ГРАЖДАННАР СУГЫШЫ ФРОНТЛАРЫНДА
Л. АИТОВ
Артист истәлегеннән
Локман Антов үзенең артистлык эшчәнлеген Бөек Октябрь социалистик революциясенә кадәрге елларда ук башлый. Гражданнар сугышы фронтларында артист буларак катнаша. Үткән елны театр җәмәгатьчелеге Л. Аитовның тууына 65, сәхнә эшчәнлегенә 50 ел тулу юбилеен билгеләп үтте. Хәзер Л. Аитов — татар театры тарихына караган истәлекләр яза. Без шул истәлекләрнең бер өлешен урнаштырабыз.
1917 ел август аеның ахырларында «Нур» труппасы, җәйге гастрольләрдән Уфага кайтып, кышкы сезонга хәзерләнә башлады. Шушы көннәрдә Уфага җырчы Фәттах Латыйпов һәм аның иптәше Сатирә ханым Әхмәдиева концерт белән килде. Аларның концертлары булып үтте. Үзара сөйләшкәннән соң, кышкы сезонга алар да безнең труппада калырга булдылар. Шул көннәрдә Зәки Баязитский да Казаннан, «Сәйяр» трупасыннан Уфага килгән иде. Аны да труппага алдык. Шул ук вакытта Мәхмүт Нуриманов дигән бер егет килеп чыкты («Чын мәхәббәт» пьесасының авторы). Труппага кереп эшләү теләген әйткәч, аны да алдык. Шулай итеп, труппабызда тагын да көчләр артты һәм шушы состав белән, бик яхшылап хәзерләнеп, сентябрь ахырында Мольерның «Саран» комедиясе (Г. Камал тәрҗемәсе) белән кышкы сезонны ачып җибәрдек. Спектакль бик уңышлы үтте, җәй буена спектакльләр булмагач, халык та бик сусаган, шун-лыктан күп килгән иде.
Чираттагы икенче спектакльләрдә, Мәхмүт Нуримановның «Чын мә-хәббәт» дигән 4 пәрдәлек әсәрен куйганда, баш рольне — Гомәр об-разын — автор үзе башкарды. Бу әсәр 1905—07 еллардагы революцияне чагылдыра торган әсәрләрдән иде.
Шулай итеп, даими рәвештә атна-сына ике спектакль куеп килеп, Октябрь революциясен каршы алдык. Бу революция безнең кулларны бөтенләй чиште. Көннәрнең берендә, гадәттәгечә, мин афиша, программа-ларны күтәреп, полицмейстерга бар-дым. Ул форма киемнәрен салып ташлаган иде. Мин барып кергәч, полицмейстер: «Нәрсә, рөхсәт алырга килдеңме? Хәзер инде монда килеп йөрмәскә можете, теләгән пьесагызны куя бирегез, хәзер свобода», дип көлемсерәде дә, бернәрсә дә язмыйча, афишаларны кире бирде. Шуннан мин ышаныр-ышанмас килеш типографиягә барып кергән идем, анда Мәҗит аганы очраттым \ Аңар шул хәлне сөйләгәч, ул көлеп җибәрде дә:
— «Шулаймыни, газраиллар бет-темени? Шулай кирәк, җитәр, канны бик күп эчтеләр, хәзер бер дә курык- мый, рәхәтләнеп теләгән әсәрегезне куегыз!» — дип, афишаларны басар- га алып калды.
1 Сүз халык шагыйре Мәҗит Гафурп турында бара. (Ред.)
7. „с. Ә.“ № 2.
97
98
Шуннан кайтып иптәшләргә бу мәсьәләне әйткәч, алар да бик куа-ныштылар Мәхмүт Нуриманов: — «Иптәшләр миндә тагын бер кулъязма әсәр бар, күптән түгел генә язып бетергән идем, укып карыйк та, ярарлык булса, аны да куярбыз»,— дигәч, көннәрнең берендә аны да укып чыгып, куярга хәзерләнә башладык.
Бу әсәр патша хөкүмәте тарафыннан вак милләтләрнең җәберләнүе турында язылган «Керәшен» исемендә 4 пәрдәлек драма иде.
Көзге суык көннәрнең берендә клубка аягына брезент башмак, өс- тенә кыска пиджак, башына җәйге кепка кигән, кечкенә генә буйлы Сө- ләйманов дигән бер егет килеп керде. Без репетиция ясап ята идек. Бу егет мине чакырып алды да фамилиясен әйтеп танышты. Аннары: — «Мин бер тәкъдим белән килгән идем, минем язган бер-ике театр китабым бар, шуларны укып карасагыз иде», — дип куйды. Мин аңа репетиция беткәнне көтәргә куштым һәм репетиция беткәч, без бу егетнең «Каторжан» дигән 4 пәрдәлек әсәрен укыдык. Гаҗәеп дәрәҗәдә көчле әсәр булып чыкты ул.
