МУСА ҖӘЛИЛ
4 пәрдәлек трагедия I
ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ
Берлин. Альбиковлар өендә. Муса костюмнан, йомшак урындыкка утырган, блокнотына нидер яза. Э м и л и я кулында мандолина, ул ниндидер татар көен ладка салып чыгарырга тырыша. Газизә карчык диван өстендә аякларын бөкләп утырган, тын. Эльза өстәл әзерли, ара-тирә кереп-чыгып йөри.
Эмилия. Юк, чыгара алмыйм. Татар мелодиясе. Минемчә, бу ниндидер Азия рухы. (Мусага.) Муса абый. Сез җырлап күрсәтегезче, ә?
Муса. Ә? Нәрсә дидегез, туташ? (Башын күтәрә.)
Э м и л и я. Пардон. Мин сезне эшегездән бүлдемме әллә? Сез шигырь яза идегезме?
Муса. Ә, юк... Ул болай гына. (Блокнотын кесәсенә сала. Як-ягы- иа таркау гына каранып ала. Аннан каршына куелган мандолинаны яңа тына күреп, кулына ала. Татарча бер көй уйный.)
Эмилия (уйда). Әйе. Мин нәрсәдер... Моны хәтерлим. Кайдадыр ишеткәнмен кебек.
Газизә (Муса туктауга, утырган урынында талпынып, ярым бәет, ярым җыр көе белән җырлап җибәрә).
Баксаң, һава йөзенә,
Тургай сайрыйдыр чырлап,
Агай бара басудан һава яңрата җырлап.
Эмилия (аның өчен оялып). Ай, дәү әни! Сез инде аны гафу итегез, Муса абый. Зинһар өчен.
Муса. Нәрсәгә гафу? Мин аңламыйм, туташ?
Эмилия. Безнең Фердинанд абый бик дөрес әйтә аны: аның әле азиатлыгы чыгып бетмәгән.
Муса. Ә, юк, туташ, сез дәү әниегез белән мактаныгыз. (Газизәгә.) Тагын көйләп җибәрегез, Газизә әби.
Г а з и з ә. Кил әле янымарак, балам. Әллә нигә сөйләүләрен, дә бик үз. Мостафа авылыныкы дидең бит әле син.
М^уса. Әйе. Мостафа авылыныкы.
Г а з и з ә. Беләм, утыр әле. Үзебезнең Ырынбур ягы икәнсең, алайса. Әйт әле улым, безнең анда Сакмар сулары, һаман шулай өзелешеп, сөйләшеп агамы?
Муса (тиз генә кечкенә блокнотына язып алып). Шулай өзелешеп, сөйләшеп ага шул...
I Ахыры. Башы 1 нче санда.
44
Г аз изә. Әй гомерләр... Ул да шул агьш сулар кебек. Сине күрсәм, үз якларымны күргән кебек булам, йөзендә безнең якның нурлары бар, балам. Әниең дә юк икән.
Муса. Әтиемнән унөч яшемдә калдым. Әнием дә күптәй юк.
Газизә. Ятимлек ачысын да күргәнсең икән, балам. Үзеңнең яшь матур хатының, кечкенә балаң да бар дидең. Чулпан... Инде тизрәк бетсен иде бу сугыш. Сагынасың булыр.
Эмилия (Газизәнең артына тезләнеп, аның муеныннан кочып, ярым кисәтүле). Дәү әни... Муса абый сугыш плены. Андый сүзне сорашырга ярамый.
Газизә. И кызым. Муса абыең ул минем үз улым кебек. Мондый ачы горбәтлек көннәрендә бер-береңне сорашмый буламы? Күңелдән күңелгә юл бар — шуннан да күңелләр бушап, җиңел булып кала. (Мусага.) Син, улым, ирексездән әсирлек көненә төшсәң, мин дә ничә ел горбәт чигеп утырам, балам.
Муса. Алай да бу илгә килмичә бер дә булмадымыни соң?
Г азизә. II, балам, ир хакы — тәңре хакы, килсәм дә килдем, кил- мәсәм дә килдем. Иленнән аерылган, канаты каерылган кош, тилпенү белән кая очсын? Инде бу сугышлар бер бетәр, исән булсаң, син дә бер үзебезнең илгә кайтырсың. Шунда мин гарип карчыкны да үзең белән алып кайт инде, улым, алла боерса. Мин сиңа юлда берни дә авырлык китермәм. Миңа шул совет паспортын гына алып бирешсәң...
Эмилия. Ха-ха-ха-ха! Майн гот! Россиягә совет паспорты! Көт бераз. Безнекеләр сугышып алсын. Аннан кайтырсың.
Газизә. Сугышып алмаса? (Мусаны ымлап янынарак чакырып.) Улым! Төш күрдем...
Э м и л и я. Дәү әни, җитте! Синеке я политический булып чыгар. Муса әфәнде, тыңламагыз, саташкан ул.
Г азизә. Ай, балам, күргән төшеңне дә политически ди башлагач... (Мусага.) Менә шул, улым. Мин сезнең совет хөкемен белмим, монда аның хакында әллә нинди сүзләр дә сөйлиләр. Миңа шул — туган-кар- дәшне бер күреп, сөйләшеп, үз туган туфрагымда үлсәм, башкасы кирәкми. Син инде, улым, зинһар, мине үзең белән алып кайт, алла боерса.
Муса. Сугышлар беткәч...
Газизә. Сугышлар беткәч. Исән булсак.
Эмилия. И илаһым! (Мусага.) Муса әфәнде. Сез концертка нота сайларга теләгән идегез.
Муса. А, әйе, әйдәгез, туташ. (Газизәгә.) Мин бераздан яныгызга үзем керермен, Газизә әби.
Газизә. Ярый, бәбкәм, ярый.
Муса белән Эмилия чыга. Зәбих керә.
Зәбих (Муса белән Эмилияне күреп калып.) Кем белән ул? Эмилияне әйтәм.
Г азизә. Муса улым белән ич.
Зәбих. Тагын бер улың да булган икән. Нәрсә сөйләштеләр?
Г азизә (билен тотып, таягына таянып юнәлә). Я алла! (Туктап.) Улым! Бу әсир бәндәләрне үз илләренә каршы сугыштырам дип, үзеңә күз яше алма. Аларның аһы җирне-күкне тота. Үзеңнең дә улың-кызың бар... (Чыга.)
Каршы яктан Эльза керә.
Зәбих (Эльзага). Нәрсә, Муса әфәнде Эмиль белән сөйләштемени?
Эльза. Юк. Муса әфәнде әби белән сөйләште.
Зәбих. Кызык, нәрсә хакында сөйләштеләр икән? (Ишектә Бәкер күренә.) Килә башладылар, өстәлне карагыз. (Эльза чыга.)
45
Бэкер (немец полковнигы формасында). Исәнмесез, Зәбихулла абзый. (Күрешә.) Муса әфәнде килмәдемени?
3 ә б и х. Биредә. Утырыгыз, сөйләгез... Я, анда сездә ни хәбәр- хәтәрләр бар?
Б ә к е р. Анда дип, хәбәр-хәтәр монда әле... Бу, мин әйтәм, немецлар Харьковтан чигенгәч... (Куеныннан газета чыгара.) Менә бу «Анг- гриф» газетасы, ул да турыдаи-туры фронтта уңышсызлык дип, инициатива безнең кулдан китте дип яза. ДАин аңламыйм, Зәбихулла абзый, немец шуны язгач, нәрсә бу?
3 ә б и х. Син сәяси кешеме? Үзең аңларга тиеш: бу язганнар бар да маневр. Ишеттеңме, әиә бүген Германиянең эчке эшләр министры булып кем утырган? Гиммлер!.. Димәк, бөтен Европада хәзер бер генә кул — гестапо! Яздыңмы мин әйткән мәкаләне?
Бәкер. Әйе. (Чыгара). Мин башын «Автономияләр» дип куйдым.
Зәбих. Ә нигә, мин әйткәнчә, «Руссификация» түгел?
Бәкер. Хәзер аңларсыз. (Укый.) «Ленин халыкларга игълан иткән милли республика, национальный самоопределениеләр...
Зәбих (бүлдереп, коры). Ленин?
Бәкер. Юк, Ленин шулай әйтә, ә менә гамәлдә нишлиләр, дим мин...
Зәбих (кәгазен кулыннан ала). Юк, син безгә Ленинның русси- фикацияне яклаган сүзен китерергә тиешсең, энем!
Бәкер. Аңарда андый сүз юк.
3 ә б и х. Ул чагында сүзне миссионерлар белән башлыйсың инде. (Укып.) «Руссификация булганчы германификация булсын»... менә монысы яраган! (Актыгына күзе төшеп.) Хайфельберг? Бу нинди имза?
Бәкер. Ә бу псевдоним. Мин бит—Хайфуллии...
Зәбих. Син нәрсә, энем? Безгә бу сүзләрне Хайфельберг дигән немецның язуы кыйбат түгел. Яз: икенче мөселман батальонында хезмәт итүче полковник Бәкер Хәйфуллин.
Бәкер. Ул чагында... Бирегез, тагын бер карап чыгыйм... (Мәкаләсен кире алып куенына тыга.)
Зәбих, һмм!.. Әйдә монда керик әле, бер сүз бар... (Бәкерне үз бүлмәсенә алып китә.)
Тыштан Илстан керә, эшләпәдән. Кулында чемодан. Тамаи кыра, бүлмәдән Муса чыга.
Муса. Илстан?.. Ниһаять!.. (Кочаклый.) Димәк... (Чемоданны тотып.) Бушаттың?..
Илстан. Акрын! Анда шартлагыч!
Муса. Ничек? Син шуның белән бирегә үк?..
Илстан. Ә кая калдырыйм мин аны? Өске ягында читекләр... Миллионер Яушевлардан Зәбих байга. Ә бу як төбендә... шул әйбер.
Муса. Акрын! Мин бит аны партизаннарга чыгарырга дигән идем.
Илстан. Анысы да булды. Листовкаларны да, барын да син әйткәнчә эшләдек. Беренче батальон айда фронтка китә калды.
Муса. Димәк, эш өметле?..
Илстан. Бик нык. Бар да диярлек сине, аннан Алишны сораштылар. Телләрендә синең шигырьләрең. Аңлыйсыңмы, син бит—син хәзер шул әсирләрнең өметенә әйләндең, Муса. Монда эш ничек?
Муса. Без дә кичә генә Алиш белән Демблинда булып кайттык... (Тыңлап.) Киләләр... Моны ышыккарак!.. (Чемоданны диван ышыгына куялар. Тышкы ишектән Алиш керә, Илстан белән кочаклашып күрешә. Эчке яктан Зәбих белән Бәкер кире кайталар. Бәкер Илстаннарга сиздереп тамак кыра.)
Алиш. Исәнмесез, Зәбих әфәнде. (Күрешә.)
И л ст а и. Исәнмесез! (Күрешә.)
46
Зәбих. Хуш килдегез, әфәнделәр; әйдәгез! (Сул яктай Эмилия, тагын ике кыз чыга. Алар да калфаклардан.) Таныш булыгыз. Болар безнең. Германиядәге кызларыбыз.
I- кыз. Луиза Мутальляпова.
Алиш (кул бирә). Алиш.
Зәбих (немецча). Язучы гер Алиш.
II- кыз. Жанна Люкман. (Илстан белән күрешә.)
Алиш. Сез Локманова буласызмы?
11-кыз. Вас, вас?
Муса. Аларның татарлыгы сумкага салып килгән калфакларында гына, саташмагыз...
Пкыз (немецча). А, мин белом, сез мәзәкче! Мәзәкче!
Подноска бокаллар белән эчемлек кунган Эльза керә, янында Эмилия.
Зәбих (Эмилияне тотып калып бер читтә). Эмилия, Бәкер әфәндегә аерыбрак илтифат күрсәт. (Барысына да.) Үтеиәм!
Э м и л и я. Бәкер әфәнде, бу сезгә! (Аңа зур рюмка суза.)
Зәбих. Тост хәзер безгә икенче батальоныбызны төзү артыннан йөрүче каһарман полковнигыбыз Бәкер әфәнде Хайфуллин-га бирелә.
Бәкер. Ип... Гафу итегез, оста барда телең тый, диләр. Биредә язучылар... тост шагыйрь Муса әфәндегә бирелә.
Кызлар. Браво! Браво! Вас? Муса эффенди! Браво....
Муса (читкә йөткергән булып, Бәкернең колагына). Атаманлык итәсең?.. (Кычкырып.) Әфәнделәр... Сугышка хәтле, белмим, без күп нәрсәгә җиңелчәрәк караганбызмы...
1-кыз (немецча). Нәрсә, нәрсә диде ул?
П-кыз (немецча). А, мөгаен ни дә булса интересно.
Муса (дәвам итә)... ул чакларда без бу Германияне...
Бәкер (кыстырып). Вәхши фашистлар иле дип йөрдек!
1-кыз. Браво, браво! (Кул чаба.)
Э м и л и я. Тсс! (Астай итәген тарта.)
Муса (дәвам итә). Ә хәзер...
Бәкер (чәки). Легион!..
Муса (аңа каты карап алып, дәвам итә). Әйе, безнең тырышуыбыз бушка китмәде, легион булмаса да, шәрекъ халыкларыннан бер батальон туплап фронтка озата алдык. Алар, иншалла... (тукталыбрак торып) безнең яктан торып сугышырлар һәм җиңеп чыгуыбызга ирешерләр... Мин бу бокалны шул җиңеп чыгу өчен күтәрәм!
Тавышлар. Браво, Муса әфәнде.' (Чәкешү, эчү.)
Бәкер (чәки). Яшәсен Идел — Урал штаты! Зәбихулла әфәнде! (Чәки).
Зәбих. Ләкин аңлашылып җитмәде бит, Муса әфәнде...
Алиш (ялгап, Зәбихка). Муса шагыйрь ул, Зәбихулла әфәнде, алар шулай буяулар, нокталар белән сөйләргә яраталар.
Зәбих. Нәрсәдер, томан!
Алиш (аның белән чәки, җырлап).
Иртә дә генә томан, кич тә томан, Ник басылмый икән бу томан?..
Барда бергә, һаваларда йолдыз,
Суларда кондыз,
Газизәкәй балдыз,
Елама, Калдырмам ялгыз.
Тыштан ук сөйләшеп Хабуш, Низаметдин, Сарманбай керәләр. Хабуш инглизчә мыектан, тегеләр легионер формасында.
47
Хабуш, Карт башың белән? Үз милләтеңә үзең карышасыңмы? (Зәбихка.) Исәнмесез, Зәбихулла әфәнде?
3 ә б и х. Нәрсә бар, Хабуш әфәнде?
Хабуш. Легионда хезмәт итмибез, диләр. (Низаметдинга.) Менә башның үз алдында әйт!
Низаметдин (Зәбихка). Әйтәм: бу лагерь комендантыгыз үзен «татарны коткару комитеты» дип атагач, мин ышанып аңа язылдым. Хәзер сез безне үз халкыбызга каршы сугышка җибәрәсезмени? Бу ничек «татарны коткару» була?
Зәбих. Тукта, агай-эне: без сине бер мәртәбә үлем лагереннан коткарып алдыкмы?
Хабуш (ялгап). Әйе, аннан ашаттык, эчерттек, кара, ничек киендердек?..
Низаметдин (бүреген, капчыгын салып). Менә киемнәрегез. Плен икән мине плен лагерена җибәрегез. Мин үз илемә, үз халкыма каршы сугышып йөри алмыйм инде.
Зәбих (Сарманбайга). Син дә шуны әйтәсеңме?
С а р м а н б а й. Мәскәү — Хузан песиен үс калалар. Пес үсепес белән үсепес сугышмайпыс.
Зәбих. Сөбханалла!
Хабуш. Ул Сарманбай. Чабаксарпыкьь
Зәбих. Салдыр киемнәрен, Хабуш! Китсеннәр Норвегиягә, шахта казырга! Барыгыз!
II и з а м е т д и н. Барырбыз. Ләкин... (Мусаларны күреп.) Тукта, бу... Аска карап утыралар... Их сез! Боларга безне сез саттыгызмыни? (Ишеккә борылып.) Ләкин барып чыкмас бу эшегез! Безнең әле сат- мас-сатылмас егетләребез бар! (Сарманбай белән чыгалар.)
