Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ӘДӘБИЯТЫНЫҢ ҺӘМ СӘНГАТЕНЕҢ ЯҢА КҮТӘРЕЛЕШЕНӘ

К. ФАСЕЕВ


Тиздән, шушы елның май аенда, илебезнең башкаласы Москва шәһә-рендә татар сәнгате һәм әдәбияты декадасы үткәреләчәк. Республика-бызның культура, әдәбият һәм сәнгать работниклары, үзешчән художество коллективлары бу олы бәйрәмгә һәм җаваплы сынауга киеренке хәзерлек эше алып баралар.
■ Моңа кадәр үткәрелгән төрекмән, әрмән, башкорт, эстон һ. б. декадалары кебек үк, татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы да Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә туган һәм үскән милли республикаларның культурасы чәчәк атуын ачык күрсәтүче мөһим политик вакыйгаларның берсе булыр.
Татар культурасының декадада күрсәтерлек байлыклары бик күп. Коммунистлар партиясенең, Совет хөкүмәтенең даими кайгыртуы һәм практик ярдәме нәтиҗәсендә, бөек рус халкы һәм СССРның башка халыклары белән тыгыз дуслыкта, татар халкы социаль һәм милли изелүдән, караңгылыктан һәм бөлгенлектән котылды, эчтәлеге белән социалистик, формасы белән милли культураның чәчәк атуына иреште. Халкыбызның, аның Каюм Насыйри, Габдулла Тукай, Хөсәен Ямашев кебек алдынгы улларының изге хыялы һәм теләге тормышка ашты: Бөек Октябрь социалистик революциясенең 40 еллыгын Совет Татарстаны экономика һәм культура үсешендә зур уңышлар казанган республикаларның берсе булып каршылый.
Октябрь революциясенә кадәр татар халкы алдынгы культурадан читтә калган, надан халык дип хисаплана иде. Хәзер Совет Татарстанында укый-яза белмәүче кешене табуы кыен. Республикабыз авылларында җиде еллык һәм шәһәрләрендә ун еллык белем алу мәҗбүри, 3524 мәктәптә 378800 бала укый һәм 26 меңгә якын укытучы эшли. Революциягә кадәр Казан губернасында дәүләт хисабына яшәүче 35 кенә татар мәктәбе һәм алар да ярым дини мәктәпләр булса, хәзер безнең республикада татар мәктәпләре 1652 һәм барлык укучы балаларның яр-тысы—татарлар. 18 махсус урта мәк-тәптә һәм 50 хезмәт резервлары мәк-тәбендә, 109 эшче һәм колхозчы яшь-ләр мәктәбендә 353000 кеше укый.
Октябрь революциясенә кадәр Та-тарстан территориясендә 97 больни-цада 379 врач эшләгән. Татар авыл-ларында 5 кенә больница булган, һәм ал ардагы койкалар саны 115 тән артмаган. Халык арасында төрле эпидемик авырулар киң таралган. Хәзер хәл бөтенләй башка. Совет хөкүмәте халык сәламәтлеген саклау эшенә барлык чараларны буйсын-дырды. Сәламәтлек саклау өчен 1913 елда 2 млн. сум акча тотылган булса, 1940 елда моңа 81 млн., 1956 елда 260 млн. сум тотылды. Республикада 4 меңнән артык врач һәм 10 меңнән артык урта белемле медиклар эшли. 16 санаторийда, 2 курортта һәм 9 ял йортында ел саен 40 меңгә якын кеше дәвалана. Республикада врачларның белемен күтәрү институты (ГИДУВ), эпидемиология һәм гигиена, ортопедия һәм хирургия институтлары бар.
64
Коммунистлар партиясе һәм Совет хөкүмәте фән һәм югары белем ту-рында, халык хуҗалыгы һәм культура өчен квалификацияле белгечләр хәзерләү турында зур кайгыртучан- лык күрсәтәләр. Татарстанда СССР Фәннәр Академиясенең Казан фили-алы, 26 фәнни-тикшеренү институты һәм 12 югары мәктәп эшли. Вузларда 22 меңнән артык студент укый, аларның 30% ы — татарлар. Фән учреждениеләрендә һәм югары уку йортларында 2 меңнән артык галим эшли, шулар арасында ике — акаде-мик, 145 фән докторы һәм 890 фән кандидаты бар. Алар химия, медицина, нефть геологиясе, машиналар төзү, авыл хуҗалыгы, югары математика фәннәре буенча шактый күп күренекле ачышлар бирделәр.
Октябрь социалистик революция-сенә кадәр татар хезмәт ияләре клуб-лар, китапханәләр, театрлар һәм башка культура учаклары турында белмиләр дә иде. Аның урынына һәрбер авылда халыкның аңын томалый торган мәчетләр бар иде.
Хәзер Татарстанда культура учагы булмаган бер генә авыл да юк, 2380 халык китапханәсе (алардагы китаплар саны 6 миллионга якын), 520 уку йорты, 1268 авыл һәм район клубы, 405 колхоз клубы, завод һәм фабрикалар каршында клублар һәм культура сарайлары бар. Халыкка культура хезмәте күрсәтүдә кино һәм радио зур роль уйный.
Татар телендә матбугат Совет власте елларында гына киң күләмдә үсә алды. Хәзер республикабызда татар, рус, чуваш, удмурт телләрендә 147 газета чыга, шул арның 6 сы республика газеталары («Совет Та-тарстаны», «Советская Татария», «Татарстан нефтьчесе», «Тата рста н яшьләре», «Комсомолец Татарии», «Херле Ялав»). Район һәм шәһәр газеталары — 105, шуннан 54 е — та-тар телендә. Моның өстенә 5 журнал («Совет әдәбияты», «Совет мәктәбе», «Чаян», «Татарстан авыл хуҗалыгы», «Пионер») чыгарыла.
Совет власте елларында республи-када көчле полиграфия промышлен-носте барлыкка килде. Камил Я куб исемендәге китап фабрикасы, Алек-сандров исемендәге типография, Тат- полиграф, район һәм шәһәр типогра-фияләре бик күп санда китап, журнал, газета басып чыгаралар. 1920 елда төзелгән Татарстан китап йзда- тельствосы (Таткиигоиздат) һәр елны 5—6 миллион санда 500 ләп китап чыгара. 1939 елда Таткиигоиз- дат матур әдәбият китапларын 612 табак һәм 977 мең экземпляр чыгарган булса, 1956 елда 1177 табак һәм 2138 мең экземпляр чыгарды. Башка төрле китапларның да чыгарылышы шундый. Татар телендә марксизм- ленинизм классикларының, рус, татар, чит ил язучыларының, СССР халыклары әдәб и яты н ы ң әсәрләре күп итеп бастырып таратыла.
Татар культурасы үсешенең гомуми фонында әдәбият һәм сәнгать өл-кәсендә ирешкән уңышлар аеруча зур һәм әһәмиятле. Кыска гына вакыт эчендә республикабызда күп санда язучылар, композиторлар, ху-дожниклар, сәхнә сәнгате осталары, музыкантлар, җырчылар, биючеләр үсеп чыкты. Бай халык иҗатына, К. Насыйри, Г. Тукай, Г. Ибраһимов, Г. Камал, М. Гафури, Г. Коләхме- тов, Ф. Әмирхан, Ш. Камал традицияләренә һәм бөек рус культурасына таянып, татар әдәбияты һәм сәнгате работниклары халкыбызга гаять зур рухи байлыклар бүләк иттеләр. Татарстанда хәзер 10 театр, дәүләт филармониясе, җыр һәм бию ансамбле, татар цирк коллективы һәм эстрада оркестры эшли. Язучылар, композиторлар, художниклар һәм театрлар тарафыннан тудырылган художество әсәрләре югары бәягә лаеклылар. Аларның күбесе Та-тарстанда гына түгел, бөтен илебездә һәм аннан читтә дә билгеле.
