ГАЛИМҖАН ИБРАҺИМОВКА 70 ЯШЬ
Галимҗан Ибраһим о в (1913—14 елларда төшкән рәсем).
Шушы елның 12 мартында татар әдәбиятының классигы, атаклы совет язучысы Галимҗан Ибраһимовка 70 яшь тулды. Галимҗан Ибраһимов— Г. Тукай, Ф. Әмирхан, М. Гафурилар- ның замандашы. Ул үзенең иҗат эшчәнлеген Октябрь революциясенә кадәрге караңгы көннәрдә үк, демократик рухтагы әсәрләре белән башлый. Татар тормышындагы искелеккә каршы көрәшкән югары художестволы реалистик әсәрләре белән бу елларда ук ул меңләгән укучыларның йөрәген җилкендергән, уйларын биләгән зур сүз остасы булып таныла. Аның «Яшь йөрәкләр» (1912) романы һәм хикәяләре татар әдә
50
биятындагы реалистик традицияләрне тагы да үстерә, тирәнәйтә төште.
Совет чорында Галимҗан Ибраһимовның таланты тагы да ныграк ачылды, әдәби осталыгы тагы да камилләште. Ул — татар әдәбиятында социалистик реализм методын нигезләүчеләрнең берсе. Аның «Безнең көннәр», «Казакъ кызы», «Тирән тамырлар» романнары һәм «Татар хатыны ниләр күрми» повесте татар совет әдәбиятының алтын фондына керделәр.
Галимҗан Ибраһимов — талантлы язучы гына түгел, ул — олы галим, зур җәмәгать эшлеклесе дә. Аның тел белеме, тарих, әдәбият теориясе буенча булган күп санлы тикшеренүләре бүгенге көндә дә әһәмиятләрен югалтмаганнар. Сәнгать өлкәсендәге күренекле хезмәтләрен искә алып, 1928 елны ул СССР Дәүләт сәнгать фәннәре академиясенең члены итеп сайланды. Ә 1932 елны Бөтен Россия Үзәк Башкарма Комитеты Галимҗан Ибраһимовка Хезмәт Батыры исемен бирде.
Галимҗан Ибраһимов 1938 елның 21 январенда үлде.
Г. ИБРАҺИМОВ ХАТЛАРЫ
Редакция журналның бу санында Галимҗан Ибраһимов- ның язучы Хөсни Кәримгә, Ф. Әмирханга, шагыйрь Мәҗит Гафурига Һәм Башкортстан педагогия институты студентларына язган хатларын укучыларга тәкъдим итә. Кайбер хатлар берникадәр кыскартылды.
8 ноябрь, [1913 ел], Казан,
Хөсни иптәш! 1
Төрмәдән чыкканлы бирле2 сиңа хат яза алганым юк. Ачуланган булсаң, кичерә күр. Үзендә дә шундый эшләр булгалый торгандыр әле.
«Аң»ның3 секретарьлыгын алдым. Моны, бәлки, ишеткәнсеңдер дә. Яшь фикер, яшь куәт — «Аң» тирәсенә җыелсын иде. Чын мәгънәсе илә әдәби вә мәдәни бер мәҗмүга шәкеленә керсен иде, дим. Синең «Волга» хакындагы мәкаләң миндә. Бәйрәм номерына кертә алмадым. Чөнки Шәһит4 теге шигыреңне5 бирде, аны баскач, «Волга» калды. Чөнки бер номерда ике имза килешеп бетми.
«Волга»ң да хиссият зур. Ләкин эшләнүе җитми. Бик ашыккансың. Мин сине беләм, син башында түгел, кәгазьдә эшлисең. Мин үзем дә шулай. Шуңа күрә, иптәшлектән әйтәм, син һәрбер мәкаләңне, һич бул- маса, өч мәртәбә язып чык. Беренчесе алган маузугың хакында башыңа ни килсә, тәртибенә-фәләненә ригая кылмыйча, тутырасың да чыгасың. Икенчесендә шул әүвәлге маузугны табигый тәртипкә һәр фикер вә картинаны тиешле урынына куеп чыгасың. Өченчесе инде актык эшләү була. Менә шулай эшләгәндә синең мәкаләләр бик шәп чыгачак. Чөнки синдә фикер бар, хис бар, каләм дә бар, тик шуларның ачык картинада табигый тәртип белән тезелүе җитми.
«Волга» бераз үзгәрсә, гаҗәпләнмә. Синең иптәшчә мөгамәләңә таянып, мин аны төзәткәләдем.
«Аң»га тукталмый яз. Яхшы итеп эшләсәң, һәр номерга керә барыр. Гонорар иң азы өч тиен 6. Мәкаләсенә күрә арттырырга да мөмкин булыр/Әдәбият хакында, шигырь хакында язгаларсың дип уйлыйм. Ул хакта тәрҗемәләр дә матлуб. Шигырең булса, җибәр. Ләкин басармын дип алдан сүз бирә алмыйм. Иптәшчә мәкамилә булсын, кире кайтарсам, үпкәләмәссең.
Сине авыру дип ишетәм. Кыен көннәрең үтеп, матди тәэминнән соң андый хәлгә төшүеңә бик кайгырам. Сәламәтләнүеңне телим.
4* 51
Язуларыңны конверт тышына «Галимҗан Ибраһимовка махсусын» дип куйсаң, тагы арурак булыр.
Озын хат яз әле.
«Аң»ның анкетыиа, әлбәттә, җавап язарсың. Дәхи бер нәрсә: «Идел»дә7 «Аң»ның үзгәреше хакында бернәрсә үткәрә алмассыңмы?
Андагы белешләргә сәлам сөйлә. Сәгыйть8 әфәнде ни хәлдә?
Бакый дуслык вә иптәшлек илә
Галимҗан Ибраһимов.
[Р. S.]
Иртәгә бәйрәм 9. Ләкин тәбрик итәсем килми. Чөнки йөрәгемдә андый бер хис юк, ә риаланырга теләмим.
Рәсемеңне алдым. Зур рәхмәт. Алдыргач, үзем дә җибәрермен.
Хөсни, «Аң»да татар ысулы тәрәкъкыйсы вә кичерелгән дәверләре хакында бернәрсә кирәк иде; Моны «Бәдәвам» вә «Фәзаилшөһүр»ләр- дәи, Каюм Насыйри, Заһир Бигиләрдән башлап, хәзерге минутка терәргә лазым булыр, һәм һәрбер дәвергә аерым мисал вә нәмүнәләр китерергә тиеш. Шуны уйлап карамыйсыңмы? Синдә фикереңнең факттан күбрәк чыгуы бар. Бу хезмәттә исә, фикердән артык факт вә нәмүнәләр кирәк булыр.
1 Хөсни—Хөсни Кәрим (1887 елда туган), татар совет язучысы.
2 Төр мәдэн чыккайлы бир л е... — Г. Ибраһимов 1912 елның көзендә Казаннан Киевкә китә. Анда, мөселман студентларының яшерен оешмасында катнашкан өчен, 1913 елның апрель урталарында кулга алына. Төрмәдән шул ук елның июнь ахырында чыгарыла.
3 «Аң» — 1912—1918 елларда Казанда чыгып килгән әдәби һәм иҗтимагый журнал. Г. Ибраһимов бу журнал редакциясендә өч ай секретарь булып эшли.
