Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕРЕНЧЕ АРТИСТКА


...Менә Ижевск шәһәре. Монда та-тар халкының беренче артисткасы, көнчыгыш хатын-кызларына сәхнә юлын күрсәткән Сәхипҗамал Вол-жская яши.
Мин, тиздән булачак очрашуны күз алдына китереп, дулкынланам, һәм бу аңлашыла да. Бөек Тукай тарафыннан макталган, кояш белән тиңләнгән артистка ич ул. Г. Тукай 1910 елда аның турында түбәндәге сүзләрне язган:
Күр, ннчек иртә кояш чыкса, җиһанга нур тула, һәр күңелләр нурланадыр чыкса
Гыйззәтуллина.
Бу икәүгә тәңре биргән бертигез зур мәртәбә, Берсе уйный күк йөзендә, берсе уйный сәхнәдә.
Шагыйрьнең бу сүзләренә тагын нәрсә өстәргә мөмкин?!
Юк, ул артистка гына түгел, ул театр труппасы оештыручы, ул ре-жиссер да... һәм аның талантлы оештыручы булуы турында да әйтергә кирәк.
Пушкин урамы. Аның квартирасы. Кыюсыз гына шакыйм. Ишек ачыла. Каршымда — Сәхипҗамал апа. Беренче сүздән үк без бер-беребезне таныйбыз һәм түргә узабыз.
— Таныш булыгыз!—ди миңа Сәхипҗамал ханым. — Иптәшем...
Волжскаяның тормыш иптәше, карт коммунист Владимир Николаевич Русинов белән танышам һәм ничектер, үзем дә сизмәстән, шушы беренче мәртәбә аяк баскан өйдә үземне иркен тота башлыйм. Шартлы рәсми сөйләшүдән гади телгә күчәм:
— Сәхипҗамал апа!
Әйе, бу — ул, татар сәхнәсенең кояшы! Инде шактый картайган, төрле китапларда, журналларда басылган фоторәсемнәренә охшамый, ләкин күз карашлары һаман шул: акыллы, уйчан күзләр, сыя аулы караш, һәм ул күзләрнең көчен беренче караштан ук сизәсең. Беренче сүзләрдән үк шушы урта буйлы, хәзер инде авыру сәбәпле бик нык йончыган хатынның «Нур» труппасын оештыруына да, андагы артистларга чын мәгънәсендә ана булуына да, һәркемне буйсындыра алырлык ихтыяр көченә ия булуына да шикләнмисең.
Ул ашыкмый гына, тирәннән уй-ланып сөйли. Минем сорауларга җавап бирергә ашыкмый, бу сорау ни өчен, нинди максат белән бирелә икән дигән шикелле, ул сынап карый, тыйнак, чамадан тыш тыйнак сөйләшә, шул ук вакытта аның тавышында үпкәләү, ачыну авазы кебек бернәрсә сизелеп кала.
Юк, бу чын үпкәләү дә түгел, зар-лану да түгел, бәлки нәрсәгәдер ачыклык кертергә тырышу, дөрес-лекне аңлата алмам дип пошыну.
— Белмим, аңларсызмы икән сез моны!—диде ул минем бер сорауга.
Кайчандыр бер төркем артистлар арасында Габдулла Кариев белән Сәхипҗамал Волжскаяны бер-берсе- нә капма-каршы кую кебек карашлар йөри иде. Кариев талантына баш иючеләр Волжскаяны, соңгысының талантына баш иючеләр Ка- риевны танырга теләмичә йөргән вакытлар булды.
79
Бу ике талантның сәхнә юлы үзенчәлекле, катлаулы һәм кызыклы. Нинди авырлыклар гына күрмәсеннәр, алар татар сәхнә культурасын үстерүгә барлык көчләрен салган кешеләр, һәр икесе, үзенә башка бер осталык күрсәтеп, үз мәктәпләрендә дистәләрчә яңа талантлар тәр б и я л әгә н э ш лек л е л ә р. А л а р н ы ң мәктәбен бер-берсенә капма-каршы куярга түгел, бәлки бер үк демократик культураның үсешендәге аерым- аерым күренеше итеп карарга кирәк иде, билгеле. Өлкән культура, җит-легүгә омтылган культура бер генә калыпта үсәргә тиеш түгел һәм ул бер өлге белән генә бармый да. Менә бу хакыйкатьне кайберәүләр аң-ламаганнар.
Гыйззәтулла Хәмидуллин Казан-дагы трамвай паркында стрелочник булып эшли, аена 12 сум хезмәт хакы ала. Хатыны көненә 20 тиен хезмәт хакына мех фабрикасында эшли: мех тегә. Балалары күп — берсе-берсеннән кече 12 бала. Тормыш авыр, ашарга җиткереп булмый, шуңа күрә Гыйззәтулла абзый сигез яшьлек улын да шул ук трампаркка эшкә урнаштыра. Дөрес, аңа әле хезмәт хакы түләмиләр: бала кешегә нинди бәя бирелсен ул иске заманда! «Эшкә өйрәнгәнче» ул шулай йөрергә тиеш була. Гыйззәтулла абзый зур өмет белән аның акча ала башлаганын көтә, тик... кышкы салкын буранлы көннәрнең берсендә бала эшендә туңып үлә...
Гыйззәтулла агайның тагын өч баласы берсе артыннан берсе үлеп китәләр. Бу авыр тормышта аның хатыны да кырык биш яшенә җи- тәр-җитмәс кабергә керә. Тормыш авырлыгыннан аптыраган эшче семьясы, «бер тамакны киметү» хи-сабына, алты яшьлек Сәхипҗамалны Казанның зур байларыннан Апа- наевларга көтүчелеккә бирә.
