Логотип Казан Утлары
Публицистика

1905 ЕЛ РЕВОЛЮЦИЯСЕ ҺӘМ ТАТАР ХАТЫН-КЫЗ ЯЗУЧЫЛАРЫ


1905 елгы революциягә кадәр үк татар хатын-кызлары арасыннан үз тормышларын җиңеләйтү өчен кө-рәшкә чыгучылар, мәгърифәт юлында конкрет эшкә керешүчеләр сирәк булса да күренә башлый.
«Миръат» журналының 2 нче ки-табында (1903 ел) түбәндәге юллар бар: «Бәләбәй өязендә Ышланлы Кол карьясендә бер кыз, Петербургта укып, русча, французча һәм инглизчә телләр белгәннән соң, үз йортына кайтып, ятимә вә фәкыйрә кыз балаларны тәгълим вә тәрбия идәр ки... Боның кебек кызларыбыз күбрәк булса, бик яхшы булыр иде. Ләкин алты миллион татар эченнән хәзергә бер генә кыз күренәдер».
Татар хатын-кызларыннан кулла-рына каләм алып язучылар да күренә башлый. Шундыйлардан берсе итеп Каюм Насыйриның туганнан туган сеңелесе — Хәбирә Габделкави кызы Насыйрияне күрсәтергә мөмкин. Ул үзенең агасы Каюм Насый- ри үрнәгендә бик яшьләй язу эшенә керешә. 1902 елда Хәбирәнең татар китапларына кергән гарәп, фарсы һәм төрек сүзләренә татарча аңлатмасын биреп язган «Фарси, гарәби һәм төрки лөгате» исемле бер китабы басылып чыга. Аның төрле әдәби китаплардан сайлап алып төзелгән новелла һәм хикәяләрдән торган икенче китабы 1904 елда Казанда басыла. Ләкин ул бик яшьләй үлеп китә.
1905 ел революциясе тудырган шартларда, татар телендә киң мәгъ-нәсендә вакытлы матбугат барлыкка к ил гәч, татар хаты н - кызл а р ы и ың
44 «Әльислах», 1908 ел, № 24.
авыр һәм кысынкы тормышларын язуга тагын да зуррак урын бирелә. Революция елларында хатын-кызлар арасында башланып киткән уяну хә-рәкәте реакция елларында да сүнми. Хатын-кызлар арасында көчәйгәи- нәи-көчәя барган шул активлыкны күрсәтеп, «Әльислах» газетасы үзенең 1907 ел, 19 ноябрьда чыккан 7 нче санында: «Идарәмезгә хаиым- нарыбыздаи һәр көнне килеп тора торган мәктүпләр безне газетабызда «Хатын-кыз галәме» кыйсемене ачарга мәҗбүр итәдер», дип яза. Чыннан да, шул номердан башлап «Әльислах»та «Хатын-кыз галәме» дигән аерым бүлек тәртипле рәвештә яшәп килә. Соңыннан бу традицияне башка газеталар да дәвам иттерәләр (Томскида чыккан «Сиби- рия», Уфада «Тормыш» газеталары һ. б.).
Сембер шәһәреннән «М» имзасы белән язган кыз, анда укыту-тәрбия эшләренең бөтенләй яраксыз хәлдә булуыннан зарланып: «Кешеләр яңа тормышка чыгарга тырышканда, безләр һаман искелек өретеп ята- мыз. Башкалар сәгадәтне гыйлем- нән-укудан эзләп, дүрт куллары илә укырга ябышкан бер заманда, безләр сәгадәтне, ишан абыстай, дип йөртелә торган ялганчы хатыннарның өшкерек, төкерекләреннән эзлибез... Ник безне җирне үгез өстендә дип укытучы вә хакыйкатьнең киресенә өйрәтүчеләр тырнагы астында издерәсез?» 44 —дип яза.

10!
Бу инде чып-чыниан үзенең килә-чәген уйлый башлаган, күңелен гыйлем белән нурландырырга ом-тылган алдынгы татар кызларының чын йөрәктән чыккан ялкынлы сүзләре иде. Озакламый шәһәрдән генә түгел, авыллардан да редакциягә шундый ук хатлар килә. «Авылдан тавыш» исеме белән язылган икенче бер очеркта авыл хатын-кызларының тагын да аянычрак хәлдә булулары күрсәтелә: «Монда хатын-кызларны уйларына алган кеше дә юк. Киләчәктә милләт анасы булачак кызларны укытыр өчен бер мәктәп юк... Кызларның һичбер хаклары да юк. Кияүгә баруда, фәләндә бер сүз әйтә алмыйлар. Аталары теләгән кешегә хатын өстепә, бала өстенә, эчкүчегә тота да бирә. Кызлары еглый-еглый бара, еглый-еглый гомерене уздыра... Болар да укысалар, үз хакла- рыны белерләр, югалган хокуклары өчен тырышырлар иде»45 46, — диелә.
