„ЗӨЯ БУЕНДА"
Афзал Шамов — киң катлау уку-чылар массасына матур һәм бай эч-тәлекле оригиналь әсәрләре белән дә, уңышлы тәрҗемәләре белән дә яхшы танылган язучы. Татарстан китап издательствосы аның «Зөя буенда» V исемле очеркын китап итеп бастырып чыгарды.
Очерк — сугышчан жанр. Әдәби әсәрләрдән аермалы буларак, ул конкрет кешеләр һәм булган вакый-галар турында сөйли, илебездә барган үзгәрешләрне, тормышның актуаль мәсьәләләрен халыкка җиткерүдә, алдынгылар тәҗрибәсен киң пропагандалауда ярдәм итә. Шуңа күрә язучыларыбызның бу жанрга мөрәҗәгать итүләре бик табигый һәм кирәкле.
Автор бу әсәрендә республикабыз-ның Буа районы, «Коммуна» колхозы тормышын чагылдыра. Әсәр уку-чыларны кызыксындырырлык итеп, колхоз авылларының тарихы белән башланып китә һәм җәмәгатьчелек фикерен авыллар тарихын өйрәнү кебек
V Таткнигоиздат, 1956 ел. Матур әдәбият редакциясе. Редакторы Ф. Гайнанова. 83 бит, бәясе 1 сум 60 тиен.
әһәмиятле мәсьәләгә туплый. Кереш өлештә үк укучы колхозның ак сакаллы, дәрәҗәле һәм барлык кешеләр тарафыннан ихтирам ителә торган картлары — Зариф Исмәгый- лов, Шиһап Курамшин белән таныша, Килдураз, Лашчы, Өч мунча һәм Кузби авыллары крестьяннарының хәзер бер колхозга — «Коммуна» колхозына берләшүләрен белә. Шушы эпизодларны сурәтләгән юлларны укыгач, колхоз авылының культурасы, аның тормышы, җитәкчеләре, гади кешеләре белән якыннан танышасы килә башлый. Әсәрнең икенче бүлеге нәкъ әнә шул теләкләрне искә алып язылган.
Килдураз—бүгенге алдынгы авыл-ларның берсе. Колхозы да — Буа районындагы үсеп, ныгып бара торган колхоз. Аның акча доходы соңгы ике ел эчендә бермә-бер диярлек арткан. Менә бу юллар укучыны тирән уйланырга мәҗбүр итә. Чыннан
8. „С. ә.- № 2. 113
да, бу колхоз алдынгылар сафына ничек күтәрелгән соц, аның нинди доход чыганаклары бар? Соңрак без бу сорауларга да җавап табабыз. Аның әллә ни сере юк икән, яхшы җитәкче, чын оештыручы, колхозчыларны хезмәттә яңа уңышларга рухландыручы булганда алда торган төрле авырлыкларны җиңәргә мөмкин икән. Моның өчен теләк һәм энергия генә кирәк.
Республикабызның кайбер район-нарында артта калган колхозларның кайбер җитәкчеләре колхозның артта калуына мең төрле сәбәп табалар: имеш, өч-дүрт авылны бер колхозга берләштерү эшкә комачаулык тудыра, колхозның җире уңдырышлы түгел, хезмәт дисциплинасы таркау, колхозчыларны тыңлатып булмый... һәр хәлдә, кемдер яки нәрсәдер «гаепле», тик председательдә генә бернинди гаеп юк. Ә менә әсәрдә сурәтләнгән «Коммуна» колхозы председателе Заһнт Халиков андый- лардан түгел. Үзенең эшен яратып башкаруы, кешеләргә ихтирамлы бу-луы белән Заһит беренче танышуда ук укучыда мәхәббәт уята. Без аны беренче тапкыр колхоз өчен иң әһә-миятле мәсьәләне хәл иткәндә очра-табыз. Кыш һәм яз айлары «Коммуна» колхозчыларын терлек азыгы турында еш кына уйланырга мәҗбүр итә, хәтта кай елларны язның соңга калып килүе аларны беркадәр аптырашта да калдыра. Менә быел да колхозда шундый хәл булып ала. Ләкин яшь булса да тәҗрибәле җитәкче аны уңышлы чишә.
Автор Заһит образын, аның харак-терын әнә шундый каршылыклар аша, эштә туган кыенлыклар белән көрәштә ача. Председатель һәр нәрсәне коллектив ярдәмендә, правление членнары белән бергәләп хәл итә, алардан киңәшләр сорый. Бу, билгеле, җитәкче өчен бик кирәкле һәм уңай факт.
Вакыйгалар куерган саен Заһит Халиковның образы ныграк ачыла һәм тулылана бара. Джоның өчен автор җитәкчене әледән-әле туып торган авырлыклар белән очраштыра. Менә язгы чәчү дә бетте, эшләр төгәлләнде шикелле. Шулай да ул тынычлап йоклый алмый. Кукурузның тишелмәве, көннәрнең салкын булуы борчый аны. Бу хәл бик күпләрне: бригадирларны, звено башлыкларын, колхозчыларны борчуга сала. Чын җитәкчеләрнең, колхозчыларның ха-рактеры менә кайда сынала ул. Йо-кысыз төннәр, тырыш хезмәт нәтиҗәсе бушка китми. Шуның мул бүләге булып колхоз кырларында яшь урман кебек кукуруз шаулап үсә, һәм аннан яхшы уңыш алына.
