БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ЕЛЛАРЫНДА ТАТАР ХАЛЫК ҖЫРЛАРЫ
Сугыш кырларында илгә җиңү яу-лаучы батыр фронтовиклар һәм аларга армый-талмый ярдәм итүче тыл хезмәт ияләре арасында халыкның борынгы җырлары тулы тавыш белән яңгырадылар. Шул ук вакытта халык яңа матур җырлар, көйләр иҗат итте. Алар совет кешеләренең авыр көрәшен, уй-хисләрен чагылдыру белән бергә, бу көрәштә халыкның рухи юлдашы" булып яшәделәр. Җыр белән халык улларын фронтка озатты. Җыр сугышчыларның озын һәм авыр походларын җиңеләйтте. Җырлар күңеллегә куаныч, күңел- сезгә юаныч булдылар. Борынгыдан килгән гадәт буенча, кешеләр фронт белән тыл арасында йөрүче хатларын җырлар белән бизәделәр.
Бөек Ватан сугышы елларында туган яңа җырларны иҗат ителү, таралу һәм башкарылу урыннары буенча өч төркемгә бүләргә мөмкин: фронт җырлары, тыл җырлары, вакытлыча оккупация астында калган Донбасс татарларының җыр иҗаты.
Бу мәкаләдә сүз сугыш чоры җыр поэзиясендә зур урын алып торган тыл җырлары турында бара. Тикшеренү СССР фәннәр академиясенең Казан филиалы тел, әдәбият һәм тарих институтына караган фольклор фондында сакланучы җырлар ниге-зендә алып барылды !. 1 Бу җырлар сугыш елларында һәм 1945—1955 елларда оештырылган фәнни фольклор экспедициясе членнары Г. Бәши- ров, X. Ярми, X. Гатина, Ш. /Максудова, Н. Гыйззәтуллин, С. Вахитова, Ш. Зәбиров һәм мәкаләнең авторы тарафыннан Татар-
Тылда иҗат ителгән һәм таралган җырларны идея-тематик үзенчәлек-ләреннән һәм төп образларыннан чыгып, өч зур төргә бүлеп карарга була. Беренче төркемне туган илебезне дошманнардан азат итәргә чакырган, халык һәм армиянең корыч бердәмлеген чагылдырган, фронтка ярдәм темасына багышланган агитацион һәм хәрби-патрио- тик җырлар тәшкил итә. Икенче аерым төркемгә гитлерчылар армиясеннән көлүче сатирик җырлар керәләр. Ә өченче төркем сугыш һәм мәхәббәт темасына караган интим-ли- рик җырларны берләштерә. Халыкның рухи-эмоциональ дөньясы бу әсәрләрдә күп яклап һәм төрле планда ачыла.
Агитацион һәм хәрби-патриотик җырларда социалистик Ватанга мә-хәббәт идеясе кызыл җеп булып су-зылган. Ил язмышы хәл ителгән иң авыр һәм шомлы көннәрдә дә халык телендә җиңүгә якты ышаныч белән сугарылган җырлар яңгырыйлар:
Тәрәзә төбем чәчәкле, Өстәл өстем гөл генә; Җиңәргә булгач җиңәргә, Безнең теләк бер генә.
Төп образы буенча бу җыр совет чоры иҗтимагый лирикасында киң таралган лиро-коллектив җырлар
стан районнарында һәм авылларында язылып алындылар. Башкортстан республикасында һәм Куйбышев, Горький өлкәләрендә яшәүче татарлардан язылып алынган аерым җырлардан да файдаланылды.
93
рәтенә керә (Вакыйгаларга, күренешләргә бәя лирик «без» исеменнән бирелгән һәм үзәк образы коллектив булган иҗтимагый эчтәлекле җыр-ларны шулай атарга була). Лиро- коллектив җырларда сугыш елларына хас патриотик күтәренкелек, совет кешеләренең какшамас бердәмлеге афористик бер дәрәҗәдә кыска, гади итеп, шул ук вакытта югары художество көче белән гәүдәләнгән. «Без» һәм «җиңү» төшенчәләре мондый җырларда еш кына янәшә киләләр. «Без өйрәнмәгән коллыкка, без өйрәнгән җиңәргә»; «һәр көрәштә җиңеп килдек, без җиңәрбез алда да»; «Без яшәгәндә ил булып— дошман очар көл булып».
Лиро-коллектив җырларга хас ге- роик-патриотик мотивлар татар хал-кының совет армиясенә багышланган җырларында көчле яңгыраш табалар.
Армиягә багышланган җырларда халык армиянең көрәш юлын, аерым сугыш эпизодларын яисә геройларның эш-хәрәкәтләрен конкрет тасвирлауны максат итеп куймый. Җырларда гомумиләштерелгән бер идея ачыла: совет армиясе бер кайчан да җиңелмәячәк. Армиянең көчен, гайрәтен күрсәтү өчен халык беренче карашка кырыс булып тоелган метафоралар, чагыштырулар эзли. «Мең яшәсен армиябез, тимер куллы сакчыбыз»; сәлам җибәргәндә фронттагы улларын каһарманнарга тиңли: «Илебез өчен көрәшүче ка-һарманнарга сәлам». «Данлы», «шанлы», «корыч» эпитетлары аша армиянең героик узганына, куәтенә ■басым ясала. Ватан сугышы елла-рында армиянең тиңсез батырлыгын мактаган, дошманнарны илдән куып алга баруына тирән теләктәшлек күрсәткән җырлар аеруча популяр булалар:
Зәңгәр күкләрне шаулата Самолет моторлары; Фашистларны тар-мар итә Безнең ил батырлары.