4 Шәһит — Шәһит Әхмәдиев (1888—1930). Ул Г. Ибраһимов һәм Хөсни Кәрим белән «Галия» мәдрәсәсендә бергә укыган. Соңыннан язучы, журналист, җәмәгать эш- леклесе, Татарстан Мәгариф Комиссариатының халык комиссары.
5 Теге шигыреңне — сүз X. Кәримнең 1913 елда язылган һәм «Аң» журналында басылып чыккан «Былбылга» дигән шигыре турында бара.
6Гонорар иң азы өч тиен... — «Аң» журналында басылган текстның һәр юлына өч тиен.
7 «Идел»— 1907—1914 елларда Астрахан шәһәрендә чыгып килгән, патша власте тарафыннан туктатылган татар газетасы.
8 Сәгыйть — Сәгыйть Рәмиев (1880—1926), шагыйрь.
9 И р т ә г ә бәйрәм — корбан бәйрәме.
25 апрель, 1914 ел, Сухум.
Хөсни иптәш!
Хатыңны алдым. Мин сиңа берничә мәртәбә язарга уйладым, ләкин адресың булмады. Элек андый вакытта «Идел» аркылы мөмкин иде. Хәзер туктаган дип ишеттем. Үзеңнең башлап искә алуың бик ярады.
Казаннан зарарсыз гына жалованье, мәсьүлиятле эшне ташлап китү халыкка ят күренде. Моны күпләр төрлегә хәмел иттеләр. Син дә «Аң»- нан китү дигән шикелле карыйсың. Юк, алай түгел, мин «Аң»нан китмәдем, Казаннан киттем: «Аң»ны Кавказда, Киевтә, Мәскәүдә, һич булмый икән, Астрахан, Уфада чыгарырга булса иде, мин аны ташламас идем. Мин Казанда шул мәгълүм мохиттә тора алмыйм. Казан үзенең Печән базары, Болагы, Балык базары белән, аннан бигрәк тә эшсез, имансыз, фасыйк яшьләре, баштанаяк мәгънәсез интригалар эченә чорналып беткәй «хадиме милләт»ләре белән мине гаҗәп туйдырды. Теге елны, гаҗиз булгач, Киевкә киткән идем. Бер ел үтте, Казанның биргән начар тәэсире йөрәктән чыкты — Гәрәйнең1 «Аң»га чакыруын кабул итә бирдем. Ләкин Казан һаман шул Казан, яшел хадимнәр һаман шул иде. «Аң» и ы ташлауны мин кызгандым, ләкин Казанда торуның имканы калмагач, һәм кеше чишелмәс төсле хисне өздем дә — вәссәләм.
52
Мин хәзер һәйбәт җирдә яшим. Килешли Киевтә өч атна булдым Одесса аша дүрт көн диңгез. Сухум да зарарсыз гына шәһәр. Театрга бай түгел, көтепханәләре ярлы — бу ягы бераз мөшкил, ләкин аның урынына табигате бик бай. Шәһәр диңгез буенда. Нәкъ ярда әйбәт бульвар бакчасы бар. Шәһәрнең бер кырые тауга терәлә — җәнүп чәчәклә- ре илә тулган зур бакчалар бар. Гомумән, монда шәһәр икәне аз хис кылына: урамнар киң, йортлар карсак, сирәк, урамнар, өй буйлары агачлар белән тулы, бер як диңгез, бер як тау — менә бу шәһәрлекне, шәһәрнең йөрәкне баса торган явыз сыйфатын бетерә. Миңа һәм шул ягы ошады да. Мөмкин булса, бераздан тирә-якка йөреп килергә дә дәртем бар. Моннан бер утыз чакрымда, диңгез буенда, Яңа Афон дигән монастырь бар. Гаҗәп мактыйлар. Шуны күрергә өмидем. Гомумән монда килүдән шатмын. Күңел күтәрелә, рух тула. Җәй көне үтә эсселәр хәлдән екмаса, көзгәчә торырга исәбем бар.
Эшләргә кәеф тә табыла, вакыт .та күп. Тик бераз кыйммәт, ләкин нишлисең, шуңа күрә Кавказ бит! Сиңа язмадым бугай, мин бит «Безнең көннәр» язам. Бу «Хәят дулкыннары» атлы трилогиянең беренче җизьэ була. Хәзерге чамаларда өч йөз биттән артмас кебек. Ахырга таба арта торган да булса, ничек булыр. Моны Гәрәйләргә бирәм. Килештек. Мин май ахырларына мәтбагага бирергә булыр дигән нияттә- мен. Шул вакытка тәмам кулымнан җибәрергә тырышам.
Синең теләкләргә рәхмәт, иптәш. Башта хыял, йөрәктә хис бар — эшләргә форсат бар, настроениеләр булсын...
«Татар шагыйрьләре» китабының күп тәнкыйтькә очравы шулай ук син дигәнчә. Ләкин, иптәш, шуны онытма, китапның төрле яктан, яманнан да булсын, каралуы — зарарлы эш түгел. Аннан соң татарның зәукы белән бу турыда килешеп бетүне мин үземә бервакытта да шарт итмим. Тукай хакында «йолдыз» 2ның икенче апрелендә тагын бер мәкаләм булды. Күрдеңме? Ни дисең?
«Идел көлә» 3 не мин бераз төзәттем. Тиз керәчәк материал эченә төреп калдырдым. «Китапчы» хакындагы тәнкыйтең кермәстер. Әмма теге, исеме хәтеремнән чыкты, яшь тормыш хакындагысы тиздән керәчәк иде. Мин киткәч, бутап, югалтып бетермәсәләр ярар иде: мин бик ашыгыч киттем, күп рәтләп булмады.
Үз хакыңда бер дә язмагансың. Сине былтыр ук өйләнә диләр иде: юкмы әле...
«Яшь йөрәкләр»дән соң байтак гыйбрәтләр булды, хәзерге романым «Безнең көннәр»дә байтак яңа кешеләр чыгар кебек. Арада үзеңне күрсәң, гаҗәпләнмә! Ләкин шул бар, иптәш, татар тормышы, бигрәк тә яшьләр галәме тар, тәмам эшләнеп, булып җиткән характерлар юк диярлек аз.
Син «Феня»не4 һаман язмыйсың. Иптәш, никтер мин синең сәламәтлегеңне урта кебек күрәм. Быел Шәһит бик куркытып сөйләгән иде, ахры, шуннан калгандыр. Ләкин, иптәш, вак-төяк самолюбиене ташлап, җәй бер тыныч җиргә китеп, эшләми-нитми, хәтта укымый-язмый, бүре кебек тазарырга иде. Мин кайчан гына уйласам да, сине көл кебек ап-ак йөзле хәтерлим дә күңелгә начар уйлар төшә. Мин сиңа «Феня»не язу белән башлаган идем дә сүзем икенчегә борылды, вакыйгань, язудан, укудан, кан мөһимрәк бит. Чын дуслыкка хәмел кыл — мин синең хәят хакында никтер кайбер вакыт авыр уйлыйм, ягъни тән сәламәтлеге хакында. Чөнки шундый кыен үткәрелгән шәкертлек, аннан соң учительлеккә хәзерләнү — әллә болар бар да хата — син үгез кебек таза, синең битләрең кып- кызылмы? Альбомнан рәсемеңне алып карадым. Сии анда ябыксың.
