Логотип Казан Утлары
Повесть

СЫНАУ


1.
Көндәге гадәтенчә, Хәкимов иртә уянды. Кичен доклад хәзерләп, төн уртасына кадәр утыргангамы, аның күз кабаклары җилсенгән, маңгай сырлары тирәнәйгән иде.
Ул, күзен ачкач, гаҗәпсенеп китте. Үз сүзен сүз итеп, кичтән диванда йоклаган сигез яшьлек Фәрит төнлә ниндидер кодрәт белән урыныннан торган да әтисе янына килеп яткан. Аның тирән һәм тигез сулавында таң йокысының ләззәте сизелә. Хәкимов үзе дә кызыгып куйды—бар иде шулай чайрап, тәмләп йоклаган чаклар!
Аш бүлмәсендә тәлинкә чыңлаган тавыш ишетелде. Димәк, Мөнҗия дә торган. Ни әйтсәң дә, хатын-кыз үзенекен итә — эшне савыт-сабадан башлап җибәрә.
Соңгы көннәрдә Хәкимовлар семьясы бер сулыш белән сулады: доклад, доклад! Иртәнге сүз шуннан башланып китә, кичке уйлар шуның белән бимаза килеп үтә. Хатыны Мөнҗия килә дә: «Бетәме инде, Сабир?»— ди. Фәрит, китабын куеп, сабый карашын өстәлгә юнәлдерә дә: «Тиз буламы инде ул, әти?» — дип сорый.
Эшләгән эше, төннәр буе утырып язган доклады белән семья член-нарының болай кызыксынулары Хәкимовны канатландырып җибәрә. Җаваплы эш икәнлеген болар да сизенәләр, янәсе. Ул тузгыган чәче ас-тыннан көлемсерәп Фәриткә карый да:
— Яңа машинаны әйтәсеңме, улым? — дип сорый.
— Эһе, — ди Фәрит, үзе күзләрен челт-челт йомгалый, — бик дәү бу-ламы ул, әти, яңа машина?
Хәкимов бүлмәне яңгыратып көлә:
— Бик дәү булачак, улым, бик дәү!
Ләкин көлү озакка бармый, Сабирның йөзе җитдиләнеп китә. «Яна машина ана карынында әле, — дип уйлый ул,—тере туармы, үлеме?»
Бу минутларда, язу өстәле артында, эчтән генә бәхәсләшеп утыручы ике Хәкимовны күрергә мөмкин иде. Аның берсе — баштарак механика цехында смена мастеры булып эшләгән, аннары начальник ярдәмчесе һәм соңга таба цех начальнигы постына күтәрелгән, һәр нәрсәгә сак карап эш итәргә гадәтләнгән инженер Хәкимов булып, икенчесе — соңгы отчет-сайлау җыелышында партком составына сайланган һәм менә хәзер, заводның политик җитәкчесе буларак, партия оешмасының күп төрле, гаять катлаулы эшен үз җилкәсендә күтәреп баручы парторг Хәкимов иде.
Парторг Хәкимов яңа машинага уң ягыннан якын килә дә: «Нигә үле тусын, тере туарга тиеш», — дип үзен юата, яңаның җиңәчәген расларга

тырыша. Конструкторлар, техник яктан бөтенесен нигезләп, яңа машинаның яхшы буласын исбат иткәннәр. Бу идеяне министрлык хуплап каршылаган һәм аны эшләүне «Кызыл Октябрь» заводына йөкләгән. Шулай булгач, тере тумыйча кая китсен — һичшиксез туарга һәм яшәргә тиеш.
Шул чак инженер Хәкимов калкып чыга һәм, яңа машинага сул ягыннан якын килеп, белгеч буларак, үз карашын әйтергә ашыга. Дөньяда төрле хәлләр була бит дип уйлый инженер, әйтик, алмаган сыерның тумаган бозавы шикеллерәк хәлләр... Ничек аны кырт кистереп, һичшиксез туар дип әйтә аласың? Министрлык әйтү белән генә яңа машина калкып чыгармы соң? Аның үзен түгел, күп кенә сызымнарын да күргән кеше юк бит әле? Ул сызымнар кайчан килеп житәрләр дә, яңа станоклар үз урыннарына куелып, кайчан эшли башларлар — һай, очы-кырые күренми әле моның. Шулай булгач, нигә яңа машина турында сөйләп, обком кешеләренең башларын катырырга.
һәм ул дүрт кич рәттән төн уртасына кадәр утырып язган жаваплы докладны соңгы ноктасына җиткерә.
Менә бүген, шул «дүрт төнлек иҗатны» күтәреп, обком бюросына барырга, партия-политик эш турында доклад ясарга кирәк. .
Хәкимов, торып, тәрәзә янына килде, бүген көн ниндирәк икән дип, тышка күз салды.
Аныңча, көн матур булырга, кояшлы булырга тиеш. Сабир өчен шу-шындый җаваплы көндә дә елмаймагач, кайчан елмаер ул кояш!
Ләкин алай түгел икән шул — елмаю да, елмаерга чамалау да күренми. Күк йөзе, еларга җыенгандай, чытык. Көзге җил, карт тирәкнең саргайган яфракларын өзгәләп, ямьсез сызгыра.
Хәкимов чыраен сытып: «Көз! Ялкаулар көне»,—дип куйды.
Кояшка янтаеп үскән кәкре тирәкнең шәрә ботагында сикергәләп. кайры астына яшеренгән бөҗәкләрне эзләүче песнәк, ай-һай, шулай микән дигән төсле, ак яңакларын бер уңга, бер сулга боргалап торды да, Хәкимовның уйлары белән килешергә теләмәгәндәй, пырылдап очып китте.
Кичке уй иртә беләнгә ярамый, диләр. Бәлки, бу кадәресе бик үк дөрес тә түгелдер. Ләкин Хәкимовка килгәндә, төнлә докладын язып бетереп, трибунадан сөйләгән шикелле тафсиллап укып чыккач, бик матур уйларга чумган иде ул.
Менә ул иртә үк торыр, тышта ялт иткән кояш булыр, Мөнҗия хәзерләгән кайнар чәйне «Эх!.. Эх!» дия-дия эчәр дә, папкасын култык астына кыстырып, обкомга китәр. Анда Хәкимовны игътибар белән тыңларлар һәм: «Беренче мәлгә түзәрлек»,—дип, уртачарак карар чыгарырлар.
Ә тышта ялт итмәгән. Обкомда да шулайрак булып чыкса, нинди юлдан кайтырсың да завод кешеләренә нинди йөзең белән күренерсең?
Хәкимов шул уйлар белән урамга чыкты. Җил көчәя төшкән, кучкыл болытлар йорт түбәсенә тиярлек булып салынганнар. Хәкимов сулга, сигезенче ясле ягына борылды. Обкомга, Сабирның үз сүзе белән әйткәндә, «төп йортка» барганда ул шушы яңа урамнан — торак йортлар аз вакытта «Ясле урамы» дип йөртелгән, хәзер исә Салих Сәйдәшев исеме бирелгән киң урамнан йөри.
Көй иртә булгангамы, урам тын. Бу сәгатьләрдә үзләрен төп хуҗалар итеп сизүче дворниклар, ашыкмыйча гына урам себерәләр.
Ә менә ике дворникка нәрсәдер җитмәгән — үткен сүзләр әйтешеп, үзара әрепләшәләр. Хәкимов аларның икесен дә таныды. Ясле ягындагы тротуарда себеркесенә таянып торучысы, кара сырма өстеннән киндер алъяпкыч бәйләгәне, Әхмәтша карт икән. Сул як тротуардагысы, яшел берет өстеннән көрән шәл ябып, аны плащ астына кыстырып куйганы, Бәдәр ханым икән.
— Әй кызым, кызым! Ничек телең бара шундый сүзләр әйтергә? —
2. .C. Ә.“ № 2.
17
19
ди Әхмәтша карт, рәнҗегән тавыш белән. — Мин синец атаң белән бер яшьтәге кеше ләбаса.
Әхмәтша карт күн бияләен салып, кулын алъяпкычына сөртә, сакалын сыйпап ала. Аның әрнүле тавышы яңадай яңгырый:
— Телеңә тилчә чыккандыр синең, ачуым килмәгәе.
— Синең чүпләрең бу якка килгәндә, минем телем тик торсын икән! Ай-яй, акыллы баш икәнсең! Сүземне ишетәсең килмәсә, себермә чүпләреңне минем якка!
— Нишләп мин себерим, җил алып китә ләбаса, — ди Әхмәтша карт, һаман саен әрни барып, — синең якка себерергә юләр мәллә мин.
— Себермә дигәч, себермә, бер тузаның да бу якка очмасын, менә шул! — ди Бәдәр, калын олтанлы кызыл туфлиен «дөп» иттереп басып куя, итләч битләре дерелдәп китә.
Хәкимов, дворникларның әйткәләшүләрен тыңлап, салмак кына атлый, күршесе Бәдәрнең әче телле булуын шушы көнгә кадәр белмәвенә гаҗәпләнеп, аның янына туктый.
— Нигә шул кадәр җикеренәсең, көз сандугачы? — дип көлә ул,— ата малы бүләсез мәллә?..
Бәдәр сискәнеп, тавыш килгән якка борыла:
— һе, Сабир абый икән, ничек болай бик иртә?
— Иртәләсәң, соңга калмыйсың. — Хәкимов Бәдәргә текәлеп карады. — Нигә карт кешене рәнҗетәсең?
Бәдәр, әйтергә сүз тапмыйча, себеркесен коры яфраклар өстендә әрле-бирле йөртергә тотынды.
Шул чак, асфальт өстендә җил уйнатып, бер велосипедчы узып китте. Аның артыннан бөтерелеп югары күтәрелгән коры яфраклар, сары күбәләкләрдәй, һавада уйнаклап алдылар да, җил уңаена очып, Бәдәр себергән якка төшә башладылар. Бәдәр, гарьлегеннән нишләргә белмичә, себеркесен җиргә бәрде:
— Бу селәгәе дә мине үртәп китте. Гармунчы Касыйм. Сезнең завод җилбәзәге.
— Заводта эшләмәсәң дә, завод кешеләрен беләсең үзең, — дип көлде Хәкимов. — Нишләп җилбәзәк булсын, бик акыллы егет ул!
Бәдәр, көязләнеп, муенын боргалады да:
— Әнә, тегеннән тагын бер акыллыгыз килә, — дип, урамның аргы очына таба төртеп күрсәтте. — Күрче, нинди акңллы, көзге җилдә дә майкадан гына йөри...
Ясле ягы буйлап, Әхмәтша картка таба, чыннан да, берәү килә иде. Озын гәүдәсе алпан-тилпән чайкала, куллары, адым ритмына буйсынмыйча, теләсә ничек болгана. Ул, чалыш-чолыш атлап, бераз килә дә, кем очраса, шуны тешләп өзәм дигәнсыман, тешләрен шыкырдатып куя.
Хәкимов аның фрезерчы Калмурзин икәнен танып, үз алдына көрсенеп куйды: ни тотса, кулыннан шул килә. Ә менә эчтеме, кешелеген югалта...
Бәдәр бүтән дәшмәде, җәенке борынын сызгыртып тартты да җилләнеп себерергә кереште. Аның бу кыланышы: «Әйдә, күп вакланып торма»,— дигән төсле тоелды Сабирга, һәм ул, күңеленнән ачынып: «Тап- таза, япь-яшь хатын урам себереп йөри, ә заводта эш куллары җитми»,— дип уйлады.
Бәдәрнең урам себерүенә каршы килмәс тә иде Хәкимов, бер эшнең дә ояты юк, ләкин бит ул капка төпләрен аннан-моннан себергәндәй итә дә кибеттән кибеткә чаба, базардан базарга йөгерә. Ярамый алай, әйтергә кирәк үзенә! Шамиле исән булса, аяк та атлатмас иде андый җирләргә!
Әхмәтша карт, себеркесенә таянган килеш, уйга батып, Сабирны озатып калды.
Картның күңеле нечкәрүе кыяфәтеннән үк сизелеп тора иде.

*2 19
Партия өлкә комитеты шәһәрнең үзәк урамындагы дүрт катлы таш йортка урнашкан. Хәкимовиың бу йортта күп тапкырлар булганы бар. ләкин бюрога барып җиткәне юк иде. Ә бүген бюрода аның доклады тыңлана — заводта партия-политик эшнең торышы турында сөйләп бирергә кирәк булачак.
