Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢА КИТАПЛАР

ЯҢА КИТАПЛАР
Атаклы язучы һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның зур әдәби һәм фәнни-публи- цистик мирасы — татар совет культурасының югалмас байлыгы. Байтак еллардан соң бу кыйммәтле мирасның халык кулына кайтарылуы — шатлыклы бер факт.
1956 елның азагында Тат- книгоиздат Г. Ибраһимов сайланма әсәрләренең өч томлыгыннан иң әүвәл икен-чесен . укучылар алдына куйды. Язучының икенче томына социалистик революциядән соң чыккан әдәби әсәрләренең күп өлеше кергән. Болар арасында, хронология тәртибендә сана-ганда, «Яңа кешеләр» пьесасы, «Кызыл чәчәкләр» повесте, «Алмачуар» хикәясе, «Казакъ кызы» повесте һәм «Тирән тамырлар» романы бар. Томда бу әсәрләр киресенчә урнаштырыл-ганнар. «Яңа кешеләр» пьесасы, жанр үзенчәлегенә карап, томның азагында бирелсә дә, проза әсәрләренең ни сәбәптәндер хронология тәртибендә тупланмавы аң-лашылып бетми.
Шулай да бу томның «Тирән тамырлар» белән башлануын уңайсыз дип булмый. Болай башлау бигрәк тә бүгенге яшь укучыларны Ибраһимов иҗаты белән беренче мәртәбә та-ныштырганда уңайлырак шикелле. Чөнки бу роман — безнең чынбарлыкның билгеле бер чордагы, аеруча егерменче еллар уртасындагы зур иҗтимагый күренешләрен, тирән конфликтларын көчле әдәби осталык белән ачкан әсәрләрнең берсе. Әсәрдә совет кешеләренең якты, матур теләкләр белән алга бару юлында сыйнфый дошманнарның нинди мәкерле эшләр, явызлыклар, ерткычлыклар белән каршы торырга маташулары фаш ителә. Чын йөзләрен каплап, совет уч-реждениеләренә кереп утырган элекке Вәли байлар совет авылындагы яңалыкны, социализмга үсешне тоткарлау чараларын эзлиләр, намуслы кешеләрне, Фәхри шикелле коммунистларны үтерү юлына басалар. Ләкин Вәли байлар һәм аларның иярченнәре совет халкының рәхимсез хөкеменә очрыйлар.
«Тирән тамырлар» рома-нының сюжет һәм композиция үзенчәлеге дә Г. Ибраһимовның башка әсәрләрен-
ГАЛИМҖАН ИБРАҺИМОВ
САЙЛАНМА
ӘСӘРЛӘР
П-том
Таткпиголздат
1956
нән аерылып тора. Бу әсәрдә хикәяләүнең эзлеклелеге тормыш вакыйгаларының гадәтн тәртибе буенча төзелмәгән. Вакыйгалар активист-коммунист Фәхрине үтереп ташлаганнан соң булган хәлләр белән башланып китә. Аннары гына сюжет төрле чигенешләр белән катлаулана, үткәндәге- ләр искә алына.
Әсәрдә күп төрле типлар бирелгән. Алар аша билгеле бер чорның әһәмиятле иҗтимагый яклары, ул кешеләрнең, типларның, психологик сыйфатлары ачылган. Ләкин барлык вакыйгалар һәм типлар да әсәрдәге төп конфликтка — Фәхриләр белән Вәли байлар ара-сында килеп чыккан көрәшкә теге яки бу формада то-ташканнар.
Революциянең беренче елларында язылган «Яна I кешеләр» пьесасы һәм «Кы- | зыл чәчәкләр» повесте да халык азатлыгы һәм бәхете өчен көрәшкә күтәрелгән гади кешеләрнең көчле харак-терларын, батырлыкларын күрсәтүгә багышланган. «Яна кешеләр»дәге Батыр- ханнар, Камәрләр тик революция дошманнарына каршы көрәш аша гына матур, ирекле тормышка ирешү мөмкинлеген аңлыйлар. Аларның кайберсе шул авыр көрәш эчендә һәлак була. Ләкин алар күп, алар җиңәчәк һәм җиңәләр.
