Логотип Казан Утлары
Повесть

СЫНАУ


12.
Беркөнне шулай, ял вакытында, Хәкимов, тукта әле, Исламовны күреп, теге мәкалә турында сөйләшим булмаса, дип, токарьлар группасына юнәлде. Килсә ни күзе белән күрсен, Хәят белән Касыйм тагын бергә — дөньяларын онытып, серләшеп утыралар. Хәкимов аларга карап:
— Ял вакытында тамак ялгап алмыйсызмыни? — дип сорады.
— Без ялгадык инде, — дип җавап бирде Исламов, үзе колагына кадәр кызарды.
Хәкимов сизмәгәнгә салышты. Мондый чакта яшьләрдә ашау кайгысы буламы соң! Ялгыз калып, серләшергә җае чыкса, кәбестәле ашың бер якта торып торсын.
— Яшь чак — йөрәкле чак, җегәрле чак, диләрме әле, — дип көлде Хәкимов, — яшь чакта ялый да белмисең, эшләп тә арымыйсың, шуңа күрә «яшьлек» дип атала да ул.
Хәкимов станок янындагы зур коелма өстенә утырды.
— Кеше акылы нәрсәләрне генә җиңми, ә? Кара инде бу махина- ны. — Ул картерга тибеп куйды. — Карап торсаң, янына барырга куркырлык. Ә эшче курыкмый — шушылардан машина ясап, колхозларга озата: мәгез, рәхәтләнегез, союзниклар! Хезмәтегез җиңеләйсен, тормышыгыз мул булып әверелсен!—ди.
— Менә мин синең мәкаләңне укып чыктым әле. Кыю нәрсәләр күтәрәсең, егет, — диде ул, Касыймга карап, — берне ике итүчеләр күбәйсә, машина тиз булыр...
— Без нәрсә,—дип көлде Исламов, — без кечкенә кешеләр, Сабир абый.
Хәкимов Хәятка карап елмайды:
— Кара син аны, ничек кечерәергә маташа! Үзләре бөтен заводны җилкәләрендә күтәреп баралар, шулай да кечкенә?
— Ай-яй, — диде Исламов, — бик зурайтасың, Сабир абый. Заводны күтәрергә көч җитмәс!
Дөрес түгел икән, заводның яшәве дә, аның гөрләп үсүе дә хезмәт кешесенә, Касыйм Исламовларга бәйле икән.
— Дөньяны хезмәт кешесе төзи, — диде Хәкимов, — тарихның хуҗасы ул. Эшчеләр сыйныфы — миллионнарны үзе артыннан ияртеп баручы иң куәтле сыйныф. Ә менә сез, — Хәкимов кулын сузып, яшь токарьны күрсәтте, — шул куәтле сыйныфның бер вәкиле. Эшчеләр сыйныфы бик күп
I Дәвамы. Башы 2 иче санда.
2* 19
Исламовлардан тора, энекәш!
20
Касыйм, күзләрен челт-челт йомгалап, Сабир абыйсына карады һәм җитди итеп:
— Ну да, — дип куйды, — бөтен сыйныф белән булганда шулай инде анысы.
Бу сүзләрне әйткәндә, ул, ничектер, зураеп киткәндәй булды һәм, по-литтүгәрәктә пропагандист әйткәннәрне исенә төшереп, эченнән генә сук-ранды. Кара инде аны! Кайчан гына түгәрәк занятиесе булды, онытып та өлгергәнмен. Пропагандист абый кат-кат әйткәнне, тормышны хезмәт тудыра, дигәние, кешеләр үзләре дә хезмәт аркасында үсәләр, алга баралар, дигәнне. Әгәр хезмәт булмаса, дигәние, яшәеш тә булмасие, җир йөзе буп-буш булырие, дигәние. Аннары, пропагандист абый кабатлап әйтте: менә бу заводны төзүчеләр дә эшчеләр, диде, анда эшләүчеләр дә эшчеләр. Шулай булгач заводның хуҗалары да алар — эшчеләр.
Сабир абый да шул хакта әйтә ләбаса, тик икенче төрлерәк итеп кенә әйтә. Ә мин, шыр тиледәй авызымны ачып: «Ай-Һай, заводны күтәрергә көч җитмәс» дип утырам. Җитмәсә тагы, Хәят алдында. Уйлагандыр инде, үзе заводта эшләп йөргән була, үзе шуны да белми, дигәндер. Нишләп бик тиз онытыла икән түгәрәктә өйрәнгәннәр. Пропагандист абый сөйләп бетерми, син онытып та өлгерәсең...
Хәкимов, яшь токарьның уйларын бүлүдән курыккандай әкрен генә шуышып, идәнгә төште һәм, кечкенә калай тартмага утырып, Хәятка таба борылды. Бу секундта Хәят та нәрсә турындадыр уйлана иде бугай. Сабир дәшкәч, сискәнеп китте.
— Яки, менә, авылны алып карыйк,— диде Хәкимов, Хәятка ягымлы караш ташлап, — колхозларны үз җилкәләрендә кемнәр күтәреп бара? Әлбәттә, колхозчылар. Алар эшчегә икмәк, фабрикаларга чимал бирәләр. Димәк, җирнең хуҗасы алар — колхозчылар. Шулайдыр бит, Хәят сеңелем?
Кыз уңайсызланып кызарынды, озын керфекләре астыннан Касыймга карап алды һәм:
— Шулайдыр инде, — дип, сүзгә кушылды, — җир үзебезнеке, анысы, сөрәсең дә чәчәсең, урасың да сугасың...
Кызның җавабы Исламовта яңа уйлар уятты, күрәсең, ул нәрсәдер ачыкларга теләп, Зәйнуллииага сорау бирде:
— Аннары? — диде ул, Хәятка карап, — ургач, суккач нишләтәсез?
Хәят, ачылып китеп, үзе өчен генә елмайды да:
— Аннары дип, — диде, — аннары нәрсә булсын, дәүләткә тапшырабыз.
— Шәһәр кешеләрен туйдырабыз диген. Кайчакларда иписез калган вакытлар да була диген. Шулаймы?
Хәят дәшмәде, башын түбән иеп, балаларча мышлады да, идәннән корыч йомычка алып, бармагына кидерде — менә йөзек, янәсе.
Күренеп тора, Хәятның авырткан җиренә орындылар. Шулай да ачык итеп әйтергә кыенсына, кемнәндер тартына. Әгәр биредә парторг Хәкимов булмаса, алар Касыйм белән икәүдән-икәү генә булсалар, Зәйнуллина һич тартынып тормас иде, Исламовның күзенә туп-туры карап әйтер иде:, шулай шул, дияр иде, безнең районда колхозчыларны иписез калдыру күренешләре яңа нәрсә түгел ул, егеткәем, дияр иде. Ә биредә алай дип әйтеп булмый. Әгәр шулай дип ычкындырсаң, парторг тотар да: крестьянга күпме бирсәң дә аз инде аңа, дияр. Көз көне каладан килгән вәкил безнең прсндәтельгә шулай дип әйтте бит — крестьян зарланудан туймый ул, диде. Мондый чакта дәшмәвең яхшы. Әйтмим...
Егет җавап көтте, ләкин кыз ашыкмады, бармагындагы йомычка- йөзекне боргалый-боргалый уйлануында дәвам итте.
Хәкимов белә, әңгәмә кысккарак кереп китте. Моның сәбәпчесе — ул үзе. Әгәр җир мәсьәләсе кузгатылмаса, без крестьянны җиргә хуҗа иттек.
2* 21
дигәнне аңлату өчен авыл темасына кереп кителмәгән булса, мөгаен, болан булмас иде, беседа үз җае белән генә аккан булыр иде. Нишлисең, хакыйкатьтән узмак юктыр инде. Күңелсез булса да дөрес бит—хезмәт көннәренә граммлап кына ашлык бүлүче, тиенләп кенә акча бирүче колхозлар һәр районда бар бит әле. Кем белә, бу чибәр кыз яши торган колхоз да, бәлки, шундыйлардандыр.
Хәкимов шулай уйлады һәм, ачыклык кертергә теләп, сүз башлады:
— А-л-а-й, — дип сузды Хәкимов, үзе әкрен генә Касыймга борылды, иписез калган чаклар да була дип әйт дисең инде син, ә? Бар, андый колхозлар бар, энекәш, син дөрес әйтәсең.
Шуннан ул ипләп кенә сөйләп китте. Андый колхозларны алдынгылар итү өчен күп төрле чаралар күрелә икән. Менә «Кызыл октябрь» заводы эшләп бирергә тиеш булган машиналар да шул максатка юнәлдерелгән чараларның берсе икән.
Парторг сүзләреннән кыз белән егет шуны аңладылар: колхозларга «КФС»ларны тизрәк һәм күбрәк бирергә кирәк. Заводтан авыл шуны көтә.
13.
Быел картлыктан зарланып йөри башлаган Куприянов соңгы көннәрдә кинәт яшәреп киткәндәй булды. Аны эшчеләр әле бер цехта, әле икенче цехта күрергә гадәтләнделәр, машинага утырып, разъездга чабуын күзәттеләр, ярымфабрикат җитмәгәндә, цех начальнигын кыздыруын тыңладылар.
Директорның болай «җанлануы», сугыш елларында булган энергиянең аңа яңадан кайтуы Хәкимовны сөендерде һәм ул, артык сиздермичә генә, үз тирәсендәге көчләрне Куприяновка ярдәмгә юнәлдереп торды.
Әйе, «кузгалган бозның» уңга да, сулга да орынмыйча, уртадан матур гына баруы һәм барышын һаман тизләтүе завод директоры өчен дә, партком секретаре өчен дә куанычлы иде. Ләкин нәкъ менә шул чагында, эшләр җайланып китте дип, беренче уңышлы адымнар белән дәртләнеп, куанып йөргәндә, оркестрның бер кылы өзелеп, кәефне кырды.
Беркөнне Куприянов Хәкимовка шалтыратты:
— Теге исерек тәки төп башына утырта бит, туганкай, сизәсеңме?
— Калмурзинмы?
— Шул булмыйча, кем булсын. Синең шеф инде. Маховикны ул гына эшкәртә ала бит!
Хәкимов: «А-ла-й» дип, үз алдына тынып калды, уйлануын белдерергә теләп, сузып кына шыңшып алды, аннары:
— Шайтан алгыры, ул кеше белән нишләргә дә аптыраган инде, — диде.
Калмурзинны эштән чыгару турында күптәннән сөйләнеп йөрүче Куп-рияновка шул җитә калды. «Парторг икеләнә» дип уйлады ул һәм шунда ук үз фикерен әйтеп салды.
— Бер дә аптырыйсы юк, туганкай, — диде ул, — котылырга кирәк ул җәфадан.
— Башкалар җәфалансын дисең инде, ә?
— Анда теләсә нишләсеннәр.
— Бераз уйлашыйк, Илья Яковлевич, мин үз фикеремне кичкырын әйтермен,—дип, трубканы элеп куйды.
Менә өченче көн инде фрезерчы Калмурзин эшкә чыкмый. Шуның аркасында яңа машинаның маховигы эшкәртелми тора. Ә маховиктан башка, җыю эшенә керешеп булмый, Ипатов сүзләре белән әйткәндә, маховиктан башка яңа машина юк ул, чөнки калын каешны ул өстерәргә, генераторны ул кузгатырга тиеш.
22
Хәкимов бу өзеклекне беренче көнне үк белгән иде, күзгә-күз карап сөйләшү өчен Калмурзинныц өенә, дә барып килгән иде, ләкин аны өендә туры китерә алмаган иде.
— Тагын тотынды инде, — диде Калмурзинныц хатыны Сәгыйдә, кай-гылы йөз белән. — Өч көнсез туктамас инде.
Хәкимов, тирән сулап:
— Турысын әйтим, апа, — диде, — болай булса, муенын сындыра ул, мөгаен.
— Әй, акыллым, — диде Сәгыйдә, — аның муены сынса, безнеке дә сына инде. Аларны кем карар да, кем үстерер. — Ул, кулын сузып, кызларына күрсәтте.—Алар икәү, үзем өченче, бар икән күрәселәрем.
Хәкимов, өстәл янына барып, курчак уйнаучы кызларның, башларыннан сыйпады. Берсеннән-берсе чибәр кызлар, керсез күзләрен тутырып, Хәкимовка карадылар. Сабирның күңеле нечкәреп китте, аларны хәзер дә, киләчәктә дә, гомер буена бәхетле итәсе килде. Ул кызларның исемнәрен сорады, аларга ягымлы сүзләр әйтте, аннары әниләренә карап:
— Хафаланма, апа, — диде, — бәлки, җайланыр әле, төзәлер.
Ул юл буе уйланып, «ничек һәм нинди юллар белән ярдәм итәргә бу семьяга?» — дип, борчылып кайтты. Икенче көнне Калмурзин янына завкомнан кешеләр җибәртте, анда да очрата алмый кайттылар, Сабир өченче көнне көтте, ләкин Калмурзин күренмәде.
Менә хәзер директор шалтырата — эштән чыгарам, ди, Хәкимовны «шефлыкта» гаепли. Бер карасаң, дөрес тә: Хәкимов ул Калмурзинны ничәмә-ничә тапкыр яклап алып калды, аның бер үзенә агитатор беркетеп, җәмәгать эшләре бирдереп карады. Кермәсә керми бит кешенең башына.
Хәкимов завкомнан һәм цехкомнан кешеләр чакырып, киңәшергә булды. «Эштән куарга өлгерербез, башка чара юкмы икән?» дип уйлады ул.
Киңәшү, ни әйтсәң дә, әрләшү түгел инде,— аз булса да файдасы тия. Шулай киңәшеп утыра торгач, цехком председателе:
— Әллә иптәшләр суды ясап карыйкмы, булмаса,—дип, яңа фикер әйтеп куйды.
Хәкимов шундук җанланып китеп:
— Чыннан да, — диде, — соңгы адым сыйфатында бу чараны кулланып карарга ярый. Әйдәгез, бик киң итеп, иптәшләр суды оештырыйк. Безнең үгеткә караганда, җәмәгатьчелек фикере көчлерәк булыр.
Завком председателе Яһудин: «Бөкрене кабер генә төзәтәчәк» дип, суд ясауга каршы килгән иде дә, Хәкимовның: «мин цехком яклы» дигән кырыс тавышын ишеткәч, тынды.
— Ярар, — диде Яһудин, — әйттерм исә кайттым, тик судтан соң андый-мондый хәл була калса, завком гаепле түгел.
Шулай итеп, Калмурзинны иптәшләр судына бирергә булдылар.
Бу хәбәрне ишеткәч, Куприянов, колак артын кашып:
— Әйдә, кыландырып карагыз инде, — диде. — Моның да шифасы тимәсә, приказ чыгарырга туры килер.
14.
Куприянов шулай диде, ләкин башкачарак уйлады. Ни чыкмаса, механика цехыннан чыга: прогул дисеңме, эчеп йөрү дисеңме. Эшчеләр тәкъдименә кырын карау да бар айда. Ә цех начальнигының боларга бер дә исе китми, кайда юк ул кимчелек, дип кенә җавап бирә. Дөрес, җп- тешсезлекләр башка цехларда да бар-барыи. Ләкин, механика цехындагы кадәр үк берсендә дә юктыр...
