Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕЗНЕҢ КАЛЕНДАРЬ

ГЕТЕ
(Үлүенә 125 ел)
22 нче мартта немец халкының бөек шагыйре һәм фикер иясе Иоган Волфганг Гетеның үлүенә 125 ел тулды. Бөтендөнья әдәбиятында күренекле урын алып торган, Шекспир, Байрон, Бальзаклар кебек, үзенең иҗаты белән әдәбиятта яңа сәхифәләр ачкан бу язучы зур һәм катлаулы тормыш юлы үтә.
Балачагында ук (ул Франкфурт-на-Майне дигән шәһәрдә 1749 елның 25 августында туа) Гете укуда бик тырыш һәм сәләтле була. Күп кенә фәннәрнең нигезләрен үзләштерә, берничә телне өйрәнә. Шушы мәктәптә укыган вакытта ук булачак даһи язучыда иҗат чаткылары уяна. Аның, мәсәлән, кечкенә чакта ук яза башлаган һәм тәмамланмый калган романы бар. Шунысы кызык, бу романның персонажлары әсәрнең дәвамында 6 телдә узара хат язышалар.
1765—1772 еллар эчендә Гете Лейпциг университетында, аннары Страсбург уни-верситетында укый. Шушы чорда ул «Давыл һәм һөҗүм» исемендәге яшьләр арасында таралган хәрәкәткә кушылып китә һәм тиз арада бу хәрәкәт җитәкчесенең берсенә әверелә. «Давыл кешеләренең» ачык политик һәм социаль максатлары булмый. Әмма аларның уртагасырчылык моралена протест белдерүләре, кеше рухын чиркәү, дин изүеннән азат итәргә чакырулары. һичшиксез, прогрессив була.
Гетеның яшь чагында язган әсәрләре дә шушы прогрессив хәрәкәтнең идеяләре белән сугарылган. Аның беренче драмасы да (1771), шул чордагы лирикасы да иске тәртипләрнең, гореф-гадәтләрнең кысынкылыгына каршы юнәлдерелгән.
«Яшь Вертерның газап кичерүләре» исемле романы (1771) белән Гете аеруча зур уңышка һәм популярлыкка ирешә. Ләкин шул ук вакытта бу роман авторның идеологии кризис кичерүе турында да сөйли. Романның герое Вертер әйләнә-тирәдәге тормыш белән килешә алмый, ул «Давыл һәм һөҗүм» яшьләре кебек үк вак, мәгъ-нәсез тормышны, обывательләрчә яшәүне инкарь итә, әмма, нәтиҗәдә, бернәрсәгә дә ирешә алмыйча, үз-үзен үтерүгә барып җитә. Романда куелган мәсьәләнең шушы рәвешчә хәл ителүе, әлбәттә, Гетеның элекке идеалларыннан баш тартуы белән бәйләнгән иде.
Гетеның эшчәнлеге әдәбият белән генә чикләнми. Озак еллар (10 елдан артык) ул кечкенә генә Веймар герцоглыгында премьер-министр хезмәтен үти, Италиягә бара, анда фән һәм сәнгать белән кызыксына, үзе дә төрле өлкәләрдә кызыклы һәм әһәмиятле фәнни тәҗрибәләр, ачышлар ясый.
Гетеның мирасы ифрат дәрәҗәдә бай. Әмма бу мираста төп урынны бер әсәр, ул да булса «Фауст» трагедиясе биләп тора. 60 елга якын вакыт дәвамында язылган бу әсәр Гетеның шул дәвердә булып узган тарихи вакыйгалар турындагы уйлануларын, кешелек дөньясы турындагы фәлсәфәсен үз эченә ала. Трагедиянең төп конфликтын Мефистофель белән Фауст арасындагы каршылык билгели. Мефистофель кешелек дөньясын күрә алмый, кешенең акыл көченә ышанмый һәм Фаустны да шундый караш белән агуларга исәп тота. Әмма күпме генә тырышмасын, Мефистофель үзенен мәкерле ниятенә ирешә алмый. Фауст соңгы көненә кадәр гуманистик карашларына тугры булып кала. Фауст образында иске дөньяның җимерелүен күрсәтү белән бергә, Гете яңа туып килә торган буржуаз җәмгыятьнең каршылыкларын да күрсәтә, Фаустның алтын табу, сату итү, кешене эксплуатацияләүгә корылган хыяллары яңа җәмгыять шартларында тормышка аша алмаячагын да күрә. Шулай итеп, Мефистофель вакытлыча җиңә, әмма аның киләчәге юк. Киләчәк — иҗади хезмәт белән шөгыльләнүче азат кешеләр кулында. Трагедиянең көче, аның әһәмияте менә шушы гуманистик идеяне раслауда.
Безнең совет укучылары өчен дә Гетеның иҗаты шушы ягы белән якын һәм кадерле.
А. С. НОВИКОВ-ПРИБОЙ
(Тууына 80 ел)
А. С. Новиков-Прибой олы буын совет язучыларының берсе. Язучының биографиясе бик үзенчәлекле, әмма, шул ук вакытта, революциягә кадәр иҗат итә башлаган, крестьян, эшче арасыннан үсеп чыккан күп кенә язучыларга хас- биография ул.
А. С. Новиков-Прибой Тамбов губернасында, Матвеевское исемле авылда туа.