Киң баскычтан өченче катка менгәндә дә, хәтфә келәм буйлап коридордан барганда да күңелне бер нәрсә кытыклап торды: доклад ничек чыгар? Бик каты ачуланмаслармы? Ул, тынычлыгын бозмаска тырышып: «Уйлап язылды, кызарырга туры килмәс», — дип юанды. Шулай да күңел, тынычланырга теләмичә, култык астына кыстырылган папка эченә керә дә актарына, кәгазьләр арасында мыжларга тотына. Я монысы юк, я тегесе җитеп бетми кебек, фактлар азрак, тәнкыйть йомшак шикелле. Тәрбия эшендәге кимчелекләр турында әйтеп, әллә теге исерек башны җанлы факт итеп күрсәтергәме? Әгәр дә докладның тәнкыйть өлешен болай диебрәк башласаң: «Заводта бер төзәлмәс эчкече бар — Морҗа Калмурзин дип йөртәләр үзен, кайчанга чаклы азаплар ул безне— белмибез, акча алдымы — эчә, эчтеме — эшкә чыкмый...»
Бу фактны кискен итеп куйганда начар булмас иде булуын да, ләкин җилнең үзеңә каршы борылуы мөмкин бит. Тотарлар да әйтерләр: «Шундый кешеләрне тәрбияләрлек тә көч юкмыни сездә, иптәш Хәки- мов?» — диярләр. «Нигә сезне парторг итеп сайладылар соң?» — диярләр. Акланып кара аннары!
Ярар, тәнкыйть өлеше йомшак булса булыр, хәзергә әйтми торырга кирәк ул турыда. Үзебездәге җыелышта әйтермен, белмәссең, бәлки, төзәлеп тә куяр.
Ул, уйлары белән мавыгып, зур бүлмәгә килеп керде. Бюрога чакырылган кешеләр җыела торган бу бүлмә үзенең «шәрәлеге» белән аерылып тора иде — нәкъ урта бер җирдә кечкенә түгәрәк өстәл, аның өстендә зур корсаклы графин, өч яклап, стеналар буйлап, гади урындыклар тезелеп киткән. Шулардан башка бернинди җиһаз заты күренми, хәтта телефон да юк.
Бюро башланганны көтеп утыручы ун-унбиш кеше арасыннан Хәки- мов үзләренең завод директоры Куприяновны танып алды. Ул, зур гәүдәсе белән иелә төшеп, портфеленнән нәрсәдер эзләп маташа иде. Башын күтәргәч, коңгырт күзләренә, кара тут йөзенә шатлык билгесе чыгарып:
— Килдеңме, политик? — диде. — Әйдә, бирегә уз. Юкса, басып торырга туры килер. — Ул көлеп, Хәкимовка тамырлары бүртеп чыккан зур кулын сузды һәм, «менә мин нинди парторг белән эшлим» дигән төсле, тамак кырып куйды.
— Әллә кичтән үк килдеңме?—диде Хәкимов, шаяртып. — Мин бергә барырбыз дип шалтыраттым, ә ул машинага утырган да әллә кайчан чыгып чапкан, йөгер аннары, тәпи-тәпи!
— Кайгырма бер дә, көтә-көтә бала йоннар коелыр әле, — диде Куп-риянов. — Миңа туры килгәләгәне бар, туганкай.
— Министрлыктадыр инде?
Куприянов, чебен кугандай, кулын селтәде:
— Андагысын әйткән дә юк инде аның, туганкай. Менә биредә әле көтеп җан чыга язганы бар. — Һәм ул, эзли торган нәрсәсен исенә төшереп, тагын портфелен актарырга тотынды.
Хәкимов бүлмәдәгеләргә күз йөртеп чыкты. Көтеп утыручыларның һәркайсы нинди дә булса бер эш белән мәшгуль иде. Әнә каршы яктагы базык агай тирләгән маңгаен яулыгы белән сөртеп азаплана; икенче берәү кечкенә пенснэсен борын уртасына утыртып, тырыша-тырыша сводкалар укый; түгәрәк өстәл янындагы чандыр кеше кырма сакалын
20
учлаган да уйга калган. Кем белә, бәлки, ул да күңеленнән доклад ясап утырадыр.
Уң як почмакта ике ханым, тезләрен тезгә терәшеп, кеше-кара ишетә күрмәсен дигән төсле, әкрен генә, пышылдап кына сөйләшәләр.
— Сезне нәрсә өчен чыгардылар?—дип сорый берсе, авызын ачкан саен алтын теше күренеп киткәне.
— Әйтсәң, кеше ышанырлык түгел, апа җаным,— ди икенчесе, ап-ак юка шәл бөркәнгән яшь чырайлысы. — Укытучы башың белән кеше аздырып йөрисең! — дип чыгардылар. — Колхоз бригадирына кияүгә чыгуым ошамады секретаребызга. Менә ераграк тор әле аннан дип, икенче авылга күчерделәр үземне. Ара ераклыгы гына аера аламы соң? Эшен бетерә дә минем янга килә. Алты түгел, алтмыш чакрым булса да киләчәк, чөнки үземне дә, баламны да үлеп ярата.
Алтын тешле хатын аны тынычландыра:
— Алай булгач сезне калдырырлар, — ди ул, тирән сулагандай итеп, — ә мине юк, калдырмаслар, чөнки өстендә эләктем.
Хәкимов ишетеп калган өзек-өзек сүзләрдәп «өстендә эләгүнең» серен аңлап алды: алтын тешле ханым гастроном кибетендә эшләгән икән. Ул каяндыр ишетеп, үлчәү тәлинкәсе астына магнитлы тимер ябыштыра торган булган. Көннәрнең берендә, җәмәгать контроле килеп, «серне» ачкан, шуннан соң, алтын тешлене партиядән чыгарганнар.
Хәкимов аларның кыяфәтләренә игътибар итте, үзләренең партиялелек язмышлары турында алар икесе ике төрле кичерәләр бугай, бу нәрсә аларның күз карашларыннан, төс-битләреннән үк сизелеп тора. Алтын тешлесе: «Тизрәк чакырсыннар иде дә нәтиҗәсен әйтсеннәр иде», — дип утыра, ә ак шәллесе, көтелмәгән бәлага дучар булгандай, сызлана, вакыт-вакыт онытылып кала.
Үз гомерендә байтак персональ эшләр караган һәм кешеләрнең эчке кичерешләрен йөзләренә карап укырга өйрәнгән Хәкимов, аларның һәр икесенә шунда ук үз карарын чыгарып өлгерде — ак шәллесе партиядә булырга хаклы, ә тегесе — партиядә очраклы кеше.
Бюро башланганчы ук бу кадәр кешенең җыелуы Хәкимовка ошамады.
Ул утыра торгач, ачуы килеп: «Нигә берьюлы шушы хәтле кеше җый-ганнар инде? — дип уйлады. — Кешеләрне эштән аерулары турында бер дә уйламыйлар микәнни?»
— Син ничек уйлыйсың, Илья Яковлевич,—диде Хәкимов, директорның терсәгенә кагылып, — билгеле сәгатьләрдә генә чакырсалар, яхшырак булмас идеме икәнни? Кешеләрне төп эшләреннән аеру зарарлы метод бит! — Хәкимов тез башына сугып куйды. — Эш сәгатьләре белән исәпләшмәү бу. Мондый метод бетәргә тиеш.
Куприянов ирен кырыйлары белән генә елмайды:
— Вакыты җиткәч, бетәр әле. Бюрога чакырулар да булмас ул чагында.
— Кайчан?
— Коммунизмда.
Алар шыпырт кына көлештеләр. Куприянов, чәчсез башын сыпыр- галап:
— Алдан үзеңдә тәртип урнаштыр, туганкай, аннары обкомны тән-кыйтьләрсең, — диде.
Хәкимов килешергә теләмәде. Обком кешеләре үзләре башлап үрнәк күрсәтергә тиеш дип, түбәнге работниклар эш культурасына обкомнан өйрәнмичә кемнән өйрәнсеннәр дип исбат итәргә кереште. Куприянов, үз дәрәҗәсен белгән олы кеше булганга, сабыр гына елмаеп, башын селки- селки утырды.
Утырышлар залы тирәсендәге ыгы-зыгы бюро башланыр алдыннан үзеннән-үзе бетте. Әйләнә-тирә тынып калды.
21
Көтеп утыру бүлмәсен утырышлар залына тоташтырган урта ишек әледәи-әле ачыла башлады.
Бер кулына исемлек, икенче кулына автомат ручка тоткан бер иптәш аяк очы белән генә чыга да: «Фәлән фәләиич сез буласызмы?» — дип сорый, яки «Фәлән фәләиич, рәхим итегез!» — дип, утырышлар залына алып кереп китә. Шуннан соң инде «фәлән фәләиич» яңадан бу якка чыкмый, бюрода эше беткәч, икенче ишектән коридорга юл тота.
Хәкимов баштарак төшенми утырды, залга керүчеләр шунда сеңә баралар кебек тоелды аңа. Куприянов, аның гаҗәпсенүеннән көлеп:
— Син гел үз парткомың белән үлчисең, туганкай, — диде. — Кеше каян керсә, шуннан чыгарга тиеш, синеңчә. Биредә алай түгел — бу ишектән дерелдәп керәсең, теге яктан батыраеп чыгасың.
— Алай икән, — диде Хәкимов, инде борчыла башлап, — ярый ла бө-тенләй шәлберәеп чыкмасаң...
— Көз коры килә, шәлберәмәбез!
— Запчастьлариы күп бирәбез дисең инде, ә?
Куприянов, мактануга күчеп:
— Запчасть чоры үтте, машина чоры башланды, туганкай,—диде. Ул, башкалар ишетәләр микән дигән төсле, як-ягына каранып алды. — Моннан соң «Кызыл Октябрь» маркасын бөтен ил беләчәк.
— Марка ике яклы була ул, — диде Хәкимов, шулай ук кычкырып.— Кайсы ягы белән белерләр бит?
— Билгеле инде, рекламация ягыннан,—дип көлде түгәрәк өстәл артында утыручыларның берсе, кырма сакаллы, чандыр кеше.
— Шаяртма!—диде Куприянов, көлүен дәвам итеп. — Ыштан тегүчеләр түгел без, машина ясаучылар...
Кырма сакаллы, кызып китеп:
— Ә син ыштансыз йөреп кара, — диде.
Бу сүз Хәкимовка ошады булса кирәк, ул:
— Матур капладыгыз,—дип, теге агайның сүзен җүпләде. — Гафу итәсез, үзегез кайда эшлисез?
Кырма сакаллы иренен кыймылдатканчы, Куприянов әйтеп өлгерде:
— Тегү фабрикасы директоры, минем дус кеше.
Калын портфельле базык агай сүзгә кушылды:
— Запчасть белән киләндермәгәнне, машина белән дә рәхәтләндермәссең, — диде ул, нечкә тавышын сузып. — Синең запчастьларың өчен җавап биреп йөрим менә! •
Куприянов, кинәт борылып, нечкә тавышлыга карады.
— Ә... Ә!.. Син икәнсең,—диде Куприянов, — МТСлариы аяктан егучы «Сельхозснаб» лидеры икән. Менә шушы инде ул, теге кем, — Куприянов борылып, Хәкимовка ымлады, — безнең запас частьларны өчәр ай складында яткырып, МТСларда ремонт планын өзүче эшлекле.
Базык агай калын портфелен ике куллап кочаклады, әйтерсең, кемдер аның портфелен алырга җыена. «Минем складымда эшең булмасын, үз складыңны әйбәтрәк кара» диде дә кырт борылып утырды.
Урта ишектән баягы кешенең, бер кулына исемлек, икенче кулына автомат ручка тоткан иптәшнең алдан башы, аннары туфлиләре күренгәч, барысы да тынып калдылар. Хәзер инде: «Кемне чакырыр» дигән уй өстенлек алды. Әлеге иптәш, обкомның сектор мөдире, вак-вак атлап, Сабир янына килде дә:
Иптәш Хәкимов, керегез!—диде. Аннары оныткан сүзен исенә төшергәндәй кабаланып, директорга борылды: — Иптәш Куприянов, сез дә!
Алар артыннан зур ишек салмак кына ябылып калды.
22
3.
Утырышлар залы кечерәк клуб кадәр бар икән. Залның аргы башында, яшел постау ябылган озын өстәлнең уң як почмагындарак, уң кулын алга сузып, Ленин һәйкәле басып тора. Өстәл тирәсенә обком бюросы членнары, бүлек мөдирләре, көн тәртибен хәзерләүдә катнашучылар тезелеп утырганнар. Иң түрдә, җыелыш председателе урынында, обкомның беренче секретаре Филимонов, аның белән янәшә икенче һәм өченче секретарьлар.
Игнат Захарович Филимонов шушы өлкәдә туып, шушында укып һәм эшләп, обкомның беренче секретаре булуга кадәр үскән җирле кадрларның берсе. Урта буйлы, куе кара чәчле, кешеләр белән очрашканда, күзләрен кыса төшеп, көлемсерәп сөйләшүче бу иптәшне өлкәдә белмәүче юктыр. Аны картлар «Безнең Игнат» дип, яшьләр «Филимон абый» дип йөртәләр. Урында берәр җитешсезлек күренсә, картлар: «Безнең Игнатка барып җитмәгәндер әле, мәгәр җитсә», — дип куялар, яшьләр исә, кызу канлыланып: «Филимон абыйга язарга кирәк, шунсыз барып чыкмас!» — дип, аңа киңәшкә омтылалар. Игнат Захарович үзе дә, шуны сизгән кебек, күбрәк вакытын кешеләр арасында үткәрергә, алар белән киңәшергә ярата.