Г. Ибраһимов гади кешенең революцион көрәшкә күтәрелүен һәм үзен халык эшенә багышлавын татар совет әдәбиятында беренче буларак дәртләнеп сурәтләгән язучылардан. Шуның бер гүзәл гәүдәләнешен «Кызыл чәчәкләр»дә дә күрергә мөмкин. Монда авылның төрле катлаулары эченнән чыгып, балалык елларын бергә, бер сукмактан йөреп үткәргән яшьләрнең төрле язмышлары, тормыш һәм көрәш юллары хикәя ителә. Солтан, Шамбаз, Гыйлаҗи- лар революциягә киләләр, аны ясаучылар сафында булалар, ә Гали кебекләр аңа дошман якта калалар. «Кызыл чәчәкләр» авыр көрәш һәм шуннан соңгы тыныч тормышның ләззәтле хезмәт романтикасы белән сугарылган.
Икенче томдагы әсәрләр арасында «Казакъ кызы» повесте аерым урын алып тора. Казакъ халкының элекке тормышып, көнкүрешен, гореф-гадәтләрен һәм психологиясен бик якыннан өйрәнеп язылган бу әсәр башыннан алып ахырынача Г. Ибраһимов каләменә генә хас шигърият белән, оригиналь типлар, характерлар белән тулы. Әмма шуның белән бергә язучы казакъ
121
далаларында барган кабиләчелек көрәшләрен, андагы иҗтимагый-сыйнфый бәрелешләрнең мәгънәсен дә ачып бирә. Карлыгач-Сылу- ның Арсланбайга булган тиң мәхәббәте әнә шул көрәшләр, бәрелешләр эчендә якты эз булып сузылып бара. Даланың кабилә талашлары, патриархаль, бик борынгы гадәтләр басымы астында җәфаланган иске тормышына алмашка яңа кешеләр, яңа тойгылар, яшьлек килүен хәбәр итә шикелле ул мәхәббәт.
һичшиксез, Галимҗан Иб- раһимов әсәрләренең икенче томын укып чыккач, тормышның әһәмиятле вакыйгалары, төрле кешеләр, типлар, аларның катлаулы мөнәсәбәтләре һәм кичерешләре безнең алдан тулы булып кичәләр, дип әйтмичә калу мөмкин түгел. Барыннан да бигрәк, язучы тормышны киң һәм тирән итеп күрә белә, аны яратып, илһамланып сурәтли. Г. Иб- раһимов әсәрләрендәге га-җәп бай тел, үзеннән-үзе агылып торган йөгерек стиль һәм гади, төгәл сурәтләү чаралары бу язучының һәр әсәрен һәркемгә аңлаешлы һәм якын итәләр. Аның һәр әсәрендә художниклык осталыгының кабатланмас үзенчәлеге ярылып ята.
Өчтомлыкның калган том-нары да укучылар өчен сөенечле бүләк булыр дип уйлыйбыз.
Г. Тарханлы
Татарстан китап изда- тельствосы татар совет әдәбияты классигы Шәриф Камал әсәрләренең дүрт томлыгын бастырып чыгарды. М. Зәйнуллин тарафыннан төзелгән дүртенче том күптән түгел генә Мәхмүт Максуд редакциясендә басылып чыкты. Дүртенче томның күләме 248 бит, бәясе 6 сум 10 тиен. Ли- дерин тышлыкта. Китап М. Максудның «Шәриф Камал әсәрләренең дүртенче томы турында» дигән кереш сүзе белән ачыла.
Бу томга Ш. Камалның төрле елларда язылган, ләкин 1—2—3 томнарга керми калган проза әсәрләре, фельетоннары, тәнкыйть һәм публицистик мәкаләләре һәм электә аерым китап булып чыккан «Ут» пьеса-сы, язылып бетмәгән «Ныклы адымнар» романының «Совет әдәбияты» журналында басылып чыккан бүлекләре кертелгән.