Хабуш. Нәрсә ди? (Артларыннан чыга.)
Бәкер (мыскыллап). Кәлхүз! Лаеш шулпасы! Лапти!
Муса су салып эчә. Аңарда зур кичереш. Хабуш керә.
Зәбих (Хабушка). Тукта, син бит мине мунчага алырга киләм дип шалтыраттың. Нәрсә бу?
Хабуш. Шулай дип килдем дә. Мунча булды, Зәбихулла абзый. Шундый һәйбәт мич чыгарттым, таш пары белән. Монда килсәм, шушылар...
Муса. Аны куегыз әле... (Зәбихка.) Зәбихулла абзый, менә монда кешебез Познаньнан кайтты бит, сезгә кечкенә бүләк бар, ди. (Илстанга.) Илстан!
3 ә б и х. Бүләк?
Илстан. Әйе. Яушевлардан сезгә бик күп сәлам. (Түгәрәк өстәлгә чемоданны куеп ачып, каюлы читек чыгара.)
Эмилия (бер читекне эләктереп). Ай, бу — миңа!
Тавышлар. Читек! Читек!
Зәбих (бер читектән записка чыгарып, күз йөртеп). «Вә бәгъдә — әсирләр арасыннан бер карт мастер табып алдык, бу — шуның кулы».. (Читекне тотып.) Ә? Менә ул бөтен Азия базарын шау иттерә торган мал! Валюта!
Фердинанд керә. Штурмфюрер формасыннан.
Фердинанд, һайл Гитлер!
Бәкер (тора), һайль! Фәрид әфәнде! Фронттан?
Зәбих. Улым!
Муса. Штраф! (Алдына рюмка куя.) Ләкин иң элек батальон турында әйтегез: нинди хәбәр белән?
Фердинанд. Юк, иң элек үзем турында: котлагыз, мине орденга уздырдылар.
48
Зәоих (тора). Тимер тәреме? Менә, әйткән идемме мин сиңа? Россия белән сугыш ул! Котлыйм, улым!
Э м и л и я. Котлыйм... (Үбә.)
Фердинанд (барысы белән дә чәкешеп). Рәхмәт, рәхмәт! Данки зир! (Эчәләр.)
Зәбих. Инде әйт: батальонны кая хәтле озаттың?
Фердинанд. Фронтка кадәр. Менә курыккан идегез... Беләсезме, бернинди тоткарсыз, туп-туры алгы линиягә...
Зәбих. Бик шәп! Гаскәрне аны тиз-тиз генә әзерлә дә, шул кызу белән сугышка керт! Югыйсә ул күпчи башлый. Юлда андый-мондый бер хәл дә булмагандыр бит?
Фердинанд. Ах, әйе, Брест вокзалында! Денщигым Морапталов миңа килә дә әйтә — майн штурмфюрер, ди, 6 нчы вагонда бер легионер яшерен әйбер укый, ди. Д1ин тизрәк вагонга... Шьш гына керәм, денщигым мине гәүдәсе белән каплый. Ишетәм, чынлап та берсе шәм яктысында нәрсәдер укый бит. Бөтен солдатлар тын да алмый тыңлыйлар. Мин денщигым артыннан кинәт алга чыгып, тегенең кулыннан кәгазен— шалт! Менә ертылып чыкты. (Кәгазь чыгара.) Татарча!
Зәбих (ала). Нәрсә бу? Бәкер әфәнде! (Аңа суза.)
Бәкер (укый). Иптәшләр. Сугыш әсирләре! Мәгълүм ки, кешелекнең явыз дошманы Гитлер, ә... ә... гитлерчылар... (Тотлыга.)
Зәбих (кулыннан алып Мусага бирә). Муса әфәнде!
Муса (укый), «...иптәшләр... Данлы Кызыл Армия былтыр Сталинградта Гитлерның бер кабан тешен сындырса, быел Курский дугасында аның икенче тешен бәреп сындырды. Аның безгә корал тоттырып батальон төзүе — соң дәрәҗәдә аптыраганлык галәмәте. Аның «милли штат» дигән нәрсәсенең «Имперский штаб» кына икәнен дә бездән һәркайсыбыз бик яхшы белә. Иптәшләр, фронтка җитү белән беребез дә калмыйча үз ягыбызга чыгыйк, данлы Ватаныбызга ярдәмгә ашыгыйк...
Зәбих (кулына алып, шаккатып). Прокламация! (Фердинандка.) Аңлыйсыңмы син моның нәрсә икәнен?
Фердинанд. Миңа денщигым барын да аңлатып бирде.
Зәбих. Әйт, нишләттең ул... ул тотылган кешене?
Фердинанд. Арест ясаттым. Янгир дигән бер башкорт булып чыкты. Куены тулы шундый кәгазь. Аны инде гестапо... (Мусалар сискәнә).
X а б у ш. Зәбихулла әфәнде. Әле генә бу легионерлар монда кереп ни өчен безгә янап чыгып киттеләр дип уйлыйсыз? Коткы ясалган. (Куеныннан кәгазь чыгара.) Үзегезгә генә күрсәтермен дигән идем. Менә. Шулар арасыннан табылды. Шундый ук.
Зәбих. Әйтегез, нәрсә бу?
Алиш (кәгазьне тотып, юмор белән). Чынлап та, нәрсә бу?.. Германия кораллы көчләре каршына саргаеп беткән шундый ике-өч бөртек кәгазь! Әнә без кичә газетабызның соңгы номеры эченә Гитлерның махсус өндәмәсен салып җибәрдек... Биш мең данә! Аның каршында бу...
Зәбих (кәгазьне тотып, калтыранып). Бумы?.. (Фердинандка карап.) Беләсеңме, бу хәзер кая хәтле барып җитәчәк? Гиммлерга! Гит- лер-га! һәрбер хәрефе өчен Зәбихулла башы белән җавап бирәчәк! (Үлем тынлыгы баса. Тышта авыр аяк тавышлары.) Бу — гестапо!
Формадан 3 о м м е р ф и л ь д керә.
3 о м м е р ф и л ь д. һайль Гитлер!
Зәбих (коелып төшеп), һайль... Гитлер! (Бар да аякка тора.)
Зоммерфильд (алга торып, тантана белән). Майн hep Альби- коу! Минем фюрерым сезгә сәламен тапшырырга боерды. Ул бөек Гер
маниянең өстенлеге өчен сезнең күрсәткән хезмәтләрегезне югары бәяли. (Кулы ачык чемоданда яткан читеккә тия. (Күреп.) Аһа? (Кулына алып карый.) Кызыклы. Кызыклы... (Кире сала.)
Муса. Гафу итегез, ул сезгә комачаулый.. (Чемоданны алып куя.)
3 о м м е р ф и л ь д (баштагыча дәвам итә). Майн шеф! Рөхсәт итегез, мин ритуал кушкан буенча... (Ишеккә юнәлә.)
Зәбих. (Фердинандка тотынып.) Беттек! Хәзер мине алып китәчәк!
Зоммер фил ьд тышкы ишекне ачып ымлый. Шунда ук тезләрен катырып, парадный формадан нык басып, ике барабанчы белән бер кылычлы керә.
Зоммерфильд (алтынланган папка чыгарып ачып кәгазь ала). Тыңлагыз, сезгә фюрер сүзен тапшырам. (Укый.) «Хөрмәтле Зәбихулла әфәнде Альбикоу! Бөек империянең дөнья күләм җиңүе юлында мөселман әсирләреннән беренче батальонны әзерләп җиткерүдә күрсәткән хезмәтләрегез өчен сезгә үз шәхесемнән рәхмәтемне белдерәм. Минем хәрби көчләрем Идел белән Уралны басып алганда, сезгә анда үз теләгән җирегездән бер утар һәм вилла бирелер. Өмет итәмен ки, бу төзелгән батальон соңгысы булмас. Гитлер».
Кылычлысы кылычын кыныннан чыгарып айкап, үзенең баш очында һавага тотып, үрә ката. Барабанчылар барабан кага. Зоммерфильд кәгазьне папкага салып Зәбихкә китереп сона. Фердинанд, Бәк ер һәм кызлар—«һайль
Гитлер!» дип кычкыралар. Барабан тына.
Зоммер ф и л ь д. Котлыйм! (Кулын бирә. Кешеләре белән чыга. Балалары—әти, әти!.. — дип, Зәбихне тәбриклиләр.)
Фердинанд. Безгә утар! Имение!
Эмилия. Утар. Әти, беләсеңме каян? Дәү әнинең әйткән Сакмар буеннан! Ай, тизрәк әйтимче аңа да! (Чаба.)
Зәбих (һаман исенә килә алмыйча, барысына да карап). Ә? Ә?
Алиш. Менә күрдегезме? Юк кына бер кәгазь кисәге өчен борчылган идегез, ииндиен алдыгыз!
Бәк ер. Зәбих абзый... (Бокал тоттыра.) Әфәнделәр, тост Зәбих абзыйда. Бүген туй аныкы! (Кул чаба.)
Зәбих (бокал тотып, ачылып җитеп). Рәхмәт... Үзебезнең Казан егетләре, ә? һайль Гитлер!
X а б у ш. Һайль Гитлер!
Зәбих. Гитлер! Менә күрегез, без аның кулында шулай яшибез. Капиталистмы мин? Түгел! Ainu шеф! Казна миңа заказ бирә, казна түләп ала. Кредит банканыкы — завод минеке. Без — национал социализм! Дөресме бу?
Б ә к е р. Дөрес, Зәбих абзый... (Астан Мусага төртә.)
X а б у ш. Сезне шулай итеп, кара, безне дә нишләтте ул? Ә? Кием бирде, корал бирде, илеңне яулап ал диде. «Идел — Урал». Газет... Кем моны эшләде? Фюрер! Кем ул газетаны бастыра? Альбиков! Дөрес түгелме, Зәбихулла абзый?
Зәбих. Дөрес сөйлисең. Ә бу кәгазь? (Листовканы тотып.) Әфәнделәр! Без мондый эшне яңадан кабатланмаслык итәрбез! һайль! (Эчеп куеп.) Ә хәзер — туй! Ул якка рәхим итегез, егетләр! (Чыга башлыйлар, Бэкер, Муса, Алиш, Илстан кала төшәләр.)
Муса (Бәкергә зәһәр). Әмма дә издең, Бәкер! (Китә.)
Бәк ер (артыннан). Ә син? Шушымы маскировка? Ярый Алиш коткарды. (Алиш белән Илстанга.) Карагыз, егетләр, тансы булачак. Беркөнге кебек сынатмагыз!
Муса (ишектә йөзен борып). Фәхештруд! (Чыгалар.)
Фердинанд килә, папирос кабызып каба, кулын кушырып, киерелеп, Гитлер бюстына карый. Эльза керә.
4. .C. ә.- № 2.
49
<50
Эльза. Һәр Фердинанд!
Фердинанд (бюст белән горурлануында дәвам итеп.) Юк, моны әйт син: нинди зур даһи кул астында яшибез! һәркайда — ул, бер анын сүзе; барын да ул белә! Барын да ул җиңә! Ә?!
Эльза. Һер Фердинанд...
Фердин а н д (аны бүлеп). Фердинанд? Юк, сөеклем фрейлейн Эльза, син хәзер миңа үз исемем белән эндәшергә тиешсең: һер Фәрит.
Эльза. Мин сезне тимер тәре белән котлыйм, һер Фрид!
Фердинанд (кулын ала). Рәхмәт. (Үз-үзенә.) Алай да нинди ягымлы шул кыз!
Эльза, һер Фрид! Сез үз илегездә яшь солтан булырсыз. (Сулый.) һәм... Германиядәге кечкенә Эльзагызны онытырсыз. ~
Фердинанд. Әйе. Мин китәчәкмен, Эльза. Ир кеше сугыш өчен яралган. (Бюстка күрсәтә.) Аның боерыгы—минем өчен закон!
Эльза. А, һер Фәрит, фюрер боерыгы миңа да закон. Ул мине Азия кешесен яратудан тыя. Ләкин... Мин... аңа карамадым. Мин сезне яратам! Яратам! Аңлыйсызмы?
Фердина нд (коты очып). Эльза? Син... Фюрер турында?..
Эльза. Әйе, әйе... Ә закон... Миңа сезнең илегезнең законы тагы да ошый төшә. Анда мондый раса законы юк бит? Әллә анда да шулай яратудан тыялармы?
Зәбих керә.
Зәбих (соңгы сүзләре өстенә кереп). Барыбер тыялар. Барыгыз, эшегездә булыгыз. (Эльза китә.) Син нәрсә, христиан кызы белән чуаласыңмы?
Фердинанд. Ух, әти... Беләсеңме бүген син кем?.. (Телефон шалтырый.) Бу миңа! (Телефон алып.) Ә? Тыңлыйм, генералым! Минут эчендә, генералым! (Куя.) Штабка чакыра! Мөгаен миңа орден бирергәдер!.. Әти! (Аны җилтерәтеп.) Без дөньяда иң бәхетле кешеләр! Сиңа — вилла, миңа — тәре! (Чабып чыга.)
Зәбих (артыннан). Бар, улым, ал легионны үз кулыңа! Монда хәзер син дә мин — генерал! (Чыга.)
Арткы бүлмәдән, ерактан күмәк көлеш һәм кул чабулар ишетелә. Ул яктан Эмилия белән Бәкер керәләр.
Эмилия. Ха-ха-ха! Ай бу Муса әфәнде!.. Үтерде!.. Гашыйк һәм... сыер! Ул үзенең шигырен шундый кызык укый. Беләсезме, шул чакны аның күзләре шундый шук була. Тормышта да ул бик күңелле кешедер, әйеме? Әйтегез әле, ул хатынын шулай бик яратамыни? Чибәрмени?
Бәкер (аңа күз төшереп алып). Ярыйсы.
Эмилия. Бирегә! (Тумбага алып китә, пластинка сайлыйлар.)Ә сезнең хатыныгыз?
Бәкер. Ничек минем? Мин — хатынсыз, туташ.
Э м и л и я. Ә мин беләм!
Бәкер. Шаяртмагыз!
Эмилия. Ха-ха-ха! Бәкер әфәнде, сезне батальонда тыңлыйлар, әйе?
Бәкер. Тыңларга тиешләр. Ә нәрсә?
Эмилия. Юк. Сез боерык йөртә беләсез. Әйтегез әле, Казанны алгач, анда тәхеткә сез утырачаксыз диләр, дөресме?
Бәкер. Юк, туташ, анда әтиегез утырачак.
Эмилия. Ул чагында сез — сугыш министры!
Бәкер. Амин, туташ! (Кулын үбә.)
Э м и л и я. Ә Муса абый?
4* 51
Бэкер. Нәрсә — Муса абый? Юк, туташ. Мусаларның эше тәхеттә утыру түгел, ә... (Карана.)
Эмилия. Нәрсә — ә?
Бәкер. Тәхет кешеләрен мактау.
Әмил и я. Сезпе?
Бәкер. Безне! Кул тотышкан менә безнең икебезне... Муса ул — шагыйрь! (Аны кочаклап, үбә.)
Эмилия. Ай, биредә ярамый... Кич минем яныма килегез... Кемдер килә... Каптырыгыз аркамны... (Әйләнә. Ишеттереп.) Сез нәрсә?. Минемчә, бу пластинка — иң яхшы фокстрот, Бәкер әфәнде. Бирегә!
Арка артына китәләр. Эчке бүлмәдән Илстан белән Муса керәләр.
Илстан (артларыннан карап). Нәрсә һаман шунда буталалар?
Муса. Алып кит чемоданны...
Илстан (алып). Макска тапшырырга дисең?
Муса. Әйе. Тукта, Бәкер сиңа нәрсә әйтте? Гөлгенә турындамы?
Илстан. Әйе. Ул тагын шул сүзен: Гөлгенәне атканнар, бик белгән кешедән ишеттем, ди.
Муса. Авыр хәбәр бу.
Илстан. Инде икенче мәртәбә ул шуны минем колагыма пышылдый. Кайда атканнар? Ни өчен? Әйтә алмый. Муса! Шундый җаным ашкына, белмисең!..
Муса. Мин моны бүген үк ачыклармын. Тукта. (Сәгатен карап.) Инглизләрнең һавадан килер вакыты җитә. Без шул вакыт аста, миндә җыелабыз. Синең гаризаңны да шунда карыйбыз, килеп җит.