Ә сугыш тәмамланган тантаналы көннәрдә туган илебезнең куәте һәм данлы армиянең көче белән горурлану мотивлары җиңү алып килгән шатлык, бәйрәм хисләре белән аралаша.
Тылда таралган иҗтимагый-лирик җырлар арасында халыкның армиягә, фронтка ярдәмен чагылдырганы шактый күп. 1943 елда фронтовик татарларга язган сәлам хатында безнең республика хезмәт ияләре «Татарстан
7 Хат фронтта чыккан «Ватан өчен сугышка» газетасында басылган. 21.05.44. Тымытык районыннан 8 комсомолка язган шундый хатларның берсе «Совет сугышчысы» газетасында 19.05.44 урнаштырылган.
8 «Кызыл Татарстан» № 241. 11. X. 42.
колхозчысы» исемле танклар төзү фондына 100 миллион сумнан артык акча туплаулары, сугышчыларга 24 миллион сумлык төрле бүләкләр җибәрүләре хакында хәбәр итәләр.
Шушы патриотик хәрәкәтне оеш-тыруда халыкның дәртле җырлары да катнаша. 1942 елда Теләче районында язып алынган җырларның берсе, мәсәлән, «Бөтен нәрсә фронт өчен, шуны онытмыйк, иптәшләр» диг^н өндәмә белән тәмамлана. Газеталарда, плакатларда басылган кыска һәм образлы фразалар, чакыруларны халык җыр теленә күчерә:
Мул иген бирик фронтка Кызылармеец тук булсын, Без үстергән һәрбер бөртек Фашист өчен ук булсын.
Сугыштагы улларына җибәргән бүләкләре белән фронтка халыкның иң якты хисләре, иң җылы уйлары да барды. Еш кына теге яки бу заводның, колхозның кызлары белән аерым фронт яки гаскәри частьтагы яшь сугышчылар коллективы арасында хатлар ярдәмендә тыгыз элемтә урнашты. Яшьлекнең сүрелмәс дәрте, кайнар лирикасы белән сугарылган шундый хатларның берсен Олы Әтнә кызлары Карелия фронтында сугышучы татар егетләренә җибәрәләр 1. Ютазы районы «Кызыл бүләк» колхозы кызлары кич утырып хәзерләгән күчтәнәч һәм бүләкләре белән бергә, җырлар белән бизәлгән хатларын җибәрәләр 7 8. Мондый хатлар сугышчылар күңелендә җиңүгә ышаныч, дәрт тәрбияли, көч һәм илһам бирә. Фронтовиклар коллективыннан яисә аерым сугышчылардан кызларга килгән санаусыз күп хатлар шуны раслыйлар.
94
Фронтка җибәрелгән бүләкләрдән аеруча кулъяулыгы поэтик иҗат өчен материал булып торган. Кулъяулыгы — традицион поэтик образ ул. Татар кызлары, элекке заманнарда ук сөйгән егетләренә мәхәббәт бүләге итеп кулъяулыгы бирә торган булганнар һәм аерылган вакытларында кулъяулыгы егеткә сөекле кызының, образын хәтерләтүче, яшьлек сәхифәләрен җанландыручы бер кыйммәтле ядкар булып йөргән. Ли- рик-интим мөнәсәбәтләр белән бәйләнгән шушы традицион күренеш Бөек Ватан сугышы елларында шәхси рамкалар эчендә генә калмыйча, иҗтимагый киңлеккә чыкты. Татар кызлары үз бүләкләрен фронтта йөрүче сөйгән егетләренә генә түгел, ә ил саклаучы төрле милләт сугышчыларына багышлап җибәрделәр.
Норлат районының Олы Ачасыр авылында Хәтимә Г айнуллинадан 1955 елда без шундый истәлек язып алдык:
«1943 елның көзендә, фронтка бү-ләкләр җыйган вакытта, без концерт хәзерләгән идек. Концертны укыту-чылар һәм авыл яшьләре оештырды. Җыелган акчаны фронтовикларга бүләкләр алу өчен билгеләдек. Концерт номерларының берсе аеруча хәтердә калган. Бер төркем кызлар сәхнәгә чыгып төрлебез төрле җирдә утырыштык та, кулъяулыклары чигә башладык. Арадан беребез җыр башлады, калганнарыбыз кушылды-лар».
Кызлар башкарган сигез җырның һәммәсе дә фронт белән тылның какшамас бердәмлеген лирик буяу-ларда сурәтлиләр. Беренче ике җырда кызлар үзләренә кыскача харак-теристика бирәләр:
Егетем тракторда иде, Китте сугыш кырына; Ул танкта йөри хәзер, Мин йөрим тракторда.
