ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ИҖАТЫН ҺӘР ЯКЛАП ЯКТЫРТУ ЮЛЫНДА
Күптән түгел Таткипгоиздатта Г. Халитнең Тукай иҗатына караган зур күләмле хезмәте рус телендә басылып чыкты !. Бу хезмәт Тукай иҗатын XX йөз башы татар әдәбиятында барган идея-эстетик көрәш фонында яктыртуга багышланган. XIX йөз ахыры, XX йөз башында татар әдәби хәрәкәтенә һәм Тукай иҗатына караган хезмәтләрен («Совет әдәбияты», № 1—2, 1950; «XX йөз башында татар әдәбияты», Таткнигоиздат, 1954; Тукай әсәрлә-ренең дүрт томлыгына язылган сүз башы) Г. Халит тәнкыйть күзлеге белән яңадан карап чыккан, аларны китапта яңа материаллар белән баетып, синтезлаштырып биргән.
Тукай иҗаты турындагы башка хезмәтләр дә авторның игътибарыннан читтә калмаганнар. Ул аларны, үз карашларыннан чыгып, гомуми-ләштергән һәм килешмәгән урыннарда алар белән бәхәскә кергән.
Г. Халит үзенең бу китабы белән Тукай иҗатын XX йөз башында татар әдәбиятында барган идеологии, эстетик көрәш фонында өйрәнү мәсьәләсен күтәрә һәм шуңа бәйләнештә ул көрәшнең үзенчәлекләрен, шушы шартларда демократик әдәбиятның реалистик һәм халыкчанлык сызыгында үсүендә Тукайның искиткеч зур роль уйнавын күрсәтә. Бу момент XX йөз башында башка көнчыгыш халыклары әдәбиятында барган идея-эстетик көрәшнең дә кайбер характерлы штрихларын төсмерләргә ярдәм итә.
Автор Тукай иҗатына һәм гомумән татар демократик әдәбиятының
1 Г. Халит. Габдулла Тукай и татарское литературное движение начала XX века. Таткнигоиздат. 1956 г. Под редакцией В. А. Диева.
үсешен тикшерү мәсьәләләренә беренче рус революциясе күтәргән азатлык идеаллары һәм шуның белән тыгыз бәйләнештә булган мәгърифәтчелек, милли-азатлык хәрәкәте яктылыгында килә һәм без-^ нең әдәбиятта ул мәсьәләнең йомшак өйрәнелүен күрсәтә.
Тикшерелә торган проблема бе-ренче рус революциясенә, реакция, яңа революцион күтәрелеш елларына һәм Тукайдан соңгы иҗтимагый чорга бәйләнештә өйрәнелә.
Автор Тукайның шәкертлек елла-рында дөньяга карашы формалашуында бер-берсеннәи аерылгысыз- ике төп факторны: татар яшьләренең яңалыкка омтылуларын һәм алдынгы рус әдәбияты белән тирәнтен кызыксыну факторларын нигез итеп ала, һәм шагыйрьнең халыкка хезмәт итү идеяләре, рус әдәбиятында, аеруча Пушкин иҗатында чагылган азатлык идеаллары белән беренче рус революциясен каршы алуын күрсәтә.
Билгеле булганча, бишенче ел ре-волюциясе күтәргән төп проблемалар Тукай иҗатының үзәгендә тордылар. Г. Халит үзенең бу хезмәтендә аларның Тукай поэзиясендә һәм публицистикасында чагылуын күзәтә һәм шуңа бәйләнештә шагыйрьнең иҗатына рус революцион матбу-гатының уңай тәэсир итүен билгели («Мохарәбә вә Государственная дума», «Ачлык патша», «Петр бабайның хикәяте»). «Мохарәбә вә Госу-дарственная дума»иың бастырылу вакыты үзе генә дә шагыйрьнең илдәге вакыйгалар белән ни дәрәҗәдә кызыксынып яшәгәнлеген күрсәтеп тора. Большевиклар бу чорда Булы- гиндумасының да, I Дәүләт думасының да халык өчен бернәрсә дә бирә
8* 115
аямаячакларын белдереп килделәр. Тукай файдаланган әсәрнең оригиналы Булыгин думасына бойкот рәвешендә язылган. Тукай аны I Дәүләт думасының асылын фаш итү өчен файдалана. «Мохәрәбә вә Го-сударственная дума»ның «Әльгас- релҗәдит» журналының апрель но-мерында, I Дәүләт думасын хәзерләү һәм ачу чорында басылып чыгуы да шуны раслап тора.
Югарыда күрсәтелгән әсәрләр Ту-кайның шушы чордагы алдынгы идеяләрне художестволы итеп фор-малаштыруына да зур йогынты ясадылар. Без моны аеруча «Петр бабайның хикәяте» (1906) һәм Л. Н. Толстойдан тәрҗемә ителгән «Бик кыйбат» (1906) кебек әсәрләрнең шагыйрьнең оригинал әсәрләре белән тыгыз бәйләнештә булганлыгыннан күрә алабыз («Государственная думага», «Шартлар» һ. б.)
Бу яктан караганда «Бик кыйбат» хикәясе белән «Ачлык патша»иың 1906 елгы «Әлгасрелҗәдит»тә аралашып бастырылуы да характерлы («Ачлык патша» 8, 9, 11 номерларда, хикәя 10 номерда). Ни өчендер бу моментлар автор игътибарыннан читтә калдырылганнар.
Тукайның башлангыч иҗат чорын-дагы сатирик эшчәнлегенә бәя биргәндә автор аны XIX йөз мәгърифәтчеләре традицияләре белән бәйләп карарга тиешле булганлыгы турында сөйли*. Ләкин бу очракта да, китапның башка бүлекләрендә дә, ул момент бары тик гомуми сүз булып кына кала. Ә фактта исә без XIX йөз мәгърифәтчеләре традицияләренең Тукай тарафыннан дәвам итте- релүен шул ук рус әдәбиятына, конкрет алганда хезмәттә билгеләнеп үтелгән һәм нигездә И. А. Крылов мәсәлләренең тәрҗемәләрен тәшкил иткән «Мәҗмугаи мөфидә» җыентыгында ук күрәбез. XIX йөздә эшләнгән Крылов мәсәлләренең тәрҗе-мәләре (М. Иванов, Г. Вагапов, К. Насыйри, Т. Яхин, В. Радлов, X. Рәмиев), Тукай тәрҗемәләре кебек үк, язучыларның үз карашларын чагылдыралар иде. Татар әдәби телен халык теле белән, әдәбиятны халык иҗаты белән якынайтуда зур роль уйнауларына һәм татар әдәбияты үрнәкләре булып тәкъдим ителүләренә карамастан, ул әсәрләрдә чынбарлыкны сатирик рәвештә тәнкыйть итү рухы бөтенләй сизелми диярлек. Алар гадәттә теге яки бу нәсыйхәтне укучыга китереп җиткерүне генә максат иттеләр. Ул чорда татар халык иҗатына караган әсәрләр дә әле художестволы иҗат процессы эшкәртелүендә түгел, бәлки җыелу, системалаштыру стадиясендә генә булдылар. Татар гомумхалык теленең стиль байлыгы да бу тәрҗемәләрдә бик йомшак чагылды. Без бу чорда рус әдәбияты әсәрләре үрнәгендә халык иҗатындагы реалистик традицияләрнең әдәбиятта чагылуында кайбер штрихларны гына билгели алабыз.
Тукайның әле беренче рус рево-люциясенә кадәр Крыловтан тәрҗемә иткән мәсәлләрендә XIX йөз мәгърифәтчеләре традицияләренең яңа баскычка күтәрелүен күрәбез. Ул әсәрләр — чын мәгънәсендәге сатира әсәрләре. Тукай, ул әсәрләренең рухыннан чыгып, татар җәмгыятендәге төрле реакцион күренешләрне сатирик көлү уты астына алды;' Тукай тәрҗемәләре әсәрнең эчтәлеген коры сөйләп чыгуга гына корылмаганнар. Аларда татар халык теленең бай стилистик, художество м ө м к и и л е к л ә р е ‘ ч а гы л д ы. Ш у л а й итеп, «Мәҗмугаи мөфидә»иең Тукай эстетик карашларының формалашуында билгеле бер этап булганлыгы күренә.
Тукайның беренче рус революциясе елларындагы поэзиясенең пдея- эстетик җирлеге дә, безнеңчә, җитәрлек ачылмаган. Дөрес, автор аңа Тукайның реакция чорындагы иҗатын тикшергәндә экскурс ясап ала. Ләкин ул экскурс нигездә шагыйрьнең беренче чор иҗатындагы кайбер и дея -эстети к ка р а шл а р ы ны 11 үстерелүе һәм ныгуы планында гына бирелә.
Тукайның реакция чоры н д а гы иҗатын анализлауга багышланган бүлекләр аеруча уңышлы эшләнгән («Китмибез!», «Вәгазьчеләр» белән көрәш», «Демократия һәм реализм байрагы астында», «Халык зур ул. шагыйрь ул...» «Саф акыл, ирек, мә
116
хәббәт җырчысы», «Хәкыйкатьне эзләү юлында»).
Автор пантюркистик иллюзияләргә, шовинистик шапрыиуларга каршы юнәлтелгән «Китмибез!» шигырен Тукай иҗатының төп юнәлешен бил гел әү че п ро гр а м м ха р а ктер д а гы әсәр дип дөрес бәяли. Тукай иҗатында бу чорда азатлык, туган ил, кешенең язмышы турында уйлану мотивлары яңгырый («Шүрәле», «Туган җиремә», «Пар ат», «Бер татар шагыйренең сүзләре», «Алтынга каршы» һ. б.), шагыйрь капитал көченә буйсынмас горур шәхес, халык өчен көрәшен дәвам иттерүче шагыйрь образын сурәтләгән әсәрләрен яза. Тукайның халыкка тирән мәхәббәт белдергән, буржуаз җәм-гыятьнең әхлакый бозыклыгын фаш иткән, гуманистик идеалларны, саф акылны, азат хезмәтне җырлаган күп кенә шигырьләре шул чорда язылалар. Г. Халит бу чорда Тукай сатирасының тагы да үткенләшүен, .анда пантюркистик идеяләрнең, мил-ләтчелек иллюзияләрнең аяусыз фаш ителүен күрсәтә.
Ләкин автор Тукай сатирасының реакция елларында үткенләшүен шагыйрьнең социаль сизгерлеге белән генә бәйли. Әлбәттә, бу сизгерлек кенә Тукай сатирасының үсешен һәм сферасын билгели алмый. Бу мәсьәлә, гомумән, шушы чорда Тукай идея — эстетик позициясенең ныгуына бәйләнештә чишелергә тиеш.
Автор китапның 155 битендә татар демократик язучылары, шул исәптән Тукай да, самодержавие строен революцион юл белән җимерүгә күпме генә теләктәшлек белдерсәләр дә, алар тормышны революцион үзгәртеп коруны аңлау дәрәҗәсенә барып җитә алмадылар, мәгърифәт, культура ярдәмендә барган иҗтимагый прогресска күбрәк ышандылар, дигән положениене алга сөрә һәм аны шагыйрьнең «Ике юл» (1909) әсәре белән ныгытып, шушы характердагы идеяләр Тукайның бөтен иҗатына характерлы, дигән нәтиҗә ясый.
Дөрес, Тукай дөньяга карашындагы каршылыкларны ачып, автор бик күп кызыклы күзәтүләр ясый, ләкин бу очракта шагыйрьнең революцион омтылышларын каршылыклар эчендә генә калдыру, аларның үсешен күрмәү дөрес булмас иде. Шагыйрьнең яңа революцион күтәрелеш чорындагы иҗаты бу үсешне ачык чагылдыра. «Татар яшьләре» (1912) шигырендә Тукай мәгърифәт, саф акыл, азатлык идеяләрен революцион көрәш яктылыгында аңлавына ишарә ясый.
Г. Халит Тукай иҗатының XX йөз башында татар демократик әдәбия-тының үсеш процессыннан аерылгысыз булуын күрсәтә. «Демократия һәм реализм байрагы астында» бүлегендә автор бай материал җирлегендә Г. Тукай, Г. Коләхметов, М. Гафури, Г. Камал, Ш. Камал, Г. Ибраһимов, Ф. Әмирхан кебек язучыларның әдәбиятта реалистик принципларны алга сөрүләрен, үз эшчәнлекләрендә рус әдәбиятында чагылган прогрессив идеалларны үрнәк итүләрен күрсәтә, татар әдәбиятында пролетариат әдәбиятының беренче үрнәкләрен, М. Горькийның татар әдәбиятына булган уңай йогынтысын билгеләп үтә.
Г. Халит бик күп очракларда реакция елларындагы татар демократик һәм реалистик әдәбиятының үсеш факторларын Ф. Әмирхан карашлары белән беркетә һәм аны Тукайга иң якын торгаи, күп вакытта аның белән бер үк позициядән торып эш иткән язучы итеп, дөрес билгели. Шул ук вакытта татар демократик әдәбиятының үсеше дә эчке каршылыксыз бармаганлыгы күренә:
Автор Тукайның «Көзге җилләр», «Шигырьләремез», «Халык әдәбияты», «Татар яшьләре» кебек әсәрләрен яңача ачуга ирешкән дип әйтсәк ялгыш булмас. Ул «Татар яшьлә- ре»иең большевистик «Звезда» газетасында X. Ямашев истәлегенә багышланган мәкалә тәэсирендә язылуына ишарә ясый. Аның Тукай иҗатында халыкчанлык, реализм принципларының ныгуын һәм үсешен күрсәтү максаты белән «Ши-гырьләремез» (1907) һәм «Халык әдәбияты» (1910) мәкаләләрен ча-гыштыру да кызыклы. «Шигырьлә-ремез» Тукайның милли поэзиядә халыкчанлык традицияләре турын
117
дагы беренче уйлануларын эченә ала. «Халык әдәбияты»нда Тукай үзенең ул фикерләрен гомумиләштерә, принципиаль югарылыкка күтәрә һәм «татар халык иҗатының реалистик традицияләре татар демократик әдәбиятының төп чыганакларыннан берсе булырга тиеш» дигән тезисны алга сөрә. Шуңа бәйләнештә мил- ләтчел ек идеол огл ары ны ң тата р фольклорына антипатриотик мөнә-сәбәте ачыла. Тукай художество әсәре «үзенең эчтәлеге һәм формасы белән халыкның аңына һәм эстетик фикер йөртүенә якын булырга тиеш» дигән формуланы алга сөрә һәм бу мәсьәләдә Пушкин, Лермонтов, Кольцов кебек язучыларны үрнәк итә. Шуңа бәйләнештә үк Г. Халит Тукайның халык иҗатындагы, халык телендәге стиль байлыгының әдәбиятка үтеп керү сферасын киңәйтүе, психологик сурәтләүнең тирәнәя баруы белән көнчыгыш әдәбиятының катып калган кануннарыннан, коры риторикадан котыла баруы, шагыйрь иҗатында реалистик стиль формалашуы кебек мәсьәләләрне тикшерә.
Тукайның художество осталыгы һәм стиленә караган мәсьәләләр автор тарафыннан дөрес, ләкин гомуми планда гына куелганнар. Аларны чишү һәм шагыйрьнең иҗади материалы белән фактик нигезләү әле бик күп тикшеренүне сорый.
Г. Халит Тукай новаторлыгының җирлеген билгеләгән факторлар итеп татар милли теленең һәм халык поэзиясенең байлыгын, рус әдәбия-тының бетмәс-төкәнмәс художестволы мөмкинлекләрен, көнчыгыш поэ-зиясендә яшәп килә торган аерым элементларны саный һәм төп игъти-барын беренче ике факторга юнәлтә. Дөрес, берничә урында ул Тукайның прогрессив көнчыгыш әдәбияты белән бәйләнешен, декларатив рәвештә булса да, әйтеп үтә һәм «рус классик әдәбияты белән көнчыгыш поэзиясе традицияләренең туган тел һәм халык поэзиясе рухында табигый рәвештә бергә кушылуы Тукай поэзиясенең җирлегендә ятты» дигән фикерне дә әйтә (145 бит). Ләкин бу фикер коры сүз булып кына кала, көнчыгыш традицияләренең
Тукай тарафыннан уңай үзләштере-лүенә автор аз игътибар итә. Фактта исә бу мәсьәләгә китапта тиешле игътибар бирелергә тиеш иде. Көнчыгыш поэзиясенең абстракт, таушал га и художество нор м аларын нa11 арына бару белән бергә, Тукай аның уңай традицияләрен, һичшиксез, кабул итте. Мәсәлән, Тукай татар әдәбиятында бөтен көнчыгыш поэзиясенә хас булган газәл формасының классик үрнәкләрен бирде* («Мәхәббәт», «Көзге җилләр». «Өзелгән өмит» һ. б.), гомумкөнчы- гы ш сюжетл арда н ф а й д а л а иды
(«Урланган мәгънә» шигыренең сюжеты XV йөз таҗик шагыйре Габдрахман Җамида очрый). «Десятая заповедь» (Пушкин) шигыренең тәрҗемәсендә («Тәүбә вә истигъфар») Низами поэмасыннан Ләйлә образының килеп керүе дә Тукай иҗатында бөек рус шагыйре белән көнчыгыш классигының гуманистик мотивлары бергә берләшүе турында сөйли. Тукайның рус әдәбиятыннан тәрҗемә иткән әсәрләрендә күп кенә очракларда көнчыгыш поэзиясеннән татар теле рухында кабул ителгән шигырь формалары куллану да рус һәм көнчыгыш әдәбияты традицияләренең органик кушылуына ишарә ясый. Тукай Н. Думави шигырьләренең пессимистик эчтәлеген һәм аларда- гы формалистик күренешләрне тәнкыйть иткәндә дә чын поэзия үрнәген Пушкин, Лермонтов, Фирдәүси һәм Сәгъди кебек шагыйрьләрнең иҗатында күрергә мөмкин дигән ка-рашта тора. Тукай иҗатының көн-чыгыш поэзиясенә багланышын ачу милләтчелек, панисламизм һәм пантюркизм идеологларының көнчы-гыш әдәбиятының уңай традицияләрен үз интересларыннан чыгып фай-даланганлыгын, реализмга чит язу-чыларның шушы традицияләргә нинди мөнәсәбәттә торганлыгын күз алдына китерергә ярдәм итә.
Татар буржуаз интеллигенциясе вәкилләренең рус әдәбиятына булган мөнәсәбәтләрен билгеләү дә фактик тулыландыруны сорый. Моңа игъти-барны арттыру XX йөз башында татар әдәбиятында барган идея- эстетпк көрәшнең бөтен кискенлеген
һәм татар демократик язучылары- ның бу мәсьәләдә прогрессив тенденциядә торуының әһәмиятен ачарга ярдәм итәр иде. Әдәби хәрәкәттәге ул тенденциянең пдея-эстетик көрәш җирлегендә ныгуын күрсәтү шуны ук таләп итә. Татар либерал буржуазиясе органнарында рус декадент әдәбиятының идея художество багажына мөрәҗәгать итү фактларын, Мөхәммәт хәдисләрен рус классик әдәбияты әсәрләре белән беркетү кебек манипуляцияләрне, череп таркала барган көнбатыш буржуаз әдәбиятын төрек теле аша кабул итү күренешләрен бик күп очратырга була.
