Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАРСТАННЫҢ ХАЛЫК ХУДОЖНИГЫ


Кара урман. Күксел томан белән өртелгән йөзәр еллык агачларның куе яфраклары арасыннан иртәнге яктылык саркый. Эче зур булып куышланган юан имән, әкияттәге иләмсез бер көч ияседәй, кәкре-бөкре ботакларын җәеп, бөтен күл өстен диярлек каплап алган. Бар нәрсә дә серле, шомлы кебек монда. Менә-менә, әкияттәге шикелле, гаҗәп бер җан иясе килеп чыгар да, бөтен урман эче, үзенең хуҗасын котлап, шаулый башлар кебек.
Ф. Яруллинның «Шүрәле» балетына П. Т. Сперанский ясаган шушы декорацияләрне күргәч, күз алдына халык шагыйре Г. Тукай «Шүрәле»- сендәге кара урман килеп баса.
Петр Тихонович Сперанский кырык ел буена сәнгать өлкәсендә эшләп килә.
Ул 1890 елда Казанда туа һәм шунда ук художниклыкка укып белем ала. Институтны тәмамлаганнан соң Сперанский шәһәрнең опера һәм балет театрына художник-декоратор булып керү өчен имтихан бирә. Яшь Сперанский, имтиханнан уңышлы гына үтеп, шунда үзенең катлаулы иҗат юлын башлый.
Сперанский театрга килгәндә де-корация сәнгате бик түбән тора. Спектакльләрнең күбесе тормышның һәрбер очрагына яраклы итеп ясалган әзер павильоннарда куела. Шунлыктан иҗади эзләнү турында сүз дә булмый.
Яна эшли башлаган яшь художникка болар ошамый, билгеле. Сперанский шаблоннан качарга, спектакльләрнең оформлениесен төрлеләндерергә, башкаларныкын кабатламыйча, үзенчә эшләргә тырыша. Күп тә үтми, Казан газеталарында (1916 ел) театр турында язылган рецензияләрдә Сперанскийны, үзенчәлекле һәм сәләтле художник дип, телгә ала башлыйлар. Н. Рубин-штейнның «Демон» операсы оформ- лениесе турында газеталар, бу күре-нешләр Кавказга хас матур төсләр белән бирелгән, художник күксел то-ман белән өртелгән тау табигате кү-ренешләрен сокланып карарлык итеп сурәтләгән, дип язалар. Иҗатының беренче елларында ук Сперанский үзенең декорацияләрендә яктылык, һава һәм эчке тирәнлекне бирүгә ирешә. Боларны Глинканың «Руслан һәм Людмила», Пуччининың «Чио- Чио-Сан», Гуноның «Ромео һәм Джульетта» операларына һәм баш-каларга ясалган декорацияләрдә кү-рергә мөмкин. Шушы декорациялә-рендә үк инде Сперанскийның та-лантлы художник икәнлеген күрсәтә торган профессиональ сыйфаты ча-гыла. һәр спектакльнең декорация-ләрен ул башка художникларда бул-маганча, үзенчә эшләргә омтыла. Мәсәлән, П. И. Чайковскийнын. «Пиковая дама» операсы оформле-ниесен таратып куелган уен картасы рәвешендә ясый. Художник, шул карталарның комбинациясен үзгәртеп, алмашынып торган күренешләргә төрле оттеноклар бирә.
Театрда эшли башлаган беренче елларында Сперанский күренекле татар режиссеры һәм артист Габдулла Кариев белән берничә тапкыр очраша һәм аның «Сәйяр» труппасы өчен берничә спектакльгә оформле-
89
ние ясый. Ләкин татар труппасының материаль хәле шактый авыр бул-ганлыктан, художникка фантазиясен чикләргә туры килә.
1922 елда Сперанскийны беренче ■.Татар дәүләт театрына баш худож-ник итеп чакыралар. Биредә Сперан- скийның оста художниклык сәләте тагын да ачыла.
Сперанскийга күптән хыялланган милли театрда эшләү мөмкинлеге туа. Ләкин Татар театрының ул вакытта әле квалификацияле режиссерлары җитешмәгәнлектән, спектакльләрнең куелу дәрәҗәсе югары булмый. Ул замандагы режиссерлар спектакльләрнең оформлениесен эш-ләтүдә иске павильон методы белән чикләнәләр, художник алдына кат-лаулы бурычлар куймыйлар. Татар театрының режиссерлары егерменче елларның уртасында гына спектакль-ләрнең оформлениесенә җитди әһә-мият бирә башлыйлар. Режиссер С. Вәлиев-Сульва, бигрәк тә Г. Де- вишев пьесаларның идеясен оформ- лениесе аркылы чагылдыруга да омтыла башлыйлар.
Драматик спектакльнең оформление үзенчәлеге операныкыннан бик нык аерыла. Шуңа күрә драматик жанрга күчү Сперанскийдан күп хезмәт куюны сорый. Опера спектакленең оформлениесе шартлырак декорацияләр белән хәл ителсә, драма спектакленеке күбрәк көнкүреш детальләре аша бирелергә тиеш. Шулай да Сперанский 20 елларның ахырына кадәр сәхнә оформление- сендә шартлылыктан арынып җитә алмый әле. Бигрәк тә бу еллар театр-ның үз эчендә татар милли операсы туып килә торган чак була. Сперан-скийга, драматик спектакльләр белән беррәттән, опера спектакльләренә дә оформлениеләр эшләргә туры килә. Беренче татар операларыннан— Габәши һәм В. Виноградовның «Сания» һәм «Эшче» опералары аның оформлениесе белән куела.
...Петр Тихонович иртән эшләргә ярата. Театрга килеп, үз өстәле янына утыра. Ак кәгазь өстенә ниндидер йортлар, табигать күренешләренең сызыклары төшә башлый... Эшли торгач, Сперанский кемнеңдер ро-яльдә, үз эскизлары шикелле, өзек- өзек көйләр уйнаганын ишетә... Ул карандашларын ташлый да фойэга яңа музыка тыңларга төшеп китә. Рояль янында, гадәттә, яшь Сәй- дәшев «Наемщик»ка музыка язып утыра.
Музыка язылып, «Наемщик»ны сәхнәгә куярга хәзерли башлагач. Сәйдәшев Сперанский янына кергә- ләп, эшнең барышын игътибар белән күзәтеп бара. Еш кына үзенең ки-ңәшләрен әйтә һәм шартлы декора-цияләр урынына художниктан реа-листик оформление таләп итә.
Формалистик һәм конструктивистах алымнар белән мавыгу Сперанский иҗатында да күренгәли. Мәсәлән, «Зәңгәр шәл» спектакленең оформлениесе шартлы декорацияләр белән хәл ителә. Бөтен сәхнәне ту-тырып торган аллы-гөлле зур чәчәкләр артистларны каплый, аларга уйнарга комачаулый һәм игътибарны читкә тарта. Конструктивистах алымнар Минсхийның «Шлем» спех- тахле оформлениесендә дә чагыла. «Шлем»ның оформлениесе бөтенләе белән һәр төрле хублардан, басхыч- лардан һәм пандуслардан гына тора.
Вәлиев-Сульва постановхасындагы «Галиябану» спехтахле дә натурали- стих юнәлештә хәл ителә. Оформле- ниедә чын салам, агачлар кулланалар, сәхнәдә тере тавыхлар йөри.
Художникның реализмга чит булган алымнардан арына башлавы Б. Лавреневның «Разлом» драмасы оформлениесендә хүренә. Бу — Спе- ранскийның Татар ахадемия теа-трындагы зур уңышларыннан берсе.
Драматургның әйтергә теләгән төп фихереннән чыгып, спехтахльгә динамика бирү өчен, режиссер Г. Девишев художник алдына бер бөтен декорация ясау бурычын куя. Художник оформлениенең берничә вариантын ясап карый. Корабны да, бүлмә эче күренешләрен дә үз эченә сыйдыра торган зур бер түгәрәк рә- вешендәгесенә тукталалар. Сәхпәнен алгы өлеше, кораб борыны форма-сында ясалып, тамаша залына чыгып тора. Уртада берничә туплы кораб башнясы. Карап торуга болар көчле тәэсир калдыра. Финал да тантаналы итеп эшләнә. Крейсерның командасы, патша строен нигезе бе
90
лән җимереп ташларга әзер булып, сафта торганда, алдагы җиңүне бел-герткәндәй, корабтагы тупларның көпшәләре күтәрелеп, ата торган якка таба борылалар. Ике катлы бүлмә эче күренешләре кебек кайбер конструктивистик мотивлар булуга карамастан, спектакльнең оформле- нисе драмадагы революцион идеянең төп мәгънәсен ача, шуның өстенә артистка уйнар өчен күп уңайлыклар тудыра.
Сперанский утызынчы еллар ба-шында чын реалистик художник булып формалашып җитә, һәрбер яңа постановканы тормышка ашырганда ул үз алдына элеккеләренә караганда катлаулырак иҗади бурычлар куя. Ул вакытта пьесадагы жанр үзенчәлекләрен сынлы сәнгать чара-лары белән бирә белү аның өчен иң читен мәсьәләләрнең берсе була.
Художник бигрәк тә Г. Камалның «Банкрот» комедиясе постановка- сында зур иҗат уңышына ирешә.
Драматург XX йөз башындагы байлар тормышына карата язган са-тирасында Сираҗетдин Туктагаев исемле бер жулик-сәүдәгәрнең пара-зитларча яшәвен аяусыз фаш итә. Художник-декоратор, әсәрнең сатирик мәгънәсен көчәйтергә омтылып, оформлениене үткен-үткен детальләр белән эшли, һәр нәрсәдә: ишектә дә, тәрәзәләрдә дә, төсле пыялаларда да, түшәмдә дә мода булып киткән ампир шәрыкъ стиле белән аралаш- тырылган. Сәүдәгәр Туктагаев өендәге обстановка, художник фикерен- чә, бу йортта яшәүчеләрнең тыштан караганда гадел тормышлы, саф на-муслы кешеләр икәнлеген әйтеп то-рырга тиеш. Коръән сүзләре язылып, стенага куелган шәмаилләр дә шуны күрсәтә. Әмма тышкы тыйнаклык аларның эчке бушлыгын тагын да көчлерәк ача. Художник тамашачыга зиннәтле өй обстановкасы артында зур явызлык яшеренеп ятуын әйтергә тели кебек. Чыннан да геройның бөтен эше, психологиясе аның өчен бердән-бер табына торган нәрсә акча икәнлеген күрсәтеп тора.
Художник Хуҗа Насретдин турын-дагы күңелле комедиянең оформле- ниесен тагын да остарак детальләр аша хәл итә. Сперанский спектакльнең оформлеииесен ике тапкыр эшли. Беренче вариантта вакыйгалар Урта Азиядә итеп бирелә, шунлыктан оформление эскизларында шәрыкъ архитектурасы һәм шәрыкъ пейзажы чагыла. Татар халык әкиятләрендә халыкның үз милли Хуҗа Насретдины булганга, режиссер X. Уразиков комедиянең яңа пос- тановкасында вакыйгаларны Идел буена, борынгы Болгар дәүләте заманына күчерә. Сперанский Болгар заманының бүгенге көнгәчә сакланып килгән архитектурасын, орнаментын һәм башка памятиикларын тирәнтен өйрәнеп, шуларны «Хуҗа Насретдин» комедиясенең оформле- ниесендә чагылдыра. Мәсәлән, икенче пәрдәдәге җәмәгать учреждениесе бөтенләе белән Болгар патшалыгындагы хан пулаты — дүрт почмаклы бина үрнәгендә эшләнгән.
...Тамашачы алдында таныш Идел пейзажы ачыла. Яр буена «Тимерче» бистәсе өйләре тезелеп киткән. Алгы планда Хуҗа Насретдин йорты. Ху-җаның өе уңга авышкан, сул яктан терәтеп куелган. Дранчалы тишек түбәсе дә бер якка авышкан. Урта-лыкта, буш урында, зур авыр йозак белән бикләнгән кечкенә генә бер капка тора. Шушы детальләр белән генә дә художник бу йортта яшәүченең үз тормышы турында аз кайгыртучы үзенә бер төрле кеше икәнлеген сиздерә.
Хуҗа Насретдинның өе ярлы. Күршедәге балконлы бай йорты бу ярлылыкны тагын да көчәйтә. Ләкин шулай да Хуҗаның күршеләреннән калышасы килми. Аның үз балконы бар, шуннан торып ул түбәнгә, үзенең дошманнарына карый.
Төс ягыннан соңгы оформлениедә, беренче варианттагы күңелсез зәңгәр төскә капма-каршы буларак, матур төсләр күп бирелә. Бу юлы спектакльнең декорацияләре шактый җиңеләйтелә: комедия спектакленең иң мөһим шартларыннан берсе булган тиз алмаштырыла торган декорацияләр күбрәк эшләнә.
Сперанскийиың иҗат диапазоны елдан-ел киңәя бара. Ул төрле заманда һәм төрле ил язучылары иҗат иткән пьесаларга, һәрберсенең үзенә хас якларын табып, бер үк

осталык белән, оформлениеләр эшли.