Куприянов, урыныннан торып, ишекле-түрле йөренә башлады. Аның кем беләндер киңәшәсе, бөтенесен дә уртага салып сөйләшәсе килә иде.
23
Ләкин кем белән?^Әгәр Хәкимовка әйтсәң, нишлибез инде ул цех беләи Дисәң, аның җавабы бер генә булачак, Вәлишиины аннан алырга кирәк, диячәк.
Парторг бу мәсьәләне берничә мәртәбә куйды, ләкин һәрвакыт Куп-рияновның каршылыгына очрады. Ашыкмыйк әле, Сабир Якубович, диде Куприянов ул чагында, малай-шалай түгел бит, олы кеше, ахыр чиктә аңлар, эшен рәтләр!
Менә сиңа рәтләде Вәлишин. Иң тыгыз вакытта, көнне-төннс белмичә эшләп, яңа машинаны өлгертер чагында, ниндидер «яла ягулар» уйлап чыгарып, Хәкимовка каршы җәнҗал куптарып, цехтагы бөтен эшне язмыш кочагына ыргытты.
Дөрес, соңгы вакытта бераз кымшану бар-барын. Обком карары ярдәм итте бугай. Ләкин бу кымшануда цех начальнигының аз гына да кулы күренми бит—әллә бар ул цехта, әллә юк. Опекун булып, аныц эшен гел без эшләп йөрербез микәнни? Вәлишин акча алсын, хатын- кызлар артыннан йөрсен, башкалар аның эшен үтәсеннәр. Юк, тагын да түзеп торып булмастыр...
Директор шулай уйланып, берүзе генә быдыр-быдыр сөйләнеп йөрде дә, тукта әле булмаса, дип, баш инженерга шалтыратты.
Шаммазов көттермәде, күн пальтосын иңенә салган килеш, үзенә генә хас җиңеллек белән кереп тә җитте. Мөгаен ишеткәндер, дип уйлады Шаммазов һәм:
— Булса да булыр икән кеше, — дип, өстәл янындагы кәнәфигә чумды.
— Нинди кеше тагы,—диде Куприянов һәм, заводта кешеләр күп дигән төсле итеп, баш инженерга карады.
Шаммазов кашларын җыерды да:
— Бар бит инде, бер төзәлмәс җан, — диде.
— Калмурзинны әйтәсеңме?
Баш инженер, соргылт йөзен миләш ашагаидагыдай чытыкландырып мыштым гына сөйләнде: — Калмурзин мәсьәләсе кечкенә нәрсә ул, — диде Шаммазов, — андыен тегеләй итеп тә, болай итеп тә була. Ә менә командир кереп батса, аны тартып чыгаруы кыенрак, минемчә. Ишеткәнсеңдер, механика цехындагы брак турында?
Куприянов кинәт агарып китте.
— Нинди брак? — диде ул күзләрен зур ачып, үзе шунда ук папирос тартмасына үрелде, — мин кичә генә булдым механическийда, Вәлишин аны-моны әйтмәде.
— Бөтен хикмәт тә шунда шул, сиңа да әйтмәгән, миннән дә яшергән.
— Яшергән!
— Әйе, яшергән.
Куприянов, үз колагына ышанмыйча, кабатлап сорады:
— Ничек яшергән, контроль кайда булган?
Баш инженер сөйләп китте. Бүген иртә белән парткомнан шалтыратканнар икән, коммунистлар язып биргәннәр, ди. «КФС»иың пар казаны капкачын эшкәртүче тынгысыз егет бар бит әле, кем соң әле фамилиясе, аты коргыры? Әйе, Исламов. Менә шул эшкәртә башлый капкачларны. Инде төгәллим дигәндә генә коелманың урта бер җиреннән ярык килеп чыга. Исламов моны мастерга-фәләнгә әйтеп тормый, тота да начальникка йөгерә. Шуннан соң нәрсә булган диген? Менә нәрсә булган: Вәлишин килеп карый да әйтә: бу турыда берәүгә дә ләм-мим, монысын әнә теге почмакка илтеп ташла да икенчесенә тотын, ди.
Исламов берне эшкәртә, икене каезлап карый — шундый ук ярыклар. Тагын начальникка йөгерә, Ягъфар абый, нишлим инде, һәммәсеннән ярык чыга бит, ди.
24
Шуннан сон. Вәлишин нишләгән диген? Менә нәрсә эшләгән: кою цехы начальнигы белән киңәшкән дә бракны яшерергә булган. Төнге сменада яңа капкачлар кой да, янәсе, боларыи эретербез! Шунда ук Исламовны чакыралар һәм, ике начальник бер булып, аны кисәтәләр: тавы- шың-тының чыкмасын, бел аны! Ләкин теге тынгысыз түзмәгән, тоткан да парткомга язып биргән. Менә шул!
Куприянов кабарынкы учы белән шәрә башын сыйпап алды һәм:
— Шуннан, нәтиҗә? — дип сорады. Шаммазов һәрвакыттагыча саклык белән, ашыкмыйча гына җавап бирде. — Нәтиҗә дип, партком әйткәч, тикшердек, — диде баш инженер. — һәммәсе дә расланды, доклад- нойны сиңа кертергә дип торадыр идем.
Директор дәшмәде, «һмм» дип, тирән генә сулады да Хәкимовка шал-тыратты. Ләкин ул парткомда юк иде. Коммутатор кызы аны кою цехыннан табып бирде.
— Серне яшерә башладың, туганкай, — диде Куприянов. Аның тавы-шында үпкәләү сизелә иде. — Миңа кереп чык әле, завкомны да иярт •шунда, юл уңаеннан.
Аннары, секретарь кызны чакырып, хәзер үк Вәлишинны табарга •кушты, бик тиз килеп җитсен, диде.
Куприянов белә, менә Хәкимов килеп керер дә, әй, хуҗа, хуҗа, дияр, •ничәмә-ничә тапкырлар әйттем үзеңә, ә син тыңламадың, дияр, менә яклап кара инде хәзер, дип, мәсьәләне кабыргасы белән куяр.
Ләкин Хәкимовның йөзендә андый кискенлек сизелми иде. Ул, гадәттәге гадилеген җуймыйча, барысы белән кул биреп күреште дә, һәрвакыт утыра торган урындыкка барып, аякларын чалыштырды. Вәлишин торып, директорга аңлатма биргәндә дә аның йөзе үзгәрмәде.
Цех начальнигы брак капкачлар турында шундый итеп сөйләде, әйтерсең, ул бик табигый күренеш, көн дә була торган, смена саен кабатлана торган күренеш. Кайсы цехта юк андый кимчелек, эшләгәндә кем •ялгышмый да, кем кемне якламый. Әгәр Вәлишин начар нияттә булса, •начальствога яхшы булып күренергә теләсә, кою цехының брагын яшереп маташыр идеме, үзе кереп әйткән булыр иде. Юк, Вәлишинга андый дан кирәкми, ул үзе белән бергә эшләүчеләрне ярдан этеп төшерергә җыенмый. Кою цехы аның турыдан-туры поставщигы, нишләп ул аны, аның кешеләрен кара тактага чыгарып элсен — юк, алай итә алмый Вә- лишии, ул андыйлардан түгел!
— Яңа машинаның пар казанына илле сигез килограммлы корыч капкачлар кою эше яңамы?—дип дәвам итте ул. — Әйе, яңа. Шундый зур детальне үзләштергәндә технологиядә ялгышлар булуы мөмкинме? Бик мөмкин. Без ул ялгышны эзләп табып, коелма эчендәге ярыкларны бетерә алабызмы? Әйе, бетерергә тиешбез. Шулай булгач, кою цехы начальнигын нигә утка салырга да коючыларның кулларын нигә калтыратырга? Кирәге юк андый казынуның. Шуңа күрә әйтмәдем һәм әйттермәдем дә...
Зур кыенлыклар калкып чыкканда да артык исе китми торган кеше дә шулкадәр кызар икән — Куприянов урыныннан сикереп торды.
— Җитәр, — дип кычкырды. — Син безне агитацияләргә кердеңмени? Миннән үрнәк алып, сез дә яшерегез димәкче буласыңмыни?
Вәлишин як-ягына каранып алды.
— Ишеттегезме, җәмәгать, — диде, — мин шундый сүзләр әйттемме? Шаһит булыгыз. Андый сүзләрне чеп-чи оппортунист кына әйтсә әйтә алыр, ә мин...
— Ә син аннан да начаррагы, — дип җикеренде Куприянов, — мин сине моңа кадәр таный алмаганмын, сукыр булганмын...
Куприянов, еш-еш сулап, урынына утырды. — Капитулянт,— диде ул, Вәлишинга ачулы карап. — Хәзер үк приказ бирәм, эзе булмасын завод тирәсендә...
25
Кабинетка кергәннән бирле бүреге белән уйнап утыручы Яһудин, ку-лыннан ычкынып, идәнгә тәгәрәгән колакчынын иелеп алды да, мондый чакта эндәшми калу килешеп бетмәс дигән шикелле итеп, Вәлишинга искәртмә ясады:
— «Чирен яшергән — үлгән» дигәнне ишеткәнең бармы, начальник иптәш? Синең дә шулайрак булып чыга түгелме соң, ә? Менә бит ничек ул, әттәкәйгенәм.
Хәкимов тыныч кына тыңлап утырды, болай караганда ул бер якка да кушылмый кебек күренә, Вәлишинны да гаепләми, Куприяновның кызуына да исе китми шикелле. Барыбер парткомда карамыйча булмас, шуңа күрә монда кузгатып торуның кирәге юк, дип уйлый микән әллә? Шулай да директорның соңгы сүзләрен ишеткәч, Хәкимов кымшанып куйды. Ә инде Куприянов, йомгак ясап, мәсьәлә ачык булса кирәк, дигәч. Хәкимов тураеп утырды да:
— Бик үк ачык түгел бугай, Илья Яковлевич!—дип, ишетелер-ише- телмәс кенә сөйләп китте. Аның фикеренчә, шушындый хурлыклы эшне директор кабинетында гына кысып калдыру дөрес булмас кебек тоела. Шундый хәлләр яңадан кабатланмасын өчен, аның ярамаганлыгын башкалар да төшенсеннәр өчен, мәсьәләне сменаларда тикшерергә кирәк. Начальникның бу эшенә цех эшчеләре үзләре бәя бирсеннәр.
Завод тирәсендә Вәлишинның эзен югалтуга карата да Хәкимовның фикере башкачарак икән. Ярый, фараз иттек, директор приказ чыгарды ди, һәм Вәлишин расчет алып китте ди. Ә бит ул, инженер буларак, икенче заводка барып керер. Әгәр анда да шушы гадәтен ташламаса, чирен яшерү юлына басса, ул чагында ничек? Ярый әле бездән китте, дип, куанып торырбызмы? Алай килешмәс. Вәлишинга тиешле җәзасын биреп, аны кечерәк эшкә күчерергә, бәләкәйрәк постка куярга кирәк. Карарбыз, кайсы якка таба китәр ул — төзәлү ягынамы, я булмаса тагын да тирәнрәк сазлыккамы?
Куприянов, үзенчә нәтиҗә ясап: «Аңламассың бу парторгны?» — дип уйлады, башта чыгару ягында иде, ә хәзер бәләкәйрәк эш бирергә дп.
Парторг сүзләреннән Вәлишин бөтенләй башка нәтиҗә ясады.
Хәкимов мине җиңел генә ычкындырырга теләми, дип уйлады ул,, борынны бөтенләй җимерергә чамалый. Карап карарбыз — кемнең борыны алданрак канар икән?
15.
Бюродан соң бер ай чамасы вакыт узгач, заводка өлкә комитеты секретаре Филимонов килеп төште. Көн салкын булуга карамастан, ул җиңелчә генә киенгән, театрга баргандагыдай, чип-чиста итеп кырынган иде.
Ул парткомга килеп кергәндә, кабинетта Хәкимов, Куприянов, Ипатов һәм Камали карт бар иде.
Филимонов ишектән керүгә:
— Эшчеләр сыйныфына сәлам!—дип, гадәттәге сүзен кабатлады һәм кабинетта булган һәркем белән аерым-аерым күрешеп чыкты, Ипа- товның аркасына кагып үтте, Камали картка җиткәч, җитди төс алып:
— Я, ничек, Камали Зәйнуллович! Карчыгың сихәтләнәме? — диде.
Камали карт кинәт үзгәрде, йөзенә җан кереп китте, аиың төссез ирене сәер генә дерелдәп куйды. Кешеләр, дәшмичә генә, бер-берләренә карашып алдылар. Карт тимерченең үзалдына миңгерәеп, читләшеп утыруы, әңгәмәләргә катнашмавы барысына да аңлашылды булса кирәк — һәркем үзенчә уйлап алды: «Менә кирәк булса, өйдәге хәлне күршедән белеп утыр!»
— Артык борчылма, Камали Зәйнуллович!—диде Филимонов,-ки-
26
чә мим шул больницада булдым, баш хирург миңа сүз бирде: «Әбине терелтмәсәм, исемем атказанган врач булмасын!», — диде.
— Рәхмәт, Игнат Захарович, игътибарыгыз өчен рәхмәт!
Хәкимов уңайсызланды. «Ничек белми йөргәнбез моны?»—дип уйлады. «Моның өчен эләгер әле миңа», — дип, нәтиҗә дә ясады.
Дөрес сизенгән икән. Обком секретаре нәкъ шуннан башлады.
— Җыелыш саен Шәйхуллиниы мактыйсыз, алдынгы тимерчебез дисез,—диде ул. Аның тавышында үпкәләү яңгырый иде. — Ә үзегез картның хәсрәтеннән ераграк торырга тырышасыз. Кичә больницада сорыйм: «Апа, кайчаннан бирле ятасыз?» дим. «Өч атна тулып килә», ди. «Заводтан килүче булдымы?» дим. «Алла диген — кем килсен аннан»,— ди. Менә сезнең игътибарыгыз нинди...
Филимонов: «Эх, сезне, сезне» дигәндәй, тирән итеп сулады да, Ипатовка таба борылып, әле шушы көннәрдә генә бюрода булган бер хәл турында сөйләп китте. Кешеләргә бармак аша карашның башка төрле күренешләре дә бар икән. Авыл райкомнарының берсендә яшь кенә укытучыны партиядән чыгарганнар. Нәрсә өчен диген? Әйтсәң, адәм ышанмас: «нигә, янәсе, укытучы башың белән кеше аздырып йөрисең, бригадирның хатынын аерттырып, аңа кияүгә чыктың?»
— Ә... ә... — дип куйды Хәкимов, — теге, безнең докладны тыңлаган бюрода булды түгелме соң ул?
— Шунда бугай,—диде Филимонов һәм сүзен дәвам итте.
Укытучының авылына барып, вакыйганы яхшылап тикшергәч, бөтенесе дә аңлашылган. Дөрес, бригадир беренче хатынын аерган аеруын, ләкин укытучы таләп итүе буенча түгел, балалары булмаган өчен аерылышканнар. Шуннан соң колхоз бригадиры укытучыга өйләнеп, аның кечкенә кызын да үз баласы иткән. Монда укытучының нинди гаебе бар — мин педагог дип, кияүгә чыкмый торсынмыни.
Барысы да көлештеләр.
Игнат Захарович, хәзергә бу турыда җитеп торыр дигән төсле, сүзне икенчегә борып:
— Анысы да монысы, «КФС»ның хәле ничегрәк? — диде.
