СЫНАУ
Төн уртасы якынлашып килә иде. Хәкимов, завод кешеләрен күз алдыннан кичереп, механика цехына килеп керде. Электр нурларыннан балкыган озын бинада, завод кешеләре теле белән әйткәндә, үзе бер урам кадәр механика цехында ритмлы гүләү яңгырап тора. Урамдагы тынлыкның ялыктыргыч әсиреннән котылып, тормыш сулышын сиздереп торган урам-цехка килеп кергәч, бөтенләй башкача булып китте. Әйтерсең, ике дөнья: тегендә, завод капкасының аргы ягында, тормыш туктап калгандай тынлык, көндезге киеренке эштән соң кешеләр тыныч ялга талганнар. Сыек караңгылык белән өртелгән юаш төн аларның ялларын саклый кебек. Ә биредә, цех эчендә, шау-гөр килеп, тормыш кайный.
Хәкимов цех начальнигы бүлмәсенә кереп пальтосын салды, почмактагы башсыз кадакка эленгән кара халатын алып киде дә куен кесәсеннән кызыл тарак чыгарып, чәчен тигезләде. Аның бу хәрәкәтләре цехта- гыларга пыяла стена аркылы аермачык күренеп тора иде.
Парторгны, беренче булып, тубал чәчле кранчы кыз кул болгап сәламләде. Бу вакытта кранчы кыз «конторка» турысыннан «очып» бара, ә Хәкимов «конторка» ишегеннән чыгып килә иде. Ул югарыдан килгән тавышка күтәрелеп кар^у белән бу кызны таныды. «Минем өчен бөтен кеше бер, олысының да, кечесенең дә башы өстеннән йөрим» дип мактанучы Настя икән. Әнә ул тонна ярымлы заготовканы чебеш кебек кенә эләктергән дә цех буйлап алып бара. Кран бишеге астына беркетелгән прожектор, станоклар урамын балкытып, заготовкага юл ача.
Кранга каршы яктан, теркелдәп килүче йөк арбасын — автокарны үткәреп жибәргәч, Хәкимов уңга борылып, «ялгыз батыр» янына китте. Бу — заводта яңа алынган иң куәтле кыру станогы булып, анда зур маховиклар эшкәртелә иде. Аңа бердәнбер булганы өчен «ялгыз» дип, иң куәтле булуы өчен «батыр» дип исем бирделәр.
Төнге сменада «ялгыз батыр»да фрезерчы Калмурзин эшли иде. Хәкимов бу кешенең соңгы вакыттагы эше турында цех парторгыннан әледән- әлё сорашып торса да, иптәшләр судыннан соң Калмурзин белән бергә- бер очрашканы юк иде.
«Чыжым баганасы» күк озын буйлы, бераз артка чыккан киң жилкәле бу кешене шушындый куәтле яңа станок янында күргәч, Хәкимов эчке дулкынлану белән сөенеп куйды.
Калмурзин, Хәкимовны күргәч, яктырып, үзалдына яшәреп киткән кебек булды. Тиз генә коры чүпрәк алып, кулындагы май тапларын сөртте
3 Ахыры. Башы 2, 3 нче саннарда.
63
һәм: «Ай, абзыкай гынам, төн уртасында күз бәбәгемә күренәсеңме? — дип, Хәкимовка сузылды. Алар, күптән аерылышкан иске дуслар кебек, ике куллап күрештеләр.
— Мишәрне тыңлыймы «ялгыз батыр»? — дип көлде Хәкимов.— Әмма үз ишен тапканнар: куәт ягыннан икегез дә бер чамадыр.
— Тыңлый ул, абзыкай гынам, тыңлатсаң, — диде Калмурзин,—тың-ламаган нәрсә юк ул, тыңлата белергә генә кирәк... Менә хәзер кимертә башлыйм шайтан арбасы тәгәрмәчен...
Ул егетләрчә тураеп, кнопкага басты. Кайдадыр аста мотор гөрләве ишетелде, аннары станокның юан валы кузгалып, меховикны әйләндерә башлады. Калмурзинның үз беләгеннән аз гына нечкәрәк зур кыргыч, тәпән читеннән бал кыргандай, юка алым ясап барды да, икенче әйләнештә тирәнгәрәк кереп, маховик читен кимерергә тотынды.
— Менә ничек сугыштырам мин аларны,—диде Калмурзин, имән бармагын сузып, кыргычны күрсәтте. — Үзе кечкенә, олы абыйсын ничек кимерә.
Ул, кыргычның туры утыруына тәмам ышангач, кечерәк рычагны басып. тизлекне арттырды — әйдә, айгырның көче күп, тизрәк әйләндерсен!
Калмурзин, киң җилкәсен уйнаткалап, станокның икенче ягына чыкты, базга төшеп киткәндәй кинәт чүгәләп, вал төбендәге май запасын карады, аннары, этәрү механизмын тиз-тиз борып, кыргыч басымын арттырды:
— Әйдә, тирәнрәк кимер булмаса,—диде ул, үзе калын иренен җәеп елмайды.
— Маховикны бер сменада эшкәртеп бетерә аласыңмы? — дип сорады Хәкимов.
Калмурзин- тирән сулап куйды:
— Булмый шул, абзыкай гынам,—диде, уфтанулы тавыш белән.— Менә шыл турыда баш ватам әле. Моторның көче зур, станок баһадир, ә кыргыч куя торган урын бер генә. Сигез сәгать кимертәсең, маховик яртылаш кына эшләнеп кала. Матәм, менә бу яктан (кулы белән төртеп, станокның арт өлешен күрсәтте) тагын бер кыргыч куярга урын ясасаң, ничек булыр икән дим.
Калмурзин, «Син ничек карыйсың моңа?» — дигән шикелле, Хәкимовка текәлде. Аның күзләрендә иҗат чаткысы уйный иде.
«Үзгәргән, билләһи, үзгәргән», дип уйлады Хәкимов. Аннары сүзгә күчеп:
— Син дөньяны мина караганда күбрәк күргән кеше, үзең ничек уйлыйсың соң, Хикмәт абзый, — диде.
Хәкимов аңа сынаулы караш ташлап, «Икеләнерме, әллә тәвәккәллек күрсәтерме» дигәнсыман, Калмурзинга текәлде.
Калмурзин көттермәде, бакыр чәчен артка сыпырды да кистереп кенә:
— Чыгарга тиеш, абзыкай гынам, станок түзәрлек, — диде.
— Тәвәңкәл таш ярыр, дигәннәр бабайлар,'—диде Хәкимов,—тәвәккәллә, мастер белән киңәш тә, тәвәккәллә...
Калмурзин кинаяле итеп көлде:
— Бездә киңәшәм дип авыз ачсаң, «грех пополам» ди башлыйлар. Исламов белән ничек булды, абзыкай гынам? Ярый әле, егет чая булып чыкты, махы бирмәде. Ато «грех пополам» дигән бит Вәлишин!
Хәкимов өчен яңа хәбәр иде бу. Парторгның кызыксынуын күргәч, Калмурзин бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Токарь Исламов, яна җайланма уйлап тапкач, беренче булып цех начальнигы белән киңәшкән икән. Вәлишин эшнең асылына төшенеп алган да: «Авторлык уртак булса, җайланма дөнья күрер» дигән. Ә инде Исламов риза булмагач һәм бик каты торгач, Вәлншин икенче юнәлеш алып, җайланманы сынауга тоткарлык ясап килгән. «Металлист»та мәкалә басылып, бу эшкә парткОлМ катнашкач кына җайланма дөнья күрә алган.
64
Бу соңгысы Хәкимов өчен билгеле. Ә менә тегесен — авторлыкны бүләргә маташу вакыйгасын Хәкимов белми иде. «Ниләр генә эшләмәгән ул кеше», — дип уйлады Хәкимов һәм:
— Хәзер Вәлишин бу цехта түгел бит инде, — диде.
Калмурзин тагын чәчен сыпырды һәм эмульсия буялган ияген алга сузып көлеп куйды:
— һе...е... абзыкай гынам! Яхшылар белән бергә яманы да туып тора аның.
Хәкимов Калмурзинның нәрсә әйтергә теләвен аңлады. Ул: «кешеләрнең кем икәнлекләре маңгаена язып куелмаган бит» димәкче була. Димәк, үзеннән башкаларга ышанасы килми.
— Кешеләргә ышанырга кирәк, — диде Хәкимов. — Шул чакта гына җиңүгә өмет багларга мөмкин. Әйтик, цех коллективы теге вакытта менә сезгә ышанмаган булса, бу кеше беткән инде, дип караган булса, откан булыр идеме? Минемчә, оттырган булыр иде. Коллектив сезгә ышанды, төзәлер диде һәм отты. Шулай түгелме?
Калмурзин муенын кашып, елмаеп куйды.
— Ай-яй ерактан кактырасыҗ абзыкай гынам,—диде. Аннары кистереп әйтте:
:— Ярар, багарбыз...
Калмурзин үз станогына ике кыргыч куя алырмы, юкмы анысы киләчәк эше. Ләкин Хәкимовны бер нәрсә сөендерде: техника яңалыкларын пропагандалау буенча алып барыла торган эшләр үзләренең нәтиҗәләрен бирә башлаган. Гади Калмурзиннар хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү турында болай уйлана башлаганнар икән, бу инде ай азагында штурм күтәрү түгел, планны ничек кирәк алай әштер-өштер үтәү түгел, бу инде тоташтан текә күтәрелүгә исәпләгән ныклы нигез ташы.
Хәкимов шулай уйлап, фрезерлар группасына таба атлады — яңа ав-томатларның ничек эшләвен белергә теләде. Ләкин ул автоматлар урамына барып җитә алмады. Ачы тавыш белән кече гудок кычкыруга цехтагы тонык гөрелте кинәт тынып калды. Ике яклап йөреп торган күтәрү краннарындагы прожекторлар сүнгәч, цех бераз караңгыланып китте. Фрезерчылар газлы су баллоны тирәсенә җыелып, тамак ялгап алырга хәзерләнә башладылар.
Хәкимов уңайсызланып калды. Дөньяга кояш яктысыннан гына карау, тормышның яртысы дип әйтерлек төнге шартларда дәвам итүен хәтердән чыгару уңайсызландырды аны. Чыннан да, көндезге смена кешеләре ял вакытында ашханәгә кереп, кайнар аш ашыйлар, кайнар чәй эчәләр. Төнге сменага исә тегесе дә эләкми, монысы да юк. Шушындый цехларың, алтын кешеләрең була торып, менә дигән буфет оештырма инде, ә? Ул чебен кугандай селтәнеп, маңгаена сугып куйды: «Уйлап бетерә алмыйбыз шул барысын да».
23.
— Әбәтегез тәмле булсын, иптәшләр!
— Әйдә, бергә булсын, Сабир Якупович!
Фрезерчылар партком секретарен шулай каршыладылар. Хәкимовка һәркем үзенең икмәге-тозын тәкъдим итте. Кыслачы Самохин төенчеге белән Хәкимов янына ук күчеп утырып, вобласын мактый башлады:
— Бер генә кабып кара әле, аннары үзең дә аерыла алмассың,— диде ул, балыгын мактап. — Үз производством бит, гаҗәп тәмле!
— Кысла булса, балык димәс идең әле,—дип көлештеләр башкалар.
— Анысы дөрес, — диде Егор Кириллович, урталай сындырылган ба-лыкның койрыгыннан тотып, — кыслага җитү кая инде ул!
