Логотип Казан Утлары
Хикәя

САБАН ТУЕН БЕЗ ДӘ КҮРДЕК


(Нәкъ булганча)
Чыршы авылына без кояш баер алдыннан килеп җиттек. Сабан туена чакырган хуҗабыз — шушы авылның колхоз председателе Касыйм иптәш — безне урамга чыгып каршы алды. Чыгып дигәннән, хуҗаның капкасы да, коймасы да юк әле, мәктәп күршесендәге иркен чирәмдә эре бүрәнәләрдән яңа өе салынып кына ята. Урам башы өлгергән, ә йорт ягының бурасы да куелмаган, тик ачык мәйдан шикелле идәне генә җәелгән. Семьясын да шәһәрдән ул быел гына китергән.
Биш тонналы зур машинаның өстеннән шаулашып җиргә коела башладык. Хатын-кызлар башта әйберләрне, бала-чагаларны бирделәр, соңра үзләре аяклары белән машина көпчәген эзли-эзли, азапланып җиргә төштеләр. Чыр-чу, ыгы-зыгы, күрешү-сорашу башланды. Дүрт пар кунак, бер егет, бер апай, өч бала, шуның өстенә хуҗалар үзләре, алар- ның өч баласы (бишектәгесе исәпкә керми) бергә буталгач, йорт алды бер мәлгә ярминкәгә охшап китте.
... Аннан өсләрне салып кагындык, чиратлашып салкын су белән юындык. Хуҗа үзе сөлге тотып торды. Чистарынып, көязләнеп беткәч, инде хатыннар үзләрен карасыннар дип, без — ирләр урамга чыктык.
Иртәгә сабан туе буласы әллә кайдан ук сизелеп тора. Урам җанлы, халык арлы-бирле йөри, капка төпләрендә төркем-төркем кызлар, егетләр басып торалар. Каладан кунаклар да күп булса кирәк, ишек алларында шәһәрчә киенгән туташлар, бала-чагалар күренәләр. Туташлар үзләрен авылны бизәргә килгән асылкошлар кебек хис итәләр ахрысы, мөмкин кадәр матур, нәфис күренергә тырышып, вак-вак кына атлап йөриләр. Хәер, бу сылу туташларның барысын да шәһәр кызлары итсәк, зур хата ясаган булыр идек. Шәһәр кызы белән авыл кызын бер карауда гына аеруы бик читен хәзер: кием-салым ягыннан бер төсле диярлек — шул ук крепдешин күлмәк, капрон оек, биек үкчәле туфли... Тик авыл кызларында шулар өстенә алка, йөзек, муенса кебек аларны тагы да матурлап җибәргән зиннәтләр дә бар. Аннан йөзләре дә аларның өсте килгән ипи кебек — тигез-шома булып кояшта янган.
Безне өйгә чакырдылар. Хатыннар ишле кулдан табынны хәзерләп өлгергәннәр иде. Озын өстәл әйләнәсенә тезелешеп утырдык. Хуҗа, кровать астына яртылаш кереп, «ак башларны» тартып чыгарды." Шуннан кунакларны бармак белән санап чыккач, «күз яшен» чәшкеләргә коя башлады. Үзе әледән-әле:
— Кунаклар, гаеп итмәгез, мин кыстый да, сыйлый да белмим, үзегез чамалагыз инде, — ди.
Дөрестән дә, Касыйм иптәшнең бу авылга килүенә ике ел тулып узса да, беренче тапкыр үз өендә кунак сыйлавы икән. Шунлыктай ахры, шактый каушавы сизелә. Ләкин без алай бик талымлы кунаклардан
102
түгел идек, чәшкеләрне әйбәт кенә каплап, алдыбызда өелеп яткан сыйларны «ура» башладык.
Бераздан, чәшкеләрнең төбенә тагып берәр тапкыр карап алгач, шоферыбызның кулына гармонь китереп тоттырдылар. Ул кул сырты белән авызын сөрткәләде дә гармопьны алып, тарткалый башлады. Әле бер көйне, әле икенче көйне чамалап карагач, дәртле генә уйнап та җибәрде. Чыга икән үзеннән! Кәефләр бердән күтәрелеп китте. Кунаклардан берәү. Усия кибетендә эшләүче Ходҗәт дигән егет, башындагы үзбәк түбәтәен арткарак этәреп, гармоньга кушылды. Бу да шәп чыгара, бугазы җиздән диярсең!
Тәрәзәләр ачык. Гармонь тавышы, җыр әллә канларга китеп яңгырый. Урамнан үткән-сүткәннәр председатель өенә мәгънәле генә елмаеп карап узалар. Болан «ду күчеп» утыру килешерме икән, дигән шикне башлап Салих әйтте. Ул үзе уен-җырны бик яратса да, җаваплы эшче буларак, саклыкка өйрәнгән кеше иде. Бераз бәхәсләшеп алдык. Кай- берләребез:
— Бөтен халыкка килгән бәйрәм ич бу, нигә, председательгә ярамыймыни?
— Харап булмас әле!
— Председатель дә кеше ич!—диештеләр.
Шулай да күбебез саграк һәм тыйнаграк булырга кирәк дип таптык. Шәһәрдән җибәрелгән кеше бит, кем нәрсә әйтмәс.
Касыйм иптәш үзе чал бөртекләре күренгәләгән кыска, кара чәчен уңайсызланудан һаман артка сыпыргалап, безгә бер дә борчылмыйча рәхәтләнеп утырырга куша торды. «Зарар юк, монда җибәргәндә кунак чакырудан тыеп, кулдан расписка алмадылар әле», дип безне көлдергән дә булды. Шулай да ул еш кына тышка чыгып кергәләде, бушаган шешәләр урынына да кровать астыннан бүтәннәрне чыгармады. Әйе, бик әйбәт, таман гына булып калды. Сабан туе иртәгә бит әле.
...Шулай сөйләшеп, көлешеп, ара-тирә гармоньга кушылып, җырлашып озак кына утырганнан соң, ахырда кузгалдык. Вакыт шактый соң иде инде, бераз баш куеп алырга булдык. Ирләргә урынны әлеге зур машинаның идәненә җәйделәр, ә хатыннар өйдә калдылар.
Торып чыккач, чирәмдә яткан юан бүрәнәгә утырып, тәмәке тарттык. Җәйге озын көн, ниһаять, акрынлап сүнгән иде. йомшак, тын, сыек караңгылык иренеп кенә җир өстенә яткан. Биектә күптән *түгел генә туган көмеш ай йөзә. Каршыдагы сыртта утырган җил тегермәне иләмсез зур канатлары белән коточкыч бер карачкысыман күренеп тора, әмма сөзәк кенә күтәрелгән сырт үзе, томанга йотылгандай, ничектер акрын гына эреп юк була.
Дөнья тын, урам буш... Тик кайбер өйләрнең генә кечкенә тәрәзәләре ялт итеп тора, кунаклар утыралар күрәсең әле, ара-тирә кергән-чыккан җызларның чырылдап көлүләре ишетелеп кала. Авыл бу... менә «печәннәре җитәр бер заман».
Без менеп ятканда сәгать бер-икенчеләр булгандыр, ә дүрттә инде председатель торып, яныбыздан мыштым гына төшеп киткән иде. Бәйрәм төне болай да бик кыска була ул. Әле таң чак сызылып кына килә иде, шул чакта бер төркем яшьләр урамнан гармонь тартып уздылар. Ихтимал, аларның күбесе бүген күз дә йоммагандыр. Ә без кояшның кыздыра башлавын сизеп баш күтәргәндә, урам киеигән-ясанган халык белән чуарланган иде инде.
Бүген сабан туе! Өйдә «чыж-пыж» коймак пешә. Чирәм уртасына чыгарып куйган зур самовар морҗасыннан зәңгәр төтен күтәрелә. Бу безнең хуҗада гына түгел, һәр өйдә шулай: һәр ишек алдында кунаклар, һәр морҗадан төтен чыга, һәр өйнең түрендә мул табын әзерләнә.
Хатыннар пешеренеп-төшерепеп, чәй урыны хәзерләгәнче, без бала- чагалар белән зиратка барын, иске ташларны укып йөрдек, чәчәкләр

101
җыеп кайттык... Кайтуыбызга өр-яңа хәбәр: шушы үткән төндә ике кызны урлап киткәннәр, имеш. Ай-Һай, хәзерге көндә дә мондый хәлләр буламыни әле?! Бу хәбәрдән безнең хатыннар шактый сугышчан кыяфәткә кергәннәр һәм бөтен ирләрне кырык төрле гөнаһта гаепләргә торалар иде. Ләкин эш болай булып чыккан икән: ике кыз чынлап та, ата-аналары йөргән егетләренә бирергә риза булмагач, тотканнар да төнлә белән өйләреннән качып киткәннәр. Хатыннар, аңлагыз, егетләр урлап китмәгәннәр, ә кызлар үзләре яраткан егетләренә ияреп киткәннәр, ягъни борынгыча әйткәндә «ябышып чыкканнар». Шуларның бер пары без чәй эчеп утырган чакта ук инде урамнан җитәкләшеп уздылар. Бер дә зур гауга буласы юк икән. Яшьләр кушылган, бәс шулай булгач, һәр ике якның ата-аналары кулга-кул сугып килешәчәкләр дә тиздән гөрләтеп туй уйнатып җибәрәчәкләр.
Шулай, бу вакыйга белән мавыгып, шаулап кына сөйләшеп утырган чакта, хуҗабыз каядыр юк булды. Башта сизмәдек, аннан карыйбыз, юк Касыйм абзыебыз! Безнең аптырауны күргәч, хатыны Сәрби ханым да ирен тирги башлады:
— Аның шул булыр инде. Аш дими, чәй дими, урыннан куба да югала. Кунаклардан да ояла белми, юньсез...
Без гаеп итмибез, билгеле... Председательнең хәлен аңлыйбыз.
...Ул да булмый, хуҗабыз кайтып та керде. Утырып, суынган чәен бер тыннан эчеп куйды да безгә ни өчен юк булып торуын сөйләп бирде. Бая тәрәзәдән каршыдагы кукуруз җиренә кереп барган терлекләрне күреп калган. Ерак түгел генә бер бригадиры тора икән, тизрәк шуңа киткән. Барса, өйдә кунаклар ашап-эчеп утыралар, ә бригадир үзе ни арададыр исереп тә егылган. Шыр-ялангач чолан идәнендә йоклап ята, ди. Председатель кунаклардан яшеренеп кенә чоланга кергән дә бригадирны селкетә башлаган. Көчкә уяткан үзен, ләкин тору түгел, башын да калкытмый икән. Председатель ачуланмыйча гына (көне шундый, ярамый) сөйләргә тотынган:
— Нишлибез, парин? Сабан туена каладан зур начальниклар килде. Шуларның берсе миндә нидер язып утыра, үзе һаман төпченеп сораша. Оятка калмасак ярар иде. Бөтенесе, сабан туе дип, дөньясын оныткан. Әнә синең кукуруз җиреңә терлекләр кергәннәр...
Шуны гына ишетүе булды — бригадир сикереп үк торды, ди. Берьюлы айнып киткән егет! (Кукуруз ул, айнытыр!) Кунакка килгән җиз- нәсенең атына атланды да кырга чапты, ди.
Гомумән, Касыйм иптәш бик күп гыйбрәтле нәрсәләр сөйләгән иде, ләкин бүген сабан туе, шуңа күрә җитди мәсьәләләргә кереп китәсе килми. Аларның үз чираты килер әле, ә хәзергә бәйрәм белән хозурланыйк, гәпне дә шул турыда гына алып барыйк...
Билгеле булганча, сабан туйлары бөтен җирдә дә июньнең егерме- егерме бишләре тирәсендә үткәрелә. Җәйнең бу вакытын көчәнә-көчәнә сурәтләп тору кирәкме икән? — барыбер бөтен исен-төсен биреп бетереп булмас. Тик шуны гына искә төшереп үтәргә ярый — бу вакытта көннәрнең иң озын чагы була. Җәй тәмам өлгереп җитә. Яланнар чоп-чуар чәчәктә. Кошлар бала чыгарып бетәләр, тиздән инде кәкүк тә сакаулана башларга тиеш... һәртөрле чәчү-утырту эшләре тәмамлана, ә печәнгә төшәргә әле иртәрәк була.
Кыскасы, бу вакыт авыл халкының эштән бушабрак торган чагы, зур эшләрне үтәгәннән соң икенче шундый эшләргә тотынганчы бераз иркенләп, бәйрәм итеп аласы килгән чагы, авылның сөткә, майга, йомыркага мул чагы, яшь тәкәләрнең өлгергән чагы, шәһәр халкының авылга җәйне сагынып кайткан чагы, — шулай булгач, мондый вакытта үзеннәп-үзе берәр төрле бәйрәм булырга тиеш, аның булмыйча калуы мөмкин дә түгел. һәм безнең татар халкы шушы чакта бик борыннан килгән үзенең

104
чәчәкле җәй бәйрәмен, бәрәкәтле орлыкларны җиргә кертеп бетергәч, маңгай сыпырып бер иркен сулау бәйрәмен, түгелгән хезмәтләрнең мул уңыш — бәхет белән кайтуына ышану бәйрәмен — сабан туен үткәрә.
Сабан туе ул — халкыбызның гаҗәеп гүзәл бер традициясе, тик аның кадерен генә белергә кирәк.
Аеруча җәй матур килгән, яшь игеннәр өметле күренгән елларда халык сабан туен мул хәзерләнеп, шат, күтәренке рух белән үткәрүчән була. Быел исә Чыршы халкының да шундыйрак елы: колхозлары әкренләп булса да югары үрмәли. Соңгы бер-ике ел эчендә хезмәт көненә акчалата да, икмәкләтә дә ала башладылар. Былтыр, мәсәлән, кило ярымнан бүлешкәннәр. Шуңа күрә быел, сабан туе алдыннан, йорт саен диярлек борынгыча яшел чирәмгә торыпша, ашъяулыклар җәеп бодай киптергәннәр. Шуның өстенә тагын правление бәйрәм алдыннан гына шәһәрдән тарттырып алып кайтып, халыкка беренче сорт крупчатка он өләшкән. Потлап алучылар булды ди... Юкка гына җиңгиләр өйдән өйгә тыз-быз йөрмиләрдер шул!
...Тагын алдагысы да бит әле бик өметле күренә. Дөрес, башта явымнар булмыйча тору халыкны нык кына борчый башлаган, ләкин моннан атна-ун көн элек бик каты яңгыр булып, тигез җирдә тубыктан су торган.
Шул яңгырдан соң дөнья бөтенләй үзгәреп китә. Яланнар нурлана, игеннәр дәррәү алынып, бердән күтәрелә башлый. Хәзер инде яшь арыш өстендә кара-яшькелт дулкыннар уйный.
Сабан туе сәгать 12 дә башланырга тиеш диләр. Быел ул район үзәге Дөбъяз белән бергә Чыршы җирендә, авылдан ике километр читтә үткәреләчәк икән. Бүген иртәдән үк күк йөзенә, әллә каян сиздермичә генә килеп, юка ак болыт тартылды. Көн эссе түгел, талгын, рәхәт... Урам торган саен җанлана бара. Киенешкән яшьләр арлы-бирле йөриләр, капка төпләрендә кунаклар басып торалар, әле аннан, әле моннан гармонь тавышлары ишетелә. Әнә каршы йорттан кечкенә кызчык җитәкләп, ап- актан киенгән бер туташ килеп чыкты. Бөтен килеш-килбәте аның каладан килгән кунак кызы икәнен күрсәтеп тора. Ә чәчләрен кызыл тасма белән үргән, яшел сатин күлмәк өстеннән зурларныкыдай бала итәкле ак алъяпкыч кигән кечкенәсе хуҗаның үз кызчыгыдыр ахрысы. Туташ капка төбендә бераз каранып торды да, кечкенәне җитәкләп, уңга — бер төркем егетләр өелешеп торган якка таба китеп барды. Матур башын текә тотып, егетләргә бер дә борылып карамаска тырышып, көяз генә атлап бара кызый, ә егетләр, тын калып, сокланып, янган күзләре белән аны каршы алалар һәм озатып калалар. Кызга шул гына кирәктә инде...
Урамда җигүле атлар күренә башлады. Кызыклы гына иде бу атлар. Бер тарантас юк, барысы да эш арбаларына җигелгәннәр. Ә сбруйлары шәп: көмеш тәңкәләр белән бизәлгән, ике ягыннан чуклар асылынып төшкән шлеяле камыт, шундый ук тәңкәле, чуклы йөгән; яртысы тасма, яртысы каеш дилбегә; җиз боҗралы, калын кара дуга!.. Нигә бу бо- лай — гади арба, әйбәт сбруй? Арбалар колхозныкы икән. Касыйм иптәш әйтә: тарантас дигән нәрсә хәзер бер җирдә дә эшләнми, тарантас табуга караганда, «Победа» сатып алу җиңелрәк, ди. Ул үзе дә уйнап торган яшь айгырын Нух заманыннан калган җимерек, чалыш «читәнгә» җигеп йөри... Ә сбруйлар — колхозчыларның үзләренеке икән. Чыршы халкы борын Казанда я извозчик, я «барабыз», я ломовой булып йөргән. Колхозлашкан чакта ат-арбаларны бирсәләр дә, сбруйларны үзләрендә калдырганнар. Елга бер килгән сабан туенда шул сбруйларны сөртеп, тәңкәләрен чистартып, колхоз атларына кидерәләр.
Хуҗаның ишек алдыннан сабан туе булачак мәйдан ачык күренә. Барлык юллардан шунда таба машиналар, атлар, җәяүлеләр агыла. Безгә дә кузгалыр вакыт җитте, хатыннарның киеиеп-ясаиып чыгуларын гына көтәбез. Күптән түгел генә «Зәңгәр шәл»не караган әлеге җырчы
105
кунагыбыз Ходҗәт, эче пошып, әледән-әле хатыннарга: «Әй сез, фиргавен токымнары, тиз буласызмы?» дип кычкыра тора.
...Инде «бикәләр» чыгып, кузовка үрмәли генә башлаганнар иде, әллә каян гына килеп чыгып, яңгыр, рәхмәт төшкере, сибәләргә тотынды. Бу печән өсләрендә генә була торган җылы, җилсез яңгыр иде. Гадәттә ул бер тирәдәрәк әйләнеп йөргән болыттан кинәт кенә коелып төшүчән була.
Безнең өскә килеп чыккан болытның да арты аяз иде, ерак түгел тау бите яп-якты, ә яңгыр, тарап салган чәч толымын сөйрәткәндәй, бер читләп үтеп тә бара иде инде. Председатель яшеренеп торуны кирәк тә тапмады, ишек алды уртасында аякларын аерып, кәефләнеп басып торды.
— Урожай ява, урожай!—ди иде ул, сөенеп.
Аның иркенә куйсаң, сабан туе дип тормас, көне буе яудырыр.
Шулай да бу бәләкәй генә болыт безнең өстә бер әкренәеп, бер көчәеп шактый гына шыбырдап маташты. Хәтта кәеф тә кырыла башлады. Аннан хәлне аңлады булса кирәк, болыт теләр-теләмәс кенә күчеп китте, яңгыр туктады. Өй ишегенә ялт итеп кояш карады, бәбкә үләне эре тамчылардан җем-җем уйнарга тотынды, читән буйларыннан юеш кычыткан исе күтәрелде, келәт асларыннан тавыклар чыктылар. Урамда берьюлы хәрәкәт башланды. Әнә халык белән шыгрым тулы бер машина, арткы тәгәрмәчендәге чылбырын шакылдатып селкә-селкә, үтеп тә китте.
Без дә ашык-пошык төялеп, ниһаять, кузгалдык. Сабан туена чабабыз! Утырасы да килми, бер-беребезгә тотынышып, аягүрә барабыз.
... Сабан туе буласы урын — өч яктан куе куаклык белән әйләндереп алынган иркен генә бер чирәмлек. Аның кырыннан гына Казан — Әтнә юлы үтә... Без килеп җиткәндә, мәйдан әйләнәсен бик күп арбалар, машиналар уратып алган иде инде, һаман килә торалар. Ә шулай да машиналар атларга караганда күбрәк... Әмма бер генә атның да дугасында җиз кыңгырау чыңлаганы ишетелмәде.
Минем, дөресен генә әйткәндә, Казан тирәсендәге сабан туйларында моңарчы булганым юк иде. Мин Башкортстан җыеннарын беләм. Ләкин аларда да күптән, бик күптән булганым юк. Гомумән, ул борынгы җыеннар беткән шикелле, ишетелми хәзер... Безнең Татарстанда исә сабан туйлары сакланып килә әле... Тик менә авылларда сабан туе ничек уза. элек-электән килгән уеннары, тәртип-йолалары сакланганмы аның — шуны бик күрәсе килә иде. Билгеле инде, бүген буласы Дөбъяз сабан туена мин бик атлыгып килдем һәм машинадан төшү белән халык арасына ашыктым.
Башта ук шуны әйтергә кирәк, бүгенге сабан туе мәйданының зурлыгы, халыкның күплеге ягыннан мин белгән җыеннардан күп кечкенә иде. Хәер, эш зурлыктамыни?
...Озын багана очында кызыл флаг җилферди. Әнә бер читтә — куакларга якынрак — түгәрәк мәйдан. Көрәш буласы урындыр инде ул... Мәйданнан чак кына читтәрәк сәкесыман нәрсә эшләп куйганнар — чыгып җырлау, бию өчен кечкенә сәхнә булса кирәк... Шул тирәдәрәк бер баганага беркетелгән репродуктордан Рәшит Бейбутов, Дөбъяз кырларын яңгыратып, һиидстан картинасыннан таралган әлеге «Сукбай» көен җырлый.
Район сәүдә оешмалары сатуны киң җәеп җибәргәннәр. Фанер куышлар, йөк.машиналары, тәртәсен күтәргән арбалар үзләренә бер урам шикелле тезелеп киткәннәр. Аракы күп, пиво күп. Конфет, прәннек, чикләвек тә бар. Кызыл мал, галантерия дә килгән. Алар тирәсендә чуар хатын-кыз кайнаша. Райпищеторг «кефир» дип, тәпәннән стаканга салып, катык сата, — без шуны эчеп киттек.
Сабан туен рәсми ачып җибәрү булганмы, юкмы — белмәдек (чөнки соңгарак калып килгән идек), ләкин көрәш башланмаган иде әле. Шуңа күрә мин халык арасында чуалып йөри бирдем.
106
...Халыкның иң зур күпчелеге — яшьләр. Ак сакаллы картлар бик сирәк очрый. Ара-тирә шәпкәле яки түбәтәйле абзыйлар күренә. Хәер, сабан туе ул асылда яшьләр бәйрәме, алар, һичшиксез, күбрәк булырга да тиеш. Бу кадәресе бик табигый... Тик менә бер нәрсә мине гаҗәпләндерә башлады. Аннан тора-бара аптырауга төшерде. Ниһаять, ул нәрсә мине бик нык борчуга салды. Нәрсә, дисезме?.. Ул — исерекләрнең, чамасыз күплеге...
Авылның үзендә үк инде һәр өйдә кунаклар булуын, сыйланып, кәефләнеп утыруларын күргән идек. Сабан туе уңае белән булгач, ана һич ис китмәгән иде; үзебез дә кунак, үзебез дә сыйланган идек, йоласы шул, гаеп итәр урын юк. Әмма бөтен ашаган-эчкән халык бергә җыйналгач, исереклек гомуми төс алып китә икәи. Җитмәсә, монда да куак төбе саен табын, табын саен шул ук яшьләр аунап эчәләр... Ә аракыга кытлык юк, сәүдә «точкалары» ак башларны да, кызыл башларны да китереп тутырганнар.
Бәлкем, бу хәл белән килешергә кирәктер? Сабан туе бит! «Туй сылтавы белән тун беткән», диләр. Борын эчмәгәннәрме дә, борын тип- термәгәннәрме?
Ләкин бит сабан туеның, ашап-эчүениән башка, бик күп төрле кызык уеннары була (мәсәлән, безнең яктагы сабан туйларында һәртөрле көч сынаш, ярышлардан тыш, «Әйлән-бәйлән», «Сакчы», «Арка сугыш» дигән күмәк уеннар була торган иде). Яшьләр иң элек шул уеннар өчен киләләр, шунда рәхәтләнеп уйныйлар, ә эчкән булсалар, ничек тә буйларына сеңдереп, сиздермәскә тырышалар иде.
Ә монда? Монда әле хәзергә бер уен да күрмибез. Халык кая барырга, нишләргә белмичә буталып йөри. Шул буталчык эчендә төркем-төр- кем исерек яшьләр, гармоньчыга каршы басып, җырлап йөриләр. Гармонь— бихисап! Баян, аккордеон, тальян, венский — ниндиләре генә юк! Нинди генә көйләр уйнамыйлар! Арада искиткеч оста уйнаучылар очрый. Мин бер кылый егетнең уйнавына тәмам гашыйк булып, әллә нихәтле артыннан ияреп йөрдем... Аннан бу якта «Алмагачлары» бик хутта икәи, кочаклашып, чайкала-чайкала җырлап йөрү — күбрәк шушы көйгә...
...һәм менә шул туктаусыз кайнап торган халык арасында, кинәт күтәрелгән чүп өермәседәй, әле анда, әле монда берәр ызгыш, талаш, җәнҗал кабынып китә. Баядан бирле мин шундый бер «өермәне» күзәтәм. Өермә ике егет тирәсендә бөтерелә. Нәрсә" бу, сугышмы? Юк, сугыш түгел шикелле... Тәбәнәгрәк буйлы бер лаякыл исерек егет, икенче бер озынрак буйлы исерек егетнең өстенә ташланып, аны тимердәй беләкләре белән муеныннан кысып ала да... «абыем, абыем!» дип үкереп еларга тотына. Үзе, корт чаккан яшь үгез төсче чәбәләнеп, башын «абыйсының» күкрәгенә ышкый. Иптәшләре шунда ук аңа ябышып, «абыйсыннан» көч-хәл белән аерып алалар; егет алар кулыннан ычкыныр өчен ыргый, йолкына, ак-караны күрмичә селтәнә, ниһаять, ычкынып китеп, теге озын егеткә барып асылына да, тагын «абыем, абыем» дип, аны буарга, сөзәргә, яларга тотына. Озын егет, бичара, «энекәшенең» кочагыннан ничек котылырга белми, учы белән аның иягеннән этәреп, башын каера. Ул арада булмый, бүтәннәре ташланып, ике егетне тагын аерырга тотыналар, тагын китә көрмәкләшү, йолкышу, акыру, сүгенү.,. Шунысы кызык, кайбер чибәр генә кызлар да шул мәхшәргә барып тыгылалар. «Туганлык хисләрен изһар итүдән» гаҗиз булган егет аларны сел- тәп-селтәп кенә очыра... Бу нинди кыргыйлык бу? — һич аңламассың! Карап торырга чибәр генә егетләр үзләре, өс-башларына караганда я шәһәр кунаклары, я райүзәкнең исемле яшьләре булырга тиешләр.
Ни белән беткәндер бу ямьсез һәм мәгънәсез күренеш — көтеп тормадым. Карап йөрер өчен кызыклар болай да күп иде.
107
Председатель белән очрашып, сөйләшеп торганда, яныбызга ава-түнә бер егет килеп чыкты, йөзенә карасаң, кот очарлык. Зур бер шатлыгын хәбәр иткәндәй:
— Карале, Касыйм абзый, мине нишләттеләр! —диде егет, исән калган сыцар күзен елтыратып.
Мактанырлык та шул: егетнең яңагына, әйтерсең, бәләк белән кундырганнар, — ярты бите чабата хәтле шешеп чыккан. Ярты авыз, ярты борын, бер як колак — барысы да кара янып бүртенгән.
Председатель, гаҗәпләнәсе урында, ачуын көчкә тыеп:
— Хәзер үк кайтып кит, күземә күренмә!—диде.
Егет сәламәт калган ярты авызы белән елмайгандай итте, нидер әйтмәкче булды, ләкин председатель аңа әйтергә бирмәде:
— Кит дим сиңа! Адәм актыгы!
Егет гаҗәпләнеп башын селекте дә ава-түнә китеп барды. Ләкин ул сабан туеннан кайтып китмәде, һаман халык арасында, «Күрәсезме, мине нишләттеләр!» дигән төсле, бәрелеп-сугылып йөри бирде. Соңыннан белдек: егетне каладан килгән кунак «сыйлаган» икән. Председатель әйтә:
— Ипле генә егет бит үзе, ат караучыбыз, яхшы исәптә йөри, ә менә нинди хәлгә төшкән! һай, бу исереклек!
...Без чын, канлы сугыш күрмәдек. Шуңа күрә милиция дә бик тыныч иде. Ул вак-төяк җәнҗалларга тыгылмыйча, акыру-бакыру, кабахәт сүгешләрне ишетмичә читтән генә күзәтеп йөри. Аның үзен шулай «акыллы» тотуы исерекләргә дә бик ошый ахрысы. Минем алдымда бер исерек, кулларын артка куеп басып торган бер милиционерның яңагыннан, «яратам шулай тик кенә торуыңны» дигән төсле, сөеп китте. Ниләр генә күрмәссең бу сабан туенда, валлаһи!
Әлбәттә, сабан туе кебек шатлык, уен-көлке бәйрәмендә милициягә бертөрле дә эш чыкмаса, ни яхшы булыр иде. Ләкин... менә килә бит күзе-башы тойган бер нәрсә! Чалбары төшкән, майкасы шуып чыккан, тешләрен ыржайтып, ак-караны күрмичә, кеше өстенә атылып бара. Нәрсә ул, ни эшләгәнен аңламыймы? Юк, аңлый, минемчә. Ләкин аңа гайрәт чәчәргә, кеше куркытырга, халыкны шаккатырырга кирәк.
Менә шул чакта әлеге кулын артка куеп торган милиционер килеп, егеткә әдәп белән каты гына итеп (ягъни шүрләтерлек итеп) берничә сүз әйтсә, «герой» һичшиксез куык кебек шиңәчәк. Сыналган нәрсә бит, хулиган асылда куркак җан ул, тик аның белән мәйханә генә килергә ярамый.
Моның кебек «геройларны» меңләгән халык арасыннан чүпләп алсаң, бәлкем, унга да тулмас. Әмма... бер юньсез сыер бөтен көтүне пычрата дигәндәй,, шулар сабан туеның һәртөрле ямен-тәмен җибәрәләр.
Сүз дә юк, мондый хәл бик күпләрнең эчен пошырырга, ачуын китерергә тиеш иде. Төркем-төркем кызларның бер урында нишләргә белмичә аптырашып торулары, кайбер өлкән абзыйларның, кулларын артка куеп, хәйран калгандай башларын селкеп йөрүләре, минемчә, нәкъ шул ризасызлык турында сөйли иде кебек... Шундыйларның берсе белән миңа сөйләшеп тә алырга туры килде. Бер җирдә шулай янымда гына басып торган шактый олы яшьтәге абзыйны күреп, мин аңа дәштем:
— Я, ничек, абзый кеше, сабан туе күңелле узамы?
Абзый, борылып миңа карап алды да көттерә төшеп, әйтеп куйды:
— һем, үзегез күрәсез инде ничек узганын...
— Күрүен күрәм дә, тик аңлап җиткерә алмыйм, — дигән булдым мин. — Сабан туемы бу, әллә никрутлар җыенымы?
— Алай. Никрутлар дисез, ә, дөрес әйтәсез!—Абзый кеше бераз башын селкеп торды. — Күз-колак юк, күз-колак, шуңа ул, иптәш, кем... Көтүчесез мал кая барып керми..
108
— Сабан туена нинди көтүче кирәк соң, элек булмаган бит ул?
— Элек картлардан курка торган идек, аннан җыенга аракы китертеп тутырмый торганнар иде.
— Шулаймыни?
Абзый зәһәр генә бер елмайды да, аннан кашларын җыерып, ачу белән әйтеп куйды: — һе, товарищ-иптәшләр районнан килеп, сабан туен ачкан булдылар да, үзләре тизрәк сыздылар. Булмый ул алай. Халыкка пример кирәк, әйе...
Бик дөрес сүз әйтте абзый кеше: «пример» кирәк, ягъни үрнәк, тагын да киңәйтебрәк әйткәндә, халыкның уртасында булу, эчендә кайнау һәм бөтен нәрсәгә юнәлеш бирә белү кирәк. Ә хәлбуки, соңыннан мәгълүм булганча, барлык район җитәкчеләре, бәладән баш-аяк дигәндәй, сабан туеның башыннан ук китеп беткәннәр иде. Хәтта яшьләрнең җаны булырга тиешле комсомолны да күреп-сизеп булмый иде.
Ярый, бу турыда сүз озынга китте булса кирәк, инде булмаса сабан туеның уен-ярышларын карыйк. Көрәш мәйданына киттек... Әйе, оны-тылмас Ьорын шуны әйтеп үтим: ат чабыштыру булмый икән. Тигез кыры юк диме, уңай юлы юк диме, һәрхәлдә иң кызыклы ярышны күрүдән мәхрүмбез. Ат чабыштырусыз сабан туе! — әллә ничек кенә бу — кызсыз туй шикелле, сөйләсәң, кеше ышанмас. Әлбәттә, эш биредә кырларның тигез булмавында түгел (элек тә кырлар тип-тигез түгел иде ләбаса!), ә гүзәл бер традициянең бетеп баруында. Хәлбуки, халык шундый яраткан, яшьләрдә исә егетлек, дәрт һәм спорт азартын уяткан ат ярышлары колхоз шартларында аеруча көчәеп китәргә тиеш иде. Соңгы елларда колхозларның ат малы шактый ишәйде, шул ук вакытта эш бик аз төшә аларга, хәзер инде ат белән сөрмиләр дә, чәчмиләр дә, урмыйлар да... Шуңа күрә күп кенә колхозлар ат үрчүен чикләр өчен тайларны, хәтта яшь колыннарны халыкка сугымга саталар. Димәк, һәрбер колхоз хәзер менә дигән нәселле атлар — шәп чабышкылар, асыл сөяк юргалар асрый ала. Моның өчен тик дәрт кирәк, теләк кирәк.
...Көрәш өчен түгәрәк мәйдан бер читтәрәк эшләнгән иде. Халыкның алдагылары чирәмгә утырганнар, арттагылары басып торалар. Түгәрәк уртасында җиңнәренә кызыл бәйләгән, башларына кара кәләпүш кигән биш-алты абзый кайнаша. Араларында бер нечкә муенлы, эшләпә кигәне дә бар. Анысы кулына зур блокнот тоткан. Кара кәләпүш кигәннәр эшләпә тирәсенә җыелалар да таралышалар, җыелалар да таралышалар. Зур хәзерлек бара.
Ниһаять, свисток булды. Бер көтү малай түгәрәк уртасына йөгерешеп чыктылар. Бераз ыгы-зыгыдан соң ике малай чалбар төпләреннән тотышып көрәшә башладылар. Эш бик кызу китте. Күз ачып йомганчы малайлар бер-берсен селтиләр дә ыргыталар, селтиләр дә ыргыталар... Бер егучыга унлабы сикереп тора. Кайчан кечкенә малайга берәр егет булып җиткәне дә чыгып ябыша.
Малайлар, малайлардан соң үсмер егетләр көч сынашкач, ниһаять, чират чын көрәшчеләргә дә җитте. Үлеп яратам мин татар көрәшен! Элек сабан туйларында һәм җыеннарда дөньямны онытып караган нәрсәм — ат чабышы белән көрәш була торган иде. Җыеннардан җыеннарга йөрүче атаклы чабышкыларның кайсы авылныкы, кемнеке булуын һәм атаклы батырларның исемнәрен яхшы белә идем. Үзем дә үсмер чакта малайлар белән яшел чирәм өстендә көрәшергә ярата идем. Заманында безнең Каргалыдан тирә-якта дан тоткан батырлар чыкты. Шулардай берсе — Ибли батыр — әле дә исән икән.
Белмим, яшь чакта шулай күренгәнмедер инде ул, әмма элек, сугышка кадәрге елларда, көрәш мәйданнарында бик әйбәт тәртип була торган иде. Халык көрәшне тын да алмыйча карый, тик берәр батыр икенчесен бик оста, матур итеп чөеп җибәргәннән соң гына мәйдан «гүүү» итеп китә торган иде.
109
Батырлар гадәттә мәйданның нәкъ уртасында көрәшәләр иде. Алар янында бер-ике өлкән агайдан башка берәү дә булмый (алар көрәшүчеләрне өйрәтмиләр, тик кем белән кем алышырга тиеш — шуны гына күзәтәләр), ә мәйдан түрендә тезелешеп ил картлары утыралар. Шунда ук озын колгаларда сөлгеләр, шәлъяулыклар... Еккан батыр бүләкне картлар алдында тез чүгеп ала торган иде. Кыскасы, свисток юк, бер өер өйрәтүчеләр юк, әмма чын тәртип бар иде. Хәзер исә нәкъ киресенчә: свисток бар, блокнот тотып йөрүче бар, әмма тәртип юк.
...Халык этәрешә, бер-берсенең алдына чыга торгач, зур түгәрәк тиз арада уч төбе кадәр генә булып калды. Менә бер кечкенә буйлы, карт чырайлы милиционер сыбызгысын яман кычкырта башлады, ә җиңнәренә кызыл бәйләгәннәр таяк алып, түгәрәкне киңәйтергә тотындылар. Аларга кушылып, бер исерек инвалид сыңар аягында сикерә-сикерә, култык таягын кешеләр өстенә селтәп йөри башлады. Ләкин аңа карап, барыбер тәртип урнашмады. Бигрәк тә бу тәртип түгәрәкнең уртасында юк иде. Әлеге кызыл бәйләгәннәрнең берсе көрәшчеләрне кушса, икенчесе аера; берсе егучыга, әйтик, яулык бирсә, икенчесе ни өчендер яулыкны тартып алып, оек тоттыра. Көрәшчеләрнең күбесе исерек, һәр көрәш артыннан бәхәс куба. Моны бигрәк тә көрәшүчеләрнең якыннары, дус- ишләре кыздырып җибәрәләр. Көрәшүчеләр чынлап аерылырга да өлгермиләр, алар инде түгәрәк уртасына йөгереп чыгып, дөнья куптаралар: берәүләре яңадай кушуны таләп итәләр, икенчеләре «үз батырларын» тиз генә читкә алып китәләр, һәм барысы да «кара кәләпүшләр» белән талашырга тотыналар.
Менә бервакытны йомры, тыгыз тәненә кыска җиңле ефәк күлмәк кигән базык кына бер егет чыгып көрәшә башлады. Хәрәкәтләре салмак, ашыкмыйча, җайлап кына алыша... Берәүне күтәреп салуы булды, түгәрәкнең төрле җиреннән әллә ничә кеше чыгып, егетнең кулын кысарга, аркасыннан кагарга тотындылар. Әле бер батырга да мондый хөрмәт күрсәтелмәгән иде. Башта мин дә моңа гаҗәпләнә калдым, ләкин бик тиз мәгълүм булды: ул, баксаң, Дөбъязның ашханә мөдире икән... Әмма кем генә булмасын, егеттә көч тә, сәләт тә бар иде. Рәттән берничә кешене егып салды ул.
Аның артыннан бер солдат мәйдан уртасына чыгып басты. Каешын салган, гимнастерка изүен чишеп җибәргән, такыр башлы бу солдатны армиядән кунакка кайткан Битаман егете диделәр. Әйтәсе дә юк, егет бик таза көрәште.
Бар да шушы солдат белән ашханә мөдире кебек көрәшсәләр иде, юк бит! һаман әлеге исереклек бәласе. Менә берәү, чәчен «подбокс» алдырган егет, чыкты да Битаман көрәшчесенең биленнән аласы урынга муенына үрелә башлады. Янәсе, ул французча көрәшеп күрсәтмәкче! Битаман егете аңа алай да әйтеп карады, болан да әйтеп карады, юк, тыңлата алмады, — теге һаман аның муенына үрелде. Ахыр да солдат «подбоксның» биленнән эләктереп алды да чөеп җибәрде. «Подбокс» барып төшкән җиреннән дүрт аякланып торды да, халыкка карап, иңбашларын җыерырга тотынды: янәсе, моның кебек көрәшә белмәгән кеше J белән нишлисең инде?!.
Гомумән, кызыклар күп булды. Мәсәлән, бер кызмача баш авызына папиросын кабып көрәште. Ике тапкыр мәтәлеп барып төште, әмма авы-зыннан папиросын ычкындырмады.
Көрәшүчеләрнең барысына да (екканына да, егылганына да) кулъяулык, хатын-кыз оегы, метр-метр ярымлап тураган ситсы бирделәр. Сабан туенда бер генә дә сөлге юк иде.
Көрәшне ахырына кадәр карап булмады. Әлеге дә баягы, сукыр су- • фый таягы дигәндәй, һаман түгәрәк бозылды, мәйдан уртасында һаман i исерекләр буталды, әлеге бәләкәй буйлы, карт чырайлы милиционер
110
абзый, сыбызгысын туктаусыз «чыр-чыр» сызгыртып, халык куды, әледәп- әле исерек инвалид култык таягын кешеләр өстенә селтәп йөрде.
Түгәрәктән читкә китсәң, һаман шул төркем-төркехм исерекләр, Һаман шул сүгеш тә талаш, йөз җирдән уйнаган гармонь тавышы, «Алмагач- лары»н акырып җырлау... һәм шуларның барысы өстеннән бөтен мәйданны яңгыратып, багана башындагы репродуктордан Рәшит Бейбутов «Сукбай» көен җырлый да җырлый. Көе дә матур, җырлаучысы да шәп, әмма берөзлексез әйләндергәч, ул да тәмам туйдыра икән.
Шул шау-шу эчендә йөргәндә үзем белән булган бер хәлне яшереп кала алмыйм. IIн өчендер вакыт-вакыт бугазыма төер килеп тыгылды, һәм мин эчемнән генә үксеп куйгаладым. Нәрсә бу, нидән бу? Аңлатып бирүе гаять читен. Тик бернәрсәне шул чакта үтә ачык хис иттем: үзем дә мнн шушы халыкның бер тузаны, миңа якын, миңа кадерле ул...
... Инде ерак авыллардан килгән машиналар китә дә башладылар. Бүтән карар нәрсә юк иде, без дә кайтырга булдык. Хуҗа калган кунакларны җыеп алып килгәнче мин бер куак төбенә ятып тордым. Шул чакта яныма шәһәрдәге күршем килеп чыкты, «һи, син дә монда икәнсең!» дип күреште бу минем белән... Аннан бераз сөйләшеп алдык.
— Я, сабан туе шәп булдымы?—дип сорадым мин аңардан.
— Бик әйбәт булды, — диде күршем.
