ХРОНИКА
ТАТАРСТАН СОВЕТ АЗУЧЫЛАРЫНЫҢ ГОМУМИ ҖЫЕЛЫШЫ
6 мартта Татарстан совет язучыларыныц гомуми җыелышы үткәрелде. Җыелыш татар әдәбияты һәм сәнгате декадасына хәзерлекнең торышы буенча фикер алышуга багышланган иде. Докладны Татарстан язучылар союзы председателе Г. Бәширов ясады. Декадага хәзерлек буенча язучылар союзының һәм Татарстан китап нәшриятының байтак эшләр эшләве әйтелде. Татар һәм рус телләрендә «Татар поэзиясе антологиясе» чыгу, классикларның һәм бүгенге язучыларның җыентыклары басылу — болар барысы да декадага хәзерлек буенча эшләнгән эшләр. Ләкин әле тынычланырга иртә. Декадага барырга тиешле язучылар Москвада булачак очрашу кичәләренә, чыгышлар ясауга начар хәзерләнәләр. Очрашу кичәләрен оештыруда җаваплы кешеләр үзләренең Вазыйфаларына салкын карыйлар. Декадага кадәр басылып чыгарга тиешле китапларның язмышы белән китап
Г. ИБРАҺИМОВНЫҢ ТУУЫНА
Татарстан язучылар союзы, Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты һәм СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының тел, әдәбият һәм тарих институты 1957 елның 12 мартында, университетның Актовый залында, татар әдәбиятының классик язучысы Галимҗан Ибраһимовның тууына 70 ел тулуга багышланган кичә үткәрделәр. Кичәне университет ректоры профессор М. Нужин ачты. Президиум членнары арасында Г. Ибраһимовның тормыш иптәше Хәдичә Фәтхуллина, Башкорт- станнан килгән туганнары Шакирҗан һәм Хәкимҗан Ибраһимовлар, замандашларыннан һәм дусларыннан карт большевик генерал-лейтенант Якуб Чанышев, Әхмәт Сөләй- манов, язучы Хөсни Кәримнәр дә бар иде.
Г. Ибраһимовның тормышы, әдәби һәм нәшрияты аз кызыксына. «Совет әдәбияты» журналына карата да тәнкыйть- фикере әйтелде.
Докладтан соң фикер алышуларда Ш. Мөдәррис, Л. Җәләй, Г. Пехтелез, М. Максуд, Ф. Хөсни, М. Елизарова, С. Баттал һ. б. иптәшләр катнаштылар. Декадага хәзерлек һәм бүгенге әдәбият торышына карата кайбер тәнкыйть фикерләре әйттеләр. Мәсәлән, Г. Пехтелев үзенең эчтәлекле чыгышында әдәбият белеме һәм тәнкыйть өлкәсендә эшнең канәгатьләнерлек булмавы турында сөйләде.
М. Максуд рус классикларын популярлаштыру буенча булган уңышларны декадада күрсәтергә кирәк дип чыгыш ясады.
Татарстан совет язучыларының гомуми җыелышы декадага хәзерлек эшен тәртипкә салу, яхшырту турында кайбер чаралар, билгеләде, карар кабул итте.
70 ЕЛ ТУЛУНЫ ИСКӘ АЛУ
җәмәгать эшчәнлеге турындагы докладны тәнкыйтьче Г. Халит ясады.
Кичәнең икенче бүлегендә шәһәр сәнгать көчләре һәм университет үзешчән сәнгать коллективы катнашы белән зур концерт булды.
Юбилей уңае белән Н. И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханә Галимҗан Ибраһимовның тормыш юлын һәм әдәби эшчәнлеген чагылдырган күргәзмә оештырган. Кичәдә катнашучылар күргәзмәдәге документларны зур кызыксыну белән карадылар.
Г. Ибраһимовның тууына 70 ел тулуга- багышланган күргәзмәләр В. И. Ульянов- Ленин исемендәге үзәк республика китапханәсендә, клубларда, башка китапханәләрдә, уку залларында да оештырылды, кичәләр үткәрелде.
ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ
14 мартта Татарстан язучылар союзының
прозаиклар һәм тәнкыйтьчеләр ^секцияләренең
берләштерелгән утырышы булды. Монда Нур
Гыйззәтуллинның «Сугыштан соңгы чордагы
татар прозасы турында» дигән зур мәкаләсе укып
тикшерелде. Мәкалә буенча фикер алышуларда Г.
Әпсәләмов, Л. Җәләй, Ф. Хөсни, Г. Халит, Н.
Фәттахов, Г. Ахунов һәм С. Сафуанов иптәшләр
катнаштылар. Алар Н. Гыйззәтуллинның татар
әдәбиятының сугыштан соңгы чордагы торышын
тикшерү буенча зур гына эш башкаруын, шулай
да әле мәкаләнең күп кенә кимчелекләре
барлыгын әйттеләр. Мәкаләдә проблематик
мәсьәләләр аз күтәрелгән, аның композициясе
таркау, әдәби осталык
мәсьәләләре тулы яктыртылмаган, тормыштагы
авырлыкларны әйләнеп үтү, лакировка кебек
күренешләрнең әдәбиятка зарар китерүе
фактларда ачылмаган. Авторга мәкаләдәге менә
шундый кимчелекләрне бетерү өстендә эшләргә,
аны яңадан карап чыгарга тәкъдим ителде.
Март аенда драмсекция яңа язылган
пьесаларны укып-тикшерүгә багышланган ике
утырыш уздырды. 13 мартта үткәрелгән
утырышта А. Кәлинең «Беренче баскыч» исемле
пьесасы — укып-тикшерелде. Фикер алышуларда
катнашкан Ә. Камал, Ш. Хөсәенов, Г. Насрый, Р.
Ишморат һ. б. иптәшләр пьесаны әле бу хәлендә
файдаланырга мөмкин түгеллекне әйтеп, аны тө-
зәтү, яңадан эшләү өчен киңәшләр бирделәр.
19 мартта үткәрелгән утырышта А. Гый-
лаҗовның «Хәдичәнең кече улы» исемле
драмасын укып-тикшерү булды. Фикер алышулар
вакытында Р. Ишморат, Г. Насрый, Ш. Хөсәенов,
Ә. Камал, Э. Шамил, К. Бакиров һ. б. иптәшләр
чыгыш ясадылар. Алар авторның үзе күтәргән
проблеманы үзенчә, оригиналь хәл итәргә
тырышуын, ләкин әле пьесаның идея куелышы
турында җитди уйланырга, геройларның
психологик, портретларын эшләп җиткерергә
кирәклекне әйтеп, аны яңадан эшләргә тәкъдим
иттеләр.
ГЕНЕРАЛ-ЛЕЙТЕНАНТ ЯКУБ
Мартта Татарстан язучылар союзының Г.
Тукай исемендәге клубында карт татар
коммунисты, генерал-лейтенант Я куб Чаны- шев
белән очрашу булды. Очрашуда язучылар,
журналистлар, студентлар, галимнәр, эшчеләр һ.
б. профессия кешеләре катнашты.
Якуб Чанышев үзенең чыгышында
ЧАНЫШЕВ БЕЛӘН ОЧРАШУ
Казандагы 1917 елның февраль көннәре,.
Мулланур Вахитовның һәм башкаларның
революцион эшчәнлекләре турында сөйләде.
Карт большевикның фактларга гаҗәп бай
чыгышы, күңелгә ятышлы, гади һәм үткен тел
белән сөйләве очрашуда катнашучыларда бик
әйбәт тәэсир калдырды.