1905 ел революциясеннән соң чык-кан газета-журналларда зарланып, шикаять итеп язылган материаллар рәтеннән, актив тәкъдимнәр һәхм ха-тын-кызларны укыту-тәрбияләү эш-ләрен яхшырту юлларын күрсәтеп язучы каләмнәр дә күренә башлый. «Әльислах» газетасында күп кенә мәкаләләре белән катнашып килгән, Казан губернасы, Тәтеш өязе, Әлки авылында укытучы мөгаллимә Ма-һисәрвәр Бикмиева укыту эшләрен яхшыртуны уйлаштыру һәм план-лаштыруда башка мөгаллимәләрнең катнашуларын да үтенеп, газета ар-кылы берничә мәртәбә үзенең мөрә- җәгать-хатларын бастырып тарата.
Алдынгы татар кызларының бу планнарын, тырышуларын тормышка ашырырга киң мөмкинлек бирелми. Авылларда гына түгел, Казанның үзендә дә хатын-кызларның күзләре ачылуына, уяна башлау хәрәкәтләренә реакцион көчләр бик нык каршы торалар.
*
❖ Ф
45 «Әльислах», 1908 ел, № 20.
46 И р а н л а р д а н — эшлекле ирләрдән.
47 Заһид, заһидә — Заһид ирләр, Заһидә хатын-кызлар исеме. Мәгънәләре — начар эшләрдәй сакланучылар дигәнгә туры килә.
48 М ө р ш и д, Мөршидә — шулай ук исемнәр. Мәгънәләре белән — турылыкка, хаклыкка өндәүчеләр дигән фикерне бирәләр.
1905 ел революциясеннән соң ха-тын-кызлар газета-журнал битләрендә үзләренең хәбәрләре, очерк-хат- лары белән генә түгел, бәлки шигырьләре белән дә катнаша башлыйлар. Шулардай беренчесе итеп Маһруй Мозаффарияне (1873—1945) алырга кирәк. Ул Казан губернасы. Тәтеш өязе, Олы Торма авылында мулла семьясында туа. Туган авылында башлангыч белем алганнан соң, шул ук авылда кызлар укыта. Казанга килгәч, элек үз өендә, соңыннан кызлар мәктәбендә мөгаллимә булып эшли. 1905 ел революциясеннән соң төрле газета-журналларда мәкалә һәм шигырьләр язып чыга. Маһруй Мозаффария татар хатын-кызларыннан җитешкән беренче язучы, аның хатын-кызлар өчен булган «Нәсихәтиамә»се 1901 елда ук басыла. 1905 елда «Казан мөхбиремнең 2 нче санында кечерәк кенә беренче шигыре һәм 1907 елда «Әльислах» газетасының 10 нчы са-нында басылган «Мәшһүр хатыннар» дигән әсәре Маһруй Мозаффариянең поэзия өлкәсендә дә сәләте барлыгын күрсәтә. Ул горур тавыш белән:
Вакыт инде, без дә торыйк, ирек алыйк, Ирекләнер чаклар җитте, ирекләник!
Нигә, төшсә төшсен, куркып юлдан калмыйк,
Ни китсә дә китсен, шуны биреп алыйк! һәр тугрыда ким түгелбез ирләрдән без, Гыйлем алсак, иң галимнәренә тиңбез. Бу милләтнең там яртысы без булгачдин. Карап карыйк иранлардин 1 ничек ким без? Ирләр галим булса, бездә галимә бар, Ирләр заһид 47 булса, бездә заһидә бар. Ирләр шагыйрь булса, бездә шагыйрә бар, Мөршид48 булса, мөршидә бар, камилә
бар, — дип, хатын-кызларның ирләр шикелле үк һәр эшкә сәләтле булуын әйтә, аларны уянырга, хокуклары өчен көрәшкә чыгарга чакыра.
Маһруй Мозаффариянең ялкынлы хисләр белән язылган бу шигыре ха-тын-кызларга гына түгел, реакция күтәрелә башлаган елларда аптырабрак калган интеллигенциягә дә уңай тәэсир итә. Шул шигырьне уку

102
уңае белән шагыйрь Сәгыйть Рә- миев «Юк, үлмим! Торам әле» дигән лирик прозасын язып чыга.
«Барча кызыктан бизгән, барча өметләремнән кул селтәгән, барча галәмнән аерылган, тик үләсем генә... килә иде. Кинәттән күзем бу шигырьгә төште...