Илстан. Шулаймы? Әлбәттә, килеп җитәм! (Чемодан белән чыга.)
Артта фокстрот уйный башлый. Эчке бүлмәдән кызлар белән парлашып X а б у ш Алиш, Бәкерләр чыга, соңгы . кыз Мусага тагыла. Бар да бии. Тышкы ишектән Гөлгенә килеп керә. Ул* соргылт плащтан. Йөзләре эчкә- баткан. Чәчләре алынган, тик маңгай тирәсендә генә бер өем чәче тора.
Гөлгенә (арка янына туктап, үз алдына караган хәлдә, нык).
Муса Җәлил! (Бар да борыла. Музыка туктый.)
Муса. Кемне күрәм? Тукта... (Килә.) Гөлгенә?.. (Кинәт аңа таш- ланмакчы була.)
Г өл генә (зәһәрле). Син?.. Тукта, бу синме соң? Мина идеал булган, үзенең матур шигырьләре белән мине ирекле итеп, көрәшче итеп тәрбия иткән сип — шагыйрь Муса шушы? Үлем хыянәтчегә! (Кинәт хәнҗәр белән аңа ташлана.)
Муса (бердән изүен ачып), йөрәк!
Гөлгенә (кулын күтәргән килеш калып, хәнҗәре төшеп китә.
Аңа карап катып кала, аннан кинәт йөзен басып үкси). Аһ, аһ!..
Тавышлар. Бу ип? Муса әфәндегә һөҗүм?.. Коммунист кыз!.. (Чуалыш.)
Муса Әйдә, чыктык... (Гөлгенәне алып чыга.)
X а б у ш. Кая? Кая?
Алиш. Берни дә юк, тынычланыгыз, әфәнделәр. Шәхси мәсьәлә.
Чак кына көнчелек!
1-к ы з (немецча). Мәхәббәт?..
Эмилия. Пычак белән! Әйтегез, ул шуның өчен Германиягә чыкканмы? Анда татар кызлары бар да шундый хәтәрме?
Алиш. А, алар хәтәр...
Зәбих (эчке бүлмәдән ашыгып килә). Кайда ул кыз? (Мусаның кергәнен күреп.) Муса әфәнде?..
Муса. Юк, юк... Сез зинһар борчылмагыз, Зәбихулла абзый. Ул нервадап гына. Бик оялды. Гафу үтенде. Нервадаи гына..,
52
Эми л и я. Муса әфәнде! Менә сезне ничек яраталар, имеш. Белдек. Сезнең өчен сезне үтерәләр!.. Кемнән көнләде икән ул сезне!
1-кыз. Миннән көнләшеп! Ох! Менә ул чын Азия каны!
Радиоалгычта диктор тавышы: «Гражданнар, Берлин өстснә дошман самолетлары якынлаша. Тәртип белән генә бомба базларына юнәлә башлагыз. Гражданнар.,» Кешеләр арка артыннан һәм бу яктан ашыгып тышкы ишеккә юнәләләр. Кызлар калфакларын сумкаларга салып’ ашыгалар. Арттанрак Б ә к е р, Муса, Алиш килә.
Муса (Хабушка). Ярый синец базга качарга праваң бар; калма кызларыңнан, йөгер! Ә без аста репетиция ясыйбыз... (ААандолинаны ала. Хабуш йөгерә.)
Алиш (Хабуш артыннан карап). Лагерьда мунча яктым, ди. Бер дә якма! Озакламый Берлин мунчасына гына кереп ятырсыз. Таш пары белән...
Чыгалар. Бүлмә буш кала. Тыштан Фердинанд керә. Аның йөзе качкан, кокарда. портупея, погоннары йолкып алынган. Күзләре туктап калган. Ул ашыгып килгән җиреннән туктап кала, кинәт урындыкка утыра. Таянган кул очы өстәлдән салына. Эчке бүлмәдән эшләпәсен кияргә итеп, ашыгып Зәбих килә.
Зәбих (кинәт Фердинандны күреп). Фәрит? Тор, ярапланнар килә. Тукта, син кокардасыз? Нишләдең син, Фәрит?
Фердинанд. Фәрит? Юк, әти, Фәрит түгел мин хәзер, беркем дә түгел!
3 ә б и х. Нәрсә булды?
Фердина н д. Күрәсең, генерал погонымны йолкып алды, үземне эт шикелле типкәләп урамга куды. Листовка!
3 ә б и х. Листовка өчен? Баягы?.. Аңа синең ни катышың бар?
Фердинанд. Соң бит өченче көн батальонга штабтан Идел- Урал газетасын мин җибәрттем.
Зәбих. Аңламыйм, листовканың безнең гәзиткә ни катнашы бар?
Фердинанд. Соң бит газета эченә ул листовкаларны мин салдырдым.
Зәбих. Ничек? Гитлер өндәмәсе урынына, большевик листовкасынмы? Акылындамы син? Син нишләдең?
Фе р д и н а н д. Мин бары син кушканны эшләдем, белмим, менә син нишләдең? Аны газета эчләренә салдырырга дип миңа син әйттеңме?
Зәбих (йодрыкланып өстенә килә). Соң бит...
Фердинанд. Аңламыйм, ник син аның өчен миңа ыжгырасың? Син бит мине татарча грамотага өйрәтмәдең! /Мин аларда нәрсә язылганын каян белим?
3 ә б и х. Ах, бала, бала! (Хәлсезләнеп урындыкка төшә.)
Фердина н д. Мин штабка үземә типке алыр өчен бармадым, тимер тәре алырга бардым! Мин аны хезмәт итеп алдым. Кайда ул? Әйт. кайда минем чиным? Мин синнән сорыйм: кем аларны минем кулымнан тартып ала? (Өстенә килә.) Тотып бир миңа шул кешене! А1ин аны!.. Кем ул? Әйт хәзер! Алар синең кешеләрең!.. (Муенына ябыша.) Яки... (Тревога, сирена тавышлары.)
Зәбих. Җибәр! Ишетмисеңмени? Мин монда ансыз да буылган!.. (Тиз-тиз су агызып эчеп.) Әйт, листовкаларны сезгә кем китерде?
Фердинанд. Алиш!.. Бу аның эше! Хәзер гестапога мин аны...
Зәбих. Гестапо! Бик ашыкма, ул үзе дә килеп җитәр сиңа! (Уйлап.) Бик яхшы бел, Алиш кына түгел, монда Муса әфәнде кулы уйный!
Фердинанд. Муса? (Кинәт айныган кебек.) Әйе, әйе, бу Муса әфәнде эше! Ул башта миңа штабка шалтыратты: ул миннән — фюрерның өндәмәләрен салдыгызмы? — дип сорады.
53
3 ә б и х. Фюрерның дип?.. (Ботын чабып). Алай дигәч тагын син аны тота алмыйсың! (Гитлерның бюстена тиеп.) А, улым, бу даһилармы? Бу даһиларның һәйкәлләре нихәтле биек булса, аларның күләгәләре дә шул хәтле зур, шул хәтле озын. Күреп торам. Муса әфәнде аның күләгәсенә ышыклана. Юк, бу юлы без аны... әйдәле...
Фердинанд (аны тотып). Әти, безгә Муса әфәндене тоттырырга ярамый! Листовкаларны газета эченә мин салдырдым!
Зәбих. Син? Әйе, кылдык без синең белән кылыкны! Газетаны мин чыгарам, листовканы син саласың! Я әйт: бу кешеләрне мин идарә итәмме, әллә алар мине идарә итәме? Нәрсә бу? Син төшенәсеңме, нәрсәгә уралдык?..
Фердинанд. Әгәр дә Alyca әфәндене тотсалар, мине аннан... (Гөрс иткән бомба тавышы.) Киттек базга! (Зәбихне тота.)
3 ә б и х. Юк, без хәзер синең белән андый базларга гына качып котыла алмабыз. Я без хәзер аларны тотып өлгерәбез, яки... Безгә хәзер ул листовканың оригиналын яки гранкасын табарга кирәк. Кем безгә булышыр? Бәкерме? Я алла! Ул кеше үзе Эмилия артыннан йөри, үзе язган мәкаләсен дә миннән кире ала! Бәлки ул тагы да мәкерлерәк дошманыбыздыр?.. (Гитлер бюсте алдында.) Ә бу даһиның үзенең? хәле!.. Юк, кемгә без ышандык!.. (Ашыгып Фердинанд белән чыгарга бара, каршысыиа аркадан Газизә килә.) Ничек? Син өйдәмени?.. Базга төш, әни, базга, базга!
Газизә. Әй, балам! Үлемнәрең шуннан булса, җиде кат җир астына базлар казып төшсәң дә, аннан котыла алмассың. Мин шуннан беркая да китмим. Барыгыз!
Куркынган чырайлы Зәбих белән Фердинанд ашыгып чыгалар. Газизә әби таякка таянган килеш кала. Гөрселдәгән бомба тавышлары.
Пәрдә.
ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ
АЛТЫНЧЫ КАРТИНА
Шул ук Альбиковлар йорты, аскы катта Муса бүлмәсе. Язу өстәле. Аида тонык кына янган абажурлы лапма бер яктагы ятаклы диванны яктырта. Өстәл янында — Муса, Алиш яза, Гөлгенә аяк өстендә. Пәрдә һавадан бомбалау тавышлары астында ачыла.
Муса (бомбалау тынгач). Сүзеңдә дәвам ит. Крупп дидең...
Гөлгенә (дәвам итә). Әйе, Крупп. Аның «Азиатлар каберстаны» дип йөртелгән Лихеншуле барагы. Мин елга якын анда сестра булып эшләдем. Андагы әсирләр... Аларның хәле... Юк, гафу итегез, иптәшләр, мин сөйли алмыйм...
Муса Гөлгенә алдына стакан белән су куя. Гөлгенә бер-ике йота. Ишек ша- кыла. Муса өстәлдә яткан думбыраны кагып аккорд бирә. Бәкер керә.
Б ә к е р. Мии...
Муса (аңа утырырга ишарә итеп, Гөлгенәгә). Дәвам ит, Гөлгенә.
Гөлгенә (дәвам итә). Менә шунда миңа сезнең бер газетагыз эләкте. Рәсем. Муса абый, уртада сез. Бәкер абый, сез анда шул фашист киемегездә. Шул вакыт минем ярсуымны сезгә аңлатып сөйләп бирергә мөмкинме?
Бәкер. Син аны әйтмә, син баягы үзеңне тотышың турында әйт!
Муса. Акрын! (Гөлгенәгә.) Син шуннан кулыңа пычак алдың!
Гөл ге н ә. Алдым. Үзеңне тотышың дисез сез, Бәкер абый. Юк, мин, иптәшләр, үземнең генә түгел, шул меңнәрчә кешеләрнең ачуын, нәфрәтен алып килдем. Алар минем монда, күкрәгемә кара кан булып төелде.
54
Ә сез биисез! Матур портларда, яхшы костюмнардан. Мин... Юк Әле дә белмим... Бу ил шундый мәкерләр оясы... Сез соң юри генә шулай киенгәнмени? Сез чынлап та безнең үзебезнекеме? Безнең кешеләрме? Муса абый, әйе, бу сез! (Көлә һәм бер үк вакытта елый.)
Муса. Күрәм, синең нервларың нык какшаган, Гөлгенә. Син болан түгел идең...
Гөлгенә. Бу күргән ачылар... Муса абый, бигрәк тә Илстан һәлак ителгәннән соң...
Муса. Кем аны сиңа һәлак ителгән диде? Тукта, тукта!
I өлгенә (Бәкергә). Бәкер абый! Сез миңа әйттегез бит. Хәтерегездәме, концлагерьда соңгы кат сезне күргәндә?
Ишек шакыла, М уса икс мәртәбә аккорд суга. И л с т а н керә.
Муса. Менә ул егет.
Гөлгенә. Илстан?..
Илстан (шулай ук шаккатып). Гөлгенә? Гөлгенә бит бу?
Г өлгенә (ана ташлана. Кочаклашып, күкрәгенә ятып үкси). Бәгърем! Син бармыни?.. Кая әле күрим. Чыннан да, бу синме? (Үбә-үбә.) Синме? Бәкер абый! Сез ул вакыт миңа дөрес әйтмәдегезмени?
Бәкер. Акрын иптәшләр. Анысын соңыннан аңлашырбыз. Бу безнең группа утырышы. Шулай булгач, Илстан биредә беспартийный кеше буларак...
М у с а. Илстанның гаризасы бар. Утыр, Илстан. Кровать дип ку- рыкмагыз.
Бәкер. Гариза?
Муса. Хәзер. (Ала.) Син ничек, Гөлгенә? Без сине хәзер ашатырга, ял иттерергә тиешбез.
Гөлгенә. Юк, юк, мин биредә калам. Сезне сагындым. (Илстан янына утыра.)
Муса (кулындагы кәгазьгә карап). Гариза. Илстан иптәш бездән үзен коммунистлар партиясе сафына алуыбызны үтенә. Туган елы — 1910. Балтач районы, Күчкән авылы. Әтием бывший мулла, дигән. Сораулар бармы? (Бәкернең кул күтәргәнен күреп.) Бәкер!
Бәкер. Ни өчен бу гариза алдан үз эчебездә тикшерелмәде?
М уса. Обстановка...
Бәкер. Ә бу обстановкада безнең партия сафына кеше алу белән шөгыльләнергә хакыбыз бармы соң? Без шул хәлдәмени?
Муса. Бар. Тагын?
Бәкер. Үзенә бер сорау: ни өчен син партия сафына керергә уйладың?
И л с т а н. Ни өченме? (Тора.)
Бәкер. Әйе. Син үзеңнең бу гаризаңны кайда, нинди илдә бирәсең икәнеңне белә торгансың?
Илстан. Беләм. Бу — Германия. Монда әле Гитлер хакимияте. Ләкин монда шул ук вакыт аннан да көчле кеше бар. Прометей кебек ул кеше таш зинданга чылбырлап куелган. Ничә еллар инде фашист козгыны ул титан кешенең йөрәген чукый, ләкин ул бирелми. Ул кеше — немец халкының иң яхшы улы коммунист Тельман. Мин шул Германиядә әсир бер татар. Фашист козгыны минем йөрәгемне дә чукый. Мин күрәм, дөньяда бу расалык, яңа форма колонизаторлык шаукымнарына каршы халыкларның ирекле тормышын, хокукын яклау өчен, алар- ның милли культураларын йотылудан саклап, үзләрен якты коммунизмга илтү өчен бер генә партия көрәшә. Ул — сез. Бу кыю көрәштә мин дә сезнең белән бергә Ватаным өчен иң алдынгы сафта торып сугышасым килә. о _ „
Бәкер. Ватан, һаймат, — ул сүзне монда Гитлер дә әйтә. Сыйныф кайда, сыйныф?
55
Муса. Син нәрсә, сүз сөйлисеңме?
Бэкер. Әйе. (Тора.) Ярый, без үткәндә иптәш Алишны алдык инде. Әмма Илстан... Мин сездән сорыйм: Илстан кем? Кем ул? Аның сыйнфый чыгышы кем? Аның ул әсәрләрендәге буржуаз милләтчелек тенденцияләре нәрсә? Бу әйберләр бит... Бу хәлендә аны партиягә алу... Мин белмим, кем аны тәкъдим итә ала?
Муса. Мин тәкъдим итәм.
Бәке р. Син?
Муса. Әйе, мин аны беләм, аңа ышанам. (Алишка.) Иптәш Алиш!
Алиш. Мине Бәкер иптәшнең чыгышы борчый. Илстан ул иң элек бер халыкның яратып укыла торган язучысы. Ничек аның адресына шундый хөрмәтсез сүз әйтергә мөмкин? Илстан ул чын иптәш, чын кеше, ул, әлбәттә, партия сафында булырга тиеш!
Муса. Шуның беләш.. (Илстанга кулын бирә.) Үзеңне партия әгъзасы дип исәплә! Инде бер мәсьәлә: иптәшләр, өстәге хәлләрне бая үзегез күрдегез, Зәбихләр айда бер чара күргәнче без дә монда, астан үз чарабызны күреп өлгерергә тиешбез. Ул да булса — конспирациябезне көчәйтү. Бу инде безгә тагын да активлыкны көчәйтү дигән сүз бит. Шул. Иртәгедән үк частьларга таралабыз. (Еракта отбой сиренасы уйнала. Кузгалалар.) Алиш, карарның төп пунктын гына укып үтче!
