«КЕШЕЛӘР ҺӘМ ДӘРӘҖӘЛӘР»
1956 нчы елгы «Знамя» журналының җиденче, сигезенче һәм тугызынчы китапларында К. Лебедевның «Кешеләр һәм дәрәҗәләр» дигән яңа романы басылып чыкты.
Татарстан укучылары өчен К. Ле-бедев яңа исем түгел. Моннан җиде ел элек Казанда аның «Сыналу көннәре» дигән беренче романы басылып чыккан иде. Вакытында бу әсәр күп бәхәсләр тудырды. Роман совет яшьләренең Бөек Ватан сугышы елларындагы катлаулы тормышларын сурәтләүгә багышланып, анда чын совет кешеләренең авыр сыналу көннәрендә характерлары ничек чыныгуы күрсәтелгән иде.
Язучының яңа китабы бездә яңадан кызыксыну уята. Бу әсәрендә К. Лебедев укучыларны фән эшчеләре арасына, югары уку йортлары дөньясына алып керә.
8* 115
Казан һәм Татарстан укучылары массасында язучының бу яңа әсәре аеруча зур кызыксыну уятты, һәм, әйтергә кирәк, моның өчен аларның бөтен нигезләре бар. Дөрес, вакый-галарның кайда баруы турында ро-манда төгәл әйтелмәгән, ләкин ка- занлылар тексттагы аерым билгеләргә һәм детальләргә карап та әсәрнең Казан югары уку йортлары һәм фән эшчеләре тормышыннан, ягъни «урындагы материалдан» файдаланып язылганлыгын бик җиңел күрә алачаклар.
Әлбәттә, моңа нигезләнеп, К- Ле-бедев күрсәткән характерлар һәм ва-кыйгалар бары тик Казан галимнәре өчен генә хас һәгл алар дөньясы өчен генә әһәмиятле икән, дип уйларга ярамый. Шулай ук әсәр геройларында реаль тормыштагы теге яки бу кешенең копиясен күрү һәм К. Лебедев үзенең әсәрендә бары тик реаль фактларны, вакыйгаларны гына тасвирлаган, дип уйлау да һич дөрес булмас иде. К. Лебедев тудырган геройлар һәм конфликтлар гомумән безнең югары уку йортларындагы фәнни тормыш чынбарлыгын чагылдыралар, һәм бу роман шуның белән әһәмиятле дә. Автор үз образларын һәм әсәрдәге вакыйгаларны мөмкин кадәр гомумиләштерергә омтылган.
Фән өлкәсендә эшләргә килүчеләр-нең төрлесе була, һәм аларның һәрберсе дә фәнне алга таба үстерү, халыкка хезмәт итү өчен килми. Алар арасында бөтенләй икенче ният белән килүчеләр дә бар. Кайбер комсыз, шөһрәт яратучы кешеләр, эгоистлар, фәнне нәкъ үз интереслары өчен файдаланырга тырышалар. Джоның ачык мисалы профессор Мещеряков образында күренә.
Мещеряков барыннан да бигрәк үзен ярата, аның өчен үзеннән дә сәләтлерәк, өстенрәк кеше юк, һәм ул бөтен җаны-тәие белән шуны расларга тели. Кайчандыр, фәнни карьераның түбәнге баскычында, Меще- ряковтагы бу теләк аңа катлаулы бер фәнни мәсьәләне уңышлы чишәргә ярдәм итә. Бу уңыштан соң ул үзенә дан, дәрәҗә яулап ала, фән кешеләре арасында авторитет белән файдалана башлый. Бу уңыш һәм шөһрәт Мещеряковның бөтенләй башын әйләндереп җибәрә.
Ләкин роман шөһрәт сөючелекнең бер үзен генә гаепләми. Ул Мещеряков кебек тыштан ялтыравык кешеләрнең рухи яктан ярлы һәм җәмгыять, фән өчен файдасыз буш куыклар булып әверелүләрен дә күрсәтә. Бары тик шәхси уңышларга омтылу Мещеряковның эшендә үзенә аерым бер стиль, метод барлыкка китерә. Ул зур хезмәт куюны, вакытында башкаруны сорый торган эшләрдән читләшергә тырыша.
Тышкы яктан караганда Мещеряков кафедрасында фәнни эш бик яхшы барган кебек. Аның җитәкчелегендә тикшеренүләр алып барыла, диссертацияләр языла һәм яклана. Ләкин бу эшләр ничек башкарыла соң, нинди диссертацияләр соң алар? «Гыйльми дәрәҗә алу өчен монда әллә нинди талантлар кирәкми: ЛАе- щеряков кафедрасында фикер йөртүне яратмыйлар, бары тик тыңлау- чан булырга да эшләргә генә кирәк». Билгеле инде, мондый методлар белән эшләнгән эшләр файдалы эш була алмыйлар.
Ләкин Мещеряков файдасыз гына түгел, ул — зарарлы да. Аңардан бернәрсәгә бернинди дә файда юк, ә зарар — артыгы белән.
Бу нәрсә бигрәк тә Мещеряковның Беркутов белән булган бәрелешендә ачык күренә.
Беркутов, ЛАещеряковның рөхсә-теннән башка һәм аңардан бөтенләй мөстәкыйль рәвештә, махсус фәнни мәсьәлә чишә. Мещеряков, хурланып, Беркутовның эшенә комачаулау нияте белән, ул алган фәнни теманың әһәмиятсезлеге турында шау- шу куптара. Беркутовның хезмәте практик әһәмияткә ия — ул клиникада файдаланыла ала. Фәнни эшнең практик яктан медицинада кулланы-луын таләп итү, Мещеряков фике- ренчә, «примитив фикер йөртү үрнәге» булудан башка берни дә түгел. Аның уенча «саф фән» практикадан югары, һәм чын галим булган кеше практик мәсьәләләр белән шөгыльләнергә тиеш түгел. Моны аңлавы җиңел. Аның карамагындагы лабораториядә үткәрелгән тикшеренүләр медицинага берни дә бирә ал
116
мыйлар. һәм Мещеряковның инстин-кты практик файда китерүче галим-нәрне үзенә дошман күрә.
Романның икенче бер төп сюжет сызыгы аспирант Карчевский обра-зында чагыла. Мещеряков Карчев- скийга үзе бик зур өметләр баглап йөргән бер эшне тапшыра. Беренче тәҗрибәләр Мещеряков көткән нәти-җәләрне бирмиләр. Бу хәл аны бик нык ярсыта, һәм анарда Карчевский- га карата ризасызлык туа. Ләкин тәҗрибәләр, Карчевский никадәр генә теләмәсен, барыбер Мещеряков көткән нәтиҗәләрне бирә алмыйлар, чөнки алар ялган идеягә нигезләнгән булалар. Ахырда Карчевский, күп уйлап тормыйча, тәҗрибә нәтиҗәләрен Мещеряков теләгәнчә итеп төзәтеп куя.
Бу вакыйгада Карчевскийның бөтен характеры ачыла: дөреслекне яклыймы яки ялганлыймы — аның өчен барыбер, әгәр кирәк икән — ул ялганлаячак, кирәк түгел икән — намуслы булып калачак. Биредә Карчевский характерындагы иң төп үзенчәлек — цинизм, принципсызлык ярылып ята.
Карчевский образында безнең фән тормышындагы күп таралган бәла — принципсызлык һәм шәхси интереслар өчен гыйльми дәрәҗә алырга омтылу күренеше чагыла. Бу — көннең кадагына суга торган образ. Нәкъ менә хәзер партия һәм хөкүмәт фәнни кадрлар хәзерләүдә, диссертацияләр яклау һәм гыйльми исемнәр бирү практикасында булган җитешсезлекләрне бетерү мәсьәләсен җитди һәхм кискен итеп куйды.
К. Лебедев үзенең әсәрендә инди-видуалист типларны күрсәтү белән генә чикләнмәгән, ул шулай ук бу черек калдыкларга каршы торырдай, сәламәт фикерле иҗади көчләрне дә тасвирларга тырышкан.
Радин тибы аеруча уңышлы.