Залга кергәч, Хәкимов аңа күзләрен тутырып карады. «Бу да картая башлаган», — дип уйлады Сабир, обком секретареның агара башлаган чигәләрен күреп. Чыннан да, кара чәчкә ак чигә бик үк килешеп бетми икән, — кара киемгә ак ямаулык салган шикелле, — «йөзенә карап ялгышмагыз, карт кеше инде ул» дигәндәй, әллә каян кычкырып тора.
Игнат Захарович кырыйсыз күзлеген салып өстәлгә куйды, икенче секретарьга борылып, нәрсәдер әйтте, аннары, күзләрен кыса төшеп, Хә- кимовка карады:
— Я, кайсыгыз таныштыра эш белән?
— Мин дигәннәр иде. — Хәкимов, папкасын кулына алып, аягүрә басты.
Обком секретаре, бу турыда яңа гына белгәндәй, промышленность бүлеге мөдиренә карап алды да:
— Дөрес тапшырганнар, бик дөрес, — диде, — югыйсә безне иптәш Куприянов запчасть белән генә сыйлап китә, партия-политик эш турында сөйләргә оныта.
Бюро членнары үзара елмаешып алдылар. Обкомның промышленность бүлеге мөдире Доброхотов, һәркемгә ишеттереп:
— Кайберәүләр иптәш Куприяновның үзен дә «запчасть» дип йөртә башлаганнар инде, — диде.
Завод директоры ишетмәгәнгә салынды, портфеленнән бер яклы блокнот алып, нәрсәдер язарга кереште. Кул язды, ләкин колаклар кызарды, запчастька әйләнүне ишетү җиңел түгел иде бугай аңа.
— Политикадан читләшсәң, запчастька әйләнәсең, хуҗалыктан ерак-лашсаң, коры политикан булып каласың, — диде Филимонов. — Яле, иптәш Хәкимов, шуларның һәр икесен бергә бәйләп, кыска гына сөйләп бир әле!
Игнат Захарович, кулын сузып, кечкенә трибунаны күрсәтте: — Рәхим ит, тыңлыйбыз!
Хәкимов трибуна алдына килеп, папкасын ачты, язган докладын алып, уку өчен уңайлаштырырга кереште. Билгеле инде, кәгазьләрне рәтләгән арадагы бушлыкны нәрсә белән булса да тутырырга кирәк: тамак кыру, ютәлләп алу, күзлек сөртү һәм башкалар. Хәкимов та, шул мәшәкатьләрнең кайберләрен үтәп,, докладын укырга хәзерләнде.
Обком секретаре докладчының уен сизде булса кирәк, Хәкимовка сүз кушты:
23
— Отчет-сайлау җыелышында карт тимерчегез ничек диде әле? — Ул Камали карт сүзләрен искә төшерде. — «Сүз азрак, эш күбрәк булсын» — дидеме? Бик дөрес сүз. Доклад укуны ташлыйк, кыска гына итеп эш турында сөйлик! Әйе, әйе, эш турында, кешеләр турында...
Андый чакта тиз генә борылып, үзең барырга тиешле юлга ансат кына кереп китеп буламы соң! Күңел болай уйлый, кул тегеләй эшли. Хәкимов та докладының «Дөньякүләм тарихи уңышлар» турындагы өлешен кыскартыйм дип, кәгазьләрне актара башлаган иде дә, ансат кына кыскарта алмады, трибуна кырыена аерып куелган кәгазьләргә (докладның сөйләнергә тиешле өлешенә) терсәге орынып, алар самолеттан ташланган листовкалар кебек, идәнгә очтылар. Кәгазьләрне иелеп алыйм дигәндә, трибуна почмагына маңгае бәрелде. Ә инде бар кадәресен рәтләп, матур фактларны, җанлы кешеләрне табып, оеп кына сөйли башлагач:
— Вакытыгыз бетеп килә, тагын күпме кирәк, — диделәр.
Хәкимов каушап калды. Аңа биш минут арттырдылар һәм түгәрәкләргә куштылар. Нишлисең, үз клубыңда үзең чакырган җыелыш түгел, күпме теләсәң, шул кадәр җәелеп булмый. Үткәрелгән беседалар, укылган лекцияләр санын әйтеп, унлап агитаторның фамилияләрен санап, докладны тәмамларга туры килде. «Ярар, беренче юлга ярлыкарлар», — дип уйлады Хәкимов һәм, трибунадан төшеп, озын өстәлнең ишеккә якын башына ук барып утырды.
Ләкин ярлыкамадылар. Бюро членнары, докладтан ризасызлык белдереп, сорау артыннан сорау яудыра башладылар.
— Әйтче, зинһар! Соңгы өч айда ничә эшчене партиягә алдыгыз?— дип сорады горком секретаре Сөләйманов.
Хәкимов көттермәде, өздереп кенә җавап бирде:
— Ике гариза керде, парткомда каралмаган әле, — диде.
Горком секретаре, гаҗәпләнеп, башын селкеде:
— Ай-яй! Кварталга бер кеше дә алынмаган. Гади генә итеп әйткәндә, просто гаҗәп бу? Бу бит инде...
Обкомның икенче секретаре Билаловның калын тавышы яңгырады:
— Горком секретареның шул турыда белмәве чыннан да гаҗәп. Сөләйманов кызып:
— Татарга толмач кирәкми,—диде. — Мин сорауны докладчыга бирдем, сиңа түгел, иптәш Билалов!
— Завод парткомындагы хәлне горком белмәгәч, кем белер?
— Фактсыз гаепләргә хакың юк...
Сөләйманов сүзен әйтеп бетерә алмады, Филимонов аны бүлде.
— Сабыр итегез,—диде Игнат Захарович, карандашын уйнатып,— әйтәсе сүзегезне фикер алышу вакытында әйтерсез.
Бүлек мөдирләре аннан-моннан сызгалап, бер-берсенә кәгазь кисәкләре шудырдылар — бюро давыллы булыр, барометр шуны күрсәтә!
Болай уйлау өчен нигезләр бар иде. Докладчы да, мәсьәләне хәзерләүчеләр дә төп әйберләрне читләтеп үттеләр: булганнар гына саналды, кичәге һәм бүгенге генә искә алынды, иртәгәге көнгә күз салучы, алга караучы булмады. Ә кирәк иде, заводның алдагы зур эшен яктыртмыйча ярамый иде.
Дөрес, машина иленә запас частьлар да күп кирәк. Тузган детальләрне алыштырып тормыйча гына машиналарны домнага озату вакыты җитмәгән әле. Запас частьлар эшләнде һәм эшләнер — монысы ачык. Ләкин «Кызыл октябрь» заводы өчен хәзер төп нәрсә шулмы, запас частьлар эшләүме?
Юк, ул түгел. Запас частьлар җитештерү «Кызыл октябрь» заводы өчен үтелгән юл исәпләнә. Завод коллективы гәрчә запас частьлар эшлә- вен дәвам иттерсә дә, бу эш төре бүген аның өчен төп күрсәткеч була
24
алмый. Шулай булгач, коллективның игътибары нәрсәгә юнәлдерелергә тиеш, партия-политик эшне нәрсәгә буйсындырып үткәрергә кирәк?
Докладчы ул турыда әйтмәде, коллектив алдында торган төп бурычны үтәү юнәлешендә партия-политик эшнең куелышын яктыртмады. Димәк, завод партия оешмасы, аның җитәкчесе үз бурычын берьяклы гына аңлый, төп мәсьәләдән читтә тора?
— Дөресен әйтим, — диде обком секретаре, Хәкимовка туп-туры карап, — бюро сездән мондый доклад көтмәгән иде. Заводның политик җитәкчесе ерактанрак күрер, алдагы эшләр турында сөйләр, яңа машинаны эшли башлауга хәзерлектә коллективның көрәшен яктыртыр дип көткән иде.
Фикер алышулар барышында Хәкимов моны үзе дә сизде сизүен, ләкин нишлисең, күңелгә килмәгән.
Игнат Захарович, бюро членнарына мөрәҗәгать итеп:
— Сез ничек уйлыйсыз, иптәшләр?—дип сорады. — Бәлки, яңа машина мәсьәләсен читләтеп үтәргә дә ярыйдыр?
— Завод директоры ничегрәк карый бу мәсьәләгә?—диештеләр бюро членнары.
Филимонов карандашын Куприяновка таба сузды.
Куприянов теләр-теләмәс кенә урыныннан торып, Хәкимовка карап алды. Ничек дип җавап бирергә? Завод өчен дәүләт планы булып запас частьлар эшләү санала дипме? Алай дисәң, ошап җитмәве бар. Шулай да җавап бирми булмый.
Куприянов, блокнотын актаргалап, сөйли башлады:
— Яңа заказны бик хуплап каршыладык, иптәшләр! Ләкин шунысы бар, иптәш обком бюросы членнары, әйтик...
— Ачыграк, конкретрак?—диде икенче секретарь Билалов, аның сүзен бүлеп.
Куприянов, кесәсеннән яулык алып, киң маңгаен сөртте:
— Ачыграк дип, шул инде, иптәшләр, әйтик, яңа машина планга кереп җитмәгән бит әле.
— Вон как! — Билалов урыныннан сикереп торды. — Партия карары план түгел икән боларга!
Ул графиннан су агызып эчте дә яңадан урынына утырды. Аның чуен йөзендә көчле ярсу сизелә иде.
Филимонов, карандашын бармаклары арасында уйнаткалап, Куприя-новны беренче күргәндәй, сәер карап торды һәм:
— Артка карасаң, алга атлап булмый, — диде. Безнең кайберәүлә- ребез авыр промышленностьны, аерым алганда, машина төзелешен онытып ялгыш итәләр.
Обком секретаре төсен үзгәртмәде, хәтер калырлык авыр сүзләр әйтмәде, сабыр гына аңлатты, сабыр гына нәтиҗә ясарга кереште:
— Сезнең ялгышыгыз шунда, иптәш Хәкимов һәм иптәш Куприянов, сез үзегезнең алгы сызыкта икәнлегегезне оныткансыз...
Хәкимов кинәт үзгәреп китте, кашларын җыерып куйды, чөнки бюро членнары барысы да аңа төбәлгәннәр иде, ә Филимонов юри, озаграк карап торсыннар әле дигәндәй, соңгы сүзен әйтеп бетерми тора иде.
Ул, тавышын әкренәйтеп:
— Хәтерегездәдер, — диде, өстәл тирәсендәгеләргә күз йөртеп чыкты, — үзәктән әйткәч: «Сездә ашыгыч заказны бик тиз үзләштерерлек завод бармы?» — дип сорагач, без нәрсә дидек? Без әйттек: «Бар андый завод!» дидек. «Кызыл октябрь»ның тырыш коллективын күздә тотып, «Кызыл октябрь»ның тәҗрибәсенә таянып, әйттек без ул сүзне. Ә алар безнең ышанычны ничек аклыйлар? Алар яңа машинаны эшләүгә керешүне һаман сузып киләләр, җитмәсә әле обком бюросына махсус доклад, белән килгәндә дә, ул турыда бер авыз сүз әйтмәскә батырчылык итәләр.
25
Залдагылар барысы да, тураешып, житди төс алдылар. Филимонов өстәл белән урындык арасындагы бер карыш жирдә йөренеп, кулындагы юан карандашны өстәлгә бастырды да:
— Бу нәрсә? — дип пышылдады.
Кешеләр, кинәт борылып, карандашка карадылар. Обком секретаре дәвам итте:
— Моны ничек аңларга? Завод җитәкчеләренең мондый карашы аларның алгы сызыктан чигенүләрен күрсәтмиме?
Аннары тынычлана төшеп өстәде:
— Без бу хәлне бик тиз төзәтергә тиешбез. Яиа заказ барыбыз әчеп дә җитди сынау. Моны онытырга ярамый. Колхозларга беренче машиналарны яңа елга бирә башлауны тәэмин итәргә кирәк.
Хәкимовка әйттеләр: «Соңгы сүз кирәкме?» — диделәр. Сабир, әйтер сүзем юк дип, башын гына селкеде.
4.
Бюрода тирләнелгән икән, күлмәк аркага ябышкан. Хәкимов моны урамга чыккач кына сизде. Көзге салкынча жил килеп бәрелгәч, ничектер, рәхәт булып, гәүдә җиңеләеп китте. Ул егетләрчә житез каерылып, җилән пальтосын киде, папкасын почмагыннан чеметеп тоткан хәлдә уйнатып, тротуар буендагы «ЗИМ»ның гудогына һәм завод шоферының кул болгавына игътибар итмичә, завод ягына төшеп китте.