Сәхипҗамалны, иртән бер сынык икмәк тоттырып, сыерлар, казлар көтәргә җибәрәләр. Ләкин аның эше моның белән генә төгәлләнми, ул абзар да тазарта, кибеткә дә чабып барып кайта, байларның аяк киемнәрен дә чистарта, вак-төяк йомышка да йөгерә. Бигрәк тә аңа бикәнең кызы тынгылык бирми, һәрвакыт мыскыллый, җәберли.
Нинди кимсетелүләр күрми бу йортта яшь кыз бала, ничек кенә аның җаны әрнеми, тик беркем дә аны якламый, аңа җылы сүз әйтми. Ниһаять, чыдар әмәл калмагач, тагын бер елдан соң ул әтисенә кайта. Шуннан соң аны, тормыш авыр булуга карамастан, әтисе укырга бирә. Сәхипҗамал иртән русча укырга йөри, кичен татарча укый. Ул дүрт ел буе шулай русча да, татарча да укып йөри һәм шуннан ары китә алмый, әтисе картаеп пенсиягә чыга, тормыш тагын да авырлаша, җитмәсә Сәхипҗамалның күңелен күтәреп, рухландырып торган апасы да үлеп китә.
Сәхипҗамалны күршеләре тәрбиягә ала. Кәләпүшче-калфакчы ЛАаһи- рә Шаһимәрдәнова исемле карчыкның әле генә кече кызы үлгән икән, икенче кызы Фатыймага иптәш булыр дип, Сәхипҗамалны үзенә кызлыкка ала. һәм яшь кыз Сәхипҗамалның язмышы гаҗәп рәвештә үзгәреп китә. Нәкъ менә шунда ул Фатих Әмирхан йогынтысына бирелә.
Бу кызыклы фактка тукталмый мөмкин түгел. Дөрес, ул вакытта әле Фатих Әмирхан язучы түгел, ләкин инде борынына 1905 ел исе кергән кеше, гаять үткен, кыю һәм көрәшергә ярсып торган, ачы телле, курыкмыйча һәркемне тетеп тәнкыйть итә торган яшь егет. Зур күзле, калын иренле, һәр нәрсәдән көлке таба белә торган Фатих Маһирә карчыкларга килеп йөри, карчык исә моңа һичбер мәгънә бирми, тәрбияле семьядан килгән тәүфикълы бала итеп карый. Ә бу «тәүфикълы мәхзүм» Маһирәнең кызы Фатыймамы һәм Сәхипҗамалны үз түгәрәгенә член итеп тарта.
Нинди түгәрәк соң бу? Аның һичбер программасы да, уставы да булмый. Гади генә итеп әйткәндә, яшьләр түгәрәге бу, алар барысы иркенлекне, яшьлекне күбрәк татып карарга омтылалар һәм, бер-берсенә ярдәм итешеп, театрларга, танцыларга йөрергә булалар. Шулай
80
итен, бишәр тиенләп акча салышып, ■яшьләр (түгәрәктә барлыгы алты кеше була) рус театрына йөриләр, танцы кичәләрендә булалар.
Аларның кайберсе рус офицеры Зенцов хатынының танцы мәктәбенә язылалар. Зенцова һәр җомга көй клубта практика вечерлары уздыра һәм, үзенең талантлы укучылары бе-лән мактанып, мәктәбенең дәрәҗәсен күтәрергә омтыла.
Сәхипҗамал һәм аның иптәшләре. бу мәктәптә сигез ай укып, бальный, европейский танцыларны бик яхшы үзләштерәләр. Сәхипҗамал белән Идрис исемле егет мазурка белән лезгинканы башкарганда, бөтен халык, залга җыелып, аларның танцыларына сокланып карыйлар һәм шашып кул чабалар.
Бу курсларны тәмам иткәч, Сә-хипҗамал үзе укучылар җыя башлый, ул үзе инде танцыларга өйрәтә...
Нәкъ менә шул вакытта Казанга Кудашев-Ашказарский труппасы ки-лә. Бу вакыйганы Фатих Әмирхан түгәрәге шатланып каршы ала. Алар барысы җыелып театрга китәләр.
— Син куркак булма, үз сүзендә торырга өйрән, максатыңа ирешергә тырыш, нинди генә авырлык булса да, үзеңнекен эшлә!
Бу—Фатих Әмирхан сүзләре, ул Сәхипҗамалны шул рухта тәрбияли һәм аны чая булырга, алга куелган максатка ирешергә өйрәтә. Моңа кадәр алар, рус театрының даими тамашачылары булып йөргәндә: «Ни өчен бездә дә шундый театр юк?» — дигән сорауны бер-берсенә еш бирәләр. Дөрес, бай йортларында мирза балалары йорт спектакльләре куялар икән, бу турыда яшьләр җанланып сөйлиләр, ләкин анда Сәхипҗамал кебек эшче кызларын аяк та бастырмыйлар. Менә бүген алар татарча спектакль карыйлар. Ләкин көтелгән тәэсир килеп чыкмый. Уен бик күңелсез була, актерларга рух күтәренкелеге җитми, хатын-кыз рольләрен дә ирләр уйныйлар, тупас уйныйлар.
— Ник бездә дә рус театрындагы- ча түгел?!—ди Сәхипҗамал, пошынып. Сәхнәдәге зәгыйфь уеннан, гадәтенчә, көлеп, тәнкыйтьләп утырган Фатих Әмирхан Сәхипҗамалга карый да:
— Син уйнарга тиеш анда! — ди. — Син бик яхшы уйнар идең. Сине табигать артистка итеп яраткан.
Сәхипҗамал, бу сүзләр белән рухланып, бераздан сәхнә артына ук кереп китә һәм Кудашев белән сөйләшә башлый:
— Нигә хатыннар ролен ирләр уйный?
Кудашев зарланып ала:
— һичбер кыз таба алмыйбыз, тәмам аптырадык.