Алиш (укый). «Максатыбыз: әсирләрне кайда гына фронтка җи-бәрмәсеннәр— аларны үз кораллары белән я партизанга, я совет ягына чыгарырга. Задание: һәрбер лагерь, һәрбер частьта, элекке булганнар өстенә, тагын да ышанычлы яңа кешеләр табарга, алардан яшерен группа — бишлекләр оештырырга. Интеллигенцияне саклау өчен көрәшергә һәм колонизатор Зәбих байларның чын йөзләрен әсирләргә фаш итәргә.
Тавышлар. Шулай, шулай.
Муса. Алиш туган, газетада син калып торасың. Советка каршы әйберләрне мөмкин хәтле җибәрмәскә! Күбрәк хикәя-мәсәлләр, техник консультацияләр басарга! Таралыштык. (Гөлгенәгә.) Гөлгенә, син хәзер ничек?
Гөлгенә. Мин — заводтан качкан кеше. Просто — дезертир.
Муса. Тагын камалудан ерып чыктың? Нишләргә инде синең белән?.. Илстан! Гөлгенәне без бүген сиңа тапшырыйк! (Кулларын тоташтырып.) Менә вәгъдәне кайда үтәдек! Хәерле кич сезгә! Барыгыз! (Көлеш.) Бәкер, чак кына калчы. (Бәкердән башкалар Муса белән хушлашып чыгалар.)
Муса (ишекне ябып, әйләнеп килә, каршындагы Гитлер рәсеменә күзе төшә, алдына туктый). Я?
Бәкер (үзенә эндәшә дип белеп, сискәнеп). Нәрсә я?..
Муса (аңа тотынып). Юк, син мине карама бүген, аны кара! ■(Гитлер рәсеменә ишарә итә.) —Мин сезне гер Альбикоу, батальон белән тәбрик итәм! Ә батальонын без... ха-ха-ха!
Бәкер. Җиңдем дисең? Гитлер кылыч белән, син аны каләм бе- ләнме?.. Әй, Муса, /Муса, шагыйрь син, бары шагыйрь!
Муса. Шагыйрь. Ә син беләсеңме, тиран белән шагыйрь көрәшкәндә, нәтиҗәдә, һәрвакыт тиран оттыра! Юк, ул хәзер мине үтерсә дә халыкка булган эшемне үтерә алмый. Ә халык... Күрәсең, совет гаскәре бүген нишли? Укыдыңмы боларның газетасын! Паника!
Бәкер. Маневр.
Муса. Ничек маневр?
Бәкер. Соң? Шулай ук син безнекеләрне үз көчләре белән генә Гитлерны җиңә ала дип уйлыйсыңмыни?
Муса. Әлбәттә. Бүтәнчә ничек? Дөньяда әлегә хәтле караңгылыкның яктылыкны җиңгәне юк, гел яктылык караңгылыкны, гел хакыйкать ялганны җиңә. Бүтәнчә, бу җир өстендә ничек яшәргә кирәк?
56
Бэкер (тәрәзәнең пәрдәсен сызык кына ачып тышка карап алып). Хакыйкатьме? Ярый, ул чагында күктән җиргә төшик әле: син безгә һәрбер частьта бишлекләр төзәргә дидең, әйт, тагы нинди бишлекләр ул?
Муса. Гаҗәп сорау. Нигә, үзен син шундый бер группада тормый- сыңмыни?
Бәкер. Әйе, мин менә Гастрауда шундый үзем торган бер бишлекне беләм. Аннан менә үзәктәге — сез торганны. Ә калганнарыбыз? Димәк, бездә алар күп, мин генә белмим. Нәрсә бу? Хәрәкәтебез массовый булып чыга, ә тактикабыз? Без хәтта үзара да бәйләнсшмәгәнбез?
М у с а. Син үзәккә, миңа бәйле. Шул җитмимени?
Бәкер. Гестапо безнең артыбыздан төшкән шушы көндәме?.. Юк. Бу таркаулык безнең бөтен бердәмлекне җимерә, парализовать итә. Мин болан сукыр килеш баралмыйм. Менә син миңа әйт: бездә барлыгы шундый ничә данә вак оешма бар соң? (Чигенеп, кроватька җитеп утыра.)
Муса. Бәкер, син бит бик яхшы беләсең, оешмаларны берләштерү — барыбызны да берьюлы тотылу дигән хәтәр астына кую икәнен...
Бәкер. Син миңа ышанмыйсыңмыни?
М у с а. Ышанмау монда нәрсәгә? Бу бит идән асты. Принцип. Син дә, мин дә моңа буйсынабыз. Гомумән,, син бүген әллә нәрсә, Бәкер. Я ул Илстан белән тагы. Син әйт: ни өчен син Гөлгенәгә Илстанны үтерелде дип әйттең?
Бәкер. Концлагерьдамы? Соң бит анда, үзегез күрдегез, Бурман мине сездән аерды. Аннан Гөлгенәне дә аерган. Шунда очрап әйткән сүз ул. Мин анда Илстанның исән калганын каян белим?
Муса. Ул җитми, инде тагын Илстанга Гөлгенәне юк дигәнсең...
Бәкер. Шулай дип ишеттем шул. Нәрсә, миннән сорау аласыңмы соң?
М у с а. Әйе, сезнең арагыз миңа аңлашылмый. Әйт: ни өчен син лагерьда чакта Гөлгенәгә безне Илстан сатты, дип күрсәттең?
Бәкер. Минме?.. Күрәсен, минем шикләнергә кайбер нигезләрем булган. Ярый, ул чагында безне кем сатты соң? Син хәзер әйтә аласыңмы?
Муса. Ах, син әле бүген Илстанга шуның өчен отвод биреп маташ-тыңмыни?
Бәкер. Әлбәттә. Син әйт: нигә әле кинәт кенә бүген аның партбилет аласы килгән?
М у с а. Нигә?
Бәкер. Значит, ул хәзер Германияне әлбәттә җиңеләчәк дип ышана.
Муса. Билгеле ышана. Ә син ышанмыйсыңмыни?
Бәкер. Ну, Муса!
Муса (шаркылдап көлеп). Я, я, мин синең ультракоммунист икәнлегеңне беләм бит. 1Менә шул. Ышану ике баштан була ул. Син ул кешене күп эзәрләдең, инде сиңа гафу үтенергә дә вакыт. (Костюмын урындык башына элеп, өстәлдә нидер яза башлый.)
Бәкер. Гафу?.. Кызык кеше син, Муса! Миңа сүзең шул идеме?
Муса. Шул.
Бәкер. Ярый, мин киттем, хуш.
Муса. Хуш.
Бәкер (ишектә туктап). Да. Баягы листовканы әйтәм, син аны типографиягә үз кулың белән язып бирдең бит?
Муса. Әйе. Ә нәрсә?
Бәкер. Оригиналын нишләттең?
М у с а. Мин аны юк иттем.
Бәкер. Шулай диген. Хәзер инде алны-артны бик каты кара. Гранкасын ничек, үзең төзәттеңме?
57
Муса. Әйе. Аннан Илстан типографиягә илтте. Ә нәрсә?
Б ә к е р. Юк. Илстан синең дусың. Партиягә дә алдың. Билгеле, син гуманист кеше, кешегә ышанасың. Ләкин бая үзең күрдең бит, безнең Низаметдин абзыйны байга кем тоттырды? Хабушмы? Ул Хабуш кем? Үзең беләсең, кулак малае?
Муса. Бәкер...
Бәкер. Юк, юк... Минем коммунистлык бурычым сиңа тик моны әйтеп кую. Өеңдә бер андый-мондый артык нәрсә тотма. Хуш. (Чыга.)
Муса. Әминә... Батальон белән киткән генә булсам, инде хәзер аңар ирешү минем өчен хыял гына булмас, бәлки алдымда күренеп торган якын бер хакыйкать булыр иде. Шушы Бәкер, шушы үтә сул кеше оешмабызны һәлак итмәсен дип курыкканым өчен шунда калдым. Ә ул? Кем ул? Җитмәсә, өстендәге фашист формасы шулхәтле аның нигилист чыраена ята... Юк, нәрсәдер салкын... салкын жил исә бу кешедән! (Пиджагын аркасына салып утырып яза башлый. Кинәт тәрәзә форточкасы ачыла. Тыштан «Муса!» дигән бер эндәшү ишетелә лә бер кәгазь кисәге төшеп, форточка яңадан ябыла. Муса кәгазьне ала, укый.) «Хәзер бик тиз күршедәге метрога төш, аста уң яктан бар. Эш хәтәр. Хыянәт — үз арагыздан. Гөлжимеш». Андрей Палыч! (Кәгазьгә ут төртеп көллеккә сала. Тышта тонык кына мотор гүләве. Муса утны сүндерә. Тәрәзәдән ышыкланып карый. Анда ай яктысы сызыгында аның СИЛУЭТЫ. Ә? Ябык машина? (Пәрдәне ябып, тиз генә исен җыя да шундук чөйдән курткасын алып кия. Идәннең плиткасын ачып, пистолетын алыргамы, юкмы дигәндә, аяк тавышлары ишетелеп, кире куя. Ишек шакыла.) Кем ул?
Зәб.их тавышы. Муса әфәнде, бу мин...
Муса '(түшәм лампасын кабызып). Ачык.
Пистолетлар төзәгән ике гестапочы, артларыннан Зоммерфильд һәм Зәбих керәләр.
3 о м м е р ф и л ь д. Кузгалмаска! Кулны күтәрергә! '(Аны капшап алалар.) Кораллар бармы?
Муса. Юк.
3 о м м е о ф и л ь д. Шрифтлар?
Муса. Юк.
3 о м м е р ф и л ь д. Яшерен листовкалар?
Муса. Миндә бернинди листовка да юк.
Зоммерфильд. Тентергә! (Тентү башлана. Өстәлләр ачыла, ябыла. Блокнот алына. Матрац ачыла. Гестапочы бер кәгазь алып, Зоммер- фильдка бирә.)
3 о м м е р ф и л ь д. Бу нәрсә? (Куеныннан икенче листовка чыгарып чагыштыра.) һер Альбикоу? Бу шулмы?
Зәбих (укый, чагыштыра). «Иптәшләр... Кешелекнең явыз дошманы Гитлер...» («Икенчесен укый.) «Явыз дошманны Гитлер...» Әйе, шушы. Монысы гранкасы. Муса әфәнде, бу сезнең кулыгыз.
Муса. Ничек? Минем матрац астында листовка?..
Кинәт, янындагы гестапочының кулына тибүгә, анысының пистолеты идәнгә атылып төшә. Муса шул ук вакыт өстәлгә ташланып, пресс-папьены алып лампага бәрә. Ут сүнә. Караңгыда резин таяклар сызгыра, нәрсәдер гөрс итеп ава, графин- стаканнар кырылган тавыш. .Мусаның ишекне ачып, анда төшкән якты сызыгында, качмакчы булганы, шул ук вакыт Зоммерфильдныц аңа ерактан торып пистолеттан атканы күренә. Муса бердән сул иңбашын тотып, ишек яңагына сарыла. Тыштан бер гестапочы каршыдан тимерле резин камчысы белән йөзенә кизәнә, Муса артка, караңгыга чәчрәп төшә. Өстәл лампасы кабызылганда бүлмәдә каплы чигәсен кулы белән баскан бер гестапочының урындыкта сыгылып утырганы, М у с а н ы ң идәндә тынсыз ятканы күренә.
Зоммерфильд. Тиз алып чыгарга! Безгә аның тересе кирәк! Укол! (Ике гестапочы Мусаны сөйрәп алып чыгалар. Яралысы чигәсен
<58
Заскан хәлдә, чайкалып артларыннан китә.) Бүлмәне печәтләмәскә мөмкин. (Чыга. Зәбих лампаны сүндермәкче булганда, Ферцинанд күренә.) " ’
Фердинанд (агарынган кыяфәттә, эчкә атлап). Листовка өченме?
Зәбих (аңа сузылып, акрын). Ул гына булса! һәлак булдык: безнең беренче батальон немецлар белән сугышып, совет ягына чыккан! (Утны сүндереп, ашыгып Зоммерфильд артыннан китә.)
Фердина н д. Совет ягына? Мин озаткан батальон? Димәк, Муса әфәнде... (Тәрәзәгә йөгереп бара. Пәрдәне сызык кына ачып.) Машина тора! (Тышта ишек тавышы.) Ә?.. Яңадан керәләр? Минем артымнан?.. (Пистолет чыгара.) Гестапога? Бирелә алмыйм? Юк, бирелә алмыйм! Әнкәй!.. (Чигәсенә ата, егыла.)
Эльза (йөгереп керә). Кем ул? (Утны барып кабыза.) Фердинанд!.. (Ачы кычкырып өстенә ава.) Бирегә! Аһ!..
Эмилия һәм Зәбих киләләр. Арттан Газизә күренә.
Э м и л и я. Абый!..
Зәбих. Тагын нинди атыш? (Күреп.) Улым! Балам!..
Г а з и з ә. Әйттем, ил-суыннан аерылган шул әсир-ятимнәр каныннан куркыгыз, дидем. Мусаны хур иттең, йортны угылсыз калдырдың?.. Күңелләрем сизгән иде, әй бала, бала! (Елап сыгылып төшә.)
Пәрдә.
ДҮРТЕНЧЕ ПӘРДӘ
Гестапо. Озынча тар бүлмә. Артта буйдан-буйга яшькелт сары төстә стена, анын урта жирен дә буяу белән ясалган Гитлер рәсеме; аның уң һәм сул ягында шундый ук зурлыкта, ләкин таррак рамаларда Геринг белән Гиммлер. Уң якта Зоммерфильд өстәле. Каршыдарак ике урындык. Берсе жәза өчен булып, өстендә башка кидерелә горган чуен кыршау; ул артка кайтарылып тора. Шул ук уң як кулда чуал (камни) янып тора. Аннан төшкән кызыл шәүлә стенадагы рәсемнәрне тантаналы янгын өстендә йөздереп күрсәтә. Сул як почмакта, артта Гейдель өстәле. Шул якта шторы ачылган тәрәзә.
Зоммерфильд (аның телефоннары шалтырый. Ул берсен ала, берсен куя.) Алло! Эрнест! Мин синнән җиде йөз дә бернең эшен сорадым. (Торып трубканы селкеп карый, ычкынган җебен тоташтыра. Шундук телефон шалтырый. Алып.) һайль. Кем, кем? Ах, фрейлейн Эмилия? Хәерле... ләкин мин мәшгуль. (Куеп яңадан ала.) Эрнест, ни өчен безнең эчке телефонда Эмилия? Кайдан шалтырата ул? Менә шул: мине беркем дә бүлдермәсен. (Трубканы куя, икенче трубканы ала.) Төрмә! Бурман? һайль. Җиде йөз дә беренчене миңа китерергә. Кара, анда тагы берәр исерекбашыгыз беркөнге кебек миңа икенче арестантны китермәсен. Джалил. (Үрелеп кәгазенә карап.) Әйе, Джалил! (Телефонны куя; уң яктан кереп баскан, формадан киенгән яшь егеткә.) Китер! (Егет калын папканы аның алдына куя.) Чыгарга мөмкин:
Егет чыга. Икенче яктан Гейдель кереп, үз өстәленә уза, колакчын киеп, аппараттан тыңлый башлый.
Зоммерфильд. Бүген җиде йөз дә бергә үлем җәзасы бирергә. Г ейдель. Җиде йөз дә беренчегә?..
Зоммерфильд. һа. Ул татарга күрсәтмә хөкем. Бөтен төрмә алдында. Барабан белән.
Гейдель. Ләкин бит, ялгышмасам, әле оешмалары табылып та беткәне юк?
Зоммерфильд. Әйтеп карадым: уналты кешесен генә таптык, мин әйтәм.
59
Г е й д е л ь. Соц?
3 о м м е р ф и л ь д. Үзең беләсең бит Гиммлерны: чакыр шул баш- .лыклары Джал илне дә әйттер үзеннән! Минемчә, имеш, гестапоның чаралары моны гына булдыра алыр!
