ХРОНИКА
ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ
Январь аенда Татарстан язучылары союзы каршындагы иҗат секцияләрендә отчет- сайлау җыелышлары булып үтте.
14 январьда проза секциясе Г. Мннский- ның отчет докладын тыңлады.
— Прозабыз тагын бер елны, гаҗәеп гүзәл бер елны үтте, — диде докладчы. — 1956 ел бер прозабыз өчен генә түгел, ә гомумән татар совет әдәбияты өчен киеренке иҗат елы булды. Узган 1956 ел безнең әдәби хәзинәбезне Г. Ибраһимов, Ш. Госманов, К. Тинчурпн кебек худож-никларның томнары белән баетты.
Г. Минский, татар әдәбияты һәм сәнгатенең быел Мәскәүдә булачак декадасына хәзерлек мәсьәләләренә тукталып үткәннән соң, секциянең эшен конкрет анализлауга күчә. Секция үзенең эшен, нигездә, яңа әсәрләрне кулъязма хәлендә укып тикшерү, фикер алышу тәртибендә алып барган. Докладчы узган елда матбугат битләрендә чыккан проза әсәрләренең сан ягыннан аз булуын әйтә. «Совет әдәбияты» журналында 9 хикәя, бер роман, «Совет Татарстаны» газетасында конкурска килгән берничә кыска хикәя басыла. Яшь язучы Н. Фәттәхнең «Сезнеңчә ничек?» романына тукталып, докладчы әсәрнең уңай һәм кимчелекле якларын анализлый:
— Роман, художество әсәре буларак, укучы яшьләрдә уңай фикер уятты. Романда бик матур тасвирланган табигать күренешләре, аерым-аерым хезмәт процесслары бар. Болар, укыган чакта, чыннан да тирән канәгатьләнү тудыралар, — ди Минский. Ләкин, аның фикеренчә, әсәрнең зур гына кимчелеге дә бар. Романдагы төп конфликт героинянең интим кичерешләрен, мәхәббәт маҗараларын тасвирлау рамкасында гына калмыйча, студентлар белән җанлы тормыш арасындагы мөнәсәбәтләргә кадәр күтәрелеп үсәргә тиеш иде. Язучы, әгәр дә ул чын художник икән, үзе яшәгән заманның таләпләре, әдәбият алдында торган бурычлар белән исәпләшмичә кала алмый. Саф мәхәббәт хисләре белән канат-ланып, зур идеаллар белән янып яшәүне җенси кызыгулар белән мавыгып яшәүгә алмаштырган Ида образының әсәрдә үзәк урынны алырга хаклы булуын Минский шик астына куя. Тормышта булып торган һәрбер хәл роман, хикәя битләрендә дә урын алырга хаклы дигән сүз түгел. Тор-мыштан алып язу — тормыштагы вакыйгаларны сайлап ала белү ул, ди докладчы. Аннары ул секциядә тикшерелгән башка әсәрләргә: Г. Әпсәләмовның эшчеләр тормышына багышланган яңа романына, М. Шәйминең «Сынау» исемле повестена, А. Расихның «Каһәр төшкән тел» дигән повестена һәм яңа романына тукталып үтә.
Иҗат дуслыгы һәм тәнкыйть мәсьәләләренә докладта шактый зур урын бирелде. Узган елда кыска хикәяләр буенча «Совет Татарстаны» газетасы оештырган конкурсның тиешле югарылыкта узмавы, күп кенә олы язучыларның конкурска катнашмый калуы әйтелде. Иң соңында язучыларның бердәнбер әдәби органы булган «Совет әдәбияты» журналын яхшырту эше белән Татарстан язучылары союзының шөгыльләнмәве тәнкыйть ителде.
Фикер алышуда Г. Әпсәләмов, И. Гази, Ә. Еники, М. Әмир, Ф. Хөсни, А. Расих, Г. Бәширов, А Шамов һ. б. лар катнашты. Чыгып сөйләүчеләр докладта бәхәс кузгатырлык кайбер җитди генә мәсьәләләр күтәрелү белән бергә, 1956 елдагы прозага җитәрлек анализ булмавын, әдәби мәсьә-ләләрнең азрак кузгатылуын әйттеләр.
