә, ташчы эше.
Тора халык кайнашып, һәркем кирәген ала. Үз таләбе, хаҗәте Белән яши яшь кала.
Сыгылмалы койкалар
Бик үтә —
Ялт та йолтлар.
Сөенә кибетчеләр Артканга яңа йортлар.
— Әйдә, күз салыйк, карчык, «Балалар дөньясына...» Агыла гына уенчык, — Тормыйлар сумасына.
— Үтәме имезлек тә?
— Бик, бик, — ди кыз, елмаеп.
— Вәт, иркә, өлгер төзеп, Тора семья зураеп.
Бәйләнде күреп Касыйм Таныш бораулаучыны...
— Алгач ал «Балтика»сын, Бу чүп — радиоалгычмы?!
14
Хакыннанмы шүрләдең, Өстәвен карчык түләр... Туктата Сәрвәр ирен,
— Акча юк бит, карт юләр.
Бәйләнер иде тагы, Куймый Сәрвәр иреккә.
— Гомергә шундый калдың. Булмый акыл биреп тә.
Ук шикелле урамның Күренә аргы башы. Өстерәлә берәүнең Күкле-яшелле тавышы.
Дөнья сасытып бара. Аңа диңгез тубыктан.
Аек баганаларда Ыңгыраша чыбыклар.
«Эх-ма, девон каласы, Син ташчының баласы...»
— Карчык, бу бит Мостафа. Беренче прораблыктан. Айнымый да ичмаса,
Кичә эшеннән чыккан.
Калтырана Касыймның Куллары, иреннәре.
Яшьли кипкән күзләрдә Яшь кенә күренмәде.
Яңа бина каршында Торды туктап исерек. Кыек-мыек басты да Югалды чатка кереп.
— Шулай дөнья көткәнче, Артык барыңнан югың... Дәшми Сәрвәр карчыгы, Тик бөтерә шәл чугын.
Сәламлиләр икәүсен, Атлаган саен—таныш. Ә шулай да ямансу, Били күңелне сагыш.
Менә теге таш бина, Шәһәрнең йөзек кашы. Күңел һич ышанмый да, Чынлапмы Чупай ташы?
Бакча ясый мәш килеп Ал галстуклы халык. Шул шаяннар бәхетенә Куйдылар аны салып.
15-
Алды мәрмәр порталлы, Эче — үзе бер дөнья. Оч Айга, йөз картада, Канатлы уйдан туйма...
Чынмы аны салышкан Мостафа дигән берәү? Йорт чыдам, тик ташчысын Тотарлык түгел берәү.
Атлый икәү талгынга, Адымга адым салып. Үтә мәктәп яныннан Касыйм дус уйга калып.
...Мәгәр аның элек тә йомшак иде бу кылы. Җитмәгән сиңа, иркә, Дусларның каты кулы.
Менә, гомер ит инде Балалар бәхтен урлап, — Атамыни,
семьяны
Тормагач ул матурлап.
Уйлыйсың: яши бар да Бер максатка омтылып. Күмәк эш шау-шуында Калган кеше онтылып...»
Ашыга, белмим кая, Хезмәтчел гади халык. Тәбриклиләр бер-берен, Баш киемнәрен салып.
Пионерлар, бер сафка! Отрядлар, җыр сузыгыз! Ташчыга, нефтьчегә Салют биреп узыгыз!
6
Кайда нокта куярга Белми йөрдем беркадәр, Озын колак-күршемиән Ишеттем яңа хәбәр.
Боерык килгән:
салырга Яңа Девон каласы. Китә ди теләп шунда Сергейләр бригадасы.
Кирәк ди иреклеләр Тагын, тагын, тагын да. Тезелә ди ул шәһәр Каманың уң ягында.
16
Белде моңы Касыйм да, Гаҗәпләнде, бот чапты. Әмма Сәрвәр алдында Авызына су капты.
Баш ватты көндез, төнлә, Чәй суынды алдында... Барын ташлап, походка Җыенсынмы тагын да?
Нәрсә — «барын?» Кәҗәме?
Тьфу, терлек тилчәсе! Юк ла аңа атланып Снрат күперен кичәсе.
Ябыга төште Касыйм,. Димәк, чынлап уйлана. .... «Дәшми дә, киңәшми дә, Сергеең ни кылана...»
Кичерә Касыйм күздән Башын тормыш юлының; Ул нинди ач дәрт белән Өйрәнде таш гыйлемен...
Туры калып дәртенә, Килер егет авылдан Төзергә яңа кала, — Өйрәтергә мин булмам.
Карап торыр ташка ул Мәгънәсез әйбер итеп... Ник алыйм белгәнемне Тар кабергә сер итеп?!
Юк, җиткән бер гомергә, Җиткән баштан кичкәне, Калсын аңа — яшь солдат Татысын мин эчкәнне.
Солдат дисең?
Син дәме?
Матур уйлап табылган.
Тик шунысы исеңдәме — Крепость бит алынган?!
Алынган крепостьта Яшисең оя корып. Ул солдат солдатмыни, Калса походта торып?! Тизлек алгач, таш кала
Үсәр бездән башка да...
Кайтты Касыйм беркөнне Тресттан кәгазь тотып.

— Беләм, — диде Сәрвәре, — йөргәнеңне ут йотып.
Улларым исән булсын, Ардым куып артыңнан... (Тәүбә, тәүбә, җил алсын, Каламмы соң картымнан).
Ун көн үткәч, ташчыдан Кош теледәй хат килде. Саулыгына Касыймның Сәрвәр чиксез шат иде.
$ :>*
Бар иде ди Чупай тау, Бөркет ял иткән кунып. Эзләмәгез, тапмассыз, Күчте ул шәһәр булып.
Парк янында буровой, Куйганнар фонарь асып. Сер сорарга кыя алмый, Ай тора читтә басып.
Аптырап калганмы ай Юкка утын базары; Белми ул гөжләгәнен Мичтә девон газлары.
Алма тәгәрәтерлек
Юллары яшь каланың. Кул болгап, уңыш теләп Озатыйк вахталарны.
йортлар,
нурлы таш йортлар, Үрчегәнсез ни кадәр!
Кайда йөри ташчыгыз, Касыйм дустан ни хәбәр?
Әлмәт, 1956 ел.
2. C. Ә. № 5

18