Тышта жил көчәеп, кучкыл болытларны каядыр куып бетергән, күккә берүзе хуҗа булып, кояш елмая, өске киемнәрен койма буена өеп куйган нәни кызлар асфальтта бау сикерешле уйныйлар. Бераз арырак, өч урам чаты күренеп торган урында, Тукай мәйданы җәелеп ята. Анда малайлар мәж килеп, очыргыч очырталар. Көннең алмашынуына карап, җәй бирешергә теләми әле дип уйларга мөмкин иде.
Хәкимов тирләгән маңгаен җилләтеп алу өчен, эшләпәсен салып, кулына тотты да, җилән чабуларын җилфердәтеп, урам буйлап китте.
Яңа дамбага килеп чыккач, күкне уеп югары сузылган завод морҗасы күренде.
Әнә ничек үзгәрде, әнә ничек үсте, яңарды аларның заводы! Әле кайчан гына аңа Идел юлчылары ярдан ерак утырган завод итеп карыйлар, аның биек морҗаларыннан чыккан куе төтенне генә күреп, күзәтеп кенә үтәләр иде. Ә хәзер? Пароход палубасыннан үрелеп, аның стенасына плакат ябыштырып китәргә була! Ә киләчәге? Анысын күз алдына китерсәң, сокланып туя алмаслык. Хәзер ягулык склады дип йөртелә торган буш урында, механика цехының дәвамы булып, җыю цехы корпусы сузылыр, аннан арырак, пар хуҗалыгыннан сулдарак, сынау цехы төзелеп бетәр. Бу ике зур корпус, «Кызыл октябрь»га яңа төс биреп, аны тагын да үстерер, зурайтыр. Менә берничә ел үтәр, бүген биредән каядыр киткән кеше яңадан әйләнеп кайтса, мөгаен, заводны таный алмас!
Хәкимов, җилгә арты белән әйләнеп, җилән пальтосын төймәләде. Заводка якынлашкан саен Идел киңәя, дым исе арта, дулкыннар шаулавы көчәя бара. Йорт биеклеге дулкыннар, йөгерек җилгә бирешергә теләмәгәндәй, шаулашып киләләр дә, хәл бетте шул дигәндәй, ыңгырашып бетон стенага егылалар.
Элекке Идел белән хәзерге Иделне чагыштырып кара: искиткеч бит! Элек Идел буена төшсәң, аргы яктагы кешене гади күз белән танып була иде. Ә хәзер? Бинокльдән карасаң да, аргы як күренми. Утыз километр! Әйтергә генә ансат. Ә элек киң җире ике мең метрдан узмагандыр.
Дулкыннар арасында йомычкадай чайкалучы буксир пароходының ачынулы кычкыртуы Хәкимовта яңа уйлар уятып, аның күңелен ерак
26
ларга алып китте. Аяклар яңа дамба буйлап атласалар да, уйлар завод артындагы тар сукмак буйлап киттеләр — әнә хәзер буксир пароходы ярып бара торган урыннарда сузылып ятып калган тар сукмакка күчтеләр.
5.
Әйе, истәлекле сукмак ул!
Идел, хәзерге кебек зураймыйча, үзе салган юлдан гына агып яткан вакытларда, «Якуб сукмагы» дип йөртәләр иде ул борылмалы сукмакны. Кем белә, бәлки. Сабирның әтисе аяк басканчы ук салынган булгандыр ул сукмак. Шулай да завод кешеләре бары тик «Якуб сукмагы»н гына беләләр.
«Якуб сукмагы» заводның пар хуҗалыгы артыннан башланып китә һәм, «Ташбаш» күлен кыл урталай кисеп, Иделгә таба сузыла. Мүкле түмгәкләр, озын камышлар арасыннан борыла-сарыла барып, зур тугайга тоташа.
Пар хуҗалыгына өйрәнчек слесарь булып эшкә кергән яшүсмер Якуб, сменадан соң болын ягына чыгып утыра икән дә, бераз хәл җыйгач, сукмак буйлап Иделгә төшеп китә икән. Анда зур тугай, карт өянкеләр, дулкыннарны сыйпап уйнаучы акчарлаклар... Яшьтән үк әтисез-әнисез калган үксез бала өчен дөньяның бөтен яме шунда — Идел буенда.
Еллар үтә, Якуб зур була, пар хуҗалыгының өлкән слесаре дәрәҗәсенә җитә. Семья членнары да ишәя — беренче ике кыздан соң, ниһаять, ата кеше түземсезләнеп көткән ир бала дөньяга килә. Аңа Сабир исеме кушалар.
Шуннан соң Якубның бөтен игътибары малайга юнәлә — тизрәк үссен иде дә тизрәк әтисе белән балыкка йөри башласын иде! Нинди зур куаныч булыр иде бу аның өчен.
Әтисенең теләген тизрәк үтәргә ашыккандай, Сабир әрсезлеген көн- нән-көн арттыра барып, Идел буенда таш атып уйнарлык малай булып җитә. Санап карыйсы иде: Идел буена ничә тапкыр төшкән икән дә, ничә тапкыр прселокка кайткан икән Сабир бу сукмактан. Исәбе-хисабы юктыр!
Сабир белеп тора: әтисе эштән кайтуга бөтен нәрсә әзер булырга тиеш — кармак чыбыклары чормадан алынып, тышкы як ишек төбенә чыгарып куелган булсын; учак өстендә күп эленеп торудан каралып, корымланып беткән очлы чиләк ашау-эчү әйберләре белән тулып торсын; тиреслектән казып алынган кызыл суалчаннар балчыкка катнаштырылып, кечкенә киндер капчыкка тутырылган булсыннар. Эштән кайткач, Якуб болар турында сорашып-нитеп тормый, «Киттекме, улым?» дип, бер дәшә дә, кармак чыбыкларын иңенә салып, кузгала ук башлый. Сабир өлешенә очлы чиләк һәм суалчан капчыгы туры килә.
Поселок урамын алар тавышсыз-тынсыз гына үтәләр. Ә инде пар ху-җалыгын үтеп, тар сукмакка чыккач, картның теле ачыла, болындагы һәр күренешкә сокланып: «Кемнәр шушы кадәр матур иткән моны», — ди ул, сукмак буйлап тезелеп киткән чәчәкләргә карый, «оҗмах дигәннәре, мөгаен, шушыдыр».
Алар зур тугайга килеп җитәләр. Якуб ашыкмый гына җепләрне сүтә, ашыкмый гына кармакка зур суалчан киертә, аннары тугайның бөтерелеп торган урынына төбәлеп карап тора да кармак җебен селтәп җибәрә:
— Язган булса, яз көне, боерган булса көз көнег бер эләкмәсә бер эләгер әле, — ди.
Сабир белә, хәзер аның әтисе, маңгаена кулын куеп, кояшка карар да «әйбәт күзәт, улым», дип, яшел чирәм өстенә сузылыр һәм яту белән гырлап йокыга да китәр.
27
Сабирга нәрсә, йоклыйсы йокы йокланган, ашыйсы ашалып, эчәсе эчелгән. Шуннан соң ни кала? Шаяру!
һәм ул эзләнә башлый. Кармак сабының очына бәйләнгән кечкенә кыңгырау, гүя, Сабирны үзенә тарта: «Кил, шалтыратып кара!» Сабир бер әтисенә, бер кармакларга карый-карый, аяк очы белән басып, яр буена килә дә, кыңгырауны ике-өч тапкыр селкетеп, өч-дүрт адым читкә сикерә һәм, төптән кисеп аударгандай, ком өстеиә ава.
Йокласа да, кыңгырау тавышына колагы сак Якуб, атылып-бәрелеп, кармак янына йөгерә:
— Чиертә бит, кайсы шалтырады?
— ЛАенә монысы, — дигән була Сабир, үзе читкә карый. — Бик нык •тартты, чуртандыр!..
Якуб, кабаланып, кармакны чыгара, ләкин балык юк.
— Әйдә, йөри бирсен, — ди ул, үзалдына сөйләнеп, — су төбе дә безенең җир бит.
— Эләксә, алай димәс идең әле, — ди Сабир.
— Анысы икенче эш, — ди Якуб, — үзе теләп эләксә, нишлисең, алмыйча хәлең юк.
Алар шулай, эләкмәгән балыклар турында сөйләшеп, аккоштай йөзүче пароходларга сокланып карый-карый, берничә тапкыр чәй эчәләр, өйдән алып килгән коры-сары ашалып бетә, һәм алар, бик канәгать булып, кайтырга чыгалар. Әлеге тар сукмак аларны поселокка алып кайта.
Әнә шулай үткән иде малай чак. Сабир хәзер ул көннәрне төштә күргәндәй сагынып искә ала, әтисе таптаган тар сукмакны яңадай карыйсы, үзенең нәни эзләрен күрәсе килә.
Ләкин нишлисең, яшьлек үзе кире кайтмаган кебек, тар сукмак та мәңгегә югалды, аның өстеиә Зур Идел җәелеп, «Якуб сукмагы» сузылган урыннардан зур пароходлар йөри башлады.
Сабир да әтисе кебек тырыш булды. ФЗӨдә укып, токарьлык эшенә өйрәнгәч, кичке мәктәпкә йөреп, урта белем алды, аннары металлургия институтына җибәрделәр үзен. Ул Киев студенты булып китте.
Дөрес, институтны тоташтан укып төгәлләргә туры килмәде Сабирга. Хәер, ул моның өчен артык борчылмады да. Чөнки ил өстенә шундый куркыныч килгәндә, Сабирны беркем дә институтта тота алмас иде.
Сабир өчен иң авыры әтисен күрми калу, аны үз кулы белән җирли алмау булды. Немец фашистлары ил өстенә ябырылуның, икенче елында, карт слесарь, сугыш авырлыгын күтәрә алмыйча, дөнья белән бәхилләшергә мәҗбүр булды. Бу вакытта Сабир икенче украин фронтында ■булып, дошманга каршы көрәшүчеләр арасында иде.
Армиядә Сабирны рота командиры урынбасары итеп билгеләделәр. • Заводта шактый хәзерлек үткән һәм институтның өченче курсын тәмамлаган кеше өчен бу хезмәт колач җитмәслек түгел иде түгелен. Шулай да баштарак кыен булды. Үз аягың белән артка чигенү кемгә генә җиңел булыр икән. Ләкин Сабир Хәкимов куркаклар рәтенә кермәде, беренче сугышларда ук үзен йөрәкле командир итеп күрсәтте. Ә инде сугыша- сугыша чигенеп, Клин шәһәрен калдыргач, Хәкимовны рота командиры итеп билгеләү турында приказ чыкты. «Клинны немецларга бирмәсәң, рота командиры була алмас идең әле», дип көлделәр Сабирдан ул чагында.
Шуннан соң чигенү булмады. Айлар буена дәвам иткән куркыныч чи-генүне туктату өчен, әйтерсең, Сабир Хәкимовны рота командиры итеп билгеләү генә кирәк булган — Москва янында туктадылар һәм шунда беректеләр. Озак та үтмәде, яңа приказ алынды: һөҗүмгә күчәргә! Менә шунда инде барысы да аңлашылды — оборона сугышларында чыныккан яшь офицерларны югары күтәрү тикмәгә булмаган икән.
28
Фашистларны куып, Днепр елгасын кичкәндә, Сабир Хәкимов укчы батальонга җитәкчелек итә иде инде. Ул вакытта Сабирның күкрәген ике орден бизи, погонында зур йолдыз ялтырый иде.
Шулай итеп, Идел буе токаре Сабир Хәкимов, Бөек Ватан сугышының барлык елларында алгы сызыкта булды, фашистларны үз ояларында дөмбәсләүдә турыдан-туры катышты. Ә инде сугыш беткәч, укуын дәвам итеп, институтны тәмамлады.
Сугыш елларында Хәкимовка берәү дә: «Син алгы сызыктан чигенәсең», — димәде, ул намусы кушканча эш итеп, абынмыйча-сөртеимичә алгы сафта атлады, Ватан алдындагы изге бурычын саф йөрәкле кешеләрчә үтәде.
— Ә хәзер? — Хәкимов кинәт туктап, үз алдында басып торган гигант морҗага карады. — Ә хәзер? — диде ул кабатлап. — Мин кайда? Әйтерсең лә, аның бу соравына шушы биек морҗа җавап биреп: «Хафаланма, Сабир Якупович! Син хәзер дә алгы сызыкта!» — дияргә тиеш.
Юк шул, алай булып чыкмады, алгы сызык ераккарак киткән, Сабир арткарак калган булып чыкты. Ә артта нәрсә? Артта да бушлык юк югын, шулай да алгы сызык түгел.
Беренче катта аяк тавышы ишетелмәгән булса, Хәкимов ишек бавын тоткан килеш һаман бәхәсләшеп торган булыр иде әле.