Сәхипҗамалда кискен, кыю фикер уяна. Әйе, әле татар хатынының сәхнәгә аяк басканы юк, ләкин ул басарга тиеш!
— Бер кызны да сәхнәгә чыгарга күндерә алганыбыз юк, дисез. Әгәр бер кыз үзе теләсә?—ди Сәхипҗамал.
Фатих Әмирхан аны дәртләндереп, рухландырып тора.
Театрдан кайтканда, Сәхипҗамалда икеләнү булмый инде, ул ныклы карарга килә. Ләкин өйдә бу эшкә ничек карарлар? Маһирә карчык риза булырмы? Әтисе?
Әлбәттә, Маһирә карчык моңа риза булмый, чөнки ул Сәхипҗамалны кияүгә бирергә сөйләшеп куйган була, яшь кыз азып-тузып киткәнче дип, аны Семипалатиискидәге бер бай малаена сатып җибәрергә уйлый.
Өйдә чын-чыннан җәнҗал куба. /Маһирә карчык авыз ачарга да ирек бирми.
— Бер әйбереңне дә бирмим, — дип, сандык өстенә менеп утыра.
Шау-шу, куркыту, янау чиксез- чамасыз була, ләкин Сәхипҗамал үз сүзендә тора:
— Минем бит әле әтием бар, — ди ул. — Аннары тормышның максаты кияүгә чыгудамыни? Кияүгә кайчан да чыгып була ич. Мин әле яшь, — ди.
Гыйззәтулла абзый кызының телә-генә каршы килми:
— Минем йөземә кызыллык ки-термәслек бул. Шул гына! — ди ул. «Театр кешене боза» диючеләргә дә

ул: — Театр нигә кешене бозсын икән, — дип җавап бирә.
Мәсьәлә хәл ителә. Татар эшчесенең унөч яшьлек кызы сәхнәгә юл салырга карар кыла.
Ләкин Сәхипҗамал сәхнәгә килеп басу белән тормыш ал да-гөл булып тормый, киресенчә, гаять авыр, ким- сетүле, җәберле көннәр башлана, ачлы-туклы яшәү, кара груһлар, реакцион байлар, муллалар тарафыннан эзәрлекләнүләр китә.
Патша Россиясе заманында, һәр-төрле милли азатлык чаткылары полиция тарафыннан эзәрлекләнгәндә, Россиядә яшәүче азчылык мил-ләтләрнең милли культурага таба омтылуларына каршы полиция балтасы һәм «үз» милләтеңнең кыргый фанатиклары күсәге күтәрелгәндә, театр тудыру, үзең теләгән шәһәрдә спектакльләр кую гаять читен эш була. Спектакльне куярга я полиция рөхсәт бирми, я фанатик муллалар, безнең динебездән көлү дип, каршы төшәләр. Хөкүмәткә каршы бер төрле зарарлы сүз тапмыйча, әсәрне сәхнәгә куярга рөхсәт биргәндә дә — фанатиклар артистлар өстеннән донослар ясыйлар яки урамда тотып кыйныйлар, погром оеш- тырмакчы булалар, артистларны үтерергә җыеналар. Мәсәлән, Уральскида артист Кулалайны кыйнап ташлыйлар. Сәхипҗамалга ташланалар, тота алмагач, аңа револьвердан аталар, бәхеткә каршы, пуля тими. Татар артистлары Рязань шәһәрендә, спектакль куярга рөхсәт көтеп, ай ярым яталар, ләкин полиция мәрхәмәт күрсәтми. Ачтан интеккән, рухлары төшкән артистлар, кыйнап чыгарылган кебек, авыр, кызганыч хәлдә, ниндидер бер өмет белән икенче шәһәргә юнәләләр. Ашарга да, юл расходына да бер тиен юк, ләкин күңелдә ышаныч уты яна, һәрвакыт болай булмас, яктылык килер, без дә кешечә эшләрбез, дигән өмет сүнми. Ачлыкка, салкынга бик нык җәфаланган булсалар да, татар артистларының рухы бөтенләй үк җимерелми. Халык өчен кирәкле, файдалы эш эшлибез дигән ышаныч аларга авыр минутта юаныч, ныклык бирә.
Соңрак, 1912 елда, мәсәлән, Се-мипалатинск шәһәрендә бер ай буе йөреп тә полиция спектакль куярга рөхсәт бирми. Ул татарча спектакль куярга катгый рәвештә каршы.
— Кем белә сезнең анда ниләр такылдасыгызны! 24 сәгать эчендә шәһәрдә эзегез булмасын, — ди по- лицемейстер.
Ләкин Гыйззәтуллина һәм аның иптәшләре үз сүзләрендә торалар, шәһәрдән китмиләр һәм, айдан артык йөри торгач, спектакль куярга рөхсәт алалар.
Билгеле, бу авырлыкларга- чыдый алмаучылар да була.
Сәхипҗамал Волжскаяның мат-бугатта чыккан истәлекләрендә татар театры артистларының авыр тормышлары шактый киң яктыртылган. Без аны кабатлап тормыйбыз. Джонда икенче нәрсә әһәмиятле: шундый икеләтә кысу, изү һәм мәсхәрәле җәберләүгә карамастан, халыкның яктылыкка булган омтылышы сүнми.
— Татар халкының хезмәт ияләре безгә бик нык ярдәм итте,— ди Волжская, ул вакытларны искә тө-шереп.— Типография эшчеләре бул-сын, приказчиклар, студентлар булсын, прогрессив карашлы интеллигенция булсын, безгә һәрвакыт булыштылар. Алар уенны башкарырга да, кием-салым табышырга да, тамашачыларны алып килергә дә бик зур ярдәм иттеләр... Ә байлар... байлардан без һичбер ярдәм күрмәдек, киресенчә, татар буржуасы безне эзәрлекләүдән бервакытта да туктамады... Мөгаллим, мөгаллимәләрнең яхшы карашы һәм уенны алып чыгуда катнашулары безгә шулай ук көч бирде. Мин инде Г. Тукай, Г. Камалларның ярдәме турында сөйләмим дә. Аларның театрга куйган хезмәтләре искиткеч зур...