Аның болай кисеп әйтүе мине гаҗәпләндерә калды.
— Чынлап әйтәсеңме?
— Чынлап әйтәм.
— Нәрсәсе әйбәт булды соң?
— Халык күп килгән... Сәүдәне яхшы оештырганнар...
— Шуңа күрә исерекләр бихисап, — дип кыстырдым мин.
— һи-и,—днде көлеп күршем, — сабан туенда эчмәгән кеше буламыни, җүләр. Бүген халык коена инде, коена... Ярый әле монда барысы да тыныч узды. Культурно.
— Нигә, тәртипсезлекләр дә буламыни?
— һи, тәртипсезлек дисең син... Настоящий сугышлар була. Пожар насосы эчәгесеннән су сиптереп кешеләрне аера алмыйлар.
Минем күршем сабан туйларына күп йөргән кеше. Ел саен аның я Арчага, я Дөбъязга, я Әтнәгә кайтмыйча калганы юк. Инде ул бүгенге сабан туен «әйбәтләр» рәтенә кертә икән,— белеп кертә. Димәк, апың бу бәясе белән хисаплашмыйча булмый. Соңыннан сабан туенда күргәннәрне язаргамы — юкмы, дип уйлаган чакта, күршемнең әйткәннәре һаман искә төшә торды. Ихтимал, утырып язарга мәҗбүр иткән сәбәпләрнең берсе дә шул булгандыр...
Мин очеркның башына ук «нәкъ булганча» дип язып куйдым. Әйе, бу шулай, биредә нәрсә турында гына сүз бармасын, һәркайсы, нәкъ булганча, натурадан алынды. Хәтта, шул күргән-ишеткәннәрдән үзгәрә барган настроениене дә мөмкин кадәр дөрес, ачык итеп язарга тырыштым... Кичтән авылга килеп төшү күңелле булды, сабан туеның иртә- сендә авыл матур иде, бөтен җирдә бәйрәм рухы сизелеп тора иде, бу хәл күңелләрне сөендерде, җылы истәлекләр уятты. Ә менә сабан туе үзе көткәнне бирмәде, күргәнебезчә, ул ямьсез, кызыксыз, начар узды... Әйтәсе дә юк, бик авыр тойгы калдырды ул!..
Мии, әлбәттә, бер Дөбъяз сабан туеннан чыгып', гомуми нәтиҗә ясаога җыенмыйм. Үз күзем белән күрмәгәч, бүтән җирләрдә дә сабан туйлары нәкъ Дөбъяздагы шикелле дип әйтергә хакым юк минем. Әмма ишетүемә караганда, күп кенә районнарда сабан туйлары Дөбъяздагы шикеллерәк уза, имеш. Дөресме бу? ДАенә шул турыда сүз кузгатыр өчен дә мии үз күзем белән күргәнне һич яшермичә язып чыгарга кирәк таптым.

...Хәзер инде сабан туйлары узган яшел кырлар ак кар астында ята. Кыш уртасында сабан туе турында язып чыгу, ихтимал, кайберәүләргә бик сәер дә булып тоелыр. Ләкин җырда әйтелгәнчә, «менә килер ямьле җәйләр гомере бар кешегә». Әйе. Җәйләр килер, сабан туйлары тагып шаулап узар. Ел тәгәрмәче туктап тормый, һаман әйләнә ич ул!
Шулай булгач, кышкы бураннарда чәчәкле язларны искә төшереп, төрле җитди мәсьәләләр рәтеннән шушы мин кузгаткан мәсьәлә турында да сүз алып барсак, бер файдалы эш эшләмәбезме? Миңа калса, игътибарга бик лаеклы нәрсә бит ул, безнең сабан туйларыбыз... Халкыбызның борын-борыннаи сакланып килгән гүзәл бер традициясе ул, аның хезмәте белән турыдан-туры бәйләнгән күңел ачу һәм көч сынашу бәйрәме. Республикабыз эчендә генә түгел, татарлар яшәгән башка өлкәләрдә дә халык аны ел саен үткәреп килә. Бүтән милләт халыклары да безнең сабан туйларыбыз белән кызыксыналар, килергә, карарга, катнашырга яраталар.
Шулай булгач, ни өчен аны, сабан туен, үзенең бөтен милли байлыгы, купшылыгы, матурлыгы белән уздырмаска? Ни өчен аның борыннан килгән уеннарын акрынлап бетерә барырга? Мәсәлән, шул Дөбъяз сабан туенда ат чабыштыру, йөгерешү, буйга да, югарыга да сикереш, баганага менү, кашык кабып йөгерешү, чүлмәк вату, капчык белән сугыш, аркан тартыш һәм башка шуның кебек кызыклы ярышларның берсе дә булмады. Ни өчен алар бетәргә тиеш? Ни өчен сабан туен чын мәгънәсендә көч, сәләт, батырлык һәхм шатлык бәйрәме итмәскә? Нигә аны җыелып эчү һәм исереп таралу урыныннан күңел ачу, бергәләп уйнау-көлү, үзара танышу, дуслашу урынына әйләндермәскә?
Сабан туе — сабан туе булырга тиеш! Сабан туенда милли уеннарны да, милли киемнәрне дә, чиккән башлы сөлгеләрне дә күрәсе килә, скрипка-гармонь моңнарын да, кара дугаларда кыңгырау чыңнарын да ишетәсе килә, һәм бигрәк тә сабан туеның, бөтен милли традицияләрен саклаган хәлдә, яңа уеннар белән баетылып, чын культура бәйрәме буларак, оешкан рәвештә тәртип белән узганын күрәсе килә. Бетсен иде анда һәртөрле башбаштаклык, хулиганлык, үзара сугышлар... Халкыбызның дәрәҗәсен төшерә бит мондый ямьсез күренешләр.
Моның өчен нишләргә кирәк, кемнәр бу турыда кайгыртырга тиеш, безнең культура һәм спорт оешмаларының, аеруча комсомолның сабан туена катнашлары ничек булырга тиеш? — менә кадерле укучылар алдына куясы килгән сораулар шушы. Бу уңай белән районнардагы иптәшләрнең фикерләрен ишетү аеруча файдалы булыр иде... Көн-төн тырышып эшләгән халкыбызның бәйрәмнәре дә матур, күңелле узсын, иптәшләр!

112