Шундый керештән соң җырларның сюжет җебе кулъяулыгына килеп то-таша. Кем өчен соң бу кулъяулыклар? Алар уңган егетләр өчен. Халык эстетикасында уңганлык — кеше характерының иң яхшы сыйфатла-рыннан берсе. Ә сугыш кырында уң-ганлык нәрсә белән үлчәнә соң? Кызларның кулъяулык чигү вакытында җырлаган җырлары моңа шулай җавап бирә:
Кулъяулыгым бүләк итәм Егетнең уңганына, Иле өчен утка, суга Керергә торганына..
Димәк, уңган егет — барыннан да элек сөекле Ватаны өчен иң каты авырлыкларны җиңәргә хәзер торган ялкынлы патриот ул. Уңганлык сый-фатына тагы да конкретрак эчтәлек салып кызлар:
Кулъяулыгым чәчәк кенә, Чәчәге зәңгәр түгел, Чәчәк чиккән бу бүләгем Батыр өчен жәл түгел, —
дип җырлыйлар. Кызлар сугышчы-ларны дошманнан үч алырга чакы-ралар һәм күп җырларда лирик яң-гыраш тапкан шушы өндәү кулъяу-лыгы чигү вакытында да табигый булып ишетелә:
Кулъяулыгым читләрендә Ефәктән чиккән исем, Дошманнардан үч ал, дустым, Безне аерган өчен.
Татар халык җыр поэзиясендәге шушы гүзәл образга бәйләп, колхоз кызлары җиңүгә ышаныч белдерәләр һәм батыр сугышчыларга уңыш телиләр: «Кулъяулыгым бизәк-бизәк, кырыйлары каюлы; уңышлар белән бизәлсен иркәмнең җиңү юлы».
Кулъяулык образының сугыш чоры лирикасында иҗтимагый идеяләрне чагылдырган популяр поэтик образ булуы шагыйрьләр һәм фронтовиклар иҗат иткән җырлар, шигырьләр белән дә раслана.
Сугышчы Әүхәди Хәлиуллиннын «Чиккән яулык» дигән шигырендә лирик герой, кулъяулыгына карап, яраткан кызы белән аерылган җәйге иртәне исенә төшерә. Кызы аңа дош-маннардан үч алырга һәм ил азатлыгын саклап утка-суга керергә наказ биргән. Сугышчы бу изге наказны намус белән үти. Каты көрәштә аңа якын юлдаш булып сөеклесенең кулъяулыгы йөри. Яраланса, бу яулык аның канын туктатыр. Бәлкем, яулыкны тишеп пуля узар. Ләкнн сугышчы исән калыр һәм җиңү көненә кадәр шул яулыктан аерылмас,
95
ә кавышкач яулык белән бергә узган авыр юллар турында иркәсенә сөйләр ’.
Сулар кичтем — судан саклап калдым, Кулъяулыгым суга акмады, Утка керсәм — уттан саклап уздым, Ә ул, ә ул мине саклады, —
дип яза Гали Хуҗиев «Кулъяулыгым» 9 10 шигырендә. Ә. Ерикәйнең «Зәңгәр яулык» 11, Ш. Мөдәрриснең «Батист яулык»12, М. Хөсәеннең «Чиккән яулык»13, Нәби Зарифның «Ак яулык»14 шигырьләрендә дә кулъяулык образы фронтовикны ерак тыл белән, сөекле кһшеләр белән бәйләп, якынайтып торучы образ итеп сурәтләнә. Фронтовикларга тылдан килгән бүләкләрдән кулъяулык образына багышлап, Г. Насрый «Бистә егете» дигән хикәя яза 15. Патриот шагыйрь М. Җәлилнең «Илдар» опе-расы өчен (Ы. Җиһанов музыкасы) язган либреттосыннан фронтовикларга бүләкләр хәзерләү вакытында башкарылган «Кызлар хоры»16; ша-гыйрә Ә. Бикчәнтәеваиың М. Мозаф- фаров тарафыннан көйгә салынган «Кулъяулык җыры»17 Ватан сугышы елларында халык арасында киң та-ралып, массалашып китәләр.
Шул рәвешле, кулъяулык образына багышланган яңа җырларда һәм шигырьләрдә фронт белән тыл бер-дәмлеген чагылдырган идеяләр гаять күркәм поэтик гәүдәләнеш тапканнар.
Тыл хезмәт ияләренең, аеруча яшьләрнең поэтик образларын җан-ландырган, рухи дөньяларын як-тырткан уен җырлары турында әйтми китү мөмкин түгел. Революциядән соң массовый бер төс алган һәм популяр музыкаль поэтик жанрга әйләнгән уен җырлары сугыш чорында байыйлар, тематик яктан төрлеләнәләр. Халыкның Коммунистлар партиясенә мәхәббәтен һәм тирән ышанычын күрсәткән:
Туп аталар еракта, Сугышлар барган
9 Фронт газетасы «Ватанны саклауда», 2. 07. 44.
10 Фронт газетасы «Кызыл Армия», 6.09.45.