...Ихтыярсыз җанландым. Яңадан торасым килә башлады. Кул селтәгән өметләрем яңадан кайттылар. Мин тагы бик зур өметләргә чумдым. Рәхмәт сезгә, хатыннар, мине тергездегез! Аллаһе теләсә, шушылай, хатыннарымыз җанланып, үз хакларын үзләре белә башлап, дөньяда кеше шикелле торырга тырыша башласалар, шөбһәсез, татарлар да кеше шикелле тора башларлар».
Маһруй Мозаффария гомумән шигъри табигатьле кеше була. Аның проза белән язылган мәкаләләре һәм аерым кичәләрдә сөйләгән нотыклары да лирик кичерешләргә, образлы сурәтләүләргә бай булулары белән күзгә ташланалар. «Бәя- нелхак», «Сибирия», «Тормыш» газеталарында, «Ак юл» һәм «Сөембикә» журналларында язганнары моны ачык күрсәтә. Шулар арасыннан Тукай үлү уңае белән язылган «Габдулла әфәнде Тукаевның хатын-кыз галәменә тәэсире» дигән мәкаләсен алып күрсәтү дә җитә. Маһруй Мозаффария анда: «Габдулла Тукаев хакыйкый халык шагыйре иде... Милләтебез эчендә зәгыйфь саналган хатын-кыз таифәсенә дә башлап күз салучы Габдулла әфәнде Тукаев булды...
Аның аз гыйбарәле, күп мәгънәле хатын-кыз галәменә даир булган1 берничә сатыр * 49 шигыре безнең йөрә-гебезгә ялкын кебек тәэсир итте. Безне кузгатты, безнең башкалар кебек хокуклы инсан идекебезне үзебезгә аңлатты, хатыннар агызыниан хокук җырын җырлата башлады. Шул шигырьләр тәэсире илә безнең сүнгән хиссиятебез баш күтәрде, балкыды. Инде ул янар, ул мәңге сүнмәс...»—дип чыга.
1913 елда Тукай үлгән кайгылы көннәрдә язылган бу юллар күп нәрсә турында сөйлиләр. Алар, бер яктан, татар хатын-кызларының халык шагыйрен ни дәрәҗәдә олылауларын,
1 «Аң» журналы, 1914 ел, 7 сан.
хөрмәт итүләрен күрсәтсә, икенчедән, кулларына каләм алып язып чыккай татар хатын-кызларының үзләренең дә фикер ягыннан ничек үсә баруларын, шигъри әсәрләрне аңлау һәм аңлата алырлык югарылыкка күтәрелә баруларын раслыйлар. Маһруй Мозаффария моннан соң да язуын дәвам итә. Бөек Октябрь социалистик революциясе булгач, хатын-кызлар арасында актив эшләп килә, укытучы-лык, итә, балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә тәрбия эшләре алып бара. Аның шул вакытларда яшь совет балаларының шатлыклы тор-мышларын күрсәтеп язган шигъри парчалары кулъязма дәфтәрләрендә әле дә саклана.
Тукай шигырьләрен уку тәэсирендә төрле кызлар мәктәпләрендә укучы яшь кызлар да кулларына каләм алып шигырьләр яза башлыйлар. Шул күпләрнең берсе булган Мәхмүдә Мозаффария-Урманчиеваның (1893 елда туган) берничә шигыре 1907 елда «Әльислах» газетасында басылып чыга. Аның шундагы «Уй- ганыйк, ханымнар!», «Остазбикә абыстайларга» һәм «Ханымнар» дигән шигырьләре һәм эчтәлекләре, һәм художество дәрәҗәләре белән хәзер дә сокланырлык. Тирән хис һәм оригиналь чагыштырулар белән бирелгән шул шигъри юлларда 1905 ел революциясеннән соң уяна башлаган укучы яшь татар кызларының тавышлары яңгырый. Алар үзләрен н ада нл ы кта, кара ңгыл ы кта асраган һәм һаман да искечә генә яшәтергә тырышкан укытучыларына — остаз-бикә абыстайларына нәфрәтләрен ачыктан-ачык белдерә башлыйлар:
Ярый, ярый, сез яшәгез искелектә, Болакның да даны чыккан ислелектә, Без яшь кызлар бервакытта куәт алып, Җиһан тулар оезнең илә эшлслектә ’.