Шул көннән башлап бу егет бездә суфлер булып эшли башладьь һәм кыш буена тагы бер-ике әсәр язды. Аларны без куйдык, һәркайсы бик уңышлы үтте. Бу егетне Мәҗит абзый белән таныштырдык. Ул да аның әсәрләрен яратты, язу эшләрендә күп кенә киңәшләр биреп, ярдәмен күрсәтте. Хәзер безнең репертуар кытлыгы бетте. Атна саен диярлек яңа әсәрләр куя башладык, чөнки бер яктан Мәхмүт Нуриманов яза, икенче яктан Сөләйманов яза, өченче яктан мин үзем рус әсәрләреннән кайсын тәрҗемә итеп, кайсына кәләпүш кидереп, татарчалаштырып яза башладым. Цензура мәсьәләсе беткәч, эшләр бөтенләй ходка китте. Шуннан декабрь айларында фронттан Шакир Шамильский кайтты. Аны барыбыз да куанышып каршы алдык. Труппабыз тагын да көчәйде. Чөнки Шамильский «Нур» труппасының иң зур, көчле, талантлы артистларыннан иде. һәм халык та аны бик ярата иде. Ул кайтып керү белән «Хөкемдә хаталык» дигән
III Хәзерге МХАТ (Ред.),
пьесаны куйдык. Бу спектакль аеруча бер бәйрәм кыяфәтендә үтте. Пәрдә саен Шамильскнйны кабат-кабат чакырып чыгардылар. Зал да халык белән шыгырым тулган иде. Хәтта өстәмә урыннар да сатарга туры килде. Икенче көнне, спектакльнең отчетына җыелгач, иптәшләр белән киңәш иттек тә, бу спектакльнең расходыннан артып калган акчаның яртысын Шакир Шамильскийга бирергә булдык. Чөнки Шакир фронттан иске солдат шинеленнән, иске ботинкалардан кайткан иде. Шул ук көнне Шакир белән бергә магазиннарны әйләнеп чыктык. Өстендәге киемнәрен салып, яңа тун, бүрек, шиблетларны киеп җибәргәч, Шакир көзге янына килде дә: — «Мин, иптәшләр, артисттан бигрәк, купецка охшап киттем бугай», — дип көлеп җибәрде.
Безгә зур әсәр дә куярга мөмкин иде хәзер, һәм шул уңайдан Остров- скийның «Бирнәсез кыз» дигән әсәрен дә куеп җибәрдек. Шулай ук «Л^әкер вә мәхәббәт» һәм «Гроза» әсәрләрен дә куйдык. Гомумән бу сезонда «Нур» труппасының составы башка сезоннарга караганда көчлерәк булды.
Беренче мартта Мәскәүдән Корш театрыннан III килгән артистлар тара-фыннан ике еллык драма курслары ачылды. Мин шунда икенче курска укырга кердем, һәм шул артистлар белән киңәш иттек тә, татар артист-ларының бу көнгә кадәр укымыйча, фәкать табигать биргән талант белән генә уйнап килгәннәрен искә алып, шул ике еллык курста татар шәкертләре өчен махсус бер бүлек ачтык. Бу бүлекнең мөдире итеп мине куйдылар. Татар бүлегендә укыр өчен унга якын егетләр язылды, әмма кызлардан берәү дә юк иде.
Укыган вакытта, җиңелрәк әсәрләр сайлап, укучылар катнашы белән көндез балалар өчен тәҗрибә спек-такльләре куйдык.
Бу спектакльләрдә Сәхипҗамал- Волжская да катнашты. Спектакль-ләрнең куелышында да ул ярдәм итә
7* 99
иде, шәкертләр белән беседалар үткәрә иде. Мәскәү артистлары оештырган курсларда мин «Гаепсездән гаеплеләр» пьесасыннан Шмага ролен, «Урман» әсәреннән Аркаша ролен зачет өчен хәзерләп бирдем. Шулай ук Уфадагы рус труппасында М. Горькийныц «Тормыш төбендә» пьесасында татар ролен өч мәртәбә русча уйнадым. Бу сезонда да һәркайсыбыз гадәттәгечә артистлар- ларның елына бер килә торган бенефисларын үткәрдек. Шул җөмләдән январь аенда минем бенефис та булып үтте. Сәхнәгә Мольерның «Жорж Данден» дигән 3 пәрдәлек комедиясе, үзем тарафтай татарча- лаштырылып, «Мөгезле ир» исемендә куелды, һәм шунда, башка бүләкләр арасында, типография эшчеләре исеменнән Мәҗит ага Гафури миңа багышлап шигырь беләи махсус тө-зелгән адрес бүләк итте (Бу вакытта Мәҗит ага Гафури типографиядә өлкән корректор булып эшли иде). Бу бүләк минем өчен бик сөенечле булды....
Май аенда шәһәрдә тынычсызлык-лар күренгәли башлады. Урамда атышлар булгалады; шунлыктан халык та театрга йөрмәс булды, кичләрен урамга чыгып йөрүдән курка башладылар. Бер яктан чехлар, икенче яктан Колчак, өченче яктан Краснов, Дутовлар бандасы тынычсызлык тудырды.
Шуңа күрә, дөньялар бераз ты-нычланганчыга кадәр дип, «Нур» труппасының эшләрен туктатып то-рырга карар чыгардык, һәркемгә үзе теләгән җиренә китеп ял итәргә рөхсәт ителде.
Уфа шәһәренә чехлар якыная баш-лагач, мин һәм Сәхипҗамал-Волж- ская, Чеверев отрядының бер часте беләи пароходка утырып киттек. Бу пароход Сарапулга бара иде. Сарапул аша Әгерҗегә кайттык.
Әгерҗедә бер-ике көн торгач, Буби авылына барып, анда Иж суы буендагы ике кымызханәнең берсенә урнаштык. 6 августка кадәр кымызда тордык, аннары частный фатирга кердек. Бу вакытта Бубида укытучылар курсы бар иде, анда Иж заводыннан килгән ике-өч мөгаллимә дә укый иде. Көннәрдән бер көн, болар белән сөйләшеп, Буби мәдрәсәсе бинасында кечкенә күләмле әсәрләрдән ике спектакль куйдык. Бу вакытта инде Әгерҗегә Сара- пулдагы кызыллар отряды килгән иде. Сарапулда аклар, Ижевскийда аклар, Алабугада аклар, ә Сюгинск станциясе кызыллар кулында иде. Шулай итеп, Әгерҗе боҗра эчендә калды, өч яктан кыса башладылар. Җитмәсә 'зур шәһәрләргә (Уфа, Самара, Казанга) чехлар кергән иде. Бу көннәрдә мин Мулланур Вахи- товның чехлар тарафыннан кулга алынып, явызларча үтерелү хәбәрен ишеттем. Бу хәбәр минем өчен зур кайгы булды. Ул миңа әнием ягыннан кардәш тиешле иде. Алар Кун- гурда, без Пермь шәһәрендә торган заманнарда, әти-әниләребез очраш- калыйлар иде. Мулланур абыйны беренче мәртәбә Пермь шәһәрендә күрүемне хәтерлим. Алар әнисе белән Пермьгә, апаларына кунакка килгәннәр иде. Икенче мәртәбә очрашуым Казанда 1909 нчы елның җәендә булды. Без абый белән икебез Мәкәрҗә ярминкәсенә эш эзләп барган чакта, Казанга бер- ике көнгә тукталдык, һәм Мулланур абыйның әтисе Муллаяи абзыйга кунакка бардык. Шунда чәй эчеп утырган вакытта, Мулланур абый килеп керде. Бу юлы ул студентлар формасыннан һәм фуражкадан иде. Мулланур абый безнең белән бергә чәй эчәргә утырды. Сөйләштек. Мулланур абый Пермь хәлләрен сорашты, без сүз уңаенда Пермьдә беренче мәртәбә татарча спектакль куюыбыз турында сөйләдек. Моны ул бик яратты һәм аннан соң да шул эшне дәвам иттерергә, гомумән татарлар арасында аң-бе- лем тарату юлында хезмәт итәргә киңәшләр бирде. Озак утырмады, әллә кая барырга ашыга иде, урыныннан кузгалып әтисе белән бераз сөйләште дә, әйләнеп килеп, безгә:— «Ягез, туганнар, хәзергә хушыгыз, рухыгызны төшермәгез, без әле матур итеп яшәрбез», — дип, кулын биреп күрешеп, чыгып китте. Менә
100
оу очрашуым, кызганычка каршы, соңгы очрашу булып чыкты...
Без Бубида торганда авыл халкы өчен спектакльләр кую белән генә чикләнмәдек, Әгерҗедәге кызыл гас-кәрләр өчен дә ике тапкыр спектакль куйдык, берсендә Мәхмүт Ну- римановның «Чын мәхәббәт» дигән әсәрен, икенчесендә «Хиҗапсыз кыз» белән «Денщик Гали» дигән пьеса-ларны күрсәттек.
Спектакльләр беткәч, мин гадәттә Әгерҗедән Бубига, квартирыма кайтып ята торган идем. Шулай беркөн иртән сәгать биш-алты чамасында, урамда шау-шу башланды. Кроватьтан торып, тәрәзәдән карасам, урамда аклар гаскәре өй саен кереп эзләнеп йөри иде. Күрше йорттан ике кызылармеецны алып чыктылар, берсе яралы иде — кача башлагач, аягына атканнар. Шуннан соң болар безгә дә килеп керделәр. Бу вакытта инде Сәхипҗамал ханым да урыннан торып чыкты.
— Аитов дигән артист син була-сыңмы? — диде берсе.
— Әйе, мин булам.
— Ә бу кем?
— Артистка Гыйззәтуллина-Волж- ская. — дип җавап кайтардым мин Сәхипҗамал ханым өчен.
— Монда нишләп ятасыз?
— Ялга, кымыз эчәргә килгән идек.
— Синдә наган бар диделәр, давай ул наганны бир дә, үзең хәзер киен, комендатурага алып китәбез!
Аларның соңгы сүзе мине бөтенләй гаҗәпкә калдырды һәм мин:
— Миндә бер төрле дә корал юк, мин артист кеше, минем бөтен коралым әнә шул кәрзинкәдә, — дидем.
Шуннан соң болар корзинемне ак-тара башладылар. Анда китаплар, гримнар арасында клеенкадан сәхнә өчеи эшләнгән мылтык кабуры килеп чыкты. Шуны күрү белой болар:— «Аһа, таптык бит, менә бит наган, нигә алдыйсың?» — дип орыша баш-ладылар. Кабур эченнән агач килеп чыккач, тагын бәйләнделәр. Волжская кәрзинеп дә актардылар, аннан париклар килеп чыккач, тагын аптырап калдылар. «Бу парикларны нигә асрыйсыз? Шпион булып төрле кыя-фәттә йөрер өченмени?» — дигәч, Волжская:
— Алар да сәхнә өчен кирәк бит,— дип җавап бирде.
Шуннан мине урамга алып чык-тылар. Урамда халык җыелган. Өч кызылармеецны тотып алып килгәннәр. Шушы вакытта Сәхипҗамал ханым да мине озатып барыр өчен киенеп чыкты. Бер арбага менеп утырдык та кузгалып киттек. Юл бик пычрак иде. Ак солдатлар барысы да атка атланган, теге өч кызылармеец алдан җәяү баралар иде. Без, аягы атылганын кызганып, арба кырыеннан бара торган аклар солдатына: — «Бара алмый бит ул, арбага утырсын», — дпп әйтеп бете-рергә өлгермәдек, тегесе акырып җибәрде: — «Үзегез утырган җитмәгән, тагын пленныйларны да утырт- макчы буласыз, тик кенә бармаса- гыз, үзегезне дә өстерәп төшерербез», — дип куйды.
Берникадәр баргач, теге яралы тагын туктады, алдагы ак солдат атып та җибәрде, теге бичара бөтенләй егылды, тора алмас булды. Ак солдат яңадан бер мәртәбә атты, шуннан соң теге бичара, бөтенләй тын алмас булып, зират янында калды. Гомеремдә беренче мәртәбә күрдем мондый вөҗдансыз рәвештә кеше үтерүне.
Әгерҗегә барып җиттек. Ике кы-зылармеец белән мине дә аклар ко-мендатурасына алып керделәр. Ко-мендант бик зур сакаллы, юан кор-саклы, Иж заводыннан Сапожников дигән кеше иде. Аның янында ярдәмче булып Муллаян Садыйков дигән татар егете утыра иде (Миңа туган тиешле кеше, аны 5—6 ел күргәнем юк иде). Башта ике кызылармеецтан сорау алдылар да, мине чакырдылар.
— «Коммунистмы?» — диде ко- мендат мин килеп кергәч.
— Мин артист, әнә сезнең белән янәшә утырган кеше мине белә,— дидем.
Комендат Муллаянга карады. Теге:
— Юк, таныш түгел, кайдадыр очрашканыбыз гына бар, — дип куйды да икенче бүлмәгә чыгып китте.
101
Комендант мине контрразведкага илтергә кушты. Коридорга чыккач, көтеп утыра торган Сәхипҗамал ха-нымга кулымны биреп күрештем. Янымдагы мылтыклы ике солдат мине контрразведкага алып китте.
Анда миннән ике тапкыр допрос алдылар. Контрразведканың башында Гребенщиков дигән офицер иде. Аның хатыны артистка булган икән. Хатыны допрос араларында мине сораштырды. Безнең уртак танышлар да (Корш театры артистлары) табылды. Офицер хатыны минем хәлемне җиңеләйтергә тырышты. Шуннан файдаланып, мин кичкә таба үземне өйгә кайтып йок-ларга җибәрүләрен сорадым. Миннән икенче көнне иртәнге сәгать 6 га килергә дип расписка алдылар да, кайтарып җибәрделәр. Мин анда кире кайтмадым.
Ике көн үткәч, өченче көнне, иртән сәгать 4—5 чамасында, Сугпн- ский ягыннан бик каты артиллериядән ата башладылар. Бер-ике сәгатьтән соң авылның мин тора торган башыннан атлы кызылармеецлар килеп керделәр.
Әгерҗенең үзендә атыш-фәлән булмады. Чөнки аклар инде бөтенләй качып беткәннәр һәм китәр алдыннан шул төнне арестованныйлар- ның барысын да урамга чыгарып атып үтереп киткәннәр иде.
Берничә көннән соң Әгерҗегә гр а ж да и н а р су гы ш ы н ы ң легенда р герое иптәш Азии килде.
Бу көннәрдә инде Сәхипҗамал ханым Волжская да Бубидан Әгерҗегә минем апаларга кайтты.
Сугышлар Сарапулдан ун километр чамасы бер авылда бара пде. Азииның кыр штабы вокзалда тора иде. Вокзалны һәм штаб вагоннарын чистартырга, юарга дип авылдан хатын-кызларны чакырып йөри башладылар. Шуннан минем апам Хәиифә чүпрәк, себерке, чиләк тотып чыгып барганда, көлеп кенә Волж- скаяга: «Әйдә, Сәхипҗамал кызым, барасыңмы минем белән», — дип әй-түенә, Волжская: «Ник бармаска барам, кая тагын чиләгең бармы?»— дип кулына чиләк тотты да, 7—8 хатын белән бергә җыенып, вокзалга вагоннар юарга китте.
Азии дивизиясе Әгерҗедә бер ай торды. Шул вакыт эчендә без Әгерҗе яшьләре катнашы белән кызыл гаскәрләр өчен спектакльләр һәм концертлар оештырып куйдык. Азии дивизиясендә татарлар бик күп иде. Шуңа күрә безнең спектакльләрне бик яратып карадылар, һәм Азии иптәш үзе дә безнең бу эшебезне бик яратты. Очрашкан вакытларда: — «Давай, давай, безнең гаскәрләрнең күңелләрен күтәрегез, Ижев- скийны тизрәк алырбыз», — дип куя торган иде.
Бөек Октябрьның бер ел тулу көненә Ижевскийны алырга дигән приказ булды, һәм шул уңай белән Казаннан ярдәмгә татар батальоны да килде. Шулай итеп, бик каты һөҗүм сугышлары башланды. Нәкъ 25 октябрь көнне (яңача 7 ноябрь) иртә белән иптәш Азии җитәкчелегендә кызыл гаскәр Ижевскийга барып кереп, приказны үтәде. Икенче көнне штаб вагоннары да Ижевскийга китәргә тиеш иде. Волжская белән без дә Ижевскийга китәргә булдык. Ижевскийга барып кергәндә шәһәр урамнары тып-тын бу-лып калган иде. Тау башындагы йортларының күбесе бөтенләй буш иде. Сәүдәгәрләр, кулаклар йортларын ташлап качканнар. Аклар, чигенгән вакытта, тоткындагы коммунистларны, эшчеләрне барысын атып үтереп киткәннәр. Мәетләрне утын өйгән кебек аркылы-торкылы салганнар. Шундый өемнәр белән корал заводының ишек алды тулган иде.
4—5 көн үткәч, шәһәр рәткә са-лынды, учреждениеләр эшли башлады. Металлистлар клубында рус артистлары спектакль, концертлар куя башлады. Без дә Ижевский яшьләре белән сөйләшеп, кызыл гаскәрләр һәм эшчеләр өчен бушлай ике спектакль күрсәттек. Беренчесендә «Чын мәхәббәт» дигән 4 пәрдәлек драма, икенчесендә «Өрәкләр» дигән 3 пәрдәлек комедия куйдык.
Ревком каршында пролеткульт бү-леге төзелде һәм рус артистлары шуның карамагына күчеп эшли башладылар. Тиздән безне дә шунда чакырып алдылар һәм сөйләш
102
теләр. Шул көннәрдә рәсми рәвештә татар труппасы оештырылды.
Безгә аерым бер кино-театр бинасын бирделәр. Хуҗасы йортны эчендәге бөтен җиһазлары белән калдырып, ишекләрен бик зур йозаклар белән бикләп киткән иде. Комиссия шул бинаның эчендәге җиһазларга исемлек төзеп, алариың барысын да безнең карамакка тапшырып китте. Волжская моңа бик шатланды.
