КӨРӘШ ЕЛЛАРЫ
3. А. ТИХОМИРНОВЛ
Татарстандагы революцион көрәш тарихында Тихомирновлар семьясы күренекле урын тота. Виктор Александрович Тихомирнов — Коммунистлар партиясенең турылыклы улы, атаклы революционер, авыр елларда Казанда революцион көрәшне оештыручыларның берсе. Зинаида Александровна — Виктор Тихомир- новның бер туган апасы. Ул да 1905 һәм 1917 елгы революцион вакыйгаларда актив катнаша. Зинаида Александровна хәзер Татарстан АССРның һәм РСФСР- ның атказанган врачы. Революцион эшчәнлеге һәм сәламәтлек саклауда күрсәткән хезмәтләре өчен ике тапкыр Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрак ордены һәм медальләр белән бүләкләнде. Без Зинаида Александровнаның журнал өчен махсус язылган истәлекләрен укучыларга тәкъдим итәбез.
1903 елда мин Казандагы фельдшерлар мәктәбен тәмамладым. Минем белән бергә укыган кызларның күбесе бик кыенлык белән укый иде. Иптәш кызлар белән үзара киңәшкәннән соң, без, бик авыр хәлгә калган укучыларга ярдәм күрсәтү максаты белән, яшерен үзара ярдәмләшү кассасы оештырдык. Тора-бара бу касса членнары арасында РСДРП членнары барлыгы да беленде. Шундыйлардан иптәш Ключарева минем хәтеремдә калган. Ул жандарм полковнигының туганнан туган сеңлесе иде. Ул, полковник абыйсына дип, яшерен әдәбият алдыра һәм аиы алдынгы яшьләргә укырга бирә. Бервакыт иптәш Ключарева кулга алынган студентларның (Дамперов 1 һәм башкалар) полковник кабинетында саклана торган гаепләү документларына ут төртте. Полковник кабинеты андагы барлык документлар белән янып китте. Кулга алынган студентларның эше моннан соң тукталды, һәм алар азат ителделәр.
Шушы кассаның эшендә актив катнашу мине РСДРПга ярдәмләшүгә, революционерларның эше белән якынаюга этәрде. Мин яшерен әдәбиятны тарату һәм яшереп тоту эшендә катнаша башладым. Типография хәрефләрен, тыелган бер картинаны яшереп тоттым, яшерен кызыл хач җәмгыятенең члены булып тордым, яшерен җыелышларда катнаша идем. Ул җыелышларда Лозовский4 5, Кулеша6 һәм башка иптәшләр чыгышлар ясый иде.
1903 елда микән, 1904 елда микән, яз көне полиция Казанка яры буена урнашкан яшерен типографиянең эзенә төште. Аның урынын алмаштырырга, Казаннан бөтенләйгә алып китеп торырга кирәк иде. РСДРП члены Дамперов, туганым Николай һәм мин хәрефләрне көймәдә Казаннан алып китеп, ышанычлы урынга яшердек. Хәрефләрнең бер өлешен соңрак иптәш Дамперов белән икәү Нижний-Новгород шәһәренә илттек.
4 Соңыннан РСДРПның Казан Комитеты члены.
5 Л озо веки н А. (Дридзо Соломон Абрамович) РСДРПның Казан Комитеты члены. 1905 елгы революциядә актив партия җитәкчесе.
6 А. С. Кулеша — РСДРПның Казан Комитеты члены. 1905 елгы революциядә актив партия җитәкчесе.
86
Дворян кызы булмаганга күрә, мина югары медицина белеме алу бик кыен булды. Хатын-кызлар өчен югары белем бирү курслары ул вакытта Петербургта һәм Москвада гына иде. Соцга табарак, бу курслар Харьковта да ачылды. Анда уку минем өчен мөмкин булмаган эш иде. Мин Петербургта профессор Лесгафт 1 курсларына хосусый тәртиптә өенә йөреп медицина белеме алырга булдым.