Совет укучыларының иң сөекле шагыйрьләреннән берсе булып та-нылган Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең гүзәл поэзиясе татар әдә-биятының һәм бөтен совет әдәбияты, ның горурлыгы булып тора. Һади Такташ, Гадел Кутуй, Кави Нәҗми, Гомәр Бәширов, Кәрим Тинчурин, Афзал Шамов, Габдрахмаи Әпсәлә- мов, Тихон Журавлев, Әхмәт Фәйзи, Константин Лебедев, Ибраһим Гази. Иван Заботин, Сибгат Хәким, Нәкый Исәнбәт, Әхмәт Ерикәй, Таҗи
65
Гыйззәт, Шәйхи Маннур, Салих Баттал, Мнрсәй Әмир, Фатнх Хөсни, Әмирхан Еники, Әхмәт Исхак кебек күренекле язучыларыбызның романнары, хикәяләре, поэмалары, шигырьләре, драма әсәрләре; Салих Сәйдәшев, Фәрит Яруллин, Нәҗип Җиһанов, Җәүдәт Фәйзи, Мансур Мозаффаров, Александр Ключарев, Альберт Леман, Заһит Хәбибуллин, Рөстәм Яхин, Хөсиул Вәлиуллин, Әнвәр Бакиров кебек композиторла- рыбызның опера, балет, симфоник әсәрләре һәм җырлары; Л. Фәтта- хов, X. Якупов, М. Усманов, Н. Кузнецов, К. Максимов, А. Бурлай, С. Ротницкий, П. Сперанский, Э. Гельме, А. Новоселов кебек ху- дожиикларыбызның рәсемнәре — бо-лар барысы да татар әдәбиятының һәм сәнгатенең зур уңышлары турында сөйлиләр.
Декада вакытында оештырылачак әдәби кичәләрдә, китап һәм художество күргәзмәләрендә, концертларда һәм театр постановкаларында язучы-ларның, композиторларның, худож-никларның әсәрләре киң күрсәтелер. Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры П. Чай- ковскийның «Евгений Онегин», Н. Җиһановның «Алтын чәч» һәм «Җәлил», X. Вәлиуллииның «Самат» операларын, Ф. Яруллинның «Шүрәле» балетын күрсәтәчәк.
Татар дәүләт академия театры де-кадага В. Шекспирның «Король Лир», Т. Гыйззәтнең «Ташкыннар», К. Тиичуринның «Зәңгәр шәл», М. Әмирнең «Миңлекамал», Н. Исән-бәтнең «Хуҗа Насретдин» һәм «Зифа» спектакльләрен алып бара. В. И. Качалов исемендәге Казан дәүләт драма театры М. Горький- иың «Карт», А. Афиногеновның «Балалар анасы», Р. Ишморатның «Үлемсез җыр», М. Елизарованың «Давыл хәбәрчесенең яшьлеге», А. Толстойның «Патша Федор Иоаннович» исемле пьесаларын хәзерләде.
Минзәлә колхоз-совхоз театры Москвага М. Фәйзинең «Галиябану», Ю. Әмииевнең «Язылмаган законнар» спектаклен алып бара. Татар дәүләт филармониясе, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле, татар цирк коллективы һәм татар эстрада оркестры декадада күрсәтү өчен махсус программалар хәзерләде.
Республикабызның клублары, культура йортлары каршында күп санда үзешчән сәнгать коллективлары эшли. Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында Тукай, Балтач, Минзәлә, Чаллы, Әтнә, Бондюг районнары, Татарстанның X еллыгы исемендәге культура сарае, соцгород клубы, Урицкий исемендәге клуб, медицина работниклары һәм мехчылар клублары, хезмәт резервлары коллективларының иң яхшы җырчылары, биючеләре һәм нефтьчеләр хоры катнашачак. Концерт программаларыннан тыш, Татарстанның X еллыгы исемендәге Культура сарае коллективы Җ. Фәйзинең «Башмагым» музыкаль комедиясен хәзерли.
Татар әдәбияты һәм сәнгате дека-дасына без шактый зур һәм бәхәссез уңышлар белән киләбез. Бу безне шатландыра һәм горурландыра, пар-тиябез тәрбияләп үстергән иҗат ин-теллигенциясенә хөрмәт хисләрен үстерә.
КПССның XX съезды әдәбият һәм сәнгать работниклары арасында яңа иҗат күтәрелеше тудырды. Съезд карарларын алар тирән кызыксыну белән өйрәнделәр, кайнар тәбриклә-деләр һәм бөтен игътибарны әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә булган төп кимчелекне — тормыштан, безнең совет чынбарлыгыннан артта калуларын бетерүгә тупладылар.
Без әдәбиятыбызның һәм сәнгате-безнең яңа әсәрләр белән өзлексез баеп торуын, халкыбызның рухи культурасы тагы да ныграк үсүен телибез. Шуңа күрә, культура өлкәсендә ирешкән казанышларны күрсәтү һәм аларга лаеклы бәя бирү белән бергә, бүген, декада алдыннан, әдәбиятның һәм сәнгатьнең үсешенә комачаулый торган җитеш- сезлекләр, кимчелекләр һәм хаталар турында да ачык сөйләшү һәм төп игътибарны әнә шул җитешсезлек-
s. «<*. ә.- № з.
66
ләргә каршы көрәшкә туплау бик дөрес булыр. Мондый сөйләшү бик кирәк, чөнки татар әдәбияты һәм сәнгатенең үсеш дәрәҗәсе һәм темпы КПССның XX съезды куйган таләпләргә җавап биреп бетерә алмый әле, безнең язучыларыбыз һәм сәнгать работникларыбыз партия һәм халык каршында зур бурычлы- лар.
Талантлы язучыларның, шагыйрь-ләрнең, драматургларның, компози-торларның, художникларның зур от-ряды якты һәм бай чынбарлыкны тирәнтен, һәрьяклап чагылдыра торган, иске идеяләргә һәм гореф-гадәтләргә каршы, коммунистик идеологиянең җиңеп чыгуы өчен көрәштә ярдәм итә торган художество әсәрләрен безгә күбрәк бирә алыр иде. Ләкин аларның соңгы еллардагы иҗаты җәмәгатьчелекне гомумән канәгатьләндерә алмый. Язучыларның, композиторларның, художникларның һәм театрларның эшендә һичнәрсә белән дә аңлатып һәм аклап булмый торган сүлпәнлек сизелә. Алар Бөек Ватан сугышы чорында һәм аннан соңгы елларда шактый күп зур әсәрләр тудырган булсалар, соңгы 7—8 ел эчендә татар әдәбияты һәм сәнгате чагыштырмача азрак баеды, зур кыйммәткә ия булган яңа романнар, по-вестьлар, поэмалар, тематик худо-жество әсәрләре, опера һәм балетлар бик аз туды. И. Газиның «Гади кешеләр», Ә. Еникинең «Саз чәчәге», С. Батталның «Олы юл буйлап», А. Шамовның «Нефть шәһәрендә», Ш. Маннурның «Җир-әнкә- нең сылу кызы» исемле әсәрләреннән башка соңгы елларда идея һәм художество ягыннан чын югарылыкта торган нинди зур яңа әйберләр дөньяга чыкты соң? Әлбәттә, китаплар чыкмый тормый, язучыларыбыз да тик ятмыйлар. Ләкин язылган һәм басылган әсәрләрнең күбесе укучыларны канәгатьләндерми.
Партиянең XX съездыннан соң һәм декадага хәзерлек уңае белән туган иҗат активлыгын тагын да күтәрү, эштә очрый торган сүлпәнлекне бетерү, әдәбиятны һәм сәнгатьне яңа әсәрләр белән тагын да күбрәк баету өчен барлык көчне туплау — хәзерге көннең иң актуаль бурычы шундый.
Драматургиянең һаман артта калып килүе безне гаять борчый. Татар дәүләт академия театры, Рус драма театры, Республика күчмә театры, колхоз-совхоз театрлары сәхнәләрендә куелган спектакльләр тамашачыларның югары таләпләренә җавап биреп бетермиләр. Казан дәүләт рус драма театры соңгы елларда татар драматургиясенең бары бер генә әсәрен куйды. Опера һәм балет театры сәхнәсендә дә безнең күптән инде татар композиторларының яңа операсын һәм яңа балетын күргәнебез юк.
Татар театрының бик матур һәм үзенә хас традициясе бар: заманында ул тамашачыларга күп кенә музыкаль драма һәм музыкаль комедия әсәрләрен күрсәткән. «Зәңгәр шәл» спектаклен куюны бу традицияне кайтаруда беренче адым дип санарга кирәк. Ләкин соңгы вакытта драматурглар һәм композиторлар тарафыннан мондый жанр буенча бүгенге көн темасына багышланган бер генә яңа әсәрнең дә язылмавы һәм театр җитәкчелегенең бу мәсьәлә турында кайгыртмавы гафу ителмәслек хәл. Опера һәм балет театрына да күптән язылып та, сәхнә күрмәгән операларны, музыкаль комедияләрне яңарту һәм яңа әсәрләр тудыру турында җитди уйларга вакыт.