— Менә, иптәшләр, бу көнне дә күрербез икән. Татар артисты ничә еллар буе, оясыз казлар кебек аптырап, шәһәрдән-шәһәргә йөри иде. Бер спектакль куйган өчен генә хуҗаларга дөнья кадәр акча түли идек, ә үзебез ач идек. Менә бүген безнең үзебезнең театр залыбыз булды. Инде безгә, хәзер моның кадерен белеп, тырышып эшләргә генә калды, — диде ул.
Театр бинасына аз гына ремонт ясап, тәртипле рәвештә спектакльләр куя башладык. Атнасына бер мәртәбә шәһәр халкы өчен билет белән, ике мәртәбә кызыл гаскәрләр һәм бер мәртәбә көндез балалар өчен бушлай спектакльләр, концертлар куя идек.
Бу вакытта сугышлар Воткинский заводы һәм Сарапул тирәсендә бара иде. Көннәрнең беренде Казаннан ярдәмгә татар полкы килде. Командиры Габидуллин,комиссары Ганиев иде. Татар полкы өчен Г. Коләхме- товның «Яшь гомер»ен куйдык. Бу полкта Казанда театр уйнап йөргән Гази Салтыковский дигән егет бар иде. Габидуллин белән сөйләшкәннән соң, бу егетне безнең труппа карамагына җибәрделәр. Шуннан тагын Пермь шәһәрендә үзешчән түгәрәктә күп еллар буена уйнап килгән минем иске танышлардан Наси- булла Чикин үзләренең авылларыннан Ижга килеп чыкты. Бу иптәшне дә труппага алдык. Шулай итеп труппабыз тагын да көчәеп китте, без 15—16 кеше булдык. Шуннан файдаланып, зуррак әсәрләр дә куя башладык. Галиәсгар абый әсәрлә-реннән «Уйнаш» драмасын, «Бан- корт» һәм «Саран» ‘ комедияләрен, Таждаровның «Яшь хатын»ын, Закир Сәетзаданың «Бичара Бибиҗиһанның, Рәүф Шаһидинең «Әшәкеләрнең, Мәхмүт Иуримановиыц «Чын мәхәббәт» дигән әсәрен куйдык. Рус артистлары белән бергә яңа елны каршы алу кичәсе үткәрдек. Шул кичәдә Галиәсгар абзыйның «Безнең шәһәр серләре» дигән комедиясеннән җәнҗал пәрдәсен тәрҗемә итеп русча уйнадык. Бик зур алкышлар белән барды. Шушы рәвешчә матур гына эшләп килеп, 1919 елның февраль аена килеп кердек.
9 нчы февральда безнең труппаны Сарапулга, Икенче армиянең Сәяси бүлеге карамагына җибәрделәр. Без биредә гаскәрләр һәм шәһәр халкы өчен спектакльләр куя башладык. Ләкин безгә Сарапулда озак эшләргә туры килмәде. Март башында без «Икенче армиянең сәяси бүлеге каршындагы беренче мөселман фронт труппасы» исемендә турыдан-туры фронт сызыкларында эшләр өчен Сарапулдан чыгып киттек.
Труппа Мөкәрәмә Әсфәндиярова, Мәчтүрә Абканиева, Камилә Мәҗи- това, Мәрьям Ибатуллина (Зәйнул- лина), Гази Салтыковский, Насибул- ла Чикин, Хөсәен Хәбибрахманов. Хәнәфи Габитов — барлыгы тугыз кеше составында төзелде. Хәрбиләрчә киенеп, шуның өстенә 9 винтовка, 9 гранат, һәм бер ящик патрон да алып, ирләр һәм хатын-кызлар — барыбыз да Камбарка станциясенә киттек. Камбаркада зур гына йортка тукталдык, һәм мин шундук стан-циядән броневик поезд белән кыр штабына, Азии янына киттем. Штаб Куяды дигән станциядә вагонда урнашкан иде. Анда Азинны күреп сөйләштем. Ул безнең килүне бик яратты. «Молодцы татарские артисты», — дип куйды.
Шуннан кайсы авылларга, кайсы частьларга бару хакында маршрут төзеп бирде. Шул маршрутны алып, иптәшләр янына кайттым. Сәхнәгә куяр өчен берәр, икешәр пәрдәле әсәрләр сайлап, репетицияләр башладык. Шулай ук концерт номерлары да хәзерләдек. Репертуар мәсьәләсендә сәяси бүлектә җиңелрәк комедияләр һәм концерт номерлары
103
хәзерләүгә, рус гаскәрләре дә аңларлык программа төзәргә куштылар 4 Программа төзеп, Кам- баркадагы гаскәрләр өчен дүрт мәртәбә спектакль — митинг үткәргәннән соң, артык багажларыбызны торган фатирда калдырып, маршрут буенча башка авылларга киттек. Ун авылда булдык, 25 кә якын спектакль, концерт, митинглар үткәрдек. Аннары Куяды станциясенә барып чыктык.
