Логотип Казан Утлары
Публицистика

«КАВИ НӘҖМИ»


Татар совет язучыларының иҗат-ларына багышланган монографик характердагы хезмәтләр бүгенге көнгә кадәр әле бармак белән генә санарлык. Менә шуңа күрә «Кави Нәҗми» XX исемле тәикыйть-биогра- фик очеркның дөньяга чыгуы файдалы һәм ул татар совет әдәбияты тарихын өйрәнүгә материал булып тора.
Н. Гыйззәтуллин үзенең бу тән-кыйть очеркында К. Нәҗминең иҗа-тына тулы анализ ясый, аны совет әдәбиятының гомуми үсеш процес-сыннан чыгып тикшерә. Шулай ук бу хезмәттә язучының иҗат биогра-фиясен тулыландыра торган фактик материаллар да бар. Әле моңарчы К. Нәҗми турында байтак мәкаләләр язылган булса да, очеркта шу- ларны тагын да баета торган, язучының иҗатын тирәнрәк характерларлык фактларның бирелүен җитди тикшеренүләрнең нәтиҗәсе итеп карарга кирәк.
Тәнкыйтьче, К. Нәҗми әсәрләренә анализ биргәндә, сюжет — композиция мәсьәләсен, типик характерларның бирелешен үзәккә куя һәм бу мәс ьә л әл әр дә н 11 гезл е у й л а и ул а р алып бара. К. Нәҗминең хикәяләреннән алып романына кадәр композицияне бирүдәге кыенлыклары һәм үсүе эзлекле күрсәтелә.
Әмма язучының иҗатындагы кар-шылыклары, имажинизм белән ма-выгуы очеркның беренче битләрендә йомшак кына әйтелә дә, бу нәрсә
XX Н. Г ы й з з ә т у л л и н. «Кави Нәҗми», Таткнигоиздат, 1956.
хикәяләренә кергәч, бөтенләй оны-тыла. Асылда исә, егерменче елларда К. Нәҗми хикәяләренең идея-ху- дожество ягыннан камилләшеп җитмәве, аның тәҗрибәсезлеге өс- тенә, реалистик әдәбиятның үсеш тенденциясен аңлап бетермәүдән ки-леп чыкты. Язучының беренче хи-кәяләрендә имажинизм тәэсире көчле иде. Яңа әдәбиятның стилен эзләүче яшь язучылар вакытлыча символизм, имажинизм, футуризм йогынтысына бирелделәр. Бу чор әдәбиятындагы сыйнфый көрәш тә яңа реалистик әдәбият өчен стиль эзләнүләре тирәсендә, форма белән эчтәлекнең берлеге өчен барды. Бу еллар әдәбиятына тәнкыйтьче гомуми рәвештә генә кагылып үтә. Бу чорда формалашып килә торган К. Нәҗминең иҗат каршылыклары егерменче еллар әдәбиятының үсеш тенденциясеннән чыгып тулырак күрсәтелергә тиеш иде.
Тәнкыйтьче К. Нәҗми хикәяләрен тикшергәндә сурәтләү чараларыннан берсе итеп пейзажны ала һәм аның функциясен ачып бирә. Тик һәрбер хикәя саен ул пейзаж турында кайта-кайта сөйләп барганга күрә («Чыныгу», «Шобага», «Яр буендагы учаклар» һ. б.), очеркның стилендә кабатлау килеп чыга. Әгәр
119
автор К. Нәҗминең стилендә сурәтләү чарасы итеп алынган пейзажның характерлы якларын җыеп, аларны бер җепкә теркәп биргән булса, әлбәттә очерк җыйнаграк һәм кызыйлырак булыр иде.
