Логотип Казан Утлары
Мәсәл

СӘРБИ ӘБИ ТАВЫГЫ


Кетәклектә тавыш купты. Бар тавыклар Котыра-илерә башладылар.
Сәрби әби калды каушап:
— «Әй ходаем! Ни булды икән?
Әллә сасыкөзән-фәлән керде микән?!» Кетәклеккә китте әби тиз-тиз атлап. Барып керсә, Күрә нәрсә:
Бер дә күкәй салмый йөреп,
Нык симереп,
Түм-түгәрәк булган тавык,
Ояга дип куйган иләк читенә басып, Кытаклый бит тәмам шашып!
Әби куйды ботын чабып:
— «Әй симезкәй!
Салдыңмыни син дә күкәй!
Синнән чыктымы бу гауга,
Син илереп кыткылдауга?» һәм шунда ук Симез тавык
Күкәен ул алмак булды,
Ләкин кулы ярты юлда туктап калды. Иләктә бик-бик кечкенә күкәй күреп, Сәрби әби куйды төкереп:
— «Тьфү, мәләвен!.. Рәхмәт төшкер...
Гомерендә бер
Чикләвектәй күкәй салып, Алтын тавы салган кебек
Илерәсең котым алып!»