Беренче семестр беткәч, Казанга рождество каникулына кайткан чак иде. Менә шунда без 1905 елның 9-январеида булган канлы якшәмбе турында ишеттек. Курсларда укуны дәвам иттерүне уйлыйсы да юк иде. Кая карама — митинглар, җыелышлар бара иде. Шулай да мин азрак ял иткәч Петербургка киттем. Аудиторияләрдә, шул вакыттагы төрле партияләр җитәкчелегендә, күп санлы җыелышлар булып торды. Профессор Лесгафт курсларда укытуны дәвам иттерергә теләде, берничә мәртәбә җыелышларны туктатырга, укуны өзмәскә дип курсантларга мөрәҗәгать итте. Ләкин җыелышлар туктамады. Хөкүмәт тиздән курсларны бөтенләй япты. Мин яңадан Казанга кайттым. Биредә яңадан РСДРП Комитеты белән бәйләнешкә кердем. Шуның белән бер үк вакытта иптәш кызым белән без француз телен өйрәнергә керештек. Медицина белеме алу өчен чит илгә китәргә исәпләдек. 1905 елда, көзгә таба, Швейцариягә, Лозанна шәһәренә киттек. Анда Лозанна университетының медицина факультетына укырга кердек. Фельдшерлар мәктәбен тәмамлауны искә алып, мине турыдан-туры II курска кабул иттеләр.
Швейцариягә китәр алдыннан, РСДРПның Казан Комитеты члены иптәш Дамперов миңа ул вакытта Женевада яшәүче В. И. Ленинга РСДРПның Казандагы оешмасының эше турында язылган хат тапшыруны йөкләде. Бу хат француз хрестоматиясенең тышлыгы эченә ябыштырып куелган иде.
Лозанна шәһәренә барып урнашканнан соң, тиз генә җыендым да Женевага киттем. Секретариатта мине Н. К. Крупская каршы алды. Ул вакытта Надежда Константиновнаны мин белми идем әле. Миңа китапны Ленинның үз кулына тапшырырга кушканнар иде, һәм мин аңардан Ленин янына алып баруын үтендем. Ул миңа Владимир Ильичның типографиядә икәнлеген әйтте. Ишектән килеп кергәч тә, мин тиз генә тирә- якка каранып алдым. Анда бер эшче генә бар иде. Ул эшче мине эчке бүлмәгә алып керде. Менә мин шунда беренче мәртәбә Ленинны күрдем. Владимир Ильич кем беләндер сөйләшеп утыра иде. Мин аның үткен, җитез карашлы күзләрен, текә һәм киң маңгаен, ияк очында коңгыртрак төстәге кечкенәрәк сакалын беренче карашта ук искәреп калдым. Мине күргәч, ул аяк өстенә басты, кулын биреп исәнләште, урындыкка утыртты һәм сораштырырга тотынды: мии кем, кайдан, ни эшлим, партия членымы, түгелме? Мин, башта каушап калган булсам да, аның берничә сүзеннән соң ук ияләштем. Аның гадилегенә, үз итүенә гаҗәпләндем. Ул күптәнге таныш кеше кебек булып китте. Сорашып бетергәч, хатны секретариатка кертеп калдырырга кушты һәм Казаннан, Россиядән килә торган мәгълүматларны хәбәр итеп торуымны сорады7 8.
Озакламый миңа Казаннан бер хат килеп төште. Аида Казан универ-ситетының беренче аудиториясендә үткәрелгән митинг турында язылган иде. Бу хатны да секретариатка җибәрдем.
7 Лесгафт Петр Францевич (1837—1909) — күренекле рус педагогы, анатомы һәм врачы. 1905 елда ул «Ирекле югары мәктәп» оештыра. Бу мәктәптә эшчеләр өчен кичке курслар ача/ П. Ф. Лесгафт Россиядә хатын-кызларга белем бирү өлкәсендә күп эшли. (Ред.)
8 Н. К. Крупская 1905 елныц 20 Октябренда, В. И. Ленин тапшыруы буенча, РСДРПның Казан Комитетына язган хатында бу хатның алынуы турында белдерә һәм анда язылган хәбәрләр өчен рәхмәт әйтә. Кара: Ш. Хамматов. «Казанская организация большевиков в годы первой русской революции». 1 аткиигоиздат, 1955 ел, 77 бит.