К. Нәҗми иҗатында жанр төрле-леге дә һәм тема төрлелеге дә көчле. Аның колхозлашу темасына ба-гышланган хикәяләре («Якты сукмак» һәм «Кояшлы яңгыр») идея проблемасы һәм художество эшлә-нешләре белән әдәбиятта уңышлы әсәрләрдән саналалар- Очеркның авторы шушы әсәрләрне анализлауда йомшаклык күрсәткән. Ул бары тик образларның функцияләренә, ал арның Вазыйфаларына гына кагылып китә. Әсәрдәге геройларның билгеле бер проблеманы, куелган мәсьәләне чишү йөзеннән бирелүләренә игътибар итми. Шуның өчен очеркта типиклаштыру һәм сюжет-композиция мәсьәләләре тоныклана, тикшерүченең стилендә җанлылык бетә, схема һәм социало- гия өстенлек ала. Асылда исә тән-кыйтьче бу повестьларда язучының сизелерлек борылыш алып үсә баруын, яңа тормышны тирәннән өйрәнеп, аны художество кыйммәте булырлык әсәрләрдә чагылдыра башлавын билгеләргә тиеш иде. Ә бит яңа тормышны өйрәнеп, аны типик хәлләрдә конкрет образлар хәрәкә-тендә сурәтләп бирү өчен язучылар күп кенә кыенлыклар кичерделәр. К. Нәҗми дә, элекке кыенлыкларны җиңеп, үзенең повестьларында инде композиция төзеклегенә һәм сюжет бөтенлегенә ирешә, бигрәк тә көрәш- че-герой образын индивидуальләш-терүдә уңышлы адымнар ясый. Аның хикәяләрендә геройлар гомуми сый-фатлар белән бирелгән булса, хи-кәяләрендәге Мәдинә («Якты сукмак») һәм Ситдыйк («Кояшлы яңгыр») образларын язучы кайбер индивидуаль сызыклар белән эшләүгә килә. Шулай да әле бу хикәяләрендә дә геройның индивидуаль сыйфатлары, эчке дөньясы аның эше, хәрәкәтендә түгел, бәлки күбесенчә язучының үзенең хикәяләвендә бирелә. Мондый стиль алымы, өлешчә, уңай геройны тоныкландыра һәм күләгәли.
К. Нәҗми кире типларның гому- миләштерелгән образларын эшләүдә осталык күрсәтә. Язучы бу очракта сатира стилен куллана. К. Нәҗми иҗатында сатира теге яки бу образны көлкеле итеп, аерым хәлләргә куеп тасвирлау өчен түгел, бәлки кол хозл а шу ел л а р ы 11 да гы сый н ф ы й каршылыкларны, кыенлыкларны тулы рәвештә ачып салуга һәм тормыш материалын конкрет сурәтләү өчен стиль алымы булып керә. Сатира стиле әсәрнең художество ягын, хәрәкәтне һәм вакыйгалар агышын көчәйтә. Очеркта бу, мәсьәләләр тиешле урын алмаганнар.
«Язгы җилләр»гә кергәч кенә очеркта көтелгән художество анализы бирелә. Роман кебек зур жанрда язучының композицияне бирүдәге уңышлары һәм кыенлыклары дөрес, ачык бәяләнгән. Бу бүлектә типик-лаштыру мәсьәләсенә дә киң урын бирелеп, аеруча тәнкыйтьче әдәби образларның эшләнешләренә җитәр-лек туктала.
1\. Нәҗми бу романы белән, ху-дожник буларак, революцион көрәш проблемасын сурәтләүдә, стиль мәсьәләләрендә, әлбәттә, уңышка иреште. Аның башка әсәрләренә караганда «Язгы җилләр»дә типлар үстерелеше, алардагы индивидуаль-лек, шәхес буларак ачылуы зур урын тота. Романнан алынган өзекләр дә уңышлы сайланып, алар очеркны тулыландыралар, тәнкыйтьченең стилен җанландыралар.
Ләкин бу бүлектә дә типиклаштыру мәсьәләсендә язучының уңышлы һәм җитешсез яклары ачылып бетми әле. Очеркның авторы түбәндәге моментларны игътибарсыз калдыра:
К. Нәҗми, бер яктан, үзенең рома-нында геройның гомуми сызыкларын таба, аны җыелма образ буларак җиңел эшләсә дә, аның кө- рәшче-герое индивидуаль тип булып җитә алмый. Аңа художество үткенлеге, конкретлык һәм төгәллек җитешеп бетми. Мәсәлән, әсәрдәге үзәк образ булган Мостафа да киң масштаблы вакыйгалар процессында үзенең эчке дөньясы белән үсә баручы түгел, бәлки гомумирәк образ булып кына хәтердә кала.

Икенче яктан, язучы — героик кө-рәш картиналарын, масса-күләм сценаларны бирүдә оста художник. Вакыйгаларны типик хәлләрдә сурәт-ләү, көтелмәгән эпизодлар биреп, укучыга яшен көчедәй тәэсир итү — К. Нәҗминең стиле өчеи характерлы. Бу алым — татар реалистик әдәбиятында Г. Ибраһимовтаи килә торган бер уңай традиция. К. Нәҗми шушындый уңай традицияләрне үстерә, аны яңа темалар белән эшкәртә һәм баета.