— Безнең әсәрләрдә тормышны ышандыра торган итеп, объектив итеп сурәтләү җитми. Авторның художниклыгы, аның гражданлыгы йомылып кала. Тормыш бөтен каршылыкларында, эпик чынлыгында күрсәтелеп җитми, — диде Ф. Хөсни һәм мисалга И. Газиның «Гади кешеләр» (Габитов образы), М. Әмирнең «Ялантау кешеләре» романнарын китереп үтте.
М. Әмир докладта һәм башка чыгышларда 1956 елдагы хикәяләрнең сыйфаты аннан элекке елдагыларга караганда түбән дигән фикер белән килешмичә, Ф. Хөснинең «Чыбыркы», Ә. Еникинең «Кем җырлый» исемле хикәяләрен яхшы әсәрләр дип бәяләде. Докладчының «Сез-неңчә ничек?» романына биргән бәясенә кушылмыйча. Г. Минскнйның әсәргә Сә- гыйть белән Ида мөнәсәбәте ягыннан гына каравын, романда бүтән, зуррак проблемалар да кузгатылуын әйтте.
Җыелышта секциянең яңа бюросы сайланды. Бюро составына Г. Минский (председатель), Ә. Еники, Ф. Хөсни, С. Сабиров, Н. Фәттәх керде.
16 январьда тәнкыйтьчеләр секциясенең җыелышы булып узды. Җыелышка Ф. Хөсни, Г. Халит, Н Тыйззәтуллин, И. Нуруллин, Г. Ахунов һ. бГ лар катнашты.
Тәнкыйтьче Г. Халит секциянең еллык эшенә ясаган отчетында секция утырыш
126
ларында хәзерге һәм классик әдәбиятны өйрәнү мәсьәләләренә караган хезмәтләр тикшерелүен әйтеп үтте. Ләкин секция әле үзенең эшен җитәрлек дәрәҗәдә җанландыра алмаган. Тәҗрибәле, олы тәнкыйтьчеләрнең актив катнашмавы, яшь тәнкыйтьчеләрнең хәзерге әдәбият мәсьәләләреннән читләшеп, академизмга бирелүләре, яшьләргә тиешле дәрәҗәдә ярдәм ителмәве секция эшенең кимчелеге итеп күрсә-телде.
Җыелыш Г. Халит, Ңур_Гь1ЦЗДӘтуллиң, Баян Гыйззәтуллин, Г. Кашшаф, Н. Юзеев составында яңа бюро сайлады.
Шагыйрьләр секциясенең отчет-сайлау җыелышы 23 январьда булды. Секциянең үткән елдагы эше буенча бюро җитәкчесе Ә. Давыдов доклад ясады. Докладчы 1956 елда китап булып басылып чыккан поэтик әсәрләргә тукталды. Шагыйрь Ш. Маннурның «Җир-әнкәнең сылу кызы» дигән повестенда күңелдә калырлык матур гына образлар бар (Равил, Гөлфая образлары). Равилнең үткәннәрен хәтерләү моментлары повестьта көчле тасвирланган. Әсәрдәге кимчелекләрнең берсе итеп нефтьне су басымы ярдәмендә чыгару мәсьәләсенең повестька органик рәвештә кермәгәнлеге әйтелә. Шулай ук вакыйгаларның тиешенчә үстерелеп бетмәве, образларны, вакыйгаларны урыны-урыны белән авторның сөйләү юлы белән генә ачарга омтылуы, Зәйнак образының эшләнеп җитмәве әсәрнең кыйммәтен шактый киметә. 3. Нуриның «Күтәрелү» исемле шигъри очергы да кимчелекләрдән азат түгел. Әсәр укучыны үзенә җәлеп итәрлек булып җитмәгән. Шагыйрь образларны камилләштерүгә игътибар итмәгән.