Шушы йөрүдә бер вакыйга булды. Бер кечерәк кенә авылга тукталдык, монда гаскәрләр бар иде, шулар өчен спектакль куярга тиеш идек. Ләкин бу авылда 100 дән артык йорт булса да сәхнә оештырырлык бер генә дә зур йорт юк иде. Кышкы салкынга карамастан, шул үзебез урнашкан йортның лапасында куярга булдык. Киемнәрне һәм гримнәрне йорттан гына хәзерләп чыгарбыз дип ниятләдек. Декорацияләрне лапаста төзеп, пәрдә ачып куеп уйный да башладык. «Әдәпсезләр арасында хиҗапсыз кыз» дигән ике пәрдәлек комедия уйнадык, ахырда русча-татарча номерлар белән концерт бирдек. Беренче пәрдәне уйнап бетереп, икенче пәрдәне уйный баш-лагач, бер заманны «пожар, пожар» дип көлешә-көлешә балалар кычкыра башлады. Мин сәхнәдә мулла ролен уйный идем, аптырап калдым. Уенны дәвам иттек, гаскәриләр арасыннан да «пожар» дип кычкыручылар булды, ләкин беркем дә урыннан кузгалмыйча, көлешә-көлешә карап утыралар иде. Без уйный бирәбез, бернәрсә дә сизмибез. Ике гаскәри иптәш лапас түбәсенә менеп саламнарны туздыра башлагач һәм сәхнәгә янган саламнар, карлар ява башлагач кына аңладык. Бу пожар безнең түбәдә икән. Бу хәлне күргәч, уенны туктатып, пәрдәне ябарга мәҗбүр булдык. Сәбәбе бик гади иде. Гази Салтыковский мулла малае ролендә уйный иде. Аңа спектакль буена күлмәкчән һәм ялан аяк йөрергә кирәк иде. Мәрьям Ибәтуллииа белән Мәчтүрә Абка- ниевалар да берәр кат кына юка күлмәктән һәм туфлядаи гына уйнарга тиешләр иде. Шуңа күрә Сал-тыковский лапасның бер почмагына тимер мич куеп, аның морҗасын салам түбәдән тишеп чыгарган да ягып җибәргән булган икән. Беренче пәрдә барганда түбәдә салам, кар күп булганга, эчтән пыскып яна биргән, соңра, кар эреп беткәч, ут дөрләп киткән. Тимер мичне чыгарып ташлап, сәхнәне себердек тә, пәрдәне ачып, икенче бүлекне яңадан уйный башладык. Түбәдә ачык калган тишектән сәхнәгә якты төшеп торуы театрларда була торган про-жекторларны хәтерләтә иде. Бу спектакль аеруча көлке эчендә барды. Куелган әсәр дә көлке комедия булу өстеиә, бу хәлне дә өстәгәч, көлми чыдарлык түгел иде. Үзебез дә көчкә генә уйнап чыктык, каш ясыйбыз дип күз чыгара яздык. Бу спектакль һәркайсыбызның күңелендә гомергә онытылмаслык хатирә булып калды.
Кыр штабы броневик белән Куяды станциясендә тора иде. Колчак гаскәре генерал Гайда полкы һәм Англия гаскәрләре белән һаман да Красноуфимск шәһәрендә булып, шушы ике арада каты сугышлар бара иде. Шуннан кыр штабына барып иптәш Азинга һәм комиссар иптәш Пылаевка эшләгән эшләребез турында хисап бирдек. Безгә бер-ике көн ял итәргә куштылар.
Шулай ял итеп алабыз дигәндә, Колчак гаскәре, безне боҗрада кал-дырып, артта калган Яиаул станциясе тирәсенә барып чыкканлыгы беленде. Шуннан тпз генә чигенергә әмер булды. Без бер 30 километр чамасы киткәч, Әлнәш дигән авылга туктадык. Авыл читендә окоплар казылды, пулеметлар куелды, Азии үзе килеп: «Авыр артиллерия белән хуҗалык бүлекләрен ераграк чигендерү өчен безгә монда бер-ике көн ныгып торырга кирәк, шунлыктан, концертлар оештырыгыз, митинглар үткәрегез!» — дип әмер бир-де. Тиз генә арада урамда мәйданда митинглар үткәрелде, һәм русча-та-тарча номерлар белән концерт бирелде. Икенче көнне 20—30 километр ераклыктагы авылга барып тукталырга куштылар. Бу авылның бер башында руслар, икенче ярты
104
сында башкортлар тора иде, мәчете һәм чиркәве бар иде.
Спектакльне бер йортта үткәрергә булдык. Киндергә язган декорация-ләрне урнаштырып, сәхнә оештырып, митингны башлап җибәрдек. Артист-лар гримга утырдылар. Пәрдәне ачып спектакльне башладык. Йорт халык белән тулган иде. Спектакль барган вакытта кинәт авыл башында атыш башланды.
Без башта спектакльне туктатмаган идек. Ләкин атышлар торган саен якынлашты. Алар йорт янында ук ишетелә башлады. Шунда без, тиз генә җыенып, гримнарны да бозмыйча, сәхнә киемнәреннән атларга төялдек тә чаптык.
Без Фоки-Богородский дигән заводка кадәр чигендек. Бу заводта инде бездән алда киткән артиллерия, шулай ук пулеметлар да бар иде. Иптәш Азин монда биш-алты көн ныгып торачагыбызны аңлатты. Фатирга урнашып, ял иттек. Икенче көнне урамда мәйданда концерт бирдек, митинг үткәрдек. Кино-кар- тиналар күрсәтелде. Сугышлар моннан 20 километр җирдә бара иде. Заводтан сирәк-сирәк кенә артиллериядән атып торалар иде. Өченче көн мәйданда митинг үткәрелде. Русча-татарча концерт бирдек. Ахырда тынлы оркестр белән төрле биюләр башланды. Мәчтүрә Абка- ниева казачокны ирләр киеменнән биеп җибәрде. Карап торган җирендә чыдый алмыйча, җилкәсендәге буркасын салып ташлап, Азин үзе дә биюгә кушылды. Урам тулы халык һәм гаскәрләр бу эшкә кул чабып тордылар. Соңра гаскәрләргә мөрәҗәгать итеп, командирыгыздан ка-лышмагыз, биегез дигәч, гаскәрләр арасыннан да чыгып биючеләр булды. Соңыннан Азин атына менеп атланды да, гаскәрләргә мөрәҗәгать итеп, кычкырып сөйләп җибәрде:
— «Гаскәри иптәшләр! Менә безнең җырлап-биеп, тыныч үткәрергә тиешле булган тормышыбызны бозмасыннар өчен дошманнан бу заводны сакларга кирәк. Шуның өчен дә пехоталар окопларыгызга, атлы гаскәрләр минем арттан/ ура!» — диеп әйтүенә, духовой оркестр гаскәри марш уйиай җибәрде, гаскәрләр, ура кычкырып, Азии артыннан чаптырып киттеләр.