Егор Кирилловичка «кыслачы» исеме тиктомалга гына бирелмәгән. Зур Идел килгәнгә кадәр, болындагы күлләрнең кыслаларын иң күп то
5. с. ә. № 4 65
тучы шушы кеше булган. Ул җәй буе кысла тоткан, аларны ыслап кояшта киптерә барган һәм аның бу запасы кыш буена җитә торган булган. Ә менә хәзер Зур Идел килгәч, камышлы күлләр «диңгез» астында калгач, кыслалар беткән. Шуннан соң Егор Кириллович авыруга сабышкан— ул кәкре аяклардан башка нишләрмен, дип, сызланган. Хәзер күнеккән инде күнегүен. Шулай да күл кыслаларын онытмый икән. Шушы көзне ул, Зур Идел ярында диңгез кысласы балаларын күргәч, үрле-кырлы сикереп биегән — килгәннәр, мине эзләп килгәннәр дигән. Ләкин алар бик ваклар икән әле. Кирилловичның әйтүенә караганда, киләсе көзгә кыслалар зур булып үсәчәкләр. Шуннан соң күрерсез Егор агагызны — бер дә вобла суырмас, кысла боты гына кимерер.
Хәкимов эче катып көлде:
— Кем инде балыкны кыслага алыштырсын, ә?
Аннары ул үз уйларын сөйләп бирде. Фрезерчылар ничек карыйлар икән, цехта төнге смена өчен буфет оештырсаң әйбәтрәк булмасмы?
— Авызыңа бал да май, Сабир Якубович!—диделәр фрезерчылар бертавыштаи, — без бу мәсьәләне җыелышта күтәрергә дип торадыр идек әле.
— Булды, — диде Хәкимов, — агай-эне каршы килмәгәч, оештырабыз аны!
Егор Кириллович, кыяр-кыймас кына карап, Хәкимовка мөрәҗәгать итте:
— Кызыл почмакта беседа булырга тиеш иде, иптәш парторг. Әгәр рөхсәт итсәгез, без шунда барыр идек?
Хәкимов елмайды:
— Төнлә дә тынгылык бирмиләр диген, ә? һай, бу агитаторларны!
— Бүген яңа агитатор үткәрә, Исламов, — диде Самохин, — яңа кеше, бәлки яңа хәбәрләр әйтер.
Фрезерчылар килгәндә кызыл почмак эшчеләр белән тулган иде инде. Исламов түрдәге өстәл артына кереп баскан да беседаны башларга хәзерләнә. Ул: «Килергә тиешле кешеләр килеп беттеләр бугай» дип, тар гына озын бүлмәгә күз йөртеп чыкты да:
— Башлыйбыз,—диде.
Барысы да тындылар.
— Сүз һава шарлары турында булачак, — диде агитатор һәм, кечкенә блокнотын корымлы бармаклары белән ачып, залга карады. — Бу хәбәрне әле яңа гына радиодан язып алдык.
Самохин, бераз янтаеп, Хәкимовның колагына пышылдады:
— Тапкан сөйләр сүз, һава шарлары!
Яңа агитаторга күренмәскә тырышып, иң арттагы скамьяга утырган Хәкимов (мине күреп уңайсызланмасын, иркенләп сөйләсен дип уйлады ул) шундый ук пышылдау белән җавап бирде:
— Кызыклы мәсьәлә бу, Кириллович, яңа хәбәр.
«Сүз һава шарлары турында булачак» дигәч, башка кешеләр дә үзара елмаешканнар иде. Ләкин агитатор эшнең нәрсәдә икәнлеген сөйләп биргәч, йөзләр җитдиләнде. Кемдер: «Вот, сволочи» дип куйды, Кириллович тезләренә таянып, башын калкытты да:
— Ә анда эшче сыйныф нәрсә карап ята, — дип кычкырды.
— Андагы эшче сыйныф, вакыты җиткәч, үз сүзен әйтер, әлбәттә, —
диде Исламов маңгай турысына килеп төшкән чәч тәлгәшен күтәреп* ____
Ләкин без үзебез уяу булырга тиешбез. Америка империализмы котырынып сугышка хәзерләнә, безнең территориябезгә төрле аппаратлар куелган һава шарлары җибәреп, хәрби разведка алып бармакчы була. Ачык провокация бу, иптәшләр!
«Беседаны әйбәт кенә үткәрә, егет өйрәнә башлаган», — дип уйлады Хәкимов. Ул агитаторның һәр сүзен игътибар белән үлчәп бара, җавапларының төгәллеген җентекләп тикшерә иде. Беседа материалы, «соңгы
66
хәбәрләр» тапшыруыннан язын алынган булуга карамастан, үтемле булып чыкты, кешеләрдә тирән дулкынлану һәм борчылу тудырды.
Алда утыручылардан берәү:
— Ул төрек солтаннарына нәрсә җитмәгән тагы, нишләп алар үз җирләреннән шар очыртып ятырга ирек бирәләр? — дип сорады.
Агитатор, сорау бирүчегә таба борылып:
— Үзе сатылган кешенең җире буламы соң, — диде, — төрек солтаннары үзләре белән бергә Төркия җирен дә америкалыларга саттылар» хәзер анда Америка долларлары хуҗа. Шарларны шулар очырталар.
Бер эшче, мәсьәләгә ачыклык кертергә тырышып булса кирәк:
— Төркия хәзер провокация оясына әйләнде,—дип куйды.
— Назим Хикмәт әйтмешли, — диде агитатор, — Төркиядә дә олы җанлы кешеләр күп. Хезмәт ияләре бүген булмаса иртәгә үз сүзләрен әйтерләр. Моңа шикләнмәскә мөмкин.
— Шулай да эшче сыйныф йомшак анда, — диде Самохин калын тавышы белән, — югыйсә шарларны шунда ук шартлатырлар иде.
Башкалар, аның сүзен хуплагандай, Самохинга борылып карадылар. Моны күргәч, ул тагын да җилләнеп, тырпа мыегын сыпырып җибәрде:
— Дөрес түгелмени? Разве мин үз җиремнән кемгә булса да шар очыртырга ирек бирәм, — диде.
— Билгеле, шулай!—диештеләр эшчеләр.
Ял вакыты төгәлләнеп килә иде. Агитатор күкрәк кесәсеннән «Точ- мех» сәгатен чыгарып, уч төбенә салды да беседаны түгәрәкли башлады.
— һәртөрле шарларны шартлата торган көч, — диде Исламов,— ул без үзебез. Никадәр тырышып эшләсәк, явыз шарлар шулкадәр тиз шартлый барырлар. Сугыш чукмарларының провокациясенә эш темпын көчәйтеп җавап бирик! Егор Кириллович кебек, смена нормасын икеләтә арттырып үтәп, колхозларга яңа машиналарны тизрәк озатыйк!
— Мине кыстырмаса ярамый микәнни, — дип сукранды Самохин.
Кече гудок эш башларга чакырды. Кешеләр айнып киткәндәй, урын-нарыннан торып, кызыл почмактан чыга башладылар. Самохин ачуын басарга теләп булса кирәк, гудокны тирги башлады:
— Әллә пар өстәгәннәр инде, мигә үтеп керә, чырылдык.
Эшчеләр Самохинның гадәтен беләләр, — әгәр дә һава шарлары очмаган булса, ул, мөгаен, гудокны тиргәмәгән булыр иде, киресенчә, «күңелле тавышы белән йокыны ачып җибәрә» дип, мактаган булыр иде. Шуңа күрә аның гудокны сүгүенә сугыш чукмарларын сүгү дип карадылар.
Хәкимов дөрес сагайган икән. Агитатор, аны күргәч, чыннан да уңай-сызланып китте. Ләкин Хәкимов аңа уйланырга ирек бирмәде, шундук кулын кысып:
— Беседаң шәп чыкты, — диде. — Барлык агитаторлар да менә шулай үткәрсәләр, хак сүз эшкә дәртләндерәчәк. Юкса бездә җанлы беседаны газета укуга гына кайтарып калдыру күренешләре бар. Андый ялыктыргыч укуларның берәүгә дә кирәге юк.
Алар цех буйлап атладылар. Кранчы Настя кызыл сигнал бирде: «Сак булыгыз, авыр йөк бара!» Өч тонналы чуен рам җиңел генә үтеп киткәч, кранчы кыз, будкадан башын чыгарып:
— Сабир Якупович, йокларга вакыт! — дип кычкырды.
— Чыннан да, — диде Исламов, зур тәрәзәгә карап, — таң беленеп килә ич, сез кайчан йокларга уйлыйсыз?
— Йокы мәчегә тансык, — дип көлде Хәкимов. — Әнә анда колхозчылар машинаны тизләтегез! диләр.
— Иртәгә җыю башлана түгелме соң?—дип сорады агитатор.
5* 67
— Юк, бүген,—диде Хәкимов,— тан, атып килгәч бүген буладыр инде, ә?
Алар терсәкләре белән төртешеп көлештеләр. Хәкимов бу таңны бәйрәм алды таңына тиңләде. Чөнки бүген яңа машинаны җыю башланачак, ә аннары сынау — бөтен коллектив зарыгып көтә торган сынау! Бу, әлбәттә, яңа машинага гына түгел, коллективның үзенә дә зур сынау булачак.
24.
Таң ничек аткандыр, Хәкимов ул кадәресен күрә алмады. Ләкин ул торып, заводка барырга чыкканда, бөтен дөньяны каплап ябалак-ябалак кар ява иде.
Җилсез, бурансыз, кышкы иртә. Артык салкын да түгел, һавадан ишелеп төшкәндәй тоташ стена булып, эре кар ява. Тротуардагы эзләр шунда ук күмелеп, тигезләнә баралар. Җепшек кар багана башларына ак бүрекләр кидерә, койма өсләренә ак тасмалар сыза, агач ботакларына төенчекләр күтәртеп куя. Чыпчыклар очканы да, балалар йөгерешкәне дә күренми. Сәер тынлык, тоташ кар стенасы, сирәк-мирәк кешеләр...
Хәкимов завод ишек алдына керү белән җыю цехы түбәсенә карады. Яңа заказ алдыннан гына салынган бу цехның өсте вакытлы рәвештә фанер белән генә ябылган, хәтта кыек та ясалмаган иде. Шунлыктан, әгәр җепшек кар көне буе ява калса, фанер такталарның сыгылып төшү куркынычы бар иде. Цех җитәкчеләре моны үзләре дә чамалаганнар күрәсең, ка-р көрәргә кешеләр билгеләгәннәр һәм алар, түбәгә менеп, көпшәк карны җиргә дөпелдәтә дә башлаганнар.
Хәкимов, кул болгап, түбә көрәүчеләрне сәламләде дә ашыгып, парткомга кереп китте.
Аның уенча, тиз генә кереп, Антонина Васильевнадан сорашырга да, әгәр ашыгыч эшләр килеп чыкмаган булса, җыю цехына китәргә кирәк иде. һәм ул, мех якасына сырышкан җепшек карпы да какмыйча, Антонина Васильевна каршысына утырып, сорау артыннан сорау бирә башлады: югарыдан шалтыратмадылармы? Мине сорап кемнәр керде? Ул- бу юкмы?
— Шалтыратучылар булмады, — диде Антонина Васильевна,— әмма бер кыз кереп йөдәтте, колхоздан килгәннәрнең берсе. Керә дә: «Сабир абый килмәдемени әле?»—ди. Аннары тагын чыгып китә. Өчме, дүртме керде инде шунда...
Хәкимов, «кайсы кыз икән ул?» дип, урыныннан торгач, Антонина Васильевна, кабаланып: «Әй, оныта язганмын, Сабир Якупович, пакет бар», диде дә тимер сандык янына йөгерде. Сургучлы пакет обкомнан иде. Хәкимов пакетны әйләндергәләп үз бүлмәсенә чыгарга торганда, Антонина Васильевна әйткән баягы кыз килеп керде.
— Әйдүк, Хәят, — диде Хәкимов, кызны танып. — Рәхим итегез! Сез мине байтактан көтәсез бугай?
Кыз «әйе» дигәндәй, башын селкеде дә Хәкимов артыннан эчке бүлмәгә үтте.
— Сабир абый, минем бер сүзем бар ие, — диде Хәят, оялчап гына.— Вакытыгыз булса, мин аны әйтер нем...
— Әйт, сеңелем, әйт, — диде Хәкимов, — берне түгел икене әйт, мин тыңлыйм.
Ләкин, «бер сүз» тиз генә атылып чыкмады, аны шактый көтәргә туры килде. Башта Хәят сырма кесәсеннән нәрсәдер эзләп маташты, аннарьң «әем лә» дип, чыгып китә башлады.