Узган елда поэзия әсәрләре өчен материал сайлауда вак нәрсәләр белән мавыгу сизелә. М. Хөсәен шигырьләренә тукталып, докладчы, шагыйрь укучыны дулкынландырырлык кайбер лирик шигырьләр тудырса да, һаман да корырак нәрсәләр язудан котыла алмый. Мәсәлән, «Ак каеннар», «Аккош күле» шигырьләре шундый, ди. Ә. Давыдов, поэтик фикер тыгызлыгы мәсьәләсе турында сөйләп, моңа X. Туфанның «Кояш чыга Арча кырыннан», «Иртәләр җитте исә» шигырьләрен мисал итеп китерә. Г. Латыйпның «Шатлыклы көндә» шигыре үрнәгендә әсәрдәге вакыйгаларның үстерелмичә, ярты юлда калуын күрсәтә. Докладчы шулай ук 3. Мәҗитовнын *Ак каеннар» җыентыгына, «Үсү юлы» альма-нахындагы шигырьләргә тукталып, андагы кимчелекләрне ачып үтә.
Доклад буенча фикер алышуда 3. Мансур, Ш. Мөдәррис, Г. Хуҗи, М. Хөсәен, М. Садри, X. Туфан, М. Мазунов, Г. Латыйпов Ә. Юныс, М. Львов, Ф. Хөсни, 3. Мәҗитов, Н. Дәүли, С. Хәким катнашты. Чыгып сөйләүчеләр шагыйрьләр секциясенең күп кенә эшләр башкаруын әйттеләр, докладта кузгатылган мәсьәләләр буенча җанлы гына фикер алышулар булды.
— Секция үзебезнең шагыйрьләрне рус укучысына җиткерү юлында шактый күп көч куйды. Өлкәненнән алып кечесенә кадәр һәр шагыйребезнең русчага тәрҗемә ителгән шигырьләре бар хәзер, — диде С. Хәким.
Поэзиябез 1956 елда кайбер уңышларга ирешсә дә, шагыйрьләребезнең көндәлек актуаль темаларга язган әсәрләре аз булды, шигырьләребезнец күпчелегенә фикер байлыгы җитми, вак нәрсәләр белән мавыгу сизелә, диделәр чыгып сөйләүчеләр.
— Безнең шигырьләребездә халыкчанлык җитеп бетми. Ил язмышы, халык язмышы өчен янып язылган шигырьләр аз. Зур темаларны, күпчелек очракта, таптап кына үтәбез кебек, — диде Ф. Хөсни. Мисалга Г. Латыйп белән 3. Нуриның «Совет әдәбияты» журналында (7 нче санда) басылган шигырьләрен китереп, авторларның мәсьәләне тиешле дәрәҗәдә күтәрә алмауларын, вакланып калуларын әйтә.
X. Туфан үзенең чыгышында шагыйрьләр арасындагы иҗат дуслыгына туктала.
— Басылып чыккан китаплар турында фикер әйтүне җанландырасы бар. һәр шагыйрь турында безнең уртак фикеребез булырга тиеш. Поэзия өлкәсендәге проблемаларны гомуми көч белән хәл итәргә кирәк, ди.
Җыелыш шагыйрьләр секциясенең яңа бюросын сайлады. Бюро составына Ә. Исхак (председатель), Ә. Давыдов, X. Туфан, Н. Арсланов, Ә. Юныс керде.
24 январьда драма секциясенең отчет- сайлау җыелышы булды. Секция җитәкчесе драматург Р. Ишморат үзенең докладында, соңгы ел ярым-ике ел эчендә татар совет драматургиясендә зур гына җанлану барлыгын, 1955—56 елларда профес-сиональ сәхнәләр өчен утыздан артык әсәр язылуын, драматургиябезгә күп кенә яшь авторлар килүен әйтеп, әсәрләргә аерым- аерым тукталып үтте, уңай һәм кимчелекле якларын күрсәтте. Узган елда иҗат ителгән әсәрләрнең иң уңышлыларыннан берсе — Н. Исәнбәтнең «Муса Җәлил» трагедиясе, диде докладчы. Драматург герой шагыйрь М. Җәлилнең чын, җанлы образын тудыра алган. Трагедиянең сюжеты төзек эшләнгән, теле үткен. Муса образы, ак эмигрант Зәбих Альбекрв, аның анасы Газизә карчык образлары оста художник кулы белән язылганнар. Докладчы шулай ук башка күп кенә әсәрләрнең уңай якларына, анда кузгатылган мәсьәләләргә тукталып китә. Ләкин соңгы елларда безнең авторлар күбрәк көнкүреш темаларына, семья эчендәге талашлар, ир белән хатынның аерылышулары, яңадан кушылулары, я булмаса шуңа охшашлырак хәлләр турында язалар. Чорыбызның үзәк темаларына, социаль мотивларга нигезләнгән, илебездәге зур тарихи үзгәрешләрне чагылдырган пьесаларыбыз аз әле, ди докладчы. Балалар сәхнәсе, мәктәй сәхнәсе өчен язылган пьесалар юк дәрәҗәсендә. Культура министрлыгы белән Мәгариф министрлыгының да, Комсомолның Өлкә Комитетының да һәм Халык иҗаты йортының да бу турыда кайгыртмавын әйтә. Драма секциясенең эшенә тукталып.