11 Фронт газетасы «Совет сугышчысы», 28. 10. 44.
12 Фронт газетасы «Совет сугышчысы», 9. 05. 44.
13 Фронт газетасы «Ватанны саклауда», 14. 03. 45.
14 Фронт газетасы «Фронт хакыйкате», 21.03. 45.
15 «Совет әдәбияты» журналы, № 5, 1942 ел.
16 М. Җәлил. II том, 1955, 430 бит. 17 «Халык жырлый», 1954. Төзүчесе 3. Хәй-
руллнна. 253 бит.
якта; Фашистларга бирешмәбез Партия булган чакта 18, —
кебек күп кенә яңа җырлар беренче мәртәбә шул уеннар вакытында иҗат ителәләр һәм башкарылалар.
Бөек Ватан сугышы елларында ха-лык иҗатындагы сатирик юнәлеш тагы да киңәеп, тирәнәеп китте. Халыкның сатирик иҗаты бу чорда немец-фашист басып алучыларын гаепләү һәм фаш итү максатына буйсындырылды.
Илебезгә ут кабызды Фашист дигән ахмаклар, Дошманнарга багышлана Безнең шушы такмаклар.
Бу такмакларда, бу җырларда Ватан сугышының конкрет фактларына таянып, халык, дошман армиясенең уңышсызлыкка дучар булуыннан чыи күңеле белән көлде һәм шушы көлү аша шатлыгын белдерде. Агрессорларның «яшен тизлеге» белән безнең илне басып алу планы хурлыклы җимерелгәч, халык ара-сында шушы фактка таянып үткен җырлар таралалар:
Гитлер кылычын кизәнгән, Бер айда ж.иңәрбез, дип, Солдатлары йөри хәзер Без кайда үләрбез, дип.
Җырда дошманнарның сүзләре, хыяллары, планнары белән чынбар-лыктагы хәлләре арасында туган кар-шылык гаять оста тотып алына һәм халыкның рәхимсез көлүенә материал булып тора. Шушы каршылык-
в 10 Җырны 1942 елда Кызыл йолдыз районында М. Галиуллинадан А. Ключарев язып ала. «Татар халык көйләре». 1955. Казан. 26 бит.
96
тан чыгып, халык үзенең җырларын көтелмәгән комик картиналар, көлке детальләр белән баета:
Сукыр Гитлер сабан сөрә, Утырып елын мнжага, Безгә нужа күрсәтәм дип Үзе калды нужага.
Икенче җырларда сукыр Гитлер образы куркуыннан бәрәңге базында качып утырган яисә олы юл чатында хәер сорашып торган хәлдә тасвирлана. Аның тышкы портретын сурәтләгәндә сатирик гиперболалар кулланыла. Ул «кәкре борынлы», «колагы ямалган», авызы «капка кадәр зур» һ. б.
Дошманнарның кире сыйфатларын кабарынкы һәм үткен итеп сурәтләү өчен җанлы телдәге образлы әйләнмәләр, мәкаль һәм әйтемнәр шактый киң файдаланылган. Алар- дагы гомумиләштерелгән мәгънә җырларда конкрет эчтәлек ала һәм яңача яңгыраш таба. «Какма кеше капкасын, үз капкаңны кагарлар» дигән мәкальне үзгәртеп, халык, әле сугыш башланган айларда дошманга карата: «Какма безнең капкабызны, үз капкаңны кагарбыз; кагу түгел, үз өнеңдә кабыргаңны санарбыз», — дигән кинаяле кисәтү ясый. Ә сугыш тәмамлангач, «кешегә чокыр казыма, үзең төшәрсең» дигән афоризм нигезендә:
Сукыр Гитлер сызгала га и Планнар җимерелде, Безгә дигән каберенә Ул үзе төшерелде,—
дигән җыр туа. Образлы әйләнмә-ләрдән файдаланып, халык дошман-нарның «ачтан күзе чәчрәп чыкса да бер бөртек икмәгебезне дә бирмәбез» дигән ышанычын белдерә. Күшеккән фашист солдатының чалбарын каптыра алмый «ник тудым көнгә төшүе», безнең армиянең дошман-нарны «уңлы-суллы өшкерүе», «мун-часыз парлавы», «арт сабагын укы-туы», «утлы табага бастыруы», «ата- бабалары күрмәгәнне күрсәтүе» һ. б. ш. фразеологик әйләнмәләр яр-дәмендә халык сатирик җырларның образлы, үткен яңгырашына ирешә, үзенең оста художник булуын рас-лый.
Бөек Ватан сугышы елларында тылда мәхәббәт җырлары аеруча по-пуляр булалар. Халыкның лирик җырлар репертуарында «Сәгать чылбыры», «Тәзкирә», «Зәңгәр шәл», «һаваларда йолдыз», «Сибелә чәчәк», «Уел» һ. б. күп кенә традицион борынгы җырлар, «Зәйнәбем», «Яз да була», «Бибкәй», «Дисәнә» кебек чагыштырмача яңа җырлар актив яши, массалар соравы буенча радиодан башкарыла, сәхнәләрдә яңгырый. Совет чорында туган сюжетлы җырлардан сугыш вакытында аеруча «Рәйхан», «Комсомолка Нәфисә», «Кошлар кебек», «Нурия», «Таң», «Әлфия» һ. б. җырлар киң тарала.