Тукайның яшьләй бик вакытсыз үлеп китүе татар хатын-кызларын да зур кайгыга төшерә. Аиы күмү
103
көнендә татар хатын-кызлары, тарихта беренче мәртәбә зур кыюлык күрсәтеп, ирләр белән бергә зиратка озата баралар. Алып килгән чәчәкләренең лентасына: «Татар хатыннарын ихтирам итүче шагыйрьгә — татар хатыннарыннан» дип язып куйган булалар. Бу инде үз чиратында татар хатын-кызларының, ирләр шикелле үк, үз хисләрен җәмәгатьчелек алдында күрсәтә башлауларының бер билгесе иде. Тукай үлгәч, бөек шагыйрьгә, аның бай иҗат мирасына тирән мәхәббәтне саклаган, аның шигырьләренең озак яшәешле булуларына тирән ышанычны белдереп иҗат ителгән әсәрләр ара-сында татар кызлары каләмнәре белән язылганнары да гаять күренекле урынны алып торалар. Менә Рөкыя Ибраһимиянең «Китте шагыйрь» дигән әсәре. Тукайның үлүенә ел тулу уңае белән 1914 елда «Аң» журналында басылган бу шигырь бик күп татар хатын-кызларының саф йөрәктән чыккан, хисләрен бирә.
Тезде шигырен милләтенә төрле якны уйлатып, Язды шигырь, кыйлды әшгар моң күңелне елатып.
Армый-талмый итте хезмәт милләтнең рухына ул, Барсын алга милләтем дип, төрле яктан ачты юл.
И шагыйрь, ямьле шагыйрь, милли шагыйрь, син чын шагыйрь!
Күземездән түктереп яшь, хәсрәткә салган шагыйрь >.
Рөкыя Ибраһимиянең моннан башка да «Аң» журналында һәм га-зеталарда шигырьләре басылалар. Ул да, шул чорның бик күп язучылары шикелле, чын дус һәм кирәк булганда ярдәм күрсәтерлек якын иптәш таба алмаудан зарлана («Киңәш» дигән шигырендә).
Яшь татар кызы, табигый, үзенә авыр булган вакытларда тик ходасына мөрәҗәгать итә. Ләкин ул һаман да халкы, милләте турында уй- .лый. Шул яклары белән Рөкыя Ибраһимиянең шигырьләре үз тормышы белән генә янучы, халыктан чит- .ләшкән буржуа язучыларыннап аерыла. Бу яктан аның «Теләк» дигән шигыре характерлы. Ул анда:Мәгърифәттә башка милләттән безне кнм итмә син, Уебызда, хисебездә бушка жилләр исмәсен. Арабызда яна торган нифак утын сүндереп, Ислах илә иттифакны безгә ихсан әйлә син *, — дип яза.
1905 ел революциясе дулкыннары белән калкып дөньяга чыккан татар хатын-кызлары арасында Фатыйма Фәридә ханым исеме журналларда зур хөрмәт белән искә алына.
Фатыйма 1889 елда Чистай шәһә-рендә /Мортаза Ваһапов исемле сәү-дәгәр семьясында туа. Яшьтән үк культура, әдәбият эшләре белән кы-зыксына, төрле җирләрдә укып, мәгълүмат алгач, бөтен сәләтен, тор-мышын артта калган татар кызларын агарту эшенә багышлый. Шәһәрдә туып үскән татар кызларыннан беренче буларак, андагы «уңайлы» көнкүрешен ташлап, үзе теләп авылга эшкә китә. Бөгелмә өязе, Кара-кашлы исемле татар авылына барып, берничә еллар шунда кыз балаларны укыту-тәрбияләү өстендә эшли. Шуннан торып газеталарда катнаша. 1908 елда Томск шәһәренә барып, анда да мөгаллимә була, соңрак шул шәһәрдә чыга торган «Сибирия» газетасында «Хатын-кыз-лар дөньясы» дигән бүлекне оештыра. һәм берничә еллар нәтиҗәле эш алып бара. Ләкин халык эшенә бирелгән бик күп талантларны корбан иткән, шул чорның котылгысыз чирләреннән берсе булган чахотка авыруы Фатыйманың да вакытсыз дөньядан алып китә. Ул 1914 елның 16 февралендә, 26 яшендә үлә.
Яңа революцион күтәрелеш елла-рында Тукай поэтик традицияләрен дәвам иттерергә омтылучы бер төркем яшь язучылар әдәбиятка киләләр. Алар арасында хатын-кыз язучылар исемнәре дә күренекле урып ала. Гыйффәт туташ — Заһидә Бур- нашева, 3. Сәгыйдә (Зәйнәп Якупова) шундыйларда н булды.
«Каргали» яки «3. Сәгыйдә» имзасы белән күп кенә шигырьләр язган Сәгыйдәнең тормыш юлы турын-
1 «Аң», 1914 ел, 15 сан.
104
да матбугатта әлегә тулы мәгълүмат юк. Аның Оренбург якынындагы Каргалы бистәсендә укытучы булуы һәм «Шура» журналының иң актив язышучыларыннан берсе икәне ачык. Мәрхүм профессор Габдрахман Сәгъди үзенең 1926 елда басылган «Әдәбият тарихы»нда хатын-кыз язучыларны искә алып узган бер урында: «Икенче әдәби дәверебездә татар хатын-кызлары эченнән шигырь язу тәҗрибәсен күреп караучылар берничәләр булса да, күпләре шул тәҗрибә юлында югалып киттеләр. Матур гына шигырьләр язгала- ган 3. Сәгыйдә кебекләр шулар җөмләсеннән иде», дип күрсәтеп китә. Менә татар хатын-кыз язучылары турында искә алынып, ачыграк әйтелгән сүзләр шулар. Башка әдә- биятчыларыбызның тикшеренүләрендә алар турында яисә бөтенләй искә дә алынмый яки исемнәрен санап чыгу белән генә канәгатьләнелә. 1947 елда югары мәктәпләр өчен чыккан дәреслек-хрестоматиядә дә һәм 1954 елда басылган «XX йөз башында татар әдәбияты» дигән очеркларда да шул соңгы ике язучының исемен атаудан һәм бер ике сүз әйтүдән алга кителми.
Ләкин чынлап тикшереп караганда, 1905 ел революциясеннән соң кү-тәрелеп киткән, реакция елларында да ү'зенең үсә баруын саклаган, яңа революцион күтәрелеш елларында яңадан җанланып киткән иҗтима- гый-культура һәм әдәбият хәрәкәтендә катнашкан хатын-кызлар арасыннан чыккан язучылар «тәҗрибә юлында югалып» китмәгәннәр, бәлки үз чорлары өчен шактый көчле яңгы- раешлы булган талантлы гына ши-гырьләр иҗат итә алганнар. Алар шигырьләренең үз вакытының иң та-нылган газеталарында, әдәби жур-налларында («Шура», «Аң» һ. б.) Мәҗит Гафури, Шәехзадә Бабич, Мирхәйдәр Фәйзи, Зыя Ярмәки ши-гырьләре белән янәшә куелып, сис-темалы рәвештә бастырылып килүләре генә дә безнең бу фикеребезне ачык раслый.
Менә шул тиз генә югалып киткән шагыйрәләрдән саналган 3. Сәгый- дәнеи 1915 ел эчендә генә дә «Шура»
50 «Шура», № 12, 1915 ел, 375 бит.
журналында 9 шигыре басылып чыгуы фактын искә алу — ул сүзләрнең өйрәнелмичә әйтелгән бәя булуын күрсәтә. 3. Сәгыйдә шигырьләре һәм хикәяләре үзләренең социаль эчтәлекле булулары белән аерылып торалар. Ул инде үзе турында, үзе шикелле хатын-кызлар турында кайгырту белән генә дә чикләнми, бәлки байлык, ярлылык һәм аның кешеләр арасындагы мөнәсәбәтне билгеләүдә тоткан урыны турында уйлана («ДАойка эшчеләре тормышыннан» хикәясе). Ул нәкъ шагыйрь М. Гафуриның шул чордагы шигырьләре шикелле үк, үз чорының тормышында, яшәештә булган хаксызлыкка ачы протест белдереп чыга. Яшәештә булган тигезсезлек, бәхетсезлекләр турында риторик сораулар куеп, шуның белән укучыларны уйланырга, шундый ти-гезсезлекләрнең сәбәпләрен эзләргә этәрә. «Нигә соң алай?» 50 дигән ши-гырендә:
Ник табигатьтә тигез түгел икән бу дөньясы:
Берсе ярлы, берсесе бай, берсенең юк анасы?
Бер ягында — анда җәннәт, анда нурлар ялтырый,
Бер ягында — ярлы мескеннәр елый — икмәк сорый..-
Бер кеше йомшак урыннарда тыныч яткач вакыт, Шундый ук җанлы адәм кан диңгезендә болгана...
Байлыгыннан, бәхетеннән шатланып көлсә бере, Бонда мескен ярлылар гел сызлана да иңрәнә, —
дип сорау куя.
Бу, һичшиксез, Тукайның «Көзге җилләр»ендә күтәргән теманы дәвам итүнең һәм аның шигъри стилендә антитеза алымы белән язуның бер уңышлы үрнәге. 3. Сәгыйдә, хезмәт ияләренең авыр тормышларын күзәтү нәтиҗәсендә, М. Гафури шикелле үк үзе ышанып йөргән алласына да сораулар куеп язарга мәҗбүр була:
Ходаем, иик бу дөньяда рәхәт, шат, ак торып булмый?4
Гомернең ялтырау шатлыклы минутын күреп булмый?’