Халыкның ярдәме, әлбәттә, зур була. 1905 ел белән уянган татар хезмәт ияләре театрны мәктәп итеп кабул итәләр, тәрбия учагы дип бәялиләр. Шуңа күрә, артистлар труппасы көннән-көн үзенең яклаучыларын ишәйтә бара. Әйе, бик авыр була артистның тормышы, тамашачы бик акрын килә, аны да бит өйдә төрле шәригать законнары, фана
.с. ә.- № з.
81

82
тиклар сүзе богаулап тора. Ураль- скида, мәсәлән, беренче постаиовка- ларда тамашачы ун кешедән артмый, башка җирләрдә дә шулай була... Бу хәл артистларның материаль ягына бик каты суга, билгеле. Ләкин труппа икенче вакыт килгәндә, мәсьәлә башкачарак төс ала, башта чәчеп калдырган орлык, үзенең җимешен бирә, театрга халык килә...
Шулай да революциягә чаклы яшәгән һәм бернигә карамый үз юлы белән барган татар артистының чыдамлылыгына, фидакарьлегенә, халыкны агартам дип чын күңелдән хезмәт итүенә, аның изге омтылышына сокланмый мөмкин түгел. Алар зур художник каләменә лаеклы каһарманнар!
Нинди артист соң ул Сәхипҗамал Волжская? Аңарда нинди көч бар? Татар театр сәнгате өчен аның тра-дицияләре нинди?
1908 елда беренче мәртәбә сәхнәгә чыккач, Сәхипҗамал Гыйззәтул- лина «Кызганыч бала» пьесасында Шәфика ролен уйный.
Менә ул беренче тапкыр Касим шәһәрендә Шәфика ролендә чыга. Ул үзен бик уңайсыз хис итә, әле кайнар тиргә бата, әле салкын суга чумгандай була. Күңелдә ниндидер көч тартыша — бер як, булдыра алмассың, дип шом сала, икенче як, булдырырга тиешсең, дип кыюлык бирергә тырыша. Аның күңелен күтәрергә тырышыпмы, әллә чыннан да талант чаткысын сизеп, әйбәт уйнадың, диләр аңа иптәшләре. Сәхипҗамалның үзенә дә бик үк начар кебек тоелмый, ләкин ул канәгать түгел. Әгәр ул тормышын театрга багышларга уйлаган икән, яхшы уен белән генә канәгатьләнергә ярамый, уен һәрвакыт менә дигән булсын. Рус сәхнәсендә аның нәкъ шундый уеннар күргәне бар. Димәк, өйрәнергә, тәҗрибә тупларга кирәк, тормышка якынрак килергә кирәк! Аннан соң ул йөзләрчә роль башкара, 1918 елдан алып берничә ел буе рус сәхнәсендә дә төп рольләрне башкарып килә.
— Мин сәхнәгә бик тиз күнектем. Минем өчен дөньяда сәхнәдән башка нәрсә юк иде. Мин үземә бирелгән рольне бер чакта да суфлер белән уйнамадым,—ди ул үзенең истәлек язмаларында.
Волжская трагик рольләр дә, комик рольләр дә башкарган. Бер үк көнне аңа авыр драматик образдай соң ук җиңел водевильдә чыгарга туры килгән. Бу — бер генә көн түгел, һәрвакыт кабатланып торган, һәр рольне ул үзенчәлекле итеп уйный. Алай гына да түгел, бер үк әсәрдә берсе икенчесенә охшамаган берничә рольне образ дәрәҗәсенә күтәреп башкара.
Артист өчен режиссерның роле гаять зур. Яхшы режиссер — артистның талантын ача һәм аны югары күтәрә ала.
Үзенең антрепренеры белән сүзгә килеп, труппаны ташлап чыккан ре-жиссер Николай Зимовой «Сәйяр* труппасында эшләргә сүз бирә. Аена 25 сум хезмәт хакына ул эшкә керә һәм беренче татар артистларын чын театр сәнгатенә өйрәтә.
1908 елны татар артистларын өйрәтә башлаган Зимовой елдан артык эшли, һәм шул вакыт эчендә ул артистларга гаять күп нәрсә бирә. Ул рольләрне аңларга, тавыш куярга (тон ясарга), ялган позалардан арынырга, кыскасы, профессиональ осталыкка өйрәтә.
һәрбер рольнең үзенә генә хас ин-дивидуаль сызыклары бар, һәрбер артист аны таба белергә һәм үзенә генә хас уен сыйфатын күрсәтергә тиеш!
Сәхипҗамал Волжская рус режис-серыннан шул сабакны ала һәм һәрбер рольнең үзенчәлеген табарга, һәрбер рольне үзенчәлекле итеп башкарырга тырыша.
Ул чактагы татар артистлары берсе дә махсус театраль уку йортлары күргән кешеләр түгел. Алар барысы да йөрәк кушуы белән генә сәхнәгә килүчеләр. Хәзер практик рәвештә эшкә керешкәч, интуиция белән генә роль башкарып булмаганлыгын сизәләр. Уенны алып бару белән бергә, ныклы рәвештә өйрәнергә дә кирәк була. Бу өйрәнү рус язучыла- рының әсәрләрен сәхнәгә кую юлы белән бара. Чөнки рус драматургиясенең сәхнәдә куелу традициясе бар,
83
рус театраль культурасының тәҗрибәсе көчле. Шуңа күрә рус әсәрләрен сәхнәгә кую тенденциясе көчле була. Дөрес, бу чараны барлык артистлар да хуп күреп бетермиләр. Ләкин Сәхипҗамал Волжская үзенең практикасында башта ук шул карашны яклый һәм русча әсәрләрне сәхнәгә куйганда рус артистла- ры-режиссерларының консультациясеннән файдалана.