Камали картның карчыгы турында ишеткәч, бик нык уңайсызланган, бер агарып, бер кызарып киткән Хәкимов кинәт башын күтәреп директорга карады — чират синеке, җавап бир, янәсе.
Юк инде, — Куприянов югалып калмады бу юлы. Ул тәҗрибәле ди-ректорларга хас булган кыяфәт белән барысы турында да бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Аның әйтүенә караганда, әле кайчан гына хыял булган яңа машина, хәзер чынбарлыкка әйләнеп килә икән. Аяклары да бер± гәүдәсе дә таза, тиздән җан да кертеләчәк, дип көлде Куприянов. Тик менә Урал заводлары гына әкренрәк кыймылдыйлар, терсәкле валлар һаман күренми.
— Министрлык нәрсә карый? — диде Филимонов һәм, биредә эш бетте дигән шикелле, пальтосын төймәләп, ишеккә таба атлады. Аның артыннан Хәкимов белән Куприянов та чыктылар. Обком секретаре тимерчелек цехына юл тотты.
Аның беренче булып тимерчелек цехына керүе Камали карт өчен икенче зур сөенеч булды. Үзенең «ахыр заман» челемен (төтене су аркылы үтеп килә торган озын саплы трубкасына ул шундый исем кушкан!) кабызып, муен тамырлары бүртеп чыгарлык итеп суырды да сүзгә кушылды.
— Әйтәсе дә юк, Захарович, пресслар аюдан да көчлерәк, — диде ул, — ләкин яңа техниканың бер өлеше ял итә бит. Ни өчен дисәң, техникага бабайларча караш бетеп җитмәгән. «Машиналарыгыз әйбәт, шулай да үз кулым яхшырак» диючеләр бар диюем. Әнә тегендә күз салыгыз,— диде Камали карт, кулы белән төртеп күрсәтте, — анда өр-яңа пресс тора, аның буявы да кибеп җитмәгән. Тәгәрмәчләргә араталар шул
27
пресс ярдәме белән куелырга тиеш. Ә менә кайбер кешеләр: «пресска эш кушсаң, кесә буш калыр», дип куркып, араталарны чүкеч белән кыйнап кертәләр. Ни өчен дисәң, кул белән эшләгән эшкә күбрәк түләнә.
Обком секретаре карт тимерченең нәрсә әйтергә теләвен аңлады. Куәтле яңа пресслар кую белән генә эш бетми икән, аларны өйрәнүне дә оештырырга, эш башыннан түләү бәясен дә карарга кирәк икән. Юкса, пресслар тик торырлар, ә чүкеч һаман чыңлый бирер — акча аңнан алдарак йөри бит.
Алар ашыкмыйча гына, пресстан пресска, чүкечтән чүкечкә күчә-күчә, эшнең барышы белән таныштылар, обком секретаре, эшчеләрнең хәл- әхвәлләре турында сорашып, соңгы сүзне яңа машинага китереп терәде һәм, ул турыда иркенләбрәк сөйләшү өчен, ял вакытында кызыл почмакка керергә чакырды.
Камали карт, трубкасын кулына алып, пневматик чүкечне биетүче ярдәмчесенә кул изәде: «Туктат». Аннары Филимоиовка мөрәҗәгать итеп:
— Аш вакыты җитте, Игнат Захарович! Әллә кунак итикме үзегезне, ашханәгә барып киликме?—диде.
Әйтерсең, обком секретаре шуны гына көтеп торган — ул, шунда ук кузгалып, Камали картны култыклады: «Бик муафыйк тәкъдим, тамак ялгап алудан зарар булмас».
Филимонов шулай диде, ләкин башкачарак уйлады: «Киләм дә китәм, ашханәләрендә булганым юк. Анда эшләр ничегрә^ тора икән?»
Алар, цехтан чыгып, ашханәгә юнәлделәр. Бу вакытта Куприянов белән Хәкимов күрсәткечләр тактасы янында туктап, нәрсәдер сөйләшәләр иде. Обком секретаре аларга кул изәде: — Әйдәгез тамак ялгарга!
Тышта җил көчәйгән, һава тагын да салкыная төшкән, ара-тирә кар бөртекләре очкалап куя. һәр нәрсә кыш килеп җитүен хәбәр итә. Үзенең салкыннары һәм бураннары, калын көртләре һәм шыгырдавык юллары белән Россия кышы килә! Әйдә килә бирсен — аның да бит, зур мәшәкатьләре белән бергә, үзенә генә хас шигъри матурлыгы бар.
Түр ягы Иделгә каратып, яр читенә үк китереп салынган бу бина, ашханәдән битәр, кечерәк пристаньдагы дебаркадерны хәтерләтә иде. Аңа яңарак кына ремонт ясалган бугай — борынны ярып, әчкелт буяу исе килеп тора. Өстәлләргә җәелгән зәңгәр клеенкалар, тәрәзәләргә эленгән челтәр пәрдәләр, табигать күренешләрен чагылдырган зур-зур картиналар — һәммәсе яңа.
Җәйге көннәрдә Идел дулкыннары, ашханәнең эченә бәреп керердәй булып, аның нигезен чабаклыйлар. Ачык тәрәзәләрдән дым исе аңкып керә.
Ә хәзер тып-тын. Дулкын шаулавы да ишетелми, дым исе дә аңкымый. Идел ягыннан искән салкын җилнең ямьсез ыжгыруын искә алмаганда, ашханә тирәсе тынып калган, ялангачланган.
Хәер, моңа берәүнең дә исе китми. Быел гына урнашкан тынлык түгел бит! һәр кышны шулай була — цехлардан читтәрәк булсын дип салынган ашханә тирәсе тынып кала. Аның каравы язын һәм җәен нинди күңелле — үзеңне йөзмә ресторанда утыргандай хис итәсең!
Ашханәне яхшы итеп ремонтлауга, матур итеп җиһазлауга завод ди-ректоры да, партком секретаре да көчләрен кызганмадылар, акчаны жәл-ләмәделәр — ашханә мөдире Гофман нәрсә сорамасын, ниләр генә алырга димәсен, бөтенесе дә канәгатьләндерелде, сатып алынды. Нәтиҗәдә, завод ашханәсе үзенең тышкы күренеше белән шәһәр рестораннарын көнләштерерлек хәлгә килде.
Ләкин шунысы бар иде, моңа кадәр зуррак начальниклардан берсенең дә, заводка килеп, ашханә белән кызыксынганы булмады. Ә инде
28
үзләре кузгатмагач, завод җитәкчеләре «кереп чыгыгыз» дияргә батырчылык итмәделәр. Хода белсен, начальник кеше ничек аңлый бит — «кереп чыгыгыз» сүзен сыйларга маташу дип тә аңлавы мөмкин. Әгәр шулай аңлап, «эшчеләр хакына керә алмыйм» дисә, «майлау заманнары күптән үтте» дип, кыздырып ташласа, ул чагында җир тишегенә кер дә кит. Шуңа күрә завод җитәкчеләре килгән-киткән начальникларны ашханәгә чакырмадылар, һәм, димәк, бу тармакка сарыф ителгән хезмәтләрен дә күрсәтә алмадылар.
Шулай да теләк бар иде, күрсәтергә кирәк иде. Бүген менә күптән тилмереп көткән нәрсә, үз аягы белән килдемени — обком секретаре ашханәгә керергә теләк белдерде. Бу хәлне күргәч, завод директоры кинәт үсеп киткәндәй булды: «Рәхим ит, Игнат Захарович! Көч җиткәнчә, ашханәне рәтләргә тырыштык!»
Ашханәгә килеп кергәч, Игнат Захарович: «Менә монысын булдыр-гансыз»,— дип куйды. Ләкин Куприяновны болар гына канәгатьләндерми иде әле. Обком секретаре гомуми залны күреп шушындый бәя бирде, э «ИТР»лар бүлмәсен күрсә, нәрсә дияр — күккә чөеп мактар! Шунлыктан Куприянов, бу залда туктамыйча, алгарак үтүне үтенде һәм, ике кулын алга сузып:
— Әнә тегендә рәхим итегез, Игнат Захарович,— диде.
Алда күз явын алырлык кечерәк зал. Алгы стенасының өске өлеше өлге-өлге итеп пыяладан эшләнгән, аскы өлеше акка буялып, пыяла ишек өстенә алтын хәрефләрдән: «ИТРлар өчен» (инженер-техник работниклар өчен!) дип язылган. Обком секретаре күтәрелеп карады да, Камали картка борылып:
— Кай тирәгә утырабыз, Зәйнуллович?—дип сорады.
— Менә шушында, — диде Камали карт, гомуми залдагы зур өстәлне күрсәтеп, —тимерчеләр урыны шушында.
Карт тимерченең әйтүе булды, обком секретаре барып та утырды. Куприянов белән Хәкимов, гаҗәпсенеп, бер-берсенә карашкан арада, Камали карт янына Ипатов килеп утырды һәм алар өчәүләп аш сайларга да керештеләр.
Гаҗәбрәк, ләкин нишлисең, обком секретаре «ИТР»лар ягына кермәде, зур залда калуны яхшырак тапты. Шулай булгач, Куприянов белән Хәкимовка да башка чара юк — шушында утырырга туры килер, һәм алар, килеп, зур өстәлдән, Ипатовның сул ягыннан, урын алдылар.
— Мәле, Камали Зәйнуллович! Тәмлесен генә сайла әле шуннан,— диде Филимонов, балаларча беркатлы көлеп, — сыйлангач сыйланыйк!
Аңа кушылып, Камали карт та кеткелдәп көлде: янәсе, тәхмлесе чыкты микән бу якка?
— Гофман абзац ялгышса, белмәссең,—дип өстәде Ипатов, — бу якка чыгып куюы да ихтимал.
Ул да булмады, айның ундүртенче кичәсе кебек балкып, ашханә мөдире Гофман үзе килеп җитте. Ул, юанлыгын яшерергә теләп булса кирәк, гадәттәгедән киң халат кигән, өреп тутыргандай түгәрәк йөзен «ялт» иттереп кырган. Ипатов аңа карамыйча гына:
— Безнең Гофман ул мәсьәләдә сирәк ялгыша, тәмлерәген онытып, теге якта калдыручан була, — дип сөйләнде.
Куприяновның усал карашын күргәч, Гофман солдатча борылып, кухня ягына чапмакчы булган иде дә, обком секретареның ягымлы тавышы комачаулады, китә алмады, зур өстәл артындагы урындыкларның берсенә кунакларга мәҗбүр булды.
— Бергә-бергә аппетит әйбәт була ул, — диде Филимонов, — утырыгыз, безнең белән кунак булыгыз!
Хәкимов төшенде: обком секретаре, эшчеләр белән бергәләп утырып, ашны башкаларга ничек китерсәләр, шул хәлендә алып, сынарга уйлый.
29
Ә Гофман шуны сизми калды, симертелгән күркәдәй кәпрәеп, өстәл артына кереп утырды. Баш поварның да шешенгән йөзе күренми, мөгаен, «ИТР» ягында йөри торгандыр.
Филимонов майлы шулпаны авыз итеп, байтак тоз өстәгәч, «борщ горчица ярата ул» дип, өстәл уртасындагы савытка үрелде. Ләкин горчица савыты буш, агач калак төпкә ябышып каткан булып чыкты. Борыч савытында да төчкертерлек нәрсә күренмәгәч, Хәкимов Куприяновка, Куприянов Гофманга карап алды —йөгер, алып кил «ИТР» ягыннан.
— Мәшәкатьләнмәгез, — диде Филимонов, көлемсерәп, — бүген бул- маса. иртәгә булыр, теләк кенә булсын.
Ипатов мыегын тартып бөтерде:
— Ай-Һай, Игнат Захарович, иртәгә үк булырмы икән, Африкада үсә түгелме соц ул, горчица дигәннәре?
Өстәл тирәсе яңгырап китте. Тик Гофманның гына тавышы чыкмый иде. Ул, үз алдына куелган борщка карап, торган саен кызарды, мондый тозакка эләгүе өчен, үзен-үзе каһәрләп утырды.
Камали карт тәлинкә төбенә ябышкан итне чәнечкегә эләктереп күтәрде дә, тәрәзәгә карап, сөйләнде:
— Поварны әйтәм, — диде ул, кеткелдәп, — пичек кулын кисмәгән, ә? Ит телеме аркылы көн яктысы күренсен әле, моның өчен останың да остасы булу кирәк!
Көлүен көлделәр, ләкин кайберәүләргә соңыннан еларга туры килмәгәе...
Обком секретарена ашның сыйфаты ошамады, меню да канәгатьлән-дермәде. «ИТРлар өчен» менюсын алып карагач, йөзе караңгыланып китте.
Безнең көннәрдә шундый кешеләр дә бар бит әле: социализмда ти-гезләүчелек булмаска тиеш дигән булып, кешеләрне категорияләргә бүләргә яраталар — социалистик принципны тормышка ашыралар, янәсе.
— Менә шушы матур ашханәгә генә күз йөртеп үтик, — диде Филимонов, елмаюлы күзләрен бераз кыса төшеп. — Бу залны пыяла стена белән икегә бүлүче кешеләр һич тә начар нияттән чыгып эш итмәгәннәр, тигезләүчелек булдырмаска тырышканнар. Эшчеләр, янәсе, физик хезмәт кешеләре — аларга шушы зур зал булсын. Инженер-техник работниклар акыл хезмәте кешеләре — аларны пыяла ишек артына яшерергә кирәк. Шуннан чыгып, меню да икегә бүленгән: зур залныкы начаррак, шуңа күрә очсызрак; кече залныкы яхшырак, шуңа күрә кыйбатрак. Дөресме болай итү? — Обком секретаре карт тимерчегә карады.— Синеңчә ничек, Камали Зәйнуллович?
Камали карт уйланып-нитеп тормады, үзенә хас булганча кеткелдәп җавап бирде:
— Семьяның аеры-чөере килмәве яхшырак, Игнат Захарович!
— Мин дә шул фикердә, —диде Филимонов, аның йөзе ачылып, элеккечә нурланып китте.
Ашханәдә янәшә утырып ашаудан һич тә тигезләүчелек килеп чыкмый икән. Чөнки ашханә — сәүдә системасы. Биредә ашларны кешеләрнең чиннарына карап бирмиләр, кесәләренә карап саталар. Кесәң тирән булса — яхшы, кыйммәтле аш аласың, саерак булса — балык шулпасы белән каласың. Әйтик, икейөзче Исламов эш хакын башкаларга караганда бермә-бер күбрәк ала икән, ул инде «ИТРлар өчен» менюсы белән эш итәр, бер норма тирәсендә әйләнүчеләр исә «гомуми зал» менюсыннап уза алмаслар. Димәк, уйлап эш иткәндә, мәсьәләгә иҗади якын килгәндә, кечкенә дип йөртелә торган нәрсәләрне дә хезмәт җитештерүчәнле- ген күтәрүгә ярдәм иттерергә мөмкин икән.
Бер өелә башласа, гел өелеп кенә тора бит ул. Хәкимовка кызарырга туры килде. Аз гына уйласаң, һич тә баш җитмәслек нәрсә юк, ике җирдә икең дүрт булган шикелле, чекерәеп күренеп тора: бер зал яса, менюны
30
төрләндер. Ресторанга керсәң, син кем, дип сорамыйлар бит, нәрсә кирәк, нинди аш телисең? диләр. Шулай булгач, шайтанымамы ул пыяла ишекләр һәм «ИТР лар өчен» дип бүлеп куюлар.