Хәтеремдә юк, сиңа мәкабилән рәсем җибәрдемме, юкмы — менә хат эченә рәсем салам. Бу — минем гомеремдә ару чыккан нәрсәм. Ләкин мине алай дип уйлама. Бу — былтыр, Киев зинданыннан чыгып, төрле җирдә ханымнардан чәчәкләр, букетлар алгач, Агыйдел буенда пароход
53
та кайтып, Уфада иң матур берничә шат көннәр уздырган чакта, ягъни гомеремнең иң надыйр 2 мәсгут вакытында, шуңа күрә биш-алты яшь яшәргән чагымда, Уфада алынган иде. Кешеләр аны мин түгелдер диләр. Чөнки хәзер яңаклар эчкә суырылды, күзләр бераз төпкә баттылар. Җан, йөрәк яшь, гыюр, ләкин тән картая,, иптәш!
Иптәш, бик озын хат яз. Ниләр уйлыйсың, ниләр бетерәсең, барын да тәфсыйл ит. Барыннан да бигрәк, тазар! Тамырларда кан тулып кайнап аксын — шунсыз бер эш тә чыкмый, ахры. Аида иптәшләр булса, мине сорасалар, фатиха вә сәлам диген.
Кулларыңны кысам: Галимҗан.
1 Гәрәй — Әхмәтгәрәй Хәсәни, «Аң» журналының редакторы.
2 «Йолдыз» — 1906—1918 елларда чыгып килгән татар газетасы.
3 «Идел көлә»—X. Кәрим нәсере.
4 «Феня» — Хөсни Кәримнең язарга хәзерләнеп тә, язмын калдырган хикәясенең исеме.
21 март,- 1921 ел, Казан
Фатих! 1
Мәктүпчәңне алдым. Хәтергә алуыңа рәхмәт. Мин клиникада тугыз көн ятып чыктым. Авыру — бөердә (сул як почкада), диделәр. Радикальный рәвештә дәвалау өчен пычактан башка чара юк — операция кирәк дип таптылар. Беренче көннән яңадан Шамов шифаханәсенә барам. Операциядән башка төпле рәвештә дәвалау булмавын тәкрар әйтсәләр, боңа риза булачакмын. Мәшһүр хирурглардан Вишневский2 карады. Ул да операция ди.
Үземнең кәеф хәзер начар түгел. Әйтергә мөмкин — гади, табигый хәлдә дип. Хәзергә исән бул. Операция ясалса, минем хәлне белдереп, сиңа Мәстүрә кереп чыгар.
Сәлам белән: Г а л и м җ а н.
1 Фатих — Фатих Әмирхан (1886—1926), атаклы язучы.
2 Вишневский — Александр Васильевич Вишневский (1874—1948), шул елларда Казанда эшләгән мәшһүр хирург, соңыннан СССР медицина фәннәренең действительный члены.
18 январь, 1928 ел, Ялта.
Кадерле Мәҗит агай! 1
Хатыңны алдым. Кичегебрәк булса да искә төшерүең өчен рәхмәт. Дөнья шулайрак булып китте бит: мин көн-төн туктамыйча, авыруның нәрсә икәнен белмичә, дәртләнеп эшләп йөргән чакта, кинәтрәк аяктан егылдым да, бөтен эшләремне ташлап, үлем белән көрәшү мәҗбүрияте астында калдым. Бу — минем өчен көтелмәгәнрәк хәл булды.
Бәлки газеталарда күргәнсеңдер, 26 нчы елның сентябрендә, кич, ка-бинетымда эшләп утырганда, бик аз ютәл соңында күкрәгемнән кан китте (стакан ярым чамасы). Докторлар киңәшенчә, Кавказга — Сухомга киттем. Анда өч айга якын торып кайткач, Казанда яңадан әүвәлгечә иркенлек белән эшкә тотындым. Мәсьәләләр шулай тыгыз килде ки, миңа иртәдән сәгать 4[кә] кадәрле гыйльми үзәктә, совет аппаратында эшләү өстенә, ике ай ярым эчендә «Урал һәм уралчылар» белән «Татар мәдәнияте нинди юл белән барачак» атлы ике зур мәсьүлиятле әсәр язып чыгарырга туры килде.
Бәлки шулар нәтиҗәседер инде, март 17 дә, көндез, Татарстанның Советлар съездында утырган чакта, тагын бераз гына ютәл артыннан күкрәктән кан китте. Ике тәүлек эчендә өч мәртәбә күпләп килгән канның микъдары алты стаканнан артып китте* Нәтиҗәсендә, үпкәне кан басудан аспирационная пневмония булып, минем хәл үлем чигенә килеп
2 Н а д ы й р ь — аз.
54
җитте. Эсселек 40 тан артып китте. Мин бөтен бер ай Казанның иске университет клиникасында яттым. Беренче көннән үк йөрү, сөйләшү бөтенләй мөмкин булмады. Үлем куркынычы әүвәлге атналарда бөтенләй килеп баскан иде.
Докторларның гадәттән тыш зур әһәмият белән карауларының да бер тәэсире булгандыр, мин тәндә җан сүнмәгән хәлдә, апрель 21 ндә Тат- наркомздравның мине озатырга, юлдаш булырга дип биргән докторы һәм үземнең гаиләм белән берлектә, Кырымга киттем. Дөресе — мине күтәреп алып төшеп, поездга күтәреп кертеп, Кырымга алып киттеләр. Әлбәттә, куркыныч зур иде. Кырым шикелле ерак җиргә минем хәлемдә барып җитә алуның бик мөшкеллеге күз алдында иде, шулай булса да Казанда калу минем үпкәләрем өчен һичбер төрле ярамаганга, ике куркынычның өметкә якынрагын сайладым. Ни булса — шул дип, Кырым сәфәренә тәвәккәл иттем. Монда килгәндә һәм килгәч, хәлем, рентгеннар аша карап, түбәндәге рәвештә табылды: өченче стадия туберкулез, уң үпкәдә ике коверна (тишек). Боларның берсе тавык йомыркасы зурлыгы, берсе кечерәк. Тәндә бер потка якын үлчәү җитми — ягъни тик сөяк белән тире калган. Үзем теләгәнчә сөйләшә алмыйм, кроватьтан кузгалырга һич төрле ярамый, бөтен эшем тик шунда үтәлә. Болар өстенә малярия белән калит бар, кыскача хәл менә шулай иде. Әгәр бервакыт мин терелеп, яңадан хәятка кайта алсам, эшкә тотына алсам, син уйларга тиеш булырсың: — Галимҗанның организмысы үткән күп җәфалы тормыш аркасында бик чыныккан икән, дип.
Ләкин хәзергә ачык бер әйбер әйтеп булмый әле: үлем җиңәрме, минме? Менә ун ай инде, Кырымда дәваланам. Килгәч, 3—4 айдан соң, караваттан кузгалып, верандага чыга башладым. Көзгә таба ишек алдындагы бакчага чыгып утырырлык хәл керде. Җир тетрәү вакытларында мин инде хатынымның култыклавы белән, һәр селкенүдә тиз-тиз ашыгып, ләкин ахылдап, арып, тын кысылып, өйдән чыгаладыр идем инде. Бу — миндә байтак өмет арттырган иде. Ләкин декабрь ае яңадан бик нык күңелсезлек китерде: декабрьның берендә, төнлә яңадан кан килде. Күплеге Казандагы шикелле булмаса да, бу үзе өч көн өзелү белән, декабрь 21 енәчә дәвам итте. Мин тагы гыйнвар 15 ләренәчә бөтенләй караваттан тормыйча, теләгәнчә сөйләшә алмыйча, каты яттым. Менә тик 3—4 көн генә әле, тагын торып, бүлмәдә йөри башладым. Ләкин үземә бернәрсә укырга, язарга ярамый. Шуңа күрә, бу мәктүпне үз кулым белән түгел, Гөлсемгә әйтеп яздырам. Гомумән, Кырымга килгән [мән] бирле бөтен хатлашуларны диярлек ул алып бара. Тик көзге айларда гына, бераз хәлләнгәч, үзем мәктүпләр яза башлаган идем.