Хәкимовка, урыныннан торып, аны туктатырга, ягымлырак сүзләр әйтеп, Хәятның телен «ачарга» туры килде.
68
— Менә бүген җыю башланды, тиздән яңа машиналар белән колхоз-ларыгызга китәрсез, — диде Хәкимов.
Бу сүзләрне ишеткәч, кызның кыйгач кашлары җыерылды, бит очындагы сыек алсулык кинәт югалып, йөзе агарды. Ул кесәсеннән алган дүрткел кәгазьне башта әкрен генә, аннары тиз-тиз бөгәрли, нечкә бармаклары белән изә башлады.
Хәкимов үзенең соңгы сүзләре кызга ошамаганлыкны шундук сизде. Ләкин ни өчен ошамады? Ул бу сорауга тиз генә җавап таба алмады.
— Кар болан яуса, машиналарны да озатып булмас, сез дә тиз генә китә алмассыз, — диде ул, уңайсызлыктан чыгарга теләп. Бу аның кар стихиясенә ышанып әйтелгән сүзләре түгел иде. Юк, Хәкимов, кар түгел, таш яуса да, машиналарның озатылачагына, колхозларга җиткереләчәгенә ышана, шулай ук, өйрәнеп җиткәч, колхоз егетләренең һәм кызларының да үз ояларына китәчәкләренә шикләнми иде.
— һе-е, — диде Хәят, борчулы йөзен шунда ук үзгәртеп, — кар бүген ява, иртәгә эри ул.
Шулай диде дә, озын керфеге астыннан Хәкимовка карап, «бер сүзен» әйтеп салды:
— /Миңа заводта калырга ярдәм итсәгез не, Сабир абый?
Хәкимов өчен һич көтелмәгән сорау иде бу. Ул моңа нәрсә дип җавап бирергә дә белмәде. Кыз, кыюлыгы җитеп, парткомга, Сабир абыйсы янына кергән, димәк, Касыйм белән серләре береккән.
Хәкимов балаларча көрсенеп куйды.
«Ничек хәл итәргә бу мәсьәләне?» — дип уйлады ул. Әгәр аз гына каты орынсаң, алай ярамый, сеңелкәй, дисәң, бөтенләй хәтере калыр, үпкәләр. Ә инде яшьләр мәхәббәте алдында тоз кебек эреп, кызны заводта калдыру ягына бассаң, ул чагында колхоз кешеләре нәрсә диярләр? «Шәһәр акыллы ул, хәтта үзебез түләп хәзерләгән кадрларны да алып кала» — димәсләрме?
һичшиксез, шулай диярләр һәм алар хаклы булачаклар.
— һе-м-м... — дип куйды Хәкимов, — менә мәсьәлә дисәң дә ярый, ичмасам. Бер ягыннан да якын килеп булмый. Әллә бергәләп хәл итикме, булмаса?
— Ничек?—диде Хәят, сораулы караш ташлап.
Хәкимов җиңеләеп китте, елмайды.
— Ничек дисеңме? — диде ул, кабатлап. — Менә ничек: хәзер иң әһә- миятлесе кайсысы? Авылның шәһәргә ярдәмеме, әллә шәһәрнең авылга ярдәмеме? Безнең карашча, хәзер иң мөһиме — шәһәрнең авылга ярдәме.
Хәят сагайды, Сабир абыйсы аның фикерен якламый шикелле тоелды. Менә хәзер Хәкимов әкрен генә урыныннан торыр да колхоз кызына туп-туры карап әйтер: «Булмый, сеңелем, ярдәм итә алмыйм»,— дияр. «Сабир абый булышыр» дип, Касыйм ялгыш уйлады микәнни?
Хәят өметсезләнеп башын түбән иде. Хәтта Сабир абыйсының аягүрә басуын һәм ике кулын бил каешы өстеннән кушырып, елмаеп карап торуын да күрмәде бугай. Шулай да Хәкимовның ягымлырак тавышы аңа тәэсир итте булса кирәк. Ул яңадан башын күтәрә төшеп, озын керфекләрен каккалап, Сабир абыйсына карап тора башлады.
— Мәсьәләне дөрес хәл кылырга ярдәм итә торган бик уңай яңалык бар, — диде Хәкимов, тамак кырып. — Колхоз да канәгать булыр, сез дә үкенмәссез!
Ул «сез» сүзенә басым ясады һәм, шуның белән, ике кеше турында сөйләвен аңлатырга тырышты. Сабир абыйсының әйтүенә караганда, завод коллективы үзенең алдынгы эшчеләрен авылга җибәреп, МТСларга һәм колхозларга ярдәхм итәргә уйлый икән. Бу фикерне югары органнар яхшы дип тапканнар. Шул уңай белән, әгәр үзе теләсә, Касыйм Исла-
69
мовны да МТСка механик итеп җибәрергә мөмкин. Ә инде МТС белән колхоз арасы һәрвакыт якын, ямансыларга туры килмәс...
Хәкимов шулай диде, ә үзе башка нәрсә турында уйлады. Әгәр Исламов авылга китәргә риза булса, ул чагында аның авторитеты җанлы агитация булачак. Заводта икейөзчеләр хәрәкәтен башлап җибәргән кеше артыннан башкалар да кузгалырлар. Ул чагында авыл өчен иң яхшыларны сайлау мөмкинлеге туар!
Хәкимов шулай уйлады, ә үзе Хәятка бөтенләй башка сорау бирде.
— Ала-ай... —дип сузды ул, — заводта калырга дисез, ә? Кайсы цехта, кем булып эшләргә исәп?
Хәят үз колагына үзе ышанмыйча кычкырып сорады:
— Калырга дисезме?
— Әйе, — диде Хәкимов, — әгәр калырга теләсәгез дим?
— Касыйм авылга китсә, нишләп калыйм ди мин?
Хәкимов елмайды:
— Шулай мәслихәт булса, ул чагында Касыйм белән әйбәтләп сөйләшегез. Ул китәм дисә, без җибәрүче!
Партком бүлмәсеннән Хәят үз аягы белән чыктымы, әллә очып үттеме, бу турыда ул һич тә ачык итеп әйтә алмас иде. Тик моны Хәкимов кына күреп калды һәм кулларын җәеп сөйләнде:
— Менә бит яшьлек — канаты да үзендә, шоферы да рольдә!
25.
Халык телендә: «Өй салуның ние бар, мүклисе дә чутлыйсы» дигән мәкаль йөри. Бу, билгеле, эшкә җиңел караучыларга төрттереп әйтелгән сүз.
Завод җитәкчеләре дә баштарак шулай уйлаганнар иде. Частьлар эшләү генә үзләштерелсен, аннары барысы да җанланачак, эш биеп кенә барачак, дигәннәр иде.
Запас частьлар планын теләгәнчә биетергә өйрәнгән Куприянов белән Шаммазов өчен бу шулай тоелган иде. Ләкин, яңа машинаны җыя башлау көне җиткәч, эш алай биерлек булып чыкмады.
Куприяновка үз ялгышын икърар итү җиңел түгел иде түгелен. Шулай да ул яшеренү юлына басмады. Җыю цехында хәлнең начарлана баруын сизү белән: «Кереп чык әле, туганкай, киңәшеп алыйк әле?»— дип, Хәкимовка шалтыратты.
Хәкимов директорның характерын яхшы белә: Куприянов: «Кереп чык әле, туганкай», дигән икән, димәк, нәрсәгәдер төртелгән, үзе генә хәл итә алмый. Чөнки эш яхшы барганда, ул беркайчан да «туганкай» дип шалтыратмый, андый вакытта чәнечкеле итеп: «Нихәл, политик?» — ди.
Хәкимов, озын чуклы көрән шарфын муенына урап, гимнастеркадан гына килеп кергәч, Куприянов йөзен җыерып куйды:
— Ай-яй, җиңелчә йөрисең, — диде шелтәле тавыш белән, — әллә чахотка эзлисеңме?
— Зарар юк. Салкыны әллә ни куркырлык түгел!—диде Хәкимов,
елмаеп. «
Директор барлык цехларның начальникларын чакырган. Алар стена буендагы биек терәкле урындыкларга тезелеп утырганнар. Директор өстәле янындагы йомшак кәнәфидә баш инженер Шаммазов йокымсырап утыра. Аңа каршы кәнәфидә беркем дә юк. Хәкимов килеп кергәч, баш инженер хром итек сыланып торган таза аякларын үзенә таба тартты, — утыр, янәсе, урын калдырылган.
Хәкимов барысы белән берьюлы исәнләшеп, түргә узды да сул як почмактагы зур сәгать янына килеп, цех начальникларыннан артып кал*
70
ган урындыкка утырды. Аннары, «мин хәзер» дигән төсле итеп, директорга карады.
— «Тагып киңәшмә икән» дип курыкмагыз, — диде Куприянов, кө-лемсерәп, — утырыш та түгел, киңәшмә дә түгел, просто киңәшү өчен чакырдым.
Барысы да елмаешып куйдылар. Башка вакытларда я «планерка» дип, я «йомгаклау киңәшмәсе» дип, рәсми тон белән сөйли башлаучы Куприянов бүген, ипчектер, таркау күренә иде. Директорның болай «йомшаруы» бүтәннәргә бик үк аңлашылып җитмәсә дә, Хәкимовка аңлашыла иде. Җыю цехы начальнигы Пемеиовиың сүрән йөзен, аның башкалардан читтәрәк, директор өстәленең уң ягындагы ялгыз урындыкта утыруын күрү белән үк Хәкимов мәсьәләгә төшенде. Чөнки җыю цехындагы тоткарлык парткомга билгеле, ул турыда коммунистлар кичә үк хәбәр иткәннәр, ашыгыч чара күрүне сораганнар иде. Бу мәсьәләгә карата Хәкимовның ныклап уйланылган планы, цех коммунистларының киңәшләрен исәпкә алган фикерләре бар.
Куприянов, өстәлдәге калын пыяла астына җәеп салынган сызымнарга карап, цех начальникларына мөрәҗәгать итте:
— График өзелә, нишлибез?
Инструментлар цехы начальнигы Вәлишин, шуны гына көткәндәй, як-ягына каранып алды да:
— Нишлисең, — диде, — боз катмыйча Иделне кичеп булмый, дигәндәй, частьлар килеп җитүне көтәргә туры килер, башка чара юк.
Ул моны терсәкле вал мәсьәләсенә карата әйтте. Завод терсәкле валны Урал заводларының берсеннән алырга тиеш иде. Күптән үк заявка бирелгән булса да, министрлыктан «бүген, иртәгә» дип, сузып киләләр. «КФС»ны җыя башлау белән эш шуңа килеп төртелде. Әгәр иртәгә терсәкле валлар килеп җитмәсә, икенче сменага эш булмаячак. Шуннан инде график сүтелә башлый, җыю эше туктала, яңа машинаны өлгертү срогы өзелә.
Моның шулай булачагын Вәлишин яхшы белә. Шулай да ул Иделнең теге ягына чыгу өчен боз катуны көтәргә тәкъдим итә. Бу аның: «Валлар килгәнне тыныч кына көтеп утырырга кирәк» дигән сүзе.
һай, кара эчле кеше бу Вәлишин! Башта яңа машинаны планга кертүгә каршы килеп йөрде. Аннары Исламов башлангычын кабергә күмәргә маташты. Зур цехтан алынып, таррак күләмле эшкә күчерелгәч, тавышы-тыны басылган иде шикелле. Менә хәзер җае килеп чыккач, яңадан чөй кыстырырга маташа, үзенең «ашыгудан файда юк» дигән тезисын акламакчы була.
Куприянов күзлеген киеп, Вәлишинга карады да:
— Димәк, көтәргә тәкъдим итәсең? — диде.
Аннары Пеменовка борылып:
— Җыю цехы ничек уйлый? — дип сорады.
