Логотип Казан Утлары
Шигърият

ИРТӘ


Болын эчләп кайтып киләм, Тар юл түбән таба илтә. Әйтеп бетергесез хозур, Бизәккә бай бүген иртә.
Сукмак буе сары чәчәк — Ука белән чиккәнмени? Аланнарда җиләк-җиләк — Утлы күмер сипкәнмени?!
Куак, үләннәр, әйтерсең, Шыбыр салкын тиргә төшкән, Көзге ватыгыдай якты Чыклар уйный һәммә төштә.
Чикерткәләр сайрамыйлар, йоклый булыр алар эреп. Төклетура гына оча Чәчәкләрнең хәлен белеп.
Пост алмашып кайтып киләм, Сукмак казармага илтә, Сакта тордым, менә шундый Күркәм булсын, дип, бу иртә.