Бөек Ватан сугышы елларында Сперанский Татар Академия театры спектакльләренә дә, Татар опера һәм балет театры спектакльләренә дә күп кенә яхшы декорацияләр иҗат итә.
Сперанскийның иң яхшы иҗат эшләреннән берсе — Б. Бебутов постановкасыидагы «Король Лир» трагедиясенең оформлениесе. Траге-диядәге вакыйгаларның барышы де-корацияләрнең тиз алмашынуын со-рый. Шушы хәлне искә алып, Спе-ранский берничә уен мәйданчыгы эшли.
Спектакльдә сәхнәнең алгы өлеше тамаша залына үк чыгып тора. Шул турыда өстә Шекспир гербы төше-релгән зур җилкән эленеп тора. «Король Лир»га ясаган декорация-ләрдә мәһабәт архитектуралы Урта гасыр заманының чын атмосферасы бирелгән. Тамашачының күз алдында — рыцарь сарайлары, далалар, сугыш урыннары. Порталлар катында ике таш манара-пилоннар калкып тора. Урта гасыр заманының бөтен фоны: пейзажы һәм архитектурасы бу дөнья җимерелмәслек, таркалмаслык дигән бер иллюзия тудыра. Әмма тышкы төзеклек, ныклык канлы вакыйгаларның җансыз бер шаһиты гына булып кала.
Шушы ук елларда, талантының чәчәк аткан елларында, Сперанский опера һәм балет жанрына кире кайта. Татар опера театрында Ф. Ярул- линның беренче татар милли балеты булган «Шүрәле» балетына, Н. Җи- һановның «Илдар» һәм «Түләк» опе-раларына, бик күп сандагы рус опе-раларына: Даргомыжскийның «Ру-салка», Римский-Корсаковның «Князь Игорь», Глинканың «Иван Сусанин», Чайковскийның «Евгений Онегин» һәм «Пиковая дама» операларына, совет композиторлары әсәрләреннән Глиерның «Кызыл мәк» балетына, Хренниковның «Давылда» һәм Кобалевскийның «Тарас семьясы» операларына оформлениеләр эшли.
Чит ил классик композиторларының атаклы опералары: Вердиның «Аида»сы һәм «Травиата»сы, Бизе- ның «Кармен»ы, Гуноның «Фауст»ы һәм башкалар өчен дә Сперанский көчле декорацияләр иҗат итә. Ху-дожникның шушы эшләреннән һәр- кайсы турында аерым-аерым мәка-ләләр язарга мөмкин. Тикшеренүче өчен монда бернинди дә кабатлау куркынычы булмас иде, чөнки Спе- раискийның бер эше беркайчан да икенчесен кабатламый, аның һәрбер хезмәтендә темага үзенчә, яңача, иҗади килү сизелеп тора.
Художник һәр заманның үзенә хас якларын дөрес тотып ала һәм туларны декорация сәнгатендәге гади сурәтләү чаралары ярдәмендә тамашачыга җиткерә. Ул һәр халыкның көнкүреш-гадәтләрен тулы чагылдыра, үзенең сәнгате белән һәр илнең табигатенә тирәнтен керә белә, аның колоритын, милли үзенчәлекләрен бирә.
Сперанский бөтен гомере буена Татарстанда яши. Ул татар халкының тормыш-көнкүреш якларын, милли үзенчәлекләрен тирәнтен өйрәнгән. Озак еллар буен^ татар халкы орнаментын, күнгә чигү шикелле практик сәнгатен өйрәнүе, чүкеп эшләү һәм керамика буенча басма хезмәт хәзерләве, татарларның милли костюм төрләрен җыюы да Сперанскийныц зур хезмәте.
Керамика, художестволы чигү, төрле төстәге күннән бизәк эшләү буенча Сперанский җыйган мате-риаллар татар культурасының кыйм-мәтле хәзинәсе булып тора.
Сперанский архитектор буларак та берничә бина төзи. 1939 елда ул Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәз-мәсендәге Татарстан АССР павиль-онының баш художнигы булып, татар архитектурасының күп кенә үзенчәлекле якларын куллана. Ка-зандагы «Динамо» стадионын төзи. Елга аръягы районындагы (Казан шәһәренең хәзерге Киров районын-дагы) Ленин һәйкәлен эшли.
Татар сынлы сәнгатен үстерү өл-кәсендәге зур хезмәтләре өчен Петр Тихонович Сперанский «Почет бил-гесе» ордены белән бүләкләнә, аңа РСФСРның атказанган сәнгать эш- леклесе һәм Татарстанның халык художнигы дигән мактаулы исемнәр бирелә.