Нинди дә булса бер әсәр, мәкалә язу кебек әйбер турында, әлбәттә, уйларга да ярамый.
Менә — минем хәл шулай бара. Үлемгә каршы бу көрәш байтак дәвам итәр әле. Докторлар әйтәләр: озак вакыт тынычлык белән, тыныч күңел белән нык дәваланганда, шөбһәсез, яңадан тазарырга, һич булмаса, әдәби-гыйльми эшкә кайтырга мөмкин булачак, диләр. Үзем, менә шул өметләр белән юанып, үлемгә каршы озак, кискен көрәш алып барырга планнар корып ятам.
һич булмаса, күңелдә эшләнеп беткән, кайбере яртылай кәгазьгә төшкән, яки аклауны гына көтеп яткан әсәрләремне бетерә алырлык куәт кайтсын иде, шул чаклы гына гомер миңа яңадан килсен иде. «Безнең көннәр»нең II нче, III нчеләре, «Тугры сүз» әдәби хикәясе, «Татарлар арасында революция хәрәкәтләренең октябрь җилде 3» һәм «Әдәбият кануннары» кебек гыйльми нәрсәләрем ашыгып, мине үзләрен тизрәк эшләп бетерергә чакырып, папкаларда яталар бит. Әгәр кабер бик якын килгән булмаса, бер өмет бар — бәлки шундый әйберләремне тә-
3 Җилде — томы.
55
мам итәрлек куәт-гомер яңадан кайтыр әле. Әгәр кайтмаса, угылым Рөстәм тәмам итәр бәлки, дип юаиудан башка чара калмый!
Син бик нык кеше булып чыктың. Әле һаман да күп эшләгәнең күренә. Әйдә, эшлә инде, эшлә. Безнең кебек фронтта егылганнар өчен дә эшлә!
Уфадагы иптәшләргә, барча каләм әһелләренә сәлам сөйләрсең. Башкорт иптәшләрдән Кәрим Иделхуҗиннарга аеруча сәлам.
Кырымның һавасы декабрьда бик начар булган иде. Хәзер төзәлеп тора. Минем өчен бу мәсьәлә иң зур чараларның берсе инде, һава яхшырса, минем дә кәеф яхшыра, төзәлә башлый.
20 еллык турында минем үз фикерем каршы иде. Үткән ел Казанда чагымда да, бу ел Ялтада да бу мәсьәләне кузгатучы иптәшләргә кискен рәвештә сәлби җавап бирә килгән идем. Чөнки дөньяның шундый кайнаган чагында, иҗтимагый көрәшләрнең нык кызган заманнарында, хезмәт халкын үз мәсьәләң белән мәшгуль итү, коммунист-активист өчен, әлбәттә, ярамый дип карый идем. Ләкин иптәшләр минем сүзне тыңламадылар. Татарстанның ВКП(б) Өлкә Комитеты бу ел ноябрьда комиссия төзетеп эшкә керешкәннәр. Мин, хәерле булсын, бөтен бу мәсьәләдәге мәсьүлият сезнең үз өстегезгә йөкләнә, диюдән башка, әлбәттә, бернәрсә дә кыйла алмадым. Инде кала терелгәч халыкның бу дәртен канәгатьләндерерлек дәрәҗәдә яңадан ныклап хезмәт итү.
Казанга кайчан кайта алуымны әйтеп булмый. Бу мәсьәлә бөтенләй минем авырып терелүемнең барышына баглыдыр. Хатыным Гөлсемнән } һәм Рөстәмнән 2 иптәшеңә һәм угылыңа сәлам.
Андагы хәлләрне белдереп хат яз. Хәзергә өмете һәм иптәшлек сәламе белән Галим җ
2 Рөстәм — Галимҗан Ибраһимовның улы.
1 Мәҗит агай — Мәҗит Гафури (1880—1934).
Кадерле Мәҗит агай!
Сии Сухомга барып чыккансың икән. Мин 1926 нчы елда өч ай анда «Гульрипеш» дигән санаторийда яткан идем. Ул шәһәрдән ун чакрымнар чамасы читтә, зур бер тау буенда, агачка бай матур урындадыр. Әмма элек—1914 елда мин шәһәрнең үзендә бүлмә алып тордым. Шәһәр бакчасына каршы җирдә. Мин «Аң»ны ташлагач, зур иҗади дәрт белән шунда барып, «Безнең көннәр»не язып алып кайткан идем, ләкин ул чакта чыгару насыйп булмады, 2 табагы басылгач, цензура туктатты. Гомумән мин Сухом каланы яратам, Ялтадан соң ул, әлбәттә, иң яхшы курорт инде. Ләкин иң алдагысы, шиксез — Ялта. Мин уйлыйм, сиңа докторларның] Сухомга киңәшләре башка сәбәптән булмас, бары Уфага алынган урыннар эчендә Ялта ул чакта кулларында булмау кебек берәр тышкы хәлдәйдер. Ләкин Сухом да бик әйбәт, бик күңеллеҗир инде. Тик син җирле халык торган уйсу якка бармаганда малярия бик яман була.
Үзем шул Ялтада, шул үзең күргән квартирада, шул ук хәлдә яшәп, дәваланып ятам. Рөстәм вафаты соңында бераз кире киттем, җәй көне авыру көчәйде, ике ай санаторийга йөреп кайттым. Көз килү белән тагын төзәләм инде. Дәрт бик зур булса да, һәммәгезне бик сагынсам да, бу ел җәй кайта алмавым шуннан булды.
Бу ел монда Уфадан йөреп килделәр. Әле соңгы айларда гына Афзал Таһир1, Сарим2... һ. б. булдылар. Алардан мин синең Ялтага килү ихтималыңны ишетеп, көткән идем. Хәерле булсын!
Мин синең китапларың — тулы җыелмаңны һаман көтәм. Шуның чыгуын ашыктыру чарасын күрмисең бугай. Бәлки полиграфия ягыннан тыгызлык сәбәптер инде. Чыккач миңа җибәрергә онытма.
Син 20 сеиәчә торам дигәнсең. Бу хат шәят тапшырылыр. Алгач озын итеп яз әле. Анда ял иткән чакта вакыт күп була ул.
(ламәтләнеп күрешү;
/ш. н.
5 ноябрь, 1931 ел, Ялта.
56
Гөлсем исән. Ул хәзер музейны ташлап, техникумда рус-татар телләре дәресләре бирергә кереште.
Ялтада рыйзык әйберләре бик кыйммәт. Шулай да дәвалану методларына кимчелек китермәскә тырышып, көрәшеп барам. Хәлем начар түгел.