1950 елда басылып чыккан беренче һәм икенче томнарга, 1954 елда басылып чыккан өченче томга хикәяләр, «Акчарлаклар» повесте, «Таң атканда» романы, драма әсәрләре һәм
ШӘРИФ КАМАЛ
САЙЛАНМА ӘСӘРЛӘР
IV-тои
Таткнигоиздат
1956
«Матур туганда» романы урнаштырылган иде.
Дүртенче томга хикәяләрдән революциягә кадәр язылган тугыз новелла кертелгән. Алар арасында «Чуар манзара» (1910), «Нидер җитми иде» (1910), «Кызыл кафтанлы» (1910), «Иптәшемә» һәм башкалар бар. Бу новеллалар башлыча фельетон рухында язылган, һәм аларда автор динчеләрне, байларны, вак-буржу- аз милләтче интеллигентларның арзан омтылышларын фаш итә.
Бу томга революциядән соң язылган кечкенә күләмле проза әсәрләреннән «Адәм үсә», «Марат», «Хәй- ри-комсомол» хикәяләре һәм «Өтер урынында түгел» фельетоны кертелгән.
Дүртенче томда Ш. Ка-малның ун тәнкыйть һәм публицистик мәкаләсе ур-наштырылган. Бу мәкаләләрнең күбесе хәзерге көн өчен дә әһәмиятләрен югалтмаган. Тәнкыйть мәкаләләрендә язучы художе- стволылыкны, чынбарлыкны дөрес чагылдыруны, социалистик реализм методы таләпләрен алга сөрә.
«Халыкның самими җыр-чысы» мәкаләсендә Ш. Камал Г. Тукай иҗатына зур бәя бирә. «Без җиңәчәкбез» (1941), «Дошман бетерелергә тиеш» (1942) мәкаләләрендә патриот язучы Ш. Камал немец фашист илбасарларының җиңеләчәген алдан күрә, ватанны саклау өчен совет кешеләрен тылда һәм фронтта зур батырлыкларга өнди.
Бу дүрттомлыкка, шул исәптән соңгы дуртенче томга кергән әсәрләр Ш. Камалның күпкырлы эшчән- леген, әдәби мирасының татар культурасы үсешендә тоткан урынын ачык күз алдына китереп бастыра.
Яшел тышлы китап. Китап тышына пумала һәм чиләк тоткан кәҗә, буяу белән кисточка тоткан песи, тагын зур бер кызыл әтәч рәсеме төшерелгән.
Кая баралар соң алар мондый бик эшлекле кыяфәттә? Китапның эчен актарып карыйк. Менә 52 нче бит. 16 нчы әкият. Әкиятнең исеме «Ни өчен саескан ала канат булган». Бу әкияттә әлеге сорауга җавап язылган.
Элгәре саескан төсен үзгәртә торган булган. Кыш көне ак, җәй көне яшел кием кия икән. Ләкин бәла аның нинди кием киюендә түгел, ә әләкче булуында икән. Ул күренмичә генә һәр хайван, һәр кош-корт артыннан күзәтеп йөри икән дә, ул ни эшли, шуны башкаларга сөйли икән. Урманга аучы килсә, төлкегә килеп, аучы турында әйтә. Аннан аучы янына бара да, төлкенең кая кач

канын әйтеп бирә. Гел шулай алдап йөртә икән. Бервакыт җыен кош-корт, терлекләр, җыелышып киңәшкәннән соң, саесканнан үч алырга булалар. Аны сак-
НӘКЫЙ ИСӘНБӘТ
„НИ ӨЧЕН НИ БУЛГАН
ЯКИ
УТЫЗ ЯЛГАН"
Таткнигоиздат
1956
лап торып тотып алалар, акыртып-бакыртып киемнәрен салдырып ташлыйлар. Кайда гына кунмасын, кая гына очмасын, һәр җирдә күренеп торсын өчен, аны төрле төскә буйыйлар.
Китап тышлыгындагы кәҗә, мәче һәм әтәч әнә шул саесканнан үч алырга җыенып баралар икән!