Матур, саф, ямь-яшел нурлы, күңелле бонда зур таулар,
Рәхәт лә киң яланында тәәссефдер йөрен- булмый...
105
Усал күзләр, кара йөзләр, кабахәт, бәдбәхет сүзләр Ява ни өчен өсләргә, нигә соң сакланып булмый?.. Түгәләр яшь, сыгалар кан, күңелдән иңрәнәләр гел, Бәхеттән көлгәнен кемнең дә бер кәррә күреп булмый? 51
3. Сәгыйдәнең «Яшь йөрәккә», «Өмит» дигән шигырьләрендә беркадәр тынычланырга, тормыш авырлыгыннан зарланмаска чакыруы да бар. Ләкин ул бу төркем шигырьләрендә дә көрәштән читкә китәргә, үз тормышың эчендә генә бикләнергә өндәүче пессимист шагыйрьләргә каршы буларак, нык характерлы булуны алга сөрә. «Өмит» 52 53 дигән шигырендә:
Батырсыннар тирән диңгез төбенә, Батып китмәм, тагы анда йөзәрмен. Кара тормыш теләгәненчә кыссын, Кысылам днп еламамын, көләрмен, — дип, көрәштә нык тору мотивларын да җырлый.
3. Сәгыйдә үз вакытының бик күп укытучылары һәм язучылары белән хатлар алыша, шулар эчендә Заһидә Бурнашева — Гыйффәт туташ белән дә бәйләнештә була. Аның аерым укытучыларга-мөгаллнмәләргә хат формасында язган шигырьләре бигрәк тә характерлы. Менә аның «Ташландык хат ертыгы»54 исеме астында мөгаллимә «Т» ханымга багышлап язган бер шигыре. Ул анда үзенең халкына булган вәгъдәсе турында сөйли. Ул вәгъдәләрне үтәү юлында күргән кыенлыкларына күрсәтү ясый һәм өметсезләнеп тә куя:
Якты фикерем, тәмле сүзем халкыма булды зәһәр, Изгелек иттем мәгәр дә каршына алдым
51 «Шура» журналы, № 23, 1915 ел, 730 бит.
52 «Шура» журналы, № 1, 29 бит, 1915 ел. «Соальләр».
53 «Шура», № 3, 94 бит, 1915 ел.
54 «Шура», № 12, 360 бит.
каһәр,—
ди. Бу соңгы юлларны шул чорның тарихи җирлегенә куеп караганда гына аңлап була. Авылның реакцион көчләре тырышып йөргән, балалар өчен җаннарын аямыйча эшләгән мөгаллимәләрне һәрьяклап читкә кагалар, төрле мәсхәрәле сүзләр ишеттереп торалар. Менә шундый мөгаллимәләрнең берсе Мирхәйдәр Фәйзинең «Кызганыч» исемле дра-масында Гәүһәр образында сурәтләнә. 3. Сәгыйдә дә шундый авырлыкларны "башыннан кичергән укытучы һәм язучы. Аның:
Хезмәтемне тапладылар, капладылар кер белә, Яктылыгым каршыланды кап-кара таплар белә, —
дигән ачынулы юллары нәкъ менә- шул реакцион руханиларның һәм консерватор татар байларының ко-мачаулык итүләреннән ачынып зар-лануы һәм протесты иде.
Бу төркем хатлар формасында язылган шигырьләреннән аның «Җавап» 1 дигән әсәре бигрәк тә ха-рактерлы. Ул анда үзе язып килгән шигъри элегияләрнең нинди басымнар һәм тәэсирләр һәм нинди эчке кичерешләр нәтиҗәсендә туганын үзе үк аңлатып бирә. Сәгыйдәгә иптәш мөгаллимәләреннән берсе борчылмаска һәм һәрнәрсәгә салкын кан белән генә карап узарга, һич тә булмаса үзеңне ясалма тотарга, сер бирмәскә киңәш итеп хат яза. Сәгыйдә шуңарга җавап итеп:
— Булмый шул, дус, көчләнеп тә шатлана алмын яшь күңел. Саф, мөкатдәс уйлы һәм йомшак күңел ул таш түгел...
Саф күңелгә дөньяның дәһшәтләре тулса кереп.
Карт, сабый, моңлы ятимнәр яшьләре акса* ерып.
Кайда баксаң да золым, вәхшәт, ачы яшь елгасы- Ялтырап торган матур йөзләрдән аккач сулдырып, дип аңлата. Сәгыйдәнең тирән эчтә-лекле бу строфалары аның үз тор-мышын һәм шатлыгын халык тор-мышы, ачлар һәм ялангачлар язмышы белән бәйләп каравын күрсәтә.