87
Берникадәр вакыттан соң, Лозаннада зур гына бер җыелыш булды. Бу җыелышта Плеханов доклад сөйләде. Ул үзенең докладында әлеге хаттан Казан университетында булган митинг турындагы мәгълүматларны да файдаланды.
Россиядә киң җәелеп киткән революцион вакыйгалар Россиядән килеп укучыларга зур тәэсир ясады. Алар төркем-төркем булып урамнарда җыелышалар иде. Бик күпләр кайтып китәргә җыена башладылар. Мин бездә дә хатын-кызларга югары уку йортларында укырга мөмкинлек ачылуы турында телеграмма алдым. Мин дә кайтучыларга кушылдым. Швейцариядән китәр алдыннан, мин Ленинның 1904 елда басылып чыккан «Бер адым алга, ике адым артка» исемле китабын һәм папирос кәгазенә басылган берничә революцион брошюра сатып алдым. Аларны, чик аша чыкканда тапмасыннар өчен, мехтан эшләнгән башлык эченә яшереп тегеп куйдым. Чиктә жандармнар минем чемоданнан француз телендә чыккан газетага төрелгән фотокарточкалар таптылар. Бу газетада «Россиядә революция» дигән мәкалә басылган иде. Нәрсәгәдер алар фотокарточка белән кызыксындылар. Жандармнарның берсе, озын мыеклысы, газетаны озаклап, бик җентекләп карап чыкканнан соң, фотокарточкага бармагы белән төртеп:
— Болар кемнәр?—диде.
— Ул минем абый. Артист. Хатыны белән төшкән рәсеме, — дип җавап кайтардым мин, тентемәсәләр генә ярар иде дип курка-курка. Чөнки тентесәләр, әлеге брошюраларны һичшиксез табачаклар иде. Аларны тапсалар, минем белән кайтучы башка иптәшләрне дә тоткарлаячаклар иде. Ләкин ул-бу булмады. Бары тик француз газетасын гына алып калдылар.
Гомуми забастовка бара иде. Бүтәннәр белән бергә тимер юлчылар да эш ташлаганнар. Поездлар йөрми. Шуңа күрә әйләнгеч юлдан кайтырга туры килде. Казанга кадәр кайтып җиткәнче, ике атна чамасы вакыт узды. Казанга кайтып җитәрәк, поездда мин бер танышымны очраттым. Ул шәһәр думасында үзебезнең кешеләрнең барысының да кулга алынуы һәм халык милициясе вәкилләрен дә кулга алу башланганы турында сөйләде һ..
Төрмәдәгеләр белән иректәге революционерлар арасындагы бәйләнешне юлга салырга кирәк иде. РСДРП (б) комитетында миңа шул эшне йөкләделәр. Ә Швейцариядән алып кайткан брошюраларны мин РСДРП- ның Казан Комитеты члены В. В. Адоратский 9 10 иптәшкә бирдем. Иптәшләр бу брошюраларга, бигрәк тә Ленинның «Бер адым алга, ике адым артка» китабына бик нык шатландылар.
Мин ничек кирәк алай, бик кыенлык белән губерна төрмәсенә иптәш Дамперов янына керергә пропуск ала алдым. 1905 елда төрмәдәгеләр белән күрешергә барьер аша гына рөхсәт итәләр иде. Иптәш Дамперов янына икенче тапкыр кергәндә, кеше күрмәгәндә ул минем җиңгә ниндидер язу тыкты. Мин аны тиешле иптәшләргә илтеп бирдем. Шулай итеп төрмәдәге революционерлар белән бәйләнеш җайга салынды. Минем белән бергә башка иптәшләр дә күрешергә килә башладылар.
Берникадәр вакыттан соң шәһәр думасында кулга алынган иптәш* ләр азат ителде. Ләкин аларны полиция тарафыннан эзәрлекләү көчәйде. Кара груһлар тарафыннан партия работникларына карата репрессияләр башланды. Иптәш Дамперов һәм башка берничә иптәш берникадәр вакыт Казаннан китеп торырга булдылар.