Сиңа икебездән дә күп сәлам. Нык тазар» Кәефлән. Иҗат көчләрең кайнасын. Теләк шул. Хат яз.
Хуш!
Г а л и м җ а н.
1 Афзал Таһир — Афзал Таһиров, күренекле башкорт язучысы.
2 Сарим — Сарим Фәхри, журналист.
14 апрель, 1933 ел, Ялта.
Кадерле Мәҗит агай!
Хатыңны алдым. Җибәргән китапларың килеп җитмәделәр әле. Юлда булырлар.
Синең Казанда басылган «Сайланма»ңны миңа үз вакытында җибәргәннәр иде. Бераз вакыт элек аның турында бер тәкъриз язып Казанга юллаган идем. Ибрай Газидан аны «Бөек чор» журналының (элекке «Атака» урынына чыга башлаган яңа журнал) 3 нче саныңа керәчәк дип җавап алдым. Бу журнал синең үзеңә килми булыр, син № 3 не —андагы иптәшләрдән таптырып, алып укы әле. Гомерем буенча синең турыда киңәеп, рәхәтләнеп бер язарга туры килә алмады. Бу тәкъриздә кыска, шулай да зур мәкаләне көткәнчә дип, хәзергә шуны язам әле.
Күргәнсеңдер, Мәскәү русча «Литературная газета»ның 5 нче апрель, 1933. № 16, татар әдәбиятына каратып язып, аерым 2 нче битен багышлады. Бик яхшы мәкаләләр бар, татар совет язучыларының һәммәсе диярлек телгә алынып үтелгәннәр. Әгәр күрмәгән булсаң, алдырып кара, чөнки русча совет матбугаты битендә татар әдәби хәрәкәтенең болан тулы, яхшы чагыл[уы]— әлбәттә бик зур, файдалы эш. Чөнки бу — СССР халыклары арасында туганлык җепләрен сузуга ярдәм итә.
Минем хәл шул син күргәнчә, яхшы барды. Гыйнвар беткәнче үлчәвем дә арта торды, ләкин февраль — март айлары бик кәефсез үтте, апрель башында уң як кабыргада — элекке урында—туберкулез шеше калыкты, бер атна бик газаплады, аннан соң докторлар ярдылар, хәзер менә шул җәфа белән авырыбрак өйдә ятам. Инде кризисы үтте, хәзер төзәлү башланды. Мин әлбәттә бу фронтны тиз ликвидировать итәчәкмен, шулай да бу миңа бер куркыныч, бер җәфа, бер мәшәкать булып кичте. Инде хәзер аны җиңеп барам. Туберкулез дигән каһәрнең адәмгә тынгы бирмәве менә шундый була икән.
А^әскәү — Казан — Уфа якларына, үзебезнең Солтанморат «Урак» колхозына таба да кайтып килү беренче планда тора.
Бик сагындым инде. Алты ел тула бит! Тик котым очып торам: бу яңа осложнение — яңа фронтның ликвидациясе .сузылып, юлга чыгуга киртә була күрмәсен инде. Синең кымызга бару планың әлбәттә бик әйбәт. Син бәхетле кеше, сиңа кымыз ярый. Менә миңа бит, кан килүгә мәел булганга — кымыз ярамый. Кымыз эчә алсам — минем кан составы бик тиз яңарыр иде. Ләкин ярамый.
Сиңа тазару теләп калам.
Зөһрә 4 5 иптәшкә, Халиткә 6 күп сәлам әйт. Мине сораган иптәшләргә сәлам сөйләрсез.
Сагынып: Г алимҗан.
4 Солтанморат — Галимҗан Ибраһнмовныц туган авылы.
5 Зөһрә — Мәҗит Гафуриның тормыш иптәше.
6 Халит — Мәҗит Гафуриныц улы.
57
Кадерле Мәҗит агай!
Синнән хат-хәбәр алмаганга да, үзем язмаганга да бик күп вакытлар үтеп китте. Көтмәгәндә зур сәяхәт ясап алдым. Аннан кайткач санаторийга урнашу эше белән мәшгуль, булдым. Шулай хатым кичекте дә кичекте...
Үземнең кәеф начар түгел. Күңел күтәренке чак. Беләсең, Казанга — Мәскәүгә йөреп кайттым. Ударник-колхозчылар съездына чакырылган идем, ул бик күп материал бирде, Казанда, Татарстандагы төзелешләр, мин күргән колхозлар (Арча районына бардым) минем күңелне бик күтәрделәр. Гомумән, Казан — Татарстан бик нык үзгәргән, танымаслык булган. Докторлар минем сәфәргә каршы булганнар иде. Алай зарар килмәде. Үпкә хәзер нык табыла, бу ягы бик шатлыклы. Бары тик плеврада авыру бар. Шуның сәбәбеннән хәзер «Пирогов» санаториясына кердем. Квартирамда Кавиларны 1 калдырдым. Үзем барып киләм.
Шулай итеп, Мәҗит агай, аз-аз эшләгән хәлдә, авыруга каршы кө- рәшһе дәвам иттерәбез инде. Бөтенләй бетеп җитмәвенә ачу килә килүен, шулай да үлем якасыннан ычкынып, хәзерге хәлгә килүгә дә шатланасың.
Зөһрә иптәшкә, Халиткә күп сәлам,'
Үзеңә исәнлек һәм эшләреңә уңыш телим:
Гали м җ а н.
1 К а в и — Кави Нәҗми.
КАЙБЕР ӘДӘБИ МӘСЬӘЛӘЛӘР
1932 елда Башкортстан педагогия институты тел-әдәбият бүлегенең өченче курс студентлары (Афзал Кудаш, Җ. Локманов, 3. Зөбәерова һ. б.) үзләрен кызыксындырган әдәбият мәсьәләләре буенча сораулар белән Галимҗан Ибраһимовка хат язалар. Күп тә үтми, Ялтадан язучының җавап хаты да килеп төшә. 1933 елны бу хат «Коммуна» газетасында басылып чыга. Журнал редакциясенә Галимҗан Ибраһимовның укучылар-га аз билгеле булган бу хатын Сәйфи Кудаш һәм Афзал Кудаш иптәшләр тапшырды. А. Кудаш хәзер филология фәннәре кандидаты, Җ. Локманов- пенсионер, 3. Зөбәерова — укытучы.
Кадерле иптәшләр!
Хатыгызны алдым. Укучылар белән язучы арасында бәйләнеш ничаклы нык барса, һәр ике як өчен шул чаклы файдалы булачак. Шуңа күрә хатыгыз өчен рәхмәттән башка сүзем юк. Ләкин сез минем турыда зур сүзләр әйтәсез, минем аз, кечкенә хезмәтемне бик артык югары күтәрәсез. Белегез, иптәшләр, мин партиянең әдәби фронтында, кулдан килгәнчә, көч җиткәнчә тырышып, эш-көрәш алып барган бер хезмәтчесемен. Партиянең әдәби хезмәтчесе дигән сүзне мин — үз совет илебездә дә, бөтен җир йөзендә дә капитализмга каршы социализм өчен, Маркс — Ленин байрагы астында эшләп баручысы дигән мәгънәдә аңлыйм. Сез әдәби сәнгать дисез, әдәби техника дисез, мин боларның һәммәсенә капитал коллыгында изелгән дөньяның, хезмәт массасының азатлыгы өчен пролетариат диктатурасы аша коммунизмга бару өчен көрәш фронтының бер коралы, аерымрак бер коралы дип карыйм. Шунлыктан Г. И. (Галимҗан Ибраһимов — ред.) дип, әдип дип зурлаулар — минем хәзерге психологиям өчен ничектер бераз ятрак нәрсәләр кебек булып тоелалар.