Сугыш елларында татар халкының поэтик иҗаты «Су буйлап», «Өй артымда шомыртым», «Таң атканда», «Озату», «Минем иркәм армиядә», «Зөмбел чәчәк», «Көтәм әле», «Бондюг», «Зөя» кебек гүзәл көй-җырлар һәм хисапсыз күп кыска җырлар белән баеды. Югарыдагы җырлардан үзгә буларак, соңгыларда мәхәббәт яки сагыну хисе гомумән теге яки бу кешегә карата түгел, ә туган ил бәхете өчен көрәшүче фронтовикка карата белдерелә. Сугыш чоры лирикасында яшь кызның фронттагы сөеклесенә, яшь ананың сугышчы иренә, балалары фронтта йөрүче ананың яраткан улына мәхәббәте, сөюе, сагынуы чагылган. Шул ук вакытта лирик җырларда бәхетле, тыныч тормышны бозган фашист илбасарларга нәфрәт хисләре яңгырыйлар.
Интим җырларның лирик герое өчен «аерылудан кыен хәлләр юк икән дөньяларда». Әмма туган ил язмышы хәл ителгәндә, аерылу кайгысы һәм сагыну сагышы гражданлык хисе белән аралаша. Чөнки сөеклесе ил азатлыгы өчен көрәшә, ә көрәшчене сагыну — якты хис ул.
Иртән торып тышка чыксам, Су буйлары эрәшә, Сагынсам да гаеп түгел Ватан өчен көрәшә.
«Әй, Зелем зелем зеләйдә» дигән уен вакытында диалог формасында башкарылган җырлар да шундый ук
хисе белән сугарылганнар, ге яшьләр уртага чыккан
Акмы синец кигәнең, Күкме синең кигәнең, Кайсы фронтларда йөри, Дустым, синең сөйгәнең? — дигән җыр-сорау белән мөрәҗәгать итәләр. Ә кыз моңа каршы:
Ак та минем кигәнем, Күк тә минем кигәнем, Белоруссия фронтында йөри минем сөйгәнем, —
яисә «Ленинград фронтында», «Ук-раина фронтында», — дип җавап бирә. Еш кына «Фронтларда орден алган егет минем сөйгәнем» — дигән җавап та яңгырый.
Кыю күңелле, батыр егет образы сугыш чоры лирикасының үзәгендә тора. Үзенең тамырлары белән бу образ татар халык иҗатындагы батырлар образына барып тоташкан. Батырлыкны мактап, халык матур әкиятләр, йөзләрчә мәкальләр ту-дырган. Батырлар исеменә багышлан берсеннәи-берсе матур җырлар җыр-лаган. Андый җырларда халык ба-тырларны карчыга кебек үткен, арс- лан кебек мәгърур һәм шонкар кебек сизгер итеп сурәтли.
Борынгы җырларда ат уйнатып, сөңге тагып яисә кылыч асып дош-маннар белән көрәшеп йөргән һәм кайвакыт романтик буяуларда тас-вирланган образ урынына, Ватан су-гышы елларында халык реалистик детальләр һәм сыйфатларга баерак, тормышчан образ иҗат итә. Ул со-циалистик дәүләтне саклаучы кызыл сугышчы. Ул Идел суын эчеп, Идел буенда үскән егет («Кем уйламас, кем яратмас Идел буе батырын»). Батырлыкның тышкы бер билгесе итеп кыю сугышкан өчен бирелгән орден яисә медаль күрсәтелә:
Минем иркәм армиядә, Күкрәгендә медале; Батыр булганлыгы өчен Бигрәк сөям мин аны.
Лирик җырларның героинясе хыя-лында әнә шундый батыр сугышчы яши. Әлбәттә, сугышчы егетнең һәр җырда да батыр дип исемләнүе зарури түгел. Күп кенә җырларда аңа карата халык поэзиясендәге нәфис лирик эпетитлар, иркәләү, кадерләү төшенчәләре киң кулланыла: «гүзә-лем», «былбылым», «сөеклем», «ир-кәм», «дустым» һ. б.
«Минем иркәм» дип башланган җырлар совет чорында иҗат ител-гәннәр. Сугышка кадәр чыккан җыр җыентыкларында аларны әле берәм-лекләп кенә очратырга мөмкин. Ә су-гыш елларында һәм сугыштан сон Тел, әдәбият һәм тарих институты оештырган фольклор экспедициясе членнары «Минем иркәм» дип баш-ланган һәм тематик яктан сугышчы егеткә багышланган 68 яңа җыр һәм аларның йөзләрчә вариантларын язып алалар. Кайбер җырларның ничек вариантлашкаиын күз алдына китерер өчен характерлы бер мисал китерик:
Минем дустым армиядә, Армия сафларында, Сагынам сине, күз нурым, дип, Язган ул хатларында.
(«Кызыл йолдыз» районы, 1942 ел).