9 21 октябрьда 130 кеше кулга алына. Алар арасында Н. И. Дамперов, укытучы Г. Коләхметов һ. б. лар була. Дамперов 1905 елның октябрь көннәрендә халык ополчениесенә җитәкчелек итә. (Ред.)
10 В. В. Адоратский 1905 елгы революция алды һәм революция елларында партиянең Казан оешмасындагы актив җитәкчеләрнең берсе. (Ред.)
88
Алар киткәннән соң, минем Казан партия оешмасы җитәкчеләре белән бәйләнешем өзелеп торды.
Бу вакытларда мин бертуган энем Викторның революцион эшчәнлеге белән якыннан таныш түгел идем әле. Виктор миннән 9 яшькә яшьрәк булып, реальное училищедә укый иде. Ул үзенең иптәшләре белән әле бездә, әле Лаврентьевларда 1 (соңыннан танылган профессор—1944 елда үлде) җыелышалар иде. Нәрсә турындадыр бәхәсләшәләр иде. Мин, үз эшем муеннан булганга, башта алар белән кызыксынмадым. Виктор бу вакытларда Вячеслав Скрябин (В. М. /Молотов) һәм башка иптәшләре белән классикларның әсәрләрен һәм тарихны өйрәнү буенча училище яшьләренең түгәрәген оештырган 11 12. Соңыннан бу түгәрәк РСДРПның Казан Комитеты белән бәйләнешкә керә һәм үзенең эшен турыдан-туры партия җитәкчелегендә алып бара башлый. 1906 елда җәй көне мин, профессор Лесгафт курслары турында белешергә дип, яңадан Петербургка китеп бардым. Бу вакытта Петербургта II Дәүләт думасына сайлаулар алды кампаниясе бара иде. Миңа Петербург университеты аудиторияләренең берсендә шул уңай белән үткәрелгән бер җыелышта катнашырга туры килде. Большевиклар, думаны трибуна итеп файдалану максатыннан чыгып, сайлауларда катнашу ягында торалар иде. Сайлау алды кампаниясендә миңа да, РСДРПның Васильостровский комитеты кушуы буенча, кайбер агитацион эшләр башкарырга туры килде. Шул вакытта мин икенче тапкыр Владимир Ильич Ленинны күрү бәхетенә ирештем. Бу очрашу II Дәүләт думасына большевиклардан кандидат итеп күрсәтелгән Мерясов фамилияле бер эшче квартирасында булды.
В. И. Ленин төннең икенче яртысында килде. Ул бу вакытта Петербургта яшерен хәлдә яши иде. Ул сакал-мыекларын үзгәрткән иде. Башта, килеп кергәч, мин аны танымый тордым. Владимир Ильич барыбыз белән дә кул биреп исәнләште. Аннан соң II думага сайлаулар кампаниясендә большевиклар алдында торган бурычлар турында сөйләде.
1906 елның көзендә мин профессор Лесгафтның «Халык университетыма кереп укый башладым. Уку белән бергә җәмәгать эшләрендә дә катнаша идем. Декабрь аенда бер көнне иптәш Лядов13 поручениесе буенча Васильостровский эшчеләренә листовкалар илтергә киттем. Анда барганда, очраклы рәвештә, бер йортның кәрниз кисәге ватылып минем башка төште. Мин егылдым, ләкин аңымны югалтмадым. Газетага төрелгән листовкалар бер кырыйга читкәрәк барып төште. Якындагы булочныйдан эшчеләр чыгып мине күтәреп алдылар. Алар бу авариягә карата минем протокол төзүемне сорадылар. Чөнки бу биредә беренче генә авария түгел икән. Ләкин миңа вакытның бер минуты да кадерле
11 Лаврентьев Б. И. (1892—1944) СССР Фәннәр Академиясенең член-коррсс- понденты. 1914 елда Казан университетын тәмамлый. (Ред.)