Бу галим, бер караганда, артта калган кеше кебек күренә. Институтта аны «бйгүк хәзерге заман кешесе» түгел дип йөртәләр, һәм бу дөрестән дә шулай. Революциягә кадәрге университетларның берсендә профессор булып торган күренекле галимнең улы Радин, яшьтән үк «университет автономиясе» рухында, политикадан читтә тәрбияләнеп үсә. Бу иске карашларның калдыклары Радинда хәзерге көнгә кадәр яшәп киләләр.
Ләкин болар барысы да бары тик Радинның тышкы тормышын харак-терлый торган искедән калган чүп- чарлар гына. Моның астында сәламәт иҗади орлык ятканын күрми калу мөмкин түгел. «Профессор бәй- сезлеге рухы»ннан тыш, Радин мирас итеп әтисеннән, күренекле галим— дарвинчыдан, тагын күп кенә яхшы сыйфатлар да алып кала, ул, галим буларак, бик намуслы, принципиаль һәм фәнгә иҗади караучы кеше, һәм бу аның характерындагы иң әһәмиятле сыйфат. Ул иҗат эшендә ару-талуны белми. Егерме ел буена студент-медикларга лекцияләр укып килү белән бергә, ул — бик күп яхшы фәнни хезмәтләрнең авторы. Ул фәндә вак-төягенәчә намуслы булуны, дөреслекне ярата. Искедән калган чүп-чарлар түгел, ә нәкъ менә шул принципиальлек, намуслылык аның хәзерге заман фәнендәге һәм җәмәгать тормышындагы ролен билгели дә инде. Радинның күп кенә карашлары һәм сүзләре никадәр генә искергән булмасыннар, ул үзенең хезмәте һәм эшләре белән фәннең үсүенә, ягъни, икенче төрле әйткәндә, безнең җәмгыятьнең алга баруына ярдәм итә.
Романда Беркутов образы да әһә-миятле роль уйнарга тиеш иде. Ул, беренче чиратта, Мещеряков кебек-ләрне җиңеп чыгарга сәләтле уңай көчләрне гәүдәләндерергә тиеш иде. Автор Беркутов образында бик күп яхшы сыйфатларны тупларга ты-рышкан. Яшь галим-коммунист физиологларның фәнни эшләренә иҗат чаткылары кертергә омтыла. К. Лебедев аны фәнгә, тапшырылган эшкә партия күзлегеннән карап эш итүче кеше итеп сурәтли. Шулай ук ул аны тәрбияче-коммунист буларак та күрсәтергә теләгән. К. Лебедев үз героеның ничек итеп студентлар арасында тәрбия эшләре алып баруы, бердәм коллектив тудыруы һ. б. турында сөйли, ләкин бу сөйләүләр ышандырырлык булып чыкмаган. Бу урында автор әдәбияттагы әзер штампларга ияргән. Бер-
117
кутов образын тормышчан, ышанды-рырлык вакыйгалар, детальләр белән баета алмаган.
Югарыда әйтеп үте л гә н н әрдә н башка романда шактый күп санда фән работниклары зур урын алып тора. Болар арткы пландагы геройлар. Аларның күбесе тонык, тулысымча ачылып бетмәгәннәр. Ләкин алар арасында кыска язылган, шул ук вакытта сәнгатьчә матур гәүдәләнгән образлар да юк түгел.
Иң элек бу нәрсә профессор Мар-ченко образына карый. Марченко — Мещеряковка капма-каршы образ. Алар бер-берсеннән хәтта тышкы кү-ренешләре, үз-үзләрен тотышлары белән үк аерылалар. Мещеряков үзен аристократча тәкәббер тота, ә Марченко мондый кыланышларны дошман күрә һәм һәрвакыт үзен ха-лыкчанрак, гадирәк тота.
Марченконыц үзен шулай иркен тотуы аның гади халык арасыннан чыгуын күрсәтә. Шул ук вакытта ул фән өлкәсендә төпле, җитди галим. Шунысы да әһәмиятле, фәндә күбрәк абстракт темалар белән мавыгучы һәм практик медицинадан читкә омтылучы Мещеряковка капма-каршы буларак, Марченко турыдаи- туры практик әһәмияте булган проблемаларны чишү өстендә эшли. Аның өчен шөһрәт казану — үзмаксат түгел, ул халыкка, дәүләткә файда китерү өчен хезмәт итә. Мещеряков кебек, ул да кафедра җитәкчесе. Ләкин ул үзен бердәнбер «иҗат итүче», «галим» итеп санамый, ә коллектив белән бергә эшли һәм кол-лективтагы һәрбер сотрудникка тулы хокуклы иҗат кешесе итеп карый.