Соңгы елларда республикабыз зур гына үзгәрешләр кичерде. Нефть промышленносте үсеп чыкты, яңа шәһәрләр туды, Куйбышев ГЭСын төзү, нефть һәм газ юлларын үткәрү белән бәйләнешле эшләр алып барыла. Авыл хуҗалыгында җитди борылыш башланды, колхозлар ныгый, механизация көчәя, кадрлар үсә, колхозчыларның, МТС һәм совхоз эшчеләренең хезмәт активлыгы күтәрелә. Фән, урта һәм югары белем алу кызу темпта үсә, халыкның материаль һәм культура көнкүреше яхшыра. Ләкин болар художество әсәрләрендә үзләренең лаеклы ча-гылышын тапмыйлар әле. Әдәбиятта да, сәнгатьтә дә колхозчыларның, МТС һәм совхоз эшчеләренең бүгенге тормышын, авыл хуҗалыгын кү
5* 67
тәрү өчен киеренке көрәшен күрсәткән бер генә дә зур әсәр юк. Эшчеләр сыйныфына, бигрәк тә нефтьчеләргә һәм төзүчеләргә багышланган, хезмәт иителлигеициясе- кеңтормышыи чагылдырган әсәрләр дә бик аз. Әдәбиятыбызның һәм сәнгатебезнең уңышларын күрсәтү белән бергә, без әнә шул зур кимчелекләргә әһәмият бирмичә китә алмыйбыз.
Тормышны тирәннән өйрәнмәү, аның төп тенденцияләрен аңлап җиткермәү, күзгә бәрелеп торган вакыйгаларны һәм фактларны исәпкә алу белән генә чикләнү художество образларын -ярлыландыруга китерә. Шуның аркасында кайбер әсәрләрдә тормыш ничектер торгынлык хәлендә күрсәтелә, заманыбызның типик үзгәрешләре чагылмый. Бер китаптан икенче китапка, бер картинадан икенчесенә бер үк, күптән таныш образлар, иске сюжет сызыклары күчеп йөри. Бу җитешсезлек Ш. Маннурның бик кирәкле һәм мактаулы темага — нефть промыш- л^нносте эшчеләре тормышына ба-гышланган «Җир-әнкәнең сылу кызы» исемле шигъри повестенда да бар. Гомумән алганда яхшы, кызыклы бу әсәр кызу темплар белән үсеп килгән нефть промышленностена хас яңалыкларны кабатланмый торган образлар һәм буяулар аша җитәрлек дәрәҗәдә биреп бетерә алмаган. Анда шул ук карт инженер- консерватор һәм яшь энтузиаст, рационализация тәкъдимен тормышка ашыру мәсьәләсе уңае белән туган шул ук иске конфликт һәм кирәк моментта килеп чыга торган парторг-резонер, күп тапкыр әдәбиятта очраган мәхәббәт мелодрамасы: егет белән кыз бер-берсен сөяләр, кинәт бозылышып китәләр һәм, ниһаять, тагын килешәләр.
Шунысын да әйтергә кирәк: мәхәббәт турында, интим мөнәсәбәтләр турында язганда шагыйрь матур сүзләр таба, шигырь җиңел укыла һәм күңелгә керә. Ләкин бу темадан читкә чыгу белән аның теле корырак, ягымсызрак һәм авыррак булып китә. Үз героеның тормышында булган гаять мөһим, бәхетле хәл турында автор, мәсәлән, түбәндәгечә бик гади, трафаретча, салкын яза:
Ул партия кандидаты хәзер, Ул бөтенләй башка бүген, һәм ил кушкан бөтен эшкә әзер Ахыргача бирергә үзен.
М. Горький өйрәткәнчә, әдәбиятның төп максаты — кешене, аның тормышын, уйларын, хисләрен, ом-тылышларын чагылдыру. Ләкин күп кенә әсәрләрдә вакыйгалар һәм эшләр фонында кеше ничектер югалып кала, геройларның эчке дөньясы беркатлы, ярлы һәм плакат төсендә генә чагыла. М. Максудның «Яңа шәһәр һәм аның кешеләре» исемле очеркларында, мәсәлән, шәһәр; аның урамнары, йортлары турында кешеләренә караганда күбрәк сөйләнелә. Фанера заводының алдынгы эшчеләре турында автор болай яза:
«Фанера заводының күп кенә бригадалары билгеләнгән планнарны өзлексез рәвештә арттырып үтиләр. Аникина Зоя бригадасы көндәлек норманы 180 процентка хәтле үтәп бара. Сафина Бану бригадасы 150—160 процентка кадәр үти. Ярышып эшләүче Пономарева һәм Мәх- мүтовалар 140—150 процентка үтиләр».
Зеленодольск шәһәре алдынгы ке-шеләренең барысы турында да диярлек автор әнә шундый газета информациясе яки биографик белешмә стилендә яза. Ул җиңел юл белән бара, хезмәт нәтиҗәләре турында сөйли, ә хезмәт процессы үзе, кыенлыклар һәм кешенең алар белән көрәшкәндә тулырак күренә торган характеры ачылып бетми кала.
Бу кимчелек бигрәк тә художниклар иҗатына хас. Алар күбрәк төрле-төрле пейзажлар язалар,, бакчаларны, паркларны, урман-кырл арны, елга буйларын рәсемгә төшерәләр, ә кешеләрнең эчке хисләрен ачуга игътибар биреп җиткермиләр. Промышленностьта, авыл хуҗалы-гында эшләүче кешеләрнең киң, кы-зыклы тормышын, рухи үсешен, ин-теллигент хезмәт кешеләренең иҗади эзләнүләрен күрсәтә торган тематик әсәрләр аз тудырыла.
Бер карауда художник А. Бурлай «Днепрогэсны торгызу» исемле ма-
68
гур гына картина язган. Ләкин анда җимерелгән плотина белән алгы планда торучы күтәргеч краннан башка нәрсә юк. Техниканы уңышлы кулланып, фидакарь хезмәтләре белән станцияне торгызучы кешеләр кайда соң? Картинаның исеме нәкъ менә шул кешеләрнең хезмәт процессын күрсәтүне таләп итә. Ә болан ул объектның фотосы кебек булып чыккан.
Кешенең эчке дөньясы, рухи хәле, уйлары һәм теләкләре күтәренке һәм шул ук вакытта табигый булып җыр аша чагыла. Шуңа күрә дә халкыбыз композиторлардан үзенең рухи ихтыяҗларына җавап бирерлек, иң матур хисләрен чагылдырырлык яхшы һәм төрле җырларны күбрәк тудыруны сорый.
Композиторларның бик күп җыр-ларын халык яратып тыңлый, яратып җырлый. Ләкин ул булган җырлар белән генә канәгатьләнми, өзлексез иҗат итүне һәм җырларның сыйфатын яхшыртуны таләп итә. Бер үк җырны айлар һәм еллар буе җырлап булмый, халыкка яңа- дан-яңа җырлар кирәк. Шулай булуга карамастан, композиторлары- бызның җыр иҗат итү эшенә игътибары кимү сизелә. Туган илебез, бөек партиябез турында, тормыш матурлыгы, дуслык, бердәмлек, хезмәт батырлыгы, тынычлык, мәхәббәт, яшьлек турында күңелне дулкынландырырлык, җиңел хәтерлә- неп, киң масса тарафыннан җырланырлык җырлар аз әле.
Җырларның художество сыйфаты да тиешле дәрәҗәдә түгел. Күп кенә җырлар ашыгып язылалар, иске, инде билгеле булган, бер төрдәге моңнарны кабатлыйлар, алар- да музыкаль образ, шигъри эчтәлек һәм халык көйләре белән сугарылу җитми. Мондый җырларны өйрәнү, хәтерләү һәм җырлау кыен, алар кешенең күңеленә һәм йөрәгенә үтеп кермиләр, зур эстетик хисләр уятмыйлар. Композиторлар хор өчен музыка тудыру өлкәсендә йомшак эшли, Р. Яхиннан башка романслар язучы да юк диярлек.
Совет кешеләренең тормышын дө-рес һәм тулы чагылдыру өчен, аларның коммунистик җәмгыять тө зү эшендәге казанышларын, көрәш батырлыгын, тирән кичерешләрен, кайнар мәхәббәтләрен һәм ачы нәфрәтен ачып бирү өчен әдәбият һәм сәнгать работниклары үз кулларында булгаи барлык мөмкинлекләрдән файдаланмыйлар әле. Еш кыла ху-дожество әсәрләрендә совет кешесе катып калган, төссез итеп, тирән хисләргә сәләтсез итеп күрсәтелә. Зәки Нуриның «Күтәрелү» исемле поэтик очеркында шундый эпизод бар: һөнәр мәктәбен тәмамлаган Әх- тәмов Сталинград ГЭСы төзелешенә килә. Экскаваторда эшләү турында хыялланса да, аны башка эшкә билгелиләр. Моңа ачуы килеп, ул мастер Сомов янына бара. Мастер аның сугышта үлгән атасының якын дусы булып чыга. Шагыйрь бу очрашуны түбәндәгечә сурәтли:
Авыр истәлек хисләре Сибелде Сомов йөзенә. Ә синең исә күзләрең Мотор даулады үзеңә: — Бәлки, булыр Әхтәмовка, Экскаватор булыр, бәлки!..