12 Сүз Казан шәһәрендәге «Урта уку йортларында укучыларның революцион союзы» турында бара. Аңа В. М. Молотов белән В. А Тихомирнов җитәкчелек иткән. В. М. Молотов соңыннан В. А. Тихомирнов турындагы истәлегендә болай дип яза: «Дус-ишләр арасында Виктор дип йөртелгән, иптәш Тихомирнов турындагы истәлекләр барысыннан да элек подполье заманнары белән бәйләнгәннәр. Үзенең аңлы рәвештә яши башлавының беренче адымнарыннан ук, 15 яшеннән үк (1905 елда), ул партия эше белән бәйләнештә булды һәм шул вакыттан бирле ул партия оешмасын-нан китмәде, иң авыр реакция вакытларында да, ул икеләнмәде һәм читкә тайпылмады. Ул партия белән һәм аның көрәше белән бик нык, бөтен җаны-тәпе белән бәйләнгән иде, ул конспиратив эшнең иң авыр һәм куркынычлы урыннарына барырга һәм башкаларны да шунда ияртеп алып китәргә һәрвакытта да хәзер тора иде». («Атаклы кешеләрнең Казандагы тормышлары». Татгосиздат, 1940, 58 бит.)
13 Лядов Мартын Николаевич — карт большевик. 1893 елда Москва эшчеләр союзын оештыручыларның берсе була. Партиянең III съездын оештыруда актив катнаша. Партиянең Стокгольм съездында, Таммерфорс конференциясендә, Лондон съездында катнаша. «Рус социал-демократиясенең тарихы», «РКПның егерме биш еллыгы» һәм башка китапларның авторы.
89
иде. Листовкаларны илтеп тапшырырга кирәк иде. Мин эшчеләрдән бу мәсьәләне иртәгә кадәр калдырып торуларын һәм трамвайга кадәр озатып куюларын үтендем. Трамвайда халык күп иде, минем башым әйләнде, күңелем болганды, шулай да тиешле урынга барып җиттем... 1907 елның язында мин авырып киттем һәм яңадан Казанга кайттым. Казанда ирләр гимназиясенең 10 классы өчен латин теленнән имтихан бирдем һәм Казан университетының физика-математика факультетына II курска укырга кердем. Ә медицина факультетында урын юк иде. Ләкин биредә дә озак укый алмадым. 1908 елда яңадан бик каты авырый башладым. Дәваланырга мине Кырымга җибәрделәр. Анда мин сигез ай яшәдем.
Мин Казаннан китеп торган вакытларда реальное училищедәге укучылар комитетын җитәкләү тулысы белән Вячеслав Скрябинга һәм энем Виктор җаваплылыгына күчә. Викторның кушаматы «Серый», ә Моло- товиың «Дядя» була. Бу елларда Молотов минем икенче энем Германны гимназиядә партия эшләре алып баруга хәзерли. Молотов һәм Виктор җитәкчелегендәге бу комитет 1909 елга кадәр эшли. Бу елны Виктор инде училищены бетергән иде, ә Скрябин соңгы курста укый иде. Аңа өлгергәнлек аттестатына сөргендә, Вологдада хәзерләнергә туры килә.
1909 елда комитет членнары бер төи эчендә кулга алынды. Виктор аерым бүлмәдә яши иде. Мин өйне тентегән һәм Викторны кулга алган төннең иртәгесен үземнең мендәрем астыннан бик күп тыелган брошюралар, листовкалар таптым. Виктор аларны минем мендәр астына салып куйган һәм, ничек өлгергәндер, мин аны сизмәдем. Бер атнадан соң безнең өйгә тагы тентү ясадылар. Тентү вакытында жандарм полковнигы хәтта балалар белән дә бик тупас мөнәсәбәттә булды. Тентү бик озак барды. Бездәге китапларның күбесен алып киттеләр. Минем уз китапханәмнән 150 китапны алдылар. Политикага бәйләнешләре бул- маса да, аларның берсен дә соңыннан кайтармадылар. Шул ук көнне мин, Виктор белән күрешергә дип, пропуск алган идем. Күрешү вакы-тына чак-чак кына өлгердем. Күрешү тимер чыбыктан үрелгән челтәр аша гына булды.