Гейдель. Ни өчен мондый ашыгычлык?
Зоммер ф ил ьд. Мин дә әйтәм, Җәлил беркая да китмәс. Ул инде күптән безнең кулыбызда. Ләкин бит, икенче мөселман батальоны белән дә барыбер шундый ук хәл. Дөрес, бу юлы аларның берсе дә совет ягына чыга алмады, үзләрен монда ук кырып бетерә алдык.
Гейдель (эфирдан тота). Кызыл Армия Буг елгасын кичте. Гитлер штабында паника. Генераллар...
Зоммерфильд (сискәнеп). Тсс!.. Син нәрсә?.. Я, я?..
Гейдель (дәвам итеп). Гитлер хәзер бу җиңелүнең үчен генералларыннан ала, аларны суя. Гестапода каплы туй. Кичә генә нацистларның алла урынына куеп табынган садист Гитлерлары... (Шнурын алып.) Юк, мин моны тыңлый алмыйм...
3 о м м е р ф и л ь д (аяк очында аңа атлап). Французлар бирәме? Гейдель. Юк, бу Германиядән ахры.
3 о м м е р ф н л ь д. Үзебездә?..
Гейдель өстәлендә телефон шалтырый.
Гейдель (алып). Әйе. Трубканы бирәм. (Зоммерфильдка бирә.) Рейхслейтер Розенберг.
Зоммер ф и л ьд. Розенберг?.. (Трубканы ала.) һайль Гитлер. Хәзер дисезме? Рәхим итегез. Яхшы, яхшы. (Трубканы куеп.) Розенберг килә.
Гейдель. Сезгә? Көнчыгыш Европаның баш министры — үзе?
3 о м м е р ф и л ь д. Нигә министр гына? Нацистлар партиясенең башы, һуһайстрегер! Үзе безгә килә! Кызык, нәрсәгә икән?
Г е й д е л ь. Соң ул бит сезнең протеже?
3 о м м е р ф и л ь д. А, без аның белән Россиядә ярыйсы эшләдек... (Телефонны ала.) Эрнест! Минем телефонны ас белән тоташтыр. Ә? Кем бу? Ах, фрейлейн Альбикоу? Тагын сез? Мине көтәсез? Мин мәшгуль, Эмилия, аңлыйсызмы, мәшгуль! Биш минутка? Юк! Өч минутка да юк! Ике минут? Төгәл икеме? Ярый, кереп чыгыгыз! (Трубканы куеп.) Уфф! Бу татарками? Көне буе минем телефоннан төшми. Басып керә! Гестапога! Нинди раса бу?..
Гейдель. Интересный кыз...
3 о м м е р ф и л ь д. Инде интересный түгел. (Телефон шалтырый, алып.) Ах, фрау фон дер-Гольц! Минем кадерлем. Хуш кайттыгыз. Кайчан, яңа гынамы? Я ничек калды утар? Исән? Яхшы. Минем авчарка- ларым? Яхшы... Дуңгыз ничек? Укол җибәрттегез, терелде инде? Яхшы... Эрик ничек? Эрик дим, малай? Үсә? Ничек, ничек? Песине дисең? Я, я. Кирпеч тагып? Ах бандит, ә? Ха-ха-ха! Бирегә килергә? Юк, юк. Минем һәр минутым исәпле. (Ишектәй кергән Эмилиягә башы белән ымлап.) Узыгыз! (Трубкага.) Кич... Шалтыратырмын. (Куя. Гейдельгә.) Беләсеңме, Эрик—минем малай, нишләгән? Үзебезнең карт песине аскан. Әйе, әйе. Каеш белән муеныннан бутан да чөйгән Песи тыпырчына, үлми. Ул аңа кирпеч тагып. Икене таккан бит! (Көлә.) Әмма дә бандит! Эммадә бандит! Әле җиде генә яшьтә бит. Утырыгыз, туташ.
Ге й д е л ь. Раса?
Зоммерфильд. Ууу... чын ари токымы малай. Сез сорагыз, пи өчен аса диегез? Песи бит — кара бөдрә. Шуңа күрә исеме дә Җидовка иде аның. Малай аны: — ә, син жидовкамы? Бездә жидовкаларны асалар. Әйдә, үзеңне аскылыкка! Я әйт, малайга кем кушкан ул эшне? Кан куша. Үзебезнең кан. Раса! (Эмилиягә.) Сез ноль дә җитмеш ике буенчамы?
60
иде^е^ И Л П Я Әйе* Сез миңа аның белән күрешергә бирермен дигән Зоммер ф и л ь д. Ә нәрсә өчен?
Э м и л и я. Беләсез... Мин... Аның язмышы өчен борчылам.
3 о м м е р ф и л ь д Күрәсез, мин мәшгуль. Сез минем кулымны тотасыз.
Эмилия (акрын, аска карап). Билгеле, мин юләр булдым... Сез миннән... Хәзер җирәнәсез. (Яшен сөртә.)
о о м м е р ф и л ь д. Калдырыйк. (Читкә.) Ах, котырта ул мине шул күз яше белән! (Аңа.) Әтиегез ни хәлдә?
Э м и л и я. Рәхмәт. Сау, исән.
Зоммер ф и л ь д. Менә күрәсез. Без аны артык борчымыйбыз. Төр- киягә барып кайтырга да виза бирәбез. Сезгә борчылыр бер урын да юк. Ә ноль дә җитмеш икс... (Тора.) Беләсезме, мин сезгә нәрсә эшли алам? (Сәгатен карый.) Бүген кич сәгать 6 га төрмәгә килегез. Комендатурага. Мин анда булам.
Э м и л и я. Мин аны күрә алырмынмы?
3 о м м е р ф и л ь д. Сез аны... Алырга килерсез.
Эмилия (урыныннан торып). Майн гот!
3 о м м е р ф и л ь д. Ә кич сәгать сигездә... (Торып аны озата; акрын.) биредә булырсыз. (Эмилия чыга.) Бу хатын-кызмы? Аңламыйм. Сөйгәнен коткару өчен ул хәтта следовательгә бирелүен дә егетенә честь ясау дип уйлый! Алай да, син бу Розеибергны миңа ни өчен килә дип уйлыйсың?
Гейдель. Белмим, фон Розенберг үзен бераз кыерсытылган итеп хис итә түгелме икән?
3 о м м е р ф и л ь д. һәм ул хаклы да бит. Я кара. (Рәсемнәргә ишарә итә.) Фюрер, уң ягында кем? Рейхсфюрер Герингмы? Сул ягында? Рейхсфюрер Гиммлер! Гитлер, Гиммлер, Геринг — шушы өч хәреф, өч «Г» — майн готт!—шул бит инде нацист Германия! Ә шул вакыт нацист партиясенең лидеры, аның философы фон Розенберг үзе кайда? Рейхсфюрермы ул? Түгел, Рейхслейтер генә. Өченче империядә өченче элемент! Шулай ул. Өйне салган балта һәрвакыт тышта кала.
Гейдель. Ә кем аны тышта калдыра соң?
3 о м м е р ф и л ь д. Геринг, әлбәттә... (Телефон шалтырый, алып.)' Яхшы. (Икенче телефонга.) Эрнест. Фон Розенбергны миңа! Ә? Кем китерелде? Җиде йөз дә беренчеме? Көтегез. (Телефонны куя.) һемм... Алай да нәрсәдер бар.
Сул яктан Розенберг керә. Аның яныннан әдәп белән Гейдель үтеп чыга.
Розенберг (кыршаулы урындыкны күреп), һа! Чуен кыршау! Мин аның оригиналын Нюренберг музеенда күрдем. (Карый.) Син сон. аны ничек? Әһә, башта бу каеш белән беләген бәйлисең, аннан кыршауны маңгаена кидерәсең дә... (Сокланып.) Менә ул! Кырык сигез сантиметр! Я, ничек моны күргәч, император Фридрих Вильһельм I нченең даһилыгын танымыйсың! Билгеле, ул моны үзенең башына үлчәп ясаткан. Аннан дошманның үз каршысына китерткән дә әйткән: яле, акыл- лым, утырчы бу урындыкка. Син минем хакимиятемдә яшисеңме? Рәхим ит, минемчә уйла, ләкин синең миннән узып уйларга ни хакың бар? Я шуңа сыясың, яки баш сөягең — чырык! һәрбер юньле император үз хал-кының башын шундый кыршау эчендә тотарга тиеш! Монда синең... (Өстәл астына карап алып.) Карале, өз әле син бу микрофоныңны.
3 о м м е р ф и л ь д (омтылып). Ә? Механизм?.. (Штепселен аерып тотып.) Үзебезне тота?.. Гафу итегез..
Розенберг. Эшкә күчик. Кичә Гитлер янында яшерен бер утырыш булган. Бик тар. (Портфеленнән кәгазь чыгара.) Укы.
3 о м м е р ф и л ь д. Стенограмма?
61
Розенберг. Миңа кагылган өлеше. Юк, син укы. Кычкырып укы!
Зоммерфильд. Нәрсә ди? (Укый.) «...Мөселман легионы дигән хәрби частьларның үзебезгә каршы атышып, Совет ягына чыгуында да Розенбергның гаебе юк түгел... Муса Җәлил, яшерен коммунистлар оешмасы төзеп, шул легионда фюрерга каршы листовкалар тарата...» Кем сөйли моны? (Карап.) Ах, Геринг!
Розенберг. Укы. Укып бетер!
3 о м м е р ф и л ь д (укый). «...Пруссиянең яшерен полициясе минем кулымнан алынды, Гиммлерга тапшырылды. Шунысы гаҗәп, югарыда әйтелгән җинаятьче коммунист Муса Җәлил — әле дә булса исән-сау Моабитта утыра...» Нәрсә бу? Геринг гестапоны үзенә алмакчы буламыни? Гиммлердан?
Розенберг. Әлбәттә! Гиммлер бит хәзер аны теләгән сәгатендә тотып монда яба ала. Аннары аның урынына рейхсфюрер булып иртәгә кем килергә мөмкин? Розенбергмы? Менә ни өчен аңа хәзер фюрер алдында мине күздән төшерергә кирәк! Төшеиәмсең!
Зоммерфильд. Бик яхшы төшенәм... Менә ул безнең Көнчыгыш фронтындагы соңгы уңышсызлыкларның нәтиҗәсе! Генераллар генерал әстенә китте, рейхсфюрер да рейхсфюрер өстенә! Бүген биредә әйтелгән Муса Җәлилне юк итәргә ашыгыч бойрык бирелде. Хәзер бу җилнең кайсы яктан искәне миңа бик яхшы аңлашыла.
Розенберг. Шушы Җәлилнеме? Бүген үтерелергә дисез? Сез нәрсә?..
3 о м хМ е р ф и л ь д. Ә нәрсә?
Розенберг. Хәзер аны үтерү — бу бит Гериигның безгә яккан шушы яласын раслау дигән сүз булыр иде! Ул бит моны ишеткәч, фюрер алдында тагын масаячак. Менә күрдегезме, мин әйткәч кенә чыгарып аткан булдылар, ә аңарчы нәрсә карап торганнар — диячәк! Бу бит скандал!
3 о м м е р ф и л ь д. Ә нишләргә кушасыз соң?
Розенберг. Киресенчә: безгә хәзер ул Җәлилнең үз кешебез икәнен исбат итәргә кирәк! Ул хәзер: —Мин Совет гражданлыгыннан баш тарттым,—дип игълан бирергә тиеш. Двинем газетада! Үзенең хаты, үзенең фото-рәсемнәре белән! Аңлыйсыңмы? Менә шуннан соң Геринг анда безне коммунист асрыйлар дип сайрап карасын! Мин бүген сезгә нәкъ шул эш белән! Биредәме Гиммлер?.. (Тора башлый.)
Зоммерфильд (кузгалмыйча, гаҗәпләнеп). Җәлилне баш тарттым дип игълан иттерү?.. Беләсеңме, майн рейхслейтер!..
Розенберг. Ә соң синең бу кыршауларың? Үлем коралларың? Шуңа гына ирешеп була торгандыр бит? Син нәрсә, гестапо?..
3 о м м е р ф п л ь д. Юк, сез бит аны СССР гражданлыгыннан — дисез! Хат яздырып!
Розенберг. Хатны без әзерләгәнбез. Менә ул! (Портфеленнән чыгарып алдына сала.) Эш тик аны үз кулыннан күчертү, яки ахыр чиктә, шуңа кул куйдыруда гына. Аны шул хәлгә җиткереп булмыймыни?^ (Портфеленнән казына.) Миңа бүген үземнең көнчыгыш бүлегендә ул Җәлилгә бәйләнешле менә шундый бер фото бирделәр. (Портфеленнән чыгара.) Семьясы.
3 о м м е р ф и л ь д (карый). Уһу... Бу аның хатыны? Кызы белән! Менә бу икенче коленкор. Ул, беләсезме, хатыны, баласы турында һич кенә дә тыныч тыңлый алмый. (Укый.) Амина ханум. Кырык икенче ел, май... Сез моны миңа биреп тора алмассызмы?
Р о з е и б у р г. Мпн аны сиңа китердем, Фридрих.
3 о м м е р ф и л ь д (телефонны алып). Җиде йөз дә беренчене кертегез. (Розенбергка.) Сез аны күрергә теләмисезме?
Розенберг. Юк.
62
_ .Зоммерфильд. Ул чагында бирегә рәхим итегез. (Ишекне ача.) 1 ендель! Рейхслейтерга хезмәт күрсәтегез.
Розенберг чыга. Зо.ммсрфп льд урынына кайта. М уса кертелә. Ул арестант киемендә. Аның сул кулы хәрәкәтсез булып тәненә ябышкан, йөзендә аркылыга зур яра эзе. 1ал чәчле. Рухи хәлләре бары тик тавыш, сүз һәм күзләр аша чагыла.
3 о м м е р ф и л ь д. Бирегә узыгыз. Җәлил бит? Чал булгансыз. Әллә начар ук ашаталармы? (Көлә.) Ләкин анысына без түгел, үзегез- некеләр гаепле. Икмәкле районнарны бездән кире алып маташалар. Тартырга мөмкин. (Папканы ача, карандаш ала, рәсми, коры тонга күчеп.) Шулай итеп, сез Муса Җәлил?
М уса. Алдан ук әйтеп куям, мин сезгә бер җавап та бирмәячәкмен.
3 о м м е р ф и л ь д (җавап ала). Сез — татар? Туган җирегез — Мостафа авылы? Белеп торыгыз, сезнең һәр дәшмәвегез «әйе» дип язып барыла! Егерме җиденче елдан коммунист? Яралы килеш плен төшкәнсез? Концлагерьда сез качу оештырып үлемгә хөкем ителгән? Шуңар карамастан сезгә газетада эшләү мөмкинлеге бирелгән? Сез анда империягә каршы яшерен төркемнәр оештыргансыз?.. Бер җыелышыгыз Берлин зоопаркында булган? Фюрерга каршы бу сәхифәләрне сез язгансыз? (Блокнот күрсәтә.) Безгә каршы бу шигырьләрне сез яздыгыз? Сез мөселман батальонын Совет ягына чыгарга коткы алып бардыгыз? Ә немец коммунистлары белән бәйләнешегез? Дәшмисез?.. Барлык бу җинаятьләрегез өчен сезгә былтыр ук үлем җәзасы игълан ителгән; сез укыдым дип кул куйгансыз? Дәшмисез? Ә бүген... (Өстәл календарен аңа таба борып.) Бу дата сезгә берни дә аңлатмыймы? Карагыз сез аңа, хәлиткеч цифр... (Өстәлгә бармагы белән сирәк кенә итеп башта нык, аннан йомшак итеп кагып куя.) Хәер... (Торып, карандашын ташлабрак җибәреп, бөтенләй йомшак, кешечә тавыш белән.) Дөресен әйткәндә^ болар бар да әллә кайчан мәгълүм. Моның өчен генә сезне чакыруның кирәге дә юк... (йөреп киткәндәй итә дә шундук өстәлгә кире кайта.) Сезнең хатыныгыз — Әминә ханыммы? (Муса чак кына сискәнеп йөзен күтәрә.) Эш шунда: ул ничәнче мәртәбә инде безгә шалтыратып, сезнең белән күрешергә сорый. Билгеле, күрешү өчен бу беркадәр уңайсызрак урын... Аннан соң әле, бу обстановкада үзегез моны теләрсезме?
Муса. Мөмкин түгел!
3 о м м е р ф и л ь д. Мөмкин түгел? Ах, сезгә сөйләмәдеммени әле? Эш моннан гыйбарәт: сез безнең газетада эшләгән булуыгыз белән Россиядә сезнең фамилиягез кара исемлеккә эләккән. Фатирыгыз пе- чатьләнгән. Хатыныгыз баласын алып фронт астына качкан. Груднога. Шәһәрне безнекеләр ала, ул шунда безнең якка калган. Аннан бирегә, Берлингә. Ул күптән монда. Берничә кат инде, сезнең белән күрешергә сорый.
Муса. Ялган!
Зоммерфильд. Белмим, бәлки ул безне алдый торгандыр? (Тартмадан фотоны чыгарып Мусага күрсәтеп.) Улмы?
ЛА уса (бердән торып сузыла). Әминә!..
Зоммерфильд. Ә юк, шуннан гына карап әйтегез. Бу сезнең хатыныгызмы?
ЛА у с а. Хатыным! Балам!
Зоммерфильд (артыннан укый). Чулпан... /Матур гына кызчык. Матур. Артындагы бу язу — аныкымы? (Фотоны аңа бирә.)
Муса. Чулпан!.. Балам!.. (Рәсемне үбеп, ике кулы белән кочаклап сыгылып кала.)
Зоммерфильд. Бала. Ир белән хатынга балалы оулу нинди бәхет! Үзенең кечкенә тәпиләре белән ничек атлап йөри ул? Ә? Минем
63
үземнең, дә шуның чаклы балам бар. Эрик... Димәк, бу — сезнең балагыз? (Алырга кулын суза.)
М у с а (яшьле йөзләрен аңарга күрсәтмәс өчен әйләнеп, рәсемгә карап, пышылдап). Әминәм! Бу — син! Чулпаным, бу — син!.. Минем балам! (Артына карап, укый.) «Муса. Үзең сораган буенча. Әминәң»...
Зоммер ф и л ь д. Бирегез... (Рәсемне ала. Җитди.) Менә шул. Хатыныгыз сезгә шул рәсемне күрсәтергә кушты. Ул хәзер кызыгыз белән биредә. Шушы стена артында утыра. Мин сезне күрештерергә каршы түгел. Тик эшнең бер уңайсыз ягы бар бит. Үзегез күрәсез, сез фюрерга каршы зур җинаятьләрегез өчен үлемгә хөкем ителгән кеше һәм ул бер сәгатьтән башкарылырга тиеш! Шулай да без бу хакта рейхсфюрер белән сөйләшкәннән соң, ул бер шарт белән сезгә бу күрешүне рөхсәт итәргә мөмкин дип тапты. Моның өчен сезгә Германия подданные булып язылырга кирәк. Әйе, әйе. Менә сезгә кәгазь, каләм. Монысы гаризагызның формасы. (Алдына Розенбергның калдырган хатын сала.) Моның тәртибе шулай. Сез нәкъ шушында язылганча күчереп язасыз. Хәзер фотограф рәсемегезне төшереп алыр.
Муса (язуны карап). Миңа? СССР гражданлыгыннан чыгарга? Шушындый тәкъдим?
Зоммерфильд. Ә нишлисез? Сезгә хәзер икенең берсен: я шуңа кул куясыз да, хатын-балагыз белән Германиядә рәхәтләнеп яши бирәсез. Яки...
Муса (кәгазьгә кулы белән басып, нык). Юк!
Зоммерфильд. Сез... (Кнопкаларга баса. Тәрәзәдә штор бердәй төшеп ябыла. Мусаның йөзенә көчле прожектор төшә, Зоммерфильд үзе чу алдан төшкән кызыл янгын шәүләсе эчендә кала. Мусаның йөзенә карап.) Баш тартасыз?.. Хатыи-балагыздан? Шушындый баладан? Ата булып?.. Ә җитмәсә шагыйрь диләр сезне! Димәк? Хатыныгызга без шулай дип әйтергә тиешбез?
Муса. Минем хатыныммы?.. Д1иннән Ватанга хыянәт сорый торган хатыныммы? Юк! Минем андый хатыным юк!
Зоммерфильд. Ах, азиат! Алга чыгып бас! (Тартмадан бер пуля алып.) Бу пуля — сезгә билгеләнгән. (Пистолетын ачып.) Күзегез белән күреп калыгыз, мин аны кордым. Сез аңа лаек булдыгыз! Атла! Ике адым алга! Мин «өч» дигәндә шушы пуля сезнең үҗәт миегез эченә кереп утырган булыр. Әйлән! (Муса стенага йөз белән әйләнә.) Сине хәзер бер генә сүз, бер генә җавап коткара: әлегә хәтле ачылмаган иптәшләрең кемнәр?.. Күтәрәм. Әйтәмсең? Атарга төзәдем. Саныйм. Бер. Әйт, кемнәр? Ике. Яңадан өч секунд кыйммәтле гомерең калды. Әле син үзеңне коткара аласың. Берсе үтте. Әйт, кемнәр алар? Икесе үтте. Әйт! Өч!
Муса (кинәт йөзе белән әйләнеп). Атыгыз!
3 о м м е р ф и л ь д. Ах, кара токым!
Муса. Нәрсәгә бу уен? Күпме мәртәбәләр? Атасыз икән, атыгыз йөземә! Аңлагыз ахырында: мин сезгә үземне кимсетергә, минем белән уйнарга рөхсәт итә алмыйм! Мин сезгә теләсә кем түгел, совет солдаты. Коммунист!
Зоммерфильд (ярсып). Мин сезне мәҗбүр итәрмен! Мин сезнең башыгызга кыршау салырмын. (Килеп кыршауны әйләндереп җибәрә. Аякларын тибеп.) Эндәшмә! Дәшмә!..
Розенберг керә.
Розенберг. Нинди тавыш? Нәрсә бу?.. Ни өчен пистолет?
Зоммерфильд (Мусага). Сезнең белән империя рейхелейтеры Розенберг сөйләшә. (Розенбергка.) Җинаятьче Муса Җәлил!
Муса. Сез Розенберг буласызмы? Сез бу нацистларның философымы? Сез аларга шулай минем кебек бер хәрби әсирнең хатынына, бала-
64
сына булган мәхәббәт хисләре белән уйнарга, шантаж ясарга кушасызмы? Пичек сез...
Р о з eji б е р г. Сез шагыйрь? Утырыгыз. Тынычланыгыз. Билгеле, сезнең кебек интеллектуаль бер кешегә полицей методлары куллану бик дөрес булмас иде. Ләкин сәламәт акыллы булыйк. Фон Зоммерфильд- ның сүзендә сезнең өчен бик кыйммәтле бер хакыйкать бар бит... Күрәсез, Россиягә кайту юлы сезгә бикле. Монда да хәзер сезне үлем көтә. Ә без менә сезнең кебек талантлы бер кешене җиңел генә расходка чыгара алмыйбыз. Чөнки без цивилизацияле халык. Без хәтта сезне көчләп булса да, коткарып калырга юл эзлибез, беләсегез килсә! Бердәнбер юл — шул подданный булу. Бу инде — яшәү! Сез коммунизм дисезме? Тәгълиматмы? Ә мин әйтәм сезгә: төкерегез! Яшәү шулай коры принцип өчен генә, доктриналар өчен генә башны югалтырлык арзан нәрсәмени?
Муса. Димәк, сез минем урынымда булсагыз, башыгызны коткару өчен хәзер икенче бер халыкка подданныйлык кабул иткән булыр идегез?
Розенберг. Минме? Әлбәттә. Сез бик яхшы беләсез, мин дә бит Россия подданные... идем. Алай да менә Германиягә чыктым да, монда подданный булдым. Начармы иттем? Әле бит шунысын да уйлагыз: Германия хәзер Атлантикадан алып Уралга җиткән бөек бер хәрби держава булу алдында тора. Аны бу юлыннан бернәрсә дә тота алмый. Сез Идел буеннан бит? Шулай булгач? Сез безнең подданный булуыгыз белән бергә үз илегезне дә югалтмыйсыз, шунда ук булачаксыз. Бәхетегез, сезгә соңгы сәгатьләрегездә юк бер кәгазь кисәге бәрабәренә гомер тәкъдим итәләр. Моннан да баш тартырга мөмкииме? Хәзер һич икеләнүсез утырыгыз да, Гитлер исеменә бу гаризагызны языгыз. Мин сезгә шул киңәшне бирәм.
Муса. Киңәшегезгә бик рәхмәт, Розенберг әфәнде. Инде рөхсәт итегез, шуңар шөкер йөзеннән мин дә сезгә бик файдалы бер киңәш бирер идем. Сез оккупацияләнгән Россия җирләренең баш министры дип аталасыз бит?
Розенберг. Шулай аталам.
Муса (дәвам итеп). Аталсагыз шул: күрәсез, хәзер көнчыгышта сезнең андый өлкәләрегез бетеп бара. Алар бөтенләй бетеп, сезгә дә юк җирнең юк министры булып көлкегә калганчы, хәзер үк, һич кичекмәстән, Гитлерга гариза язып, үзегезгә отставка алып калырга тәкъдим итәм.
Розенберг (сикереп торып). Ничек? Шушы бер татарчык миннән көләргә җөрьәт итәме? Үзенең шушы хәлендә? (Зоммерфильдка.) Мин аны яклый алмыйм. Мине Гиммлер янына озатыгыз.
Зоммер ф и л ь д. Рөхсәт итегез, майн рейхслейтер! (Кнопкага баса. Телефонны алып.) Төрмә? Бурманңы бирегез. Ничек? Анда корылып беттеме? Яхшы. (Кереп баскан Эрнестка.) Алыгыз аны. Төрмәгә (Розенбергка ишекне ачып.) Рәхим итегез* (Чыгалар.)
.Мусаны Эрнест каравыл астында ишеккә алып китә. Икенче ишектән Гейдель керә.
Гейдель. Бер генә минутка. Ул допрос протоколына кул куярга тиеш. Калдырып торыгыз! (Каравыллар кире чыга.) Иптәш Муса Җәлил!
Муса. Сез?.. Аңлатыгыз!
Гейдель. Катастрофа башланды. Дошманнар ашыга. Синең бар булуың аларга куркыныч!
Муса. Ышана аламмы? Чынмы бу? Сип! Минем бу канлы язмы- шымның шаһиты? Әйт: халкым мине үзе өчен үлемгә бара икәнемне беләме? Беләчәкме?
Гей де ль. Иң элек моның өчен — мин шаһит! Тик, син күрәсең, Муса (стенадагы рәсемнәргә ишарә итеп алып), мин бу үлем җинаятьчеләренең үзләрен кулдан ычкындырмаска куелганмын.
Муса. Юк! Син шуның белән минем өстемнән бер караңгылык тавын алып ташладың! Рәхмәт сиңа, рәхмәт! (Кайнар рәвештә кулын кыса.) Тик... (Әйләнеп карап алып.) Тагын бер генә сорау мине борчый...
Гейдель. Хыянәтче турындамы? Мин сиңа нәкъ шул хакта белдерергә ашыга идем. (Өчкә почмакланган кечкенә кәгазь чыгара.) Укы.
Муса (укып, шаккатып). Ул?..
Гейдель. Бирегез.
Муса. Бу соңгы дәлил миңа! Курыкма, аны миннән беркем дә тартып алмас! (Яшерә. Аяк тавышлары.)
Г е й д е л ь. Киләләр! (Ишеккә.) Каравылчылар! (Каравыллар керә.) Алыгыз аны! (Мусаны алып чыгалар. Гейдель аңа караган хәлдә кала.)
Пәрдә.
ДҮРТЕНЧЕ ПӘРДӘ
СИГЕЗЕНЧЕ КАРТИНА
Төрмә. Үлем көтүчеләр камерасы. Түрдә тимерле тәрәзә. Алда, сул кулда тимер ишек. Икешәр катлы итеп ясалган урыннар. Вакыт кичкә таба. Пәрдә ачылганда Илстан кечкенә тимер кисәге белән акрын гына стенаның буявын әрчеп, астыннан язу сызыклары эзли. Янгир ишек күзеннән карый. Бәкер тәрәзәгә йөзе белән утырган, тышны күзәтә.
Илстан (җырлый, аннан Янгир да килеп аңа кушыла):
Без дошманны илдән куып, Оясын көл итми торып, Өйгә кайтачак түгел, Их, кызлар, уңган сеңелләр, Өйгә кайтачак түгел.
Кайтмасак та яныгызга, Без булсак җырларыгызда Шатланыр иде күңел.
Их, кызлар, уңган сеңелләр, Шатланыр иде күңел.
Янгир (батареяның тимер тарагын чиертеп музыкаль аккомпоне- мент бирә. Чиертеп). Юк, мин Муса кебек сыгаралмаем. Ул инде аның остаһы.
Илстан. Ишекне кара!
Я и г и р. Курыкма, кыра бир. Коридорный бүген Панцек. (Кинәт батарейга иелеп тыңлап.) Әнә, ишетәмһең? Астала шуны ерлайлар.
Илстан (тыңлап). Алишлар... Алар да концертка әзерләнә. (Кыра.) Юк, нишләп соң әле булса аны кайтармый тоталар икән. Мусаны әйтәм.
Янгир (һаман батареяны тыңлап). Беләһеңме, теге немец шагыйре Гельс аның берничә шигырен немецчага әйләндергән. Бөтә төрмә хәдер Мусаны ерлай. (Бәкернең җилкәсенә кул сала.) Тыңла.
Бәкер. Синдә җыр кайгысы.
Я н г и р. Ә нәмә?
Бәкер (һаман тәрәзә аша карый). Күрмисеңмени?
Я н г и р. Эшафотнымы? Ярай, кора бирһендәр. һинең менән минем кебек үлем кешеләренә уның ни аермаһы бар?
65
€6
Бэкер. Ә син күрмисеңмени, аңа нәрсә беркетәләр? Янгир. Балта?
Илстан да алар янына килә.
Б ә к е р. Юк, син шунысын әйт: бүген болар... (Тын ала.) Бөтен төрмә күз алдында берәр зур тамаша күрсәтергә җыеналар бит. Кем өчен бу?
Я нги р. Әллә Тельманны китерделәр микән?
Б ә к е р. Тельманны? Юк, кая ул? Ул бит Бауцен төрмәсендә. (Йөреп китә. Үз-үзенә.) Муса? Я нәрсәгә көрәшкән булды? Кем белән бит! Күрә торып шушындый үлемгә бару? Юк! Үзе гаепле, үзе!
Янгир (тәрәзәдә кош күреп, аяк очында гына шунда таба ашыга). Әй, әй! Карагыз, кош! Безнең тәрәзәгә куна! Әнә, әнә, томшыгы менән рамды сукый. Кызылтүш! (Бәкергә.) һелкенмә, куркытаһың! (Эндәшеп.) йөрәккәйгенәм! Миңа кара, әй матур, әй матур! Бәпкәйгеиәм! Карагыз, был теге беркөнге кызылтүш бит? Канатында бер салы да бар. Әйе, бу шул бит. Муса аңа шигырь язган! Әй... әнә осып китте. Тәки куркыттың!
И лета и (яттзн укый).
Син очарсың бәлки минем илгә, Син ирекле, җитез канатлы.
Тик әйт, кошчык, Синең минем янга
Бу килүең соңгы кабатмы?
Соңгы кабат булса, тыңла, кошчык, Соң теләген мәгърур җанымның, Оч син илгә нәфрәт һәм мәхәббәт Җыры булып тоткын шагыйрьнең! Ук шикелле үткен канатыңнан, Таң шикелле якты җырыңнан Таныр сине халкым,
— «Бу дип, аның
Соңгы җыры, көрәш кырыннан!»
Янгир, һоңгы еры, көрәш кырыннан! Юк, ысыннан да, ниндәй шагыйрь был Alyca тигән кеше, ә ? Менә һин бүген концертта ошыны һөйлә. Л1уса алдында. Мин «Биеш»те ерлаем. (Бәкергә.) Ә һин?
Б ә к е р. Нәрсә мин?