Соңыннан, үзе «Нур» труппасының җитәкчесе булып киткәч, Волжская рус актерлары белән аеруча нык якыная. Ул буш вакытта бөтен труппа белән рус театрына бара, һәркемгә уенны карарга мәҗбүр итә, ахырдан алар спектакльдән алган тәэсир буенча фикер алышалар. Мөмкин булган вакытта Волжская үзе дә рус артистларын генеральный репетицияләргә чакыра, аларның фикерен ишетеп калырга тели.
Рус сәхнәсенең йогынтысы көчле булганга, сәхнә культурасын туктау-сыз өйрәнеп торганга, Волжская те-ләсә нинди сәхнәдә уйный алырлык дәрәҗәгә ирешә, һәм аның 1918 елдан алып 1932 елга кадәр — авыру сәбәпле сәхнәдән китәргә мәҗбүр булганчы — рус сәхнәсендә баш рольләрдә уйнап йөрүе һәм матбу-гатта югары бәя алуы очраклы түгел.
Татар театры үзенең беренче ады-мында ук рус культурасы белән су-гарыла башлый, һәм татар театры татар хезмәт ияләрен бөек рус әдә-бияты, Европа әдәбияты үрнәкләре белән таныштырып килә. Бу хәл аның демократик рухта үсүенә ярдәм итә.
Татар театры — кардәш халыклар белән аралашып, аларның ярдәме белән дә алга барган театр. Сәхипҗамал Волжская җитәкләгән труппа казах, үзбәк, төркмән арасында да күп кенә спектакльләр куя. Аның маршруты бик озын: Төмән, Семипалатинск, Омск, Томск, Актү- бә, Орск, Самарканд, Әндижан, Ташкент, Мерв, Бохара, . Нәмәиган, • Коканд, Чистай, Минзәлә, Астрахань, Самара, Саратов, Сембер, Москва, Касыйм, Нижний, Пермь һ. б. һ. б.
Татар театры артистлары Кавказда да булалар. 1908 елда Тифлистә (хәзерге Тбилиси) «Сәйяр» труппасы әзербәйҗан халкының атаклы артисты Араблинский белән очраша. Әзербәйҗан труппасының җитәкчесе һәм режиссеры Араблинский татар артистларына бергәләп эшләргә тәкъдим итә.
Татар һәм әзербәйҗан артистлары җәйге сезонны бергә эшлиләр. Беренче тапкыр Н. Вәзир Задәнең «Мосибате Фәхретдин» исемле әсәренә репетиция ясала. Сәгадәт роле Волжскаяга бирелә. Кавказ халыклары тормышын, кан кайтарыш — ырудан үч алу кебек гадәтләрне чагылдырган, үлем белән бәйле вакыйгаларны эченә алган бу әсәрдәге күп кенә мәсьәләләр безнең ар-тистларга аңлашылмый; әзербәйҗан телен дә бик зәгыйфь беләләр; шул нигездә күңелле генә көлүләр дә булып ала. Ләкин Хөсәен Араблинский—гаять зур талант иясе, ул татар артистларың уен техникасына, Кавказ халыклары гадәтләренә, сүзләрнең дөрес әйтелешенә өйрәтә.
Соңыннан бу әсәр татар теленә тәрҗемә ителә һәм Сәгадәт образы Волжскаяның сөеп уйнаган рольлә-ренең берсе булып кала.
Беренче тапкыр бу рольне әзер-бәйҗан телендә башкарыр алдыннан Сәхипҗамал бик нык борчыла» дулкынлана, Араблинский кебек сәхнә остасы каршында югалып калыр кебек тоела. Ләкин уен көткәннән бик күп яхшы чыга. Гәнҗә (Елизаветополь) шәһәрендә әзербәй- җанча чыга торган газетада Араблинский һәм Казан труппаларының иҗат дуслыгын мактап язалар. Рецензиядә: «Араблинскийның партнеры (Волжская) бик яхшы уйнады, ул рольдә артистка шулкадәр яхшы иде, хәтта Араблинский үзе югала язып калды», — диелә.
Ике халыкның дуслык труппасы Тбилисидә, Петровскида (Махачкала) спектакльләр куя. Араблинский Баку ягына барырга димли, татар артистлары — Казанга таба’ тарталар. Араблинский татар артистларын шулкадәр ярата, алар шулкадәр якынаялар — татарлардан аерыласы килми һәм бөтен труп
84
пасы белән Астраханьга килә.
Берләшкән труппа Астраханьнан Казанга килә, аннан Нижнийга — Мәкәрҗәгә китә. Бергә йөргәндә алар «Надершаһ», «Бәхетсез егет», «Оят яки күз яше», «Кемдә гаеп?», «Җиңел хезмәт», «Хуҗа һәм приказчик», «Беренче театр» кебек әсәрләрне сәхнәгә куялар.
/Мәкәрҗә ярминкәсе көннәрендә спектакльләр ике телдә дә куелганнар. Казан тамашачылары Араблии- скийны яхшы каршы алганнар, аеруча аның «Надершаһ» әсәрендә Надершаһ ролен башкаруын бик яратып караганнар.