г/эезнен,
ff-з. (менс^арь

Кечкенә чакта аңа бик аз укырга туры килә —
урманнар арасында югалып калган авыл
шартларында ул мөмкин дә булмый. Шулай да
булачак язучы чиркәү каршындагы мәктәпне
тәмамлый.
1899 елны А. С. Новиков-Прибой патша
флотына хезмәт итәргә алына һәм Крондштатка
җибәрелә. Биредә ул укуын кулыннан килгәнчә
дәвам итә, яшерен әдәбият белән таныша һәм
патша охранкасы тарафыннан тыелган
китапларны таратуда катнаша. Аның бу
эшчәнлеге ачыла һәм ул кулга алына. Тиздән ул
Япон сугышына җибәрелә, Цусима утравы
янындагы зур диңгез сугышында катнаша һәм
дошман кулына эләгә. Бу вакыйга булачак язучы-
ның күңелендә онытылмас эз калдыра, ул Япон
сугышының мәгънәсезлегенә төшенә, һәм,
тоткынлыкка эләккәч, әлеге тарихи вакыйга
турында зур әдәби әсәр язу нияте балән материал
туплый башлый.
1905 елда, сугыш беткәч, А. С. Новп- ков-
Прибой туган иленә кайта. 1907 елны ул «Чит
кешеләр гаебе өчен» һәм «Акылдан язганнар һәм
нәтиҗәсез корбаннар» исемле ике кечкенә генә
китап бастырып чыгара. Әмма бу китапларны
укучы күрми кала. Патша хөкүмәтенең булып уз-
ган сугыштагы хыянәтчел политикасын рәхимсез
рәвештә фаш итүгә багышланган бу китаплар
чыгу белән үк конфискацияләнәләр.
1906 елдан А. С. Новиков-Прибойның
революцион эшчәнлеге профессиональ төс ала.
Ул Финляндиягә качарга мәҗбүр була. Аннары
Франция, Англия, Италия, Испания, Африка
җирләрендә рус диңгезчеләре арасында эшли, үзе
дә кайвакыт гади матрос булып хезмәт итә.
Шушы елларда А. С. Новиков-Прибой А. М.
Горький белән таныша, 1912—1913 елларда
Горький белән бергә Капри утравында яши һәм
биредә күп кенә хикәяләр яза. 1914 елда ул
«Диңгез хикәяләре» исемле җыентык туплый,
ләкин цензура аны чы- гарттырмый. Бу китап
1917 елда гына чыга.
Бу хикәяләр диңгезчеләр тормышына ба-
гышланган рус классик әдәбиятының тра-
дицияләрен дәвам итү белән бергә, әдәбиятка яңа
сулыш, яңа идеяләр алып килделәр: А. С.
Новиков-Прибой әсәрләрендә диңгезчеләр
тормышы, беренче буларак диярлек, сыйнфый
көрәш картиналары аша чагылды, алдынгы
революцион идеяләр күзлегеннән күрсәтелде.
Бөек Октябрь революциясе вакытында А. С.
Новиков-Прибой язу эшеннән туктап тора, ул
тулысынча революцион эшчән- леккә бнрелә.
1918 елда ул тагын яза башлый һәм үзенең хыялы
булган Цусима турындагы романы өчен яңадан
материаллар җыя башлый. Шул ук вакытта ул
кечерәк күләмдәге әсәрләр дә яза. Алар арасында
иң таралганнары һәм укучылар тарафыннан
сөелеп укылганнары — «Диңгез чакыраэ (1919),
«Су асты диңгезчеләре» (1923), «Диңгездә
хатын» (1928), «Борынгыдан килгән тартышу»
(1922) һ. б.
«Цусима» эпопеясенең беренче өлешләре 1932
елда чыга, 1940—41 елларда А. С. Новиков-
Прибой өстәмә бүлекләр яза һәм бастырып
чыгара. Бу эпопеядә зур художестволы осталык
һәм тарихи дөреслек белән А. С. Новиков-
Прибой Япон сугышы вакыйгаларын сурәтли,
рус халкының батырлыгын җанлы образларда
чагылдыра, диңгезчеләрнең Ватанга булган
турылыгын күрсәтә. Роман Россиянең Япон
сугышында җиңелүенең чын сәбәпләрен күрсәтә,
империалистик илләргә сатылган патша адми-
ралларының чын йөзен фаш итә, матрослар
арасында революцион рухның ныгуын, үсүен
чагылдыра.
«Цусима» эпопеясе совет әдәбияты үсешендә
зур роль уйнады. Социалистик реализм нигезендә
тарихи роман жанрының тууы һәм формалашуы,
билгеле күләмдә А. С. Новиков-Прибой иҗаты
белән бәйләнгән.
Гомеренең соңгы елларында (язучы 1944
елның 29 апрелендә үлә) А. С. Новиков- Прибой
совет диңгезчеләренә багышланган «1 ранг
капитаны» исемле зур роман өстендә эшли, Бөек
Ватан сугышы геройларын сурәтләгән очерклар,
хикәяләр яза. Кызганычка каршы, язучының
соңгы зур романы тәмамланмый кала.
А. С. Новиков-Прибой халык эченнән чыккан
һәм совет власте шартларында талантының чәчәк
атуына ирешкән зур язучы буларак совет
әдәбиятында күренекле урын алып тора.