Баштагы ике юл сакланган хәлдә соңгы юллар төрле эчтәлек белдереп, үзгәреп торган. «Дошманнарны кый-нап йөри көнбатыш якларында» (Норлат районы); «Мин кайларда булдым икән аерылган чакларымда» (Октябрь районы); «Исән булса кайтыр әле, җибәргән чакларында» (Тельман районы); «Карточкасына карыймын сагынган чакларымда» (Чаллы районы); «Көт, бәгырем, кайтам, диеп яза ул хатларында» (Сарман районы); «Беләсе иде, нишли икән, сагынган чакларында» (Ворошилов районы); «Гулять итәргә кушмаган, кичәге хатларында» (Дөбъяз районы); «Исән булса, кайтыр әле, дигән уй башларымда» (Кайбыч районы). 1942 елда музыкаль фольклор экспедициясенә Кызыл йолдыз районында М. Галиуллина «Минем дустым армиядә» дигән яңа көй дә тапшыра, һәм ул популяр көйләрнең берсенә әйләнә.
Димәк, бу җырларның үсү һәм киңәюе Ватан сугышы чорына туры килә. Моның сәбәбе аңлаешлы. Җырларда лирик героинянең фрон-товик егеткә мөнәсәбәтен сурәтләү өчен уңай поэтик форма табылган.
Уңай форма чараларының берсе итеп җырларның бер үк юл белән башланып, бер үк конкрет кешегә —
7. .с. ә.- № з.
97
98
бу очракта кызның сугышта йөрүче иркәсенә багышлану ы н к ү р сәтс р гә кирәк. Татар халык җыр поэзиясе өчен мондый композицион алым яца түгел. Композицион башлану берлеге безнең сюжетлы җырлардан «Кара урман», «һаваларда очкан ак кошларныц», «Күк күгәрчен», «Дим- Дим» һ. б., кыска җырлардан «Аклы ситса күлмәгемнең», «Тәрәзә төбем исле гөл», «Биек тауның башларында» һ. б. өчен хас.
«Минем иркәм» циклын идея-те-матик яктан шушы алым берләштерә дә инде. Әгәр бу җырларны, чагылган мотивларыннан чыгып, билгеле бер эзлеклелектә карасаң, матур лирик поэма туачак. Лирик поэманы кызның сөеклесен озатуга багышланган:
Минем иркәм армиягә, Армиягә алынды, Исән кайт дип, онытма дип Озаттым мин ярымны,— җырыннан башларга мөмкин булыр иде. Аннан соң җырлар табигый бер тәртип белән кызның беренче хат алу шатлыгын, егетнең яралану хәбәрен ишетеп кайгыруын, яңадан сугышта йөрүен һәм орден алуын белеп горурлануын, «башкаларга күз салмыйча «бердәнберен» сагынып көтүен, җиңү һәм исәнлек теләвен һ. б. сурәтлиләр.
«Минем иркәм» циклында киче-решләр гәрчә лирик планда сурәтләнсә дә, бу кичерешләр үз кабыгына йомылган пассив мәхәббәт, сагыну мотивларыннан гына тормыйлар. Эмоциональ мотивлар еш кына бу җырларда патриотик мотивлар белән аралаша: «Минем иркәм армиядә, гармончы да, җырчы да; үзе матур, үзе батыр, данлыклы сугышчы да»; яисә «Мин иркәмә хатлар язам, җавапсыз калмыйм бер дә; ул фронтта, ә мин тылда, йөрәкләр тибә бергә».
Поэма героинясснә характерлы уңай мораль сыйфатларның берсе — мәхәббәткә турылыгы. Ил саклаучы иркәсен ул «хатлары сирәк килсә дә» сагынып көтә, «ул кайтса да, миңа булмас, чуалсам ятлар белән»,— ди кыз үз-үзенә һәм ныклы ышаныч белән:
Минем иркәм хатлар язган, И өр и алгы сафларда, Аны көтәм, сабыр и тәм Күз салмыйча ятларга,—
дип яши.
«Минем иркәм» — нигездә яраткан егетләре яисә ирләре сугышта йөрүче хатыннар, кызлар иҗаты. Әмма мондый җырларны иҗат итүдә ул-ларын ил сакларга озаткан аналар да катнашкан. Алар җырларны «минем улым», «минем балам армиядә» дип үз исемнәреннән башкарганнар. «Минем улым армиядә командир булып эшли; исләремә төшермәгез, эчләрем әллә нишли» һ. б. Әтиләре яки абыйлары фронтта йөрүче балалар исә «минсхм абыем армиядә», «минем әтием армиядә» дип башланган җырлар иҗат итәләр һәм җырларда сугышның тизрәк бетүен, көткән кешеләрнең тизрәк кайтуын телиләр.
Хисләрнең драматик кискенлеге, кичерешләрнең реаль тормышны зур поэтик көч белән чагылдыру ягыннан Ватан сугышы лирикасында «Зөмбел чәчәк» җыры күренекле урын тота. Җырның сюжеты нигезендә яраткан егете сугышта йөрүче бер кызның лирик кичерешләре ята. Кереш куплетта лирик герой ерактагы иркәсенә мөрәҗәгать итеп, күңелен борчыган уйлар белән бүлешә:
Өй түремдә зөмбел чәчәк Үсә-үсә яшәрә;
Иркәм, насыйп булыр микән, Сугыш бетеп, ил тынычлап, Безгә бергә яшәргә.