Волжская актерлык сәнгатен эш процессында үзләштерә. Аның аеруча яратып башкарган образлары бар. Алар: «Уйнаш» та (Г. Камал) Сәрби, «Бәхетсез егет»тә (Г. Камал) Гайни, «Беренче театр»да (Г. Камал) асрау Биби, «Мәкер һәм мәхәббәттә (Шиллер) Луиза, «Гро- за»да (Островский) Катерина, «Стенька Разин»да княгиня, «Кызганыч бала»да Шәфика, «Жан һәм Мадлена»да (О. Мирбо) Мадлена, «Төшемле урын»да (Островский) Полинька, «Савва»да (Л. Андреев) Олимпиада, «Җүләр акча»да (Островский) Лидия Юрьевна, «Ачлык кушты»да (Ярулла Вәли) Маһисылу, «Тайга»да (Михеев) Анна Егоровна, «Отелло»да (Шекспир) Дездемона һәм тагын бик күп, бик күп әсәрләрдә ул чын мәгънәсендә югары сәнгать үрнәкләре күрсәтә.
— Ә сез аларны ничек башкара идегез соң? — дим мин Сәхипҗамал апага. Ул уйланып тора, билгеле, үзең турында сөйләү ансат түгел. Шуның өстенә инде байтак вакыт узган.
— Менә минем тамагьш юк, та-магыма ике тапкыр операция ясадылар. Ә тавышсыз нинди артист ул. Минем сәхнәдән китүемнең сәбәбе дә шул булды. Юкса, мин сезгә кайбер рольләрне уйнап күрсәтер идем,—ди Волжская.
Тыйнаклыктан гына түгел, гомумән, үзең турында, үз эш стилең турында сөйләве читен. Ул миңа кайбер образларның тышкы кыяфәтләрен сурәтли. Кат-кат бирелгән сорауларга өзек-өзек җаваплар бирә.
— Әйе, рольне артист булып түгел, образның үзе булып бирергә кирәк. Миңа роль бирәләр, мин аның белән танышам: кем ул, нинди кеше, тормышы ничек булган, ни өчен бу хәлгә килеп төшкәй, аның үзен ничек аңларга?.. Образ тәмам бөтен биографиясе һәм вакыйгаларда ничек катнашуы, нинди адымнар ясарга тиешлеге — бөтенесе күз алдыма килеп баскач, мин шул образны тамашачыга бирергә тырышам, — ди Волжская.
Образны тулы аңлау өчен, сәхнәдән аның төймәсе дә ничек ялтырарга тиешле икәнен билгели белү өчен гаять зур осталык, артистлык темпераменты, тирән психолог булу кирәк.
«Уйнаш» драмасында Сәрби роле. Сәхипҗамал җәберләнгән Сәрбинең вөждан газапларын шулкадәр көчле уйный, аның шашынуын, күзенә иренең сурәте күренүен сурәтләгәндә залдагы халык кимсетелгән татар хатынын кызганып елый. Октябрьгача яшәгән татар хатынының авыр фаҗигасы артистканың һәрбер сүзендә, һәрбер хәрәкәтендә чагыла, хәтта пәрдә артында торучы үз труппасының артистлары да бу уеннан тетрәнәләр.
Сәрби образының рәсеме бар: ефәк күлмәк кигән татар хатыны озын чәч толымнарын тузгытып җибәргән, үз хәленә үзе гаҗиз булып тумбочкага килеп таянган, башын ике кулына куйган һәм үткен, зур күзләре белән үзен мәсхәрәләүче байларга ачу катыш җирәнү белән карап тора.
Г. Камалның «Беренче театр»ын- да Сәхипҗамал Биби ролен башкара. Ул аны авылдан килгән татар кызы итеп, аңгыра һәм кире кеше итеп уйный. Бу рольнең башкарылуыннан да Г. Камал бик канәгать була. «Көтелмәгән кадерле кунак» әсәрендәге Гайшүк образы — кечкенә кызны сурәтли. Сәхипҗамал аны бала булып, яңалыкка таба омты-луына басым ясап, бик яратып уйный. Аның кием-салымын да заманача итеп сайлый. Г. Камал, бу об- * разный, бирелешенә сокланып:
— Шушы ролеңдә мин сине, Сә-хипҗамал, егерме мең сумга сатып
85
алыр идем! — ди. Ул чактагы егерме меңнең зур хәзинә булуын искә алсаң, Г. Камалның уенны бәяләве ачык аңлашылыр.
«Бәхетсез егет»тә Волжская Гайни ролен башкара, һәм бу рольдә ул 1910 елда Г. Камалның әдәби, иҗтимагый эшчәнлегенә ун ел тулу уңае белән куелган юбилей спектаклендә дә катнаша.
Волжская нинди генә спектакльдә уйнамасын, яхшы уйный, аның оста-лыгына матбугатта аерым рәвештә басым ясала, йөзләрчә рецензияләрдә аның турында хәйран калып, аның тавышын, кыланышын мактап, «роленә муафикъ гүзәл киеме бөтен уенга зиннәт вә рух бирә» икәнлеге әйтелеп языла.
«Аң» журналында, мәсәлән, шундый юллар бар:
«Кариев ирләр тибында безем театр галәменең иң оста егете булса, Гыйззәтуллина ханым да хатыннар галәмендә чыннан талантлы, иҗады куәтле бер артистка иде. Ул уйнады гына түгел, сәхнәдә типлар иҗат кыйлды, сәхнәдә аның талантының ялтыраганын күргәч, кичә коллыкта хиҗап астында ыңгырашкан татар хатыны эченнән бүген Гыйззәтуллина кебек бер талантның чыга алуына кеше хәйран була башлый иде» (1913).
«Оренбургский край» (1913) газе-тасында да Гыйззәтуллина уены «была неподражаема, восхитительна и свою роль все время провела без малейшего дефекта»,—дип бәяләнә.
Г. Камал спектакльдән соң, сәхнә артына кереп, артистларга рәхмәт әйтә һәм Сәхипҗамалга килеп:
— Син үлмә, син мең яшә!—дип кулын кыса.