Ул әкрен генә алгы бүлмәгә керде, кәефсез генә Антонина Васильевна белән исәнләште.
— Мине сораучы булмадымы? — диде.
— Читтән булмады, Вәлишин гына шалтыратып аптыратты, — дигән җавап алгач, пальтосын һәм эшләпәсен элгечкә элеп, түр бүлмәгә кереп китте.
— Эх, бер генә стакан кайнар чәй булсачы,—диде ул, термоска карап, — рәхәтләнеп китәр идем... .
— Төсе-башы үзгәргән, каты эләккәндер, ахры,—дип калды Антонина Васильевна, парткомның техник секретаре булып эшләүче ябык хатын.
6.
Өлкә комитеты бюросында әйтелгәннәрне завод кешеләренә җиткерергә, эштәге ялгышларны яшермичә ачып салырга кирәк иде.
Моны Хәкимов беренче көнне, тирләп-пешеп обкомнан кайткан көнне үк эшли алмады. Ник дисәң, әле Куприянов белән, баш инженер белән һәм заводның җаваплылыгын үз җилкәләрендә күтәреп баручы тагын берничә кеше белән сөйләшергә, эшчеләр каршына тәмам ачык, аңлаешлы бурычлар куярга кирәк иде.
Ул планнарны ачыклауга ике көн кирәк булды. Бу ике көн эчендә кирәкле кешеләр белән сөйләшү, яңа машина сызымнарын инәсеннән- җебенә кадәр тикшереп чыгу, эшне оештыру мәсьәләләрен өйрәнү аркасында Сабирның баш кашырлык та вакыты булмады. Доклад белән төн уртасына кадәр утырган дүрт көн, соңгы көннәр ыгы-зыгысы белән чагыштырганда, чүп кенә булып калды.
Завод җитәкчеләре телендә «КФС» дип йөртелә торган яңа машина совет конструкторларының зур уңышы иде. Заказ ашыгыч иде. Моны министрлыкта Куприяновка кат-кат әйттеләр: «Бу заказны үтәү сезнең өчен генә түгел, министрлыкның үзе өчен дә җитди сынау булачак», — диделәр.
Заказның ашыгычлыгын шуннан да күрергә мөмкин иде—министрлыкта заказны тапшырдылар, ә машинаның исемен әйтә алмадылар, чөнки аңа исем дә кушылмаган иде әле.
29
Заказны заводта бик зур яңалык итеп кабул иттеләр. Моңа директор Куприяновның да салпы сүзе ярдәм итте. Ул бик җитди кыяфәт белән:
— Шулай итеп, иптәшләр, бездә запчасть чоры бетә, бүгеннән машина чоры башлана, — дигән иде һәм, бармакларын бик тырышып бөгә- бөгә, яңа машинаның уңай якларын санап чыккан иде: — Электр энергиясе кирәкме? Рәхим ит — включательгә бас та дөньяңны балкыт. Пар кирәкме? Рәхим ит — пар җибәр, саламыңны җаның теләгән кадәр парла. Кайнар су кирәкме? Рәхим ит — кранны гына борып җибәр. Машина түгел, хәзинә ,бу, хәзинә! Берүзе өч мең баш терлеккә җитәрлек азыкны эшкәртеп бирәчәк. Ул гынамы соң! Әйтик, фермада эшләүчеләр өчен душ кирәк, ди. РәхИхМ ит—кайнар судан файдалана бир. Әйтик, колхозда җәмәгать мунчасы салдылар, ди. Яна машинада пар җитәрлек, рәхим итеп, себеркеңне ал да парлана бир. Әйтик, кичләрен, кино күрсәтергә, клубны яктыртырга кирәк, ди. Рәхим ит — станция гөрләп эшли, энергия ташып чыгып тора. Кыскасы, кулымны йөрәгемә куеп әйтә алам, бу — колхозчының бик зур таянычы. Бәясе дә кыйбат түгел, теләсә нинди колхозның көче җитәрлек! Инде файдалану турысына килгәндә, тәүлек буе эшләтергә мөмкин.
Хәкимов артка авышыбрак көлде дә:
— Бигрәк син, Илья Яковлевич, кеп-кечкенә станция белән колхозчы-ларны коммунизмга чыгардың!—диде- Шулай да Илья Яковлевичның яңа машинаны заказ алыну белән үк матур итеп пропагандалый башлавы ошады аңа. Шуңа күрә ул ирониядән дуслык хисенә күчеп:
— Нинди ягулык кирәк булачак, шунысын да әйт инде, Илья Яков- лич, — диде.
Куприянов, зур гәүдәсе белән иелә төшеп, тагын бармакларын бөгәргә тотынды:
— Торф булса, торф бик әйбәт, торф булмаса инде, утын да яхшы, әгәр икесе дә юк икән — салам да бара.
— Гаҗәп!—диде Хәкимов һәм кулларын угалап алды.—Көчле буласы икән бу шайтан. Алай булгач, без аңа исем дә кушыйк инде.
Барысы да аңа таба борылдылар.
— Ничек дип кушабыз?
Сабир, күзләрен кыса төшеп, тыңлаучыларның йөзләрен күзәтеп чыкты.
— «Колхоз фермасы станциясе» дип куйсак, ничек булыр икән? Минемчә, бу исем җисменә туры килә шикелле. Кыскартып та әйтергә була: «КФС»’
Исемне ошаттылар, шулай кабул булсын, диделәр.
Куприянов яңа машинаны күкләргә күтәреп мактаган көннән соң ике ай узып китте, ләкин яңа машина урыныннан кузгалмады. Килгән станоклар разъездда ятты, банктагы акча хуҗасын көтте. Ниһаять, обкомда эшне сизеп алып, бөтен өлкәгә ишетерлек тавыш куптардылар.
Куптаруын куптардылар, ләкин үткән вакыт кире кайтмады. Үтәсе үткән иде, көзге вак яңгырлар энҗе боз бөртекләренә әйләнеп, кыш якынлашуны хәтерләтә башладылар. Үзагым вакытны ашаган шул. Хәзер менә шуны куып җитәргә, бер көннән икене ясап булса да, үтелгән вакытның бер өлешен кире кайтарырга, яңа елга яңа машинаны бирергә кирәк. Хәкимов, шуларны уйлап, өенә кайтырга чыкты.
7.
Тышта инде караңгыланган, күзен йомып, кара пәрдәләрен салындырып, төи килгән. Урамда көндезләрен була торган җанлылыкны ниндидер сүлпәнлек алыштырган. Кешеләр көндезге кебек капыл чапмыйлар, як-якка каранып, ипләп кенә атлыйлар. Урам буйлап тезелгән багана
30
башларында, йомшак нур бөркеп, фонарьлар янып утыра, көзге төннең, дымлы һавасында ара-тирә көлү тавышлары яңгырап китә. Хисапсыз күп йолдызлар, кышкы аяз төндәге кебек, чекрәеп яналар. Һава беркадәр салкыная төшкән: сулаганда авыздан пар чыга. Зур Идел шаулый: да шаулый. Мондый төннәрдә Завод урамы («Кызыл октябрь»дан пристаньга бара торган урам) диңгез буендагы шәһәрне хәтерләтә. Дулкыннар аның йортларына килеп бәреләләр кебек.
Хәкимов, ике кулын артка куен, борын эченнән генә көйләп, көннең нәтиҗәле узганмы, юкмы икәнен уйлан кайта. Санап карасаң, байтак эш башкарылган — карт производствочыларны җыеп, сөйләшү үткәрде, технолог Корбановны күреп, кылларын тарткалады. Үзалдына йокымсырап кына йөри торган бу кеше эчендә әллә нәрсәләр җыеп яткыра икән.
Сөйләшү вакытында Хәкимовның яңа машина турындагы соравына каршы ул маңгай чәчләрен нервыланып сыпырып куйды да:
— Тел белән тегермән тарту җиңел ул,—диде. Безнең дә шулайрак килеп чыкты, эрләнмәгән, сукмаган, Шаһи, сиңа ыштанлык, дигәндәй, бер утыруда машинаны ясап, душта коена башлаганыек. Тот койрыгыннан! Алай җиңел генә була торган булса, бар кеше дә тел белән генә ясар иде аны, машинаны. Илья Яковлевич бөтен илне ансат кына электрлаштырыл ташлаганые. Булыр сиңа алай гына. Булмагае... Запчасть эшләгән җиһазлар белән «КФСны» ясап буламы? Безнең станокларның теше үтәме яңа машинага?
Юаштан юан чыга, дигәндәй, Корбанов әкрен әйтеп, каты эләктерде. Сабир заводта иң юаш дип йөртелгән кешенең шулай «тешле» булып чыгуына үзалдына куанып та куйды. Димәк, эшләргә теләүчеләр бар дигән сүз. Ләкин шул ук минутта аны икенче бер нәрсә хәвефкә төшерде: моннан ике ай элек, Илья Яковлевич яңа машинага мәдхия укыганда Корбанов та шунда иде бит, нәрсә караган ул шул чакта? Әгәр Хәкимов башлап килеп сорамаса, ул, үзе килеп, берәр сүз әйтер идеме? Заводта киң инициативага юл юкмы әллә?
Баррикада мәйданына җиткәч, Хәкимов айнып киткәндәй булды. Серго һәйкәлен әйләндереп алган кечкенә түгәрәк бакча, төн шактый салкын булуга карамастан, кырмыска оясыдай мыжлап тора. Яшьләргә нәрсә, көз ни дә, кыш ни, черкелдәшер урын гына булсын.
Ә тегендә, клуб эчендә нинди тамаша? Тәрәзәләрне шар ачып ташлап, бөтерчек шикелле бөтереләләр. Әйтерсең, дөнья шушы ике күренештән тора: ялангач агачлар төбендә, сихри ямь табып, аяк башларына басып китсәң дә сизмәслек дәрәҗәдә мавыгып, пыш-пыш серләшү һәм күз аллары томаланганчы, тирә-юньдәгеләрне күрмәслек хәлгә килгәнче клуб залында бөтерелү, һәй, яшьлек, йөгәнсез яшьлек!
Хәкимов, гәүдәсен турайтып, клубка карады. Ачык тәрәзәдән бөркелеп пар чыга, шуны тышка өргәндәй, контрабас кычкырып куя, моңлы скрипканың чайкалып йөзүе ишетелә, үзенең кырыс тавышын белдерепг флейта сызгыра. Оркестр көчәйгәннән-көчәя барып, тирә-як музыка дулкыннарында тирбәлә.
Яшьлек гөрли!
Эх, менә хәзер Мөнҗия янда булсын иде дә, клубка кереп, баш әйләнгәнче биесәң иде. Бар иде бит шундый чаклар! Хәер, Сабирның башлы-күзле булуына да шушы клуб залы, шушы музыка сәбәпче булды түгелме соң?
...Сентябрь аеның соңгы көннәре' иде. Көзге җиләс кичтә, Сабир Хәкимов, ачык якасын җилфердәтеп, клубка килеп керде. Туры караса,, тимерне тишәрдәй шомырт кара күзләрен уйнатып, парлылар арасыннан барды да, түр почмактагы иске диван янына килеп басты. Шуннан, соң ничек булгандыр, нинди хәрәкәтләр ясалып, нинди сүзләр кушылгандыр — Хәкимов ул кадәресен хәтерли алмый. Ләкин, шунысы бик:
31
хәтердә: бер заман алар, бөтерелә-бөтерелә бара торгач, икенче бер пар- лига бәрелеп, икесе дә айнып киттеләр.
Хәкимов курку катыш кабаланып гафу үтенде; кыз, серле караш ташлап, керфек астыннан гына елмайды. Сабир: «Ритмнан чыгылган»,— дип пышылдады. Мөнҗия: «Мондый вакытта була инде ул»,—диде. Яңадан фокстрот, яңадан бию, яңадан бөтерелү...
Хәкимов тирән сулап куйды. Ә бүген менә шул ук залда башка яшьләр бөтереләләр — киң җилкәле егетләр, сөлек сынлы кызлар. Вакыт дигәнең сиздерми генә ага бирә икән. Туктатып булсын иде аны. Ул чагында Сабир яңа машина ясый башлау турында бик олыдан кубып сөйләргә юл куймас иде.
Табигатьнең вакыт дигән законы бернәрсә белән дә исәпләшми икән — кеше бармы аңа, юкмы, үзенекен итә бирә, син картаясың дип тормый, үтә дә үтә. Ә кеше дөньяга күз сала башлау белән әй, чаба, әй, чаба, вакытны куып җитәргә тырыша, ләкин өлгерә алмый кала, менә куып җиттем дигәндә генә шарт — сына да төшә.
Шулай булгач нишләргә?
Хәкимовны бик күп сораулар чолгап алды. Ләкин бу минутта ул аларның бөтенесенә дә җавап бирерлек хәлдә түгел иде.
8.