Инде киләм хатыгыздагы конкрет мәсьәләләргә.
Сез җиде моментны аласыз. Уңайлык өчен, сезнең санау тәртибен үзгәртебрәк, берәм-берәм тукталыйм.
Беренче мәсьәлә. Мин натурализмга каршы. Тормыш кисәкләрен шул көенчә, фотографияләп, дөньяга ташлау юлы белән төзелгән әсәрләрнең
18 ноябрь, 1933 ел, Ялта.
58
кыйммәте юк. Минемчә, әдәби әсәрләр тормышның каты көрәшле, күп катлаулы, бай каршылыклы тирән процессларын иҗат механизмы аркылы, җанлы сурәтләрдә гәүдәләндерү, чагылдыру юлы белән язылганда гына социалистик реализмга ирешеп булачак.».
Икенче мәсьәлә. Типлар турында.
Җиденче мәсьәлә. Хатын-кыз типлары турында.
Бу ике моментка сез сораган дәрәҗәдә киң анализ бирү өчен җавап хаты түгел, том-китап язарга кирәк булачак. Бу хакта рус, татар телләрендә йөздән артык мәкалә язылган. Бошкорт телендә дә бөтенләй юк түгел, хәтеремдә яңлыш калмаган булса, Даут Юлтый 1 иптәшнең дә Уфа «Башкортстан» газетында Г. И. турында (1928 ел, март 2, №27) бер анализ булып үткән иде. Бу мәкалә ахырдан «Аймак»та да басылды. Сезнең үз кулыгызга якын булганга, мин моны телгә алдым. Әмма башка җирләрдә газет-журнал, русча, татарча аерым мәҗмүгаларда Г. И. әсәрләрендәге типлар — ир типлары, хатын типлары, яшьләр типлары, эшче типлары, крестьян типлары, тагын әллә нинди типлар турында күп тикшеренеп яздылар. Болар эчендә дөресе дә бар, ялганы да бар, кирәге, ки- рәкмәсе дә күп. Бу материалларның кайда басылганлыгы, исемлекләре турында Мәскәү, Комакадемиянең «Литературная энциклопедия»сенең 4 нче томында 384, 385, 386, 387 нче битләрендә кайбер нәрсә бар. Дәхи Казанда 1928 елда русча чыккан «Вестник научного общества татароведение» журналының 8 нче санында, шулай ук русча Мәскәүдә, РАПП, Фадеев карамагында басылган «Альманах тат. литературы»ның мәҗмү- гасендә Тарханов тарафыннан язылган сүз башында, тагын Казанда Татарстанның ун еллык бәйрәменә чыгарылган әдәби альманахның ахырында библиография бүлегендә бераз исемлек бар? Боларда төрле фикер, төрле караш үткәрелә. Мин үз турымда булган ул әдәби анализларның кыйммәтенә керешмим, шулай ук күп әсәрләремдә чәчелгән күп типларымны тикшереп торырга да, алда әйтелгәнчә, мондый хатта мөмкин түгел. Мин бу җирдә сезгә бары шуны гына әйтеп үтәргә кирәк табам. Энгельсның әле күптән түгел русча, Мәскәү «Литературное наследство» мәҗмүгасында игълан кылынган мәкаләсеннән алынган ул формула «типичное обстоятельство, типичные характеры» дигән сүз — реализм нигезендә, әдәбиятта, әдәби сәнгатьтә төп лозунг икәнендә шик булырга ярамый. Ансыз әдәбият та юк, әдәби сәнгать тә юк. Ләкин сез ни өчендер ул формуланың Энгельстан алынган икәнен әйтергә оныткансыз. Мин үземнең бөтен әдәби иҗат юлыма ул формуланы маякларның берсе, ерактан күренә торганы итеп куйганмын. Омтылыш шуңа. Әмма күпме дәрәҗәдә ирешеп була — бусына үзем анализга керешә алмыйм, аны тәнкыйтьчеләр тикшерерләр. Кайдан нәрсәләр табарга мөмкин икәнен югарыда әз-мәз күрсәттем.
Алтынчы мәсьәлә. Комсомол турында. Бу сүзегез дөрес. Моны өстемә алам: комсомолның сугыш фронтында һәм хәзерге бөек социализм гигантларында да күрсәткән гадәттән тыш зур, чиксез өлкән батырлыклары, ялкынлы көрәшләре минем әсәрләремдә тиешенчә күрсәтелә алганнары юк әле. Ләкин комсомолны бөтенләй язмыйсың диелсә, ул да дөрес булып бетмәс. Эшче, ярлы крестьян яшьләр, укучылар күп бирелә. «Тирән та- мырлар»да Мәдинә, курсант Шәяхмәт, үтерелгән Бирәхмәтләр, болар комсомолның алгы сафларына омтылучылар бит. Шулай да ачык әйтәм: алда әсәрләремдә бу моментны тутырасы бар. Хәтергә төшерүегезгә рәхмәт.
Дүртенче мәсьәлә. «Большевик типларның үлүләре, хәтта югалулары», әмма «чит элементларның һәрвакыт тере калулары» турында. Моңа мисал итеп сез «Кызыл чәчәкләр» белән «Тирән тамырлар»иы алгансыз. Әйдәгез, сезнең белән бергәләп, шул ике әсәр эченә керик тә, үлгән, тере калган, атылган типларны үз күзебез белән карап чыгыйк.
59
«Кызыл чәчәкләр»дә чит элемент, актив контрреволюцион бай егет Гали бармы? Бу тере каламы? Юк. Тере калмый. Колчак җиңелгәч, өмит өзеп, үзен үзе үтерә. Чит элемент Хәлил мулла бармы? Тере каламы? — Юк. Качак булып йөргән җирдә үлә. Аның остабикәсе акылдан шаша.
Инде әйдәгез «Тирән тамырлар»га керик. Сәнәк фетнәсендә җитәкче чит элемент, күкрәге калайлы, кулак, старшина бармы? Бу тере каламы? Юк. Аны большевик Вильданов крестьяннар алдында аттырып үтертә. Чит элемент, колчакчы ишан Габдулла хәзрәт бармы? Бу тере каламы? Юк. Моны полиграфист митранпаж эшче большевик Гайнетди- нов волбашкарманың коймасына терәп, контрреволюционерлыгы өчен атып үтерә.
Тагын кирәкме? Баш «каһарманнар»ның берсе тирече бай Вәли Хәсә- нов чит элементмы? Бу тере каламы? Юк: аны пролетариат революциясенең хөкеме, массаның теләве буенча, караңгы төндә урманга чыгарып аталар, чөнки ул явыз вредитель.
Менә, иптәшләр, инде нәтиҗәне үзегез чыгарыгыз. «Чит элементлар һәрвакыт тере калалар»мы? Әллә юкмы? Сез бу момент өчен ул китапларны яңадан бер кат карап чыксагыз, зарар итмәссез, дип беләм.