Бик кызарды Хәкимов. Эшнең зурларына гына түгел, кечкенәләренә дә, иң гади булып күренә торганнарына да иҗади якын килергә, иҗади хәл итәргә кирәклекне ачыграк күрде ул.
Исән булса, онытмас, һич онытмас моны Хәкимов. Нишлисең, күреп җиткерелмәгән. Моннан соң күрергә, «вак-төяк»ләрне читләтеп үтмәскә туры килер.
16.
Соңгы көннәр төп цехлар белән бимаза килеп үтте, яңа төзелешләр, ничектер, онытылып тордылар. Шуны искә алып, Хәкимов бүген яңа •төзелешләргә күз салырга, андагы чын хәл белән танышырга булды. Ул завод ихатасы буенча барды да, кою цехын читләтеп үтеп, яңа корпус төзелә торган якка чыкты. Бик иртә булгангамы, төзелеш мәйданы буп- буш иде. Хәер, бу урын хәзер төзелеш мәйданы булудан бигрәк, монтаж мәйданына әйләнгән иде. Чөнки сынау цехының кызыл стеналары салынып бетеп, түбәсе фанер белән генә булса да ябылган, пыялалары булмаса да, тәрәзә рамнары куелган, тоткасыз ишекләр һәм ике якка ачылышлы авыр капка (монысы да ишек, билгеле!) тупсаларына утыртылганнар, төзүчеләрдән цехны кабул итеп алу өчен, идәнгә асфальт жәюне генә көтәсе калган иде. Шул эшләнгәннән соң монтажчылар тотыначаклар һәм, аннары, беренче «КФС» җыелып бетү белән үк, сынау эшләре башланачак.
Яңа машинаны сынау көннәре күз алдына килеп баскач, Хәкимовның йөзе яктырып, сөрмәле күзләре чаткыланып китте. Әле дүрт стенасы гына булган шушы шәп-шәрә җир дә тәмам төзелеп бетеп, стеналары акшарланган, электр утлары белән балкыган мәһабәт бина булып күңеленә килде.
Сабир, уйлары белән мавыгып, булачак цех эчен яңадан бер тапкыр әйләнде дә, прорабны күреп сөйләшергә кирәк — темпны тизләтсен дип, конторага таба атлады. Ләкин ул барып җитә алмады, аны ярты юлда туктаттылар. Туктатучы кеше, әлеге дә баягы, тынгысыз егет Касыйм Исламов иде.
— Сменаданмы? — диде Хәкимов, аны-моны абайламыйча, — әллә сменагамы?
Исламов, үзенә генә хас көлү белән михахайлап, Хәкимовка карады да:
— Тегесеннән дә түгел, монысына да соң, — диде, — смена беткәнгә инде әллә кайчан, ә яңасына иртәрәк әле.
— Дөрес әйтәсең, — диде Хәкимов һәм, оныткан нәрсәсен исенә тө-шергәндәй Исламовка карап:
— Бүген синең өчен зур имтихан бит әле, хәтердән чыгара язганмын, — диде.
Исламов мыштым гына көлде дә:
— Шулай шул, Сабир абый, — диде, — килергә тырыш инде, ничек кенә булса да.
— Киләм, киләм, килми каламмы соң.
Моннан өч көн элек Исламов кереп зарлангач, Ягъфәр абый җайланманы сынап карарга рөхсәт итми дигәч, Хәкимов, аны ияртеп, директорга кергән иде, һәм алар, баш инженерны да чакырып киңәшкәннән соң, бүген көндезге аш вакытында Исламов җайланмасын сынап карарга булганнар иде. Шуңа күрә Исламов таң белән үк килеп җиткән икән, сынауга әзерләнеп йөри икән.
31
Киләм, киләм, — диде Хәкимов, — андый кызыктан калалармы соң, һичшиксез, киләм...
Ул, каядыр ашыккандай итеп, шулай диде, ә үзе Исламов белән янәшә атлап, механика цехына килеп керде. Хәзер ул, әле бая гына каядыр ашыгучы Хәкимов, бөтен җапы-тәне белән Исламов уйларын кичерә, аның тыйгысызлыгы, яңа җайланмасын сынап карау турындагы ашкынуы белән эченнән мавыга иде.
Пыяла стеналы «конторка»да кем беләндер (бу кеше арты белән тора иде!) гәпләшүче Вәлишин үзләренә таба килүче Хәкимовны ерактан ук күрде. Ул Сабирга, монысы да шул җайланма турындадыр инде дигәндәй, өнәмичәрәк карап алды.
Вәлишин белән гәпләшүче кеше смена мастеры Ипатов булып чыкты. Хәкимов алар белән исәнләште дә:
— Киңәшегезгә комачауламадыммы?—дип, начальник өстәле янына барын утырды.
— Озын гомерле булырсыз, Сабир Якупович,— диде Ипатов.— Директор да, парторг та катнашырга булдылар дип, сезнең турыда сөйләп торадыр идем әле.
— Үләргә җыенмыйбыз, Иомин Яхонтович!—дип көлде Хәкимов.— Яңа өстенә яңа туып торганда үләргә ярыймы соң!
Иомин Яхонтович тырпа мыегын ике бармагы арасына кыстырып бөтерде дә, бөтен ләззәт шушы мыекта дигән төсле хозурланып, тамагын- кырды, аннары борын эченнән генә сөйләнеп:
— Кемгә яңа, кемгә иске, — диде. — Иптәш Вәлишин һаман шикләнә бит әле, станокны ватып ташлар ди?
Хәкимов бераз уйланып торды да, мастерның фикере ничегрәк дип,. Ипатовка карады. Иомин Яхонтович исә, икеләнеп-нитеп тормыйча, кырт- кисеп:
— Тәвәккәлләргә кирәк, — диде, — ул «ташбака» белән мин инде байтак азапландым, хәзер сынарга ярый.
«Ташбака» дигәннәре Касыйм Исламов җайланмасы иде. Титаннан эшләнгән егерме тешне берләштерүче бу җайланма үзенең формасы белән чыннан да ташбакага охшаган иде.
Хәкимов, көлеп:
— Исем дә табып өлгергәнсез икән, — диде, — «ташбака», ә? Оригиналь!
Вәлишин көлмәде, йотлыгып тәмәке суырды да, Исламов җайланма-сыннан зарардан башка берни көтәсе юк дип, каядыр чыгып китте.
Ипатов белән Хәкимов та «конторка»дан чыктылар, һәм сүз артыннан сүз куерта барып, станоклар арасына кереп югалдылар. Тонык гүләү тавышы аларның үзләрен дә, уйларын да чолгап алды.
...Бу минутларда Исламовның җаны уч төбендә иде дисәк, һич тә арттыру булмас. Ул чая аттай бер урында басып тора алмый, әле йөгереп станогы янына барып килә, әле кызыл почмакка кереп, «ташбакасына титан тешләр беркетә дә өстәл өстендә йөртеп карый.
Ниһаять, ял вакытын белдереп, кече гудок сызгырды. Цехтагы тонык гүләү кинәт тынып, ничектер, күңелсез булып калды. Эшчеләр, майлы кулларын сөртә-сөртә ашханәгә ашыктылар. Ләкин кайберәүләр, ашханәгә бармыйча, шушында гына тамак ялгап алырга булдылар. Аларны, Гофманның кәбестә шулпасыннан бигрәк, Исламов җайланмасы кызыксындыра, сынауны үз күзләре белән күрәселәре килә иде.
Станок тирәсенә байтак кеше җыелу Исламов өчен көтелмәгән хәл булды, күрәсең, ул бераз каушап калды. Тимер тартмадан яңа тешләр алып, «ташбака»га беркеткәндә куллары тыңламый маташтылар, титан тешләр чыңгылдап, идәнгә төшкәләде.
Исламовның каушавын күргәч, Вәлишинның элекке шикләнүләре өс-тенлек алды, ахры, ул, Шаммазовның терсәгенә кагылып, әллә туктата--
32
бызмы, диде. Тегесе аюдай борылып карады да, аны-моны әйтмичә, яңадан элекке позасына кайтты.
Хәкимов түзмәде, комсомол комитеты секретаре Чайконы әйдәп, Ис- ламовның янына ук килде һәм:
Әллә тыңламыйлармы?—дип, яшь токарьга булышырга кереште.— Тапкансың исемен дә, «ташбака» диген, ә? Матур юргалар микән соң, ипләп җигәргә өйрәндеңме?
Исламов елмайгандай итте, куллары кыюрак кыймылдый башлады. Ә инде Чайко килеп егетне үртәргә керешкәч, Исламов бөтенләй айныды бугай — йөзе җитдиләнде, базык гәүдәсе үсеп киткәндәй булды. Ул, җайланмасын күрсәтергә теләгән кебек, «ташбака»ны кулына алды да, егерме тешнең һәркайсын уч төбенә тидерә-тидерә, тикшереп чыкты. Аннары, үзеннән ике тапкыр биегрәк булган кыру станогының штангасына «ташбака»ны беркетеп, аны коелма өстенә төшерде һәм, җиргә иңгәндәй чүгәләп, тешләрнең капкач өстендә ничек утыруларын карады.
Элекке алты теш урынына хәзер егерме теш! Элек корыч капкачны өч бармак иңе кырдырып эшкәрткән булсалар, хәзер Исламов берьюлы ун бармак иңе кырдырырга җыена. Әйтүе генә ансат — өч каршылык урынына ун каршылыкны өстери алырмы станок, я булмаса, штанга шартлап сынармы?
Менә Исламов, имән бармагын кнопкага тидереп, моторга җан кертте. Шул арада икенче кнопкага бармак бите белән генә басып, таяк буе штанганы әйләндерә башлады. Бу соңгысы исә үзе белән «ташба- ка»ны кузгатып, күз иярмәслек тизлек белән дырылдатырга тотынды. Исламов өченче кнопкага баскан иде, штанга күз алдында кыскара башлап, «ташбака»ны югары күтәрде һәм ул, станок дугасының югары башына тияр-тимәс кенә калып, түшәмгә асылынган үрмәкүч шикелле, әйләнеп тора башлады. Болар барысы да зур сынауга хәзерлек чаралары булып, яшь токарьның чабыш нервларын җайга салу, штангада «ташбака»ның ничек утыруын әйбәтләп күзәтү өчен кирәк иде.
Беркем авыз ачып сүз кушмады, хәтта тамак кырырга да батырчылык итмәде. Станокны уратып алган зур түгәрәк эчендә базык гәүдәле яшь токарь бар да, аның хәрәкәтләрен игътибар белән күзәтүче уннарча күзләр бар — бу минутларда шуларны гына сизәргә мөмкин иде. Исла- мовның имән бармагы дүртенче кнопкага тиеп үткәч, штанга озыная, «ташбака» түбән төшә башлады. «Ташбака»ның хикмәтләрен онытылып күзәтеп торган Хәкимов, куллары белән тезенә таянып, яртылаш иелергә мәҗбүр булды. Аның янындагы эшчеләр дә билләрен бөгеп, җайланмага текәлделәр. Менә штанга, таяк буе сузылып, «ташбака»ны коелмага якын ук китерде һәм, Исламов тоткан кечкенә рычагка буйсынып, бер урында биергә кереште.
һәркем көтә, тын да алмыйча күзәтә: менә хәзер «ташбака» станицадагы коелма өстенә утырыр да егерме җәпле тешләре белән корычны кимерә башлар! Ләкин Исламов ашыкмый, рычагны бер артка этеп, бер үзенә таба тартып, тешләрне өмсендерә, алар кучкыл корычны тешлибез дигәндә генә «ташбака» күтәрелеп куя да, теш тими кала.
Исламов ипләп кенә, әкрен-әкрен генә рычагны үзенә таба тарта башлады. Шул чак мотор гүләве тоныкланып китте, штанганың дырылдавы салмакланды, коелма өстендә җиңелчә ыжгыру ишетелде, һәм титан тешләр арасыннан корыч тузаны сибелә башлады.
«Ташбака» әкрен генә шуыша, аның артыннан киң булып көмеш юл сузылып кала. Күзәтүчеләр, егерме тешнең һәркайсын күрергә теләгәндәй, һаман саен иелеп, станок әйләнәсендәге түгәрәкне кечерәйтәләр, ара-тирә күренеп киткән зәңгәр очкыннан курыккандай, күзләрен челт- челт йомгалап куялар.
33
Менә «ташбака» шуыша-шуыша барды да коелманың икенче башына килеп чыкты, шунда Исламовның кулы озынрак рычагны эләктереп алды, «ташбака»ны янгарак шуышырга, әлеге көмеш юлның сул ягыннан барырга мәҗбүр итте. Тезләренә таянып, яртылаш бөкрәйгән Хәкимов, бил сөякләре тартышуын сизенепме, әкрен генә турайды һәм, өстеннән авыр йөк төшкәндәй, иркен сулап куйды.
Ләкин шунда, яшь токарьның йомры башын мактарга дип авыз ачарга җыенганда, көтелмәгән хәл булып алды — титан тешләр арасыннан ^черт-черт» итеп, яшькелт-зәңгәр очкыннар чыга башлады, һәм алар шунда ук, күгелҗем төтенгә әйләнеп, «ташбака»ны тоташ сөрем эчендә калдырдылар. Ул да булмады, көчле ыжгыру яңгырап китте, күзәтүчеләр дәррәү артка сөрлектеләр, «ташбака» бер урында дыр-дыр әйләнеп, корыч бөртекләрен тирә-якка чәчә башлады. Исламов моторны туктатырга теләп булса кирәк, кнопкага үрелгән иде, аның күзенә корыч тузанымы, әче төтенме кереп, идәнгә чүгәләргә мәҗбүр булды. Ул аңына килеп, күзләрен сөрткәндә, станок инде туктаган, «ташбака» урталай ярылып, идәнгә төшкән иде.
Ипатов, уктай атылып, Исламов янына килде, аның иңбашыннан тотып:
— Күзең күрәме? — дип сорады.
— Күрә, — диде Исламов, күтәрелеп карамыйча гына, — күз нәрсә ул, әчетер дә бетәр...
Вәлишинның көр тавышы яңгырап китте:
— Бетерде, бетерде, — диде ул ачынган тавыш белән, — харап итте станокны, җимерде.
Аннары, бер Куприяновка, бер Хәкимовка карап, ирония беләи сөйләнде:
— Әйттемме мин сезгә? Ватачак, дидемме?..
Хәкимов алгарак килеп, Исламовның исән-саулыгына ышангач һәм станокның зарарланмавын күргәч, әкрен генә борылды да:
— Бүредән курыксаң, урманга бармаска кирәк, — диде. — Бу юлы барып чыкмаса, икенчесендә чыгар, еларлык урын юк монда.
Шул чак, Куприянов сүзгә кушылып: сынау барып чыкмады, монысы факт, диде, ләкин станок та ватылмады, монысы да факт. Димәк, егерме тешле фрезны өстерәргә станокның көче җитә. Әгәр җайланма үзе һәм кайбер тешләр чыдамаганнар икән, монда Исламовның гаебе юк, аңа яхшы металл сайлауда ярдәм итмәгән без гаепле. Сынау шуны ачып бирде.