секциянең эше бик күп канәгатьләнерлек түгел әле, тикшерелә торган әсәрләргә тирән анализ бирү җитми, ди оратор. Докладта шулай ук яшь драматурглар белән эшләү, аларга ярдәм күрсәтү мәсьәләләренә дә урын бирелде.
Фикер алышуда Ф. Хөсни, А. Әхмәт Г. Насрый, Б. Гыйззәт, Ш. Мөдәррис, Ә. Камал, Э. Шамиль һ. б. иптәшләр катнаштылар.
Җыелышта сайланган яңа бюро составына Р. Ишморат, Г. Насрый, Ә. Камал, Б. Гыйззәт, Ш. Хөсәенов керде.
ЯЗУЧЫЛАР — ДЕПУТАТЛЫККА КАНДИДАТ
31 нче январьда Г. Тукай исемендәге клубта җирле советларга депутатлыкка кандидатлар күрсәтү буенча язучыларның гомуми җыелышы булды. Җыелышка катнашучылар хезмәт ияләре депутатларының Казан шәһәр Советына депутатлыкка кандидат итеп, 6 нчы сайлау округы буенча язучы М. Әмирне һәм 126 нчы округ буенча шагыйрь С. Хәкимне бертавыштан тәкъдим иттеләр.
МИРСӘЙ ӘМИРГӘ 50 яшь
Шушы елның январь аенда язучы Мирсәй Әмиргә 50 яшь, иҗади эшчәнле- генә 30 ел тулды. Җәмәгатьчелек күренекле язучының юбилеен киң рәвештә билгеләп үтте. 8 январьда Татар дәүләт академия театрында юбилей кичәсе булды. Мирсәй Әмирнең тормыш һәм иҗат юлы турында язучы X. Госман доклад сөйләде. Юбиляргә котлау адреслары тапшырылды. Кичәнең икенче бүлегендә артистлар көче белән зур концерт куелды. Мирсәй Әмир, татар әдәбиятын үстерүдәге зур хезмәтләре өчен, хөкүмәтебез тарафыннан Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнде.
ШАГЫЙРЬ МИХАИЛ ЛУКОНИН БЕЛӘН ОЧРАШУ
Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасына хәзерлек уңае белән Казанга күренекле рус шагыйре Михаил Луконин килде.
8. февральдә язучыларның Тукай исемендәге клубында язучылар, журналистлар, студентлар Луконин белән очраштылар. Очрашу җанлы һәм күңелле үтте. Шагыйрь М. Львов Луконин турында кыс- кача кереш сүз сөйләде, аннан соң Москва кунагы үзенең төрле елларда язган ши-гырьләрен һәм поэмаларыннан өзекләр укыды. Залда утыручылар М. Луконинга әдәби мәсьәләләр буенча бик күп сораулар бирделәр. Шагыйрь белән очрашу бүгенге поэзия турындагы сөйләшүгә әверелде.
ЯЗУЧЫ ИБРАҺИМ ГАЗИНЫҢ ХЕЗМӘТ КЫЗЫЛ БАЙРАГЫ
ОРДЕНЫ БЕЛӘН БҮЛӘКЛӘНҮЕ
16 февральдә СССР Верховный Советы өчен, 50 яшь тулу уңае белән, Хезмәт Кы
Президиумы язучы Ибраһим Газины татар зыл Байрагы ордены белән бүләкләде,
совет әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре