МИСЫР ШАГЫЙРЬЛӘРЕННӘН
МӨХӘММӘТ КАМАЛ
ЛӘГЪНӘТ СУГЫШКА!
Син биергә мине чакырасың!
Оныткансың
Хәзер миндә култык таягын.
Сугыш
йөрү хокукымны тартып алды, Өзелеп калды минем аягым.
Ә син
Мине биергә өндисең!
һич онытылмас
ул дәһшәтле чаклар, Күпме газап чиктек ул көндә, Ят самолет, ләгънәт, очып йөрде Туган Каһирәбез күгендә.
Куркыныч кош булып,
бөтерелде ул, Җир тетрәтеп туплар шартлады, Сугыш болыты булып, явыз очкыч
Аяз күгебезне каплады.
Ыңгырашты илнең бар ягы, Мин аяксыз калдым, • шуннан бирле
Миндә менә култык таягы!
Хәтерлимсең, йөрәк әрнетерлек
Ул көннәрнең шомлы кичләрен? Күк шыкырдый, гүя баш очында Чарлый сугыш үзенең тешләрен.
Елау, аһ-зар,
кызган металл чыңы, Җимерелүе түбә, йортларның,
Сиреналар... барысы буталдылар Тавышы белән шунда тупларның.
Прожекторлар алтын баганаларын, Болытларга кадәр күтәрде. Җитез нурлар шулай бер туктаусыз, Капшап торды төнге күкләрне.
Тук-тук итә җирдә кул таягым, Әйтерсең, ул каргый сугышны, Миллионнарга газап алып килгән, Мине гарип иткән сугышны.
Мәңгелеккә сугыш мәхрүм итте Җирдә йөрү хокукымнаи мине, Мин бер гарип—җуйган аягын,— Син биергә мине чакырасың, һәм күрмисең Кулымдагы култык таягын.
Мостафа Ногман тәрҗемәсе.
6