Исламов дәшмәде, йөзе көлдәй агарган, кызгылт күзләре ачулы яна иде. Ул моңа — сынауның уңышсыз чыгуына — үзенең җиңелүе, Вәлишинның җиңүе дип карады. Бу минутта ул хаклы иде бугай.
17.
Рәхәт тә соң яңа яуган кар өстеннән атлавы. Яшь кар, синең белән сөйләшкәнсыман, шыгыр-шыгыр килә.
Хәкимов, парткабинеттан чыккач, пальтосын төймәләп, Куприяновны көтеп алды. Алар, җиде юл чатында туктап калган сунарчылар шикелле, капка төбендә туктап, йомшак кар өстендәге эзләргә карап тордылар. Эзләр капкадан укмашып чыкканнар да кайсы уңга, кайсы сулга, кайсы туп-туры китеп, яшь кар өстендә букет ясаганнар. Яшь кар өстендәге бу эзләрне зур коллективның алдынгы вәкилләре — эшләре белән үрнәк күрсәтеп, сүзләре белән алга өндәүче агитаторлар калдырганнар. Киңәшмә әллә кайчан төгәлләнгән, агитаторлар өйләренә кайтып киткән булсалар да, Хәкимов белән Куприянов үзләрен әле хәзер дә алар белән бергә хис итәләр, эчтән генә алар белән сөйләшәләр иде.
— Матур чыгыш ясады теге егет, — диде Хәкимов, горурланып.
— Мин дә шуны әйтим дигән идем,—диде Куприянов, — фәнни белемнәр тарату җәмгыяте членымыни, чәйнәп бирә, молодец!
Сүз Касыйм Исламов турында бара иде. BepcFijie .сынауда уңышсызлык^ озщагдң?! а н сон кү!^ төшсә дә, ул төшенкелек озакка бармады, Исламов бөтен~ өчен куеп, яңа "җайланма өстендә эшләде һәм, беренч^Г беһнән ойК атна-у н көн үткәч, икенче һәм ^өченте^сынау Зулды. Шунйан ёоң ивдеДСд5ы^_Ислам^ның «ташбака»сы бер цех эченә генә сыеша сГлмыйча, министрлык тирәсенә кадәр барып җиттё.~ Уңышлы җайланма турында’ 'ишеткәч^ обком секретаре Филимонов заводка килеп, Исламов «ташбака»сы белән җентекләп танышкан иде һәм Хәкимовны да, Куприяновны да кисәтеп әйткән иде: бу егетегез белән мактана аласыз, зур талант чыгачак дигән иде. Ләкин онытмагыз: алгы сызыкта снайперга гына ышанып яткан командир җиңүгә ирешә алмый, һөҗүмдә җиңү өчен бөтен берләшмәнең шундый осталыкка өйрәнгән булуы шарт дигән иде.
Шуннан соң Хәкимов, ничек итеп бу тәҗрибәне башкаларга җиткерергә дип, бик озак уйланып йөрде. Исламов менә шулай эшли, сез дә аннан калышмагыз дипме?!
Моңа кадәр агитация эше шулайрак, берьяклырак алып барылды. Яхшы эшләргә өндәү булды, ә ничек итеп алдынгы булырга өйрәтелмәде. Хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү кирәклеге турында сөйләнде, ә заводның үзендә бу эшнең торышы турында, цехларда нинди мөмкинлекләр барлыгы турында әйтелмәде, ул мөмкинлекләр күңел биреп өйрәнелмәде. Җыеп кына әйткәндә, кеше күңеле кузгатылмады гына түгел, хәтта, җылытылмады да.
Формализм идеме бу? Әйе, нәкъ үзе иде. Формасы килә: агитаторлар бар, беседалар үтә, катнашучылар саны исәпкә алынып, райкомга мәгълүматлар бирелә, һәм шуның белән бөтенесе эшләнде дип уйланы- ла. Ә нәтиҗә? Монысы инде партком эше дә, агитатор эше дә түгел. Нәтиҗәсен тыңлаучы үзе ясасын! Шулай уйланылды, шулай эшләнде, бушка атып һава җылытылды.
Обком бюросыннан кайткач, Хәкимов үзенчә нәтиҗә ясап, завод коммунистлары белән киңәшкәннән соң шушындый карарга килде: максатка ирешү өчен формализмны бетерергә кирәк. Агитаторлар теорияне практика белән бәйләргә, үз фактларыбыз белән эш итәргә, кешеләр күңелен кузгатырлык агитация алып барырга тиешләр. Хәкимов шушы юнәлештәге эшнең беренче адымы итеп, менә шушы киңәшмәне хәзерләргә, завод агитаторларын тормыш материаллары белән коралландырырга булды. Беренче булып үзе, хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрүнең әһәмияте турында теоретик доклад ясады. Аннары заводта бу эшнең нинди дәрәҗәдә торуын Куприянов сөйләп бирде. Шуннан сон. үзенең тәҗрибәсе турында Исламов лекция укыды.
Агитаторлар алдында кызыклы картина ачылып киткәндәй булды. Соңгы вакытта завод яңа машиналарны, яңа станокларны шулкадәр күп алган, сөйләсәң, кеше ышанмаслык! Хезмәт җитештерүчәнлеге исә бер урында тора дип әйтерлек — телгә алып сөйләрлек үсмәгән. Шул ук вакытта, заводның үзендә бик матур башлангыч та бар икән: токарь Исламов яңа җайланма кулланып, берне ике итүгә ирешкән, икейөзче- ләр хәрәкәтен башлап җибәргән. Әгәр һәр эшче Исламов кебек эшләсә, бер норма урынына бер ярым — ике норма бирүгә ирешсә, ул вакытта нинди зур алга сикереш булачак! Әйтеп бетерерлек, сөйләп өлгерерлек түгел...
Хәкимов киңәшмәдән канәгатьләнүен белдереп, Куприяновка карады.
— Кыш башланды,—диде ул, тирән сулап, — яңа ел борын төбендә. Ләкин яңа машинаның борыны күренми әле.
Куприянов, урамда да машина турында сөйләшмик инде дигәнсы- маи, зур портфелен бер кулыннан икенчесенә күчерде дә, сулышы кы-
з. „с. ә.- № з.
33

34
сылгандай, мышлап куйды. Бу минутларда аның яңа машинаны онытып торасы, кыш турында, кышкы ау турында матур итеп сөйлисе килә иде. Ә менә шундый уйлар белән ләззәтләнә башлагач кына, партком секретаре машина турында сүз кузгатып кәефне боза. Әйтерсең, урамда шул турыда сөйләш мәсәң, машина эшләнми кала!
Ләкин Хәкимовка алай дип әйтеп булмый. Чөнки ул бик тиз каплаячак: «Обком бюросы карарын онытма, яңа елга машинаны өлгертергә сүз бирдек» диячәк. Яна ел чыннан да борын төбендә. Әгәр механика цехы һаман да шушы хәлендә кала бирсә, срокның өзелүе, вәгъдәнең үтәлмәве мөмкин. Вәгъдә үтәлмәде, аннары бетте—партиягә биргән вәгъдәсен үтәмәгән директор нинди хуҗалыкчы булсын!
Куприянов, портфелен култык астына кыстырып, кесәсеннән папирос чыгарды. Алар юл уртасында туктап тәмәке кабыздылар. Куприянов шул туктаудан алга атламады, кире борылып заводка китте. «Бер әйберем калган», дигән булды ул Хәкимовка, үзе елмайды. Алар шулай ярты юлда аерылыштылар. Хәкимов, төтен уйнатып, өенә кайтып китте.
Мөнҗия аш өстәленә одеял җәеп, керләр үтүкли иде. Ул, ишек ачылгач, борылып карады да үтүкләвем дәвам итте, иренә ләм-мим сүз кушмады. Гомер булмаган ят күренеш иде бу Хәкимов өчен. Ире кайту белән кояштай ачылып китә торган һәм сорау артыннан сорау яудырып аптырата торган Мөнҗия болытлы йөзенең бер ягын күрсәтте дә кабаланып үтүкләргә тотынды. Әйтерсең, Сабирны күрмәде ул, бодай гына, ишек ачылгач кына борылып карады.
Сабириың йөзе шат, күңеле күтәренке .иде. Мөнҗия моны үзенчә бәяләде. «Тагын шунда кергәндер»,—дип уйлады. Көндез ипи кибете алдында Вәлишин сер итеп сөйләгән чәнечкеле сүзләр аның йөрәген телгәләделәр. Ул кайнар үтүкне йон күлмәк өстеннән шудырып китерде дә, уйчан күзләрен тәрәзәгә текәп, шунда туктап калды.
Өйгә көек исе тарала башлады. Хәкимов йөгереп килеп:
— Сиңа нәрсә булды, яндырасың бит!—дигәч тә, Мөнҗия урыныннан кымшанмады, тәрәзәгә текәлгән килеш авыр сулап:
— Янсын, — диде.
Хәкимов тиз генә үтүкне алып, өчаяк өстеиә куйды. Мөнҗиянең иң яратып кия торган күгелҗем йон күлмәге нәкъ бил турысыннан ямьсез булып кызарган, арка}' җепләре куырылып көйгән иде.
Сабир хайран калып, үз гомерендә беренче күргәндәй шаккатып, хатынына карап торды. Чыннан да улмы бу? Сабирны күрүгә балкып китә торган Мөнҗия суга чыланган чебештәй шәлберәеп төшкән, һәр нәрсәдән ямь табып елмая торган юка иреннәре шыксыз калынаеп, турсайганнар. Ул хәзер элекке шат күңелле Мөнҗияне түгел, нәрсә өчендер үч алырга җыенган, урынсыз кыерсытылган хатынны хәтерләтә иде.
Хәкимов, сүзне каян башлап җибәрергә белмичә аптырап:
— Әйт, Мөнҗия! Нәрсә булды?—диде.
Ире кайтканчы уйлый-уйлый башы миңгерәйгән хатын артык түзәр- леге калмавын сизеп, телгә килде.
— Их Сабир, Сабир! — диде ул, тирән сулап, — портфелең зурайган саен акылың кечерәя бара. Кая тәгәрәвеңне сизәсеңме син, юкмы?
Хәкимов, бернәрсә дә аңламавын белдерергә теләп, иңнәрен җыерып куйды. Йөзендә аптырау катыш каушау сизелә, маңгаендагы вак җыерчыклар берсе өстенә икенчесе атланганнар иде. Ул ике кулы белән дә өстәлгә таянып, Мөнҗиягә таба сузылды:
— Зинһар дип әйтәм, яхшылап аңлат. Нинди тәгәрәү турында сөйлисең?
Мөнҗия өстәлгә таба борылды, һәм аларның күзләре түрдәге зур көзгедә очраштылар. Хатынның карашы: «Нигә белмәмешкә салышасың?» дисә, ирнең карашы: «Бу нинди коточкыч аңлашылмау?»—ди иде.
35
Сабирпың каты борчылуын күргәч, Мөнҗия эчендәгеләрне тышка чыгарып:
— Я, әйт: чит хатыннар тирәсендә чуалып йөрү тәгәрәү түгелмени?— диде.
— Нинди чит хатын, кем ул?
Мөнҗия, эре бизәкле озын халат кесәсеннән кечкенә яулык чыгарып, чшьле күзләрен кат-кат сөртте дә гәүдәсен бераз турайта төшеп, иренә карады. Аиын, юеш күзләре: «Үләрем исемдә иде, ләкин синнән моны көтмәгән идем», — ди иде. Ул салынкы иңбашларын дерелдәтеп сулкылдады да:
— «Бозга таянма, иргә ышанма» дигәннәре дөрестер, ахрысы, — диде.
Унбиш елдан артык бергә гомер итеп тә хатыны авызыннан мондый сүзне ишетмәгән иде Хәкимов. Мөнҗиянең бу каһәрле сүзләрен ишеткәч, өстеиә салкын су койгандай калтыранып китте, нәрсә дип җавап кайтарырга белмичә аптырап, як-ягына каранып алды һәм хатынының бик тирәнгә кереп китүен туктатырдай йомшаграк сүзләр эзли башлады. Ләкин шул минутында ук андый сүзләр тел очына килмәде һәм, аңа капма-каршы буларак, икенче уйлар өстенлек алып өлгерде. Әгәр андый йомшак сүзләр әйтеп, аны тагын да җилкендерсәм, дөрләп янган утка керосин сибү булып чыкмасмы, дип уйлады Хәкимов.
Шулай да «дөрләп янган утның» сәбәбен белергә, коткының серен ачарга кирәк иде. Сабир ике кулын кушырып, «ай-яй» дип. башын чайкады һәм, хатынына карап, корырак тавыш белән:
— Таяк болгасалар, син дә котырасың икән,—диде, — мин сабыр, миннән бигрәк хатыным сабыр дип, мактана идем, дөрес үк түгел икән.
хМөпҗия, хурланулы кичерештән айный төшеп, зур көзге алдына килде, юри сузгандай итеп, халатының путасын төзәткәләп маташты, аннары иренә карамыйча гына, ләкин кырыс күренергә тырышып:
— Ярар, — диде, — менә мин хыянәт .итеп карыйм, ә син сабыр гына күзәтеп торырсың.
һәм ул, үз сүзенең дөреслегенә бик нык ышанган кыяфәттә вәкар гына атлап, кече якка чыгып китте.
Хәкимов, аның шундый тәкәббер карашын һәм вәкар адымын күргәч, сәерсенеп торды да яңадан башын селкеп куйды:
— Ай-яй...
Мөнҗия шул чыгудан борылып кермәде, урын-җиреи рәтләмичә һәм хәтта халатын да салмыйча кроватена ауды. Шуннан соң ул яңадан җан әсәре күрсәтмәде.
Сабир да «мин ир кеше» дип уйлады бугай, хатыны янына кермәде һәм аннан «сер йозагын» ачуны үтенмәде. Ә инде Фәрит кайтып, әнп кая? дигәч, Хәкимов:
— Әниең авырып тора, борчый күрмә, — диде дә улый тизрәк аша- тып-эчертеп, йокы бүлмәсенә озатырга ашыкты.
18.
Иптәшләр суды турындагы хәбәр көне-сәгате белән цехларга таралып, бөтен заводны аякка бастырды. Эшкә килгәндә дә, сменадан киткәндә дә, эшчеләр капкага ябыштырылган зур белдерү янына туктыйлар да гөж килеп алалар. «Заводта эшләүче барлык кешеләр игътибарына!»— дип башланган иде белдерү. — «Чәршәмбе көнне завод клубында иптәшләр суды була. Прогулчы Калмурзин эше каралачак».
Менә ул көн килеп тә җитте. Завод эшчеләре клубка агылалар. Моннан егерме ел элек салынган бу клубка кайчан да булса шушы кадәр кешенең җыелганы бар идеме икән?
з*
36
Мөгаен, булмагандыр! Әйтерсең, бөтен поселок дәррәү күтәрелгән дә клубка килеп тулган — урындыклар да җитми, тәрәзә төпләре дә буш түгел.
Әнә кызыл япмалы өстәл артында, нәкъ урта бер җирдә, ике кулы белән иягенә таянып, карт эшче Егор Кириллович Самохин утыра. Аның ике яктан салынып төшкән «хохол» мыегы бүген тагын да озынайган төсле күренә. Ул — баш судья. Аның як-ягында—утырышчылар.