Пеменов серле итеп Хәкимовка карап алды, аннары баш инженерның тырнак чистартуына сәерсенеп торды да, башын селкеп:
— Алай ярамас, Илья Яковлевич,—диде. — Җыю эшен туктатмаска кирәк.
Шаммазов башын күтәреп, телен шартлатты:
— Вал урынына нәрсә куясың, утын агачымы?
Хәкимовның кырыс тавышы барысын да сискәндереп җибәрде.
— Әйе, — диде ул, Шаммазовның кинаяле соравын яклагаисыман,— терсәкле валлар китертүне тәэмин итмәгәнбез икән, утын агачы куеп булса да «КФС»ны җыю эшен дәвам иттерергә туры килер. Чөнки...
Хәкимов туктауга Куприянов аңа гаҗәпләнебрәк карап куйды. «Бу кеше дә сүзен бүләр икән», дип уйлады ул. Хәкимов исә «чөнки» дип кабатлады да сөйләп китте:
— Чөнки колхозлар машина көтәләр.
71
Вәлишиига шул җитә калды.
— Менә ичмаса, техника прогрессы дисәң дә ярый моны, — диде ул, көлеп, — агач валлы электр станцияләре ясауга кадәр үсеп җиттек диген, ә?
— Уен-көлке соңыннан, — диде Куприянов, — ә хәзер эш турында сөйләшергә кирәк.
Директор Хәкимовка сораулы караш ташлап тынды: я, нинди утын агачы?
Хәкимов аңлатып бирде. Эш утын агачында түгел икән, туачак кыен-лыкларны алдан күреп, аны каршылауга хәзерләнүдә икән. Җыю цехы коммунистлары, моны сизенеп, моннан өч көн элек, кою цехы коммунистлары белән киңәшкәннәр. Алар терсәкле валның формасын ясаганнар һәм аны гади металлдан коеп та караганнар. Цех коммунистлары вакытлы рәвештә шушы валларны куеп торырга һәм «КФС»ны җыю эшен дәвам иттерергә тәкъдим итәләр икән. Ә инде чын валлар килгәч, вакытлылар урынына аларны кую артык кыен булмас.
Куприянов иркен сулап куйды. Кечкенә инициатива зур бәладән коткара!
Цех коммунистлары тәкъдимен бик теләп кабул иттеләр.
Ләкин, терсәкле валдан тыш, икенче тоткарлык бар икән әле. Монысын инде «гади металл» белән алыштырып булмаячак, чөнки сүз кешеләр турында бара иде.
Элек, запас частьлар эшләп яткан чакта, җыю цехы юк иде һәм, шунлыктан, бу эшне яхшы белүче кадрлар да хәзерләнмәгән иде. Яңа машинаны үзләштерү чорында слесарь-җыючыларны өйрәтү барды баруын. Ләкин, «КФС»ны җыя башлагач, ул кадрларның җитмәве билгеле булды. Машинистлыкка өйрәнү өчен колхозлардан килгән егетләр һәм кызлар да җыю цехындагы бу «ертыкны» ямый алмадылар. Шуның өс- теиә, колхозчыларның китү вакытлары да якынлашып килә иде.
Цех начальнигы Пеменовтан докладной алгач, директор Куприянов каушап калды. — Бер ертыкны ямадым дигәндә, икенче тишектән җил өрә башлый, — дип зарланды ул. — Хәзер генә каян аласың андый өлгереп җиткән кадрларны? Алма да һәрвакыт пешеп тормый бит!
Баш инженер Шаммазов өйрәнчек-колхозчыларны җибәрми торырга, алар ярдәме белән җыю эшләрен тизләтергә тәкъдим итте. Завод интересыннан караганда бу дөрес шикелле күренә иде. Ни әйтсәң дә, алар инде күп нәрсәләргә өйрәнделәр — лекцияләр тыңладылар, сызымнар белән таныштылар, детальләр хәзерләүдә дә катнаштылар, менә хәзер җыю эшенә булышалар. МТСлар сайлап җибәргән бу яшьләр арасында күзгә күренеп торган талантлар, машинистлык эшендә үрнәк күрсәтерлек егетләр һәм кызлар бар.
Директор Куприянов, шуларны күз алдыннан кичереп:
— Чыннан да, — дип куйды, — булачак машинистларның өйрәнү срокларын яңадан ике-өч айга озайтуны сорап, җитәкче органнарга мөрәҗәгать итәргәме әллә?
Куприянов, ярдәм эзләгәндәй, як ягына каранды. Ләкин сүз катучы булмады. Көтмәгәндә килеп туган әлеге кыенлык, идән ярыгыннан калкып чыккан әрсез гөмбә шикелле, басып тора башлады.
— Менә бу штука!—диде директор, башын кашып. — Бер кешегә түгел, ун кешегә дә бирешми. Кыен... Чыннан да кыен мәсьәлә бу...
— Кыен дип, кул кушырып утырырга ярамый бит инде.
Барысы да Хәкимовка карадылар. Кемгә карата әйтелде икән бу сүзләр—директорга каратамы, әллә барыбызга дамы? Парторг исә аларның берсенә дә карамаган — алюмин мөштеген тез башына куйган да шырпы кыйпылчыгы белән тазартып азаплана. Мөштегенең очлы башын авызына кабып, яңаклары туптай кабарганчы өрә дә, тагын тез башына куеп, чистарта башлый. Карап торсаң, эчпошыргыч кыланыш—
72
«кул кушырып утырырга ярамый» дип, бөтен кешене үзеңә карат та, кул кушыру гына түгел, муеныңны да түбән бөгеп, мөштек чистарт, имеш.
Куприянов түзмәде, Хәкимовка таба борылды да:
— Ярый, кул кушырмадык ди, шуннан нишләргә соң?—диде.
Хәкимов мөштегенә тагын бер өреп, аны күкрәк кесәсенә шудырды да, тураеп, үз фикерен әйтеп бирде.
Партком секретареның фикеренчә, заводта кадрлар җитәрлек икән. Колхозчы өйрәнчекләрне тоткарламыйча да җыю эшләрен кызу темп белән алып барырга тулы мөмкинлекләр бар. Моның өчен зур цехлардан унбиш-егерме эшчене җыю цехына күчерергә кирәк.
— Сөйләве ансат, — диде Шаммазов, тамагын кырып. — Кайсы цех начальнигы үзеннән кеше арттырыр икән?
— Механика цехы, — диде Хәкимов кырыс кына, — анда кадрлар күп һәм яхшылар. Ул Куприяновка карап: — Директор приказ биргәч, кайсы начальник буйсынмас икән? — дип елмайды.
Куприянов мәсьәләгә төшенеп алды. Партком секретаре уибиш-егер- ме эшчене механика цехыннан җыю цехына күчерергә, шул юл белән өзеклекне булдырмый калырга тәкъдим итә. Күңелгә ятышлы күренә бу тәкъдим. Чөнки икейөзчеләр хәрәкәте үскән саен механика цехының эше җайлана бара. Берне ике иткәч, ике кешенең берсен алырга да мөмкин- дер. Ләкин кемнәрне күчерергә?
Хәкимов бу сорауга да ачык итеп җавап бирде.
— Кемнәрне күчерергәме?—диде ул, зур серне ачарга җыенгандай алгарак сузыла төшеп. — Минемчә, үзләре теләк белдергән эшчеләрне күчерергә кирәк. Беренче чиратта, коммунистларны!
— Акыллы киңәш! — Куприянов урыныннан торып, Шаммазов янына барды, — ә сез кызмагыз, иптәш главный! Сабир Якубович белән бергәләп сайлагыз да, бүген үк җыю цехына күчерегез! —Аннары Пеменов- ка карап: — Егерме кеше җитәр бит, иптәш начальник?—дип сорады.
— Слесарьлар булса җитә,—диде Пеменов, — ләкин тәҗрибәлеләре булсын, юкса...
Куприянов, кулын күтәреп, аны туктатты. Мәсьәлә хәл ителде, янәсе, бернинди «юкса, фәлән» юк.
Киңәшмә булмаган киңәшү шуның белән төгәлләнде. Хәкимов, Шам- мазовны әйдәп, механика цехына юнәлде.
26.
Сугыш елларында мондый күренешләр еш була торган иде, һәм аңа берәүнең дә исе китми иде. Алдан коммунистларны чакырып сөйләшәләр, аннары алар, станок янына килеп, башкаларга җиткерәләр, һәм шунда ук эшкә керешелә, кешеләр, смена араларын онытып, тәүлекләр буе цехтан чыкмый эшлиләр, фронт заказларын үз вакытында үтиләр иде.
Бүген коммунистларның ашык-пошык кызыл почмакка җыелулары күпләр өчен сәер тоелды. Нәкъ сугыш елындагыча: партоешма секретаре кул болгап үтеп китте, сменадагы коммунистлар дәррәү аның артыннан агылдылар, һәм шундук киңәшмә дә башланды.
— Ашыгыч задание, — диде Хәкимов, цех коммунистларына туп-ту- ры карап, — җыю цехына егерме кеше кирәк.
— Исемлек бардыр бит? — дип сорады Ипатов. — Әйдә укы да, бетте китте.
Хәкимов елмайды:
— Бетте-китте түгел, Иомин Яхоитович, иреклеләр кирәк. Аннары кешеләр өстеннән күз йөртеп:
— Кемнәр тели? — диде.
73
Беренче булып Исламов кул күтәрде.
— Токарьлар кирәкми, — диде Шаммазов, кимсетүле караш ташлап, — барысына да кысылырга торма.
Хәкимов баш инженерның сүзләрен расларга теләгәндәй:
— Токарьлар кирәкми шул, энекәш! — диде.
Исламов гаҗәпләнеп кулларын җәйде. Аның металл тузаны кунган коңгырт йөзе: «Ә мин кем? Кирәк чагында слесарь түгелмени?» дия иде.
— Гафу итегез!—диде ул, Хәкимовка да, Шаммазовка да мөрәҗәгать итеп. — Мин дүртенче разрядлы слесарь, кулымда язуым бар!
— Токарьлыкка укып, слесарьлыкка таныклык алдыңмыни?—диде Шаммазов һәм шаркылдап көлде, башкаларның көлүенә исәп тотып, елтыр күзләрен уйнатып алды, ләкин теләктәшләр күренмәде. Баш инженерның йөзе, болыт астына кереп югалган ай кебек, шундук сүнеп калды.
Исламовның белдерүе цех коммунистлары өчен яңалык түгел иде. Соңгы вакытта бик күп яшь эшчеләр өстәмә профессия үзләштереп, тиешле сынау үттеләр һәм таныклыклар алдылар. Шуңа күрә, бүгенге токарьның иртәгә слесарь булуы, яки тегесен дә, монысын да берьюлы башкаруы артык гаҗәпләнерлек түгел иде.
Шулай да, Исламовның бу белдерүе Хәкимовка зур яңалык булып тоелды. Ул, партком секретаре буларак, бу яшь токарьны кайчаннан бирле өйрәнә, аның эше белән, тормышы белән дә кызыксынып килә. Ә Исламов исә, партком секретарена үч иткәндәй, яңалык өстенә яңалыкны өстәп кенә' тора. Менә хәзер ул: «Мин слесарь һөнәрен яхшы бе- ләм» ди, «кирәк икән, монтажчы да, җыючы да була алам» ди.
Хәкимов Исламовка карап торды да, эчендәге шатлыгын тышка чыгарып:
— Мин сине яхшы беләм дип йөри идем, — диде,— ләкин белеп бетерә алмаганмын икән әле. Өйрәнүне дәвам иттерергә кирәк булыр.
Ипатов, кызык әйбер күргәндәй, кеткелдәп куйды.
— һай, кеше дигән нәрсә, бик катлаулы машина ул, Сабир Якубович, — диде ул, көлүендә дәвам итеп. — Аны белеп бетерү өчен кешенең үз гомере кадәр вакыт кирәк. Аннары Исламовка борылып, тырпа мыегын сыпыргалап торды да: — Слесарьлык эшен яхшы белә, кызарырга туры килмәс,—диде.