Автор үз героен эш, производство өчен генә пошынучы итеп күрсәтергә шундый тырышкан, аны үз атасына булган тирән һәм җылы хисләрдән арындырган. Кешеләрнең эчке тойгыларына һәм кичерешләренә мондый игътибарсызлык художниклар тарафыннан язылган, гади фото гр а ф и я дән а ер ыл м ы й торган портретларда да очрый, андагы кешеләрнең йөзләрендә бернинди дә кичереш күрмисең.
Язучыларга һәм художникларга совет кешеләрен тасвирлаганда иҗат пафосы, көрәш романтикасы, яңалыкны тою һәм типик гомумиләштерү тирәнлеге җитми. Замандаш- ларыбызның чын осталык белән эш-ләнгән образларын без бик сирәк очратабыз. Тормышның бер ягын гына алып, җитди уйламыйча, ашыгып язу художество образларының кыйммәтен, әсәрләрнең идея эчтәлеген һәм тәрбия көчен киметә.
Безнең кайбер язучыларыбыз, тормышта күзгә бәрелеп торган икенче дәрәҗәдә әһәмиятле фактларга һәм вакыйгаларга гына тукталып, күп эзләнүне, уйлауны таләп итә торган тирән мәгънәле җитди
69
әйберләрне читләтеп узалар. Тор-мышны өстән генә күзәтеп язылган әсәрләрдә үсеш тенденциясен билге-ләүче, чын игътибарга һәм тулы тасвирлауга лаеклы булган уңай образлар кире образларга караганда тоныграк һәм йомшаграк булып чыгалар, аларда көчле характер, матур кешелек хисләре, югары омтылыш, иҗат активлыгы күренми.
Шундый кимчелекне яшь язучы Нурихан Фәттахның «Сезнеңчә ни-чек?» исемле романында күрергә Мөмкин. Бу әсәрдә заманыбызның чын геройларын тануы кыен. Баш образ булган Сәгыйтьнең шәхси хисләрен, мәхәббәт кичерешләрен тасвирлау белән автор шулкадәр мавыгып киткән, образның иҗтимагый әһәмиятен бик нык киметкән. Бер-ике айга сөйгән кызыннан аерылган Сәгыйть көнләшә, үкенә, шикләнә, сагына, өзгәләнә, кайгыра, шуннан башка аны бернәрсә дә кызыксындырмый, бар нәрсәгә ул кул селтә гә и. А в ы л д а шл а р ы н ы ң а в ы р - лыкларга каршы көрәше дә, булдыксыз һәм намуссыз кешеләрнең кблхоз экономикасын какшатуы да, сөйгән кызының ялгыш юлдан китүе дә аны актив хәрәкәткә китерә алмый, ул вакыйгаларны пассив күзәтүче генә булып кала. Ә бит ул, автор тәкъдим иткәнчә, — уңай образ, совет югары мәктәбенең өлкән курсы студенты, комсомол члены, бүген-иртәгә производствода җитәкчелек итәргә тиеш булачак яшь белгеч!
Совет кешесен берьяклы гына, аны тормышының эчтәлеген билгели торган иҗтимагый шартлардан, практик хезмәтеннән аерып, шәхси, интим мөнәсәбәтләр челтәре эчендә генә күрсәтү бигрәк тә драматургиядә шактый урын алган. Күп кенә пьесаларда теманың һәм драматургии ситуациянең искиткеч бертөрлелеге гаҗәпләндерә: гадәттә яхшы работник булган ир кеше кинәт үз хатынына салкын карый, башка хатын-кыз белән мавыга башлый, һәм бераздан соң ялгышын танып, үз хатыны кочагына кире кайта. Н. Исәнбәтнең «Зифа», Ю. Әминев- нең «Язылмаган законнар», Г. Ну- руллинның «Вөҗдан», М. Хәсәнов- ның «Нурихан», Р. Ишморатоваиың «Тормыш юлында», С. Калметьев- ныц «Соңгы очрашу» исемле һ. б. кайбер пьесалар нәкъ шундый яки шуңа охшашлы каршылыкларга корылган.
Семья ныклыгы, ир белән хатын мәхәббәте, бер-береңә ихтирам һәм гаделлек—мөһим һәм кирәкле мәсьәлә, әлбәттә. Бу темага язылган әсәрләрнең тәрбияви әһәмияте бәхәссез. Ләкин бу темага гына төп игътибарны туплау, башка олы социаль проблемаларны, коммунистик төзелешнең хәзерге актуаль бурычларын читләтеп үтү — драматургиянең зур кимчелеге.
Тормышның зур проблемаларыннан читләшүне бигрәк тә поэзия әсәрләрендә күрәбез. Шәхес культы йогынтысында булган хәлдә, шагыйрьләр тирән фикерләр һәм көчле хисләр уятырлык әсәрләрне аз язалар иде, поэзиядә шалтыравыклы, төче телле, шау-шулы сүзләр белән тулган, бернәрсә дә бирми, беркая да өндәми торган шигырьләр зур урын алды. Күп кенә шигырьләрдә риторика, гади иллюстрация һәм шапырыну күзгә бәрелеп тора, андый шигырьләр җәмгыять үсеше тенденцияләрен чагылдырмыйлар һәм укучыны дулкынландырмыйлар.
Мөхәммәт Садриның «йөрәк тибүе» исемле шигырьләр җыентыгы шәхес кулыгын тәнкыйтьләгән рәсми документлар игълан ителгәч басылып чыкты. Ләкин җыентык башлыча шәхес культы йогынтысы астында язылган шигырьләр белән тулган.
Анда риторика, шапырыну, парадлык күп, ә чын күңелдән чыккан тирән фикерләр һәм хисләр аз. Шагыйрь поэтик образлар эзләми,тормыш тирәнлегенә үтеп керми, фактларны өстәи-өстән генә ала да берсен икенчесенә буш сүзләр белән теркәп бара, поэтик фикерләрне үстерми. Менә аның «Иркәли Ватан- анабыз» исемле бер үк шигыреннән бер-берсенә охшаган берничә өзек: I. Шатлык белән укып, белем алып, Совет Ватанында үсәбез.
70
2. Үсәбез без якты мәктәпләрдә Отрядларда укып, өйрәнеп.
3. Батыр булып, ацлы, матур булып, Үсәбез без илебез куенында.
Бу өзекләрдә бер үк фикер, бер үк сүзләр. Мондый алым белән язылган шигырьләрне беренче юлыннан да, уртасыннан да, азагыннан да башлап укырга, өлеше белән төшереп калдырырга мөмкин — аңа карап шигырь һич тә үзгәрми һәм нинди дә булса фикернең югалып калуын сизеп тә булмый.
М. Садриның, шактый зур кимче-лекләренә карамастан, 15 мең данә итеп басылган җыентыгы — авторларның. редакторларның, издательство работникларының үз эшләренә таләпсез караулары турында сөйли торган бик ачык бер мисал. Турысын әйтергә кирәк, шагыйрьләребез- нең иҗаты совет кешеләренең көн- нән-көн үсә торган рухи һәм эстетик таләпләренә җавап бирми. Укучыга нәрсә әйтергә теләвеңне ныклап уйламыйча, тирән фикерең дә, осталыгың да җитми торып, «тукта, бер шигырь язып ташлыйм әле» дип кенә, ашык-пошык язылган чиле- пешле шигырьләр күбәеп китте. Алар газеталарда, журналларда басылалар, җыентыкларда, альманах-ларда һәм аерым китап булып та чыгалар... һәм китап киштәләрендә ята бирәләр, укучы таба алмыйлар. Бу хәл шагыйрьләребезне үз иҗатлары турында уйланырга, шигырь өстендә күбрәк, җитдирәк эшләргә, бигрәк тә укучыларны җәлеп итәрлек темалар күтәрергә, яңа поэтик образлар табарга, шигырьләрнең җиңел укылуына һәм үзләштерелүенә ирешергә чакыра. «Шигырь чын поэзия булсын өчен аның шома һәм авазлы булуы гына аз, хисле булуы гына да җитми: фикер кирәк, фикер поэзиянең чын эчтәлеген тәшкил итә», — В. Г. Белинскийның бу күр-сәтмәсен шагыйрьләребез һәрвакыт исләрендә тотып эш итәргә тиешләр.
Әдәбият һәм сәнгать әсәрләренең сыйфатына кире йогынты ясаучы төп җитешсезлекләрнең берсе — язу- чыл а р и ы 11, художн икл а рның Һәм ком поз иторл а р и ы ң тор м ы ш белән йомшак бәйләнештә булулары.
Язучы, драматург, шагыйрь, ком-позитор, художник — үз чорының алдынгы кешесе, үз халкының идео-логиясен әйтеп бирүче. Ул халыкның тормышы, уйлары һәм хисләре белән яшәргә, халык интересларын чагылдырырга тиеш. Кызганычка каршы, безнең кайбер иҗат работ-никларыбыз тормышның зур вакый-галарыннан читтә яшиләр, үз әсәрләрен тыныч кабинетларда язалар, масса тавышына колак салырга, аның белән аралашырга, көнкүрешен, хезмәтен, теләген, шатлыгын- кайгысыи өйрәнергә тырышмыйлар.
Мәгълүм булганча, композиторлар һәм художниклар союзларының барлык членнары Казанда яшиләр, рес-публикабызның башка шәһәрләрендә, авылларында бик сирәк булалар. Моның белән алар бай тормыш материалыннан, кызыклы һәм тәэсирле очрашулардан, дулкынландырырлык кызыклы темалардан, халык иҗаты белән якыннан танышу мөмкинлегеннән үзләрен мәхрүм итәләр. 3—4 язучыдан башка, Язучылар союзы членнарының барысы да Казанда торалар. Ә аларның яр-тысыннан күбрәге авыл темасына әсәрләр яза. Ләкин авыл белән, үз әсәрләренең геройлары белән элемтә кыска сроклы, эпизодик команди-ровкалар белән геиә чикләнә. Хәтта шәһәрдә яшәп тә, язучылар, худож-никлар һәм композиторлар завод- фабрикаларда, эшчеләр арасында, төзелеш мәйданнарында, студентлар торакларында, мәктәпләрдә, югары уку йортларында, фән учреждениеләрендә, культура йортларында сирәк булалар. Актуаль темаларга язылган матур җырлар, кызыклы тематик картиналар, тирән эчтәлекле хикәяләр, очерклар, шигырьләр, поэмалар, производство новаторларының, гади кешеләрнең көндәлек эшләре турында язылган зур әсәрләрнең бик аз булуын шуның белән аңлатырга кирәк. Соңгы вакытта республика газеталарында да тәҗ-рибәле язучыларыбыз тарафыннан язылган хикәяләр һәм очерклар сирәк күренә. Массадай болай аеры-
71
луны, иҗат работникларының үз кабыкларына бикләнүен бетерергә кирәк, алариың иҗат диапазонын һәрьяклап киңәйтергә, халык белән бәйләнешен ныгытырга, колхозларга, совхозларга, МТСларга, пред-приятиеләргә, нефть районнарына озак срокка баруларын оештырырга кирәк.
Безнең балалар — әдәби әсәрләрне иң күп укучылар, композиторларның җырларын яратып тыңлаучылар һәм башкаручылар, рәсем сәнгате әсәрләрен сокланып караучылар. Балаларда әдәбиятка һәм сәнгатькә мәхәббәтне үстерү, китапны, музыканы алар өчен тормыш дәреслегенә әверелдерү, аларда дөньяга дөрес караш һәм матур эстетик хисләр тәрбияләү — безнең изге бурычыбыз. Ләкин без әле балаларның теләкләрен канәгатьләндермибез, матур итеп басылган күңелле китапларны аз бүләк итәбез. Мәктәпләр, пионер отрядлары тормышын чагылдырган, яшь буынны аңлы дисциплина, коллективизм, хезмәтне сөю рухында тәрбияләргә сәләтле художество әсәрләрен балалар күбрәк һәм күбрәк таләп итәләр.
Художниклар, композиторлар һәм театрлар да балалар каршында зур бурычлы. Г. Камал исемендәге Ака-демия театры, В. И. Качалов исемендәге рус драма театры сәхнәләрендә балалар спектакльләре бөтенләй куелмый, Ленин комсомолы исемендәге Яшь тамашачылар театрында күрсәтелә торган спектакльләр дә балалардан бигрәк зурлар өчен. Балалар характерын ачып бирерлек рәсем әсәрләре дә, балалар өчен язылган җырлар да юк диярлек аз. Әдәбият һәм сәнгать работниклары бу хәлдән үзләренә җитди нәтиҗә ясарга, балаларны тәрбияләү эшенә якынрак килергә тиешләр.
Әдәбиятта һәм сәнгатьтә сатира жанры бик акрын үсә. Сатирик ши-гырьләр һәм хикәяләр матбугатта сирәк очрыйлар, тормышта булган кимчелекләрне, тискәре күренешләрне кыю тәнкыйтьләмиләр, алариың тематикасы да тар. «Совет әдәбияты» журналында, мәсәлән, 1956 елда бер-ике генә сатирик хикәя басылды. Журналда урнаштырылган унга якын сатирик шигырьнең күбесе язучыларның, шагыйрьләрнең үзләре турында язылган («Бер шагыйрьнең кунагы», «Язды шагыйрь», «Сизгән», «Тәнкыйть сүзе» һ. б.). Бу шигырьләрнең исемнәре үк кайбер шагыйрьләрнең тормыштагы мөһим мәсьәләләрдән читтә торулары, үз оешмаларыннан тыш берни дә күр-мәүләре, Матбугат йортында сөй-ләнгәннән башка берни дә ишетмәүләре турында әйтеп тора. Сатира уты белән кыздырылырга тиешле нәрсәләр язучылар, композиторлар һәм художниклар игътибарыннан читтә калалар.
Л. Фәттаховның «Утырыш әһел-ләре», «Әләкче», В. Бурлакның «Шүрләде», «Иркә бала» исемле картиналарыннан һәм «Чаян» жур-налларында басыла торган рәсемнәрдән башка, җәмгыятькә чит, әхлаксыз элементларга һәм күренешләргә каршы юнәлдерелгән зур художество әсәрләрен атап булмый Композиторлар исә сатирик, юмористик, шаян җырларны бөтенләй язмыйлар. Ә халык андый әсәрләрне таләп итә, алариың кешеләр аңына, әхлагына, йөрәгенә тәэсире гаять зур. Партиянең сатираны үстерү турындагы чакыруына әдәбият һәм сәнгать работникларының конкрет эше белән җавап бирергә вакыт.
Язучыларның, композиторларның, художникларның, театр работникла-рының үз эшләренә, үз иптәшләренең иҗатына таләпчәнлеге йомшак булуы-турында әйтеп үткән идек. Чыннан да, әгәр һәркем үз әсәрләрен иң яхшылардан хисаплап, масайса һәм тәнкыйть сүзенә колак салмаса, бер үк вакытта башкалар иҗаты белән дә кызыксынмаса, әдәбиятның һәм сәнгатьнең үсешен тәэмин итү кыен булыр иде. Эштә исә без әнә шундый җитешсезлекләрне күрәбез. Яңа әсәрләрне тикшергәндә еш кына аларның йомшак һәм чи яклары гафу ителә, кискен тәнкыйтьләнми. Кайберәүләр моны «аннан да йомшаграк әсәрләр бар бит әле», «андый әсәрләр басыла иде бит» дип аклыйлар.
72
Язучылар союзының поэзия секциясе, мәсәлән, Ш. Мөдәрриснең «Кызыл мәйдан» исемле поэмасын өстән-өстән генә тикшерде. Нәтиҗәдә поэма эшләнеп бетмәгән, сюжетсыз, талчыктыргыч озын килеш басылып чыкты. Проза секциясендә Н. Фәттахның «Сезнеңчә ничек?» романын тикшергәндә, җитди һәм нык уйланган, нигезле тәнкыйть урынына, мактау сүзләре күп булды. Бу исә яшь авторның масаюын көчәйтеп җибәрде, ул тәнкыйтькә колак салырга теләми башлады. «Бер генә сүзен дә төзәтәсе булмагыз», — дип кисәтеп куйды ул куль- язмасын редакциягә биргәндә, һәм моңар кадәр күренмәгән хәл килеп чыкты: роман «Совет әдәбияты» жур-налында басылып бетү белән, Тат- книгоиздат, җитди тәнкыйть сүзен, укучыларның фикерен көтеп тә тор-мыйча, аны китап итеп басып та чыгарды. Оперативлык яхшы эш, әлбәттә. Ләкин яңа әсәрләр журналда, газетада басылгач, укучылар һәм тәнкыйтьчеләр арасында киң тикшерелеп, тагын да яхшыртып эшләнгәннән соң гына Таткнигоиз- дат редакциясенә керсәләр, аларның идея эчтәлеге дә, художество сыйфаты да шактый югарырак булыр иде. Таткнигоиздатның матур әдәбият редакциясендә таләпчәнлекне, кулъязмаларга эшлекле карашны көчәйтергә, квалификацияле рецен-зентларга бирергә, әшнәлек элемент-ларына чик куярга кирәк.