«Большевикларның югалулары, үлүләре» турында. Бер заманнар бу турыда Уфа — «Октябрь» журналында да бер мәкаләдә шулайрак дип •язганнары хәтеремдә. Сезнең хатта бер сүз бар. Сез Ленинның теория отражения действительности дигән дөрес, тирән, кыйммәтле сүзен китерәсез. Бу мәсьәләне аңлауда Ленинның әнә шул сүзе сезгә бик зур ярдәм бирер. Гражданнар сугышында большевиклар үлдеме, эшчеләр корбан булдымы? Әллә бу үлем тик акларны гына кырып, кызылларга тимәдеме? Беләсез: партия бик зур корбаннар бирде, безнең һәммә фронтларыбыз, һәммә җиңүләребез күп кыйммәтле корбаннар аркылы алынды. Сез мәшһүр коммунист язучы Фадеев иптәшнең «Разгром» атлы, яхшы һәм дөрес язылган әсәрен әлбәттә, укыгансыз. Монда Левинсон кул астында меңләп партизанлы отряд бар. Каты сугыш соңында күпме кала? «Унтугыз» дигән аерым баб бар. Чөнки бу большевиклар дошманга каршы шулай каты сугышып, фронт ярып чыгалар ки, ахырда барлыгы меңле отрядтан 19 (унтугыз) кеше кала. Иптәшләр, фронт авыр булды, партия, эшче-крестьян күп корбаннар бирде. Әдәбият боларны яшереп калдырсынмыни? Әгәр яшерсә, Ленинның югарыда әйтелгән теориясенә каршы нәрсә биргән булачак. Киресенчә, бу корбаннар, бу газаплар, бу үлемнәр яшь буынны ялкынландыра торган рәвештә кискен тасвирларда күрсәтелергә тиеш. Болар яшьләргә ялкын бирә, болар көрәшкә, сугышка, дошманны җиңгәнчә сугышка чакырып, зур, тирән тәрбия бирәләр. Бу моментны нык уйларга кирәк.
Инде конкрет мисалга — Шаһбазга килик.
Чынын әйтим, Шаһбаз минем өчен язганда да, әле дә кадерле каһарман. Ул ярлы батрак, көтүче крестьяннан эшчегә әйләнә, нык кискен большевик була. Ул югалдымы? һич тә юк. Эш шунда гына: Шаһбазның якын дусты Солтан байтак заманнар Шаһбаз турында бер хәбәр белми, аны «югалтып» тора. Хәбәрсез тора. Ләкин бу большевикның бөтенләй югалуы түгел. Китап буенча, аның кайда, ни эшләп йөргәне һәммә укучыга бик мәгълүм: ул контрреволюциягә каршы Ленинградта сугыша, аннан Донда — Кубаньда сугыша. Аннан Кавказда сугыша. Аннан Төркстанга барып сугыша. Басмачылар аның башы өчен алтын вәгъдә кыла. Ул шундый куркыныч кызыл көрәшче була. Ахырдан нәрсә? Бас-мачылар Шаһбазны тотып алалар да, ут. ягып, ялкын өстендә газап белән яндырып үтерәләр. 1917—1920 елларда мондый ерткычлыклар күп булды. Большевиклар, эшче-крестьяннар, совет өчен, Октябрь өчен,
60
социализм өчен күп газап күрделәр, күп кан түктеләр. Башкалар белән бергә татар эшчеләре, татар ярлы-урта-батрак крестьяннары да каһарманча сугыштылар. 1 азапсыз, үлемсез булмады. Болармы язмаскамы? «Разгром»да Фадеев иптәшкә меңнәрчә партизаннарның һәлакәтен язарга мөмкин һәм кирәк булган кебек, татар совет әдәбияты да каты фронтларның каһарманнарын, корбаннарын яшермәскә тиешле. Киресенчә, яшь буынны тәрбияләрлек, көрәшкә, сугышка чакырырлык итеп кискен тасвирларда да язарга кирәк. Шулай иткәндә генә әдәбият безгә көрәш коралы була алачак, шулай иткәндә генә безнең әдәбият Ленинның теория отражения действительности принцибы нигезендә үсә алачак.
Өченче мәсьәлә. Революцияне аңлау турында.
Ачык әйтим, сезнең хатта бу мәсьәләнең куелуына мин бераз гаҗәпсендем. Үткән ел, Уфада, Башобком органы «Коммуна» газетында «Бөек Октябрьның беренче елларында» дигән мәкалә басылып _чыкты. (1932 ел, ноябрь 5, № 129). Бу мәкалә уйлап укылганда авторның буржуазиягә, капитализмга каршы, социализм өчен, коммунизм өчен пролетариат диктатурасы аркылы бару байрагы астында көрәшүе бик ачык күренеп тора ич. Әгәр бу гына җитмәсә, соңгы унбиш ел буенча чыккан мәкаләләрдә дә, публицист китаплардан, тарихи, гыйльми әсәрләреннән авторның совет өчен, Октябрь өчен, пролетариат революциясе өчен кулыннан килгәнчә сугышып, эшләп барганын ачарлык күп материаллар бар. Теләгән кеше әдәби әсәрләрдән мисал эзләсә, 1920 елны чыккан «Яңа кешеләр» драмасында да массаның совет һәм пролетариат рево-люциясе юлында капитализмны җимерү өчен, социализм өчен, алпавытка, буржуага каршы каты рәхимсез көрәш моментларын табар. Әмма соңгы «Тирән тамырлар»да моны әдәби сурәтләр, вакыйгалар аркылы гына түгел, туп-туры сүз белән: «Пролетариат диктатурасы аркылы коммунизмга бару» дип татарча ап-ачык әйтелгән җирләр дә күп. (Беренче басманың 48, икенче басманың 53 нче битләрен карарга мөмкин).
Бу фронтта эшләгәндә кайбер мәсьәләләрдә яңлышулар булды дип куелса, анысы башка мәсьәлә. Анысы революцияне буржуазно-демократическая дип аңлап түгел, бәлки пролетариат революциясе өчен эшләп барганда кайбер аерым тармакларда, аерым конкрет мәсьәләләрдә аяк таю, хатага китү дигән сүз була. Болар булгалап үтте. Ләкин алар да партия оешмасы тарафыннан тиешле карар чыгу белән төзәтү чарасына керешелде. Сезгә, яшь большевикларга, пролетариат революциясе белән кайбер аерым конкрет моменттагы яңлышуларны, әлбәттә, ачык аера белергә кирәк. Юкса, буталчык чыгачак.
Күптән түгел, Казан «Яңалиф» журналында шундый буржуазный де-мократик революция дип карау турында бер сүз булып үтте. Ләкин андагы сүз Октябрьга түгел, 1905 ел революциясенә карап әйтелгән. Сез яхшы беләсез, Ленин 1905 нче ел революциясен мөндәриҗәсе буенча буржуазно-демократическая, әмма көрәш методлары буенча пролетарская дип өйрәтә.
Дөньяда төрле революция бар. Революцияләр үзләренең методлары буенча да, мөндәриҗәләре, нәтиҗәләре буенча да бер-береннән тирән аерылалар. Бу турыда Ленин, Сталин әсәрләрендә безгә ачык юл күрсәткән урыннар җитәрлек.