Карт мастер мактау сүзенә иң сараннарның берсе иде. Аның яклавын исәпкә алдылар. Исламовны җыю цехына күчерергә булдылар. Ул бик канәгать булып, урындык башына элеп куйган козырексыз кепкасын алырга да онытып, кызыл почмактан чыгып китте. Хәзер аның бөтен уйлары җыю цехында, Хәят белән янәшә торып, яңа машинаны җыюда иде.
«...Мач килде, — дип уйлады Исламов, үзенә генә аңлашыла торган эчке дулкынлану белән, — көтмәгәндә үз аягы белән килеп чыкты.» Әйе, бу турыда Касыйм күп уйлаган иде, Хәят белән көннәр буе бергә булу, аның белән янәшә торып эшләү турында әллә нинди планнар корып йөргән иде. Ләкин ул җыю цехына күчү хакында сүз кузгату өчен бернинди сәбәп таба алмады.
Менә шулай эчтән янып йөргәндә, күктән көткән җирдән килеп чыкты дигәндәй, килде дә чыкты, артык мәшәкатьсез-нисез генә Касыймны җыю цехына күчереп тә куйдылар. Хәзер ул бер селтәнүдә ике куянны егып сала — машинаны җыю эшен тизләтүгә турыдан-туры катнаша һәм, иң мөһиме, Хәят белән бергәләп авылга юл тоту көннәрен якынайта алачак.
Бергәләп юл тоту! Баштарак шикләнеп каралган, уенсыман итеп күз алдына китерелгән бу сүзләр хәзер нинди якын, нинди ягымлы булып киттеләр, аларны атлаган саен, керфек тибрәткән саен кабатлыйсы, һәр
74
вакыт тел очында тотасы килә. Менә хәзер бөтен дөньяны шаккатырырлык җайланма унлап табасы иде дә («ташбака» кебекне генә түгел, әлбәттә!), күз ачып йомганчы «КФС»ны җыеп ташлыйсы иде, хәтта ул сынап тормаслык та булсын иде. Менә ул вакытта Исламов үз теләгенә атнасы-ае белән генә түгел, көне-сәгате белән ирешер иде. Юк шул, ул кадәресен эшләп булмас! Хәзер андый хыялларны бер читкә куярга да, көтмәгәндә калкып чыккан әлеге «мач килүдән» файдаланып, машинаны җыю эшен тизләтергә — иң мокатдәсе шул! Чөнки җыюны тизләтү, сынауны якынайту ул. Ә сынау артында зур бәхет балкып тора — Хәят белән бергәләп юлга чыгу, бергәләп кайту һәм... барысы да бергәләп...
Иреклеләр, җыю цехына күчәргә теләүчеләр күп булып чыкты. Хәки- мов аларның һәркайсы белән аерым-аерым сөйләште, коллективның намусы һәм акылы булып үскән бу егетләр өчен күңеленнән горурланып куйды.
Иң алдынгылардан егерме кеше сайлап алынгач, башка теләүчеләргә чын күңелдән рәхмәт әйтеп, аларны кызыл почмактан озаткач, Хәкимов, яшьләрчә җиңел атлап, Шаммазов янына килде һәм аның кулын кысты:
— Сиңа да зур рәхмәт, Сөләйман туган,—диде. — Мондый арслан- нарны үстерүдә синең дә өлешең зур. Аларны күргәч, сине дә гел уңай яктан гына искә аласы килә. Эшеңдә яңа уңышлар телим!
Шаммазов бер мәлгә аптырап торды. Аннары зур авызын колакларына кадәр җәеп, Хәкимовның иңенә сугып куйды:
— Әмма дә хитри политик син — башта чарлыйсың-чарлыйсың да, аннары тотып карыйсың: әйбәт үткенләнгәнме, янәсе.
-Алар, көлешеп, цехтан чыгып киттеләр.
27
Салкыннар көчәя барды. Кешеләр кыш турында гына сөйли башладылар. Базарларда, магазин алларында чыршы сәүдәсе җәелеп китте, һәркайда яңа ел хәзерлеге башланды.
Шимбә көн иде. Завод яшьләре яңа кышны катокта каршыларга булдылар. Күрсәткечләр тактасы янына ябыштырылган зур белдерүне күргәч, Хәкимов туктап, балаларча кызыксыну белән укып чыкты. Белдерүдә: «Барыгыз да, барыгыз да — яше-карты, завод катогына! Кышны каршылау кичәсенә!» диелгән иде.
— Әйбәт чара! — диде Хәкимов, кем беләндер сөйләшкәндәй кычкырып, аннары як-ягына каранып алды. Эш вакыты булгангадырмы, әллә салкыннан куркыпмы, күрсәткечләр тактасы янында беркем дә юк иде. Ләкин завком секретаре салкыннан курыкмаган, икейөзчеләр хәрәкәтенә кушылган яңа исем-фамилияләрне бик хәстәрләп, күрсәткечләр тактасына тезеп чыккан. Хәзер алар баштагы ялгызлыктан, Зөһрә йолдыз шикелле үзләре генә балкудан котылып, зур армиягә әйләнгәннәр — бүген өстәлгән исемнәрне укып чыгу өчен генә дә әллә никадәр вакыт кирәк булачак.
— Бик әйбәт, —диде Хәкимов һәм, тиз-тиз атлап, завкомга кереп китте.
Завкомда техник секретарьдан башка беркем дә юк иде. Хәкимов үзе кызыксынган сорауларның берсенә дә ачык җавап ала алмады. Хәер, катокның нинди хәлдә булуын, «кышны каршылау» кичәсенә хәзерлекнең торышын техник секретарь каян белсен. Бөтен эше күрсәткечләр тактасына исем-фамилияләр язудан гыйбарәт булган бу гөнаһсыз кызчык катокка барып караган дисеңмени! Завком председателе Яһудин да андый «вак-төякләр» белән, ай-һай, кызыксындымы икән? Ул «масштаб» артыннан куарга ярата бит!
■
75
Иң яхшысы — үзең барып, үз күзең белән күрү, турыдан-туры үзең катнашу. Яшьләр артыннан чабып, боз көзгесе өстендә бер-ике мәртәбә егылып кайту үзе ни тора!
Хәкимов катокка үзе барырга булды. Кичен алар өчәүләп — хатыны Мөнҗия, улы Фәрит һәм Сабир үзе — катокка килеп керделәр.
Көзге карындык бозда ук шуа башлаган Фәрит, тонык суга чыккан чабак кебек уйнаклап, каток уртасына кереп китте. Соңгы елларда олыгаюны сылтау итеп бу ләззәттән читләшә башлаган ата белән ана, кыюсызланыбрак, каток кырыенда басып калдылар.
Ул да булмады, өстенә чаңгы костюмы, башына калфаксыман ак бәйләм кигән бер абыйны ияртеп, Фәрит килеп җитте. Фәрит өчен абый, Сабир өчен җаный булган бу егет заводның комсомол комитеты секретаре Чайко иде.
— Фәрит әйткәч, ышанмый тордым, — диде ул ухылдап, — Сабир Якубович, чыннан да бу сезме? — Аннары җавап көтмичә өстәде: — Дөресен генә әйткәндә, мин сезне чакырырга кыймадым, шелтәләрсез дип курыктым.
— Нигә шелтәләргә, — диде Хәкимов, Чайконың иңенә ябышып,— спорт оештырган кешене шелтәлиләр димени! Я, ничек, каток әйбәтме?
Чайконың йөзе сүрәнләнеп китте:
— Хәзер ярыйсы инде, юкса харап була яздык,—диде ул, уңайсызланып.
Комсомол комитеты өч көн элек, завкомга мөрәҗәгать итеп, катокны әзерләшүдә ярдәм сораган икән. Завком председателе Яһудин: «Була, була, егетләр, тик оештырыгыз гына»,—дигән. Шуңа ышанып, комсомол комитеты да тынычланган, биш-алты кеше беркеткән дә тимер аяклар әзерләүгә керешкән. Дөрес, ул көнне комсомолецлар катокны чистартканнар чистартуын. Ләкин аннан соңгы буран яңадан үз эшен эшләргә өлгергән. Завкомнан исә катокка барып караучы да булмаган. Шулай итеп, ата улга, ана кызга ышану аркасында, каток яхшылап чистартылмыйча, кичтән йөзләнмичә калган. Бүген иртән карарга килсәләр, каток кар каплаган килеш ята икән. Нишләргә? Белдерүләрне җыеп алып, мич артына качаргамы?
Юк, алай ярамый, коллектив алдында оят булачак. Чайко, сменада булмаган комсомолецларны җыеп, катокны кардан чистартуны оештырган. Кичтән су сибелмәгәнлектән, боз кытыршы, шуу өчен җайсызрак икән.
— Ярый әле, килеп карыйсы иттек, юкса харап була идек, — диде Чайко, көрсенеп. — Бу Яһудин абыйны да әйтер ием, гел алдый...
Хәкимов: «А-ла-ай...» дип сузды да:
— Безнең өчен мәҗбүри булган бер закон бар, энекәш, — диде. — Ул закон әйтә: «ышан, ләкин тикшер», ди. Аңладыңмы?
Чайко башын селкеде:
— Аңладым.
— Я, алайса, безне дә шуарга өйрәт!
Хәкимов бер кулы белән Чайконы, икенче кулы белән Мөнҗияне җи-тәкләде:
— Киттекме?
Алар каток кырыендагы кар өеме буйлап киттеләр. Фәрит исә алар гирәсеннән уйнаклап барды да, кыршаулап алырга теләгәндәй, зур түгәрәк ясап, күздән югалды. Тимераягы астыннан ялт итеп очкын күренеп калды.
— Авыррак шул, энекәш,—диде Хәкимов, — онытыла башлаган. Ялкаулансаң, шулай бит ул — сорап-нитеп тормый, китә дә бара.
Мөнҗиянең килешәсе килмәде бугай, мактанулы тавышы яңгырады:
— Бер дә онытылмаган әле, чыжлап кына бара!
Хәкимов шаркылдап көлде:
76
— Без чыжылдыйбыз, яшьләр выжылдыйлар. Шулаймы, комсомол? Чайко дәшмәде. Ул кемнәрнедер игътибар белән күзәтә иде.
Менә оркестр уйнап җибәрде. Бер төркем яшьләр, уртага чыгып, төрле фигуралар ясый башладылар. Мөнҗия, туктап, маңгаен сөртте дә Сабирга пышылдады:
— Кара теге егетне, ничек тырышып өйрәтә кызны.
Хәкимов тиз генә борылып, Мөнҗия ымлаган якка карады. Алардан ун-унбиш метр чамасы ераклыкта, катокның көнбатыш өлешендәге буш урында, ике кеше мәш киләләр иде. Киң итәкле кара юбка киеп, билен зәңгәр пута белән буып куйган, башына да зәңгәр берет кигән, калку күкрәкле, таза гәүдәле кыз иркәләнеп чәрелди, «Ай, куркам, эчкә кермим, менә шушы рәшәткәләргә тотынып кына барам», ди. Егет курыкмаска, кыюрак атларга өнди, «күп булса ике егылырбыз, өченчесендә инде син күр дә мин күр!» дип көлә. «Менә болан, кулларны як-якка селтәп, аякларны алга шудырып җибәреп атла. Во... во... во... ЛАеиә шулай. Тәк... тәк... тәк... Чәчрәп китим, менә дигән чыга. Алгарак шудырып, як-якка җибәр аякларыңны, кизәнебрәк селтә кулларыңны. Менә, менә шулай, һә-әй... булмады. Но, ничево, болай гына егылу була ул, зарар юк...»
Алар бер-бере белән шулкадәр мавыкканнар, әйтерсең, боз кырында алардан башка берәү дә юк. Музыка тавышы да ишетелми, кешеләрнең боз кыры буйлап куышулары да күренми аларга. Бу минутта, клуб артындагы зур катокта алар өчен ике генә кеше яши: берсе — Касыйм Исламов, икенчесе — Хәят Зәйнуллина.