— Мин көчле рольләрне уйнарга ярата идем,—ди Волжская, һәм, чыннан да, аның фаҗигале рольләрдә кабатланмый торган осталык күрсәтүен сөйлиләр. Островскийның «Гроза» драмасында Катерина образы үзенең көчлелеге белән артистканы дулкынландырса, үзенең уены белән Сәхипҗамал тамашачыны тетрәтә. Ул Катеринаның үзе булып, аның авыр драмасын йөрәгеннән кичереп башкара. Катерина образы рус сәхнәсендә Г. Федотова тарафыннан классик рәвештә башкарылган. Рус сәхнәсенең иң зур ос-таларыннан берсе булган Федотова- ның уены, осталыгы турында китап-лар’язылган. Аның соклангыч уены турында Волжская рус режиссерла-рыннан бик күп ишеткән һәм Катерина образын да Федотова трактовкасында башкарырга тырышкан. Артистканың Островскийны өйрәнүе һәм рус тәнкыйте белән таныш булуы Катеринаның эчке драмасын тирәннән ачарга булышалар.
Казан, Уфа, Оренбург, Троицк һ. б. шәһәрләрдә чыккан газеталарда — татарча һәхМ русча — бик күп тапкырлар макталган образларның берсе — «Мосибате Фәхретдин» әсә-рендәге Сәгадәт. Бу образын заманында Сәхипҗамалның фәүкыльгадә (гадәттән тыш) бөек осталык белән башкарылган образы итеп бәялиләр. Элегик, нәфис һәм вакыйгаларны тирәннән кичерүчән бу образны та-машачылар күңелләренә сеңдереп алып кайталар. Менә ул, Кавказ мирзаларына хас бай киемдә. Сылу кыяфәтле, кайгыдан ут сулаган кыз, трюмо каршындагы тәбәнәк кресло янында идәнгә тезләнгән, семья альбомын ачып креслога салган, ләкин үзе моңлы, сагышлы күзләре белән еракларга карап, тирәннән уйланып тора. Аның кыяфәте борчулы, кызганыч, ул җуелмаслык кайгы эченә чумган. Шул ук вакытта аның йөзендә шәфкатьлелек, йомшаклык, нәфислек чагыла.
Көнбатыш Европа классиклары әсәрләреннән Шекспирның «Отел- ло»сы, Шиллерның «Мәкер һәм мә-хәббәте сәхнәгә куела. Бу ике әсәрдә дә Гыйззәтуллина баш*рольләрне башкара.
— «Мәкер һәм мәхәббәт»не мин сәхнәгә үзем куя идем, чөнки мин аны рус сәхнәсендә яшьтән үк күреп үстем, — ди Волжская. Еллар буе уйналган бу трагедия шулай ук төрле шәһәрләрдә үзенең яратып караучыларын тапкан. Сүзне озынга җибәрмәс өчен, 1916 елда чыккан рецензиядән бер кечкенә өзек китерәсе килә:
«Гашыйк Фердинанд фон Вольтер ролендә Казанский, аның мәгъшукасы Луиза ролендә Гыйззәтуллина-
86
Волжская үз рольләрен көтелмәгән дәрәҗәдә яхшы уйнадылар вә ка-раучыларны үзләре тойган тойгылар белән чынлап та ялкынландыра ал-дылар» («Тормыш» газетасы).
Волжская, ярты Россияне әйләнеп чыгып, йөзләрчә шәһәрләрдә меңнәрчә тамашачыларны үзенең уен осталыгы белән сокландырып йөри, актерлык темпераменты белән башкарылган йөзләрчә рольләре аша кү ңел л әрне ну р л а иды р а, ял к ы 11 л а н - дыра. Монда аның тәрбияви, агарту көче, эстетик зәвыгының нечкәлеге, югарылыгы, сафлыгы чагыла.
Сәхипҗамал Волжская — хезмәт ияләренең түбән катлавыннан чыккан гүзәл талант иясе, аңарда татар халкының сәләтлелеге, булдыклылыгы чагыла. Гыйззәтуллина — ул артистка гына түгел, зур оештыручы да дигән идек. Чыннан да, ул сәхнәгә аяк басканнан соң күп вакыт узмый, үзенең таланты белән алга килеп баса, һәм коллектив ихтыярсыз аның сәләтенә ачылырга юл бирә. Үзеннән-үзе шулай килеп чыга, ул киңәшче, оештыручы булып китә, репетицияләр ясый башлый.
1912 елның көзендә Сәхипҗамал Волжская, тагын бер труппа төзү теләге белән, «Сәйяр»дан китә һәм яңа труппа оештыруга ирешә. Бу вакытта аңа әле яңа 17 яшь тулып килә. Әнә шул унҗиде яшьлек татар кызы, һичкемнән ярдәм көтмичә, (патша заманында аңа нинди оешма ярдәм күрсәтә алсын!) яңа труп-па оештыра. Моңа горурлык та, сәләт тә, кыюлык та, халыкка ныклы ышаныч та кирәк була.
Труппага «Нур» дип исем бирәләр. Беренче булып, җырчы Фәттах Латыйпов яңа труппада эшләргә ри-залык бирә. Аннан Богданова, Сәми- товалар кушыла. Соңыннан Баязит- ский килә. Гастрольдә йөргәндә яр-дәмче кече рольләрдә булышып йөргән һәвәскәрләргә хат язалар, һәм Оренбургтан Әлмәшев, Пермьнән Шамильский киләләр, Айдаров кат-наша башлый һ. б.
Шул рәвешчә, яңа труппаның про-фессиональ артистлар санын арттыру ягыннан да әһәмияте була.
«Нур» труппасы Уфада «Бәхетсез егет» драмасының постаиовкасы белән үзенең эшен башлап җибәрә.