Өч катлы таш йортның икенче катындагы почмак бүлмәдә Мөнҗиянең кызыл абажурлы зур лампасы балкый, Сабирны чакыргандай җем- җем итә иде. Ләкин ул, бик мөһим әйбер исенә төшкәндәй, кырт борылып, тукта булмаса, Шамилнең рәсемен алып чыгыйм дип, сул як йортка таба китте.
— Мөмкинме? — диде Сабир, ишеккә каты-каты гына сугып алгач..
Эчке бүлмәдән хатын-кыз тавышы ишетелде:
— Мөмкин.
«Өйдә икән» дип уйлады Хәкимов һәм газета төргәкләрен култык астына кыстырган килеш алга узды.
Өстәлдә, пар бөркеп, ак самовар шаулап утыра. Урта бер җиргә, иң мактаулы урынга, тартмасы ачылып зур торт куелган. Аның янында,, биек аяклы пыяла савытта, «Весна» конфеты өелеп тора. Бүлмәдә ике генә кеше булуга карамастан, өч чынаяк таратылган. Бәдәр ишеккә арты белән басып, чәйнеккә су агызып маташа. Уң якта, өстәл белән стена арасына куелган диванда, ерактан килгән кунак шикелле тәкәбберләнеп,. Вәлишин киерелеп утыра. Аның кысынкы күзләре майлы, саргылт йөзе кызарган иде. Хәкимовны күрүгә Вәлишин эсселе-суыклы булып китте, ләкин югалып калмады. Бәдәр исә кинәт агарынды, кулындагы чәйнеген чак кына төшереп җибәрмәде.
— һе... е... Сабир абый икән,—диде ул, каушаган тавыш белән — Мактап йөрисең, күрше, әйдә, түрдән уз.
— Кунагың бар икән, — диде Хәкимов, Вәлишинга текәлебрәк карап. — Борчуым өчен гафу итегез.
Бәдәр, үзен кулга алып, Хәкимовны табынга чакырды:
— Кунак нәкъ синең кебек, эштән кайтышлый кергән. Якынрак кил, Сабир абый, әйдә табыннан, чит кеше юк монда.
Вәлишин, уңайсызлыктан чыгарга теләп, калын иренен япмыйча гына:
— Эштән кайтышлый керүчеләр булгалыймыни шулай? — дигән булды.
— Менә бит булды, — дип көлде Бәдәр. — Син дә «эштән кайтышлый» дидең, Сабир абыйның да эштән кайтуы күренеп тора, газеталарын да куймаган ич...
32
Вәлишин, йөткеренеп алгач, көлеп:
— Сине агитацияләргә килгән ул, күрмисеңмени?—дип, киң җилкәсен диван түренә терәде.
— Анысы да булыр, — диде Бәдәр, бер дә исе китмичә генә. — Нигә кермәсен, күрше ич!
— Бер көнге вәгъдә, — диде Хәкимов. — Исеңдәме Әхмәтша карт белән чәкәләшүең?
Бәдәр, чәй ясап, кунакларны кыстый башлады:
— Әхмәтша белән чәкәләшмәгән көн юк безнең. Әйдә, Сабир абый, якынрак утыр әле. менә Ягъфәр абый күчтәнәчләре. — Тортны Хәкимов алдынарак этеп куйды: — Ягез! Әйдә, Ягъфәр абый, син дә...
Вәлишин, ашка таракан төште дигәнсыман, Бәдәргә карап алып, чәйгә үрелде.
— Кытай чәеме?
— Груҗинныкы ярамыймыни? — диде Бәдәр, үзе ана каздай каңгылдап көлде. — Чәйнең рәтен белмим мин, буявы чыкса ярый шунда.
Хәкимов: «Безнең Кавказ чәенә җитми инде ул», — дип, тәлинкәсенә салмыйча гына эчә башлады.
— Эх... бик кипшенеп кайта идем, әйбәт булды әле бу!
Вәлишин, табыннан тәм тапмады бугай, китәргә җыенды. Бәдәр аны озата чыкты. Хәкимовка аның нечкә тавыш белән ничектер кабаланып әйткән сүзләре ишетелде:
— Ярый алайса, Ягъфәр абый, кыстап тормыйм, башында да булгач, кайтып яту яхшы мондый чакта...
Хәкимов бүлмәне яңгыратып әхелдәде дә чынаягын Бәдәргә сузып:
— Яле, сеңел, катырак итеп яса әле тагын берне, — диде.
— Әбәү... Сабир абый! Әллә картаясыңмы, чәй ярата башлагансың?
— Чәйгә фронт өйрәтте, —диде Хәкимов. — Анда шулай иде, аз гына вакыт булдымы, котелок тутырып чәй кайнатасың. Каты, кайнар чәй, баш та авыртмый, җегәр дә бетми...
Бәдәр дәшмәде, Хәкимовка күзенең кырые белән генә карап алды да конфетка үрелде. Күренеп тора, нәрсәдәндер шикләнә иде ул.
Хәкимов моны сизеп алды.
— Нишләп йөри бу йолкыш? — диде ул, Бәдәргә туп-туры карап.
— Йөри шунда, — диде Бәдәр, — теңкәмә тиде инде, эчте исә шушында килә!
Хәкимов җитдиләнде, тыны кысылгандай, галстугын бушата башлады.
— Киләме, китерәсеңме?
Бәдәрнең ап-ак тулы йөзе алсуланды, күз кабагы дерелдәп, үз алдына тартышып куйды.
— Китермим, Сабир абый,—диде ул, тирән сулап, — үзе килә...
Хәкимов ачу белән чәчен артка сыпырып куйды.
— Мин, кереп чыгарга кирәк дип, күптән җыенып йөри идем, ләкин вакыт таба алмадым. Менә бүген вакыт табып кердем. Үз итеп кенә әйткәндә, синең болай йөрүең ошап бетми миңа, сеңелкәй. Син үзеңнең кем икәнлегеңне беләсеңме?
Хәкимов, текәлеп, Бәдәрдән җавап көтте. Ләкин Бәдәрнең дулкынлануын күргәч, яңадан үзе сөйләргә кереште:
— Син, сеңелкәй, шуны бел, син бит Шамил хатыны. Бөек Ватан сугышы батырларының исеменә тап төшерергә берәүгә дә юл куймабыз.
Бәдәр калтыранып китте.
— Кем... кем тап төшерә аның исеменә,—диде ул кабаланып,— Вәлишинмы?
— Гафу ит, сеңелкәй... — диде Хәкимов һәм имән бармагы белән өстәлгә төртеп куйды, — син үзең шуңа таба барасың. Шушы буең-сы-

ның, тазалыгын, белән дворник булып йөрүең ошамый миңа. Белеп торам, Шамил дә ошатмас иде моны. Аннары, базар тирәсендә чуалу. Өченче көн миңа бер таныш милиционер шалтырата: «Әйтегез әле ул Шамил хатынына, эләктерәбез бит без аны»,—ди. Димәк, дворниклык эше сиңа күз буяу өчен генә кирәк булган. Шулаймы?
Хәкимов, күзләрен акайтып, Бәдәргә карады һәм үгетләү тоны белән каты итеп әйтә бирде:
— Син бит заманында ФЗӨ бетергән кыз идең, әйбәт кенә эшли идең, кешеләр мактап телгә алалар иде. Ә хәзер кем син? Спекулянтмы?
Бәдәр, йөзен каплап, диванга ауды.
— Сабир абый, абыкаем, — дип ялварды ул, — ни өчен, нинди гө-наһларым өчен каһәрлисең шушы чаклы?
— Шамилнең дусы булганым өчен,—диде Хәкимов кискен тавыш белән, — завод җитәкчеләренең берсе булганьш өчен. Чөнки син завод йортында торасың, Шамил аркасында зур ярдәм аласың. Завод бөтенесен эшли сезнең өчен. Ә син? — Хәкимов, ярсып китүен сизеп, тавышын йомшартты: — Әгәр мин сине яхшы белмәсәм, бу кадәр каты әйтмәс идем.
Бәдәр, нишләргә соң миңа? дигәнсыман, яшьле күзләрен Сабирга гекәде.
Хәкимов:
— Заводка эшкә керергә кирәк сиңа,—диде, — заводтан аерылма- саң, ким-хур булмассың. Тырышып эшләсәң, күңелең пакь, тамагың тук булыр. Минем киңәш шул сиңа!
Ул, урыныннан торып, ишекле-түрле йөренде дә Бәдәр янына килеп утырды.
— Монысы шушының белән тәмам, сеңелкәй,— диде басынкы гына,— калганын үзең уйла. Хәзер икенче үтенеч: Шамилнең бик шәп рәсемен бир әле миңа.
— Нигә ул?—диде Бәдәр, күзләрен сөртеп.—Аның зур рәсеме юк шул...
— Зуры кирәкми, — диде Хәкимов, ягымлы караш ташлап, — без аны үзебез зурайттырабыз. Фронтка заводтан китеп һәлак булганнарның рә-семнәрен эшләтеп клубка куябыз.
— Әйе шул, — диде Бәдәр, тынычлана төшеп, — мин Шамилемне мәңге онытасым юк.
— Онытмасаң бик шәп. — Хәкимов чыгарга җыена башлады. — Мөнҗия апаң янына кергәлә, аның белән киңәш. Ә теге карт төлкенең эзе булмасын моннан соң.
Хәким, Шамилнең рәсемен алып, чыгып китте. Бәдәр, уң кулын яңагына куеп, аны озатып калды.
9.
Цехта көндезге ял вакыты иде. Ыаладчикларны һәм җыештыручы ике хатынны искә алмаганда, җан иясе күренми. Барысы да тынып калган: моторлар да, гүләми, электр арбалар да йөгерми, күтәрү краннары да ыңгырашмыйлар, зур пресс та, карт аю кебек, дөп-дөп биеми.
Хәкимовка боларның һәммәсе ят булып тоелды. Әйтерсең, политехника музее! Сабир шул музейга кергән дә станоклар карап йөри кебек. Никадәр байлык каткан да калган, үлеккә әйләнгән. Нишлисең, иң көчле машина да кешедән башка җансыз шул. Хәтта автомат завод өчен дә наладчиклар, контролерлар кирәк бит. Димәк, кешеләр белән эшләү үзәк мәсьәлә булып кала бирә.
Хәкимов гади тамашачы кебек, як ягына карана-карана барды да кинәт туктады. Башына «келт» итеп сәер уй килде: «Бу җиһазларның бер минут тик торуы дәүләткә күпмегә төшә икән?»
3. .C. ә.- № 2.
33

34
Менә җыештыручылар. Никадәр металл йомычка җыеп өйгәннәр. Ә тышка ташылганы күпме? Бер тау. Аларны яңадан прессларга, кою цехына ташырга, бик күп ягулык тотып, эретергә кирәк. Болар барысы да артык чыгымнар түгелме? Ни өчен коелмаларны җыйнаграк, шомарак эшләп, металлның йомычкага чыгуын киметмәскә? Әгәр уйлансаң, эшкә дәүләтчә якын килсәң, моңа ирешергә мөмкиидер. Кеше булдыра алмаган нәрсә бармыни дөньяда! Димәк, бу мәсьәләне кузгатырга, белгечләр фикерен уятырга кирәк. Хәер, нигә белгечләр генә. Барлык эшчеләрне тартырга кирәк.
Әгәр бу минутларда Хәкимовны читтән күзәтеп торучы булса, аңа һич тә завод парторгы дип карамас иде, я министрлыктан килгән ревизор дип, я редакциядән килгән корреспондент дип уйлар иде. Ул бер кулына блокнот, икенче кулына гади карандаш тотып, әледән-әле тукташтырга- лап, тез башына куеп язгалап барды да «шып» туктады. Аннан алдарак, кыру станогы төбендә, бер кыз белән бер егет кара-каршы утырганнар да, дөньяларын онытып, нәрсә турындадыр сөйләшәләр нде. Аларны бер- берсеннән зур картер аерып тора иде.
Аулак вакыт сайлап, серләшеп утырган кемнәр булыр бу?
Хәкимов, кызыксынып, якынрак килде.
Өстенә зәңгәр комбинезон кигән, базык гәүдәле, чуалган кара бөдрә чәчле егетне ул шундук танып алды. Бу — заводның алдынгы токаре Касыйм Исламов иде. Ә кызны, никадәр белергә тырышса да, таный алмады. «Эшкә яңарак кергәндер», — дип уйлады, кызның авылчарак киенүенә, вакыт-вакыт кызарып, кабынып китүенә игътибар итеп. Күрер күзгә кыз бик яшь иде, елмайганда батып киткән бит алмалары аны ничектер бик сөйкемле итеп күрсәтәләр иде. Исламов аңа бик хәтәр тырышып аңлата, картер өстендә кулларын йөртеп:
— Менә шушысын онытма, — ди, — «КФС»иың нигез ташы менә шушы булачак. Аны картер дип йөртәләр. Барлык частьлар шушы картерга беркетеләчәк. Авырлыгы алты йөз илле килограмм аның — таш фундаментка утыртмасаң, җиргә иңеп керерлек авыр ул...