Марченко Мещеряковка антипод образ була алыр иде. Ләкин моңа Марченконыц әсәрдә эпизодик герой булуы комачаулый. Ул әсәр бары-шында бик сирәк күренә .һәм шундук яңадан күздән югала. Аның образы бары тик төсмерләнеп кенә кала, автор тарафыннан ул тулысынча эшләнеп җитмәгән.
Романда кыска-кыска гына язылган, ләкин ышандырырлык итеп күр-сәтелгән икенче пландагы образлардан тагын доцент Звереваны алырга мөмкин. Инна Евгеньевна Зверева — һичшиксез намуслы һәм бик гадел работник. Ләкин ул белемсезрәк һәм тар карашлы кеше. Шуның аркасында аның хәтта намус- лылыгы, гаделлеге дә ничектер уңай сыйфат булуга караганда күбрәк кире сыйфат булып күренә. Ул зур тырышлык белән һәм дәртләнеп фәнни эшкә тотына—лекцияләр укый, гыйльми советларда чыгышлар ясый, докторлык диссертациясе өстендә эшли. Ләкин бу эшләрнең берсендә дә аны җайлы иҗади эчтәлек кызыксындырмый, ул күбрәк фәнгә аз катнашы булган вак-төякләр белән мавыга, шулар өчен үзенең намуслы, тырыш хезмәтен, энергиясен сарыф итә. Шуның аркасында ул, оппонент буларак, Карчевский хезмәтендәге җитди, асылда бөтенләй фәнгә якын да килмәгән җитешсезлекләрпе күрми кала, ягъни диссертацияне дөрес бәяләми.
Зверевадан автор иронияле көлә Шул ук вакытта авторның Инна Ев- геньевнадан көлүе Мещеряковка карата булган көлүдән аерылып торз. К. Лебедев Мещеряковтан нәфрәт белән, сарказм белән көлә, ә Pinna Евгеньевнадан йомшак итеп, җиңел- чә иронияле көлү белән чикләнә. Чөнки Зверева, работник буларак, бик намуслы, яхшы җанлы кеше, аңарда Мещеряковка яки Карчев- скийга хас эгоизмның әсәре дә юк.
Югары уку йортлары тормышын һәрьяклап күрсәтү теләге белән, автор романның күп кенә бүлекләрен студентларга багышлый. Ләкин сту-дентлар тормышын күрсәтү романда бик зәгыйфь килеп чыккан. Студентлар темасы романның төп сюжет сызыгына бик үк бәйләнеп тә бетми. Әгәр дә без китаптан студентлар турындагы бүлекләрне алып ташласак, роман күләм ягыннан бераз кими төшүдән башка берни дә диярлек югалтмаган булыр иде.
Романда күрсәтелгән студентлардан, әйтергә кирәк, бары тик берсе уңышлы образ була алган. Бу — яшь бюрократ Радик Шереметьев образы. Шереметьев, комсомол җитәкчесе буларак, яшьләр арасында җанлы тәрбия эшләрен тупас кычкырынулар, административ чаралар, куркытулар белән алыштыра. Мәсә
118
лән, шундый вакыйганы алыйк. Ял-каурак студентларның зачетны ки-чектерергә сорап йөрүләрен ишеткәч, Шереметьев моны «комсомолның утыз еллыгы уңае белән оештырылган забастовка» дип бәяли. Радиклар яшьләр арасында гына түгел, олыраклар һәм тагын да җаваплырак эшләрдә эшләүчеләр арасында да очраштыргаладылар (ә кайбер урыннарда әле хәзер дә очраштыр- галыйлар).
Радик Шереметьев образының уңышы шунда, беренчедән, ул яңа, икенчедән — көннең кадагына суга торган образ: бу тип әдәбиятта әле- гә бик аз һәм җитәрлек дәрәҗәдә тирән чагылмаган, ә аны колагыннан тартып кояшка чыгарырга күптән вакыт.