Я и г и р. һуң? Концертта һиңә лә нәмә лә булһа эшләргә кәрәктер бит?
Б ә к е р. йортта эшафот коралар, балта! Ә боларда, беләсезме, үзешчән концерт кайгысы! Юк, аңларга кирәк ахырында. Бу сезгә колхоз клубы түгел. Бу үлем камерасы!
’Янгир. Ә без аны колхоз клубы итәбез тиһәк? Нигә камера булырга тиеш һоң ул? һин аңла, концерт бер үк вакытта бөтә камераларда барасак. Аны Муса үзе оештырган.
Бэкер. Муса шул менә! Ул җитәкләде сезне... Ә ул, беләсезме, шагыйрь. Бары шагыйрь генә. Имеш, чәчәк! Имеш — күбәләк! Ниндидер кошчыклар! Я? Шулмыни бу Германия?
Илстан (укый).
Синме соң бу — бөек Маркс иле һәм давыллы Шиллер ватаны? Тоткын итеп сиңа китерде дә «Кол» дип мине немец атады.
Мин күрмәдем синдә кояш нурын, Баскан аны канлы тузаның.
Тик таныдьш батыр Тельман яткан Подвалларның авыр йозагын!
5* 67
Янгир (Бәкергә). Муса менәи уйнама һин! Аның еры Германиянең ете кат ер асларыннан үтеп гөрләп сыга, иптәш. Ә теге һүзләре? Нисек ти әле, ә?..
Чәнечкеле чыбык бәйләсә дә
Дип шагыйрьнең аяк-кулларын, Бер көч тә юк җирдә богауларлык Аның кайнар йөрәк моңнарын.
һин шигырзең, ерзың көсе ни тиһеңме? Менә ул — шул. Әйткән дә биргән!
Бәкер. Янәмәсе, шагыйрьнең җыры шул хәтле зур тылсымлы көчкә ия ки, аны хәтта Гитлер да богаулый алмый! Юк, җаннарым! Бу үлем коймаларын Марксның бөек тәгълиматы да ега алмаган. Бу стеналарны Эрнест Тельман да ишә алмаган! Ә сез — җыр! Шигырь! Җитмәсә ул үзе — татар шигыре! Тышта корылып яткан үлем махииасы алдында! Шигырьме? Әнә почмакта пәрәвезгә эләккән чебен, бәлки ул да үз җыры белән бөтен дөньяга ишетеләм дип безелдидер? Сезнең җырларыгыз да шул. Пәрәвезгә эләккән чебен безелдәве булып калачак!
Я н г и р. Ярай, шулай да булһыи, ә һин нәмә ошындай юк кына бер себеи өсен бик нерваңнаи сыгаһың? (Ишекне барып карый.)
Бәкер. Нервадан чыгам? Минме? (Атлый, тагын туктый. Кул бармакларын бүлмә җиленә тотып.) Әллә нәрсә, минем күкрәк аша һаман салкын бер җил исеп торган кебек.. Сезгә дә шулаймы? (Каранып, үз- үзенә.) Тәрәзәдә эшафот, ә алар уйный да көлә... Чынлап та, нәрсәгә әле мин.... Юк, юк! Аларның бу тынычлыгы мине үземнән чыгара, (йөреп китә.) Шомлы эш. Шомлы эш!
Я нги р (ишек күзенә карый). Нәмә шомлы?
Бәкер. Ә юк... Мин бу эшафот турында, йорттагы... (Атлый, тагын туктый, үз-үзенә.) Юк. Нәрсәгә соң миңа бу эшнең ахырына хәтле ша- һите булырга? Я, нәрсәгә? Әйтик, иик мин хәзер үк үземне башка камерага күчертә алмыйм, ди?.. (Атлый, тагын туктый.) Ә Муса... Аңа бит хәзер бер генә юл. Шулай ук ул балта астында да тезен чүкмәсмени?
Илстан (стенаны әрчегән хәлдә акрын гына җырлый.)
Күпме михнәт кургән безнең халык, Күпме күз яшьләре түгелгән?
Милли хисләр белән ялкынланып, Сызылып, сызылып чыга күңеленнән.
Бәкер (кинәт ярсып). Юк! Мин болай сезнең белән яши алмыйм, в коице-коицов! Икенче камерага күчерсеннәр!
Илстан. Тукта. Син нәрсә?
Бәкер. Нәрсә дип җырлыйсың син? Син партийныймы?
И л с т а и. Партийный.
Я и г и р (килә). Нәрсә, нәрсә?
Ил ста ni Янгир, син ишеттең бит, нәрсә аңладың мин җырлаган җырдай?
Я н г и р. Нәмә аңланыммы? Элек безнең халык күп михнәт күргән. Ә көй тип әйткән әйбер халык күңеленнән милли хис менәи туа.
Бәкер. Их син! Үзеңне эшчемен, Белорецкида биш ел корыч койдым дигән буласың. Милли хис! Без Гитлер Германиясендә. Монда — раса! Аңладыңмы? Сезнең бу сүзләрегез аның тегермәненә су кою!
Янгир. Гитлермы? Их һин, штюрмбанфюрер! Әле булһа бер нәмә- ие аералмайһың: бар буржуаз милләтчелек, бар халыксан милли хис. Әнә анда безнең Кызыл Армия граиицага етеп килә. Бу да милли хис. Ләкин был инде Ленин әйткән халыксыл милли горурлык! Ватаисыл, изге хис! Тизрәк шул Кызыл Армия килһеидә, безне был баидиттар кулыннан котка рһын тиген. Менә эш кайда!
68
Бэкер. Ә мин нәрсә әйтәм соң? Кызыл Армия шул. Ул килеп җитсәме! һи аннан!.. Күрербез, кайда калыр икән синең ул милләт, тел, шигырь дигән нәрсәләрең! Мировой революция булачак! Әйе, әйе. Син нәрсә баядан бирле миңа шулай карыйсың? (Кулы белән үзенең маңгаен тотып карый.) Юеш...
Я н г и р. Юеш шул. Карап торам, торам да юк икән, әй. Нәмә был, аслыктан еңеләюеңме тим, берзә һүзеңдең атай-инәһе юк бит, кустым!
Илстан. «Мин нәсел-нәсәпсез түгел».
Я н г и р. һин нәмә?
II л с т а н (стенадан укый). «Мин милли һәм бер үк вакытта интернациональ зур тәҗрибәгә ия...»
Б ә к е р. Ха-ха-ха-ха! Әнә кем еңеләйгән! «Милли һәм бер үк вакытта интернациональ!» Әнә шул стенадан буяу әрчеп, ниндидер немец милләтчеләре язган язудан укып акыл алырга калгач, булмый шул ул. Бу ил — /Маркс, Энгельс иле! Бу — беләсең килсә, Тельман иле! Менә сезгә кемнәрдән өйрәнергә кирәк!
Илстан (ашыгып кыра). Тельман... Тель... Әйе. Тельман!
Янгир. Нәмә тиһең? (Ашыгып килеп укый) Эрнст Тельман.
Б ә к е р. Юкны сөйләмәгез. Кая, кая?
Илстан. Бу Тельман. /Моны ул язган.
Бәкер (укый). Тельман?.. Ялган! Ул бу камерада ятмаган...
Янгир. Хәзер белербез. Укы.
И л с т а н. Мин монда тәрҗемә итеп яза бардым.
Янгир. Тссс... (Ишек шыгырдап ачыла, Муса кертелә.) Л1уса?
Бәкер. Я ничек? Яна нәрсә бармы?
М уса. Юк.
Янгир, һаман шул?
М уса. Шул.
Бәкер. Гаҗәп.
М уса. Ә нәрсә булырга тиеш соң? Кайда, Энгель кайтмадымыни?
Янгир, һин әйт, без монда нәмә таптык диген, кил әле. Илстан теге һин башлаган язуны әрсеп сыгарзы бит. Тельманныкы булып сыкты! (Аны алып килә.)
у с а. Тельманныкы? (Укый.) Эрнст Тельман!..
Илстан. Әйе. Шуны Алишка тапшырып ятам. Менә тәрҗемәсе. (Кәгазьне биреп, шакылдавында дәвам итә.)
М уса. Кара, нәрсә ди? (Укый.) «Мин үзем аңардан булган, минем яраткан халкым немец халкы...» Ә? (Көлә.) Менә ул! Фашистлар аны немец халкына хыянәт итте, ул үз милләтенең дошманы дип игълан иттеләр. Ә ул, Тельман, менә интернационалист булдым дип үз милләтен дошман күрүче бушбугазларга нинди шәп отпор бирә! Күрсеннәр!
Бәкер (алып). Юк, туктагыз! Ә монысы нәрсә?.. (Укый.) «Минем мактанычьш булган немец милләте кыю, горур һәм нык торучан милләт!»
Муса. Нык торучан шул. Тельман үзе дә шундый иык торучан, горур кеше түгелмени? Бу аның немецлыгы белән бер дә бәйләнмимени? Карагыз, бу сүзләрдә безгә дә өлеш бар бит. (Кинәт тәрәзәгә күзе төшеп, бердән артка кагылган кебек.) Нәрсә ул анда? (Яңадан тәрәзәгә килә төшеп, тышка карап тора.) Эшафот! (Күтәрелеп, берәм-берәм иптәшләренең йөзенә карый.) Иптәшләр! Тормышыбызның бу иң җаваплы, иң катгый минутында, шушы эшафот өстендә башыбыз палач балтасы астында торганда, без дә үзебезнең нинди горур бер халыкның уллары булуыбызны онытмыйк. Әби-бабайлар «Сер бирмик ятка!» дип җырлаган бит. Онытмыйк. Халкыбызның иң бөек сыйфаты булган түземлек, тәвәккәллек, ирлек чишмәсе безнең һәркайсыбызның үз йөрәк тамырыбызда тибә! Илстан, бирче миңа шул газетаның бер читен! (Аны ертып ала да бер якка утырып, кырыена ашыгып яза башлый.)
69
Бэкер. Янгир!
Янгир. Тссс! Ул яза! һаклаек! һин тәзрәлә тор, мин ишектә. (Илстанга астан төртә дә икәүләп аяк очына басып кына ишек ягына китеп, анда акрын гына икәү сөйләшәләр. Бәкерие күздә тотып.) Тегене күрәһеңме, бүген бөтенләй кылыннан тайды бит ул кеше.
Илстан. Беләсеңме, бая миндә бер шик туды. Аның әйләнгән саен безнең һәр сүздән милли чир эзләп маташуы юри безне провокацияләү өчен түгелме икән?
Я н г и р. Кеше бик үтә кызыл, үтә уяу булып кыландымы, артында бер әшәкелек көт тә тор.
Муса (яза-яза). Я, я? Алиш нәрсә әйтте?
Илстан. Шул. Ул да безнең кебек ачтай йөдәгән. Алай да ул рухлы. Котылу көне якын, ди, Кызыл Армия бүген...
Муса (язган хәлдә, аны бүлдереп). Акрын! Арабызда хыянәтче бар.
Бәкер (механик сискәнеп). Хыянәтче? Әһә!
Муса (йөзен күтәрмичә). Ул бездән йөзен яшерә алмас.
Илстан (коридорга колак салып). С-сс!..
Янгир (ишек күзләвегеннән карап). Юк, бүленмәгез. Үзебезнең Бельгия кайта!
Эн ге л ь м а н кертелә. Утыз яшьләрдә, какча, озын буйлы. Кара чәчле, бик тыйнак, әдәпле кеше.
Муса. Зигельман дус!
Энгель ман (җиңеннән бер төргәк чыгарып аңа суза). Сиңа.
Муса. Нәрсә бу? (Сүтеп карап.) Сии нәрсә, Энгель? Үз икмәгеңне— миңамы? Юк, юк. Рәхмәт. (Кире суза.)
Энгель ман (алмыйча). Мин бүген тегендә, сезнең Рәсәй хатыннары яткан баракта эшләдем, рамнар куйдым. Синең җырыңны анда да җырлыйлар икән. Моны сиңа андагы аналар җибәрде.
Муса. Аналар... Үзләренә тигән шушы паектан? Миңа? Ләкин... ләкин мин хәзер аны ашый алмыйм. (Уртага сындырып.) Илстан! Янгир! (Икесенә дә суза.)
Илстан. Нишлисең, Муса? (Аркасы белән әйләнә.)
Муса (Янгиргә). Син дә алмыйсың?.. Ул чагында... Юк, сез моны алыгыз. Беләсезме нәрсә? йөртергә алып чыкканда моны Алишка күчтәнәч итеп бирергә кирәк.
Я и г и р. Әйе, әйе. Алиш авыру. Был аңа тиеш.
Э и гел ьм а н (Мусага) Син... (йөзенә карый.) Тукта,., сии «булып кайттың» әллә?
Муса. Әйе... (Язганын Илстанга биреп, акрын гына.) Укыгыз да чүп савытына салып озатыгыз... (Энгельманга.) Син кил әле, дус кеше, моны кара! (Стенадагы язуны күрсәтә, Энгельман гаҗәпләнеп укый.)
Илстан (кәгазьне алып, Янгирга да күрсәтеп тотып, акрын гына укый). Русский товарищ. Ты сюда придешь. Я, татарский поэт Муса Джалиль, осужденный к смертной казни за коммунистическую деятельность, в последний час прошу известить моей семье по адресу... (Кәгазе кулыннан төшә башлый.)
Янгир (алып укый). Привет товарищам Фадееву, Бахметьеву, а так-же товарищам Татарской организации... Димәк... (Каядыр тышта тонык кына булып сәгать алтыга суга башлый.)
Муса. Нигә тындыгыз?
Илстан. Алты. Камераларда концерт башлана...
Муса. Ә нәрсә карап торабыз? Без дә концертыбызны башладык. (Уртага чыга.) Иптәшләр! Унҗиденче камераның үзешчән концертын башлыйбыз. Беренче номер. Мин хәзер сезгә үземнең бер шигыремне укыйм.
70
Янгир (кул чапкандай итеп), һорайбыз. Ләкин, Муса, һии шигыр- дең шундаен укы, хәтта иптәш Бәкергә дә тәэсир итәрлек булсын.
М уса. Бәкергә тәэсир итәргә дисеңме? Безнең шигырьләр нәрсә аңа? Эш юктан бер эш. Балалык. Алай да безнең биредә тамашачы аз. Аны да арагызга алыгыз.
Илстан. Уртага, уртага. (Янгир белән Илстан Бәкерне алга алып киләләр.)
Б ә к е р. Менә чудак халык!
Янгир (кул чапкан булып). Публика көтә, һорайбыз, һорайбыз! Муса (Бәкергә туры карый. Укый). «Кол».
Ул куркып дошман алдында Калтырап күтәрде кулларын. Сугышның иң кызган чагында, Ташлады кулыннан коралын.
Бәкер сискәнеп күзләрен йөртә һәм акрын гына җыерылып арткарак ышыклана.
Дошманы сүгенә, җикренә, Кулларын каерып бәйләде. Өстенә тау хәтле йөк төяп, Камчылап тылына әйдәде. Ул бара. Кан юа җилкәсен, Камчы һәм дошманы йөгеннән. Шәм кебек төз буе нишләсен? Көянтә шикелле бөгелгән.
Бәкер исенә килеп туранмакчы була, ләкин иңсәсе яңадан җыерыла, ул һаман чигенә, Муса һаман өстенә бара.
Кешелек сыйфаты бу чакта, Әйтегез, бармы бу мескендә? Аягы, куллары һәм хәтта Җаны да хуҗасы иркендә.
Юк сиңа кешечә көн итү, Бикләдең син гомер юлыңны, Дошманың алдында, егетем, Бер куркып күтәргәч кулыңны.
Я сугыш син яклап халкыңны, Я сайла кызганыч коллыкны. Беренче юл нинди данлыклы, Икенчесе нинди хурлыклы!
Бәкер (әле берсенә, әле икенчесенә карап, кинәт кычкырып җибәрә). Ә нигә миңа карыйсыз? Миңа ник шулай карыйсыз?
Муса. Тукта, син нигә кычкырасың?
Я н г и р. Бик. Муса бит шигырь генә укый, һии нәмә был?
Бәкер. Ә кем шулай плен төште? Минме? Минме?