Автор, Тукайның алдынгы рус әдә-бияты традицияләрен дәвам итүенә һәм шуңа мөнәсәбәттә үзенең реалистик позицияләрен ныгыта баруына игътибар итеп, һичшиксез, мәсьәләгә дөрес килә. Ләкин шагыйрьнең рус әдәбиятына булган мөнәсәбәте бер генә планда булмагаилы- гына Г. Халит игътибар биреп җиткерми. Тукай үзенең иҗат эшчәнле- гендә Пушкин, Лермонтов, Кольцов, Толстой һ. б. рус язучыларына гына түгел, А. Майков, Бальмонт, А. Федоров һ. б. кебек реализмнан читтә торган шагыйрьләрнең әсәрләренә дә мөрәҗәгать итте, аларны үз пози-циясеннән чыгып, чын мәгънәсендәге реалистик, халыкчан әсәрләр итеп үстерде. Мәсәлән, А. Майковның
Өч хәкыйкать» исемендәге «ярым- йорты сатирасы» (Салтыков-Щедрин), Тукайга килгәч, чын мәгънәсендәге реалистик сатирага әверелә. Тукай бу әсәргә рус классик сатирасының реалистик традицияләре яктылыгында килә. Аңарда кулланылган типиклаштыру чаралары Тукай сатирасының көчен һәм үзенчәлекләрен билгелиләр. Татар милләтчеләренең, пантюркизм идеологларының һәм декадент язучыларының рус классик язучылары иҗатындагы йомшак якларын күпертүләрен искә алсак, бу мәсьәләгә игътибар итүнең әһәмияте ачыграк күренә.
Китапның соңгы өлешләре «Тормыш хакына», «Нәтиҗә» бүлекләреннән гыйбарәт. Беренче бүлектә Тукайның революцион күтәрелеш һәм иҗатының соңгы елларында элекке кар-шылыкларыннан арына баруга юл тотуы, социаль оптимизм мотивла-рының өстенлек алуы һәм шагыйрьнең ахыр сулышына кадәр беренче рус революциясе елларында күтәрелгән идеалларына турылыклы булып калуы уңышлы тикшерелә. Соңгы бүлектә автор Тукайдан соңгы әдәби хәрәкәтнең төп юнәлешләрен билгели, әдәбиятта милләтчелек, дини тойгыларны, империалистик сугышны аклау мотивларының көчәеп киткәнлеген күрсәтә.
Тукайдан соңгы татар демократик әдәбияты шактый йомшап калган булса да, без Г. Камал, Ш. Камал, М. Гафури һ. б. демократик язучыларның Тукай традицияләрен дәвам иттерүләрен, шушы традицияләр җирлегендә яңа буын язучыларның калкып чыгуын күрәбез. Аларның күпчелеге Октябрь революциясен шатлык белән каршы алдылар. Шушы мәсьәләләргә бәйләп, Г. Халит татар демократик әдәбияты һәм Тукай традицияләре, Тукай мәктәбе шагыйрьләре, Тукай һәм совет поэзиясе дигән проблемаларны күтәрә.
Китапта Тукай иҗатына караган даталар ачыкланып бирелгәннәр. Автор биографик моментларны шагыйрьнең иҗат эволюциясе белән тыгыз бәйләнештә чагылдыруга ирешкән. Китапка махсус редактор итеп билгеләнгән В. А. Диевнең әсәрне редакцияләүгә җитди караганлыгы сизелә. Тик шулай да хезмәттә кайбер вак кимчелекләр бар әле. Автор Тукай иҗатын өйрәнүгә караган аерым положениеләр белән бәхәскә керә, ләкин күп очракта ул положениеләрнең кемнеке булганлыгын күрсәтеп үтми. Аларны билгеләп үтү, хезмәтнең фәнни дәрәҗәсен күтәрү белән бергә, укучыларга да ул материалларны тәкъдим итәр иде.
Аерым кимчелекләргә карамастан, Г. Халит Тукайның XX йөз башы татар әдәбиятында тоткан урынын һәм аның татар демократик әдәбиятын үстерүдә зур роль уйнавын күрсәтүгә ирешкән. Автор үзенең бу хезмәте белән Тукай иҗатын идея- эстетик көрәш яктылыгында өйрәнү юлында уңышлы адым ясаган.