Таләпчәнлекнең йомшак булуы, спектакльләрнең идея-художество сыйфатын үстерүгә әһәмият бирел- мпг 'г^пында Татар дәүләт академия театрында куелган «Казан сөлгесе» спектакле ачык сөйли.
К. Тинчуринның бу комедиясе тирән эчтәлекле, катлаулы әсәр түгел. Ләкин анда тамашачыларны кызык-сындырырлык нәрсә күп. Татар хал-кының иске көнкүрешен күрсәтү, тормышны раслаучы юмор, ачы, үткен, җимергеч сатира, яшьләрнең көче, тапкырлыгы, мәхәббәте җиңүе — пьесаның идеясе шул. Ләкин театр боларны тулысынча ачып бирә алмады, пьесаның эчтәлеген, идея һәм художество кыйммәтен үстерү юлында эшләмәде. Ә бурыч нәкъ шуннан — драматург биргән рациональ, яхшы нәрсәне тотып алып, аны тагын да көчәйтүдән, пьесаның художество сыйфатын үстерүдән гыйбарәт иде.
Театр күрсәткән спектакльдә исә гротеск белән артык мавыгу, тама-шачыларны табигый булмаган комик алымнар, мәзәк трюклар ярдәмендә көлдерергә тырышу күзгә бәрелә. Авыл халкын, гади хезмәт кешеләрен гарипләр, җебегәннәр итеп, мулла һәм мәзин артыннан сукырларча иярүче кара масса итеп күрсәтү белән килешеп булмый. Хәтта авыл кызларын шундый киендергәннәр һәм гримлаганнар ки, алар, табигый матурлыкларын югал-тып, курчакларга охшап калганнар. Спектакльдән авылда бары тик ике генә күркәм кыз булган, алар да мәзин кызлары дип аңлашыла. Пьесаның авторы моны әйтергә теләмәгән, әлбәттә.
Татар дәүләт академия театры — талантлы зур коллектив. Аның 50 еллык күркәм традицияләре бар. Декадага хәзерләнгән «Ташкыннар», «Король Лир», «Хуҗа Насретдин» кебек постановкалар аңардан күз дәрәҗәдә яхшырак эшне таләп итәргә мөмкин булуны күрсәтәләр. Моның өчен актерлар көчен дөрес файдаланырга, аларны һәрвакыт бер үк пландагы рольләргә куюны, талантлы кешеләрне еллар буенча файдаланмый торуны, театрда көчле яшьләр группасы булуга карамастан, яшь рольләрне олы яшьтәге артистлардан уйнатуны бетерергә кирәк. Бу таләп башка театрларыбызга да кагыла, әлбәттә.
Әдәбиятның һәм сәнгатьнең идея һәм художество дәрәҗәсен күтәрүдә тәнкыйтьнең роле бик зур. Безнең СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалында, Казан дәүләт универ-ситетында, ике педагогия институ-тында, редакцияләрдә эшләүче әдәбият белгечләребез һәм тәнкыйтьчеләребез шактый күп. Ләкин алар Октябрь революциясенә кадәрге татар әдәбиятына багышланган берничә хезмәт биреп тә, хәзерге әдә
73
биятның теоретик мәсьәләләрен кү-тәрмиләр, язучыларның әсәрләренә тирән анализ бирмиләр. Яңа китапларга һәм җыентыкларга рецензияләр сирәк, алар да башлыча кечкенә күләмдәге әсәрләр турында һәм ашыгып язылган була. Гадәттә тәнкыйтьче әсәрләргә кыскача аннотация бирә, ә аның идея эчтәлеген һәм художество кыйммәтен ачып бетерми. Тәнкыйть эмпирик һәм информацион характерда булмаска, тәнкыйть мәкаләсе художество әсәре-нең эчтәлеген сөйләп чыгуга гына кайтып калмаска тиеш. Ул әсәрдәге фикерләрне, хисләрне тирәнрәк ачып бирсен, укучыларга язучы күтәргән идеяләрне, күрсәтелгән образларны дөрес аңлауга ярдәм итсен. Моның өчен тәнкыйтьче буш сүзләр белән түгел, ә тирән мәгънәле теоретик фикерләр белән эш итәргә тиеш. В. И. Ленин әйткәнчә, кешегә тел үз фикерләрен яшерү өчен, яки буш нәрсәне фикер төсендә күрсәтү өчен бирелмәгән. Хәлбуки кайбер тәнкыйтьчеләр еш кына тик үзләренә генә аңлашыла торган (?) сүзләр кулланып язалар. Тәнкыйть сүзе кайвакыт менә мондый очраклы, гомуми һәм файдасыз җөмләләргә кайтып кала:
«Ләкин, әйтергә кирәк, бу цикл шигырьләре азрак уңышлы булып чыккан... Анда уйдырма ситуацияләр, тәэсире аз образлар һәм чагыш-тырмалар, кеше ышандырмаслык юллар очрый» (Ә. Ерпкеев һәм Б. Зернит — С. Хәким шигырьләре һәм поэмалары турында). Әнә шун дый, үтеп барышлый гына, «тәнкыйтьме— тәнкыйть» өчен генә әйтелгән сүзләр язучыга да, укучыга да азык бирә алмыйлар.
Театр постаңовкалары турында рецензияләр матбугатта күп чыга. Ләкин рецензияләрнең төп кимчелеге стандарт, бер-берсенә охшашлы, сай фикерле һәм аннотация төсендә бу-луларында. һәр рецензиянең авторы, гадәттә, пьесаның эчтәлеген сөйләп чыга, һәрбер артистның уенына бәя бирергә кирәк саный. Ләкин бу шулкадәр формаль эшләнә, рецен-зияләрдән бернәрсә дә аңлатмый торган бер үк төрле буш сүзләр, мәгънәсез җөмләләр кычкырып торалар: «Артист В. II. Платов Ватаныбызның яшь һәм кыю патриоты комсомолец Кәрим Батыршин ролен бик табигый һәм җиңел уйный»; «Сәлимов ролен артист В. П. Анисимов бик табигый һәм ышандырырлык итеп уйный» (X. Кумысников, «Патриот-шагыйрь турында спектакль» — «Совет Татарстаны», 4. IV. 1956).
Тәнкыйть мәкаләләре, спектакль- чыларга пьесаның эчтәлеген, идеясен тирән аңларга, спектакль турында җанлы сүз кузгатып җибәрергә, тамашачыларны театрга күбрәк тар-тырга тиеш. Юкса шулай да була: кешеләр газетада чыккан рецензияне (мәсәлән, «Егор Булычев» спектакле турында Н. Козлова рецензиясен) укып, анда «тегесе начар, бусы начар», «теге артист йомшак уйный, бу артист җиренә җиткерми» кебек сүзләрне укыйлар да ул спектакльне карау теләгеннән ваз кичәләр.
Тәнкыйть мәкаләләре, спектакль-ләрнең уңышлы һәм җитешсез якларын дөрес ачып биреп, театрлары- бызның эшен популярлаштыруда зур роль уйнарга, театр работникларына төпле, эшлекле киңәшләр белән ярдәм итәргә, драматургия һәм сәхнә осталыгы турындагы мәсьәләләрне күтәреп чыгарга тиешләр.
Безнең фикеребезчә, Мпнзәлә театры куйган «Язылмаган законнар» спектакле турында С. Шәкүров язган рецензия әнә шундый таләпләргә якын килә («Совет Татарстаны», 8. VII. 1956). Автор шаблоннан ерак, ул спектакльнең эчтәлеген ачып бирә (кабатлап сөйләп түгел), файдалы публицистик чигенүләр ясый, образларның, вакыйгаларның, гому мән бөтен спектакльнең тәрбияви әһәмиятен күрсәтә, һәрбер артистның эшенә тукталып тормыйча. С. Шәкүров спектакльнең гомуми тонын, бөтен ансамбль эшен күрсәтә, режиссерга һәм артистларга конкрет киңәшләр бирә. Автор күп кенә замечаниеләр әйтә, ләкин ул моны такт саклап, коллектив эшенең дәрәҗәсен төшермичә эшли, шуңа күрә рецензия спектакль белән кызыксынуны үстерә, аны карау телә- 1ен тудыра.