Сез «пролетариат революциясеме, әллә буржуазия-демократическин- мы», дип аңлау мәсьәләсен куйганда, сүз кайсы революция турында икәнен әйтергә оныткансыз. Сүз 1905 нче ел турында булса, мин бөтене белән Ленинның югары сүзенә кушылам. Әгәр сүз Октябрь революциясе турында булса, мин Октябрь пролетариат революциясе дип аңлап, пролетариат диктатурасы аркылы коммунизмга бару өчен көрәш фронтында көче җиткәнче, кулыннан килгәнче эшләргә тырышкап коммунистларның берсе инде шунда. Менә Галимҗанны шулай дип белегез.
61
Бишенче мәсьәлә. Әсәрләрдә партиянең җитәкчелек ролен ничек чагылдыру турында сүзне кирәк җирдән алгансыз. Совет әдәби хәрәкәтен караганда бу момент, әлбәттә, беренче урында торырга тиеш. Ләкин татарлар да, башкортлар, руслар, башка язучылар да бу зур бурычны тиешенчә үти алганыбыз юк шул әле. Тәҗрибәләр булды, уңышлы чыкканы күп түгел. Русчада Исбах («Крушение»), Горбатов («Наш город») кебекләр бөтенләй начар, уңышсыз чыкты. Либединский дә канәгатьләнерлек ача алмады. Олы ата Серафимовичның «Железный поток» кебек кыйммәтле әсәрләрендә дә бу момент бөтенләй аз. Панферовның «Брус- ки»сы, Шолоховның «Тихий Дон» кебек кадерле, зур, яхшы совет романнары да партиянең җитәкчелеген укучыга ачуда тулы нәтиҗә бирә алудан ерак торалар. Бу юлда аеруча уңышлы әсәрләрдән берсе, бәлки бе-ренчесе Фадеевның «Разгром» атлы китабы булды. Ләкин бу мөхәррир дә икенче романы «Последний из удегэ» исемле әсәрендә партиянең авангардлык моменты тасвирда нык аксый. Гомумән пролетариат революциясе көрәшләрендә партиябезнең юлбашчылык роле, партия оешмаларының эчке тормышлары, зур кыенлыкларга каршы җиңү моментлары кебек зур җаваплы тема әле бездә тиешенчә югары дәрәҗәдә бөтен тулылыгы белән тасвир кылынып биреп җителә алган әсәрләр бик-бик азлар. Бу момент коммунист язучылар алдында, әлбәттә, төп нигез, зур бурычларның алдынгысы булып тора. Мин үзем бу турыда күп уйлыйм, күп материал җыям, алдынгы темаларның берсе итеп иҗат механизмы- сы үзәгенә утыртканмын. Унбиш ел буенча миңа пролетариат революциясе фронтларында өзлексез кайнарга туры килгәнгә, Бөек Октябрьның беренче елларында революциянең Ленинград, Мәскәү кебек үзәкләрендә, советның үзәк органнарында, партия, совет җитәкчелегенең якын эш системаларында катнашып эшләп үткән бер мөхәррир-коммунист булганга, аннан 1921 —1926 елларда Казан, Татарстан активы эчендә хезмәт итеп килгәнгә, бу мәсьәләләргә багланышлы бик кыйммәтле материаллар, вакыйгалар дөньяга чыгарга сорап йөриләр. Болар өчен хәзерлек бара. Ләкин болар алдагы көн, киләчәк көн эшләре. Әмма үткән әсәрләрдә бу момент күңелем канәгатьләнә алырлык чагыла алмады. Ләкин бөтенләй юк түгел. Мәсәлән, «Тирән тамырлар»да партия әгъзаларының көрәшләре, партия конференцияләре кебек моментлар бирелде. Шулай да мин үзем болар белән канәгатьләнүдән ерак, күңел тулганчы үтәү алдагы эш планында тора. Мин моны үземә караган дип кенә түгел, бөтен СССРда төрле телләрдә яза торган коммунист язучыларның уртак бурычлары итеп карыйм. Үзем шул зур коллектив эчендә бер хезмәтче булып эшләүне күз алдымда тотам. Өмет шунда.
Куйган җиде мәсьәләгез турында шуның белән сүземне бетерәм. Ләкин, иптәшләр, рөхсәт итегез, мин үз тарафымнан сезгә конкрет, практик бер тәкъдим ясыйм:
— Башпедвуз III курс тел-әдәбият бүлеге студентлары эчендә әле күптән түгел Мәскәүдә булып үткән беренче әдәби пленумның бөтен хезмәтләрен, материалларын ныклап тикшереп өйрәнеп чыгарга кирәк!
Моның сәбәбе шул:
Сез, әлбәттә, беләсез, партия Үзәк Комитетының әдәбият мәсьәләсендә 1932 ел, 23 апрель карары чыкты. Гадәттән тыш зур әһәмиятле бу тарихи карар безнең әдәби хәрәкәт үсүләребездә бик зур роль уйнады, уйнап бара һәм барачак. Мәскәүдә 1932 елның октябрь 29, ноябрьның 4 есе арасында Бөтен СССР совет язучыларының Оргкомитетының беренче пленумы чакырылып, Үзәк Комитетның-23 апрель карары нигезендә зур эш алып барды. Әдәбиятның бик күп мәсьәләләрендә яңа нигезләр салынды, зур, мөһим юллар сызылды. Сез боларны, әлбәттә, газеталар аркылы укыгансыз. «Правда», «Известия»дә, бигрәк тә «Литературная газета»да тулы докладлар чыкты. Ләкин әдәбият дөньябызда зур
яңалыклар тудырган, зур үсүләргә юл ачкан бу карарны, бу пленум хезмәтләрен газет мәкаләсе укыган кебек укып үтү генә һич тә җитми. Сезнең кебек булачак әдәбият специалистлары бу карарның, пленум хезмәтләренең һәр мәсьәләсен аерып алып, нечкәләп тикшереп, өйрәнеп үтәргә кирәк...
Сезгә моны кат-кат әйтүемнең сәбәбе бар.
Хатыгызның кайбер урыннары бераз гына, кечкенә генә иске әйберләрне хәтергә төшерә. Ягъни партия Үзәк Комитетының 23 апрель кара- рынача булган, 1932 елгы әдәби пленумгача дәвам иткән кайбер иске хата гадәтләрнең, иске яңлыш методларның ташланып җитмәгәнлеген хәтерләткән чаткылар бар. Мин монда «иске» дигәи сүзне революциягәчә дигән мәгънәдә түгел, партия Үзәк Комитетының 1932 ел, апрель карарына һәм 1932 елгы әдәби пленумгача дигән мәгънәдә алам. Моңа шул мәсьәләдәге кайбер иске яңлышларның чаткыларын бөтенләй кырып, себереп түгеп, яңача әдәби кораллануга минем тәкъдимем ярдәм итәр...
Сез быел III курсны бетерәсез... Сезгә шул алдагы көрәшләрегездә иң файдалы коралларның берсе, әнә шул Үзәк Комитет карары нигезендә кичкән пленум материаллары булыр. Ул гына түгел, әдәби фронтның һәммә тармагында сезгә ул материаллар нык ярдәмче, яңа җитәкче, яңа корал булыр. Сезгә ныклап аңлатырга, исбат итәргә тырышкан конкрет тәкъдимем менә шул, иптәшләр.
Укуларыгызга, эшләрегезгә уңыш телим.
Коммунистлык сәламе белән
Галимҗан Ибраһимов.
Декабрь, 1932 ел, Ялта.
1 Даут Ю л т ы й — күренекле башкорт язучысы.