Шулай итеп, «Кешеләр һәм дәрә-җәләр» романы шактый әһәмиятле мәсьәләләрне күтәреп чыга. К. Лебедев үзе алган җаваплы теманы бөтен кискенлеге белән куя һәм шуны әдәби образлар аша күрсәтергә омтыла. Күргәнебезчә, әсәрнең төп конфликты итеп, ул иҗат кешеләре белән фәндә үз интереслары өчен генә яшәүче эгоистлар арасындагы кискен көрәшне ала. Ләкин үзе куйган проблемаларны чишүдә автор ахырынача эзлеклелек саклый алмаган. Романның сюжеты барышында бу проблемаларның үткенлеге торган саен кими бара, конфликтларның кискенлеге югала яки алар бернинди көрәшсез, җиңел генә чишеләләр.
Карчевский кебекләр, гадәттә, дис-сертацияләрен күп очракта уңышлы яклый торган булалар. Ә К. Лебедевта Карчевский бик җиңел генә фаш ителә. Әлбәттә, без аның фаш ителүенә каршы чыкмыйбыз, ләкин, художество дөреслегеннән караганда, бу эш алай ук тиз һәм җиңел булырга тиеш түгел иде. Тормышта, кызганычка каршы, эш бераз катлаулырак тора. Карчевский кебекләрне бәреп егу гадәттә бик читен, алар үз урыннарына бик нык ябышып яшиләр. Романда исә Карчевский ничектер үзеинән-үзе, әйләнә- тирәнең тәэсиреннән башка, рухи бөлгенлеккә тәгәри. Эгоистның рухи яктан ярлылануы һәм көчсезләнүе табигый хәл, бу безне һич гаҗәпләндерми, ләкин монда шунысы начар: К. Лебедев, болар барысы да үзеинән-үзе, автоматик рәвештә шулай килеп чыкты, дип күрсәтә. Нәтиҗәдә укучыда: «мондый ялган галимнәр белән көрәшеп тә торасы юк, алар тамырдан ук үзләре чериләр һәм авып төшәләр» дигән фикер кала.
Романда җитди конфликт бар. Профессор Радин, Т. Д. Лысенко докладына чын мәгънәсендәге фәнни тәнкыйть күзлегеннән карап, авторның төрләр оешу теориясендәге ял-гышларына кискен рәвештә каршы чыга. Мещеряков Радинга ташлана. Ул Лысенконың ялгышуы һич мөмкин түгел дип саный, ләкин без, Ме- щеряковны белүчеләр буларак, аныц бары тик бу эштә үз интереслары чагылганга күрә генә Лысенко тео-риясен бернинди шикләнүсез кабул иткәнен яхшы аңлыйбыз. Мещеряков артыннан Радинга башкалар да каршы торалар. Радиниың фәнни положениесе куркыныч астында кала, шул ук вакытта аның бу карашы, иҗади бәхәс тудырып, фәнне алга этәрүдә зур роль уйнавы мөмкин. Бу—чынбарлыкны чагылдырган картина. ВАСХНИЛиың 1948 нче’ елгы август сессиясеннән соң нәкъ менә шундый дискуссияләр безнең тормышыбызда да булып торалар. К. Лебедев бу мәсьәләне үзенең романында ничек чишә соң? Анда мәсьәлә шулай чишелә: Радин бик тиз арада җиңеп чыга һәм карашын тормышка үткәрә. Бу инде дөрес түгел. Чынлыкта, бу мәсьәлә тирәсендә кызып киткән көрәш бик катлаулы һәм бик озак барды. Лысенконың төрләр оешу теориясенә каршы чыгучы галимнәргә сүз бирелгәнче күп еллар узып китте. Ә К. Лебедев тормышта ничек булганы турында түгел, ә ничек булырга тиешлеге турында сөйли. Бу исә — үткәнне шомартып бирү дигән сүз.
Беркутов белән Мещеряков ара-сында булган конфликт та шундый ук җиңеллек белән, көрәшсез-нисез генә хәл ителә. Җитешсезлекләр турында Беркутовның әйтүе була, шундук алар юкка да чыгалар. Карчевский мәсхәрәгә кала. Мещеряков
рухи яктай җиңелә һәм көрәш алып баруын туктата, һәм моңа ирешү өчен Беркутовка бернинди көч куярга да туры килми.
Ниһаять, романдагы тагын бер конфликт сызыгын алыйк. Радик Шереметьев һәм аның «җитәкчелек» методлары Беркутов һәм студентлар тарафыннан каршылыкка очрыйлар. К. Лебедев Радикны ышандырырлык буяулар белән сурәтли. Ләкин ахырда нәрсә була соң? Шереметьевның курсташ студентлар белән һәм Беркутов белән булган бәрелеше ничек очлана? Әүвәлгечә калдымы, әллә Радикның комсомол оешмасындагы эш стилен үзгәртергә мәҗбүр итәләрме? Мөгаен, икенчесе булгандыр. Ләкин пи рәвешчә башкарыла соң ул? Бу нәрсә билгесез кала. Ә бит Радиклар үзләренең эш стильләрен көрәшсез, каршылыксыз гына ташламыйлар. Аларның күбесенең бу методлардан әле хәзерге көндә дә ваз кичкәннәре юк.
Шик юк, К. Лебедевның яңа романы язучының иҗат үсешендә бер адым алга китүне күрсәтеп тора. Беренче китабы белән чагыштырганда, бу романда К. Лебедевның каләме шомара төшкән. Ул үзенең сурәтләү чараларын күп баеткан, геройларның (бигрәк тә кире геройларның) характерларын сурәтләгәндә яңа, ачыграк буяулар тапкан. Романда аеруча авторның күзәтү- чәилеге күзгә ташлана. Ул әсәр тукымасына җанлы тормышның нәкъ эченнән алган бик күп детальләр кертә. Ләкин, сүз уңаенда шунысын искәртеп үтәргә кирәк, бу детальләр психологик характердагы детальләр булудан бигрәк — көнкүреш детальләренә кайтып калалар. К. Лебедевка бик хас нәрсә бу. Ул күп нәрсәне күрә белә, ләкин шул күргәннәрне тирәнәйтеп, художестволы итеп аңлатып бирергә, күрәсең, аның әле көче җитми. Аңарда сурәтләү чараларының күбесе гадиләштсрел- гәннәр. Геройларның характерларын ул артык дәрәҗәдә туры сызыктан алып бара. Бу сыйфатның кимчелеге бигрәк тә Мещеряков образында ачык күренә.
Әйтик, Мещеряковның кеше хез-мәтен үзенә үзләштерергә омтылуын күрсәтергә кирәк — К. Лебедев тота да, Мещеряковның ничек итеп монография өчен үз сотрудникларыннан докладлар яздыруы турында сөйләргә тотына, һәм башка мәсьәләләрдә дә шулай. Моңа охшаш детальләр һәм эпизодлар Мещеряковны ачык- тан-ачык хәрәкәт итүче, чикләнгән бер кеше итеп күз алдына китереп бастыралар. Әмма тормыш чынбарлыгында Мещеряковлар күп катлаулырак булалар. Алар яшеренеп һәм боргаланып-сыргаланып хәрәкәт итә-ләр, үзләренең эгоистик омтылыш-ларын матур сүзләр, хәйләле интри-галар белән яшерәләр. Пычрак эшләрен каплап калдыра белә торган мондый хәйләкәр, оста эгоистларны әсәрдә гәүдәләндерү бик кыен эш, чөнки биредә язучыдан зур психологик осталык таләп ителә. Моның өчен психологның күп буяулы палитрасы кирәк. Ә инде үзенең һәр эшендә, хәрәкәтендә кабахәтлеге ачык күренеп торган кешене сурәтләү язучы өчен әллә ни читен түгел. Мещеряков нәкъ менә шул планда күрсәтелгән дә. Бу — психологик схематизмның бер үрнәге.
«Кешеләр һәм дәрәҗәләр» романы үзенең алынган темасы, күтәргән проблемалары белән укучыда кы-зыксыну уятты. Ләкин, моңа карап, авторга ташлама ясау дөрес булмас иде. Романның югарыда күрсәтелгән кимчелекләре авторның киләчәк иҗат эшендә сабак булырга тиеш.