Викторны Архангельск губернасындагы Холмогорск шәһәренә сөргенгә озатырга хөкем иттеләр. Ләкин безнең әни, артыннан йөреп, сөргеннең ахырын чит илдә уздырырга рөхсәт алды. Виктор чит илдә В. И. Ленин янында эшләде.
Сөргеннән соң Виктор үзенең хатыны белән Казанга кайтты, ә берникадәр вакыт үткәч, Москвага китте һәм Сәүдә институтына укырга керде. Биредә ул, Ленин заданиесе буенча, «Правда» газетасын хәзерләүдә актив катнаша. Газетага үзедәВ. Терентьев, Д. Ветов псевдонимнары белән мәкаләләр яза. Икенче курста укыганда, 1912 елда, революцион эшчәнлеге өчен ул яңадан кулга алынды һәм этап белән Олонецкий губернасына сөрелде. Әни яңадан сөргенне чит илдә уздыру өчен рөхсәт алды. Виктор 1916 елга кадәр Россиягә кайту хокукыннан мәхрүм ителде. Чит илдә вакытта ул Закопан шәһәрендә яшәде.
Виктор, Ленин заданиесе буенча, Россиягә срогыннан алда, 1914 елда кайта һәм яшерен рәвештә, «Владимир Михайлович» псевдонимы астында, Петербургта революцион эш алып бара. Биредә ул чит илдән корал, әдәбият һәм партиянең Үзәк Комитеты өчен типография китерүне оештыра. Бу турыда мин 1915 елда гына ишеттем. Ул вакытта ЛАосквага килгән идем. Без яшертен хат алыша башладык, һәм мин аны әни белән күрештерү өчен Москвага чакырдым.
Сүз уңаеннан үземнең укуым турында да берничә сүз әйтәсем килә. Югары медицина белеме алу өчен миңа 6 вузда укырга туры килде. Алай да махсус вуз бетерә алмадым. Бары тик өйгә йөреп укый торган аерым курсларда гына укуны тәмамлый алдым. Киевта укыдым, анда укуны дәвам иттерергә мөмкинлек булмагач, Москвага күчтем. Биредә.
90
тизләтелгән курсларда укыдым. Мин бу курсларны күренекле галим, профессор О. В. Лепешинская белән бергә бетердем. Ләкин ул вакытта мин аның РСДРП члены булуын белми идем.
1916 елның язында, сәламәтлегем начарлану сәбәпле, Пустые Морк- вашида дачага урнаштым. Викторның инде сөрген срогы узган иде. Ул минем янга килде. Озакламый анда Молотов та килеп төште. Ул икенче тапкыр сөргеннән качкан иде. Виктор таныш-белешләргә аны туганнан туган энем дип таныштырды. Алар кичләрен балык тоту сылтавы белән Иделгә төшеп китәләр иде. Алар Идел аша кичеп, Алафузов фабрикасындагы һәм Пороховой заводындагы эшчеләр белән бәйләнеш тоталар иде. Ә аларны кече туганыбыз Герман һәм гимназистлар озатып куялар иде.
Бездә берникадәр яшәгәннән соң, иптәш Молотовиы үзәккә — «Правда» газетасында эшләргә чакыртып алдылар. Озак та тормый Виктор да партия эшенә үзәккә китеп барды...
1917 елның мартында Виктор, партия тапшыруы буенча революцион күтәрелешкә җитәкчелек итү өчен, Казанга кайтты. Безнең квартирада башта киңәшмә үткәрделәр. Киңәшмәдә Казандагы большевикларның җыелышын җыярга булдылар.
Җыелыш Казан университетының унынчы аудиториясендә булды. Җыелышта Комитет составына мине дә сайладылар.