74
Республикада музыкаль тәнкыйтьнең һич тә канәгатьләнерлек булмавын аеруча әйтергә кирәк. Татар совет музыкасының бүгенге хәленә һәм перспективаларына, композитор- ларыбызның әсәрләренә җитди про-фессиональ анализ бирә торган тән-кыйть мәкаләләренең дә, зуррак хез-мәтләрнең дә күренгәне юк әле. Хәлбуки, җәмәгатьчелек музыка белән нык кызыксына, музыкаль культурабыз өлкәсендә күренә торган кимчелекләр аны борчый. Музыка сөючеләр композиторларның кайбер әсәрләреннән канәгатьсезлек белде-рәләр, аларда милли колоритның, моңның, колакка ягымлы гүзәллекнең җитмәвен, шуңа күрә андый әсәрләрнең авыр үзләштерелүен һәм күңелгә сеңмәвен әйтәләр. Ләкин музыкада осталык, профессионализм, моң-мелодизм, милли форма, идея эчтәлеге мәсьәләләрен тәнкыйтьчеләр дә, композиторлар үзләре дә киң күтәреп тикшермиләр, алариы квалификацияле яктыртмыйлар.
Татар музыкасы турында дискус-сияне музыка белгечләре түгел, бәлки язучы яшьләр һәм әдәбиятчылар башлады. Ләкин алар, бу хакта сүз йөрткәндә, кайбер тупас хаталар җибәрделәр.
Филология фәннәре кандидаты X. Курбатовның: татар композиторлары әсәрләрендә «чын моңны (мелодияне) барабан сугуы һәм клавишаларга мәгънәсез бәрү алыштыра», татар музыкасы «үзенең милли үзенчәлеген югалтты, төссез, «нәсел-нәсәпсез» булып калды... көчкә-көчкә бер-беренә кушылган төрле кисәкчәләрдән тора» («Советская музыка» № 7, 1956) дигән фикере субъектив һәм ялгыш. Татар музыкасының бөтен казанышларын шулай инкарь итү белән бергә, X. Курбатов, ул моны телиме, теләмиме, — барыбер, рус һәм Көнбатыш Европа музыка культурасы традицияләрен өйрәнүгә каршы килә, татар совет музыкасын милли фольклор һәм бары тик бер генә композитор — Салих Сәйдәшев мирасы рамкаларында чикләргә тырыша.
Безнең композиторлар, ди X. Кур-батов, «музыка училищесында һәм консерваториядә Көнбатыш Европа һәм рус музыкасы үрнәкләрен өйрәнәләр, рус халкы һәм Көнбатыш Европа халыклары музыкасы телен үзләштерәләр. Үз халкының музыка телен (милли көй, лад, гармонизация һ. б. үзенчәлекләрен) алар үзләштереп өлгерә алмыйлар, музыка уку йортларында аларга моны укыт-мыйлар». Болай дип әйтү,— беренче-дән, милли тәкәбберлек, икенчедән, чынбарлыкны бозып күрсәтү. Казан музыка мәктәбендә дә. Казан дәүләт консерваториясендә дә студентлар татар халкының музыкаль фольклорын, татар композиторларының иң яхшы әсәрләрен өйрәнәләр, татар музыкасының үзенчәлекләре белән танышалар. Бу уку йортларын тәмамлаучылар арасында татар музыкасын, X. Курбатов әйткән «татар музыкаль фикерен» белмәгән бер генә кешене дә табуы кыен. Ә инде алар рус һәм Көнбатыш Европа музыкасының иң яхшы үрнәкләрен дә өйрәнеп, үз иҗатларында оста файдаланалар икән, бу — татар музыкасы үсешенең бер- дән-бер дөрес юлы. һәм шул юлдан баручы, татар музыкаль культурасына гаять зур өлеш керткән компо-зиторларның иҗатына кара тап төшерү белән һич килешергә ярамый. Шул уңайдан Ф. ААөсәгыйтьнең: композиторлар (Җиһанов, Леман һ. б.) «татар совет музыкасын үстерүдә халыкчанлык, мелодиялек, татар халкының үзенә генә хас булган үзенчәлеге белән хисаплашырга те-ләмиләр, язган әсәрләрен халыкның аңламавы да бу иптәшләрне борчы-мый» («Совет әдәбияты» № 2, 1956) дигән гаепләү сүзләренең дә дөреслекне чагылдырмавын әйтеп үтәргә кирәк.
Композиторлардан матур, моңлы, аңлаешлы, хәтердә калырлык әсәрләр таләп итүче, алар иҗатындагы җитешсезлекләрне тәнкыйтькә алучы иптәшләр хаклы, әлбәттә. Әгәр дә, мәсәлән, музыка тыңлаучылар А. Леман тарафыннан эшләнгән «Әпипә» белән канәгать түгелләр икән, якн. әйтик, Ә. Бакировның «Яшьлек йолдызы» җырын хәтерләрендә калдыра алмыйлар икән — монда инде гаеп композиторларда. Ләкин музыка ту-
75
рында эшне тирән аңлап, җитди сөйләшү булмау, композиторларның, һәм музыка белгечләренең теоретик мәсьәләләргә игътибарсыз караулары аркасында, татар музыкасының торышы турындагы бик кирәкле һәм әһәмиятле дискуссия дөрес алып барылмады, үзара әрләшү белән бетте һәм тиешле максатка китермәде. «Совет әдәбияты» журналы редакциясе Ф. Мөсәгыйтьнең мәкаләсен, ә «Советская Татария» газетасы редакциясе шагыйрьләрдән Ә. Давыдовны, М. Мазуновны, М. Хөсәенне хаксыз гаепләп, композиторларны тәнкыйтьтән араларга тырышып язылган мәкаләне урнаштырып, музыка мәсьәләләренә ачыклык кертә алмадылар.
Бүгенге татар музыкасы турында әле дә булса ялгыш фикерләрнең яшәп килүен, татар совет композиторлары әсәрләренең кайбер иптәшләр тарафыннан урынсыз хурлануын — музыка пропагандасы эшенең начар куелышы белән аңлатырга кирәк. Безнең композиторлар масса белән аралашмыйлар диярлек, предприятиеләрдә, учреждениеләрдә, клубларда һәм бигрәк тә авыл җирләрендә композиторларның иҗат кичәләре, музыка тыңлаучылар белән очрашулары бик сирәк һәм очраклы рәвештә генә үткәрелә. 1956 елда, мәсәлән, мондый очрашулар бер дә булмады. Композиторларның инструменталь әсәрләре композиторлар союзы пленумы яки съезды вакытында гына уйнала. Татар дәүләт филармониясе симфоник һәм эстрада концертларын бик сирәк оештыра. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле хезмәт ияләре арасында музыка культурасын пропагандалау буенча зур эш алып барырга тиеш. Ләкин ансамбльның репертуарында композиторларыбыз- иың иң яхшы яңа әсәрләре аз яңгырый. Филармониядә, опера һәм ба- ■ лет театрында эшләүче солистлар- 1 ның да күбесе үз репертуарын яңа әсәрләр белән яңартмый, еллар буенча бер үк җырларны җырлый, шу н ы ң нәтиҗәсендә сол истл а р и ы ң вокаль сәләте үсми, һәм татар музыкасының яңа, яхшы әсәрләре халыкка җиткерелми кала.
Музыка турында фикер алышу чын иҗади югарылыкта бармаса да, аның бер уңай ягы булды: ул әдә-биятыбызның һәм сәнгатебезнең хә-зерге торышы һәм үсеш перспекти-валары турында киң сөйләшүләр, дискуссияләр алып бару, коллектив фикер туплау кирәклеген күрсәтте, һәм бу бигрәк тә татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы алдыннан һәм декада вакытында кирәк. Әдәбиятның, театрның, музыканың, рәсем сәнгатенең идея-художество дәрәҗәсен күтәрү өчен көрәш — әдәбият һәм сәнгать работникларының гомуми изге бурычы. Бу эштә алар- ның бердәм коллектив хезмәт куюлары, әдәбиятның һәм сәнгатьнең актуаль мәсьәләләрен бергәләп тикшерүләре һәм хәл итүләре бик мөһим һәм файдалы.
Ләкин бу эш бездә йомшак оеш-тырылган әле. Язучылар, шагыйрьләр, драматурглар, художниклар, артистлар, композиторлар, режиссерлар, дирижерлар, балетмейстерлар, тәнкыйтьчеләр бер-берсенең иҗаты белән аз кызыксыналар.
Мәсәлән, А. Расихны Язучылар союзына член итеп алу турында мәсьәлә каралганда, правление членнарының күпчелеге аның «Дустым Мансур» исемле романын 'укьь К?авы билгеле булды. Ә романны уку гына түгел, җентекләп тикшерергә кирәк иде, чөнки, безнеңчә, романга Ф. Хөсни рецензиясендә бирелгән югары бәя белән килешеп булмый. Анда, образлар ярлы, эшләнеп бет- мәгән, ситуацияләр ышандырырлык түгел, теле дә күп яхшыртуны таләп итә. Роман авыр укыла һәм уртача гына тәэсир калдыра. Әгәр дә романны үз вакытында укып, тикшереп, авторга җитди ярдәм итсәләр, аны басып чыгарганда тиешле югарылыкта таләпчәнлек күрсәтсәләр — ул кызыклырак һәм әһәмиятлерәк әсәр булып чыгар иде.