Дүртенче көйне без бу заводтан туры Галиянга барып чыктык. Анда бер көн торып, халык һәхм гаскәрләр өчен митинг, концерт үткәрдек. Аннары тар юлдан гына йөри торган кечкенә вагоннарга төялдек тә Ижевскийга киттек. Ижевскийдан бронепоезд составының иң ахыргы ачык вагонында Әгерҗегә юл тоттык. Әгерҗедә ныгып 2—3 көн чамасы тордык. Шушы көннәрдә базар урамында бер агач кибет алдында сәхнә ясап, митинг-концерт үткәрдек. Бу көннәрдә яз башы иде. Фронт Әгерҗедән ун километр җирдә иде. Вокзалдагы бөтен поезд составларын җибәреп бетергәч, соңгы бронепоезд составы белән безгә дә ки-тәргә әмер булды.
Фронтта берничә урында концерт биргәннән соң, Вятский Поляига килеп тукталдык. Суның теге ягында аклар, бу ягында кызыллар иде. Яр буйларында окоплар казылып, гас-кәрләр су буйлап таралды. Шушы рәвешчә Азин дивизиясе чигенүдән тукталып, Вятка суы буенча Мама-дышка кадәр гаскәрен таратып, фронтны ныгытты.
Шушы көннәрдә фронтка Казаннан Камил Якуб иптәш килде. Ул үзе белән сугышчыларга таратыр өчен татарча газеталар, брошюралар, революцион җырлар алып килде. Безгә дә бирде. Беренче мәртәбә мин Камил иптәш белән шунда таныштым. Безнең эшләребез хакында сораштырды. Безнең фронт сызыгында гаскәрләрнең рухын күтәреп җибәрүебезне бик яратты һәм рәхмәт белдерде. Ярдәм кирәк булса, үзенә мөрәҗәгать итәргә кушты. Тора торган фатирыбызга да ике-өч мәртәбә килде. Кызыл гаскәрләр киемендәге кызларыбызны күреп, ае-руча мактады. «Каһарман татар кызлары икәнсез, мин бу труппа ха-кында ишеткән идем, ләкин нинди артистлар, кемнәр икәнен ачык белми идем», — диде. Көннәрнең берендә кич белән килеп керде дә, бераз сөйләшеп утыргач, миңа үзе белән
105
окопларга гаскәрләр янына беседа- лар үткәрергә барырга тәкъдим итте. Икәүләп чыгып киттек. Җиргә ятып, түш белән шуа-шуа гына окопларга барып кердек. Шунда ике сәгатькә якын торып беседалар үткәрдек. Сугышчылар күп кенә сораулар бирделәр. Аның килүен бик яраттылар. Соңра газеталар, брошюраларны таратып кайтып киттек. Азии дивизиясе штабы Вятский По- ляида урнашты. Икенче армиянең штабы ул вакытта Казанда иде. Көннәрнең берендә армия штабына хуҗалык бүлегеннән продуктлар алырга барырга булдылар һәм шул поезд белән безне дә Казанга берәр атнага дип җибәрделәр. Чөнки бу көннәрдә гаскәрләр арасында переформирование бара иде. Казанга барганда Арчага тукталдык. Станциядә берничә эшелон тора иде. Алар да Ижевскийдан күченеп килүчеләр икән. Шунда бер вагонда рус артистлары белән бергә татар артистларыннан Волжская белән Чингиз да бар иде. Алар белән очраштык. Шуннан Казанга килеп, Тукай урамында Ионыс мәйданында бер йортта фатирга урнаштык...
Бу вакытта Галиәсгар Камал белән Габдрахман Камал батальон клубында эшлиләр иде. Сафа Габитов «Аң» труппасы исемендә кечерәк кенә состав белән клубларда эшләп ята иде. Тинчурнн, Колмәмәт, Айдаров, Болгарская, Ахмерова һәм тагын берничә кеше сәяси бүлектә учетта торалар иде. Сирәк-сирәк кенә, кечкенә күләмдә генә спектакльләр, концертлар куйгалап яталар иде. Шушы көннәрдә Аркадия бакчасында сабан туе бәйрәме үткәрелде. Сәяси бүлектә безнең дә шул уңай белән оештырыла торган кон-цертта катнашуыбызны сорадылар. Кичәнең беренче бүлегендә бер пәр-дәлек «Ач гашыйк» әсәрендә Тинчу- рин белән Әхмерова, икенче бүлектә «Шәкерт имтиханга хәзерләнә» дигән әсәрдә мин һәм безнең артистка уйнады. Өченче бүлек концертта алардан 3—4 номер, бездән 3—4 номер үтәлде. Шушында, сабан туенда Габдрахман Мангушев белән Габрахман Камалны очраттым. Алар, Самара ягындагы фронтка бару өчен, татар труппасы оештырганнар икән. Мин алардан ике артист бирүләрен сорадым. Алар бәрабәренә ике артисткабызны, үзләре риза булсалар, бирергә булдык.