Шуннан соң алар бик күп шәһәр-ләрдә гастрольдә булалар. Гыйззә-туллина үзен талантлы артист һәм режиссер итеп таныта, һәркайда труппаның яхшы даны тарала, халык спектакльләрне яратып карый һәм- артистларны хөрмәт итә. Волжская киң масштабка омтыла, спектакльләрне шәһәрдәге иң зур йортларда, рус театры биналарында куюга ирешә, аның постановкаларын меңнәрчә тамашачылар карый.
Үзе яшь, кыз бала булуына ка-рамастан, Волжская труппада каты дисциплина урнаштыра. Аңа барлык артистлар буйсыналар. Буйсыналар гына түгел, аны олылыйлар, ихтирам итәләр, үзләренең аналары кебек кү-рәләр.
Режиссер буларак, Сәхипҗамал Волжская артистларга рольләрне үзе бүлеп бирә. Рольне кулына тапшыргач, артист инде аны укып чыккач, рольне ничек аңлавын сорый, сөйләп бирергә куша. Образны аңлаганмы ул, юкмы — бу әнә шул беренче адымда ук сизелә. Рольләр билгеле дәрәҗәдә аңлангач, репетицияләр ясала башлый, репетиция вакытында ул үзе дә уйнап күрсәтә. Рольнең тәмам эченә керергә куша, суфлерга илтифат итмәскә әйтә, аның сүзен механик кабатлау — роль башкару түгел. Суфлер ул күзәтеп баручы. Шуның белән бергә сүзләрне дә борчак кебек сибеп ташламаска кирәк, урыны белән кызу темп ясау — кызу сөйләү түгел. Тиешле урында паузага игътибар итәргә куша.
— Иң авыры, — ди Сәхипҗамал апа, — бер пьесада күрсәткән кыяфәтне икенче тапкыр кабатламауда була иде. Монда аеруча көч күп куела иде. Ничек инде бер буяуны икенче әсәрдә дә файдаланырга!
Образның үзенчәлеген табу ре-жиссерга да, артистка да җиңел би-релми. Волжская шул үзенчәлекне тапканчы артистлар белән эшли һәм озак эшли, түземле рәвештә алга бара.
Аның бу хезмәте бушка китми. Труппада бик күп артистлар җитле-

гэ, Волжская труппасында танылган һәм югары сәхнә культурасына ия булган Шамильский, Казанский кебек артистларны гына күрсәтү дә күп нәрсә сөйли. Волжская аларга аеруча зур бәя бирә.
* * :::
«Нур» труппасы Уфада 1918 елның җәенә кадәр эшли. Шул елның 13 июнендә Уфа шәһәр коммунасы һәм Уфа артистлары союзы Сәхипҗамал Волжскаяны Казанга театр костюмнары алырга командировкага җибәрә.
— Сугыш аркасында мин Казаннан чыгып китә алмадым. Бер җиргә дә китәргә юл юк иде. Ул арада мин авырып та киттем. Миңа врачлар, ял кирәк, диделәр. Артист Болгарский мине Бубига илтеп урнаштырды. Бер ай кымызда булдым.
Волжская Бубида тыныч яши алмый, байлар аны, «кызыллар шпионы» дип, акларга чагалар. Мең бәла белән үлемнән котылгач, ул, леген- дарь Азин дивизиясенә ияреп, Иж заводына китә.
Соңрак Волжская көнчыгыш фрон-тының 2 нче армиясе политотделы каршындагы 6 ичы фронт труппасында эшли башлый, шул рәвешчә, Уфага, «Нур» янына кайтырга туры килми. Бу вакытта аның артистлары да Кызыл армия сафларында, фронт труппаларында хезмәт итәләр.
— Безнең труппа икенче эшелонда йөри иде. Кайчакта башлаган спектакльне дә бетерергә туры килми... Фронт. Элек русча постановка- лар бирдек. Сарапулда русча да, татарча да уйнадык. Шулай йөри торгач, 1920 елда Ижга кайттык. Биредә бик шәп коммунистлар клубы ачтылар. Артистлардан яхшырак көчләрне шунда алдылар. Мин дә шунда кердем, — дип яза Волжская үзенең истәлегендә. Бу клубта ул җиде ел эшли.
Тамагына ике тапкыр операция булып, сәхнәдә эшләү тыелганнан соң да, Волжская Ватан сугышы вакытында да эшчеләр коллективыннан аерылмый, аларның үзешчән коллективларына ярдәм итеп, киңәшләр биреп тора. Шундый үзешчән коллективтан Мәрзия Миңле- баева кебек хәзерге көндә танылган артисткалар да тәрбияләнеп чыгалар.
Режиссер Ф. Версальский белән эшләгәндә, Волжская аңардан рәсем сәнгатенә дә өйрәнеп кала. Эшчеләр арасында клубта эшләгәндә, Ватан сугышы елларында Волжская бу һө-нәреннән дә файдалана, декорация-ләрне үзе эшли.
Бөтен энергиясен, ялкынлы талан-тын, барлык сәламәтлеген татар театр сәнгатен үстерүгә багышлаган Сәхипҗамал апаның тормыш юлы шундый. Аның башыннан кичкән, йөрәге белән тойган ачы, аянычлы, кызыклы һәм шатлыклы минутлар бик күп. Без аның иҗтимагый хезмәтен ачарга һәм фидакарь сәхнә батырын күз алдына бастырырга тырыштык.
Татар халкы хезмәт ияләре Сә-хипҗамал Волжскаяның зур хезмәт-ләрен бервакытта да онытмый. Аңа төрле җирләрдән хатлар килеп тора, эшчеләр, укытучылар, язучылар килеп, хәлен белеп китәләр... Хөкүмәтебез аңа персональ пенсия билгеләгән. 1926 елда ук аңа атказанган артистка исеме бирелгән. Ул яхшы, иркен, якты квартирада тора һәм Татарстанның культура үсешен, театр, әдәбият хәрәкәтен күзәтеп бара.