Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

ҮЗЕМ ДИМЧЕ
Бакчагызда нәфис гөл генә лә,
Сулар сибәр идем мин генә, Харис абзый, Хафизәттәй,
Сулар сибәр идем мин генә!
Бик мәслихәт күрә әткәй-әикәй...
Сандугач та очыра баласын, Харис абзый, Хафизәттәй,
Сандугач та очыра баласын...
Л1ин ничава егет, мал да табам,
Почет тактасында сурәтем, Харис абзый, Хафизәттәй,
Язмыш шулай кушкан күрәсең.
Сез, кәиишне, үзегез белерсез лә, Сез аңламый торган түгелсез, Харис абзый, Хафизәттәй,
Ялгыз йөрүләре күңелсез!
Кичә генә бардым шәһәргә лә,
Ефәк күлмәк алдым мәһәргә, Харис абзый, Хафизәттәй,
Ефәк күлмәк алдым мәһәргә.
Без килештек, сездән рөхсәт кирәк,
Фатихагыз кирәк яшьләргә, Харис абзый, Хафизәттәй,
Пар күгәрчен кебек яшәргә!
КЫЯР-КЫЙМАС
Безнең очта яши Зөлхәбирәм, Күзләрем һич шуны күреп туймас, Җан калтырап, күрсәм сәлам бирәм,
Кыяр-кыймас, Кыяр-кыймас.
Нинди бәхет, әгәр миңа барса!
Ничек сөяр идем хатын булгач!
Күргән саен янып сөю арта,
Кыяр-кыймас, Кыяр-кыймас.
108
Ул клубта бии Гариф белән, Көләч йөзле, матур, кашы кыйгач. Мин көнләшеп кенә якын киләм,
Кыяр-кыймас, Кыяр-кыймас.
Танцы бетте. Алар бергә кайта, Яхшы беләм: алар гади юлдаш. Яхшы беләм: ул мине ярата,
Кыяр-кыймас, Кыяр-кыймас.
Сөйгәнемне, малай, Салих алды.
Алар китте. Кайгым эчкә сыймас!
Йөрәккәем өзелеп, карап калдым, Кыяр-кыймас, Кыяр-кыймас.
Ак бәхетләр телим мин аларга, Берсе ярым, берсе дустым булгач. Читен икән яшәү дөньяларда, Кыяр-кыймас, Кыяр-кыймас.
ӨФ-ӨФ ИТЕП
Малай туды безнең. Нинди шатлык!
Икебезгә уртак бәхет таптык.
Сокланабыз аңа исебез китеп,
Өф-өф итеп,
Өф-өф итеп.
Егет үстерәбез туган илгә, /Мондый асыл малай бездә генә. Тирбәтәбез йоклаганын көтеп,
Өф-өф итеп,
Өф-өф итеп.
Затлы кием, ефәк — аңа гына,
Тәмле-тәмле нәрсә — тамагына,
Тәпи йөри башлый яңа гына
Тып-тып итеп, Тып-тып итеп.
Малай үсә. Буе, яше арта.
Бәбәй чагы инде калды артта.
Күн диванга ятып «Казбек» тарта Пыф-пыф итеп, Пыф-пыф итеп.
— Әни, давай, минем битне юдыр, Әни, давай, миңа шиблет кидер! Әти, давай, папироска йөгер Лап-лоп итеп, Лап-лоп итеп.

Соңгы мода костюм тапты уйлап, Газиз парәң булгач, бастон юллап йөгерәбез икәү урам буйлап
Лап-лоп итеп, Лап-лоп итеп.
Укырга җибәрдек, бармый айда, Безнең сүзне алмый искә-санга, Коньяк эчә хәзер ресторанда
Голт-голт итеп, Голт-голт итеп.
Шоколадлар белән прәннек ашый, Акча сорап безгә допрос ясый, Бирми торсаң, аяк тибә башлый
Дөп-дөп итеп, Дөп-дөп итеп.

110