Хәкимов, сәер кызыксынып, аларга озак карап торды. Яшьлек мавыгуымы, мәхәббәт тартымымы бу! Мөгаен, соңгысы дөрестер. Башта кызның заводта калырга йөрүе, ә соңыннан егетнең авылга китәргә канатлануы шуннан килеп чыккандыр. Хәер, кызлар тартмаса да, Исламов авылга китүгә каршы килмәс иде, партия чакыргач, барыр иде.
Хәкимов хатынын әйдәп, аларга таба шуа башлады.
— Ул егет колхоз кызын гына өйрәтми, заводта байтак кешеләрне өйрәтә, — диде Хәкимов, — Исламов дигән егетебез шул инде. Ә тегесе — колхоздан машинистлыкка өйрәнергә килгән Хәят исемле кыз. Тиздән алар бергәләп авылга китәчәкләр.
Сабир елмаеп, Мөнҗиягә карады:
— Аңлашыла торгандыр?
— Аңлашыла, — диде Мөнҗия, күзләрен уйнатып иренә елмайды.— Алай булгач, ул тирәгә бармыйк, яшьләргә комачауламыйк!
Сабир уңга борылды, ике кулын алга сузып, Мөнҗиягә үрелде. Алар кулларын аркылы-торкылы тоташтырып, бер-ике вак адым ясадылар да, башларын алгарак сузып, боз көзгесе өстендә йөзә башладылар.
Мавыктыргыч ял булып чыкты бу. Кышны каршылау тантанасына партком секретареның бөтен семьясы белән килүе яшьләрнең болай да киң җәелгән канатларын бермә-бер үстергәндәй булды. Хәкимов катокның нинди хәлдә булуын үз күзләре белән генә түгел, аяклары белән дә капшап карады. Алар кайтырга чыкканда төн уртасы якынлашып килә иде инде.
Шул чак, кара болыттай бүселеп, клуб ишегеннән кешеләр чыга башлады. Алар үзләре белән куе пар, төчкелт тир исе алып чыктылар. Баскычтан төшеп, шыгырдавык кар өстенә ике аяклап баскач, һәркем туктап якасын күтәрде, пальто төймәләрен барлап карады. Аида да, монда да шырпы сыздылар, салкын һавага тәмәке төтене күтәрелде.
Шушы болытка Хәкимовлар семьясы һәм алар белән катоктан чыккай тагын берничә кеше килеп кушылды. Клубтан чыгучылар яңа спектакльдән алган тәэсирләрен уртаклашалар, кайсы артистның ничек уйнавы турында фикер алышалар иде.
77
— Яхшы нәрсә, — диде берәү, Хәкимовлар артыннан атлаучы калын тавышлы кеше. — Драматург та көчле биргән, артистлар да оста уйныйлар. Татар совет драматургиясенең яңа уңышы бу!
Аның белән янәшә атлаучы икенче берәү, каракүл якасын торгызып, сул кулы белән авызын каплаган елак тавышлы кеше, иренеп һәм шул ук вакытта тәкәббер һаваланып, үз фикерен белдерде:
— Шулай да авыррак, нервыга тия!
Хәкимов, колагын уган булып, борылып карады. Арттан атлаучылар аны шунда ук танып алдылар.
— Я, нихәл, политик? — диде Куприянов, тавышын тагын да калынайта төшеп. — Халык театр караганда мин тимераяк шуып йөрим диген, ә?
— Әттәем, парткоммыни әле бу? — дип кеткелдәде Яһудин,— мин тагы яшь спортчылар дип торам!
— Ошадымы? — диде Хәкимов, алар белән тигезләнеп. — Нинди спектакль карадыгыз?
Куприянов шатлыгын уртаклашырга ашыкты. Аның тирән тәэсирләнүе йөзенә бәреп чыккан иде.
— Спектакль генә түгел бу, туганкай, — хәзинә,—диде ул, үзалдына күңеллеләнеп, — бай хәзинә! Муса героебызны карадык!
Ул әйтеп бетерә алмады, кесәсеннән яулык алып, битен сөрткәндәй итте. Сизелеп тора: директорның күңеле нечкәргән иде.
Мөнҗия иренең беләген авырттырырлык итеп чеметте дә:
— Сезон башланганга ни гомер, бер постановка караганыбыз юк,— диде.
— Әттәем,—дип көлде Яһудин,— көздән бирле берне дә карамадыгыз, ә? Әйтәм аны су кабып йөри. Үзе караса, бүтәннәрне дә өндәр ие, мәгәр?
— Дөрес булса, шәп түгел, культурадан башка культуралы булып -булмый,—диде Куприянов.
Хәкимов акланырга тырышты. Сезнеңчә, физкультура-спорт культурага керми икән. Менә сиңа иске авыздан яңа сүз! Ә мин әйтсәм: «Завод яшьләре кышны каршылаганда, дирекция белән завком клубка бикләнеп утыралар» дисәм, дөрес булмасмыни? Спектакльне буранлы көндә дә карап була аны. Мондый көнне катокта яхшырак.
Куприянов сүзне тирәнгә җибәрмәскә тырышты.
— Спорт ягыннан караганда синеке дөрес, театр ягыннан карасак, безнеке дөрес, — диде ул, салкын һаваны урталай яргандай көлеп, — иң дөресе исә һәммәсен бергә бәйләп алып бару — эш тә артта калмасын, культурадан да читләшмә.
Ул Хәкимовка якынрак килеп, аны култыклады да:
— Катокның рәте бармы?—диде.
Хәкимовка шул гына кирәк иде. Ул Яһудинга карамыйча гына завкомны кыздыра башлады. Ярый әле, комсомол комитеты уяулык күрсәткән, юкса бүгенге спорт походы өзеләчәк икән, ышандыручы күп, эшләүче юк. Ә без контроль ясамыйбыз.
— Яңа машинаны чыгарып җибәрик инде, аннары тотынырбыз, — диде Яһудин, бер дә исе китмичә генә. — Партком үзе шулай ди ич: алгы сызыкта «КФС» тора ди!
Хәкимов җилкәсен җыерып куйды. Катокта тирләгән тәнгә салкын бәрә иде.
— Тизрәк атлыйк, — диде Мөнҗия, борчылып,—сиңа салкын тимәсен!
Хәкимов моны ишеттеме, юкмы, Мөнҗиягә җавап бирмәде. Ул Яһу- динның «алгы сызыгы» турында уйлана иде. Чыннан да шулай бит — һәр кешенең үз ялгышы бар: Яһудин, гомуми агымга ияреп, физкультура- спорт эшен икенче планга куя; Хәкимов, «хәзер төп нәрсә — машинаны
78
өлгертү» дип, спектакльләргә йөрүне кичектереп килә, Куприянов исә ба-рысыннан да әз-мәз авыз итәргә теләп, запчасть чоры гадәтләреннән аерыла алмый.
Хәкимов эченнән әкрен генә зарланып барды. Әмма катлаулы да сон бу тормыш дигәннәре. Аңа төшенү өчен, дөнья кадәр белем өстенә, тау кадәр тәҗрибә кирәк. Ә бездә беренчесе сайрак, икенчесе кечерәк.
28.
Кыш башлаганнан бирле мондый буран булганы юк иде әле. Әйтерсең. дөнья актарыла — сыбызгылы җил, ышык урыннардагы көртләрне кузгатып, бер урыннан икенче урынга күчерә, кар чәчмәләрен һавада болгатып уйный да, көчле өермә ясап, еракларга алып китә, барысын да тигезләргә теләгәндәй, чокыр эчләрен тутыра, яр буйларын сылый.
Бу әле урамда, каралты араларында шулай. Ә Идел өстендә, зур-зур көренделәр ясап каткан боз кырында ничектер? Тын алгысыз, күз ачкы- сыздыр! Анда кар чәчмәләре түгел, ак манаралар, кар кибәннәре бөтереләдер. Нәкъ төньяк котып, тик ак аюлары гына юк.
Шушындый буранлы иртәдә, чәршәмбе көнне, «Кызыл октябрь» кешеләре яна машинаны сыный башларга булдылар. Беренче җыелган өч машинаның барлык детальләре белгечләр тарафыннан соңгы мәртәбә җентекләп тикшерелеп, сызымнар буенча барлап чыгылганнан соң, чакырылган оешмалардан кешеләр килеп беткәч, сынау цехында киеренке эш башланды.
Сынау! Никадәр дулкынлануны, өмет һәм куркуларны үз эченә ала бу сүз. Ул бүген йөзләрчә кешеләрне уйланырга, борчылырга мәҗбүр итә.
Сынау нәрсә күрсәтер? Ярый ла барысы да уңышлы чыгып, турыдан- туры серийныйга күчелсә? Ул вакытта өйрәнү һәм үзләштерү чоры кыенлыклары артта калып, кешеләр «камилләштерү» дигән киң юлга чыгарлар иде. Чөнки әйбәтлекнең чиге юк бит аның!
Сынау уңышлы чыкмаса, чатаклыклар килеп чыкса? Ул вакытта шәп түгел, искене ямаган шикелле, яңа машинаны сүтү, детальләрнең, частьларның үзара мөнәсәбәтләрен өйрәнү, чатаклыкның сәбәпләрен ачу белән азапланырга, кыйммәтле вакытны югалтырга туры киләчәк. Андый хәлдә коллектив алга атламый, үз күләгәсен тотарга маташкандай бер тирәдә таптана. Әйе, вакыт факторын оттыру — ул, артка атлау дигән сүз. Машинаны ясый башлаган көннәрдә авызны пешергән бу нәрсәне кемнең яңадан кабып карыйсы килер икән? Юктыр, андый кеше юктыр заводта!
Әгәр сынау цехы ишеге төбенә килеп җитмәгән булса, Хәкимов тагын ниләр уйлаган булыр иде икән? Мондый уйларның иге дә, чиге дә юк кебек тоелды аңа. Ләкин, цехка кергәч, аларның берсе дә дип әйтерлек калмады. Әйтерсең, сыбызгылы буран суырып алып калды ул уйларны.
Шулай да күңел тыныч түгел. Хәер, башкаларның да шулайдыр. Әнә бит Куприяновның да чигә тамырлары үзалдына тартышып-тартышып куя. Ә Пеменов? Кулларын артка куйган да асфальт идән буйлап цехның озынлыгын үлчи — үзе әрле-бирле йөри, үзенең күңелендә гел бер уй: «Җыю вакытында бөтенесен дә күреп бетерә алдыкмы икән?»
Цехның уң ягына, стена белән машина арасыннан иркен үтеп йөрерлек урын калдырылып, өч «КФС» тезеп куелган. Цементланган нигезгә утыртылгач, алар очарга җыенган кара кош шикелле булып күренәләр. Су багының ялтыратып буялган стенасында кешеләрнең шәүләләре чагылып китә. Җыючы слесарьлар соңгы трубаларны тоташтыралар.
Аннары машинистлар соңгы сүзләрен әйтергә тиешләр. Алар «булды» диделәрме, мичләргә яга башларга мөмкин. Ләкин хмашинистлар ашык-мыйлар, тегесенә дә, монысына да «вакчылланалар».
— Әй, чибәр егет, ике труба арасына резин беләзек кидерергә оныткансың ич?
79
— Шаяртма, беләзекнең алтыны кидертелгән, — ди Исламов. Аннары Хәятка карап, авыз эченнән генә зарлана.— Бу машинистларның һәркай- сы шушылар шикелле вакчыл буламы икән?
— Уен эш түгел, Касыйм, вакчылланып та таман гына булыр әле, — ди Хәят.
Мичкә утын тутыручы Гөлчәһрә «һе-е» дип суза да:
— Исегез киткән икән,—ди. — Башта гына шулай була ул, аннары күнегелә...
Өлкән машинистның карлыккан тавышы ишетелде:
— Ягез, колхозчы-студентлар! Бөтенесен дә карап өлгерә алдыгызмы?
— Өлгердек... — диләр өйрәнчекләр.
— Сораулар юк, значит,—дип, йомгаклый өлкән машинист.
— Юк... юк... — диләр өйрәнчекләр.
Бакларга су тутырылып беткәч, мичләргә яга башладылар. Монысы да өйрәнчекләр өстенә төште — анда без барып якмабыз, өйрәнегез, янәсе.
Ягарга дигәндә, булдыралар инде алар — авылда утын хәзерләүчеләр дә, кыш буе кисеп, мичкә ягучылар да алар булмыйча кем булсын!
Сул яктагы «КФС» миченә утын, уртадагысыныкына торф; уң яктагы- сыныкына таш күмер яктылар — күрербез, кайсы ничек алдырыр!
Ул да булмады, берсеннән-берсе уздырырга теләгәндәй, төтен суыргычлар тиз атучы зениткалар кебек такмакларга керештеләр.
— Монысы булды, — диде Хәкимов, алюмин мөштегенә сигарет тыгып, — зениткалар тигез эшлиләр. Хәзер алдагысын көтеп карыйк.
Уң яктагы «КФС» янына чүгәләгән Куприянов Хәкимовка күтәрелеп карады да:
— Иң ялыктыргычы башланды,—диде.
Сорап торасы да юк, директор суның тизрәк кайнавын, парның үкереп чыгуын, терсәкле валның дулап әйләнә башлавын һәм аңа ияреп маховикларның чабарга керешүләрен түземсезләнеп көтә. Ләкин законнан узып булмый бит. Су кайнауның да, пар күтәрелүнең дә үз законы бар. Кайчан шул закон хәрәкәткә килер, шунда машина да әйләнә башлар. Ә хәзер көтәргә, сабырлык күрсәтергә кирәк!
Кешеләр, үзләре дә сизмәстән төркемнәргә бүленеп, төрле урыннарга җыелдылар—конструкторлар һәм инженерлар үлчәгеч приборлар куелган зур өстәл тирәсенә утырдылар, Хәкимов белән Куприянов янына цех начальниклары килеп чүгәләделәр, колхоз өйрәнчекләре слесарьлар һәм машинистлар тирәсендә кайнаша башладылар.
һай, озын да тоела соң шушындый вакытта минутлар! Тышта буран үкерүе, мичтә усак утынының «чарт — черт» килүе, чи торфның тонык чыжлавы йөрәкне оета, күз кабаклары авырайган кебек була. Әйләнә- тирәне шомлы тынлык чолгап алган. Ләкин бу тыштан караганда гына шулай. Ә эчтә, күңел түрендә, пар казаны әллә кайчан кайнап чыккан, генератор дырылдап әйләнә. Менә озак та үтмәс, алар шау-гөр килеп тышка бәреп чыгарлар.
— Җан керә башлады,—дип пышылдый баш конструктор,— ташкүмер тиз алдыра шул!
Хәкимов, монометрга карап, Куприяновка төртә:
— Елан теле уйный башлады!
Барысы да җанланып китәләр.
Исламов, колагын куеп, пар казанын тыңлый да Хәятка карап елмая:
— Шаулый, чәчрәп китим, шаулый!
— Миңа ишетелми, әллә колагым тыгылган инде, — ди Хәят.
Гөлчәһрәнең чая тавышы яңгырый:
— Якынрак килеп тыңла, ишетелер!
80
— Ай-яй, пешерсә...
Тревога күтәргәндәй шом салып, телефон шалтырый. Барысы да шул якка, тиздән цех начальнигы бүлмәсе булачак урынга куелган өстәл өстендәге аппаратка карыйлар. Коммутатор өсте-өстенә сигнал бирә: Тр... р...р... тр...р...тр.:.р..:
Гади шалтырау /түгел бу, нишләптер, ятырак!
— Иптәш директор, телефонга!—дип мөрәҗәгать итә цех начальнигы.
Куприянов, ашыгып, трубканы ала:
— Әйе, тыңлыйм! Исәнмесез, Захар Игнатьевич! Башладык. Хәзергә нормальный.
Куприянов киеренке төс ала, гәүдәсен турайтып: «Есть!» дип куя.
— Яхшы, яхшы, аңладым, тыныч булыгыз, Захар Игнатьевич... Хушыгыз!
Ул Хәкимов янына килеп, аның колагына пышылдый. Парторгның йөзендә кызыксыну билгесе чагыла. Филимонов сынауның барышы турында сорашкан икән. Шунда ук кисәтү дә ясаган: «Сынау корбансыз булмый» дигән иске караштан чыгып эш итә күрмәгез, сак булыгыз! дигән.
Хәкимов, җитдиләнеп, тирә-юньгә карап алды:
— Ә без балаларча кыланабыз, — диде. Чыннан да, берәр дефект булып. пар казаны кәҗәләнсә?
Куприяновның тыныч тавышы ишетелде:
— Ул кадәресе үк булмас булуын, шулай да...
Аның күзе монометрга төште:
— Әһә! Унбиш!
Атмосфера басымы унбишкә җиткән, сифонны ябып, парны җибәрергә мөмкин. Баш конструкторның һәм баш инженерның фикеренчә, бөтенесе дә нормаль бара, сагаерлык нәрсә күренми. Шаммазов уң кулын күтәреп, өченче «КФС» машинистына ишарә ясый:
— Сифонны яп!
Моны күреп, өлкән машинист бөтен көченә кычкыра:
— Сто-оп!
Аның карлыккан тавышы куркыныч яңгырый: — Ашыкмагыз! яхшылап карарга кирәк.
Сораулы күзләр өлкән машинистка юнәләләр — нәрсә бар, нигә тук-татырга?
— Сальник су үткәрә, — ди өлкән машинист Кумыкин.— Белер-белмәс кешеләрдән җыйдыргач, шулай булмый хәле юк...
Хәкимов сабырлыкка өнди. М-ондый хәлиткеч минутларда ашыгырга да ярамый, паникага да бирелмәскә кирәк. Кемдә булмый ялгышлык!.. Сальникны монтажлаганда кайбер нәрсәләр күреп җиткерелмәгән икән, нигә аның өчен хәзер паника куптарырга — сынауны туктатып, сальникны төзәтергә, кешеләрне үз ялгышлары өстендә өйрәтергә кирәк. Колхозларда үзләре генә эш итәчәк яшь машинистлар өчен бу аеруча кирәкле нәрсә. Чакыр үзләрен, иптәш Кумыкин, кулың белән төртеп күрсәт, бәйнә-бәйнә аңлат. Алар да сабак алсыннар, үзебез дә нәтиҗә ясыйк!
Исламов, аяк очы белән дәү-дәү атлап, Хәят янына килә, кыска муенын сузарга тырышкандай, үрелеп, аның колагына пышылдый:
— Сабир абый һаман сезнең турыда кайгырта, — ди ул Хәятка.— Әгәр булдыра алса, бөтен акылын биреп җибәрер иде сезгә.
— Шулай булмыйча, — дип җавап кайтара Хәят,— колхозда заводныкы шикелле машинистлар юк бит!
— Ә мин, — ди Исламов, бармагы белән күкрәгенә төртеп, — начар машинист булыр дип уйлыйсыңмы мине?
Кая инде алай уйлау, нишләп алай уйласын ди Хәят! Исламов үзен авылга җибәрүне сорап гариза биргән көннән бирле Хәят канатлы кошка әйләнде — кунмаган агачы, сайрамаган минуты юк. Менә бу сынаулар
81
уңышлы үтсен иде дә, тизрәк китәргә генә булсын иде. һай, сагындырды туган-үскән җирләр—тынгысыз этләре, тәкәббер әтәчләре, кунакчыл кешеләре, көтү-көтү мал-туарлары белән мәш килүче колхоз авылы!
Парны өрдерү краныннан чыгарып, сальникны рәтләгәннән соң, манометр яңадан күтәрелә башлады. Кешеләрнең сулышлары кысылган кебек тоела, йөрәкләр ешрак тибә шикелле. Якадан ул-бу килеп чыкмаса гына ярар иде!
Пар басымы тигез күтәрелә барып, монометр унбишне күрсәтә башлагач, сифонны яптылар. Җибәрү вентиленнән цилиндрга барган көчле пар конденсатка җан кертте, терсәкле вал кымшанып куйды. Моны күргәч, өлкән машинист Кумыкин бер якка авышып, терсәкле валга көч бирергә теләгәндәй кулларын алга сузды.
Терсәкле вал әкрен генә күтәрелеп бер әйләнеш ясады да, үзе артыннан башкаларны иярткәндәй маховикны әйләндерә башлады. Кумыкин иңбашларын турайтты да, йөгерешкә җыенган төсле, алга омтылып куйды.
Машина бизгәк тоткандай калтыранырга керешкәч, Кумыкин, иркен сулап, «күрәсезме» дигән төсле як-ягына каранды.
Баш конструкторның кәгазь төсле ак йөзе алсуланып китте, ул кулларын угалап, машина тирәсеннән әйләнде, маховикка кулын тидереп алды, башын кыңгырайтып, цилиндрны тыңлады. Өлкән машинист Кумы- кии исә, майлы кулларын чүпрәккә сөртә-сөртә, әле бер урынга, әле икенче урынга карап торды да, калын иренен киң итеп җәеп, сөйләнде:
— Лубрикатор майны тигез бирә, золотник штоклары ползуннарга әйбәт тоташканнар, тукландыру насосы суны көчле тарта.
Бу вакытта аның йөнтәс ябык йөзе генә түгел, сирәк сары тешләре дә елмаялар иде.
Зур маховикның калын җилкәсенә киң каеш эләктереп, генераторны тоташтыргач, Кумыкинның йөзенә үчекләү карашы чыкты, һәм ул колакчынын артка шудырды да:
— Яле, баһадир, монысын өстерәп кара әле!—диде.
Машинаның тыпырчынуы басылды, бизгәге бетте. Ул" авыр йөкле автомобиль, асфальт юлга чыккач, тигез һәм салмак чыжлап барган кебек, ритмлы гүләү чыгарып эшли башлады. Әйтәсе дә юк, әйбәт өстери!
Зур станциядән алына торган утларны сүндерделәр. Бүлү тактасы янында басып торган яшь монтер яңа линияне тоташтырды. Шул чак, күз камаштыргыч җете якты булып, яңа лампочкалар кабынды. Цех эче яңа нурлар белән балкып китте.
Юк, цех эче генә түгел икән, яңа машинаны ясауда, яңа машинаны сынауда катнашучыларның йөзләре дә шул нурлар кебек балкыйлар, җиңү дәрте белән очкынланалар икән.
Хәкимов белән Куприянов, тирән дулкынланып, баш конструктор янына атладылар:
— Җиңү белән, Сергей Александрович! Яңа нурлар яңа авылны — колхоз авылын көчле балкытсыннар!
Алар, өчәүләп, цехтагыларның кулларын кысып чыктылар. Кешеләрнең йөзләрендә яңа нурлар — иҗат эшендә, хезмәт фронтында яуланган җиңү нурлары балкый иде.
29.
Елның соңгы көне килеп җитте. Хәкимов, аны күрми калудан курыккандай таңнан торып, Мөнҗиянең чәен дә көтмичә, клубка китте.
— Бүген иң тыгыз көн, — диде ул, хатынын тынычландырып, — әгәр оушасам, көндезге чәйгә кайтырмын.
— Мәгәр бушамасаң, кичкә кадәр буш карын белән чабарсыңмы? — дип көлде Мөнҗия.
<3. С. Ә. №4.
82
— Бүген анысына да күнәргә мөмкин, — диде Хәкимов, — тик кичә генә яхшы үтсен...
«Кызыл октябрь»лыларның күптәннән урнашкан, әйтергә кирәк, үзеиә бер гадәт булып киткән традицияләре бар: алар яңа елны һәрвакыт бергә, бер семья булып, клубта үткәрәләр. Заводта эшләүчеләрнең олысы- кечесе клубка җыела һәм иртә таңга кадәр күңел ача.
Быел исә, завод тарихында беренче тапкыр буларак яңа машина эшләү үзләштерелгәч һәм яңа ел иртәсендә беренче «КФС»лар авылга оза- тылырга тиеш булгач, кичә дә шушы вакыйгага багышланды.