...Насибулла Чикиниы больницага салдык. Ул спектакльләрдә баш рольләрдә уйный иде. Шуның өстенә концертларда борынгы халык көйлә-реннән «Уел», «Кара урман», «Эска-дрон» көйләрен аеруча моңлы иттереп җырлый һәм гармоиьда да уйный иде. Менә шундый иптәшебездән аерылып, аның урынына Гыйлаҗ Сабитов белән Мөхәммәт Вәли- шинны алып, Мөкәррәмә Әсфән- диярова белән Камилә Мәҗитованы татар бригадасына күчереп, алар урынына Г ази Салтыковскийның иптәше Нәсимә Зәйнуллинаны алып, шулар өстенә агитаторлыкка Ша- кирҗан абзый Хәмидине кушып. 3 май көнне Вятский Полянга киттек. Бу вакытта әле фронтта артык үзгәрешләр юк иде. Суның теге ягында Колчак гаскәре, суның бу ягында Азии гаскәре белән сирәк- сирәк кенә атышлар булгалый иде. Шуннан безгә Вятский Поляннан Мамадышка кадәр булган авылларда гаскәрләр һәм авыл халкы өчен митинглар һәм спектакль, концертлар үткәрергә кушып, маршрут бирделәр. Шул маршрут буенча башлап Кукмарада ике көнгә өч спектакль куйдык та, Өлге дигән авылга киттек. Анда тагын ике көйгә өч спектакль куйдык. Мамадыш ягында булдык. Дусай дигән авылга килеп, митинг һәм спектакль үткәрдек. Ләкин бу спектакльдә хатын- кызлардан берәү дә юк иде. Бу хәл безгә гаҗәбрәк тоелды. Чөнки башка авылларда азмы-күпме булса да күренгәлиләр иде. Шуннан агитатор Шакирҗан абзый Хәмиди белән, фатирга кайтып, йорттагы хатын-кызлар белән сөйләштек. «Әй, абыйлар, безгә бит ирләр җыелган җирдә күренергә ярамый, шуның өчен дә без: һай, күрәсе иде уеннарны дип өйдә генә кызыгып утырабыз», — диде хуҗа кызы. Без: — «Әгәр иртәгә мәктәптә, ирләр затын кертмичә, махсус хатын-кызлар өчен генә кичә үткәрсәк, барырлармы?» — дидек. Хатын-кызлар куаныштылар. Икенче
көнне көндезен мәктәптә фәкать хатын-кызлар өчен махсус бер спектакль куйдык. «Хиҗапсыз кыз» әсәре белән концерт бүлеге булды. Ша- кирҗан абзый хатын-кызларның да ирләр белән бер тигез хокуклы гражданнар булулары һәм кызылларның менә шул хокукны алып бирү өчен сугышканлыклары турында доклад ясады. Бу эшебезне хатын- кызлар бик яраттылар. Безнең күзебезне ачтыгыз бит, — дип, уен беткәч тә таралмый сөйләшеп утырдылар. Ахырда без киткән чакта, бик күп рәхмәтләр әйтеп, капка төбендә озатып калдылар. Шулай итеп, бер ай эчендә 22 авылда булдык, илле спектакль, концерт һәм митинглар үткәрдек.
Икенче июньдә Вятский Полян- га — штабка кайттык. Без йөреп кайткач, озак та тормады, Колчакка каршы ныклы һөҗүм башланды.
Сугышчылар һәм халык күп булган һәр урында спектакльләр куя- куя, фронт белән Ижевскийга барып җиттек. Монда спектакльләр куярга туры килмәде, Воткинский заводы өчен бик каты сугышлар бара иде. Воткинскийны алгач, Азин гаскәре Аханск шәһәренә юнәлде. Без дә шунда киттек. Колчак бу вакытта Пермь шәһәрендә иде. Икенче көнне Пермь шәһәре дә кызыллар тарафыннан алынды. Колчак Екатеринбургта дигән хәбәр килде. Ике көннән Екатеринбург шәһәре дә алынды, «Колчак Омскига качты» дигән хәбәр килде. Шушы уңай белән Азин дивизиясенә кире Сарапулга кайтырга дигән әмер булды. Кайтып бер көн торгач, мине Икенче армиянең штабына чакырдылар.
Анда:
— Менә иптәш Айтов, Азин диви-зиясен Көнчыгыш фронтына җибәрергә дигән приказ бар, шунлыктан сезне дә дивизия белән бергә Көнчыгыш фронтының аерым группасы карамагына җибәрәбез, — диделәр. Бик зур пассажирский пароходның кырыена бик зур баржа тагылган иде. Шул баржага сугыш кораллары, атлар, ашамлыкларны төяп бетергәч, Азииның үзе белән бергәләп, төнге сәгать 2 дә кузгалып киттек.
Бу пароходның маршруты туры Вольск шәһәренә булганлыктан, беркайда да тукталмыйча, Чистайга килеп җитеп, пристаньда бер пароход кырыена килеп туктадык. Бу па-роходның палубасында Нәби Вахитов басып тора иде. Ул мине күрү белән: — Локман, бу синме, — дип, күпер куйганны да көтмичә, палубадан туры безнең пароходка сикереп төште. Мине кочаклап алды. Без аның белән 3—4 ел очрашканыбыз юк иде, ул туганнарым һәм эшләребез хакында сорашты. Мин сөйләп бирдем. Иптәшләрем белән таныштырдым. Ул безнең фронтта эшләп йөрүләребезне бик яратты. Шуннан Мулланур Вахитов хакында да сөйләшеп, кайгырышып алдык. Ул Мулланур Вахитов һәм Камил Якуб бе-лән төшкән рәсемен бүләк итте.
Беркая тукталмыйча, Самарага барып җитеп тукталдык. Мин каютада язып утыра идем, Гази Салтыковский йөгереп керде дә: — «Иптәш Аитов, әйдә әле, теге пароходта иптәш Молотов белән Крупская бар»,— диде. Безнең янда «Красная звезда» исемле агитпароход тора иде. Аның палубасында Крупская белән Молотов басып торалар иде. Крупская буйлы-буйлы җәйге ак костюмнан, иптәш Молотов кара костюмнан иде. Надежда Константиновна өсләренә гимнастерка, башларына кызыл яулык бәйләгән ике кызны күреп: — «Кызлар, сез санитаркалармы?— дип сорагач, Мәрьям Ибә- туллина:—«Юк, без артисткалар»,— дип җавап кайтарды. Мин: — «Болар безнең татар артисткалары»,— дип өстәп куйдым. Шуннан иптәш Молотов миңа: — «Сез үзегез дә артистмы әллә?» — диде. Без үзебез турында сөйләп бирдек. Алар безнең эшне мактадылар. Бу очрашу бездә зур тәэсир калдырды...
Бераз вакыт торгач, безнең пароход Самарадан кузгалып китте...