Уң яктагы кечерәк өстәл артында тагын ике кеше бар. Берсе — кулына кәгазь төргәге тотып, түшәмдәге люстрага карап утыручысы — механика цехының профком председателе һидиятов. Ул — гаепләүче. Икенчесе— әле яңа гына сызылып чыгып килә торган кап-кара мыегы белән горурланган кебек әледән-әле сыпыргалап куючысы — кою цехы формовщигы Самойлов. Ул — яклаучы.
Сул якта, сөяннән ясалган терәксез урындыкта, кулларын тез башларына куеп, гаепләнүче Калмурзин утыра. Таза муены бераз сыгылган, киң җилкәсе бүлтәеп чыккан. Аңа яшьләр кызганып, олылар ачуланып карыйлар.
Самохин өстәлдәге кыңгырауны алып, һавада болгады да:
— Тавышланмагыз, иптәшләр, башлыйбыз!—диде.
Калмурзин сискәнеп китте.
3алдагылар тындылар.
Гаепләүче һидиятов, кулына тоткан кәгазь төргәген болгый-болгый, сөйли башлагач, барлык күзләр аңа юнәлде. Ул башта, Калмурзинның нәрсә өчен гаепләнүен аңлатырга теләп, соңгы көннәрдә булган хәлләр турында сөйләде. Дүшәмбе көн эшчеләр «получка» алганнар. Касса яныннан Калмурзин туп-туры сыраханәгә киткән һәм шуннан өч көн буе югалып торган. Шуның аркасында, аның станогы өч смена тик торган, яңа машинага маховик ясау графигы өзелгән.
— Хурлыгы ни тора, иптәшләр, — диде һидиятов, залдагыларга карап, һәм кулындагы төргәге эченнән «Чаян» журналын алып, залдагыларга күрсәтте.
— Бөтен дөньяга билгеле булды бит, бөтен коллективны пычратты. Ничек итеп төшереп куйганнар үзен, юньсезне! Икеләнеп-нитеп торасы юк, иптәшләр, заводтан куарга кирәк бу исерек башны. Мин шуны таләп итәм судтан...
Залда шаулашып алдылар. Кемнеңдер: «Правильный, дөрес!» дигән тавышы ишетелде. Терсәге белән тәрәзә төбенә таянган бер эшче: «Күптән шул кирәк» дип кычкырды, аның тирәсендә басып торучылар: «Шулай булмыйча» дип, аны якладылар.
Калмурзинның киң җилкәсе кинәт тараеп, зур гәүдәсе кечерәеп китте.
— Тәртип белән генә сөйлик әле!—дип кычкырды Самохин, кыңгыравын шалтыратып. — Судта һәркем сөйли ала, шауламагыз!
Бераз тынып тордылар. Кемнәрнеңдер тирән сулаулары, кыштыр- кыштыр кесә актарулары ишетелде. Калмурзинны алар, бер яктан, чит, икенче яктан, үз кеше итеп күрәләр — яклыйсылары да килә, ярлыкарга да кыймыйлар иде.
Алгы рәттә утыручы Камали карт кулын күтәреп:
— Минем сүзем бар, — диде, һәм урыныннан торып, «Рәхим итне» дә көтмичә, юл уңаенда ук сөйли-сөйли, өстәл янына килә башлады.
— ӘйтмӘхМ дигән ием дә, әйтми булмас, ахры, ачуым килмәгәе...
Менә ул тамагын кырып, ике кулын кушырды да Калмурзинга текәлде:
— Әй туган, туган,—диде, әрнүле тавыш белән, — сиңа ни җитми, ә? Кемгә ачу итеп эчәсең син, ә? Башыңа нинди кайгы төште, ә? Элек аны дөнья нужасын онытып тору өчен эчәләр ие, акча күп алабыз дип
37
эчмиләр ие, белдеңме? Патша заманында диюем. Көлкегә калдырдың, адәм рисвае иттең бит син безне, зимагур...
Камали карт еш-еш сулап, Калмурзинга якын ук килде:
— Син кайда эшлисең, ә? Чимберлиндамы, совет биргән үз заводы-быздамы, ә? Патша заманындагы кук, эшсез йөртеп, җаныңны алыр ием мин синең, вәт белер иең син, ипи эзләп каладан-калага йөрүнең тәмен!
— Аның болай да йөрмәгән җире калмаган инде.
— Рәхәт яши кеше дигәнең!
— Летун!
Арттарак утыручы Хәят кызганулы тавыш белән:
— Нигә шул хәтле каныгалар соң, Касыйм? — дип, күршесендә утырган Исламовка таба иелде. — Безнең колхозда җәй буе эшкә чыкмасаң да берни юк, ипекәемдер.
Исламов аңа карап елмайды да:
— Жәллисеңмени?—диде. — Безнең агай-эне бик жәлләми моның ишене, пары чыкканчы пешерә.
Камали карт, бераз йомшара төшеп, соңгы сүзен әйтте: безнең куз- нечныйда була калса, без андыйны тимер себерке белән себереп, артыннан кайнар көл сибәр иек. Әйтик, исе калмасын өчен диюем.
Исламовның сул ягында чәч толымы белән уйнап утыручы Гөлчәһрә кинәт башын чайкап, үрмә толымын җилкәсенә атты да:
— Эчкән берәүне куа башласаң, андыйлар дөнья тулы, җир йөзендә урын җитмәс,—диде.
— Тагын кем сөйләргә тели? — дип сорады Сахомин һәм, күтәрелгән кулларның күплеген күргәч, боларның кайсына алдан сүз бирергә дигән төсле, аптырап калды. Аннары, кулын сузып:
— Иомин Яхонтович, рәхим итегез!—диде.
— Менә механический вәкиле чыкты, мөгаен яклар, — диештеләр з алдагылар.
Ипатов, тамак карлыгуын җиңеләйтергә теләп булса кирәк, кат-кат йөткерде, аннары кара халаты кесәсеннән көмеш читле күзлеген алып, колакларына эләктерде, барысын да күрәм микән? дигәндәй, залдан күз йөртеп чыкты һәм:
— Үзем дә шулай булган идем бер заман, — дип, салмак кына сөйләп китте.—Дөрес, ул хәл революциягә кадәр булды. Яшь чакта диясем килә. Шулай да хәтердән чыкмый, каһәр. Пароходларга ремонт ясау заводында эшли идем ул чагында. Бер получкадан соң яңа өйрәнчекне бик каты юдык та, икенче көнне эшкә чыга алмадым. Шуннан нәрсә булды диярсез?
Ипатовныц тавышы карлыгып китте. Ул тамак төбен тотып, каты гына ютәлләде дә:
— Нәрсә булсын, — диде, — өченче көнне эшкә килсәм, цехка кертмиләр, әкәмәт, «син эштән чыгарылдың», — диләр. Шуны ишеткәч, коелып төштем, әкәмәт, өйдә гарип әти дә, берсеннән-берсе кечерәк өч бала белән әни. Аларны туйдырырга, өс-башларын карарга кирәк. Эшләүче берүзем.
Ипатов авыр сулап, күзлеген сөртте:
— Шуннан соң нишләдең, диярсез. Мастерның аягына егылдым да сулкылдап-сулкылдап еладым: зинһар, калдыр, господин, дидем, һич- кайчан дисциплина бозмам, дип ялвардым. Колагына да алмый, каһәр, синнән яхшыраклар капка төбе тулып яталар, ди. Ярый әле, иптәшләр ярдәмгә килделәр, мастерга акча җыеп бирделәр дә, шуннан соң приказ үзгәрде. Приказ үзгәрүен үзгәрде, эшкә чыкмаган көнне станок тик тору сәбәпле, хуҗага килгән зыян өчен дип, минем җилкәгә штраф менеп атланды.
Уң як рәттә утыручы яшь эшче, тирән сулап:
38
— Булган заманнар!—дин кунды.
Ипатов туда ялгап:
— Бар иде шул, энекәш!—диде. — Шундый каһәрле заманнар бар иде. Ә хәзер нәрсә? — Ипатов Калмурзинга карады. — Мин смена мастеры буларак, аннан сорыйм: иптәш Калмурзин, дим, нигә дисциплина бозасың, алай ярамый бит, дим. Ә ул әйтә: бозса ни булган, дөнья җимерелмәгәндер ич, ди. Совет эшчесе сүземе бу, ә? Капка төбендә эшсезләр өелеп ятмагач, кая барсак та эш табабыз, дип күкрәк сугарга. борынны чөеп йөрергә дигәнмени? Сиңа совет власте эшләү хокукы биргәч тә ул хокукны мыскыл итәргә дигәнмени?! Минем сүзем шул: моннан сон, прогулларга чик куелсын. Үз кеше булса да, Калмурзинны гафу итәргә ярамый.
— Менә сиңа яклады, — диде кемдер.
— Нигә? Бик дөрес куя мәсьәләне, завод постоялый двор түгел ул, кем ничек теләсә, шулай йөрергә димәгән.
Бер-бер артлы унбишләп кеше чыгып сөйләде, ник берсе күңел өчен генә Калмурзинны яклап карасынчы. Юк, якламадылар прогулчыны. Хәтта үзе белән бергәләп, эчкәләгән кешеләр дә аны гаепләп чыктылар — получка көнне кем авыз чылатмаган да, кем эшкә чыкмый калган!
«Сүз иптәш Хәкимсвка бирелә» дигән тавыш ишетелгәч, зал гөж килеп алды: «Ну, Калмурзин чыдап тор! Парторг пешерә хәзер үзеңне».
— Нөзе ничек күгәренгән Сабир Якубовичның? Ачуы килүдән инде ул. иеме?
— Как же. эш рәтләнә дигәндә генә шундый кара тап...
Хәкимов. эшчеләрнең килеш мәүчән чыгышларыннан, Калмурзинны үз кеше итеп тәнкыйтьләүләреннән шулкадәр дулкынланган иде, ул башта сүзен әйтә алмый торды, күзләре белән бөтен залны айкап чыкты. Ә инде Калмурзинга килеп җиткәч, кинәт үзгәреп, аңа нәфрәтле караш ташлады.
— Безнең алда зур җинаятьче утыра,— дип, кискен итеп сүзен башлап җибәрде. Аның уенча, Калмурзинны иптәшләр судында түгел, халык судында хөкем итеп, хезмәт белән төзәтү лагерына озатырга кирәк иде.
Аның уенча, Иомин Яхонтович бик матур итеп, чын хакыйкатьне сөйләп бирде. Кайберәүләр бик тиз иркәләнә башлыйлар, бүгенге кояшлы көнне үткәндәге болытлы көннәр белән чагыштырырга оныталар. Заводта ул турыда аңлату да җитми, күрәсең, уңышлар турында күбрәк сөйләнә.
Самохин күңеленнән парторгның сүзләре белән рәхәтләнеп килеште. Гел уңыш та уңыш, гел җиңү, дә җиңү. Ә аларның нинди тир исәбенә яулап алынуы онытыла. Ул турыда ләм-мим. Менә шуннан «диңгез тубыктан» килеп чыга.
— Менә шуннан инде, — диде Хәкимов, — искене яңа белән, үткән авыр тормышны хәзерге көнебез белән чагыштырып бармаганлыктан, хәзер үзебез хуҗа, нишләсәк тә, ни кылансак та ярый дигән караш туа. Иптәш Калмурзин фаҗигасы әнә шул турыда сөйли. Мин үз-үземә сорау куя.м: кем ул Калмурзин? Безнең кешеме, әллә түгелме? Мин һич икеләнмичә әйтә алам — бу сорауга сезнең һәрберегез: «Калмурзин безнең кеше» дип, «совет кешесе» дип җавап бирәчәк. Әйе, иптәшләр! Калмурзин безнең кеше. Ул эчкече булса да, прогулчы булса да, летун булса да, безнең кеше. Ул совет җирендә яши һәм яшәр. Шулай булгач, бу кеше белән нишләргә?
Тәрәзә төбенә менеп кунаклаучылар арасыннан берсе:
— Билгеле, куарга,—дип кычкырды.
Калмурзин бөрешен, хәлсез кешедәй, тезләренә таянды, авыр сулап, «ух» дип куйды.
39
— Әгәр яман авыруны башкалар төзәтсен дисәк, дәвалау эшеннән читтә торыйк дисәк, Калмурзинны куарга кирәк,—диде Хәкимов,—ләкин «башкалар» кемнәр сон, алар? Совет предприятиеләрендә эшләүче коллективлар түгелме? Билгеле, шулай. Әгәр шулай икән, ул вакытта Калмурзинны нигә заводтан заводка куып йөртергә? Без аны нинди дә булса капиталистик илгә куа алмыйбыз бит! Кусак та, ул анда бармаячак. Иптәш Ипатов сөйләп күрсәтте әнә — капитализм вакытында эш шартлары ничек булганлыгын. Капиталистлар яши торган илләрдә ул хәзер дә шулай.
Хәкимов, залдагыларнын барысын бер ьюл ы коч а кл а р ГсС-тедәгӘ-НЛӘ й v кулларын киң жәеп^ мөрәжәгаЬь ипТГ<<ӘйДбгез,җьГйнаулашып, Калмур^ зиины үзебез тәрбиялик, иптәшләр!»
* һай, күңелле дә сон. кешене мактавы! Барлык кешеләр дә һәрьяктан яхшы булсыннар иде дә, гел мактап кына торсаң иде — тел үзеннән-үзе әйләнеп, әйбәт өстенә әйбәтрәк сүзләрне атып кына тора. Яхшылар турында сөйләгәндә, үзеңне шулар арасында хис итәсең, кинәт үсеп киткәндәй буласың.
Калмурзинның сәләте, кулыннан эш килүе, аның курчак кебек матур ике кызы, ире өчен борчылып, кайгыга сабышкан акыллы хатыны турында сөйли башлагач, Хәкимов тәмам җегәрләнеп, дәртләнеп китте.
Зал иркен сулап җибәрде, таш булып каткан күңелләр ничектер, үзалдына йомшарып китте.
Самохии, тамагын кырып, урыныннан торды, залда тавыш-тын бул- маса да кыңгыравын шалтыратты һәм, ике кулын өстәлнең ике башына таба җәеп, алга сөрлекте дә:
— Ягез, нинди карарга киләбез! — диде, — беренче тапкыр шушысы да җитеп торырмы әллә?
— Үзе ничегрәк уйлый икән, — дип, Камали карт сүзгә кушылды,— Калмурзин иптәшкә әйтүем, моннан соң дисциплина белән шаяруны таш-лармы?
Калмурзин тәмам тураеп, киң күкрәге калкып чыгарлык итеп сулады. Ул башын күтәреп, залга карады да аягүрә басты. Аның күзләреннән мөлдерәп чыккан яшь бөртекләре, озынча бите буйлап тәгәрәп, идәнгә тамдылар...
19.
Әгәр, берничә көн үткәч, очраклы бер хәл килеп чыгып, Сабир белән Мөнҗия арасындагы аңлашылмауны чишүгә ярдӘхМ итмәгән булса, ир белән хатын арасындагы ул киеренкелек күпме дәвам иткән булыр иде икән? Мөгаен, байтакка сузылыр иде. Чөнки җимерекне төзәтүгә караганда кешеләр арасындагы мөнәсәбәтне җайга салу, аларны уртак ышанычка кертү күп тапкыр авыррак. Ә инде ир белән хатын арасында •бозылган мөнәсәбәтне сафландыру барыннан да кыенрак.