— Ә болары нинди оялар? — дип сорый кыз.
Егет куанып көлә — нинди оя булсын, янәсе, менә монысы — цилиндр блогын беркетү өчен, монысы — терсәкле валга, ә әнә синең яктагысы — лубрикаторны, су һәм май насосларын беркетү өчен.
Кыз, ике колагын учлары белән каплап:
— Бер колагымнан керде, икенчесеннән чыгып китте!—ди, үзе сөйкемле итеп елмая, бит алмалары батып-батып китә.
— Ничава,—ди егет, елмаеп, — көн дә шушында булгач, ияләнерсең әле...
Алар үз эшләре белән шулкадәр мавыкканнар иде, Хәкимовның исәнләшүе аларны сискәндереп җибәрде.
— Куркыттыгыз бит, Сабир абый,—диде Исламов, уңайсыз елмаеп, һәм, гаепле кеше шикелле, башын икенче якка борды. — Иптәш Зәйнул- линага картерны аңлата идем, — диде. Шул ук мәлне, нәрсәдер исенә төшкәндәй, өстәп куйды: — Әй, сез белмисез бит әле аны, таныштырыйм алайса, колхоз вәкиле Хәят Зәйнуллина, машинист булырга, практикага килгән. Бүген иртән килеп төштеләр, утызлап кеше.
Хәкимов, Зәйнуллинаның кытыршы җылы кулын кыскан арада, аның ничектер бик уңайсызланып китүен сизде, ләкин ни өчен икәнен тикшереп тора алмады, аның үз хәле хәл иде.
Соңга калу турында өлкә комитет бюросында әйтелгән сүз бөтен кис-кенлеге белән аның аңында кабатланды.
Әйе, алар шактый соңга калганнар иде. Хәтта килеп туган хәлне ачыклауга киткән бер атна вакыт та Сабирга бик озак кебек тоелды, чөнки алар уйлашкан, киңәшкән арада, — менә! — колхоз вәкилләре, машинаның хуҗасы буласы кешеләр, килеп тә җиткәннәр. Алар хәзер,
35
якадан алып, кая яңа машинагыз, өйрәтегез безне яхшылап! диячәкләр. Лекцияләр тыңлап кына өйрәнерләрме соң алар? Ашыгырга кирәк, ашыгырга һәм ашыктырырга!
10.
Хәкимов партком бүлмәсенә кайтып, өстен салырга да өлгермәде, ди-ректор Куприянов шалтыратты, шактый ук коры тавыш белән: ««Метал- лист»ны укыдыңмы?» — дип сорады һәм, укыгач, директор кабинетына кереп чыгарга кушты.
«Металлист» — завод газетасы иде. Куприянов анда җитәкчеләр эшенә кагылышлы ул-бу булмаганда «Металлист» турында сүз кузгатмый иде, шуңа күрә Сабир, тизрәк газетаны табып, нәрсә булганны белергә ашыкты. Иртәдән бирле цехларда йөргәнлектән, газетаның бу яңа номерын күрмәгән иде Хәкимов.
Аның игътибарын үзенә тарткан нәрсә «Берне ике итәргә!» дигән мәкалә булды. Редакция аны, бу мәкаләгә игътибар итегез, дигән төсле итеп, кара хәрефләрдән җыйдырган һәм ул, чыннан да, беренче булып күзгә ташлана иде.
Мәкаләне Касыйм Исламов язган иде. Соңгы айларда цехларга кертелгән яңа техниканы үзләштерү, аннан яхшы файдалану берне ике итәргә мөмкинлек бирәчәген әйткән иде. Шул ук вакытта, механика цехындагы җитди кимчелекләр турында да аек фикерләр әйтелгән иде. Яңа машина нәтиҗәсе инде бу. Яңа нәрсә яңа идеяләр тудыра, яңа хисләр уята. Зур нәрсә күтәрә егет, әйтәсе дә юк, ләкин ерып чыга алырмы икән? Төптән үк уйлап җиткердеме икән? Сан артыннан куу гына булып чыкмасмы?
Хәкимовның мәкаләне укып чыгуы булды, шул вакыт, үзе артыннан авыр ишекне «шап» иттереп ябып, цех начальнигы Вәлишин килеп керде.
«Пар казанымыни, тәмам шартларга җиткән» дип калды Антонина Васильевна аның артыннан.
Хәкимов бу начальникны яхшы белә: орылып-бәрелергә, уйлап-нитеп тормыйча я уңга, я сулга ташланырга ярата торган кеше ул. Теге көнне сменадай соң шактый төшереп, торты-конфеты белән тол хатын янына барып керүе дә Вәлишинның алны-артны уйламыйча эш итүенең бер күренеше иде. Ул шулай кайвакыт кирәксез адымнар ясап, үзен уңайсыз хәлгә куя, ә инде башкалар, ярдәм итәргә теләп, аны төзәтә башласалар, үпкәли, ярсып китә, «миннән үч аласыз» дип, туры нәрсәне кыек итеп күрсәтергә тотына.
Хәкимов, аның шушы якларын белгәнгә күрә, ул көнне, Бәдәрләр өендә сүзне зурга җибәрмәгән иде, «олы башың белән нишләп йөрисең болай азып-тузып?» дип тә әйтмәгән иде, вакыты җитәр әле, әйбәтләп сөйләшермен, дип икенче юлга калдырган иде.
Бүген тагы нәрсә булган Вәлишинга? Төсе-башы киткән. Исәнлек-саулык сорашмады, капыл гына түргә үтте дә, эттән курыккан куяндай, күзләрен шарландырып, Хәкимов алдына килеп басты.
— Бу нәрсә? — диде Вәлишин, кулындагы «Металлист» газетасын өстәлгә ыргытып. — Үч алумы?
Төшенмәслек нәрсә юк иде. Вәлишин үзенә карата булган тәнкыйтькә «үч алу» дип карый. Күренеп тора, мәкаләдә үз фамилиясе күзенә чалыну белән аны-моны уйлап тормаган, газетаны алган да парткомга йөгергән. Аныңча, партком органында басылган мәкалә булгач, әлбәттә, Хәкимов тарафыннан укылган, аның рөхсәте алынган булырга тиеш.
Хәкимов сабырлыгын җуймады, эчтә давыл күтәрелеп, чигә тамырларын бүрттерсә дә, тыштан артык үзгәрмәде, тыныч күренергә тырышты. Аның йөзендә борчылу катыш көлемсерәү сизелә иде. Ул Вәлишинга күтәрелеп карады да:
з*
36
— Дөрес түгелмени?—диде.
— Әллә дөресме?—диде Вәлишин, бизгәк тоткандай калтыранып.— Үз күзең белән күрдеңме?
— Күрсәм, сорамас идем, Ягъфәр иптәш.
— Күрмәгәч, бастырма!
Цех начальнигының шушындый ап-ачык мәсьәләне аңлап җиткермәве бик аяныч иде. Хәкимов «1Металлист»ны алдына җәеп салды, аңлату тонына күчте:
— Санкция алган тәнкыйть тәнкыйть булмый ул, Ягъфәр иптәш. Партия әйтә: кемнең кем булуына карамыйча тәнкыйтьлә, ди.
Вәлишин, бераз басыла төшеп, колакчын бүреген салды, аны кая куярга белмичә, ялт-йолт каранып алды да өстәл өстенә атты, үзе Хәкимов каршысына ук килеп утырды:
— Нәрсә, партия яла ягарга да ярый диме?
— Юк, — диде Хәкимов, кырт кисеп. — Партия әйтә: яла ягучыларны рәхимсез җәзала, ди. — Аннары кабатлап сорады: — Я, әйтегез, кай җире дөрес түгел?
— Менә бу төше, — дип, Вәлишин имән бармагы белән мәкаләнең урта бер җиренә төртеп күрсәтте. Анда берничә юл кызыл карандаш белән калын итеп сызылган һәм кырыйдагы буш урынга сорау билгесе ясалган иде.
Хәкимов, өстәл тартмасын ачып, сигарет алды, слесарьлар ясап биргән алюмин мөштегенә ярты сигарет сындырып тыкты да^кат-кат суырып карады, аннары артына борылып, тәрәзә төбеннән шырпы алды.
Вәлишин, үзенең дә сабыр була белүен күрсәтергә теләп, аның җавабын көтте. Ләкин Хәкимов ашыкмады, шырпысын сызарга дип әзерләгәч тә, кабызмыйча, аның күкертенә карап торды, — әйтерсең, моңа кадәр күрмәгән. Ниһаять, шырпы сызылды, кечкенә күкерттән зур ялкын чыгып, шырпының агач өлеше яна башлады, сигареттан зәңгәр төтен күтәрелеп, Хәкимовның куе чәче арасына барып керде.
— «Шушы төше» дисең инде, ә? — диде Хәкимов, Вәлишиннең үз сүзен кабатлап. — Ярый алайса, шул төшен карап карыйк.
Хәкимов өчен мәкаләнең һәр урыны таныш, ләкин автор кузгаткан фикерләр турында ныклап уйланылмаган, цех партоешмасының бу мәсьәләгә карашы ачыкланмаган иде. Шуңа күрә тәмәке озак кабызылды, шырпы башындагы күкерткә карап торылды, кечкенә чаткының ялкынга әйләнүен кызыксынып күзәтергә туры килде.
Әйе, яшь токарь язган мәкалә, заводтагы эшләр белән чагыштырганда, шырпы башындагы күкерт кебек кечкенә. Ә инде мәкаләнең эченә кереп, автор әйтергә уйлап та, тиешенчә әйтеп җиткерә алмаган фикерләрне ачыкласаң, анда зур очкын ятуын һәм оста сыза белгәндә көчле ялкын кабынып китәчәген күрүе кыен түгел. Хәкимов ул очкынны күрә, ничегрәк һәм кай тирәдәнрәк кабызып җибәрү турында уйлый. Бу эштә аңа беренче булып кемнәр ярдәм итәргә тиешләр? Билгеле, коммунистлар. Ләкин, коммунистларның да төрлесе бар бит әле — әйтик, Вәлишин шикеллеләре. Үзе югары белемле инженер, үзе зур цехның начальнигы, ә үзе гади токарь кабызырга теләгән очкынны да күрә алмый.
Шулай гынамы икән? Әгәр күрә алмау гына булса бер хәл, аның бары-бызда да булуы мөмкин. Ә менә очкынны күреп куркуга төшү, аны ка-бынганчы ук сүндерергә маташу булса?
Хәкимов, уйларын ачыкларга теләп, мәкаләнең шул өлешен кычкырып укый башлады:
«Япа заказ алыну уңае белән станоклар паркы бөтенләй үзгәрде — соңгы маркадагы яңа станоклар куелды. Аларның җегәрлеге элеккеләргә караганда бермә-бер артык. Шулай булгач, хезмәт җитештерүчәнлеге дә бермә-бер үсәргә тиеш. Ләкин бездә ул нәрсә күренми: иске нормалар яши бирәләр, станоклар паркы яртылаш кына файдаланыла. Цех җитәк
37
челәренең (аерым алганда, иптәш Вәлишинның) консерватизмын җимереп, алга сикерергә кирәк. Берне ике итәргә вакыт!»
Боларына аеруча игътибар итегез!—дигәнне аңлатып, соңгы сүзләр кара хәрефләрдән җыелган иде.
Вәлишин урыныннан сикереп торды:
— Я, әйт, мин консерватормы?..
Аны очкылык тоттымы, әллә сулышы кысылдымы, ул тукталып калды. Аннары басынкы, ләкин кыерсытылган тавыш белән өстәде:
— Яла ягу бу, үч алу бу! Бүтән берни дә түгел!
Хәкимов яхшы белә: аның бурычы түземлелек күрсәтеп, коммунистка аңлату, ялгышын төшенүдә аңа ярдәм итү. Күп хәлләрдә шулай була да — башта кыр кәҗәсе кебек мөгезе белән генә торган, үз туксанын гына туксан иткән кешеләр ипләп сөйләшә, аңлаша торгач, мөгезләрен яшерергә, туксаннарын ватарга мәҗбүр булалар, һәм кайберләре, дөреслек алдында тәмам мәлҗерәп, бурлаттай кызаралар, ялгышын аңлаткан өчен рәхмәт әйтәләр. Ләкин Вәлишинны андыйлар рәтенә кертүе кыен — ул үзен генә хаклы саный, башкалар туганда ук миңа каршы булып туганнар, дип карый.