Бер иптәш белән миңа Беренче Май бәйрәменә байрак хәзерләү эше тапшырылды. Байракны кызыл ефәктән тектек. Аны чигү эшләрен бездә, Виктор бүлмәсендә башкардык. Байракның бер ягына: «Бөтен дөнья пролетарийлары, берләшегез!» дип, икенче ягына: «Икмәк, тынычлык һәм ирек» дип яздык. Беренче Майга Виктор җитәкчелегендә оештырылган большевистик «Рабочий» газетасы кызыл хәрефләр белән басылып чыкты. Бу беренче — ирекле рәвештә үткәрелгән Май бәйрәме иде. Безнең Байрак бу бәйрәмнән соң да озак сакланды. Аңа язылган лозунгның хәрефләре бик ачык булып беленеп тора иде.
Беренче Май уңае белән университетның Актовый залында эшчеләр өчен махсус концерт үткәрдек. Эшчеләр бу якты залга керергә уңайсызландылар. Бу бит алар өчен беренче ирекле концерт иде! Концерт уңышлы үтте. Эшчеләр чыгышларны бик яраттылар.
Җәй көне Викторны үзәккә чакырып алдылар. Комитет яңадан сайланды. Бу юлы комитет составына мин авыру сәбәпле сайланмадым.
Бөек Октябрь революциясе көннәрендәге вакыйгаларга мии катнаша алмадым — минем авыру декабрьга кадәр сузылды.
1918 елның язында минем кече энем Герман гимназияне тәмамлады. Ул, Виктор шикелле үк, гимназиядә укучылар оешмасын оештыручыларның берсе иде. Партиягә гимназист вакытында ук 1917 елда кергән иде.
Герман Казанны чехлардан саклау көрәшендә актив катнашты. Ул Казаннан иң соңгы моментта чигенүчеләрнең берсе була. Безнекеләр (әни һәм туганнарым) аның китүен белми дә калганнар. Үлекләр арасыннан, больницалардан эзләп бетергәннәр. Бу вакытта мии Казанда түгел идем—Москва янындагы Колугино дигән авылда бер танышым янына киткән идем.
Виктор ул вакытта Эчке эшләр халык комиссариатының Коллегия члены булып эшли иде. Ул миңа Казанга кайтмый торырга кушты. Мин Москвага Виктор янына күчтем.
Бервакыт төнлә телефон звоногы шалтырады. Виктор тиз генә торып, трубканы алды. Кинәт ул агарынып китте. Аңа Ленинга атулары һәм аның бик каты яралануы турында хәбәр иткәннәр иде.
Шул көннәрдә мин сәламәтлек саклау Халык комиссариатының Дәвалау бүлегендә врач булып эшли башладым.
Виктор Советларның III съездында Ленин чыгыш ясаган көйне миңа
да билет алып кайтты. Зур театр залы халык белән шыгырым тулы иде. Ленинның, яралануыннан соң, беренче чыгыш ясавы иде.
Ул трибунага чыгып басу белән, театрда котлау тавышы шундый күтәрелде, мин аңа кадәр кешеләрнең андый шау-шуын күргәнем дә, ишеткәнем дә юк иде. Барысы да аяк өстенә бастылар. Бик озак вакыт Ленин сүзен башлый алмый торды. Халык Свердловның звонок шалтыратуына да игътибар итмәде.
Мин артта идем. Ленинның йөзен ачык күрмәдем. Шулай да бу очрашу миндә онытылмаслык зур тәэсир калдырды...
Озакламый мин Казанга кайттым һәм университетның нерв клиникасына эшкә урнаштым. 1918 елның ахырында Виктор да партия эшенә Казанга җибәрелде. Аның белән Герман да кайтты. Ләкин Виктор Казанда озак яши алмады. 1919 елның мартында бик нык салкын тидерде һәм, сигез көн авырганнан соң, вафат булды. Ул елны кар бик күп яуган иде. Шуңа күрә Виктор Туганнар каберлегенә түгел, Арча кырыйдагы каберлекнең зур аллеясендә күмелде. Викторның бергә укыган, бергә эш алып барган иптәше, дусты В. М. Молотов әни янына килде һәм Викторны югалту уңае белән партиянең тирән кайгысын белдерде.
92
ӘМИР НӘҖИП