Таң атып, пәрдә челтәрләре арасыннан өй эченә көн яктысы үтеп кергәч, Мөнҗия дә, Сабир да урыннарыннан торып, үз кроватьлары тирәсендә әрле-бирле йөренә башладылар. Бүтән иртәләрдәге кебек, Мөнҗия аш бүлмәсенә чыгып, савыт-саба шалтыратмады; Сабир да залга чыгып, приемник алдында буыннарын язгаламады. Шул ук вакытта алар кул кушырып та утырмадылар, нәрсәдер эшләгәндәй иттеләр, үз алларына гына сөйләнгәндәй, кемнедер орышкансымаи булдылар. Ә инде Фәрит торып, әле әтисенә, әле әнисенә сырыша башлагач, алар бер-берләренә күтәрелеп карамыйча гына сөйләшкәләп тә алгаладылар.
Ләкин нәрсәдер җитми иде, нәрсәдер комачаулый иде, нәрсәнедер ертып ташлап, йөз ачыклыгы кертәсе бар иде.
һич көтмәгәндә әкрен генә ишек шакыдылар. Өй эченнән ягымсыз тавыш яңгырады:

44)
— Кем анда? Керегез!
Кыяр-кыймас кына атлап, шулай да йөзендәге шатлыгын аз гына да яшерергә теләмичә, Бәдәр килеп керде, кош баласы очыргандай, кулларын алга сузып, Хәкимовка таба атлады.
— Сабир абый,—диде ул, ягымлы итеп, — Шамилемнең яңа рәсемен таптым, монысы матуррак...
Хәкимов рәсемне алып тәрәзә янына килде, кесәсеннән үзендәге рәсемне чыгарып, чагыштырып карады:
— Монысы әйбәтрәк икән шул, сеңелем, — диде ул. — Арсланның үзенә охшаган. Әй, туган, туган! Калдың шул ятып!
Мөнҗия ничек сүз кушарга белмичә, бер иренә, бер Бәдәргә карап, идән уртасында басып торды. Хәкимов, сүз кушарга җай чыгудан сөенгән хәлдә, аңа Шамилнең һәр ике рәсемен күрсәтеп: «Сайла әле, кайсысы әйбәтрәк?» — диде. Мөнҗия рәсемнәрне алгач, озак итеп карап торды да: «Чибәр кеше» дип куйды. Бәдәргә шул җитә калды — әле яңа гына ачылып, колакларына җитәрлек булып ерылган иреннәр кинәт кыйшаеп, ямьсез төс алдылар. Ул Мөнҗиягә сыенды да, күзләрен сөртеп алды, тавышландырып борынын тартты:
— Сагынам, һаман сагынам, апа җаным,—диде.
Башка вакыт булса, Мөнҗия аны кочаклап алыр да: «Борчылма, сең-лем»,— дип, Бәдәрне юатыр иде. Ләкин бүген алай булмады, Мөнҗия тегеләй дип тә, болай дип тә дәшмәде. Димәк, Вәлишин «бүләк» иткән кара таракан әле һаман Мөнҗиянең күңел түрен кимерә. Хәкимов аермачык сизеп, бу юньсез шикне таратырга теләп, сүзгә кушылды.
— Шушындый чибәр кешеләр газиз башларын салып, илне коткардылар, — диде ул. Аның йөзендә тәэсирләнү сизелә иде. — Аларны онытырга беркемнең дә хакы юк. Заводтан китеп, фронтта һәлак булганнарның рәсемнәрен клубка куярга булдык. Кешеләрнең күз алларында торсыннар!
Сөйләшә торгач, һәммәсе аңлашылды. Хәкимов Бәдәргә шул рәсемне алу өчен, Шамилнең исемен мәңгеләштерү нияте белән кергән икән. Шул чак Бәдәр түрендә Вәлишинны очраткан. Алар уртак тел таба алмаганнар. һәм Вәлишин үзенчә уйлап, чыгып киткән. Алып килгән күчтәнәчләре өстәлдә утырып калганнар. Шуннан соң Вәлишин үзе белгән кешеләргә дә, үзе белмәгәннәргә дә сөйләп йөри башлаган. — Хәкимов, имеш, хатынын ташлап, Бәдәргә өйләнергә уйлый. Хәзер Бәдәрдән чыкмый икән, Ягъфәр Вәлишин үз күзе белән күргән...
Гайбәтнең урыны чүплек башында, диләр, бәлки, ул дөрестер. Ләкин шунысы бар икән: әгәр ирек бирсәң, ул шунда ук башын күтәрергә хәзер тора, су сипмәсәң дә, нәкъ шайтан таягы кебек, котырып үсеп китәргә генә тора икән. Менә ул, гайбәт дигән әрсез нәрсә, һич көтелмәгәндә Мөнҗиягә дә килеп җиткән һәм аның тыныч башына хәсрәт салып, керсез күңелне, саф акылны миңгерәтергә дә өлгергән.
Хәзер ул үзе дә хәйран калып, гайбәткә ышанудан килеп чыккан коточкыч аңлашылмаудан исереп, авырудан терелеп килүче хастадай хәлсезләнеп утыра. Әгәр Мөнҗия чыннан да авырса, мөгаен, бу кадәр хәлсезләнмәс иде, чирне җиңәргә тырышыр иде. Әмма бу нәрсә иң авыр чирдән дә әшәкерәк икән — терелдем дигәч тә тиз генә айнып булмый. Мөнҗия көләргә дә, еларга да белмәгән кешедәй бер эсселәнеп, бер калтыранып сөйләнде:
— Нәселләре дә начар түгел ләбаса, әтисе, әнисе менә дигәннәр, кемгә охшап шулай булган ул Ягъфәрләре?
Сабир уң кулын күкрәк турысына күтәреп, бармакларын үзенә таба бөкте дә, үз гомерендә беренче тапкыр күргәндәй, тырнак очларына карап тора башлады. Аны Мөнҗиянең беркатлылыгы, һәр кешегә кирәгеннән артык ышанып каравы гаҗәпләндерә иде.

41
— Аттан ала да туа, кола да туа, — диде ул, һаман тырнакларына карап.
— Акны кара дияргә ничек теле бара ул юньсезнең,—диде Мөнҗия. — Кеше түгел икән Вәлишиныгыз, кеше булып киенгән хайван икән.
— Хайван икәнен белгәч, мин аның үзен дә кызык иттем,—диде Бәдәр, шаркылдап. Аның көлүеннән бүлмә эче чыңлап торды.
— Вәлишиннымы, — дип сорады Хәкимов, — ничек кызык иттең?
Бәдәр, көлүеннән тыела алмыйча, диванга барып ауды. Янына Мөнҗия барып утыргач та, ул һаман шаркылдады.
— Сабир абый кергән көнне, — диде Бәдәр, көлүдән атылып чыккан эре яшь бөртекләрен сөртеп, — Вәлишин миңа күчтәнәч итеп торт алып килгән иде. Иртәгесен мин ул тортны күтәрдем дә хатынына илтеп бирдем. «Мә, апа, — мин әйтәм, — ирең бүләге итеп аша» дим. «Моннан соң ул тол хатыннарга торт ташымасын, колагына ныграк сеңдер», дим.
Бәдәрнең бу тапкырлыгы Мөнҗиягә ошады булса кирәк, ул беренче тапкыр матур итеп елмайды. Ә инде Сабирның беркайчан да бу кадәр көлгәне булмагандыр — ул, шаркылдап көлә-көлә икенче бүлмәгә чыгып китте: «Менә монысы белән булдыргансың, сеңелем! Картайгач азып йөрүчеләргә шул кирәк аларга...»
20.
Көн артыннан көн үтеп, кыш үзенең көченә керә барды. Атна буе җилләп, тирә-юньгә хәтсез кар яуганнан соң кинәт суытып җибәрде. Бу араларда югалып торган кояш, кайдадыр йөреп төсен үзгәрткәндәй кызарып, күк йөзендә колакланып күренә башлады. Урамдагы агачлар ап-ак булып, куе бәскә төренделәр. Морҗалардан төтен баганалары күтәрелде.
Борыннарын шәл астына яшергән хатын-кызлар, колакчын бүрекләрен төшереп кигән ирләр, кабаланып, каядыр ашыгалар. Алар баскан урында кар бөтерелеп, кечкенә буран ясап кала.
Әйе, кешеләр ашыгалар, салкыннан шүрләп кабаланалар. Ни әйтсәң дә, беренче салкыннар. Күнегелмәгән. Бармак очларын да өшетә, бит урталарын да чеметтерә. Шушы ашыгучылар арасында бер таза гәүдә аерылып тора, — әйтерсең, аның өчен диңгез тубыктан: каракүл якасын да күтәрмәгән, колакчынын да төшермәгән, ашыкмый да, ипләп кенә, үз көенә салдырып атлый.
Хәкимов өчен мондый салкын үзе бер хозур! «Шушындый салкыны да булмагач, кышмыни ул. Күз ачкысыз бураннары, төкрек төшмәслек салкыннары булган кыш кына безнең Татарстан кышы була ала».
Шулай да бүген арттырыбрак җибәргән — томанлы салкын. «Кара аны, кая үрелә». Хәкимов, бияләен салып, борынын тота. «Тапкан тешләр урын!» Кыш — кыш шул, җәй түгел —җылы киеме дә кирәк, утыны да. Күр әнә ул тәрәзәләрне — пыялалары урынында боз куналарымыни. Ә бу ике тәрәзә нигә шул хәтле карланып каткан? Әллә торучы юк микән ул квартирда?
Хәкимов туктап, каршыдагы йортның номерын карый. Зәңгәргә буялып, уртасына эмаль белән язылган түгәрәк калайда илле өчле цифр чекрәеп күренә. Сабирның бу йортта булганы бар һәм анда кемнәр яшә- вен дә бераз белә. Икенче катта Ипатовлар семьясы, алар белән янәшә калайчы Борһан, аннары?..
— Аннары?—диде ул кабатлап һәм, билгесез ихтыярга буйсынып, урам аркылы йөгерде, йөрәге сулкылдап тибә, ә күңеле: «Гарәфи әнисе» ди иде.
Әйе, күңел алдамаган, дөрес сизгән. Гарәфи әнисе булып чыкты. Заводның алдынгы слесаре, 1941 елның көзендә үзе теләп фронтка киткән
42
һәм тугандаш белорус халкын азат итү өчен сугышларда һәлак булып, Полесье сазлыгында ятып калган Гарәфинең карт әнисе караватта ята иде.
Гөлнаһар карчык мода кадәр килене белән торды, ә инде бу җәйне килене тормышка чыгын, икенче урынга күчеп киткәч, берүзе калды. Улы белән килене тәрбиясендә яшәгәндә тормыш мәшәкатьләреннән чит- ләшкәнгәдерме, яки башка берәр сәбәп беләнме, Гөлнаһар карчык җәен утын хәзерләми калган, завод комитетына акча илтеп биргән дә тынычланган: «Зур кешеләр утыра, онытмаслар», дигән.
Җәй үтеп, көз җиткән, күрше-күлән утынлы булып беткән. Ә Гөлнаһар карчыкка килүче дә, утын китерүче дә булмаган. Шулай итеп, фронтовик анасы салкын кышны бер агач утынсыз каршылаган.
Менә ул өендәге бөтен кием-салымнарны өстенә өеп, караватында ята. еш-еш чыккан кайнар сулыш шунда ук парга әйләнеп, түшәмгә күтәрелә. Бүген врач килергә тиеш икән дә, нишләптер, ул да күренмәгән. Көн салкын булганга ашыкмыйдыр, күрәсең.
Ярый әле, калайчы Борһан кызы, мәктәптәй кайткач кереп, Гөлнаһар карчыкның вак-төяк эшләрен караштырып чыга икән: суын да китерә, ашарына да хәзерләп бирә, кечкенә чана белән базардан утын алып кайтып, миченә дә яккалый икән. Ләкин мондый зур бүлмәне җылыту өчен бер кочак утын җитәме соң? Шуның өстенә, кичә ул базарга бара алмаган һәм, димәк, мич тә ягылмый калган. Шулай булгач, ике зур тәрәзәнең эчтән дә, тыштан да берәр карыш катуы гаҗәп түгел.
Хәкимов көтелмәгән күренеш алдында аптырап калды. Әгәр аңа берәр кеше килеп әйтсә, «менә шундый аяныч хәл, Сабир Якубович!» дисә, ул, мөгаен, ышанмый торыр иде, «ул кадәр үк булмас ла, арттырасыңдыр», дияр иде. Ә менә барысы да күз алдында, арттырасы да, киметәсе дә юк.
Нишләргә? Күзләрен көч-хәл белән ачып, Хәкимовны танырга тырышучы бәхетсез карчык алдына тезләнеп гафу үтенергәме? Юк, куян намазы белән карчыкны җылытып та, терелтеп тә булмас. Иң яхшысы — ашыгыч чара күрү, карчыкка ярдәм оештыру. Ул карават янындагы урындыкка утырды һәм ягымлы тавыш белән:
— Гөлнаһар әби, хәлең ничек? — диде.
Карчык башын калкытырга теләде, ләкин булдыра алмады. Аның җыерчыклар арасында батып калган томанлы күзләре Хәкимовка юнәлделәр:
— Сабир улым, син түгелме, гөлкәй?—диде Гөлнаһар карчык, хәлсез ыңгырашып.
— Мин,—диде Хәкимов, карчыкның хәле кеше танырлык булудан шатланып, — бу мин, Гөлнаһар әби!
Карчык, яны белән борылып, пышылдады:
— һай, акыллым, ничек керәсе иттең?
Хәкимовның йөрәге ачынып китте, күңеле нечкәрде.
— Хәзер, — диде ул, кабаланып, — хәзер әбекәй, мин хәзер керәм.
Аның тиз-тиз атлап ишектән чыгуы, коридор буйлап калайчы Бор- һаннар ягына таба китүе ишетелеп торды.
Ул да булмады, Гөлнаһар карчыкның колагына: «Ай ходаем, мин аны терелгән дип йөрим ич», дигән уфтаиулы тавыш килеп керде. Монысы инде хатын-кыз тавышы иде. Кемдер дөбердәтеп, мич алдына утын ташлады, шунда ук юшкә чыңлавы ишетелеп китте, бераздан инде каен утынының «черт-черт» килеп януы ишетелә башлады.
— Нык ягыгыз,—диде Хәкимов, — утын шушы сәгатьтә үк килеп җитәр, әҗәтегезне тулысынча кайтарып алырсыз...
— Әбәү...—дип сузды әлеге хатын, калайчы Борһаниың тормыш иптәше, — мин утынны әҗәткә дип бирмим, сез сорагач ягам. Кызым кайткач, аш пешереп ашатыр менә. Без күршедән авырсынмыйбыз алай...
43
Хәкимов: «Кем авырсына» димәкче иде дә, теле әйләнмәде, чөнки завод җитәкчеләренең, авырсынулары, җанлы кешегә җансыз караулары күз алдында иде.
Төймәләре ычкындырылган пальтосының, чабуларын җилләтеп урамга чыкканда, Хәкимовка участок врачы очрады. Ул Сабирның койма буеннан учлап кар алуын һәм йомарлап авызына кабуын күргәч, каравыл салгандай кычкырды: «Сез үзегез теләп үпкә авыруы алырга телисезме?» Сабир аңа шундый ачулы итеп карады, әлеге врач, мамык шәлгә төренгән юан ханым, калтыранып китте. «Тәмам шашынган, учлап кар ашый», диде ул, үз-үзенә сөйләнеп һәм, калып гәүдәсен боргалап, Гөлнаһар карчык янына кереп китте.