Шундый ачы күз яшьләре турында өзгәләнеп җырлап килгән Сәгыйдә киләчәккә булган ышанычын да- югалтмый. Әлеге иптәшенә җавап итеп язган югарыдагы шигыренең ахырын:
Алда көннәр күп әле: тормыш күңелле сафланыр,.
106
Аһ, менә шунда күңелләр акланыр һәм шатланыр, — дип тәмамлый.
107
Зәйнәп Сәгыйдә хәзер пенсиядә яши.
Бу чор язучыларыннан үз вакытында киңрәк та и ы л га н нарын н а н берсе Гыйффәт туташ — Заһидә Бур- нашева була. Аның шигырьләре шактый популяр булуга карамастан, ул вакытта «Гыйффәт туташ» псевдонимы белән шигырьләр язучының кем булуын әдәбият дөньясына якын торучылар да белмиләр.
Заһидә Бурнашева катлаулы тормыш юлын уза. Ул 1895 елның 17 Октябренда хәзерге Рязань өлкәсенә керә торган Әҗе (русча Азе- ево) авылында, крестьяннан чыккан сәүдәгәр-маклер семьясында туа. Башлангыч белемне үз авылларында ала, соңрак үз тирә-якларындагы урта мәктәпләрнең берсендә укый. Аны тәрбияләп үстергән гаилә патриархаль тәртипләргә ябышып ятучы. һәртөрле иске гореф-гадәтләрне, бигрәк тә дини йолаларны изге дип ышанып үтәүчеләрнең берсе була. Шул караңгы, кысынкы тормыш булачак шагыйрәдә яшьтән үк ачы нәфрәт уята. 1905 ел революциясеннән соң үсеп киткән демократик татар матбугатын укып барган һәм классик рус әдәбияты белән дә таныша башлап белем дәрәҗәсен, дөньяга карашын киңәйткән яшүсмер Заһидәгә аңлы тормышының беренче адымнарында ук нәкъ менә шул патриархаль гаилә тормышында зур каршылыкларга очрарга туры килә. Бигрәк тә ул үзен кыз бала булып туганы өчен һәрвакытта кимсетеп карауларына ачына. Соңыннан үзенең шул чакларын искә алып һәм үзе шикелле бик күп татар кызларын изгән, коллыкта асраган тормыш картиналарын чагылдырып, «Бала шигыре» дигән әсәрен яза.
Заһидә үзен басып торган кысынкы гаилә тормышы тәртипләренә буйсынып, елап яшәргә генә теләми. Автобиографиясендә язгаиыича, башта «патриархаль гаиләдә шәхси азатлыгы өчен көрәшкә чыга. Соңыннан* ул көрәш гомум хатын- кыз азатлыгы өчен көрәшкә үсеп җитә». Чыннан да, Заһидә Буриаше- ваның Октябрьга кадәр булган иҗаты нәкъ шул хатын-кыз азатлыгы өчен көрәш мотивларын җырлауга ‘багышланган.
1915 елның 15 Октябреннан 1917 елның июненә кадәр Заһидә Москвада яши. Ул шул вакытларда төрле байлар гаиләләрендә хосусый рәвештә балалар укыту эшләрен алып бара. Балалар укытудан артып калган вакытларында рус әдәбиятын укый, Пушкин, Лермонтов һәм Кольцов шигырьләрен яратып өйрәнә. Аның шушы елларда Лермонтовтан файдаланып иҗат иткән «Ямансу да, күңелсез дә» һәм Кольцовка ияреп язган «Юл» исемле шигырьләре, бер яктан, яшь шагыйрәнең рус әдәбиятына мәхәббәтен күрсәтсәләр, икенчедән, ул шигырьләр аны ничек дулкынландыру, шул чордагы эчке кичерешләренә якын торуын да белдерәләр.
Заһидә Бурнашева 1912 еллардан яза башлый. Аның берничә шигыре 1914 елда «Ил» газетасында, соңрак «Аң» журналында да басылып чыгалар. Заһидә Бурнашеваиың 33 шигырен эченә алган 45 бит күләмендә булган беренче шигырьләр җыентыгы «Гыйффәт туташ шигырьләре» исеме белән 1915 елда Москвада басыла. 1916 елның ахырларында Гыйффәт туташның бу җыентыгы, тагын күп кенә шигырьләр өстәлеп, матбугатка бирелә һәм ике кисәктә басылып чыга. Аның җыентыгының икенче кисәгенә кергән «Идел өстендә», «Ялкынлы йөрәктән», «Эзлим», «Сөйдем сезне», «Шагыйрьгә», «Ямансу да, күңелсез дә» кебек шигырьләре Заһидә Бурнашеваиың поэт! I к тал а нты ның үскән нән - үсә баруын раслыйлар. Заһидә Бурнашева ның шул соңгы җыентыгына кергән «Зөһрә йолдыз» исемле әкият-поэмасы 1919 елда Казанда «Балалар күңеле» сериясенең унберенче китабында «Заһидә Гыйффәт» имзасы белән басыла. Ә 1922 елда шул әкият-поэма Казанда рус телендә аерым китап булып та чыга.
