ТАТАР ЯЗУЧЫЛАРЫ ЧУВАШ ТЕЛЕНДӘ
Чуваш язучылары каләмдәш күр-шеләре татар язучыларының иҗатлары беләи күптәннән кызыксыналар. Совет еллары чорында татар язучыларының күп кенә әсәрләре журналларда, альманахларда, газета битләрендә яки аерым китап булып басылып чыктылар.
Чуваш шагыйрьләре бигрәк тә Габдулла Тукай иҗаты белән нык кызыксыналар. Тукай шигырьләренең беренче тәрҗемәләрен Чуваш- станда лирик шагыйрь Иван Ивник бирде, ә хәзерге вакытта бу эшне Я. Ухсай, С. Шавлы, П. Хузангай һәм башка чуваш шагыйрьләре дәвам иттерәләр. Тукайның «Шүрәле» поэмасы, әкиятләре һәм башка шигырьләре Я- Ухсай тарафыннан ту- рыдан-туры татар теленнән тәрҗемә ителделәр.
Егерменче елларда чуваш матбу-гатында татар әдәбиятын иң дәртле пропагандалаучы чуваш халык шагыйре Н. Шелеби булды. Татар-станның Чистай өязендә туып үскән Н. Шелеби татар телен яхшы белә иде, һәм ул татар язучыларының күбесе беләи дуслык мөнәсәбәтләре урнаштырды. Ул Һади Такташның бик күп шигырьләрен чуваш теленә тәрҗемә итеп бастырды. Такташның «Нәни разбойник» исемле шигыре чуваш телендә беренче тапкыр «Сун- тал» журналында (-1927 ел, № 12) басылып чыкты. Татар пролетар язу-чылары ассоцияциясенең чуваш секциясе органы «Утам» («Адым») альманахында бер елдан соң Н. Ше-леби тәрҗемәсендә аның «Җырым сиңа булсын» һәм башка шигырьләре басылды. 1928 елда шул ук Н. Шелеби Такташның «Мәхәббәт тәүбәсе» поэмасын тәрҗемә итте.
Соңыннан Һади Такташ әсәрләрен чуваш теленә тәрҗемә итү буенча П. Хузангай һәм Георги Митта кебек шагыйрьләр эшләделәр.
1930 елда Чувашстан дәүләт изда- тельствосы бер төркем татар язу-чыларының шигъри һәм проза әсәр-ләрен эченә алган аерым җыентык бастырып чыгарды. Җыентык «Хә-зерге татар әдәбияты» исеме белән аталып, андагы барлык әсәрләр Н. Шелеби тарафыннан тәрҗемә ителделәр. Бу җыентыкта Һади Так-таш, Гадел Кутуй, Мәхмүт Максуд һәм башкаларның шигырь-поэмала- ры, Мирсәй Әмир, Габдрахмаи Минский кебек прозаикларның хикәяләре урнаштырылган иде. Гр- мәр Галиев җыентыкка сүз башы язды.
Соңгы елларда чуваш шагыйрьләре Муса Җәлил, Шәйхи Маннур, Әхмәт Ерикәй, Салих Баттал, Шәрәф Мөдәррис һәм башкаларның әсәрләрен тәрҗемә иттеләр. 1956 елда бер төркем күренекле чуваш шагыйрьләре (Хузангай, Шавлы, Алга, Ухсай, Ефимов, Митта һ. б.) аеруча зур дәрт белән Ватанның ялкынлы патриоты, герой шагыйрь Муса Җәлилнең сайланма әсәрләрен тәрҗемә итү өстендә эшләделәр. Москва уни-верситетында Муса Җәлил белән бергә укыган һәм аны якыннан бел
гән чуваш тәнкыйтьчесе Василий ДОЛГОВ бу җыентыкка сүз башы язды.
Чуваш язучылары шулай ук татар халык әкиятләренең дә кайбер үр-нәкләрен үз телләрендә укып беләләр (Н. Синдимиров һәм JI. Агаков тәрҗемәсендә).
М. Белов Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл» мелодрамасын, А. Бо-рисов Гариф Галиевнең «Хаттан башланды» исемле бер пәрдәле пье-сасын тәрҗемә иттеләр. Ләкин дра-матургия әсәрләрен тәрҗемә итүдә без әлегә бик нык артта калып киләбез. Якындагы елларда Татарстан драматурглары һәм театр работ-никлары белән якын дуслык һәм хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре урнаш-тыру буенча безгә зур эшләр баш-карырга кирәк булачак.
Чуваш язучыларында татар худо-жество прозасы аеруча зур ихтирам һәм мәхәббәт казанды. Чуваш телендә Кави Нәҗминең «Кояшлы яңгыр» хикәясе 1931 елда «Утам» («Адым») альманахының дүртенче китабында В. Дмитриев тәрҗемәсендә басылып чыкты. Шул вакыттан соң чуваш язучыларының татар проза әсәрләре белән кызыксынулары елдан-ел үсә бара. Без Г. Тукайның «Исемдә калганнар»ын, Ш. Камалның «Акчарлаклар» повестен, Гомәр Бәшировның «Намус», Кави Нәҗминең «Язгы җилләр» исемле романнарын, Ә. Еники, Мөхәммәт Гали, Афзал Шамов, Ибрай Гази, Г. Әпсәләмов, Г. Галиев һәм башка татар прозаикларының хикәяләрен үз телебездә укыйбыз.
Безнең күбебезне талантлы язучы Гадел Кутуй иҗаты кызыксындыра. Прозаиклардан Ф. Уяр «Беренче мә-хәббәт», «Премьера» хикәяләрен тәр-җемә итте, ә яшь тәрҗемәче А. Со-колова күптән түгел генә «Тапшы-рылмаган хатлар» повестен тәрҗемә итеп бастырды.
Китап палатасының тулы булмаган мәгълүматларына караганда чуваш телендә 28 татар язучысының 70 тән артык әсәре басылып чыккан.
Чуваш язучыларының иҗат план-нарында якын киләчәктә татар әдә-бияты классигы Галимҗан Ибраһи- мов әсәрләрен, шулай ук Фатих Хөсни, Әмирхан Еники, Гариф Гобәй, Сибгат Хәким, Шәрәф Мөдәррис һәм башка күренекле татар язу- чыларының хикәяләрен, повестьларын һәм шигъри әсәрләрен чуваш теленә тәрҗемә итү бурычы тора.
Язучыларыбызның татар әдәбияты уңышларын чуваш укучыларына җиткерү буенча эшләре һәм омты-лышлары безнең газета-журнал ре-дакцияләрендә һәм Дәүләт изда- тельствосында һәрвакыт яхшы каршы алыналар.
Хәзер без татар әдәбияты һәм сәнгате мастерларының Москвада булачак декадага хәзерләнүләрен зур игътибар белән күзәтеп барабыз.
Сезнең уңышлар безнең йөрәкләрдә талантлы татар халкына булган кайнар мәхәббәтебезне үстерә.