САХАБ УРАЙСКИЙ ШИГЫРЬЛӘРЕ
Татар совет поэзиясендә шагыйрь Сахаб Урайский күп эшләде. Укучылар аның күп кенә шигырьләре, поэмалары, татар композиторлары белән берлектә язган җырлары белән таныш. Күптән түгел Таткни- гоиздат Сахаб Урайскийның сайланма шигырьләр җыентыгын чыгарды. IV Бу җыентыкта шагыйрьнең күп кенә әсәрләре тупланган. Алар шагыйрьнең иҗат юлын күрергә, танырга мөмкинлек бирәләр.
Мәгълүм ки, шагыйрьнең шәхси тормышы да, нинди шартлар эчендә, кемнәр тирәсендә яшәве дә поэтик әсәрдә чагылмый калмый. Урайский-ның яшь чагы авыр була. Ятимлек, батраклык, авыл байгураларына та-мактан эшләү, маллар көтү, аңа тирән эз калдырган булса кирәк, дөньяның әчесен-төчесен тату моңы аның беренче шигырьләрендә үк ачык яң-гырый. Аның яшь чакта, балачакта күргәннәре күктә сузылган салават күпере кебек күңелендә сакланалар. Урман, болыннар, көтү көтеп йөргән кырлар, сусыз елгалар, кыр артындагы күлләр шәһәргә күчкән авыл егетенең йөрәгендә гомерлек хатирә булып калалар. Сахаб Урайскийның беренче шигырьләрендә сирень чәчәгенә коелган ай нурлары, усак яф-ракларының төнге сөйләшүләре, кыр уртасындагы карт тирәкләр, тау кызларының таң алдыннан су алулары романтик чаралар белән тасвирлана.
Романтик элемент шагыйрьнең бе-ренче шигырьләрендә ниндидер калып, шигырьнең сулышы, «җаны» булып гәүдәләнә, кеше һәм кешеләрнең мөнәсәбәтләре реаль рәвештә бик сирәк чагылалар, шагыйрь үзенең героен шау-шу әз булган җирдә, тынлыкта күрсәтергә ярата.
Бу сагыну, моңлану романтикасы шагыйрьнең яшьлек елларын яратып искә төшерү нәтиҗәсендә туа. Дөрес, шагыйрьнең беренче шигырьләрендә нәфрәт белән сугарылган образлар да юк түгел, ләкин бу нәфрәт тышка, урамнарга, мәйданга ташкын, өермә
IV Сахаб Урайский. Сайланма шигырьләр. Казан, Таткнигоиздат. 243 бит. 1956 ел.
булып чыкмый әле. Ул шагыйрьнең күкрәк эчендәге ут булып кына кала:
Мин хәтерлим,
Йөрәк каныбызның
Камылларга тамып калганын, һәм хуҗага каршы йөрәкләрдә Нәфрәт уты дөрләп янганын.
Еллар үткәй саен, шагыйрьнең ка-ләме чарлана, ул тормышка якынрак килгән саен, аның кешеләре дә, аларның эшләре дә, көрәшләре дә конкретлаша, шигыренең мәгънә көче арта бара.
Бигрәк тә соңгы елларда язылган шигырьләре аның үсүен, мәгънәле һәм конкрет образ белән язуын күрсәтәләр. Ул абстракт образлардан, төнге аланнар, серле чәчәкләрдән реаль чынбарлыкны тасвирлауга күчә:
Тракторлар тартып китерделәр
Зур вышканы иркен далага.
Аңа бәрелеп җилләр үкерделәр
Күпме халык килде карарга.
«Кара алтын» исемле кечкенә ши-гырьдә трактор белән тартып ките-релгән нефть вышкасын колхозчы-ларның хәйран калып караулары укучы алдына ачык картина булып килә.
Яхшы лирик шигырьләрдән «Яшь аиа», «Экскаваторчы», «Яшь анага», «Күрше кызы», «Кара алтын» ши
111
гырьләрен күрсәтергә кирәк. Бу ши-гырьләрнең барысында да кешеләрнең образлары, аларның мөнәсәбәтләре поэтик чаралар белән чагылган. Урайскийның тагын бер уңай ягын күрсәтеп үтәргә кирәк. Бу — табигать картинасын, җирнең матурлыгын үтемле образлар белән әсәрдә күрсәтә белү.
Менә бер мисал:
Көз аеның салкын бер иртәсе, Су өстендә куе ак томан, Акчарлаклар очмын җәйгесыман, Агачларга көмеш бәс кунган.
Бу табигать күренеше бүлмә . эчендәге матур рәсем шикелле үзен- нән-үзе матур, ә бит бу тормышта, чынбарлыкта шулай, менә шуңа күрә шагыйрьнең чынбарлыкка нигезләнгән шигырьләре сурәтләү ягыннан да көчлерәк.