Китапның исеме дә бик мәгънәле: «Ни өчен ни булган яки утыз ялган.* Китаптагы әкиятләр, ни өчен ни булган дигән сорауга җавап булалар. Мәсәлән, «Диңгез суы ник тозлы булган?» яки «Ни өчен тирәк агачы җимешсез булып калган?» һ. б. Китапка бигрәк тә балаларны кызыктыра торган әнә шундый утыз сорауга җавап булырлык әкиятләр теркәлгән. Әлбәттә, аларны чын итеп кабул итәргә ярамый. Алар — әкиятләр. Шуңа күрә китапның исеме «Ни өчен ни булган» гына түгел, аңа тагын «яки утыз ялган» дип тә өстәлгән.
Китапның авторы Нәкый Исәнбәт сүз башында болай дип яза. «... бу төр әкиятләр үзләре «Ник?» дигән сорауга җавапсымаи итеп сөйләнсәләр дә, аларда бертөрле дә фәнни җаваплар юк. Атар ялган хәбәрләр. Алай булгач нигә сөйлиләр соң? Моңа җавап шул: иң элек, ялган булса да, алар, Тукай әйтмешли, «сөйләве яхшы, күңелле, шагыйрәнә ялган»нар. Балаларга килсәк, алар үзләренең уй- хыялларын киңәйтү өчен һәртөрле әкият һәм хыялый хикәяләргә мохтаҗ. Чөнки хыял канатыннан башка, кешедә иҗади хезмәт тә, белем дә, һөнәр дә, сәнгать тә була алмый».
Чыннан да бу китапка кергән әкиятләр кече яшьтәге мәктәп балаларының хыялын, фантазиясен үстерүдә әһәмиятлеләр. Икенчедән, алар балаларны тырыш булырга, тәрбияле булырга, олылар сүзен тыңларга, кечкенәләрне җәберләмәскә, кеше әйберенә тимәскә, тупас, тискәре, мактанчык, ялганчы, комсыз булмаска өндиләр.
Әкиятләр балаларга аң-лаешлы җиңел телдә язылган. Алар кече яшьтәге мәктәп балалары өчен генә түгел, мәктәпкәчә яшьтәге нәниләр өчен дә кызыклылар. Балалар бакчаларында, семьяда бу әкиятләрне нәниләр кызыксынып тыңлаячаклар. Шулай ук ул әкиятләр зурларга да яратып укырлык.
Китаптагы утыз әкиятнең һәрберсе матур рәсемнәр белән иллюстрацияләнгән. Рәсемнәр әкиятнең эчтәлеген, идеясен ачуга, үстерүгә ятышлы итеп эшләнгәннәр. Аларны художник К. Го- бәйдуллин ясаган.
Китапның күләме 104 бит, бәясе 3 сум 20 тиен.
Таткнигоиздат быел күре-некле балалар язучысы Гариф Гобәйнең әсәрләрен җыйнап, ике томлык китап итеп чыгару өчен хәзерләде. Аның беренче томы басылып та чыкты инде.
Беренче томга язучының 1934—39 елларда язган «Каланча» «Маякчы кызы», «Ялгыз йортта» әсәрләре урнаштырылган.
«Каланча» повестенда автор коллективлашу чоры һәм пионерларның яңа тормыш төзүдә күрсәткән бу-лышлыклары турында сөйли.
«Маякчы кызы» повесте кызыклы һәм мавыктыргыч итеп язылган. Бер кечкенә кызның — Илсөярнең язмы-шын сурәтләүдән башланып киткән бу әсәр укыган саен тирәнрәк алып керә, илдә барган зур вакыйгалар, гражданнар сугышы героикасы белән таныштыра.
«Ялгыз йортта» повестенда да вакыйга гражданнар сугышы чорында бара.
Г. Гобәй повестьларга кайбер яңалыклар, төзәтүләр керткән.
Китапның оформлениесе ^тышлык художнигы М. В. Виноградова) әйбәт, художник Л. А. Фәттахов тара-
ГАРИФ ГОБӘЙ
САЙЛАНМА ӘСӘРЛӘР
I-TOM
Таткнигоиздат
1956
фыннан эшләнгән рәсемнәр уңышлы. Томлыкның беренче битендә Г. Гобәйнең рәсеме бирелгән.