Кызның иң якты хыялы шул: ул иркәсенә исәнлек, иленә тынычлык тели. Ләкин аяусыз сугыш бара. Кешеләргә фронттан хәбәрләр килеп тора — берәүләр батырларча һәлак булган, икенчеләр хәбәрсез югалган, өченчеләр яраланган. Сугыш чоры өчен табигый менә шушындый драматик шартларда кыз күңелендә уянган газаплы борчулар җырда бөтен кискенлеге белән гәүдәләнгәннәр:
Ике илле сары каеш Әле дә билендә микән, Исәнме икән минем иркәм, Үлдеме икән, ранен микән, Әллә пленда микән?
Юк, кызның күңеле егетнең пленда булуы белән дә, яралануы белән дә килешми. Сөеклесен ул сәламәт һәм исән-сау итеп күз алдына китерә: «...Шуны гына сизә күңел, ранен түгел, плен түгел, исән булырга тиеш».
Менә кинәт кызның якты өметләрдә балкыган эчке уйлануларын бүлеп, кемдер аңа егетенең окоптан атып яткан вакытта иңенә пуля тиеп авыр яралануын хәбәр итә һәм аны көтмәскә куша. Кыз шомлы кичерешләр эчендә. Җырның драматик киеренкелеге иң югары ноктага җитә. Кыз, сөеклесе яраланса, аны «киң кырлардай санитарный машина госпитальгә алып» кайтырыиа һәм егетнең тереләчәгенә ышана. Хәтта яралы хәлендә дә сугышчы аның өчен якын һәм кадерле, ул аны сөя, көтә:
Аклы ситса күлмәгемне
Үзем тектем итәкләп, Ранен булсаң да кайт, иркәм. Көтәм сине һәр кич, иртән, ҮзехМ йөрим җитәкләп.
Тархан районында язып алынган вариантларның берсендә генә егетнең үлүе хәбәр ителә. Бу варианттан пессимизм мотивлары эзләүнең, кирәге юк. Ватан сугышы күп корбаннар таләп итте, һәм сугыштай кайта алмый калган батыр егет образы халыкның реалистик иҗатында чагылмый кала алмады.
«Зөмбел чәчәк» поэтик алымнары буенча да оригиналь. Бишәр юллы куплетларның күпчелегендә рифма-ларның чиратлашуы авссв тәртибендә бара. Җырда эчке рифмалар күп очрыйлар. «Микән — иркәм», «үлде диеп — күмелде дип» һ. б. Шунысы да игътибарга лаек, көй- музыка характерына карап «Галиябану», «Күбәләгем», «Фирдәвескәй», «Күк күгәрчен» кебек биш юллы җырларда бер юлы һәр куплет саен кабатланып килә һәм гадәттә риторик эндәшү өчен хезмәт итә («Галиябану, сылуым иркәм»; «Фирдәвескәй, кара күзкәй» һ. б.) «Зөмбел чәчәк»тә мондый кабатланучы юллар юк. Үзенең төзелеше белән ул татар шагыйрьләренең аерым җырларына якын тора. Фикернең үсү- үзгәрүенә карап куплетларның композицион төзелеше дә үзгәрә. Диалог рәвешендә бер-бер артлы килгән ике куплетта, мәсәлән, сөйләм теле өчен характерлы юллар алына: «Көтмә кызый...»; «Көтәм әле...». Ә кызның кичерешләрен эчке монолог формасында сурәтләгән җыр ике де-таль — картинадан башлана: берсе сугышчы егетнең билендәге сары каешы; икенчесе кызның өстендәге күлмәге. Кызның лирик уйланулары аша егетнең фронттагы хәле көзгедәге кебек чагылып бара. Җырның поэтик лексиконында сугыш чоры өчен характерлы төшенчәләр, сүзләр күп кенә: «Окоп»; «ранен булу»; «плен»; «военкомат»; «извещение»; «пуля», «санитар», «госпиталь» һ. б..
Җыйнап әйткәндә, «Зөмбел чәчәк» җырында совет кызларының рухи матурлыгы, мораль сафлыгы, мәхәб-бәттә батырлык үрнәге күрсәтергә хәзер торулары һәм дошманны җиңүгә ышанычы лирик планда гаять художестволы гомумиләштерү тапкан.
«Сугыш корбансыз, батыр ярасыз булмый» ди-халык. Бөек Ватан сугы-шы кырларында туган илебезнең азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап, бик күп ир-егетләр туган-үскән җирләренә, семьяларына әйләнеп кайтмады. Бу сугышның иң авыр, иң ачы яраларыннан берсе иде. Әмма халык Ватан өчен якты гомерләрен биргән батыр улларының үлемен кире кагып, алар турында гүзәл әсәрләр иҗат итте. Алар арасында җырлар да, бәетләр дә бар.
Тыл лирикасында бу образ «Ак-кошлар», «Көтәм әле», «Сагыну», «Үлеп калган батыр сугышчыга» исемнәре астында билгеле сюжетлы озыи бер җырда калку гәүдәләнеш тапкай.
«Көтәм әле» җырының безнең та-рафтан язылып алынган сигез ва-рианты бар. Бу вариантларның күп-челеге драматург Таҗи Гыйззәт язып алуында «Совет әдәбияты» журналының 1944 ел, 8 санында ба-сылган алты строфалык җырга якын торалар. Җыр сугыш кырында ил саклап һәлак булган егеткә мөрәҗәгать итү белән башланып китә:
Һаваларча очкан аккошларның Каурыйлары җиргә кадалды.
7»
Сугыш кырларында ятып калган Үле гәүдәләрең кем алды.
Фаҗигале темага — сугышта үлгән яшь кешегә багышланган булса да, җырның эмоциональ тәэсире күңелсез һәм караңгы түгел. Чөнки халык үз җырын сугышчының үлемен тасвирлау өчен түгел, ә үлемсезле- ген раслар өчен иҗат иткән. Җырның буеннан-буена бер киеренке хис — һәлак булган сугышчыны оныта алмау, кайнар сагыну хисе хәрәкәт итә. Лирик герой аңы, акылы белән көткән кешесенең кайтмаячагын белсә дә, күңеле белән бу хәбәрне кире кага. Аның йөрәгендә, хыялында сөеклесенең образы мәңге тере, мәңге җанлы, мәңге яшь булып яши, шуңа күрә ул аңа тере кешегә дәшкән кебек якын итеп, үз итеп дәшә.
Лирик геройның күз алдына бер мәлгә дәһшәтле сугыш картинасы һәм авыр җәрәхәттән үлүче сөеклесенең образы килеп баса. Бу картина җырда реалистик детальләр аша бары бер строфада саран гына гәүдәләнеш тапкан. Җыр дәвамында сугыш картиналары яңадан кабатланмыйлар. Лирик геройның эчке кичерешләре табигатьтән алынган яисә көнкүрешкә корылган параллельләр фонында ачыла. Лирик герой сөеклесеннән хатлар килмәсен дә, аның кеше тавышы ишетмәслек ерак җирдә «киң далада» кабердә ятуын белсә дә, түземсезләнеп егетен көтә:
Л1оңсу җәйнең алсу иртәсендә Таң кошлары сайрый өземсез, Үлгән хәбәреңне ишетсәм дә Кайтыр көнең көтәм түземсез.
Шул рәвешле хис хәрәкәте җырда үлемне кире кагуга, ил өчен һәлак булган сугышчының үлемсезлеген раслауга китерә һәм җырның опти-мистик яңгырашын тәэмин итә.
Бөек Ватан сугышы дошманны тулы җиңү белән төгәлләнде. Җиңү көннәренең куанычын һәм шатлыгын чагылдырган иҗтимагый лирик җырларда без совет халкының куәтле туган иле һәм батыр армиясе белән горурлану тавышын ишетсәк, җиңү темасына багышланган мәхәббәт җырларының лирик герое сөекле кешесенең җиңүче булып, сау-сәламәт хәлдә иленә кайтуына шатлык хисен белдерә. Ул эчке бер горурлык белән:
Өсләрендә соры шинель, Билләрендә перәшкә, Сөйгән ярым җиңеп чыкты Гитлер белән көрәштә,—
дип хәбәр итә. Җиңү турындагы лирик җырларда табигатьтән алынган картиналар гадәттә якты буяулы. Егетнең җиңеп кайтуына параллель итеп «өй алдындагы алмагачның алсу чәчәк атуы» яисә «язгы матур иртәләрдә үскән гөлләр» яки «алтын нурлы таң сызылуы» алына. Шатлык дәрәҗәсен белдерер өчен лирик герой, оста поэтик чагыштыру кулланып, «агачта яфрак ни чаклы, бездә шатлык шул чаклы» ди. Лирик герой күңелендә уянган бәйрәмчә бәхетле бу настроение гаять табигый, саф һәм самими. Чөнки ул шушы бәйрәм көннәрен тизрәк җиткерер өчен ару-талу белмичә илгә хезмәт күрсәткән, сугыш кыенлыкларын җиңә барган, армиядәге сөеклесен ихлас күңелдән көтеп алган корыч ихтыярлы, югары моральле совет кешесе.
Җыйнап әйткәндә, Бөек Ватан су-гышы елларында тылда иҗат ителгән һәм киң массалар арасында таралган иҗтимагый патриотик, сатирик, интим-мәхәббәт җырлары үзләренең югары идеялелеге, художество камиллеге белән бүген дә әдәби- эстетик һәм танып белү кыйммәтен югалтмаган поэтик елъязма булып торалар. Бу поэзия — сугыш елларында зур иҗтимагый-тәрбия роле башкарган һәм татар халкының рухи дөньясын, тыл хезмәт ияләренең җанлы образларын тирән художество дөреслеге белән чагылдырган кыйммәтле бер хәзинә.