Сабыр кеше дә шушы кадәр тузыныр икән — җирне актарды Хәкимов: шунда ук йөк машинасы килеп җитте, ашханә янына өелгән штабельдән коры утын төялде, машина кабинасына дежур врач килеп утырды, ашханәдән төенчекләр күтәреп чыккан яшь поварны утын өстенә атландырдылар һәм, кар бураннары уйнатып, «ЗИС—150» машинасы завод капкасыннан чыгып китте. Хәкимов аларга кычкырып калды:
— Ишетсен колагыгыз! Иртәгә мин барганда Гөлнаһар карчык терелгән булсын!
Терелүе ничек булыр — анысы врачлар эше. Ләкин Хәкимов заводка килгәндә ашыкмыйча атлап яхшы итте, карланып каткан тәрәзәне күреп, завод коллективы йөзенә төшәчәк кара тапны, соңгарып булса да, юып ташлады. Әмма бөтенләй үк юылмады әле. Хәзер аның гаеплеләрен табарга кирәк иде.
Хәкимов, машинага утын төяттереп, Гөлнаһар карчык янына завод врачын һәм яшь поварны җибәргәч, бераз сулыш алып, шул эшкә кереште. Ул моны бүген үк эшләргә булды һәм парткомның чираттагы утырышын шуңа файдаланырга карар итте. Сабир, башка эшләрен бер якка куеп, утырышка хәзерләнә башлады. Аның өчен бу утырыш кичектергесез булып күренә, аеруча җаваплы тоела иде.
21.
Салкын һаваны ярып, гудок кычкыртты. Шыкраеп каткан тәрәзәләр, бизгәк тоткандай, дерелдәп тордылар. Аннары бөтенесе дә тынып калды. Бераздан шыгыр-шыгыр аяк тавышлары ишетелә башлады, алар һаман саен күбәя барып, тоташ дулкынга әйләнделәр. Сменадан чыгучыларның «әх» ди-ди салкынны «мактап» телгә алулары ишетелде.
Партком членнары көттермәделәр. Беренче булып Камали карт килеп керде. Бүген ул салынкы канатлы Камали түгел, көмеш мыеклы «егет» иде. Хәкимов аның шат йөзен, көләч күзләрен күреп: «Карчыгы больницадан кайткандыр», дип уйлады.
— Тимерләр өшемиме, Камали абзый, бик суытып җибәрде бит? — дип шаяртты Хәкимов.
Камали кеткелдәп көлде:
— Өшү өчен вакыт кирәк, энекәш, — диде ул, кулына өргәләп, — ә алар суынырга да өлгермиләр, механика цехы суырып кына тора.
Аның тавышында яшерен канәгатьләнү, механика цехының яхшы эшли башлавына сөенү сизелә иде. Соңгы вакытта механика цехы, чыннан да, җитез эшли башлады. Әйтерсең, Вәлишин үзе белән бөтен тоткарлыларны, тегендә дә, монда да аякка уралучы кыенлыкларны алып китте. Аны инструментлар цехына күчергәннән соң озак та үтмәде, «берне нке итүчеләр» хәрәкәте кабынып китте, ул сменадан-смен а га үсә барып бөтен цехны чолгап алды һәм, менә хәзер, механика цехы мәңге туена алмастай кабаланып, башка цехларның ярымфабрикатларын йотып тора, кою цехы да, тимерчелек цехы да өлгерә алмый иде.
44
Чөгендердәй кызарып килеп кергән Куприянов та сүзне салкыннан башлады.
— Бу нинди әкәмәт, — диде ул, Камали белән күрешеп, — декабрь уртасы җитмәгән, кош очмаслык салкын.
— Башлыйбыз, — диде Хәкимов, түргә, өстәл артына кереп утырды.— Киләсе кеше килеп бетте. Чираевны эзлиләр, һәрхәлдә табарлар.
Директор сагайды. Чираев нигә кирәк икән утырышка?
Алдан хәбәр ителүгә караганда, көн тәртибендә ике мәсьәлә тора иде. Ә партком секретаре үзеннән тагын берне өстәп, өчне игълан итте.
Завком председателе Яһудинга бу ошамады, ахрысы, ул борын эченнән генә сукранып куйды. Телефоннан бер нәрсә турында әйтәләр, ә килсәң, башка нәрсә була. Партиягә кабул итү белән яңа машинаны сынау көнен билгеләүне тикшергәч җитмәгәнмени? Нигә өченчесен өстәп, утырышны озакка сузарга. Җитмәсә тагы утын мәсьәләсе. Бу соңгысы инде башы-аягы белән завком функциясе.
Яһудинның зарлы тавышын ишеткәч, Куприянов та шул якка авышты— чыннан да нигә ул кадәр өяргә, утын мәсьәләсен карауны завкомга тапшырганда әйбәтрәк булмасмы?
Хәкимов кырт кисте:
— Күрәсез нинди салкын,—диде ул, үзе Ипатовка күз кысты, чөнки Ипатов бу мәсьәләне белә иде. — Утын турында сөйләшүне кичектерергә ярамый. Шуннан соң завкомга да эш табылыр.
Бу инде Яһудинның мундирына кагылу иде. Шуңа күрә Яһудин түзмәде, «утын мәсьәләсе көздән үк хәл ителде» дип, Хәкимовка ташланды.
— Хәл ителсә, бик әйбәт,— диде Хәкимов, сабыр гына.— Әйбәт эшкә «яхшы» бәясе бирелер. Шулай бит, Иомин Яхонтович?
Ипатов, «дөрес» дип, башын иде, аннары мыегын сыпыргалап, «н-да» дип куйды.
Көн тәртибе раслангач, алгы бүлмәдән кешеләрне чакыра башладылар. Карап торсаң, монда да нәкъ обкомдагы кебек — алгы бүлмәгә байтак кеше чакырылган, ә эчке бүлмәдә бюро утырышы бара. Тик бюрога кергән кешеләр чыгып китәр өчен икенче ишек кенә юк.
Беренче булып Исламов керде. Ишекне ачып керде һәм оеды. Резина олтанлы керза итеге буяулы идәнгә ябышты диярсең, бер урында катты да калды. Эштә шундый кыю егетнең парткомда болай эреп төшүе Камали картка ошамады бугай, ул сәер итеп:
— Партиягә яше җитәме малайның?—дип сорады.
— Җитә, — диде Хәкимов, — бераз артып та китә. Алгарак узыгыз, иптәш Исламов, менә бирегә утырыгыз.
Ипатов, Исламовка елмаеп карап, үзе турында сөйләп китте. ДАоннан утыз биш ел элек аңа да шулай уңайсызланып калырга туры килгән икән. Ячейка утырышында аннан бер нәрсә турында сорыйлар, ә ул икенче әйбер турында сөйли икән. Бер чиркәнчек алганчы шулайрак була ул. Әйдә, тартынып торма, берне ике иткән шикелле, «ташбака»ны дулаткандай шаулатып, сөйләп бир.
Иомин абыйсының сүзләре Исламовка көч кертеп, кыюлатып җибәрде булса кирәк, ул башын күтәреп Хәкимовка карады да:
— Үзегез беләсез ич инде! — диде.
— Менә шулай, — диде Ипатов, — кыю булырга кирәк, җайланманы кат-кат сынагандагы шикелле, чатырдап тор. Әйдә сөйлә: кайда тудың, кайда үстең, ничек эшлисең?
Исламов «Үзләре олы кешеләр, шулай да шаярталар» дигәнсыман, партком членнарына карап чыкты да:
— Шушы поселокта, эшче семьясында тудым, — дип, сөйләп китте. Әтисе озак еллар заводта эшләгән һәм авырып үлгән. Үзе урта мәктәпне, аннары техник училищены бетергән.
45
—- Менә булды, — диде Камали карт, егетнең җилкәсеннән сыйпагандай кулларын ышкып куйды,—эшченең сүзе кыска, йөрәге ачык булырга тиеш. Алырга кирәк үзен, әтисе дә коммунист ие, мәрхүм...
Бераз тынлыктан соң Хәкимов, кымшанып:
— Сораулар бармы иптәшкә? — диде.
Яһудин кулын күтәреп:
— Бар, — диде, — минем бер соравым бар.
— Рәхим итегез!
Яһудин, очлы күзен чекрәйтеп, Исламовка таба борылды да:
— Профсоюзда член булып торасызмы?—дип сорады һәм: «йомшак җиреннән эләктердем малайның?» дигәнсыман, ялт-йолт каранып алды.
— Торам,—диде Исламов тыныч тавыш белән, — токарьлар группасында профорг булып эшлим.
Яһудинның саргылт йөзенә сыек кызыллык йөгерде. Башкалар тавышсыз гына көлештеләр.
Партком членнары, сорау артыннан сорау яудырып, егетнең телен ача бардылар, Исламов, атаканы кире кайтаргандай, кыюланганнан-кыю- лана барып, җавап бирә торды. Институтта читтән торып укуың ничек бара? Квартирагыз әйбәтме? Комсомолда нинди поручение үтисең? Соңгы вакытта нинди китаплар укыдың? һәм башкалар.
Ахырда, егетнең җилкәсеннән пар чыга башлавын сизеп булса кирәк, сораулар һәм сөйләүләр тукталды. «Токарь Исламов Касыймны Совет- .лар Союзы Коммунистлар партиясе членлыгына кандидат итеп кабул итүне җыелышка тәкъдим итәргә» дигән карар чыгарылгач, базык егет бүреге белән маңгай тирен сөртә-сөртә тышка чыкты. Ишек төбендә аны Хәят көтеп тора иде. Алар сүзсез генә урамга чыгып, клубка таба киттеләр.
Икенче мәсьәлә тиз хәл ителде. «КФС»ны җыю эшләренең барышы турында завод директорының информациясен тыңладылар да, «алдагы атнада сынау башларга» дип, кыска гына карар кабул иткәннән соң, өченче мәсьәләгә күчтеләр.
Паровоздай мышнап, мех эчле пальтосының чабуларын җилләтеп, Чираев килеп керде. Завод директорының хуҗалык эшләре буенча урынбасары булып эшләүче бу кеше үзенең калын гәүдәсе һәм итләч битенә ябышкан җәенке борыны белән башкалардан аерылып тора иде. Чираев һәрвакыт ашыгучы, ләкин барасы җиренә һәрвакыт соңга калып килүче хуҗалыкчы булып, эшчеләр аны «Капыл Чирай» дип йөртәләр иде.
Бүген дә ул килеп кергән уңайга пальтосын салып атты, кара кителенең ян кесәләренә суккалап алды, чалбар кесәсеннән зур яулык өстерәп чыгарып, итләч битләрен сөртте — кирәгеннән артык ашыккан, шыбыр тиргә баткан, янәсе.
Хәкимов сөйләргә тәкъдим иткәч, Чираев дөп-дөп атлап, пальтосы янына йөгерде, анда иелеп, байтак мышнаганнан соң, калын блокнот алып, сөйләргә кереште.
— Соңга калып булса да үтәлешне тикшерүне китап мактаган, — дип, сөйләп китте Чираев. — Минем аңлавымча, партком үз карарының үтәлешен тикшерү йөзеннән чыгып тыңлый булса кирәк.
Аннары ул, мәсьәләгә якынрак килеп, кубометрлар саный башлады. Быел утын алу һәм ташу җиңелрәк булган икән. Шәһәргә газ китерелү үзен сиздерә башлаган — утын күбәйгән. Ягулык трестыннан берьюлы ике баржа утын биргәннәр. Чираев аны көздән үк ташытып, ияләренә җиткергән. Ватан сугышында һәлак булганнарның семьяларына иң яхшы утын беренче чиратта китерелгән.
— Завком шаһит,—диде Чираев, Яһудинга карап, — ул биргән исемлек буенча китерделәр.
Яһудин «дөрес» дип, башын түбән иде, башының чәчсез урыны түгәрәк көзгедәй ялтырап китте.

— Болан булгач, иптәш Чираевка рәхмәт белдерергә туры килер.— Хәкимов ур-ыныинан торып, хәйләкәр елмайды.— Партком членнары ничек карыйлар?
Ипатов, мыегын сыпыргалап, Чираевка карап торды да:
— Утынны китердецме, әллә китерделәрме? — дип сорады.
— Китерделәр, — диде Чираев,— мин берүзем бөтенесенә дә җитешә аламмыни?
— А-ла-й...—дип куйды Хәкимов. Аның иреннәре дерелди, яцак сөякләре тартыша иде. Ул, кулына тоткан карандашын чытырдатып кысып, Куприяновка борылды.
— Менә үтәлешне тикшерүнең булмавы нәрсәгә китерә, Илья Яков-левич,— диде Хәкимов, — завком исемлек биргән, без шуңа печать сук-канбыз, Чираев шул исемлекне гараж мөдиренә тапшырган да, эш беткән.
Партком секретаре үз күзе белән күргән бүгенге фаҗига турында сөйләп бирде. Барысы да көлдәй агарынып, утырган урыннарында тынсыз калдылар. Куприянов, тешләрен кысып, «оят» дип пышылдады. Ана Камали карт, өстәп:
— Ватан өчен вафат булган геройлар алдында йөз карасы,—диде.
Ипатов тәкъдим кертү сыйфатында сөйләп китте: хәзер үк утын илтүне оештырырга кирәк, авыру янына берәр кеше куйганда да зарар итмәс, канцеляриядә шар тәгәрәтеп йөрүчеләр күп бездә...
Бу тәкъдимгә Куприянов та кушылды: «Әйбәт киңәш, шулай итәргә кирәк», диде.
Хәкимов урыныннан торып, тәрәзә яныннан әйләнеп килде, учын җәен җибәреп, кулындагы карандаш белән чигәсен кашыды. Күренеп тора: тынычланырга тырыша. Ләкин, үч иткәндәй, тегеләре һаман шаулашалар. Чираевка очып кунарга телиләр. Ахырда тынычлык ягы җиңде булса кирәк, Хәкимов тирән сулады да:
— Син әйткәннәрнең бөтенесе дә эшләнде, Иомин Яхонтович,—диде. Утын да озатылды, кеше дә җибәрелде. Ләкин моның белән генә йөз карасын юып буламы соң?
Бүлмә тынып калды. Стенадагы сәгатьнең тек-тек йөрүе дә утырыш- тагыларның көрсенгәләп куюлары гына ишетелеп торды. Чираев ничектер кечерәеп, бөрешеп калгандай булды.
— Чираев коммунист кеше, — диде Хәкимов, — партия алдында җавап бирергә тиеш.
Яһудин ялагайланып ияк какты—дөрес, янәсе.
Камали карт ялт кына Яһудинга карап алды да: «Бу кешене һич аңламассың. Башта Чираевны яклады. Хәзер инде аңа җәза бирүне яклый»,—дип уйлады. Камали карт әдәпле генә кулын күтәрде, аннары торып тәкъдим итте:
— Мин барлык семьяларның утын белән тәэмин ителүләрен тикшереп чыгарга, аннары бу мәсьәләне профсоюз җыелышына куярга кирәк дип саныйм.
Яһудин бу юлы ияк какмады. Тимерченең бу тәкъдиме аның башына китереп суккандай булды. Профсоюз җыелышының нинди бәя бирәчәген яхшы аялый иде ул.
(Дәвамы бар)