Шунысы характерлы, Афзал Ша-мов «Коммуна» колхозы тормышын, аның җитәкчеләрен матур буяулар белән, гел уңай яктан гына сурәтләми, уңышлы якларны чагылдыру белән бергә, ул андагы кимчелекләрне дә күрсәтә, барысы да ал да гөл генә булмавы турында сөйли. Моны раслау өчен язучы «Коммуна» колхозындагы терлекчелек торышын Чуваш республикасының Вурнар районы, Сталин исемендәге колхозның терлекчелек торышы белән ча-гыштыра. «Коммуна» колхозы белән Сталин исемендәге колхоз арасында зур аерма бар. Шулай да бу чагыш-тыру бик урынлы. Чөнки, автор әйт-кәнчә, Сталин исемендәге колхоз илебездә алдынгылардан санала, һәм ул Буа районының күршесендәге колхоз. Ике колхоз тормышыннан да конкрет фактлар китерелгәннән соң, алдынгылар сафына күтәрелү өчен «Коммуна» колхозының бик күп үсәсе һәм ныгыйсы бар, дигән нәтиҗә ясала. Менә шушы урында тәҗрибәле язучы үзенең осталыгын, колхоз тормышын яхшы белүен раслый торган мисаллар китерә: ул нәтиҗә ясап кына калмый, бәлки «Коммуна» колхозының перспективасын күрә һәм аның алга үсү юллары турында да сөйли.
Чыннан да, Афзал Шамов колхоз тормышы, аның гади кешеләре, аларның характерлары белән якын таныш. Менә шуңа күрә дә очерктагы эпизодлар, андагы образлар тор-мыштагыча һәм дөрес итеп бирел-гәннәр.
Шуның белән бергә, Афзал Шамов «Зөя буенда» исемле очеркында зур әһәмияте булган, ләкин республика-бызның күп кенә колхозларында бү-генгә кадәр хәл ителмәгән проблема-ларны да күтәрә. Китапның дүртен
114
че бүлеге әнә шуларга багышлана. Билгеле булганча, колхозның җәмәгать байлыгын күтәрү өчен өстәмә чыганаклар табу мәсьәләсе җитәкче-ләрне бик нык борчый. Бу хәл күпчелек колхозларга хас. Шуны искә алып, язучы «Коммуна» колхозы мисалында, башка колхозлар практикасында да кулланырга мөмкин булган һәм кулланылырга тиешле мәсьәләләрне чагылдыра. Автор башка эпизодлардагы кебек биредә дә бу мәсьәләләр турында сөйләп түгел, укучы кызыксынып укырлык итеп күрсәтеп бирә, үзе әйтергә теләгән фикерләрне геройларыннан сөйләтә. Шушы мәсьәләләрне хәл иткәндә без колхоз активистлары белән якыннан танышабыз. Зариф карт — колхозның иң өлкән активистларыннан берсе. Аны күптәннән инде бер нәрсә — колхоз байлыгына чит авыл кешеләренең кул сузуы борчый. Правление членнары һәм активистлар утырышында ул 'шул турыда сөйли.
— Кемнәр сузалар, дисезме? Ә черкеннәр. Аларның килеп безнең күлләрдән балык сөзеп киткәннәрен күрмәдегезмени? Күрдегез бит! — ди Зариф карт.
Утырышта күлләрдән файдалану турында карар чыгарыла.
Биредә шулай ук бакчачылык мәсьәләсе дә күтәрелә. Утырышта колхозчылар күп кенә мөһим мәсьә-ләләрне: киндер чәчү мәйданын арт-тыру, яшелчә үстерү турындагы мәсьәләләрне күтәрәләр. Язучы кол-хоздагы шушы чыганакларны күрсә-теп, аларның чыннан да файдалы булуын республикабызның башка колхозлары мисалында ачык чагыл-дырып бирә. Бу — очеркның әһәмиятен тагын да арттыра.
Әсәрнең композициясе гади һәм матур итеп бирелгән. Вакыйгалар динамик үсештә бирелә. Очеркның, теле бай һәм үзенчәлекле, һәрбер художникның үзенең индивидуаль язу стиле булган кебек, Афзал Ша- мовның да үз стиле бар. Ул халык сөйләменнән иркен файдалана, әйтемнәрне, мәкальләрне, фразеологик әйләнмәләрне урынлы куллана. Халык сөйләмендәге матур алымнар әсәрнең телен баета, аның эмоциональ ягын көчәйтә. Персонажларның телен индивидуальләштерү характерларның рухи якларын аңлауга да ярдәм итә. Болар барысы да бер максатка—тулы һәм матур образлар тудыруга буйсындырыла.
Очеркның яхшы әдәби стиль, ма-выктыргыч художестволы чаралар белән язылуы Афзал Шамовиын хи-кәяче буларак, осталыгына бәйләнгән. Икенче төрле әйткәндә, «Днепр буенда»гы вакыйгаларны, табигатьнең матур күренешләрен хикәя алымнары белән тасвирлаган, автор «Зөя буенда»да үзен иң әүвәле проза остасы итеп күрсәтә. Язучының осталыгы очерк жанрын җанландырырга, аны художестволы әсәр дәрәҗәсенә җиткерергә мөмкинлек биргән.