Язучылар союзының проза, поэзия, драматургия һәм тәнкыйть секцияләренең, композиторлар һәм художниклар союзының, театрлардагы художество советларының иҗади эшен бик нык җанландырырга кирәк. Әдәбиятның һәм сәнгатьнең язмышы өчен һәркем үзен җаваплы
76
сизсен, үзенең иҗат активлыгын күтәрү белән бергә, башкаларның да киеренке эшләвенә ирешергә тырышсын, үз коллегасына ярдәмгә әзер торсын, кимчелекләрне күрсен һәм кыю тәнкыйть итсен, — шул вакытта без әдәбият һәм сәнгать үсешендә тагын да зуррак уңышларга ирешербез.
Соңгы елларда әдәбиятка һәм сәнгатькә күп кенә талантлы яшь көчләр килде. Яшь шагыйрьләр, про-заиклар, драматурглар үзләренең беренче әсәрләрен чыгардылар. Яшь язучы Р. Төхфәтуллин колхоз авы-лының хезмәт кешеләре турындагы хикәяләре белән укучыларга ошады. Р. Шәйхетдиновның «Ямьле . Ык буйлары» исемле повесте укучыларның игътибарына лаеклы булып чыкты. Поэзия өлкәсендә Р. Гәрәй, X. Камал, Г. Афзал, И. Юзеев, 3. Мәҗитов һ. б. актив эшлиләр Яшь авторлар белән бергә әдәбиятка яңа геройлар килде, яңа темалар күтәрелде.
Н. Фәттахның «Сезнеңчә ничек?» романын һәм Г. Ахуновның «Яшьлек яме» исемле повестен студентлар дөньясыннан очып килгән беренче карлыгачлар дип атарга мөмкин.
Н. Фәттах романы турында берничә сүз әйттек инде. Аның зур, күренекле прозаик булып үсәргә бөтен мөмкинлекләре бар, аңа тыйнаклык, үзеңә таләпчәнлек сыйфатларын үс-терергә, тәҗрибәле иптәшләрнең, тәнкыйтьчеләрнең сүзенә колак са-лырга, даими һәм тырышып укырга, тормышны тирәнрәк өйрәнергә, идея-политик яктан чыныгырга кирәк. Бу таләп, әлбәттә, бер Н. Фәт тахка гына түгел, бәлки барлык яшь язучыларга да кагыла.
Г. Ахуновның «Яшьлек яме» по- вестында күтәрелгән тема яшьләргә якын. Ул кешенең чын матурлыгын тышкы ясалма матурлыктан аера белергә өйрәтә, мәхәббәтнең һәм дуслыкның югары принципларын раслый. Ләкин, тискәре образларны күрсәтү белән мавыгып, автор төп мәсьәләне — тәрбия мәсьәләсен оныткан. Повестьта тасвирланган геройларның хаталарын, әхлак кимчелекләрен төзәтүдә югары уку йорты коллективының, комсомол һәм партия оешмаларының роле ачылып җитмәгән. Совет яшьләренә эгоизм һәм әхлаксызлык ят нәрсә икәнлеген автор дөрес күрсәтә, ләкин барлык эшне бозык кешеләрдән коллективның ваз кичүенә кайтарып калдыра, кешенең кеше булуы өчен көрәшне сурәтләми.
Яшь язучының иҗат юлы шома гына бара алмый, ул ялгыша да. төзәлә дә, аның бер әсәре уңышлы, икенчесе уңышсыз булуы мөмкин. Нигездә уңышлы әсәрдә дә шактый зур кимчелекләр очрый. Укучылар Илдар Юзеевның «Таныш моңнар*, поэмасын яратып каршы алдылар. Чыннан да, поэма бик җиңел укыла, анда йөрәккә, күңелгә ятышлы поэзия бар. Ләкин шул ук вакытта алган проблеманы хәл итүдә автор схематизмга юл куя, мелодрама белән мавыгып китә, тормыш чын-барлыгын тоймый башлый. Димәк, яшь автор үзенә даими игътибарны, булышлыкны таләп итә. Безнең тән-кыйтьчеләр, журнал, газета редак-цияләре яшь язучыларның яңа әсәр-ләрен укучыларга тәкъдим иткәндә, аеруча җаваплылык сизәргә, чиле- пешле яки идея ягыннан зәгыйфь әсәрләргә юл куймыйча, өметле, яхшы идеяле, художество көче бул ган әсәрләрнең сыйфатын күтәрү юлында яшьләргә ярдәм күрсәтергә тиешләр. Ләкин еш кына бу таләп үтәлми. Тәнкыйтьчеләр яшь авторлар иҗаты белән аз кызыксыналар, аларны үтеп барышлый гына искә алалар, вакыт-вакыт урынсыз мактыйлар яки җитешсезлекләрен табып тиргиләр. Яшь язучылар әсәрләренә багышланган кайбер тәнкыйть мәкаләләрендә фикер шулкадәр буталган һәм томанлы була, аны укып автор үзенә бернинди азык та ала алмый.
Р. Гәрәй шигырьләре турында тәнкыйтьче Салих Хәким язган тү-бәндәге юлларны мисалга китерергә мөмкин: «Икенче бүлек беренче бү-лекнең логик дәвамы булып тора. Ләкин, әйтергә кирәк, бу бүлек беренче бүлеккә караганда күп йом

шак. Икенче бүлекнең дә темасы бик әһәмиятле, җаваплы тема... Ләкин без монда... зур героик эшләрне, аның кешеләрен күрмибез. Дөрес, бу бүлектә дә... матур гына шигырьләр бар. Ләкин бу аерым шигырьләр генә икенче бүлекнең гомуми тематикасын ача алмыйлар» («Совет Татарстаны», 7. I. 1955).
Югарыда Р. Төхфәтуллинның яхшы хикәяләре турында әйтелде. Ләкин ул да вакыт-вакыт ялгышып китә. Бу чакта өлкән язучылар һәм тәнкыйтьчеләр аны төзәтергә тиешләр. Ләкин менә ул «Нишләргә?» исемле хикәя язды, «Совет әдәбияты» редакциясенә китерде һәм, хикәянең идея эчтәлеге ялгыш булуга карамастан, аны кабул иттеләр һәм бастырып та чыгардылар. Шулай итеп, «Совет әдәбияты» редакциясе яшь язучыга ярдәм урынына аю хезмәте күрсәтте.
Гомумән, журналның язучылар иҗатының идея-художество дәрәҗәсен күтәрүгә аз ярдәм итүен әйтергә кирәк. Анда язучыларның әсәрләренә тирән анализ бирелми, әдәбият, драматургия, театр, музыка, рәсем сәнгате турында теоретик әсәрләр сирәк урнаштырыла. Күп кенә яңа әдәби әсәрләр турында рецензияләр басылмый. Мәсәлән, X. Госманның «Такташ поэзиясе» исемле китабына, «XX йөз башында татар әдә-бияты» дигән очеркларга, И. Газиның «Гади кешеләр», А. Расихның «Дустым Мансур» романына, Татарстанда эшләүче рус язучылары әсәрләренә карата журнал бер сүз дә әйтмәде.
«Совет әдәбияты» журналы татар әдәбиятын һәм сәнгатен үстерү мәсь-әләләренә игътибарын көчәйтергә, җәмәгатьчелекне кызыксындырган эстетик проблемаларны киң яктыр-тырга, урнаштырыла торган әсәрләрнең сыйфатын яхшыртырга, язучыларның һәм сәнгать работникларының чын трибунасына әйләнергә тиеш.
Декада алдыннан һәм декада ва-кытында татар әдәбияты һәм сәнгате турында фикер алышу зур күләм алачак, һәрбер язучы, композитор, художник, сәхнә остасы, культура работнигы, тәнкыйтьче һәм гомумән бөтен җәмәгатьчелек культура өлкә-сендә ирешкән уңышларыбыз, әдә-биятның һәм сәнгатьнең аерым тар-макларында булган кимчелекләр һәм алдагы яңа бурычлар турында я кы и н а и к а й гы рту ч а илы к кү р сәтер - гә, үзенең фикерләрен, теләкләрен, тәкъдимнәрен әйтергә тиеш.
Декаданы югары идея-политик һәм художество югарылыгында һәм уңышлы үткәрү белән бергә, без бөтен игътибарны, барлык көчне әдәбиятның һәм сәнгатьнең яңа күтәрелешен тәэмин итүгә, халкыбыз өчен яхшы сыйфатлы әсәрләрне күбрәк тудыруга, Коммунистлар партиясе тарафыннан әдәбият һәм сәнгать каршына куелган олы бурычларны үтәүгә тупларга тиешбез.