Илстан. Әйе. Син! Син командаңны ташлап артка йөгердең! Син хәтта партбилетыңны да өзгәләп юлга ташлап калдырдың! Синең аркада командаң да башын югалтып, чолганышта калган.
Бәкер. Кем әйтә?
Илстан. Ә юк... бу бит шигырь генә... Шигырь әйтә.
Мусалар култыклашып артка китеп, нидер сөйләшәләр.
Бәкер (артларыннан) Ах, шигырь әйтә! Пожалыста, искусствогыз- ны сәхнәдә күрсәтегез, ләкин аны үлем камерасында утырган партия членына карата куллану... (Үз-үзенә.) Шигырь?.. Чынлап та, нәрсә укыды ул? Әфсүнме укып өрде? Әйтерсең, ул сүзләр түгел, йөземә нин
71
дидер утлы, трассалы пулялар белән кизәнде дә минем бөтен йөрәк тамырларыма хәтле тартышты. Ләкин бит бернәрсә дә юк! Тик мин үзем генә юләр кебек кычкырынам! (Ишеттереп.) Шигырьме? Юк! Бәкериең артында сезнең бу фокусларыгыз гына түгел, Совет трибуналы да берни дә таба алмас! Килер әнә, сугышып алырлар, шунда тотыгыз, ясагыз Бәкергә суд!
Муса (аның каршысына торып). Әйе, суд. Ә син ничек уйладың? Иптәшләр, шушының белән үзебезнең яшерен комитет исеменнән Совет судының хөкем мәҗлесен ачык дип игълан итәм. Безнең яшерен оешмабызның уналты әгъзасын һәм шул җөмләдән мине дә гестапога саткан хыянәтче безнең каршыбызда. Бәкер! Ул кеше — син!
Бәкер (үзе дә сизмәстән кинәт алга атылып). Юк, нигә мин? Нигә Илстан түгел? (Таянычсыз калып, акрын.) Кайда дәлил?.. (Кулын суза.) Дәлил?
Муса. Суд әгъзалары. Шушы язучыкны фаш итүегезне үтенәм! (Өчпочмаклы кәгазьне чыгарып Илстанга бирә.)
Бәкер. Алдыйсың!.. (Бердәй ташланып, кәгазьне сугып алып, кулына йомарлый.)
Көрәш башлана. Янгир аның җилкәсеннән эләктереп ала, ләкин кулында Бәкернең халаты гына кала. Бәке р шуып чыгып бер якка атыла. Аларга аркан торып кәгазьне авызына йотам дигәндә, Илстан кинәт аның арттан муенына беләген салып ияген артка шакара. Бәкернең хәле китеп, бармаклары ачылып, кәгазь идәнгә төшә.
Илстан (кәгазьне укый). «Муса Җәлил язган листовканың үз кулы белән төзәтелгән гранкасын аның матрацы астына куярмын. Сез шуннан тентеп алырсыз. Беккер Хайфельберг». Бәкер кулы.
Муса (кәгазьне алып, Бәкергә). Димәк, арест буласы төнне минем матрац астына моны син салдың? Әйт, хыянәтең кайчан башланды?
Бәкер (бөкрәеп сәке башына утырган хәлдә). Муса... Концлагерьда без асылырга тиеш идек!.. Син безне... (Калтырана.)
Муса. Әйе, концлагерьда? Безнең качуыбызны анда да дошманга син ачтың бит?
Илстан. Гөлгенәне язучы түгел дип Зәбих байга отвод бирүче — кем? Аны Крупп заводына коллыкка сатучы кем? Ул да син бит?
Муса. Кара син, кара бу кешенең пакь йөзенә. Таныйсыңмы? (Илстанны күрсәтә.)
Байрак итеп илгә турылыкны, Утны-суны кичте бу егет, Автоматы түгел, аты түгел, Анты белән көчле бу егет.
Сип аны нишләттең? Совет ягында син аны контр дип, милләтче дип саттың? Гитлер ягында син аны коммунист агитаторы дип гестапога саттың. Инде безгә тагын үз урыныңа хыянәтче дип аны ук тоттырмакчы булдың? Нәрсә өчен? Димәк, сиңа власьның кемнеке булуында аерма юк, сии тик үзеңә чин алу өчен аларга кеше сатып көн итүче? Шуның өчен син хәтта иптәшләреңне, халкыңны, ватаныңны да сатучы.
Бәкер (ятак өстендә почмакка җыерылып кергән хәлдә калка төшеп). Халык? Нинди «халык»? Кайда ул? Россиядәме? Германиядәме? Юк халык! Чыбыркы кемнеке — көтү шуныкы. Мин халыкка түгел, диктаторга хезмәт итәм.
М у с а. Шушының белән үзеңнең ватан һәм халык дошманы икәнеңне үз телеңнән икърар иттең! Тор аягыңа! Сии барлык бу авыр җинаятьләрең өчен безнең Совет законнары буенча суд тарафыннан атып үтерелергә хөкем ителдең! Кулыбызда ату коралы булмаганлыктан, буып үтерү кулланырга. Карарыбызны кул күтәрү белән раслыйбыз. (Кул күтәрәләр.)
72
Бэкер. Суд? (Мусага карап.) Бәлки син шушындый комедияләр белән үзеңне аклап калырмын дип уйлыйсыңдыр? Юк, Муса, хәзер эш тәмам, син соңга калдың. Мин инде «Муса сатылды» дип синең турыңда фронт аркылы үзебезнең якка хәбәр җибәрттем. Бу — бер. Икенчесе— берничә минуттан шушы эшафотта, Муса, сиңа хөкем. Бөтен төрмә алдында күрсәтмә җәза биреләчәк. Калганиарыгызга — төнге сәгать уникедә! Шулай булгач? Ләкин шуны бик яхшы бел, Муса, монда төрмәдә революция ясап маташуның, юкка үлүнең сиңа да, миңа да, беркемгә дә кирәге юк. Ә мин бит әле синең хакында, шулай ук синең хакында да, Илстан, сезнең хакыгызда да сөйләшеп карый алам.
Муса. Империя подданные булырга кул кую?
Б ә к е р. Әйе. Соңгы минутта бу сезгә мин эшли ала торган бердәнбер яхшылык. Юлымнан тотмагыз! (Ишеккә юнәлә. Каршыда Янгирны күреп тукталыбрак кала.)
Янгир. Ах, йөне коелган яман эт! (Аны салып җибәрә. Бәкер шыңшып артка барып төшә.) Тавышыңны гына сыгарып кара! (Муса белән Илстанга.) Күрдеңме һин ул ораторны! Д^енә шулай гестапода аңа бер генә һукканнар. Ул, эт, шундук шыңшып, ике кулын берьюлы күтәргән.
Бәкер (чигәсен тотып, кинәт сикереп торып). Миңа сугаргамы?- Мин сезне коткарып калырга теләдем... Миңа сугарга? (Ишеккә атылып). Җибәр, Энгельман.
Энгельман (ишеккә аркасы белән торып). Юк, җибәрми Энгельман! Мин үзем дә синең кебек бер сатлык аркасында монда утырам.
Бәкер (торып, ике ягында ике пычак белән торган Янгир белән Илстанны күреп, куркып). Сез?.. (Чигенә.) Иптәшләр...
М уса (ике простыняның очын бергә бәйәп, йөзен читкә борып аңа суза).
Бәкер (дерелдәп, идәндә тезләнеп шуып). Муса!.. Атам хакына!.. Син беләсең- Ул бит иң фәкыйрь, көтүче Хайрулла иде. Мин...
Мус а. Әгәр дә син бай улы булсаң, әле син безгә хыянәт итсәң дә үз сыйныфыңа хыянәт итмәгәнсең дип уйларга юл калыр иде. Бөтен бәла дә шунда. Син үз карьераң өчен иптәшләреңне дә, илеңне дә, халкыңны да, үзеңне дә — барын да сатучы, коеп куйган сатлык! Үсенгән кеше!
Янгир. Әй, үзем генә буаем шул Гитлер көсегеи!
Муса кулыннан простыняны алып өстенә бара.
Бәкер. (сәкегә җитеп). Кирәкми! (Аның кулыннан простыняны ала.) Миңа тотынмагыз! (Табуретка менә, тәрәзә тимеренә эләктерә. Тиз генә әйләнеп, өсләренә карап.) А... Гитлермы? Ул... Җиңелде..: Ләкин... Яратмыйм мин сезне! Җыен плебей! Сарыклар! (Бауны муенына чала. Табуретны тибеп җибәрә дә асылган килеш кала. Янгир простыняны битенә каплый.)
Муса (Энгельманга). Энгельман! (Бер ташны кузгатып, кечкенә кулда төпләнгән бер дәфтәр чыгара.) Безнең хәлне үзең күрәсең. Минем сиңа бер үтенечем бар.
Энгельман. Әйт, нинди үтенеч?
Муса. Шушы бер учка сыярлык дәфтәр. Бу минем гаиләмә, халкыма булган соңгы әманәтем. Бүген — бар Муса шушында. Аны синең кулыңа тапшырам, сакла. Әгәр дә син исән калсаң, сугыштан соң кайсы илдә генә булсаң да син аны безнең Совет консуллыгына кертеп тапшыр.
Энгельман. Муса. Күпме айлар буена без синең белән ялгыз да, бергә дә бер камерада утырдык! Син бу дәфтәрне минем алдымда ясадың, минем алдымда яздың. Мин аларны укый белмим. Син яхшы шагыйрьме, начармы — аны да мин белмим. Ләкин мин бер нәрсәне бе- ләм — син яхшы кеше. Фашистлар сине күпме генә үлемгә хөкем
73
итмәсеннәр, синең рухыңны бервакытта да ия алмадлыар, син һаман шулай ук тыныч, шулай ук сабыр булдың! Инде бүген минем камера иптәшем, шундый кеше, миннән нидео эшләргә сорый икән, аны үтәми калу миңа мөмкин түгел! (Дәфтәрне яшерә.)
Тышта быргы.
Муса. Бу миңа, Илстан! (Күзләренә карап.) Шул эт хакында соңгы вакытта мин хәтта синнән дә, синең кебек кешедән дә, сакланырга мәҗбүр булдым. Бәхил бул! (Коча, үбә.)
Илстан. Л^уса!
Муса (аларның кулларыннан алып, текәлеп карап тора). Палач балтасы башымны муенымнан аерганда да күзләремдә сезнең кебек яхшы дусларның сурәте китмәсен!
Тыштан Бу р м а и, 3 о м м е р ф и л ь д, ике каравыл керә. Ишек ачык кала, анда, коридорда, төенчек күтәргән Эмилия тора.
Бурман. Аякка басыгыз! (Кулындагы кәгазьгә карап.) Номер җиде йөз дә бер! (Мусага туктый.) Номерыгызны салыгыз! (Муенындагы номер бляхасын салдырып ала.) Хөкем җәзасы өчен төрмә йортына чыгарыласыз. Сез әзерме?
М уса. Әзер.
Бурман. Барлык арестантларга да җәза вакытында йортта булырга! (Кәгазен карый.) Номер ноль дә җитмеш ике! Төрмәдән чыгарырга. Кайда ул?
3 о м м е р ф и л ь д. Киемнәрен алыштырырга мөмкин. (Эмилиягә.) Фрейлейн, керегез.
Ишектән (Эмилия керә.
Бурман. Кайда ул?
Янгир, һоңга калдыгыз, майн гер, әнә ул.
Бурман. Ә? (Мәче кебек менеп, простыняны ачып.) Бу ни? (Зом- мерфильд алдына килеп честь биреп.) Номер ноль дә җитмеш ике асылган, майн штурмбаннфюрер.
Эмилия (килеп, Бәкерне күреп). Бәкер әфәнде! Ах! (һушы китә.)
3 о м м е р ф и л ь д. Төрмәдә кеше асу?.. Ә? Бу ни?
Муса. Бумы? Аңламыйсызмыни? Бу әле безнең халкыбызның бер дошманы Хайфуллин бүген шулай үзен асты, иртәгә немец халкының Һәм башка халыкларның дошманы булган Гитлер дә, аның өере булган сез дә шулай берәм-берәм үзегезгә үзегез кул салачаксыз. Әзерләнегез!
Ишеккә юнәлә. Ишектәге бер каравыл аның иңсәсенә кара плащ яба һәм ул караңгылыкка кереп югала.
П д р д ә.
,ЭПИЛОГ
Муса квартирасы. Төн. Түрдә тәрәзә: аңа югарыдай бөтен стена буйлап штор төшерелгән. Мусаның язу өстәле. Аның бер почмагында кечкенә шкаф өстендә янчелгән каска. Шунда ук радиоалгыч. Өстәлдә кечкенә кара абажурдан төшкән бер уч якты Ә м и н ә н е ң җитди чыраен чагылдыра. Ул корректура карый, оригиналы белән чагыштыра.
Әминә (укый). «Тәнем белән синнән аерылсам да, үлем белән синнән аерылмам!» ...Аерылмам... (Кинәт сискәнеп, алдындагы Муса рәсеменә карап, урынына баса.) Муса, син миңа шулай дип эндәштең!.. Чыннан да!.. Ул һәр шигыре, һәр сүзе артыннан үзе терелә. Юк, мин ахры хыялланам, шашам аның белән. Нәрсә бу? (Телефон шалтырый. Трубканы алып.) Исәнмесез. Мусаның ничек үлүе турындамы? Әйтә
1
алам: безнең армия Берлинны алгач, Моабит төрмәсендә аның бер язуын тапканнар. Әйе, газет читенә язган. Сез аның белән үзегез дә таныш? Әйе, ә нәрсә? Күңелсез хәбәр дисез? Кем тараткан? Хайфуллип? Бәкер Хайфуллип? Кайда соң ул кеше? Язып калдырган? Ә нәрсә дип язган ди? Юк, сез әйтегез... Хыянәтче? Муса!.. Ә юк!.. Юк, юк! Моңа безнең илебез, халкыбыз ышанмас!.. (Кинәт үзен авыр хис итеп телефонны куя. Механик рәвештә, касканы кулына ала. Яньчелгән урынын күреп.) Пуля эзе!.. (Каска кулыннан төшә, хәлсезләнеп.) Муса! (Маңгаен тотып радиоаппарат өстенә сыгылып төшә.)
Аппаратта ут кабынып, ерактан нечкә кылларда моңлы симфония ишетелә башлый. Бүлмә караңгылана. Музыка катыланып, кискен трубалар авазы катыша. Кинәт тәрәзә шторы урынында кызыл шәүлә төшеп, Берлинда төрмә йорты чагыла. Урталыкта эшафот, аның дүрт башында утлы факеллар белән дүрт факелчы тора. Артта төрмә стенасы буйлап, баскыч, сәндрәләрендә арестантлар торалар, аларның | берләре түбәндә күкрәктән генә, икенчеләре билдән һәм шулай сынык сызыкта күренәләр. Астан эшафот баскычына карап плащ ябынган, кулы богаулы бер тоткын күтәрелә. Аның артында Б у р м а н.
Бур м а н. Арестантлар! Бөек империянең һөҗүм итүче кораллы көчләрен таркату юлында көрәш алып баручы коммунист комиссары .Муса Җәлилгә сезнең каршыгызда, махсус корылган шушы эшафотта, үлем җәзасы бирелә! (Аның плащын ала.) Мәгыоп! Син балта астында!
М уса (балта астында торган хәлдә).
Сиңа миннән хәбәр китерсәләр, «Алмаштырган илен», — дисәләр, Син ышанма, бәгърем!
Мондый сүзне
Дуслар әйтмәс, мине сөйсәләр!
Бурман (палачка). Молчать! Туктатырга аны! һайт махин! һайт! М у с а.
Үлгәндә дә йөрәк туры калыр Шигыремдәге изге антына, Бар җырымны илгә багышладым, Гомеремне дә бирәм халкыма.
Арестантлар (кинәт Мусаның җырын җырлап).
Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә һәм үләргә кыю ир булып. Гомрем минем моңлы бер җыр иде, Үлемем дә яңрар җыр булып.
Бурман. Гимн? һайт махин, һайт!
JVlyca өстендә балта механик рәвештә гөжләп чагыла. Факел шәүләләре ул күренешне каплый. Артта автомат тавышлары астында ерак хор кабатлана:
Гомерем минем моңлы бер җыр иде, Үлемем дә яңрар җыр булып!
Пәрдә.