Заһидә үзенең поэзиясендә көрәштә нык характерлы булуны расларга омтыла һәм шуны ул үзенең иҗат юлы белән генә түгел, практик эшчәнлеге белән дә исбат итә. Заһидә Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң Урта Азиягә барып чыга, анда Сәмәрканд шәһәрендә хатын-кызларны агарту, поли
тик тәрбияләү өстендә актив эшли башлый, укытучы була. 1918 елның августында Бөек Коммунистлар пар-тиясенә член итеп алына. Шул ук елны Сәмәркаид обкомы органы булган «Михнәттәшләр тавышы» дигән газетада эшли. Аннан соң берничә еллар буенча Тө.р кета н Коммунистлар партиясе Үзәк Комитетында хатын-кызлар бүлеге мөдире була. Бер үк вакытта партия совет мәктәбендә һәм Коммунистлар университетында укыта. Берникадәр вакытлар Үзбәкстан дәүләт издательствосыи- да матур әдәбият бүлегендә редакторлык хезмәтен үти. 1933—51 еллар арасында Заһидә Буриашева Кыр- гызстанда төрле җаваплы эшләрдә була. Колхозларны ныгыту чорында МТС политик бүлегендә начальник ярдәмчесе, соңрак ААТС директорының политик ярдәмчесе булып та эшли. Кыргызстан республикасының Главлитыида җитәкче булып тора.
Заһидә Буриашева күп кенә җәмәгать эшләре алып баруына һәм төрле җаваплы урыннарда эшләвенә карамастан, белемен күтәрү буенча да хәрәкәт итә, читтән торып юридик институтны тәмам итә. 1951 елның июнь аенда авыру һәм яше җитү сәбәпле пенсиягә күчә. Хәзер Татарстанның Буа шәһәрендә пер-сональ пенсия алып яши. Монда да әле ул культура һәм пропаганда эшләре алып баруын дәвам иттерә, Буа райкомында партия оешмасы секретаре һәм райком пропагандисты булып эшли.
Шул рәвешчә, азатлыкка чыгуны идеал итеп куйган татар хатын-кыз-ларының берсе булган Заһидә Бур- нашева үзенең поэтик әсәрләрендә талпынып көткән ирекле көннәргә ирешә алуы белән бәхетле. Ул шуның өчен дә Октябрь революциясе булгач шатланып эшкә керешә һәм азат Советлар илендә көнчыгыш хатын-кызларын актив совет эшенә тартуда да зур эшчәнлек күрсәтә. Дөрес, үзенең тормыш юлы белән практик эшкә керешеп киткән Заһидә Буриашева соңгы елларда язган шигырьләрен матбугатка биреп бармый. Ул шул үз вакытында язганнары белән дә татар поэзиясе үсешендә үзенчәлекле урынны алып тора. Заһидә Бурнашеваның быел чыккан «Татар поэзиясе антология- се»иә 14 шигыре урнаштырылуы үзе генә дә аның шигырьләренең зур игътибарга лаеклы булуын билгелиләр.
Татар әдәбияты тарихында хатын- кыз язучыларның әдәби эшчәнлеклә- ре якын вакытларда төпле тикшерүләрне, тагын да тулырак анализ ясауны сорый. Бу төркем шагыйрьләрнең иҗатлары, нигездә, Тукай традициясен дәвам иттерү буенча барса да, аларның һәркайсының үзенчәлекле стильләре бар. Аларның шигырьләренең. сайланма әсәрләрен җыеп чыгарырга вакыт икәнен истә тотарга кирәк. Бу төркем язучыларны Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Ш. Камал кебек классикларыбыз, гөлне тәрбияләп үстергән кебек, зур бер кайгырту һәм хөрмәт белән тәрбияләп килгәннәр. Ә без моңа кадәр аларга, аларның иҗатына бөтенләй игътибарсыз караганбыз.
Г р аж да н и ар сугыш ы елл ары н д а күтәрелеп чыккан хатын-кыз язучы-лар һәм соңгы вакытта матбугатта әсәрләре еш күренә торган язучы- ларыбыз да үзләренә тиешле игъти-барны сорыйлар. «Татар поэзиясе антологпясе»ндә шул бурычны үтәүдә беренче адым ясалды һәм ул дәвам итәргә тиеш.

108