«Язгы җилләр» романында халык-лар дуслыгы проблемасын Н. Гыйз- зәтуллин, революцион көрәш вакый-галарыннан чыгып, дөрес характерлый һәм аны әсәрдә үзәк проблемаларның берсе итеп ала.
Әмма язучының халыклар дуслыгы идеясен геройларның үзара мөнә-сәбәтләрендә, эшендә, җанлы эпи-зодларда күрсәтелүенә киңрәк тук-таласы урында, тәнкыйтьче коры сөйләү һәм гомуми фикерләр белән генә чикләнә.
«Язгы җилләр» киң масштаблы әсәр, анда көрәш вакыйгалары көчле, җанлы сурәтләнә. Тәнкыйтьче романдагы тарихи көрәшнең реали-стик планда бирелүен дөрес күрсәтә. Шулай да очеркның авторы әсәрнең тарихи фонына, тарихи көрәшнең җирлегенә әдәби-художество бире-леше ягыннан гына чыгып карый. Казан — Россиянең башка күренекле шәһәрләре шикелле, революцион вакыйгалар кайнаган урын. Әнә шул хәрәкәт әсәрдә Баку пролетариаты йогынтысында гына үсә, Хәсән Айвазов шул утны кабызучы рәвешендә йөри. Асылда исә, үзәк шәһәрләрдәге пролетариатның хәл-иткеч көрәше, революция ялкыны Россиянең барлык губерналарына сигнал бирде, төп җитәкче ролен үтәде. Тарихи вакыйгаларның романда чагылышына очеркта тиешле бәя бирелмәгән.
Тәнкыйть-биографик очеркта тра-диция һәм новаторлык мәсьәләсенә киң урын бирелгән. Тәнкыйтьче бу мәсьәләдә язучының бөтен иҗаты буенча эзлекле тикшеренү үткәрә. Аны гомуми рәвештә генә түгел, бәлки К. Нәҗминең М. Горький, Л. Толстой кебек художниклардан өйрәнүен конкрет материаллар беләк күрсәтә. К. Нәҗми М. Горькийдан идея юнәлешен, сюжет-композиция- не тирәннән өйрәнсә, Л. Толстойның ул художество осталыгын үрнәк итеп ала. Болар, һичшиксез, дөрес. Әмма бу мәсьәләгә дә тәнкыйтьче бер яклырак якын килгән шикелле. Аныңча, К. Нәҗминең реалист язучы булып формалашуында фәкать рус классик һәм совет әдәбияты вәкилләре генә төп урынны тоталар, ә милли әдәбиятның бай тәҗрибәсе, реалистик традициясе бөтенләй телгә алынмый. Безнеңчә, К. Нәҗми Г.Ибраһимовтаи сюжет-композиция бөтенлегенә, художество осталыгына ирешү юлларын бик эзлекле өйрәнгән. Хәтта баштарак язган әсәрләрендә яшь язучы Г. Ибраһимов стиленә механик иярүләр белән дә мавыга. Шулай булгач, К. Нәҗминең язучы-художиик булып формалашуында рус художниклары белән беррәттәи, татар классик язучыла- рының да роле зур булды дип әйтә алабыз.
Тәнкыйть-очеркта язучының сти-ленә бернинди күзәтүләр ясалмый. Гомумән, стиль мәсьәләсе очеркта бөтенләй куелмаган. Бу мөһим мәсь-әләне читтә калдырып, тулы худо-жество анализына ирешеп тә булмый. Әдәбиятның спецификасын ачуда, эчтәлек белән форманың берлеген билгеләүдә тел, стиль чаралары зур урынны тоталар.
Очеркта авторның үз стиле әйбәт тәэсир калдыра; ул җиңел укыла, фикерләр гади сүзләр белән әйтеп бирелә.
Югарыда әйтелгән җитди кимче-лекләргә карамастан, Н. Гыйззәтул- линның бу хезмәте киң катлау уку-чылар, әдәбият сөючеләр өчен әһә-миятле. Н. Гыйззәтуллин К. Нәҗминең иҗат юлын әдәбиятның теоретик мәсьәләләре яктылыгында тикшерә. Язучының иҗатына дөрес бәя бирә. Аның үсешен, уңышлы якларын ачык күрсәтә. Китапның шулай ук К. Нәҗми иҗатын пропагандалауда да роле зур.
М. ҖӘЛӘЛИЕВА.