Эш болан зурга киткәч, аңа хәзерлек тә үз югарылыгында булырга тиеш иде. Хәкимов шуларның бөтенесен искә алып, соңгы көннәрен кичәне хәзерләүгә багышлады һәм, бүген, декабрь аеның соңгы көнендә, хәзерлек эшләрен һәрьяктан тикшереп чыгарга, «тар» урыннар күренсә, бик тиз «киңәйтергә»^ тулыландырырга кирәк иде.
Клуб янында Хәкимовны Чайко каршы алды. «Димәк, бу эштә комсомол да үзен җаваплы сизә», — дип уйлады Хәкимов һәм:
— Чыршы ошыймы? — дип сорады.
Клуб алдындагы мәйданга утыртып куелган зур чыршы тирәсен берничә мәртәбә әйләнергә өлгергән Чайко, башын артка кайшалдырып, югары карады да:
— Очтагы йолдыз матур эшләнмәгән, — диде. — Ничектер, ераккарак күренә торган итәсе иде шуны.
Алар чыршы тирәсеннән бергәләп әйләнделәр дә яңа гына көрәлеп, кар көртләре як-якка өелгән тар юлдан клубка кереп киттеләр.
— Аның тыштагысы бер хәл инде. Мондый салкында берәү дә чыршы янында озак туктап тормас. Ә менә эчтәгесе кояштай балкырга тиеш! — диде Хәкимов.
Клубның барлык заллары һәм бүлмәләре чыршы-ресторанга әйләнгән иде. Ашханә мөдире Гофман бу кадәр савыт-сабаны каян табып бетергән дә ничек итеп буфетларны оста урнаштыра һәм матур итеп бизи алган, һәммәсе ялт итеп тора. Хәкимов, залларны карап чыккач:
— Тырышканнар, — дип куйды.
Ул моны Гофманга карата гына әйттеме, я булмаса, барысына берьюлы бәя бирдеме, аңлавы кыен иде. һәрхәлдә, бер нәрсә ачык: хәзерлекнең барышы Хәкимовны канәгатьләндерде.
Кышкы көн — карыш буе гына, диләр бит. Алай-болай иткәнче, теге- сен-монысын караштырганчы көн үтеп тә китте. Беренче смена кайтып, йортларга утлар алынгач, зур чыршы тирәсенә җыела да башладылар.
Сырхау карчыгын ияртеп, бәсле сакалын сыпыра-сыпыра тимерче Камали килеп җитте. Ул да булмады, чыршының аргы ягыннан бөтен оясы белән Иомин Яхонтович Ипатов килеп чыкты. Алар иртә юньдә смена башланыр алдыннан бик хозурланып күрешкәннәр, хәл-әхвәл сорашканнар иде инде. Ә менә хәзер, кызыллы-яшелле утлар, төрле уенчыклар белән бизәлгән зур чыршы янында очрашкач, бер-берсен күптәннән күрмәгән кешеләр кебек, тагын ике куллап күрештеләр.
— Бәйрәм котлы булсын, — диде Ипатов, чын күңелдән сөенеп.
— Бергә-бергә үтсен, — диде Камали карт, дустының кулын кысып.
Алар яныннан, гөр килеп, завод яшьләре үтеп киттеләр. Колхоз өйрән-чекләрен ияртеп, Исламов килеп җитте.
— Яңа ел чыршысы ошыймы?—диде ул, кызларга карап.
— Бик, бик ошый, — дип җавап кайтарды Хәят.
Мамык шәлен борыныннан ураган Гөлчәһрә, башын кайшалдырып, зур чыршыга карап торды да:
— Бик харап, — диде, — безнең урманда моннан биш тапкыр зурлары бар.
6* 83.
Заводка эшкә кергәч, җыю цехына куелган һәм колхоз кызлары белән бик тиз ияләшеп киткән Бәдәр, яца перчаткасын күрсәтергә теләгәндәй, кулын сузып:
— Әнә тегеләрен кара син аның,—диде дә Гөлчәһрәнең шәл очыннан тартты. — Ничә мең сумлык уенчык куелган анда?
— Уенчык бала-чагага тансык. Мин ул яшьтән үткән инде!—диде Гөлчәһрә.
Бәдәр, тулы йөзен балкытып, Гөлчәһрәгә карады һәм:
— Мине чая диләр, әмма син зәһәррәк, — диде, — телеңнән ут чыга, сүз түгел.
Яшьләр көлүеннән чыршы яны яңгырап китте. Алар бер-берсен әйдәп, клубка юнәлделәр.
Билетлар таратылмаган, урындык номерлары күрсәтелмәгән булса да, һәркем үз урынын белеп утырды: картлар иң алга, сәхнәгә барып терәлгән өстәл тирәсенә утырыштылар; яшьләр исә стена буйларынарак, арткы өстәлләр тирәсенә урнаштылар.
Озын өстәл башына, кунак сыйлаучы басып торырга тиеш урынга, Хәкимов килеп, андагы урындыкны бер читкәрәк этеп куйды. Икенче өстәл башына килеп, Куприянов урын алды. Обком секретаре Филимонов, бер төркем эшчеләр белән залларны карап чыкты да Камали картлар янына килеп утырды. Барлык кешеләр арасында иң 'биеге булып, Калмурзинның бакыр башы күренде..
Бу минутларда һәркемнең йөзендә тантана шатлыгы чагыла, башкаларга күренерлек булып, дулкынлану сизелә иде. Чөнки үз кешеләрең белән бергә булу, алар белән бергәләп яңа елны каршылау, алар хезмәте тудырган уңышлар белән горурлану, ничектер, күңелгә дәрт, йөрәккә рәхәтлек бирә иде.
Залда утыручы һәркем бер нәрсәне бик ачык хис итте: әгәр иҗат уңышы булмаса, хезмәт тантана итмәсә, бу залдагы яшел чыршылар яшь булып, хрусталь люстралар шат булып күренмәсләр иде. Хезмәт бөтенесен дә яшәртә, хезмәт бөтенесен дә балкыта. Ул — тормышның алласы!
— Бүген без үз хезмәтебезнең җимешләрен татыйбыз, — диде Хәкимов, яңа ел кичәсенә килгән кешеләрне котлап, — менә бу нурлар (Сабнр кулын күтәреп, хрусталь люстраны күрсәтте) сынау цехында эшләп торучы «КФС» лардан килә. Әнә ул кайнар парны (Сабнр, кулын сузып, җылыту батареясын күрсәтте) безнең «КФС»лар бирәләр. Тиздән алар колхозларны шулай балкытырлар, колхозчыларны шулай җылытырлар. Бу яңа машина безнең союзыбызны ныгытучы яңа көч булыр!
Ипатов түзмәде, урыныннан торып кулын болгады:
— Әйбәт кешеләр дә җибәргәч, союз крепостька әйләнер!
Хәят, үрелеп, Касыймның колагына пышылдады:
— Ныклабрак тыңла, мыек абый сине мактый.
Хәкимов сүзләренең эчтәлеге белән мавыккан Исламов сискәнеп китте:
— Нигә мине генә булсын! Без унҗиде кеше, — диде ул кабаланып.
Авылга китүчеләрнең исемнәре әйтелеп, аларга наказ рәвешендә матур теләкләр белдерелгәч һәм, барлык вакыйгаларның йомгагы сыйфатында өстәл өсләре ачылып, яңа елны котлый-котлый тостлар күтәрелә башлагач, тәбәнәгрәк буйлы елгыр егет туптай атылып сәхнәгә чыкты да:
— Бабайлар һәм әбиләр! Абзыйлар һәм апалар! Энеләр һәм сеңелләр! — дип, бер-бер артлы тезеп китте, — барыгызга, барыгызга да «КФС» тогыдай якты, «КФС» парыдай кайнар сәлам! Яңа ел концертын башларга рөхсәт итегез!
Камали карт карчыгына карап кеткелдәп көлде:
— Каян суктыра ут борчасы. Малай чагында ук тел бистәсе ие, хәзер нинди шомарган!
84
Сәхнә байлыгы мул булып чыкты. Дөресен әйткәндә, заводның үзешчән сәнгать коллективы шушындый бай концерт бирер дип берәү дә уйламаган иде. Әйтерсең, барлык талантларны шушы кичә өчен саклап торганнар! Берсеннән-берсе моңлырак җырчылар, утырган җирдән аякларны тыпырдатырга мәҗбүр итүче биючеләр, көлдерә дә, уйландыра да белә торган сүз осталары, сәхнәдән түшәмгә кадәр баскычлы таган ясаучы акробатлар — һәммәсе сокланырлык матур, тугандай якын иде. Чөнки аларның бөтенесе дә завод эшчеләре, завод белгечләре, завод хезмәткәрләре!
Менә конферансье яңа номер игълан итте:
— Көе — уйнаучыныкы, сүзләре — җырлаучыныкы, — диде ул залга карап, үзе башын чөеп, шомырт кара күзләрен кысты — алкышларны кызганмагыз, янәсе.
Сулъяк култыгына кечерәк гармон кыстырып, уң беләгенә җиңелчә урындык эләктереп, сәхнәгә Исламов чыкты. Аның артыннан вак-вак атлап Хәят килде һәм, Касыйм урындыкка утыргач, аның янына басты. Алар ялт кына карашып алдылар да, Касыйм гармоиын тартып куйды. Хәят әкрен генә тамак кырды. Залдагылар тынып калдылар.
Кич Иделдә, җилсез кояшлы көндә юаш дулкыннар тирбәлгәндәй булып китте, дулкыннар чайкалуында кояш нурлары уйнап, күңелне кытыклыйлар кебек тоелды. Залдагылар күкрәкләрен өстәлдән ерагайтып, урындык терәгенә авыштылар.
Гармон моңланып, кемнедер чакырды, дала киңлекләренә әйдәде, бәхет һәм гүзәллек вәгъдә итте. Шул чак, йөрәк тибешен тизләтеп, кипшенгән иреннәргә дым биреп, чуерташлар арасыннан салкын чишмә ага башлады. Ак күлмәгенең ике як күкрәк турысыннан чәч үремнәрен сузып төшергән сылу гәүдә сыек томан эчендә басып торадыр шикелле күренде. Бу минутларда һәркем үзен шул гармончы янында, озын чәчле ак фәрештә янында хис итте, күзләрен йомып тыңлыйсы, яңа көйне отасы, яңа җырны хәтерендә калдырасы килде.
Гармон тавышы ритмлы көчәеп, дулкыннар тирбәлүендә моңайды, аңа ияреп, салкын чишмә дә агышын тизләтә барды — җыр акты да акты, өстәлдәге бокалларны кага-кага, түшәмдәге люстраны чыңлатып, электр көлтәләрен сыйпый-сыйпый, почмактан-почмакка күчеп йөрде, ачык форточкалардан тышка чыгып, бизәлгән чыршы төпләрендә, каток көзгесе өсләрендә яңгырады.
Залда шулкадәр тын иде, кешеләрнең ара-тирә көрсенеп, ләззәтле сулап куюлары ишетелеп торды. Гармон сайрады, җыр дәвам итте. Әсәрләнгән йөзләр сәхнәгә текәлеп, аның бетмәвен, яңа ел иртәсенә кадәр һәм аннары бөтен ел буена, гомер буена шулай чылтырап агуын теләделәр. Аларның теләкләрен сизгәндәй, Касыйм урыныннан тормады, Хәят аның яныннан китмәде, алкышлар артыннан җыр яңадан кабатланды.
Завод егете уйнап, колхоз кызы җырлагангамы, яки алар үзләре чы- . гарган көй булгангамы, аеруча матур яңгырады, моңлы ишетелде, татлы тоелды бу жыр. Бу чыннан да саф чәчәктәй матур, сандугачтай моңлы, яхшы ширбәттәй татлы иде. Иҗади хезмәттә туып, дәртле көрәштә чәчәк аткан саф мәхәббәт җыры иде бу!
1955—1956.