ЯШЬЛЕКНЕҢ ЧЫНЫГУЫ
А. Расихның «Дустым Мансур» XIX романы кыска гына вакыт эчендә укучылар арасында киң таралды. Бу бик табигый. Чөнки бу романда татар әдәбиятында бик аз чагылган тема — илебезне индустрияләштерү чорындагы совет кешеләренең көрәше сурәтләнгән. Төрле катлау һәм төрле яшьтәге кешеләрнең омтылышлары бу чорга ятышлы итеп, җанлы картиналар аша тасвирланган.
Укучы романның беренче битендә үк әсәрнең төп герое яшүсмер Мансур белән таныша. Менә Мансур, җәйге кызу көннәрнең берсендә, аркасына биштәрләп тагылган капчык асып, аягындагы мыеклы чабаталары белән тузан туздырып, арган адымнар белән Карасу шәһәренә килеп керә. Мансур Карасуга килгәч, бай кардәше Габделбәрне түгел, ә ярлы Хисамны эзли. Чөнки ул кеше талап баеган Габделбәргә карата мәрхүм әтисенең кире карашын бик яхшы хәтерли.
Романда вакыйгалар укучыны кы-зыксындырырлык итеп бер-берсенә үреп бирелгәннәр. Язучы безне бербер артлы яңа геройлар белән таныштыра. Менә «ап-ак йөзле, куе коңгырт чәчле, кечкенә генә, җыйнак кына» Хәдичә, менә аның әнисе, алдынгы карашлы, олы йөрәкле Рәйханә, менә Хәдичәнең әтисе, канына мещан карашлары сеңгән интеллигент «урыс Закир». ЛАеиә «һәр эшкә кулы ятышлы, кул астына ни туры килсә, шуны эшли белүче, карт әбисен тәрбияләп яшәүче» «циркач» Гарәфи.
Язучы һәрбер образны тышкы яктан гына сурәтләп калмаган, булдыра алган кадәр һәр образның психологиясен дә ачарга тырышкан. Романдагы һәрбер персонажның үзенә генә хас сөйләм теле
XIX А. Расих, Дустым Мансур. Таткниго- издат. 1955. М. Әмир редакциясендә. Издательство редакторы С. Сөигатуллина.
бар. Шуңа күрә «Дустым Мансур» романындагы һәрбер образ үз үзенчәлеге белән хәтердә кала.
Хисамнарда яшәргә артык рәт калмагач, Мансур Г абделбәрләргә күчеп килә. Габделбәр өендәге тормыш аның өчен ят. Хуҗа үзе дә, аның хатыны «көр тәнле, чем-кара күзле, явыз табигатьле» Гайшә дә А'1ансурга туган итеп түгел, хезмәтче итеп, әрәм тамак итеп карыйлар.
Расих, ике тупщ семьясын ___
берсенә карщы-куеп. шул чор өчен хар,_сыйнфый каршылыкларны^ ача Мансурга нэпман өендәге тормыш кысан. Ул биредә үзе теләгәнчә бернәрсә дә эшли алмый. Дуслары белән әллә никадәр вакытлар күрешми тора. Шулай көннәр артыннан көннәр үтәләр. Ниһаять, бервакыт Габделбәр янына аклар ягында бергә сугышып йөргән дусты чукмар борынлы Латыйп килә.
Автор бик табигый рәвештә вакый-галарны бер-бер артлы куерта бара. Ул безнең күз алдыбызда бераз авыррак табигатьле, ләкин һәрбер яңа нәрсә белән кызыксынучан авыл малаен акрынлап хаклык өчен көрәшүче егеткә әверелдерә. Мансур образының үсешендә ясалмалыклар юк, ул чын тормыштагыча үсә. Шуңа күрә без аның, тормышын куркыныч астына куеп, Чишмә авылында үзенә бөтенләй таныш булмаган кешене үлемнән коткарып калуына тулысыича ышанабыз. Чишмә авылындагы вакыйга вакытында Ман
116
сур авыр яралана һәм больницага керә. Шуның белән аның иске Карасудагы тормышы тәмамлана.
Расих Мансурның шәһәрдәге тор-мышы белән таныштырганда иске тормышның инде үлемгә хөкем ител-гәнлеген калку итеп күрсәтә, һөнәрче Хисам тормышын очын очка көчкә ялгап алып бара, нэпман Габделбәргә элекке иркенлекләр беткән, аны налог белән «җәфалыйлар», кулак Латыйп та авылда инде үзе теләгәнчә хакимлек итә алмый. Кыскасы, искелек инде кабер читендә тора. Яшәү сәгатьләре сакаулы калган Габделбәр һәм Латыйп кебекләр моны сизенәләр. Шуңа күрә алар үзләренә ярдәмгә чит ил интервент-ларын көтәләр һәм террор юлына басалар. Искегә алмашка яңа килә һәм бу ярлы халык өчен бәхет вәгъдә иткән яңа тормыш нэпманнарны, кулакларны һәм аларга охшаш башка әрәм тамакларны шашындыра.
Менә Карасу шәһәренең бер читендә авыл хуҗалыгы машиналары заводы төзелә башлый, авылларда беренче колхозлар оеша.
Төзелешкә башта икеләнеп, шөб-һәләнеп килгән Хисам һәм аның ишеләр, ахырда завод төзелеп беткәч, даими эшчеләр булып калалар. Язучы мондый эшчеләрнең аң үсешен Хисам образы аша бик оста гә үд ә л ә н де р гә н.
Яңа төзелештә әсәрнең төп герое Мансур тормышының икенче баскычы башлана. Ул биредә үз юлын, үз иптәшләрен таба. Слесарьлык һөнәренә өйрәнә, комсомолга керә. Коммунист дядя Леша, үзе авылга МТС оештырырга киткәндә, аны үз урынына бригадир итеп билгели.
Язучы романда Мансурның эше белән шәхси тормышын бик матур бәйләп алып бара. Мансур Карасуга аны ярата.
Тормышка яңа аяк баскан ике яшь күңелнең кайнар хисләрен автор артык чуарлаусыз укучыга җиткерә. Яңа җирлектә шытып чыккан керсез мәхәббәт яшьләрне яңага дәртләндерә. Мансур да, Хәдичә дә белемгә омтылалар.
Шушы керсез мәхәббәт фонында ук иске семья мөнәсәбәтләре дә бирелгән. Хисам хатыны Шәһидәгә урынлы-урыпсыз җикеренеп кычкыра. Ул хатыны белән киңәшүгә караганда күбрәк бүреге белән киңәшүне мәслихәтрәк күрә. Ул хаклымы, хаксызмы, хатыны әчеп аныц сүзе закон. Ачуланышкан вакытта Хисам белән Шәһидә бер-берсен төрле яман исемнәр белән атыйлар. Алар ялгыш юлга баскан улларына ярдәмгә киләсе урында, «кем белә әле, бәлки, аллаһы тәгалә баланың күңеленә хәер миһербанлыклар салыр, бәлкй, рәтләнер әле үзлегеннән дә», дип карыйлар. Ул чорда алар үзләренең кара акыллары белән башкача уйлый да алмыйлар, әлбәттә. Хисам үзе һәрвакыт нужа артыннан куа, ә Шәһидә үзенең казаны янына кадакланган; Муллагалине тәрбияләүдә ул бернинди инициатива да күрсәтми, семья башы — ире Хисамга ышана һәм аллага таяна. Ахырда бозык юлга аяк баскай Д4уллагали аларны ташлап чыгып китү дәрәҗәсенә барып җитә.
«Урыс Закир» семьясында башка трагедия. Бу семьяда Хисам семья-сындагы каршылыклар түгел, бүтән каршылыклар. Ләкин аларның та-мырлары бер. Закир да үзенең хатыны Рәйханәгә «муен» итеп кенә карый. Аныңча, хатын-кыз җәмгыять эшләрендә катнашырга тиеш түгел, ә бәлки бала тәрбияләргә, йорт эшләрен карарга һәм ир хатыны гына булырга тиеш. Язучы Закир турында, «ул Рәйханәнең эшкә керәм дигән фикерен үзеннән канәгать булмау, иренең булдыксызлыгын ачык- тан-ачык әйтү дип уйлап кимсенде һәм шуннан ниндидер бер аңлашылмау, ир белән хатын арасында барын да әйтеп бетермичә яшәү» башланды, ди. Бала чактан ук «халыкка хезмәт итәргә дигән өметләр белән дәртләнеп үскән» Рәйханә эшкә кергәч, Закир аны төрлечә мыскыллый, кимсетә башлый. Хәтта ул Рәйханәне озата килгән укучы яшь егетләрдән дә көнли башлый. Ул хатынына, син мине ир итмисең, өйне вакытында җыештырмыйсың, ашарга вакытында хәзерләмисең, керләр айлар буе юылмый дип бәй-
килгәч тә очраткан, интеллигент семьясында туып үскән Хәдичә исемле кызга гыйшык тота. Хәдичә дә
117
ләпә. Рәйханә тырнак астыннан бер дә юкка кер эзләгән ирен тынычландыру нияте белән өй эшләреп караштырып торырга ахырда йортларына хезмәтче китерергә мәҗбүр була. Ләкин инде җөе сүтелә баш- г лаган тормыш моның белән генә рәтләнми. Закир белән Рәйханә арасы көннәи-көи кискенләшә бара. Соңгы чиктә Рәйханә, 19 ел бергә торган ирен ташлап, яңа төзелештә ачылган мәктәпкә эшләргә күчә.
Революциядән соң чын йөзләрен яшереп, социалистик төзелештә корт-кычлык эшләре алып барган чал чәчле, калын күзлекле карт инженерларга да, кулак Латыйп һәм аңа охшаш элементларга да, кем күбрәк аракы һәм акча бирсә, шуңарга эт кебек турылыклы булырга күнеккән Озын Сашка кебек күләгә-кеше- ләргә дә романда урын бирелгән. Алар иске сыйныф вәкилләре. Бу типлар Расихка яңа белән искенең көрәшен, яңаның каршылыкларсыз тумавын гәүдәләндерү өчен кирәк булганнар. Язучы «Дустым Мансур»- да маска астындагы бу бүре җанлы кабахәтләрне шул чорда булып узган Шахта вакыйгаларына бәйләп, «эштә» күрсәтергә омтылган. Расих гәүдәләндергән корткычлар алларына куйган максатларына үз күләгә-ләреннән үзләре куркып баралар. Аларның көннәре инде санаулы. Шуңа күрә, кулак Латыйпның романның яртысыннан башлап, ахры- на кадәр, Мансурны үтерергә йөрүе тулысынча язучы тарафыннан аклана.
Мансур, Хисам, Рәйханә, Хәдичә һәм дядя Леша образларын эшләүгә язучының күп көч куйган булуы сизелеп тора. Бу образлар арасында иң уңышлы эшләнгәне дядя Леша образы. Язучы дядя Леша аша карт эшчеләр гвардиясенең бер вәкилен гәүдәләндергән. Дядя Леша Ленин-градтагы атаклы Путилов заводы эшчесе, карт коммунист, Кышкы са-райны алганда катнашкан һәм Юде-ничка каршы сугышкан кеше. Автор аны бераз кырысрак табигатьле итеп бирә. Ләкин бу кырыслык күңел кайтаргыч түгел, үзенә күрә җылы бер кырыслык. Дядя Леша тыңгы- сыз кеше. Ул үзенең туган заводын, сөйгән семьясын калдырып, үзе теләп, яңа төзелештә карт гвардия эшчеләргә лаеклы алмаш хәзерләргә килгән, һәм бу эшне ул яратып башкара. Яшь эшчеләр аңа хөрмәт күзе белән карыйлар. Дядя Леша өчен эш — бәхет. Моны ул яшьләргә дә төшендерергә тырыша. Романда дядя Леша күп күренми, шуңа да карамастан, романның үзәк об-разларының берсе булып хәтердә кала.
Ә төзелеш начальнигы Николай Анисимович Кудрявцев һәхМ төзелеш партоешма секретаре Тимерша За- һидов образларын эшләүгә автор тиешенчә әһәмият биреп җиткермәгән. Бу җитәкчеләрне укучы эшчеләр арасында бөтенләй диярлек күрми, аларның эшчеләр белән мөгамәләләре коры һәм төссез. Язучы тирәнрәк уйланса, бу образлар аша күп нәрсәләр бирә алган булыр иде. Укучы бу образлардан күп нәрсә көтә. Ләкин китапны укып чыккач, бу көтүнең яртысы гына да акланмый кала. Шуңа күрә төзелеш җитәкчесе дә, партоешма секретаре дә әсәргә көчләп кертелгән төсле тоела.
Романда башта уңышлы гына гәү-дәләнеш тапкан Муллагали образы да, безнең карашча, тиешенчә эшләнеп җитмәгән. Аның яңадан үзенен чын дусларын тапкач, кинәт кенә төзелештән китүе укучыны ышанды-, рып бетми.
Гарәфи образы да тиешенчә ачылып җитмәгән. Укучы күңелендә Гарәфи образы Мансур белән Хәдичә арасын куерта төшәр өчен генә кертелгән дигән тәэсир калдыра.
Кулак Латыйп, Озын Сашка, Габ-делбәр, Гайшә, «Урыс Закир» типлары әсәрдә әллә ни зур урын алма- салар да, тере чыкканнар. Язучы аларны укучыда нәфрәт уятырлык итеп гәүдәләндергән.
«Дусты м Ма нсу р » роман ы и д а икенче бер кшмчелек тә күзгә чалына. Автор шул чор картиналарын бизәкләргә тырыша. Романны укыгач, андагы төзелеш күренешләре бүгенге төзелешләргә охшаш икәнлеген күрәсең. Расих гәүдәләндергән төзелештә эшләр ничектер бернинди
118
авырлыксыз, бик җиңел башкарылалар. Романда язылган чорда бездә төзелеш техникасы лом, көрәк һәм тачкадан бик үк ары китмәгән иде әле. Ә романдагы төзелештә без күпләгән автомашиналар, хәтта экскаватор да күрәбез. Расих моның белән тарихи дөреслектән бераз чит- кәрәк киткән. Шуңа күрә «Дустым Мансур» да кешеләрнең авыр фидакарь хезмәтләре, шул елларның тиңдәшсез героизмы тиешенчә калку гәүдәләнми. А. Расих бу турыда уйланырга тиеш. Романда Мансурның Хәдичәгә язган тугыз .хаты берьюлы бирелә. Бу хатларның күбесе берберсең кабатлыйлар.
Романда урыиы-урыны белән очраган кайбер тел чатаклыклары турында язучы Фатих Хөсни «Совет Тата рста н ы » га зета с ы н д а бас ыл гад W «Мансур һәм аның иптәшләре» исем-леМәкаләсендә бик хаклы ф и керләр әйткән иде инде, без аларны биредә кабатлап тормыйбыз. Шуларга өстәп бары романны урынлы-урынсыз кул-ланылган техник терминнардан мөмкин кадәр арындырырга кирәк иде диясе килә.