Шулай да Урайскийның кайбер соңгы әсәрләрендә дә шигырьнең эмоциональ көчен билгели торган бизәкләр вакыт-вакыт сыекланып китәләр, гомумиләшәләр. Без, конкрет бер вакыйганы ачыклауга бәй-ләнмәгән, җилдә очып йөргән алма чәчәкләре шикелле буш образга каршы булган кебек, коры сүзләрдән торган бизәксез, декларатив җөмләләрне дә якламыйбыз. Шагыйрьнең кайбер шигырьләрендә раслау һәм өндәү мотивлары күренә, ләкин алар күбесенчә декларатив рәвештә чагылалар, шуның аркасында шигырь укучыны ышандырмый, аның күңелен дулкынландырмый.
Менә мисал өчен «Чирәм җирләргә» дигән шигырьдән бер өзек алып карыйк:
Диңгез кебек айда игеп шаулар, Чәчәкләнер кыргый сахралар, Дөнья тыныч,
Уңышлар мул булсын, Дуслар сине шуңа чакыралар.
һәр туган таң шатлык алып килә Тормыш матурлана, яхшыра.
Ватан сине тагы да катлаулырак, Мактаулырак эшкә чакыра.
Син барасың, иптәш,
Яңа җиргә,
Яшьтәшләрең көтә ашкынып.
Яңа җирдә яңа эшкә бир син Шат яшьлекнең дәртле ташкынын.
Бу юллар рифма һәм шома укылу ягыннан килешле, алар абынмый- сөртенми укылалар, хәтта чагыштыру образлары да бар кебек. Ә шулай да кайнап торган тормыш юк. Өндәү, раслау, чакыру поэтик картиналар аркылы бирелсә, шигырь үтемле һәм көчлерәк булыр иде.
Шагыйрьнең җыентыкта урнашты-рылган поэмалары арасында «Да-выллар аша» дигән поэмасы игъти-барны тарта. Бу поэмада шагыйрь үткән әче тормышның бер кисәге белән хәзерге яшьләрне таныштыра. Атасыз-аиасыз ятим калган Гайшә асрауда булган чакта күргән рәнҗетү, кимсетү, җәберләү авырлыгына чыдамыйча, чишмә янында чиләкләрен калдырып шәһәргә, якты көн эзләргә китә. Ләкин ул шәһәрдә кунарга урын, эшләргә эш тапмый, чиркәү базында, ночлежка да юлдан язган хатыннар арасында яши башлый. Анда караклыкка өйрәнә. Беренче мәртәбә кесәгә кергәндә Гайшә тотыла. Ләкин ул дөрес юл таба, аны яхшы кешеләр ФЗОга укырга җибәрәләр. Гайшә заводка керә, алдынгы эшчеләрнең берсенә әверелә.
Шагыйрь Гайшәнең язмышы ту-рында сөйләгәндә йөрәккә үтеп ке-рерлек җылы сүзләр тапкан, халык җырларыннан урынын белеп файда-лана алган:
Бу дөньяга нигә тудым икән, Тамчы кадәр бәхетем булмагач, * Нигә байга асрау булдым икән, Тамагым да рәтләп туймагач.
Кечкенә Гайшәдә ике көч яши. Берсе урамга, караклыкка өстери, икенчесе аңа каршы бара, бу көч авазга әйләнә, тышка чыга, урамда үткән кешеләргә әйтелгән аклану мөрәҗәгате булып яңгырый. «Карак, карак» дигән кешеләргә җавап итеп ул:
«Абый кешеләр, алай димәгез,
Мин гаепсез, миңа тимәгез!
Мин көтүче кызы — Карак түгел,
Андый исем бирә күрмәгез!» —
ДИ.
Поэманың башка персонажларына Гайшә образында булган әнә шундый тормышчанлык, күп кырлылык җитеп бетми. Мәсәлән: йорт хуҗасы.
112
Хаҗи /Морзаханның исеме генә каләм очына алына. Кем ул? Бу турыда бер сүз дә юк. Ни өчен Морзахан Гайшәне көтүдәй кайтмаган бәрәнен эзләтеп, урманда кундыруга юл куя? Ул бит йорт хуҗасы (Иске заман ирләренең генә гаилә өстеннән ни рәвештә хакимлек кылуы безгә мәгълүм бит). Кем соң ул .Морзахан? Кансыз, рәхимсез, тупас, саран кешеме, әллә хатын-кыз кубызына биеп йөрүче мескен, мәхлук җанмы?
«Ночлежный дом»да яшәүче ха-тыннарның образлары да төссез булып чыкканнар.
Кыскасы: сюжеты белән кызыклы һәм матур поэмада Гайшә образыннан калган персонажлар образ биеклегенә күтәрелә алмаганнар.
Җыентыкка шагыйрьнең уннан артык җырлары да кергән. Бу җырлар атаклы композиторлар Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров һәм яшь композиторлар И. Шәмсстди- нов, Ә. Бакиров, Р. Яхии һ. б. белән бергә язылганнар. Хезмәт, тынычлык, мәхәббәт темасына язылган «Сип кал бездә», «Тынычлык сугышны җиңәчәк», «Укырга» исемле җырлар җиңел булулары белән уңай якка аерылып торалар.
Сахаб Урайский татар поэзиясенә сагыну, моңсулык җырлары белән керде, ләкин шагыйрьнең каләме чарланган, тәҗрибәсе арткан саен сагыш, моң-зар җырларының урынын чын кешеләр җыры, хезмәт җырлары алдылар.
к. хәмзин.