Хәкимов Вәлишинга аңлатырга тырышты, ахыр чиктә бу кеше төшенер, дип уйлады. Исламов мәкаләсендә күтәрелеп бәрелерлек әйбер юк, кыю фикер, туры тәнкыйть бар. Цех начальнигы аңларга тиеш: мәкаләнең аслы, Вәлишин уйлаганча, «консерватизм» сүзендә түгел бит, кыю һәм яңа мәсьәләләр күтәрүендә. Яшь токарь яңа станоклардан тулы файдаланып, хезмәт җитештерүчәнлеген бермә-бер күтәрүне, икейөзчеләр хәрәкәтен башлап җибәрүне куя икән һәм шуның өлгереп җиткәнлеген эштә раслый икән, моңа ни өчен кызарга ди. Киресенчә, авторның кыю фикерен, инициативасын якларга, аңа ярдәм итәргә кирәк. Акыллы тәвәккәллектән курыккан коммунист яхшы җитәкче була алмый бит!
Ә тәнкыйте? Анысы да урынлы. Исламов яңа җайланма тәкъдим итә, аны кулланганда өч операцияне берьюлы башкарырга мөмкин булачак, ди. Цех җитәкчеләре исә Исламовны тыңларга да теләмиләр, аңа үз җайланмасын сынап карарга рөхсәт итмиләр. Янәсе, станокны ватарсың! Сынау үткәрелмәгән, шулай да ниндидер ватылу турында шау-шу күтәрелгән. Булачак батырны әнисе карынында ук үтерергә маташу түгелме бу?
Хәкимов үзе генә сизәрлек итеп елмайды да, күзләрен тутырып, Вәли-шинга карады.
— А-ла-й, — дип сузды ул, — «мин консерватормы, түгелме?» дисең инде син, ә?
Хәкимов, сул кулын Вәлишинның иңбашына куеп, дусларча сөйләп китте.
Обком бюросында Сабирның докладын тыңлаганнан соң, фикер алышулар вакытында бер иптәш (Хәкимов аны бүлек мөдире диде!), артык кызып китеп, «хәзерге моментта алгы сызыктан чигенү — дезертирлык ул», дигән икән. Әгәр шунда Хәкимов «дезертирлык» сүзен генә аерып алып, теге иптәшкә ташланса, дөрес булыр идеме? Әлбәттә, дөрес булмас иде. Чөнки чигенү булган, ялгышынган — шуны танырга һәм төзәтергә кирәк.
Хәкимов дәвам итте:
— Исламов мәкаләсендәге «консерватизм» сүзе дә шундыйрак. Без, коммунистлар, сүзләр артына яшеренергә тырышмыйк, гади эшче омтыла торган биеклеккә юл ачуда ярдәм итик.
— Биеклек, — диде Вәлишин, — андый биеклектә тараканнар туган көнне үк йөгереп йөри башлыйлар.
Хәкимов тирән сулап куйды:
— Синең белән уртак тел таба алмабыз, ахрысы, Ягъфәр иптәш! Бюрода сөйләшергә туры килер.
38
— Янама! Бюро утырышы Бәдәр өе түгел ул...
Хәкимов, сигаретның икенче яртысын кабызып, тәрәзәгә борылды. Аның сабыр кыяфәте Вәлишиниың «пар казанын» шартлатырлык итеп кыса иде. Хәкимов Вәлишиига карамыйча гына көлде:
— Ничек әле, ике баҗдга бер кәҗә диләрме? Син шулай димәкче буласың инде, ә? — Солдатча кырт борылып: — Ялгышасың,— диде. — Бәдәр сеңелгә мин базар хатыны итеп түгел, безнең завод героеның тормыш иптәше итеп карыйм.
Хәкимов яңак сөякләре биешкән йөзе һәм усал чаткылар кабынган кара күзләре белән шундый итеп карады, бу юлы Вәлишин түзмәде, өстәлдән бүреген учлап алып, чыгып китте.
II.
Директорга да, партком секретарена да мәсьәлә ачык иде. Бу турыда аларга әллә кайчан әйтеп куйдылар: «машинистлар хәзерли торган махсус мәктәпләр юк, яңа машина белән бергә, аның кадрларын да сезгә хәзерләргә туры килер, колхозчыларны каршыларга әзер торыгыз», — диделәр. Бу кадәресе билгеле иде, алар килә калганда, ничегрәк урнаштыру мәсьәләсе дә азмы-күпме уйланылган иде. Ләкин менә бу көннәрдә үк килеп төшәрләр дип берәү дә башына китермәгән иде.
Баш инженер Шаммазов, үзенең җитезлеген күрсәтергә теләгәндәй, директор кабинетына ашык-пошык йөгереп кергәч һәм колхозчы-өйрән- чекләр килүен хәбәр иткәч, Куприянов бер мәлгә аптырап калды. Кай арада хәбәр алганнар да ни арада килеп җиткәннәр — һай, бу кеше дигәнең, ашыга да соң: син әзерме-фәләнме дип, сорап-нитеп тормый, күзле бүкәндәй тасраеп, каршыңа килә дә баса. Менә хәзер юл тузаннарын юарга да өлгермәсләр, кая яңа машинагыз, дия башларлар. Өйрәнергә килгәч, күз алдына куеп, кулга машина частьларын тотып өйрәнү кулай- рак диярләр.
Л\енә шунда: «Яна машина юк шул әле, туганнар!» — дип, тынычлан-дырып кара син аларны. Хәер, тынычландыру ягына килгәндә, Куприянов сыната торганнардан түгел түгелен. Ул үзенең озын гомерле директорлык дәверендә байтак кешеләрне тынычландырганы, запас частьлар иң кирәк вакытларда да «бож.ра» эченнән бик җиңел чыккан чаклары булгалады.
Дөрес, обком бюросын эретеп булмады булуын. Ләкин аның урыны башка, сәбәбе икенчерәк иде шул— анда көтмәгән яктан эләктереп, телсез калдырдылар. Ә биредә көтелмәгән бер нәрсә дә юк — Куприянов аларны көтте һәм менә алар килгәннәр, бик әйбәт, килә бирсеннәр, заводта эш күп, урын җитәрлек. Атна-ун көн лекция тыңларлар, аннары булган частьлар белән танышырлар, шул арада машина да өлгерер, бәлки. Парторг, ике сүзнең берендә: «Без, большевиклар, алдан күреп эш итәргә тиешбез» дип кабатларга яратамы, ярата. Шулай булгач, нигә алдан күрмәгән, бу мәсьәләдә директор кебек үк «галошка» утырып калган. Аңлатсын үзе, төшендерсен колхозчыларга әйбәтләп. Сез өйрәнергә тиешле машина тәмам өлгереп җитмәде әле, туганнар, дисен, ләкин безнең коллектив үз вәгъдәсен һичшиксез үтәр, яңа машина тиздән булыр, туганнар, дисен.
Куприянов:
— Миңа аэропортка вакыт, үзең сөйләш инде әйбәтләп, — диде.
— Яхшы, Илья Яковлевич, — диде Хәкимов, — миңа алар белән барыбер танышырга кирәк!
Китапханәнең уку залы җылы, якты. Эш сәгатьләрендә анда кеше аз була. Колхоз вәкилләренә баш инженер шунда кереп утырырга кушкан.
39
Хәкимов аларны кузгатмады, комсомол комитеты секретаре Чайконы ияртеп, үзе шунда барды.
— Кунаклар килгән икән, исәнмесез!—Хәкимов, озын өстәлнең аргы башына үтеп, колхоз вәкилләренә берәм-берәм карап чыкты. Утыз кешенең егерме икесе хатын-кыз, барысы да дип әйтерлек яшьләр иде.
— Машинист булырга уйлагансыз икән, яхшы эш, — диде Хәкимов ачык чырай белән, — тик машинасы гына юк әле...
— Без өйрәнгәнче булыр әле, — диде бер чая кыз, кояшта янган йөзен ялтыратып, — сез — ясаучылар, без — ватучылар.
Барысы да көлештеләр.
Шул арада сәер бер күренеш булып алды. Ишекне киң ачып, Касыйм Исламов һәм бая аның белән цехта, картер янында сөйләшеп утырган Хәят Зәйнуллина килеп керде. Керүен бик кыю керделәр, әмма егерме- утыз пар күзнең, шулар белән бергә Хәкимовның, үзләренә төбәлүен күргәч, югалып калдылар. Егетнең күзләре зурайды, чаткыланды, кызның бите чиядәй кызара барды, башкаларның сизүеннән шикләнеп булса кирәк, озын керфекләрен түбән төшерде. Егет, аңына килеп, тиз генә борылды, шундук чыгып та китте. Кыз, эндәшергә теләгәндәй алга омтылып, сөенечле караш белән озатьцг. калды.
Хәкимов нәрсә дип тә уйлый алмады. Завод егете белән колхоз кызы арасында электән үк нинди танышлык булыр икән? Берсе мәгъриптә, икенчесе мәшрикъта дигәндәй, егет кызны, кыз егетне белми. Исламов китапханәне күрсәтәм дип кергән булгандыр да, ят кешеләр утыруын күргәч, аптырап калгандыр — андый хәлләр булмыймыни дөньяда. Кыз исә бик оялчан булса кирәк, егетнең каушап калуын күргәч, тәмам бурлатка әйләнде.
— Гафу итәсез, — диде Хәкимов, кемгә карап әйтүен үзе дә белмичә, — исемегез ничек?
— Минемме? — диде кояшта янган битле чая кыз, — минем исемем Гөлчәһрә, күршемнеке — Хәят.
— Я, Хәят, картерны өйрәнеп бетердегезме? — диде Хәкимов, Хәятны уңайсызлыктан чыгарырга теләп.
Хәят дәшмәде, чая кыз Гөлчәһрә аңа терсәге белән төртеп:
— Нигә җебедең, юл буе авызын, ябылмаган иде? — диде.
— Кыюланыр әле, завод кыюлатыр,—дип елмайды Хәкимов.
— Егетләрегез әле бик кыю күренми, — диде Гөлчәһрә Хәят ягына карап, авызын ерып.
Хәкимов сүзнең кем турында барганын аңлап алды.
— Егетебезгә сүз тидермәгез, — диде. — Алдынгы токарь, Касыйм исемле үзе, яхшы уйлап табучы, оста гармоиьчы.
Гөлчәһрә урындык аркасына авып көлде:
— һөнәре бик күп икән, абыкаем, колхоз кызларына карамас алайса?
Бу инде Хәятка төртү иде. Ләкин Хәят сер бирмичә, елмаеп, чия кебек кызарып, тик басып тора иде.
— Кайсы МТС зонасыннан? — дип сорады Хәкимов.
— Карамалы мэтесеинан, — диде Хәят, елмаюын сүндереп, — «Йолдыз» колхозыннан.
Карамалы МТС ыи завод шефка алган иде. Үткән язны завод бригадасы МТС та бер ай булып кайтты, өч колхозның терлек фермасына су трубалары сузды. Бригада составында Касыйм Исламов та бар иде. Мөгаен, ул Хәят белән шунда танышып кайткандыр.
Сораша торгач, күп нәрсә билгеле булды. Хәят, узган ел урта мәктәпне тәмамлап, колхоз фермасында эшли башлаган икән. Ә инде МТСтан заводка өйрәнчекләр җибәрү турында хәбәр алынгач, ул беренче булып теләк белдергән һәм, менә күрәсез, теләгенә ирешкән — заводка килгән.
А-ла-й... —дип сузды Хәкимов,— ә сезнең белем кай тирәдә, Гөлчәһрә сеңелем?

Тәтелдек кыз көттермәде, башын җилтерәтеп, чәч толымнарын уйнатып алды да:
— Җиде ёл йөргәнием чабата туздырып, сигезенчесенә йөрисем килмәде, — дип, авызыннан ут чәчкән кебек җавап бирде.
Ул Хәят кебек правлениенең теңкәсенә тимәгән, «барам» дип, атылып тормаган, колхоз председателе белән бер атна тартышканнан соң гына килергә риза булган икән.
Гөлчәһрә тагын нәрсәләрдер әйтмәкче иде дә, кабырга тирәсендә Хәятның терсәк очын сизгәч, шып туктады. Аның уйнакчыл чая йөзе: «Бетте, кәмәй, берүк кытыкны гына китерә күрмә», — ди иде.
— Үз теләгең белән килү бик әйбәт нәрсә, — диде Хәкимов, — теләк булганда тау-ташлар актарырга була. Күршең дөрес эшләгән, — ул, кулын сузып, Хәятны күрсәтте, — үзе теләк белдергән һәм теләгенә ирешкән. Яшьләр шулай булырга тиешләр!
Хәкимов шулай диде, ләкин башкачарак уйлады: «Кызның заводка ыргылуы тикмәгә түгел, ниндидер магнит бар монда».
Магнит бармы-юкмы — ул турыда күрәзәлек итү кыен, чөнки үз күзең белән күрмәгәч, колагың белән ишетмәгәч, ничек раслый аласың. Исән булсак, күрербез — кехМ кемне тартыр: кыз егетнеме, егет кызнымы?
(Дәвамы бар)